

Илсур кибет каршысына килеп туктады, машинадан төште генә, аның кесә телефоны шалтырады. Ул телефонын алып сөйләште дә кибет эченә үтте. Кибет эчендәге кызып, кызып, берсеннән берсе уздырып Ландышны сөйләүче хатыннар әлбәттә инде кибеткә Илсур кергәнне күрмәделәр.
— Җилбәзәк кызларга гел уңыш елмая инде, әнә Ландыш хәзер чәчрәп тора торган хатынга әйләнгән.
— Хәлеңнән килә, молодец. Син дә кызыңны йозак астында тотма, воляга җибәр, шулай яхшы булгач.
— Ә нәрсәсе яхшы инде Ландышның? Эчеп, себерелеп йөрде дә, бала табып апасына ташлап китмәдеме? Ә Лилия, Лилия мескен үз яшьлеген әрәм итеп гел сеңлесен саклый, гел аның турында кайгырта, сакчы ролендә. Башта Ландышның баласын карады, үз кызы сыман яратып, назлап үстерде. Баланың урыны җәннәт түрләрендә булсын инде, Лилия күпме елап йөрде бала үлгәч. Әле дә үз тормышын җайга сала алмый. Ул кызның нинди гаебе бар? Лилия мең-мең өлеш Ландыштан яхшы, ә бәхет таба алмады.
— Зато Ландыш хәзер королева Марго.
Хатыннар көлә башлады, шунда берсе күзләрен зур итеп ачып, бер читтә аларны тоңлап торган Илсурны күреп:
— Хәрәп кенә булдык икән.
Бөтенесе Илсур басып торган якка карады. Илсур гына бер сүз дәшми хатыннарга карап торды да, урамга атылып чыкты. Ул ишеткәннәр аның башына сыймый иде. Юк, алар сөйләгән сүзләр берсе дә дөрес түгел , минем Ландышым андый түгел. Минем Ландыш турында әйтмиләр алар, моның чыннан да булуы мөмкин түгел. Шактый уйланып машинасы янында басып торган Илсур, бернәрсә дә аңламый өйгә кайтты. Нәрсә, нәрсә әйтергә? Дөресен ничек белергә? Аның башы чатный башлады, тик ул бу сорауларның чишелешен өйгә керүгә ачыласын белми иде. Илсур нигә кибеттән әйбер ала алмаганын аңлатырга өйгә кереп бара иде, зал бүлмәсендә, балаларны урамга чыгарып, алар өйдә булмаганнан файдаланып Лилия белән Ландыш сөйләшеп утыра иде.
Ландыш балаларның әйберләрен җыеп бетерде дә, апасына:
— Бәлки безнең белән китәрсең? Балалар да гел сине сорыйлар бит.
— Юк, миңа монда тыныч, хәзер инде авылда яшәргә телим, кешеләр дә яхшы.
— Анысы дөрес, әгәр син егылганда, кычкырган тавышыңны ишетмәсәләр нәрсә була иде апам? Бәхетеңә әбиләр кибеткә бара торган булганнар, тавышыңны ишетеп безгә кергәннәр. Әле ярый Тәскирә апаны чакырырга башлары эшләгән. Мин аларга мәңге дә рәхмәтемне әйтеп бетерә алмамдыр сине коткарып калган өчен. Апам чыннан да тагын авырый башласаң?
— Борчылыр урын юк сеңлем. Син үзең дә бит хәзер үзгәрдең , бәхетле генә булыгыз.
— Беләсеңме, миңа шундый рәхәт синең белән шулай сөйләшеп утырулары.
— Соң әле тагын кайтасыз бит, сөйләшербез Алла теләсә. Син йомыркалар алырга онытма әле, хәзер Илсур да кайтып җитәр.
Ландыш апасына моңсуланып:
— Белсәң иде апам минем Илсурны югалтудан ничек курыкканымны.
— Ә нигә куркасың? Ул бит сине үлеп ярата.
— Шулай, тик миңа үткәннәр тынгылык бирми апам.
— Нишлисең инде?
— Мин бик күп уйладым, мин бүген кич аңа барысын да сөйләргә телим.
— Курыкмыйсыңмы?
— Куркам апам, бик куркам. Мин элекке Ландыш булсам ике дә уйламый сөйләр идем, хәзер юк.
Минем бит башта аның байлыгын, аны үземнеке итү иде теләгем. Күрәчәк күз йомдыра дия иде әби, шулай бит? Тик мин үлеп гашыйк булырмын, Илсурны үлеп яратырмын дип уйламадым. Ышанасыңмы, мин хәтта аның белән бер тиен акчасыз авылда да яшәргә әзер. Кирәк булса мин фермага да эшкә барырга риза, бары ул янымда булсын. Әгәр ул минем бала табып аны сиңа калдырып киткәнемне белсә нәрсә була?
— Чыннан да әгәр белсә, сине калдырып китсә нишлисең?
— Иң мөһиме ул аны минем үземнән ишетергә тиеш. Әгәр......әгәр инде алар кире Эльза апа белән бергә кавышсалар, мин каршы килмим. Минем өчен аның бәхете мөһимрәк. Апам ул, ул мине яратырга, тормышны алып барырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Ничек, ничек мин аңа начарлык тели алам соң? Минем кызым Ясминә алдында гына юып бетерә алмаслык гөнаһым бар. Ул гына мине гафу итә алмастыр. Ә син, мин сине күпме елаттым, ояты ни тора апам, вакыты белән күзеңә карарга да куркам.
— Син җүләрме әллә? Әгәр Ясминә гафу итмәсә син балалар таба алыр идеңме? Ясминә синең бер түгел ә ике кызның әнисе булуыңны теләгән. Чыннан да бәлки шулай булырга тиеш булгандыр ул ә?
— Белмим апам, миңа Илсур алдында да шундый оят. Ул бит мине фәрештәгә тиңли, ә мин, мин бары фәрештә киемен кигән дьявол. Минем бер генә дә Илсурга начарлык эшлисем килми, аның йөрәге яралануын теләмәс идем.
Ландыш елый ук башлады, Лилия аны кочаклап:
— Ул сине ярата һәм үткәннәр моңа комачаулый алыр дип уйламыйм.
Илсур бу сүзләрнең барысын да ишетеп торды. Тик әлегә ул Ландышны аңлап бетерә алмый, шуңа күрә үзенең барысын да белүен әлегә әйтмәскә булды. Ландыш тынычланганын көтте һәм алар янына бүлмәгә керүгә:
— Мин кибеткә барып җитә алмадым, миңа шалтыраттылар. Лилия сиңа бөтен кирәк әйберне иртәгә Тахир кайтарып китәр. Ә безгә китәргә кирәк.
— Синең йөзең качкан Илсур бәгърем нәрсә булды?
Илсур бер мизгел эчендә әллә нәрсәләр уйлап бетерде һәм үз-үзенә әйе, әйе диеп:
--Ландыш минем бизнес янган, без синең белән бер тиен акчасыз калдык. Әле штраф та түләргә туры киләчәк. — дип Илсур Ландышны күзәтә башлады. Ландыш бераз уйланып торгач:
— Бары шул гынамы? Илсур без синең белән ике бүлмәле фатирыбызда да яши алабыз бит, ә тегесен сатарбыз, кирәк булса ике бүлмәлене дә сатабыз. Аннары син миңа күпме алтын әйбер бүләк иттең, аларның барысын да сатып була. Миңа байлыгын кирәкми, без авылда да яши алабыз, иң мөһиме без бергә, ишетәсеңме без бергә. Ә байлыкны без кабат эшләп җыя алабыз.
— Мин бит бөтен байлыкны , булган бөтен әйберне синең исемеңә күчерергә теләгән идем, документлар да әзер , бары синең кул куюын кирәк иде ә хәзер .....
— Син нәрсә? Әле ярый күчермәгәнсең. Хәзер нәрсә бар шуны сатырга кирәк, штрафны түләргә, әйдә, әйдә киттек, нигә вакыт уздырабыз соң?
Илсур берьяктан сөенде, аның Ландышы чыннан да фәрештә, тик ишеткән сүзләр аның йөрәген тырнап торалар иде. Ул әле тынычланырга өлгермәгән, шуңа да:
— Мин әлегә рульгә утыра алмыйм, берәр сәгатьтән мин үзем генә китәм, син балалар белән әлегә авылда каласың, миңа уйларга кирәк, алда нәрсә эшләргә икәнен.
Илсур үз уйларына бирелеп бакчага чыгып китте . Көзге җил әкрен генә бакчада калган яфракларны очырып йөри. Көзге караңгы көн Илсурның йөрәгендәге уй, кичерешләрне белгән кебек, берән сәрән төшкән яңгыр тамчыларын аның битенә төшерә. Әйе, әле кайчан гына ул Ландышка өйләнеп бәхетле тормыш кичерә башлады. Ә менә бүген ул үзенең сөеклесе, фәрештәгә тиңләгән кешесе турында нинди сүзләр ишетте. Авыр, бик авыр булды аңа бу сүзләрне ишетү .Илсурның йөрәгенә мең кадак кереп кадалган кебек тоелды. Бераз бакча буйлап йөреп, Илсур чәй дә эчеп тормыйча машинага утырып китеп барды . Төшке аштан соң китсә дә, инде кич җитте, тик әле һаман да Илсурдан хәбәр булмады. Ике кыз, апалы сеңелле өй буйлап йөреп хәбәр көтте. Сәгать телләре төнге өчне сукканда Лилиянең телефоны шалтырады. Телефонның теге ягында Тахир иде, Лилия аптырап:
— Тахир син? Нигә төн уртасында шалтыратасың? Сиңа нәрсә булды?
— Миңа түгел Лилия, миңа түгел.
— Аңлат инде тизрәк, үтенәм, нәрсә булды?
— Илсур абый авариягә эләккән, ул авыр хәлдә хастаханәгә озатылган .
— Нәрсәәәәә?
— Ул хастахәнәдә.
— Ничек? Нәрсә? Ул, ул исәнме?
— Әлегә исән, тик хәле бик начар.
— Ничек шулай була алган соң?
— Белмим, әлегә тикшерү эшләре бара, нигә машинаны оста йөртүче авариягә юлыккан? Ничек юлда йөрү кагыйдәләрен бозган? Аны үтерергә маташканнар дигән версия дә бар.
— Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел, яхшы кешеләрнең нинди дошманы булсын ди.
— Лилия әлегә беренче хатыны Эльза апа Ландышны гаепли. Ул Илсур абыйның байлыгын тартып алырга тели ди. Мин сезне кисәтергә булдым, Лилия сорау ала башласалар сүзегезне, җавапларыгызны уйлап әйтегез. Мин бер генә дә Ландыш гаепле дип уйламыйм. Берүк үзегезне саклагыз. — дип Тахир телефонын сүндерде. Лилия телефонын аздан гына төшереп җибәрмәде. Апасының сөйләшкәнен тыңлап торган Ландыш:
— Нәрсә, нәрсә диде Тахир?
— Илсур, Илсур юл халәкәтенә очраган.
— Моның булуы мөмкин түгел. Ничек инде? Ул бит светофорда да селкенмичә ахырга хәтле басып тора . Мин, мин аның янына барам, мин хәзер аның белән булырга тиеш апам.
— Тукта, тукта әле, син барысын да белмисең бит. Эльза Илсурны үтерергә маташкан дип сине гаепле саный. Илсурны үтерергә теләгәннәр һәм бу эшне бары син, син генә телисең дигән. Димәк сине Илсур янына кертмиячәкләр.
— Ничек инде мин? Ничек мин аны үтерә алам ди? Мин, мин аның үлемен телимме?
Ландыш кисәктән генә стенага борылып , стенаны кыйный башлады да:
— Ничек, ничек ул шулай әйтә алган?
— Тукта әле, тынычлан. Әле барысын да ачыклап бетерергә тиешләр. Болай гына сиңа гаеп тага алмыйлар бит инде, тынычлан дим.
— Син ни сөйлисең? Нинди тынычлану ул? Ул үлсә?Әгәр мин аны югалтсам? Мин нишлим әйт? Киресенчә мин аны гаепли алам, кирәк булса байлыгын Эльза алсын иде. Миңа аның байлыгы нәрсәгә кирәк? Ничек аңламыйсың син апа?
— Ничек аңламыйм, аңлыйм мин. Тик бер дә юкка, дөресен ачыкламыйча беркем дә сине гаепли алмый дип кенә әйтүем иде. Синең елап, әллә ниләр сөйләп йөргәнеңнән кемгә яхшы соң? Ул сүзләреңне кем ишетә, кемгә булыша? Бары үз үзеңнең йөрәгеңне генә яралыйсың. Безгә бары нәрсә буласын көтәргә генә кала.
Ландыш баскан җиреннән кузгалып , балалар йоклаганын тикшереп килде дә, апасына карап:
— Тынычлан дидең инде, ә ничек? Әнә бернәрсә дә аңламый торган балалар йоклап ята. Әйт, әйт миңа хәзер, алар йокыдан торгач мин аларга нәрсә дияргә тиеш? Әйт, нигә дәшмисең?
— Җитте Ландыш, кычкырма миңа, үзең үк кычкырып балаларны уятасың бит.Тынычлан дидем мин сиңа.
— Тагын тынычлан дисең, ә ничек? Әй, сиңа әйтүдән ни файда? Синең бит үзеңнең ни гаиләң юк, ни балаларың юк. Карар идем мин сиңа, үзеңнең гаиләң белән шундый хәл килеп чыкса син нишләр идең? Үз балаларың әти кая дип сорап аптырата башласа нишләр идең ә? Кешегә тынычлан дип әйтергә җиңелдер ул. Башта үз гаиләңне булдыр, балалар үстер, аннары миңа тынычлан дип әйтә алырсыңмы? Карарбыз гаиләң язмышы кол өстендә торса нишләрсең? Нинди өйрәтә бит ә.
Ландыш ачулы карашын апасына төбәде дә зал бүлмәсенә кереп китте .
Лилиянең бу сүзләрдән соң йөрәге чабыш аты кебек чаба башлады. Ул күзләрен йомып алды да, берсүз дә дәшми урамга чыкты. Әкрен генә , бакча башындагы әнисе утыркан алмагач төбенә килеп утырды. Күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алып:
— Менә тагын килдем синең яныңа әнием. Әни, әнием минем нишләргә миңа? Ландыш, ул, ...ул беләсеңме нәрсә диде миңа? Нәрсә, нәрсә дип әйтте ул, синең гаиләң юк дидеме? Синең балаларың юк дидеме? Ә Ясминә, ул кем иде соң миңа? Минем тормышым аның аркасында чәлпәрәмә килде, ә ул, ул миңа нәрсә диде? Лилия җан ачысы белән кычкырып җибәрде дә:
— Нәрсә, нәрсә өчен миңа бу сынаулар? Нигә дип бу сүзләрне миңа ишетергә яздың Раббым? Мин нишләдееем, нишләдееееееем? Ааааааааааааааа.
Лилиянең тавышы әллә нинди аваз чыгарып бөтен авылга яңгырады. Сәер тавыш ишетеп урамнан үтүчеләр дә, якын тирә йортта яшәүчеләр дә тынып калды . Тавыш кабат, кабат ишетелде . Нинди җанвар тавышы, бәлки ниндидер кош бәлагә юлыкты микән, дип тә уйлады халык. Ләкин ачы тавыш янә ишетелде. Ул шул хәтле каты, кызганыч иде, хәтта
бу мизгелдә авыл этләре дә эрүдән туктады. Әйе вакыт, сәгать телләре дә, тормыш үзе дә бу мизгелдә туктаган кебек иде. Авыл эчендә тынлык урнашты , хәтта искән җил дә җирдә яткан яфраклар белән уйнаудан туктады.Тынлык ............................ Урамдагы кешеләр бераз тыңлап торгач янә атлап китәргә генә теләгәннәр иде, тынлыкны тагын теге билгесез тавыш бозды.
Аааааааааааа
.................
Бу юлы тавыш йөрәкләрне айкап чыкты. Тавыш, йөрәкнең иң түреннән чыккан әрнү хисләре, җанны өшетеп ала торган җан ачысы тышка бәреп чыкты. Нишләргә белми торган , бәргәләнеп кычкырган җанның ачы тавышы. Мәңге онытылмаслык тавыш, ялгыз торна тавышы.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.