Литература
22 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 34 бүлек.Лилиянең бер генә дә Гөлшат апаны күрәсе килми иде. Шуңа да тизрәк капкадан кереп китәсе килде аның:— Лилия тукта дим, безнең сөйләшәсе сүзебез бар.Лилия теләмәсә дә туктап Зиннурның әнисе килеп җиткәнен көтеп торды. Ул килеп җитүгә:— Лилия нигә минем белән сөйләшәсең килми? Минем синең алда нинди гаебем бар?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилиянең бер генә дә Гөлшат апаны күрәсе килми иде. Шуңа да тизрәк капкадан кереп китәсе килде аның:
— Лилия тукта дим, безнең сөйләшәсе сүзебез бар.
Лилия теләмәсә дә туктап Зиннурның әнисе килеп җиткәнен көтеп торды. Ул килеп җитүгә:
— Лилия нигә минем белән сөйләшәсең килми? Минем синең алда нинди гаебем бар?
— Беренчедән исәнмесез Гөлшат апа, тыңлыйм сезне, килгәнсез икән димәк мөһим сүзегез бар.
— Исәнме Лилия. Лилия син минем улымны гафу ит инде .
— Нәрсә өчен?
— Ул бит сиңа өйләнәм диде дә үзе башкага өйләнеп куйды. Син бик яраткан булгансыңдыр инде, бәлки синең күз яшьләрен аңа, алар бәхетенә төшәдер дип уйлаган идем.
— Гөлшат апа сезгә миннән нәрсә кирәк соң? Аңламыйм мин сезне. Нигә соң сез Зиннур башкага өйләнәм дигәч минем турыда уйламадыгыз ул вакытта? Нигә борчылмадыгыз мине җәлләп? Ә хәзер нәрсә үзгәрде?
— Кызым, ..... Лилия үтенәм гафу ит. Киленем инде икенче баласын югалтты бит, икенчесен. Синең күз яшьләрең, синең каргышларын төшәдер.
— Сез шулай уйлыйсызмы? Мин беркайчан да Зиннурны яратмадым. Ә нигә миңа өйләнергә теләмәгәнен әйтмәдеме ул сезгә? Минем күз яшьләрем чыннан да бәлки төшәдер, тик күз яшьләрем нигә ачы булганын ул әйтмәдеме?
Гөлшат апа башын иеп:
— Алар бит еракка китеп яши башладылар, менә кунакка кайтканнар иде. Беркөнне каты исергән иде, кем белә әллә ялгыш, әллә эчендәгесен чыгарасы килепме, ул миңа барысын да сөйләде, барысын да . Мин улымны шундый түбәнгә төшәр дип уйламаган идем . Ә син, синең тормышың шуңа күрә шулай бара икән. Гафу ит дип әйтергә дә тел әйләнми. Синең бәхетеңне минем улым җимергән, сине дә аңлыйм мин, синең нинди кичереш аша үтүеңне хәтта күз алдына китерәсе килми. Бәлки шуңа да яраткан кешеңә кияүгә чыгып гаилә кора алмагансыңдыр . Ә хәзер синең төн йокыларыңны йокламыйча елап яткан күз яшьләрең улымның тормышын җимерә. Әйе гафу ит дип әйтергә телем әйләнми, тик шулай да үтенәм, гафу ит минем улымны.
— Гафу итеп нишли алам соң мин? Минем тормышымда нәрсә үзгәрә соң? Мин гафу да итәрмен, Алланың рәхмәте гафу итәрме дип мин аның үзенә дә әйткән идем инде. Ә мин гафу итә алмыйм аны, итә алмыйм. Гөлшат апа мине дә аңлагыз инде, миңа әле хәзер дә җиңел түгел. Ул көннең ачысын әле дә татыйм мин. Әле дә вакыты белән ул көн күз алдыма килеп баса . Мин дә бит күз яшьләрем белән елап үтендем, ялвардым, тик ул тыңламады. Мин дә Ходай хакы өчен тукта дидем, ә ул киресенчә миннән көлде, минем киләчәгемне юкка чыгарды. Үтенәм Гөлшат апа китегез, минем сезне дә улыгызны да бүтән күрәсем килми.
Гөлшат апа күз яшьләре аша Лилиягә карап торды да, башын иеп , әкрен генә юл буйлап китеп барды. Менә шулай балаларының ялгышлары өчен вакыты белән аналарның башлары иелә, балалары өчен аналарның йөрәкләре яна, көя.
Лилиянең болай да күз яшьләре чыгам дип торалар иде, хәзер инде алар ургылып чыгып бит буйлап агып төште, бугазына төер утырды. Лилия куллары белән муенын тотып ишегалдына керде. Теге төн кабат күз алдына килеп басты. Үзенең ачыргаланып кычкыруы, Зиннурның исерткеч эчемлек исе килгән авызы һәм дә инде аның йодрыгы. Лилия күзләрен йомды , әйтерсең лә ул йодрык хәзер янә аның башына тия һәм кабат Зиннур аның күлмәгеннән тарта башлый. Лилия бөтен көченә:
— Тимә,— дип кычкырып җибәрде һәм караңгылыкка чумды.
Лилия көч хәл белән генә күзләрен ача башлады. Башын селкетергә теләгән иде, булмады, аның башы шулкадәр авыр иде, әйтерсең лә башына бер тонна кирпеч куйганнар. Күз кабаклары да аны тыңламады, алар да нигәдер авырайган. Лилия шулай да тырыша торгач күзләрен ачты, тик кисәктән төшкән яктылык аңа янә күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Колагының шаулавы әкрен генә туктап, ниндидер кешеләр сөйләшкән тавыш ишетелде. Кая ул? Кемнәр сөйләшә? Нигә аңа шулай кыен икән? Лилия кабат күз кабакларын күтәрә башлады һәм ниһаять күзен ачты. Шунда ул ниндидер ак халат кигән, таза гәүдәле хатын - кызның үзенә карап торганын күрде.
— Наконец то, с возвращением милая— дип, шәфкать туташы ашыгып каядыр китеп югалды. Лилия һаман үзе кая икәнен аңламады. Менә тавышлар да аерым ачык ишетелә башлады. Ә башы, башының авырлыгы аңа әллә ниләр уйларга мәҗбүр итте. Бераз вакыт үткәч аның янына ак халатлы, сакал мыегы да агарып беткән, ябык кына, куркыныч зур күзлек кигән ир- ат килеп:
— Туган көнегез белән туташ.
Лилия нидер әйтергә теләде, тик теле әйләнмәде, каядыр еракка, эчкә үк кереп китткән, тавышының чыгасы да килми. Лилия бары үзе янында басып торган табибка сораулы карашын гына төбәде. Табиб та кызны аңлагандай:
— Сез Казан хастахәнәсендә ятасыз. Сезне вертолет белән безгә алып килделәр. Без сезгә бик катлаулы операция ясадык, башыгыздагы кирәкмәгән нәрсәләрне алып бәрергә туры килде. Хәзер сез матур итеп, бернәрсәгә дә борчылмый яши аласыз. Борчылмагыз, сезгә тавышыгыз да кире кайтачак, әлегә сезгә ял, бары тик ял кирәк. Йоклагыз, йокы ул бөтен авыруларга да дәва.
Лилиянең күз кабаклары тагын авырайды һәм ул кабат яңадан тәмле йокыга талды.
Менә ул искиткеч матур яшел болында утыра. Биек үскән яшел үләннәр арасыннан чикерткәләр кычкырганы ишетелә. Әнә үлән арасыннан бөзелдәп копшангы очып китте. Ә ис, яшел болында нинди генә ис юк, һәрбер үлән исе кушылган хуш ис. Лилиягә рәхәт булып китте, ул яшел чирәм өстенә сузылып ятты. Зәңгәр күктәге ак болытларга карады, шунда,
— Әби, әби син мине эзлисеңме?- дигән тавыш ишетелде. Лилия урыныннан сикереп диярлек торып басты. Ул басып торган җирдән ерак түгел , яшел үләннәр арасында әнисе белән Ясминә уйнап йөриләр. Лилиянең уенда бары бер уй, ул кисәктән генә:— Тукта мин бит бу аланда булдым". Кайчандыр ул бу җиргә килгән иде бит? Тик кайчан? Лилия аптырап калды, ә үзе әнисе белән Ясминә ягына таба атлый башлады, шунда кабат:
— Син кая йөрисең соң? - дигәнне ишетте. Бу юлы тавыш әнисе ягыннан килә кебек, ул әнисенә таба карап аларга таба якыная башлады, теге тавыш кабат:
— Син кая йөрисең соң, кая барасың?
Тик бу әнисе түгел иде. Кем, кем сөйләшә аның белән. Лилия аңа дәшкән кешене эзли башлады, як ягына карады тик чит кеше күрмәде. Лилия тагын алга таба берничә адым ясады, шунда әнисе белән Ясминә уеннарыннан туктадылар, икесе бергә , бер үк вакытта юк дигән кебек башларын селкеп , куллары белән сау бул әйтеп, ак пар кебек юкка да чыктылар. Ә Лилия кабат шул тавышны ишетте.
— Син кая соң? Кая йөрисең? Үтенәм кире кайт яныма.
Бу тавыш Лилиянең күзен ачырга мәҗбүр итте. Күзен ачуга , үзе янында күз яшьләрен сөртеп утырган Ландышны күреп:
— Ландыш.
Аның тавышы шул хәтле әкрен чыкты, хәтта Ландыш та ишетмәгәндер. Ләкин Ландыш аның күзен ачуын күреп:
— Апам, апам минем. Аллага шөкер син кайттың, минем яныма кире кайттың. Белсәң иде ничек курыкканымны. Апам үтенәм мине калдырып китмә, мине бүтән куркытма. Мин сүз бирәм, гел синең сүзеңне тыңлармын, мине генә калдырма апам.
Лилия сеңлесенә елмаеп карады, аның сеңлесен кочаклап юатасы килде. Тик әлегә хәле генә юк иде шул. Бер ай дигәндә Лилия аягына басып хастаханәдән чыкты. Аның юк диюенә карамыйча Илсур белән Ландыш аны үзләренә алып кайттылар. Ландышка балаларны карарга, ярдәм итәргә дип олырак яшьтәге Рәмзия апа килеп йөри. Шуңа да Ландыш бөтен буш вакытын апасы янында үткәрде.
— Ландыш ә син чыннан да үзгәргәнсең. Карап торам да синдә әни чалымнары бар, кайбер нәрсәләрне дә син менә нәкъ әни кебек эшлисең.
— Апам әйттем бит, мине мәхәббәт үзгәртте.
— Син сөйләмәдең, Илсур белән кая, ничек таныштыгыз соң?
Ландыш апасының иң башына башын куеп утырды да:
— Дөресен әйткәндә мин ул хакта сөйләмәс идем. Элекеге тормышымның бер көнен дә искә аласым килми апам. Ә Илсур үткәнемнең дә, хәзерге бәхетле көнгәремнең дә бер өлеше. Ләкин, ләкин......
Лилия сеңлесенең уйларын бүлдереп:
— Нәрсә ләкин сеңлем?
Ландыш апасының күзләренә карап:
— Апам мин бит аны хатыныннан аерып үземнеке итергә теләдем. Әйе хәзер ул минеке, мин үз теләгемә ирештем, мин моның өчен бөтен көчемне җәлләмәдем. Ләкин, ләкин Эльза апаның сүзләре, аның соңгы тапкыр миңа карагандагы, әрнүләргә тулган күз карашы әле дә күз алдымда. Чыннан мин үз бәхетемне кеше күз яше аша алдым Һәм бу мине бик, бик борчый. Әгәр хәзер Илсурны кемдер миннән тартып алса, юк, юк, мин аннан башка яши алмыйм. Менә хәзер мин үземне Эльза апа урынына куям һәм йөрәгем жу итә. Миңа Эльза апа алдында бик оят. Мин ничә тапкыр аның янына барып , башымны иеп гафу үтенергә телим, тик кыюлыгым җитми.
— Ә Илсур?
— Илсур аларга гел булыша, гел яннарына барып йөри. Ә мин каршы сүз әйтергә куркам. Вакыты белән ул мине ташлар да кире алар янына китәр кебек.
— Так, так, кем кая китә инде? Кем һәм кемнән зарлана инде минем сөекле хатыным?
Илсур ишектән керүгә сорауларын берсе артыннан берсен яудыра башлады. Лилия сеңлесе нәрсә булса да алдар дип көтте, ләкин ул хаклы булмады, Ландыш иренең күзенә карап:
— Мин зарланмыйм Илсур, ә бары чынбарлыкны әйтәм. Мин бары сине кире беренче хатының янына китәрсең дип куркам. Нишләсәң дә син аның белән бергә күп яшәгән бит, ә мин , мин яшь җилбәзәк кыз.
Илсур Ландышны кочагына алып:
— Көнләшмә сөеклем, беренчедән мин балаларга булышырга тиеш.
— Ә мин, мин кайчан булса да сиңа каршы килгәнем булдымы?
— Дөрес, син гел үзең миңа алар янына барырга кушасың, алар белән күбрәк вакытымны үткәрергә кушасың һәм мин сиңа моның өчен бик рәхмәтлемен. Ә кире беренче хатыныма кайту мәсьәләсенә килгәндә, мин кире кайтыр өчен китмәдем. Апаң алдында сүз бирәм, мин сине башкага беркайчан да алыштырмам алихәм минем. Ә хәзер минем ашыйсым килә, апаңны да ашатмагансыңдыр әле? Алайса гел зарланып утырасың.
— Без бит сине көттек.
— Ә балалар?
— Балалар күптән ашады инде, Рәмзия апа белән йоклар алдыннан уйнарга чыгып киттеләр.
Беренче көзге җилләр яфракларны җирдән алып, күктә очырып әйләндерә башлады. Лилия дә Илсур белән Ландышның каршы булуларына карамастан, җыенып авылга кайтып китте. Операциядән соң бер ел эшләргә ярамый дип аның кулына бер елга инвалид кәгазе биреп җибәрделәр.
Күпме гомере, күпме вакыты аның бушка үтте. Ләкин Лилия кабат югалып калмады. Николай Ивановичның сүзен тыңлап конторга , бухалтериягә барып утырды. Тормыш юлы янә яңа тармак җәеп җибәрде .Әлбәттә инде үзе генә өйдә моңсуланып утырган көннәр дә әз булмады, ә инде кеше янында эшләү аңа рәхәтлек өстәде. Ландыш белән Илсур да еш кайткалап йөрде, кирәк эшләренә дә булыштылар. Ә балаларны күргәч Лилия тагын бәхет иленә барып кайта иде. Аеруча Асиянең бер генә дә апасыннан аерыласы килмәде. Менә бүген дә ул елап апасының итәгенә менем утырды. Илсур кызына карап:
— Ярый син әлегә апаң итәгендә утыр, ә мин кибеткә барып киләм. Лилия син он кирәк дигән идең, сиңа 25 килолы җитәме?
— Әйе, он тиз бетә шул, әнә сезгә дә тәмлеләр пешердем, эштә дә тәмле кабартмаларың булмаса килеп тә йөрмә диләр, шуңа анда да еш пешереп алып барам.
— Ярый мин кибеткә барып киләм, ә син Ландыш балаларның әйберләрен җыя тор. — дип Илсур өйдән чыгып китте .
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас