Литература
21 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 33 бүлек.Бакча эшләрен бетереп өйгә кергәч, Лилия өстәл артына утырды да, үз үзеннән көлеп җибәрде . Рауза апаны хастаханәгә озатып, аның турында уйлап ул хәтта чәй эчмичә дә йөргән. Лилиянең эче борып алды, ашыйсы килгәнлеген аңлап ул үзенә ашарга әзерләде. Төнне дә уй-фикерләрен барлап көч хәл белән үткәреп җибәрде. Иртән иртүк ул иң беренче итеп Тәскирә апага шалтыратып Рауза апаның хәлен белеште.

Бакча эшләрен бетереп өйгә кергәч, Лилия өстәл артына утырды да, үз үзеннән көлеп җибәрде . Рауза апаны хастаханәгә озатып, аның турында уйлап ул хәтта чәй эчмичә дә йөргән. Лилиянең эче борып алды, ашыйсы килгәнлеген аңлап ул үзенә ашарга әзерләде. Төнне дә уй-фикерләрен барлап көч хәл белән үткәреп җибәрде. Иртән иртүк ул иң беренче итеп Тәскирә апага шалтыратып Рауза апаның хәлен белеште.
— Лилия ,бик шатландырасым килсә дә Рауза апаның хәле шатланырлык түгел шул. Хастаханәгә дә сиңа барып йөрүдән мәгънә юк, Рауза апа реанимация бүлегендә ята. Син аның улына хәбәр итә алдыңмы? Кайтып җитеп әнисен күрергә өлгерсә ярый инде.
— Мин шалтыратып әйттем Тәскирә апа, бәлки төшке аш вакытына кайтып та җитәрләр. Нәрсә булса да кирәк булыр микән Рауза апа га алып барырга? Нәрсә диләр соң?
— Өмет юк шул Лилия, өмет юк. Бу бит инде аның өченче приступы. Бер ялгызы яшәгән әбиләр тиз генә ярдәм чакыра алмый шул.
— Мин хастаханәгә барыр идем, белеп торсын аны кайгыртучы, сагынып көтеп торучы кеше бар икәнен.
— Кирәкми Лилия, ул барыбер сине ишетми, аннары сине реанимация бүлегенә кертмиләр дә. Рауза апаның улы кайткач бергә барырсың.
— Ярый, рәхмәт Тәскирә апа.
Төшке аш вакыты бераз гына үтүгә Рауза апа улы Ранис хатыны белән авылга кайтып та җиттеләр. Юлдан кайтып бераз чәйләп алгач, Лилия аларны хастаханәгә алып барды
Хастаханәнең озын коридоры буйлап барган вакытта Лилия, үзеннән шактый олы яшьтәге Ранис абыйның югалып калуын күрде. Әйе, аны аңлап та була, ул бит инде ничә ел әнисенең тавышын бары телефон аша ишетә иде. Кем белә хәзер ул үкенәдер дә, үзенең хаталарын да таныгандыр, тик соң, бары соңрак аңлыйбыз әниләр ничек якын икәнен.
Ерактан ук кайткан Ранис абыйны реанимация бүлегенә керергә ярамаса да, табиб аңа әнисен күрергә рөхсәт итеп:
— Бүген ул үзен яхшырак хис итә, мин бары шуңа гына сезгә рөхсәт бирәм, тик өметләнмәгез, миңа моны әйтергә җиңел түгел, ләкин мин дөресен әйтергә тиеш . Гафу итегез мине башка авырулар көтә.- дип табиб башын иеп китеп тә барды. Табиб Рауза апа янына бары Ранис абыйга гына керергә рөхсәт бирде. Лилия күпме генә ялынса да табиб каты торды. Лилиягә һәм Ранис абый хатыны Зарина апага коридорда басып калырга туры килде.
Ранис ак халат киеп реанимация бүлегенең ишеген ачып эчкә үтте. Берничә карават аша яткан әнисен күреп ул әкрен генә әнисе янына якынлашты. Ап-ак мендәр өстендә, әле дә дулкынланып торган, хәзер инде агарган чәч толымнары , мендәрне дә узып карават кырыеннан салынып төшкән . Елмайганда гына чыга торган бит уртасындагы чокыр әле дә аның йөзен матурайтып тора. Битләренә чыккан җыерчыклар да әнисенең матурлыгын алып бетермәгән. Әнә бит аның әнисе йоклаганда да елмаеп ята. Ранисның ирексездән күзләреннән яшь бөртекләре чыгып, бит буйлап ага башлады, ул әнисе күрмәсен дип аларны тиз тиз сөртә башлады. Тик өлгермәде, бер генә мизгелгә күзен ачкан ана улын күреп шатлыгыннан елмаеп куйды . Моңсу күзләрендә ниндидер утлар кабынды һәм аның да күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыгып, бит буйлап агып мендәргә төштеләр. Ранис түзмәде, әнисенең кулларыннан тотып, битләреннән үбә, үбә:
— Әнием, әнием минем, хәлең ничек?
Рауза апа улының кулын көчсез кулы белән кысып:
— Улым, минем улым кайткан.
— Бу юлы син мине бик куркыттың әни, бик куркыттың. Үтенәм бүтән алай эшләмә.
— Борчылма улым, мин тиздән өйгә кайтырмын, ә син, син китмә, мине көт.
— Китмим әни, китмим.
Рауза апа көчсез кулларын көчкә күтәреп улының битеннән сыйпап алды да:
— Рәхмәт улым, үләр алдыннан булса да кулларыңның җылысын тоеп калам, йөзләреңне күреп синең белән бәхилләшеп тыныч кына китә алам.
— Әни син нәрсә сөйлисең? Ходай кушса терелеп кайтырсың, без синең белән бик озак итеп сөйләшеп утырырбыз.
Рауза апа як-ягына каранып:
— Улым ә Лилия кая? Син Лилиягә сүз авыр сүз әйтмә. Бәхетемә ул миңа сине алыштырды, гел янымда иде, мине карады. Әгәр ярдәм кирәк булса булыш Лилиягә, каршы килмә, ишетәсеңме, баш тартма. Мин сөйләгәннәрне онытма.
— Әни син борчылма, сиңа ярамый, барысы да син дигәнчә булыр.Син алдан үзең тизрәк терелеп чык әле, калганын аннары сөйләшербез. Ә Лилиягә үзең рәхмәтеңне әйтерсең.
— Күреп булмас шул аны бүтән, күреп булмас, ә бик күрәсем килгән иде.
— Әни ул ишек төбендә минем хатыным белән басып калдылар. Әни аларны кертмәделәр бит, ярамый диделәр.
Рауза апа күзен йомып авыр сулап куйды да, кабат күзен ачып:
— Балам минем, Рәхмәт сиңа Холаем улымны соңгы сулышыма хәтле күрергә насыйп иткән өчен.Улым мин, мииии........
Рауза апа улының күзләренә соңгы тапкыр туры карап елмайды да күзләрен йомды, мәңгегә йомды. Ранис әнисенең күкрәгенә башын куеп:
— Әнием минем.
Нәрсә булганын аңлап Рауза апа яткан карават янына килгән шәфкать туташлары , Раниска реанимация бүлегеннән чыгарга куштылар. Ранисның аяклары тыңламады, әнисенең үлеме белән ул килешә алмады. Әйе ул кайтып йөрмәде, тик әнисе белән гел элемтәдә иде, кем, кем белән ул хәзер сөйләшер? Ранис реанимация бүлегеннән чыгып стенага сөялде дә күзләрен йомды . Аны көтеп басып торган Лилия:
— Нәрсә булды, Рауза апаның хәле ничек?
Ранис күзен дә ачмый:
— Әни, әни үлде Лилия сеңлем, минем әнием бүтән юк, ул үлде.
--Юк, моның булуы мөмкин түгел, ул бит миңа тиз арада әйләнеп кайтам диде.
Ранис елый башлаган Лилияне кочагына алып:
— Ул бит үләр алдыннан да синең исемеңне әйтеп үлде Лилия, ул сине бик яраткан, ишетәсеңме? Рәхмәт сиңа Лилия сеңлем барысы өчен дә , гел әнием янында булганың өчен рәхмәт. Син аңа яшәргә көч өстәп торгансың, син аның кызы да улы да булгансың, Алланың рәхмәте яусын сиңа.
Лилия Ранис кочагыннан ычкынып коридор буйлап чабып китте. Хастаханә ишеген ачып, урамга чыгам дип бер адым гына атлаган иде, аңа ниндидер хатын - кыз килеп бәрелде. Лилия бәрелгән хатынга әһәмият бирмәде, үзе гаепле булмаса да гафу итегез дип китеп барырга теләде.
— Лилия синме?
Үз исемен ишеткәч ул кире борылды, ишек төбендә аңа бәрелүче хатын Гөлшат апа иде. Лилия дәшми кабат юлын дәвам итте . Гөлшат апа аның артыннан:
— Лилия тукта әле, сөйлә.........
Лилия бернидә ишетми хастаханә ишегалдыннан чыгып, якында гына үсеп утырган миләш агачын кочаклап үксеп елап җибәрде. Үзе елады, үзе үз үзенә сөйләнеп:
— Йә Раббым күпме була соң мине сынап? Нигә? Әйт нигә гел минем яраткан кешеләремне аласың? Минем нинди гөнаһларым бар? Нәрсә өчен бу җир өстендә мине тотасың син, ник тотасың? Мине ал, мине ал........
Нишләргә, нишләргә миңа хәзер? Аааааааааа........
Лилия ачыргаланып кычкырып җибәрде . Аның янына килеп җиткән Ранис хатыны Зарина Лилиягә су биреп:
— Лилия алтыным су эчеп җибәр әле.
Лилия бер суга, бер Заринага карап:
— Ничек? Ул бит минем әнием кебек иде. Бөтен серем, бөтен шатлыгым аның белән бәйләнгән, ул, ул минем белән иң авыр булган чакларымда иде. Гел миңа үзенең фикерләрен әйтеп мине юатучым иде бит. Ә хәзер, ә хәзер ул юк, миңа нишләргә соң? Кемнең күкрәгенә башымны куеп елармын, кем белән кайгыларымны, бәхетемне уртаклаша алам, кем белән шатлыгымны бүлешим соң хәзер? Зарина гына бу сорауларның берсенә дә җавап бирә алмый иде шул, ул бары Лилияне кочаклап башыннан гына сыйпады.
Өйгә кайткач та Лилия тынычланып бетә алмады. Әгәр дә аның хәлен белергә дип, авылга кунакка кайткан Әлфия килмәсә.
Күптән очрашмаган ике дус , бер-берсеннән аерыла алмыйча шактый гына кочаклашып басып тордылар.
— Менә бит бераз елмайдың да, әле берүзең елап утырыр идең, мин килмәсәм. Ашамаган да инде син һәрвакыттагыча, әйдә дустың килде, сыйла, нинди тәмлеләрең бар?
Яшь аралаш Лилия елмаеп:
— Тәмлүшкәләр күп, мин бит Рауза апаны сыйларга теләгән идем. Аны кунакка чакырырга кергәч менә нәрсә булды, ә күчтәнәчләр белән сине сыйларга язган булган икән.
— Лилия әйткәнемә үпкәләмә, үтенәм елама инде. Аңлыйм, син Рауза апа белән бик якыннар идегез. Син ничек уйлыйсың, ул синең елап утыруыңны теләр идеме? Исән чакта да синең күз яшен таммасын дип күпме тырышты бит ул, ә син нишлисең? Урыны җәннәт түрләрендә булсын, бик яхшы иде ул.
--Анысы дөрес, ярар, ә син нигә дип үзең генә килдең? Нигә Назлыгөлне алып килмәдең?
— Без бит бары ике көнгә генә кайттык, әни җибәрмәде, үзем бик сагындым диде.
— Аннары кабат Әлмәткәме?
— Әйе, Ниязга анда ошый. Кара әле, синең сыйныфташларны күргәнең бармы?
— Юк дисәм дә була, авылга кайткач бакча, өй, Рауза апа , бөтен әйләнешем шунда. Үзең беләсең бит, мин клубка йөрмим, кибеткә бармыйм, кирәк әйберне үзем белән алып кайтам.
— Марат белән Әлисә дә ниһаять пополнение көтәләр икән.
— Молодцы күптән кирәк инде.
— Ә син, син.......
-— Әлфия үтенәм.
— Мин бары синең нинди планнар, эшеңдә нинди үзгәрешләр бар дип сорарга теләгән идем.
— Алдашма дустым, синең нәрсә сорарга теләгәнеңне мин бик яхшы беләм.
— Ә чыннан, синең бер дә Айназ хакында бернәрсә дә беләсең килмиме?Ул........
— Әлфия, кирәкми дидем бит,
Тәмле әйбер ашагач аны тагын ашыйсы килә дия иде әнием. Син сөйләрсең, ә мин тагын үтәлмәслек хыяллар эченә кереп чумармын, кирәкми дустым, кирәкми.
— Ярар, ярар, ә Ландышның игезәкләре үсәме?
Балалар турында ишетүгә Лилия җанланып, күңеле күтәрелеп китте. Хәленнән килсә ул игезәкләр турында сәгатьләр буе сөйләп утырыр иде. Шуңа да ул кызып балалар турында рәхәтләнеп сөйләде. Әлфиянең дә аны туктатасы килмәде, чөнки ул дустының йөзенә чыккан шатлыгы, күзендә яна башлаган бәхет чаткыларын сүндерәсе килмәде. Тик шулай да аны туктатырга туры килде.
— Лилия чәен суыды, ничек кенә синең яныңда утырасым килсә дә, миңа да өйгә кайтырга кирәк. Бәлки бераз гына булса да антракт алырсың?
Кызлар бер берсенә карап рәхәтләнеп көлеп алдылар.
— Менә шундый Лилияне мин яратам да инде, күбрәк елмаерга тырыш дустым.
— Бик теләр идем дә , күрәсең бит нәрсә килеп чыкты. Вакыты белән бәлә дигән нәрсә миңа ябышып йөри дип тә уйлый башладым инде.
— Ә син уйлама дустым, тормыш юлларында бөтенесе бергә йөри, бәлә, шатлык, сөенечләр янәшә яши, ышан. Мин дә ышанам, син бәхетле булырсың әле, бәлки әлегә әз генә вакыты ул түгелдер, бәлки.....
-— Кайчан була икән соң ул вакыт?
— Вакыты җиткәч, ышан гына Лилия.
Кызлар сөйләнә, сөйләнә тәмлеләр белән чәй эчтеләр, телефон аша гел аралашып торырга сүз куешып Әлфия китеп барды.
Яңа көн башланды, иртән иртүк Ранис Лилия янына кереп:
— Әнине төшке ашка хәтле күмәбез Лилия. Без әнинең өченнән соң китәбез Лилия, бары кырыгына кире кайтабыз. Син әнинең җидесенә әбиләр чакыра аласыңмы?
— Аңламадым, Ранис абый бу дөрес буламы?
— Мин остабикә белән сөйләштем, Лилия үз кешесе, әгәр үткәреп җибәрә алса бик яхшы була диде. Мин сиңа кирәк әйберләр алырга акча калдырам, алырсың ярыймы?
— Соң әле вакыт бар бит, сөйләшергә өлгерә идек.
— Вакыт, вакыт җитми икән ул, җитми икән. Мин бары мәшәкатьләр белән онытылмасын дигән идем. Мин бит әле күптән түгел генә әни белән сөйләшкән идем. Сизгән кебек ул синең хакта сөйләнде. Һәм миндә аның белән килештем.
— Нәрсәгә?
— Без бит еракта яшибез, һәм инде хәзер монда кайтып йөрүдән мәгънә юк . Без йортны сатырга теләгән идек.
— Шулай тизме?
— Тыңлап бетер, теләгән идек дидем, мин сатмыйм йортны, мин сиңа аны бүләк итеп калдырам.
— Нишлим мин аның белән? Минем үз йортым бар бит.
— Шулайдыр, тик әни дөрес әйткән, синдә нигезне саклау көче зур, чит кешедә белмим нишләр, ә син әниемне искә алып торырсың. Кем белә бәлки балаларыңа кирәк булыр. Әнә нинди булып үскәнсең, мин армиягә киткәндә әле нәни кызчык идең.
— Шул идеме ул сезнең сөйләшәсе бар дигән сүзегез. ?
— Ярый мин чыгам, аннары кабат ул мәсьәләгә кире әйләнеп кайтырбыз. Сиңа кабат чын йөрәктән олы рәхмәтемне әйтәм сеңлем, рәхмәт сиңа.
Рауза апаны озатырга бик күп кеше җыелды. Һәрберсенең Рауза апаны күреп каласы килдеме, яисә туганнарына Рауза апа аша хәбәр бирәсе килдеме инде. Лилиягә дә бик авыр булды, ул да әкрен генә әниләргә сәләм әйт , мин аларны бик сагындым диде.
Рауза апаны озатып, Лилия капкадан керәм дигәндә генә, тагын аны теге таныш тавыш белән дәштеләр:
— Лилия.
Лилия артына борылып карады, ерак түгел генә, үзенә таба атлап килеп баручы , Зиннурның әнисе Гөлшат апаны күреп ул аптырап калды.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас