

Лилия үзенең соравы урынсыз икәнен аңлап:
— Тахир бер әйттем инде, гафу ит кабат соравым өчен,.... Син үткәннәрне еш искә аласың, әле дә үткәннәргә ничә тапкыр әйләнеп кайттың, мин бары шуңа күрә сораган идем.
Тахир тагын Лилиягә карап күзен аска таба төшереп:
— Лилия мин детдом баласы, мин детдомда үстем.
Лилиянең күзләре зурайды, нидер әйтергә дә теләде, тик телләре әйләнмәде. Ә Тахир кабат Лилиянең күзләренә карап алды да:
— Мин әти, әниле ятим бала Лилия.
— Үтенәм дәвам итмә, сиңа хәзер авыр икәнен күрәм, кабат гафу ит мине, сине үткәннәргә кайтырга мәҗбүр иткән өчен .
— Юк, син хаклы Лилия, бәлки сиңа сөйләсәм минем дә йөрәгем бушап китәр. Беләм беренче күргән кызга мондый хәлләрне сөйләмиләр, тик шулай да сиңа никтер сөйлисем килә. Бәлки бу сөйләшүдән соң синең минем белән сөйләшәсең дә килмәс.
Тахир башын иде, Лилия аның кулларыннан тотып:
— Бәлки, бәлки, .......бәлкиләр күп алар Тахир. Чыннан да бәлки Алланың рәхмәте мине синең юлыңа шуның өчен , йөрәгеңне бушатыр өчен каршы чыгаргандыр? Нәрсә булды соң ?
Тахир бераз уйланып утырды да;
— Без кечкенә идек әле абый белән . Әти белән әни гел исерек хәлдә иде, аларның аек көннәрен бармак белән дә санап булгандыр. Вакыты белән без ач килеш йокларга яткан көннәр дә булды. Ниндидер абыйлар, апалар килеп әниләрне сүгәләр иде, ә алар килеп киткәч без шатлана идек, чөнки аз вакытка гына булса да әтиләр аек булалар, өйдә дә тыныч, ашарга да әйбер табыла. Тик бу шатлык хисләре генә озакка сузылмый, яңадан шул мәшхәр башлана, тавыш, гауга, ачлык. Абый миннән бераз зуррак иде, шундый көннәрнең берсендә әти белән әни өйдән чыгып киттеләр һәм ике көн өйгә кайтмадылар. Ашыйсыбыз килә, ә мин елыйм. Абый аптырагач "" мин ашарга табып кайтам " дип тәрәзәдән чыгып китте. Шул чыгып китү белән мин абыйны бүтән күргәнем юк, әйе шул чыгып киткәннән ул өйгә кайтмады. Аның үле гәүдәсен дә, үзен дә эзләсәләр дә таба алмадылар. Ә әтиләр тагын да күп эчә башлады. Мин еладым, ашарга сорап аптыраттым ахыры, әни мине җитәкләп балалар йорты янына алып килеп :
— Бүгеннән бу синен йортың, — диде дә борылып китергә теләде, ә мин аның артыннан бара башладым. Ә ул борылды да мине күреп башта миңа сугып җибәрде, аннары кулымнан сөйрәп балалар йортына алып керде. Озын коридор буйлап барганда безгә аптырап балалар карап калды. Ул вакытта мин кая эләккәнемне аңламый идем әле. Абый вакыты белән мәктәпкә укырга йөри иде, мин дә үземне мәктәптә укый башлыйм дип уйладым. Тик бу, бу дөрес уй түгел иде . Ә иң йөрәкне телгәләгәне, әни, ,, Мин баладан баш тартам, аны карый алмыйм, теләгем дә юк, улымнан баш тартам"" — дип язу калдырган. Ул язуны миңа, үсеп әниләрне сорый башлагач күрсәттеләр.
Тахир оялып күз яшьләрен сөртә, сөртә:
— Менә шулай әтиле, әниле ятим балалар белән үтте минем балачак. Үсә төшкәч мин абыйны эзләдем әлбәттә, әле хәзер дә эзләүдән туктамадым. Тик күпме вакыт үтте, эзләрне кыш көне кар каплап киткән кебек, абыйның да эзләре кар астында калды ахыры. Илсур Идрисович белән без хастаханәдә таныштык, безнең икебезгә дә бер үк көнне операция ясадылар һәм безгә бер палатада ятырга туры килде, шунда сөйләшеп дуслашырга да өлгердек. Аның белән танышканчы мин төрле эштә эшләп йөрдем. Хәзер менә биш ел инде Илсур абыйның личный сакчысы, шофёры, дусты. Дөресен әйткәндә син чыннан да минем юлыма юкка гына чыкмагансыңдыр.
— Бик кызганыч хәлләр.
Лилиянең күз алдыннан Ландышның Ясминәне ташлап китүе, күпме кичерешләр, йөрәк яраланган, күңелне төшергән вакыйгалар үтүе исенә төште.
— Синең кебек балалар йортында үсмәсәмдә мин сине бик яхшы аңлыйм Тахир.
— Рәхмәт сиңа, гафу ит инде, күңелеңне төшердем ахыры?
— Юк, юк, бары мин бүген ардым, шул чыгадыр, соң да бит инде. Бәлки кайтырга кирәктер?
— Лилия.... ә сине иртәгә каршы алырга килсәм буламы? Никтер сорарга да хәзер уңайсыз.
— Әгәр эшең булмаса әлбәттә килә аласың.
Тахир шатлыгыннан Лилиягә кулын биреп урыныннан торырга булышты.
Чыннан да тормыш һәркемнең үзенеке һәм һәркемгә үз сынаулары бирелә. Бары бөтен кеше ул сынаулардан баш күтәреп чыга алмый, кайберләре сына, сыгыла. Менә шул вакытта инде ул кешегә ярдәм кирәк була. Ә менә ярдәм кулы сузырга теләүчеләр генә табылмый. Кайберләре кешенең упкынга тәгәрәгәнен күрә торып, күзәтеп тора, кешегә ярдәм итәсе урынга. Кайберләре баш күтәреп сынауларны үтә, шулай да як-ягына каранып ярдәм эзли. Һәр кешенең тормышы үзенчәлекле һәм ул аны нинди сынау булуга карамастан үзе үтәргә тырышырга тиеш . Бары тик тормыш кына төрле кешегә төрлечә сынау бирә, кемгәдер ул әзрәк, ә кемгәдер өеп бирә.
Лилия дә зур сынаулар аша үтеп яшәргә көч таба. Лилия өчен дә яз килеп агачлар яфрак яра, табигать гөлбакчага әйләнә. Тормыш тәгәрмәче алга таба тәгәри башлый. Әле кайчан гына туган балалар инде тәпи китә, йөрәкне җылытып сөйләшә дә башлыйлар. Лилия хәленнән килгәнчә сеңлесенә балалар карарга булыша. Ландышның үзгәрүе Лилиягә шатлык өсти, аркасына канат тага. Тик үз тормышы гына әлегә җайланып бетә алмый. Тахир ничек кенә Лилияне озатып, аның белән матур көннәр үткәрсә дә, аның йөрәгендә мәхәббәт уты кабызып җибәрә алмый. Ахыр чиктә Тахир бирешә һәм араларында бары дуслык мөнәсәбәтләре генә кала.
Ниһаять бүген, беренче тапкыр Лилия эшендә отпуск алып, ялларын авылда үткәрергә дип кайтты. Ландыш белән балаларны да алып кайтырга теләп, күпме генә Ландышны үгетләсә дә, тегесе ирен калдырып кайтырга теләми, Илсур белән балаларны аерасы килми дип җавап бирә. Иң беренче эш итеп Лилия йорт эчен җыеп, юып чыгарды. Мунча ягып җибәрде, бакча эшләрен дә бераз эшләгәннән соң, күрше апасын мунчага чакырырга керде. Өйгә кергәч андагы, Рауза апага хас булмаган тынлык Лилияне гаҗәпкә калдырды . Башка вакытта радио яисә телевизор эшләп тора иде, дип Лилия шикләнә төшеп:
— Рауза апа, Рауза апа син кая?
Ләкин Рауза апа дәшми. Лилия курка калып йокы бүлмәсенә таба атлады. Караватта өстенә шәлен генә ябып, Рауза апаның тыныч кына йоклап ятуын күреп ул бераз тынычланды, аннары үз-үзенә:
— Әнә бит урталары да алсуланып киткән, бәлки кызудыр - дип шәлне әкрен генә алып читкә куйды. Шунда Рауза апа күзен ачып:
— Кызым кайткан икән, хәзер, хәзер мин чәй куям- дип урыныннан торырга теләде, тик хәле бетеп кире ятты. Рауза апаның авызыннан сүзләре әллә ничек чыгуы, аның үз-үзен тотышын Лилия сизде. Ул борчыла төшеп:
— Рауза апа нинди чәй инде ә? Мин үзем сине кунакка чакырырга кергән идем, ә син, син нәрсә монда бирешеп ятасың?
— Бүген иртәдән хәлем юк шул кызым.
— Тәскирә апаны чакырдыңмы соң?
— Юк, нигә инде кеше борчып йөрергә? Бетә ул, картлык авыруы гына, ә аның миннән башка да карарга кешесе күп, өлгерсен генә.
— Син алай димә әле, нәрсә булды сөйлә?
— Белмим, шул кан басымы аптырата бит инде мине.
— Үлчәдеңме соң?
— Барып җитеп булмады шул, апаратым аш бүлмәсендә калган.
— Димәк син иртәдән бирле авырыйсың, хәлең юк, әле шәфкать туташы да чакырмаган, ә телефон сиңа нәрсә өчен? Тинтәк, мин дә җитмәсә кайтуга синең яныңа кермәдем. Бераз җайланыйм, өйне җыеп чыгарыйм дидем. Син бит миңа булса да шалтырата ала идең Рауза апа .
— Телефоным да аш бүлмәсендә калган бит.
Лилия үз телефоныннан Тәскирә апага шалтыратып, нәрсә булганын сөйләп бирде, тегесе исә озак көттерми килеп тә җитте. Рауза апаны үзенчә карагач:
— Рауза апа мин тәгаен генә әйтә алмыйм, тик сиңа хастаханәгә барырга туры килә . Синең кан басымын бик югары, кем белә инде, бәлки берничә көн шулай булгандыр. Йөрәгеңә зыян тимәгәе дип куркам, шуңа да тикшеренү үтәргә кирәк. Мин ашыгыч ярдәм машинасы чакырам, ә син Лилия Рауза апага кирәкле әйберләрне җый. — дип Тәскирә апа, Лилиягә чыгарга кушып башын селкеде. Шуннан икесе дә аш бүлмәсенә чыккач:
— Рауза апаның кан басымы югары булганга инфаркт булганга ошаган.
Лилия куркып кына :
— Ә ул үләме? Ә ничек итеп ул безнең белән сөйләшә алайса?
— Шулай булгалый инде, бары җиңелерәк булгандыр. Мин әйтә алмыйм, аның әле дә кан басымы югары, тагын китереп бәрсә алып барып җитә дә алмабыз. Кара әле, ә син аның улының телефог номерын белмисеңме? Аларга да хәбәр итәргә кирәк дип уйлыйм бу юлы. Исән чагында күреп калсыннар, үкенечкә калмасын диюем иде.
— Нәрсәәәәә?
— Әйе сеңлем, аның авыруы җитди дип уйлыйм.
Лилия уйлана, уйлана Рауза апаның әйберләрен җыя башлады, үзенең күзеннән яшь акты. Лилиянең нинди хәлдә йөрүен күреп Рауза апа аңа:
— Әллә тагын елыйсың инде?
— Ә нишлим? Мин ял алып кайттым, хәзер кем белән сөйләшеп чәй эчәм инде? Ә син тизрәк ял итеп минем яныма кайт ярыймы?
— Әй җүләр кызый да инде үзең, сине кемгә калдырып китә алам инде мин ә ? Атна ун көн дигәндә кызлар кебек яңарып кайтып җитәм мин. Әле дискәтүккә алып чык дип бәйләнә дә башлармын.
Лилия ирексездән көлеп җибәрде дә, Рауза апаны кочаклап:
— Алла теләсә диген, барырбыз дискәтүккә дә, теләсәң бүген үк алып барам, иң мөһиме терелеп кайт. Сине көтеп торучы кызың бар икәнен онытма ярыймы?
— Онытырсың сине.....
Алар сөйләшкән арада ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте һәм Рауза апаны хастаханәгә алып та киттеләр. Лилия күптән кирәге чыкса дип, Рауза ападан алып куйган телефон номерын табып, телефонының төймәләренә басты.
— Исәнмесез.
— Исәнмесез.
— Сез Рауза апаның улы Ранис буласызмы?
— Әйе, ә нәрсә булды? Сез кем?
Лилия нәрсә булганын сөйләп:
— Минемчә сез хәзер Рауза апа янында булырга тиеш. Ул бит сезнең әниегез, ничек итеп шул гомер аның янына кайтмыйча тора алдыгыз сез? Аңламыйм сезнең кебекләрне, ничек шулай яшәп була? Әгәр үлсә, сез үзегез үзегезгә ничек җавап бирерсез икән? Бер генә дә йөрәгегез сыкрамадымы?
— Сеңлем син кызма әле ярыймы? Мин бит кайтмыйм димәдем, хәзер үк юлга чыгам. Әгәр кыен булмаса бүген дә аның янында булыгыз инде.
— Сез әйтмәсәгез дә мин аның янында . Ул минем әнием кебек. Шуңа да сезгә хәбәр итәргә булдым мин. Үләр алдыннан булса да сезне күрсен дип уйладым, тик мин әле өметләнәм, ул миңа бик кирәк. Аның миңа акыл өйрәтүләреннән башка, аның тавышын ишетмичә ничек яшәрмен? Исән сау гына кире яныма кайтсын.
— Рәхмәт сеңлем, калганын мин кайткач сөйләшербез, сау бул.
Лилия дә саубуллашып телефонын куйды да әкрен генә бакчасына чыкты.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.