Литература
19 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 31 бүлек. Лилиянең бүген күңеле күтәренке, тыныч. Ул сумкаларын бушатып чәй куеп җибәрде, вак-төяк эшләрен җайлап, чәйне сүндереп, Рауза апа янына керде.— Рауза апа, сәләм, хәлләрең ничек?Рауза апа Лилиягә карап торды да көлеп җибәрде.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилиянең бүген күңеле күтәренке, тыныч. Ул сумкаларын бушатып чәй куеп җибәрде, вак-төяк эшләрен җайлап, чәйне сүндереп, Рауза апа янына керде.
— Рауза апа, сәләм, хәлләрең ничек?
Рауза апа Лилиягә карап торды да көлеп җибәрде.
— Соң Лилия, кызым, әле кичә кич кенә күрдең бит. Әле иртә таңнан китәм, бакчаларга сука төшсә минекен дә сукалат дип приказ биреп калдырдың. Нәрсә булды инде сиңа? Нәрсә үзгәрде? Көн дәвамында мин белмәгән хәл булдымы? Ә миңа бер көндә нәрсә булсын ди.
— Нәрсәме? Теге юлы бер көндә ике тапкыр кан басымын күтәрелмәдеме? Мин бары синең өчен борчылам, үтенәм телефоныңны гел кесәңдә йөрт. Мин бит шәһәрдә, синең яныңа көндә кереп йөрмиләр бит.
— Ярар дидем бит инде, сөйлә әле үзең, нәрсә булды?
Лилиянең битләренә шатлык нурлары сибелгән кебек булды, ул:
— Мин Ландышның кызларын күрдем. Күрсәң иде син аларны, шундый нәниләр, шундый сөйкемлеләр. Алияне әнисе имезә иде, ә мин , мин Асияне кулыма алдым. Белсәң иде, Асияне кулыма алгач өстемә кайнар су сипкән кебек булды. Башта ул суда пешермен дип курыктым, чөнки су кайнарлыгы бөтен җиремне, йөрәгемнең соңгы күзәнәгенә хәтле пешереп алды, аннары шундый рәхәт булып китте. Әллә ничек кенә, мин үземне җиңеләеп калган кебек хис иттем, шундый рәхәтлекне мин күптән тойганым юк иде.
Рауза апа Лилиянең сөйләгәнен кызыксыну белән тыңлап торды. Ул балалар турында сөйләгәндә чыннан да бәхет диңгезендә йөзгән кебек, күзләре бәхеттән янды, бәхет чаткылары йөзендә, сөйләмендә аерым ачык күренеп тора иде.
— Син кызым ачы сагышларыңны өстеннән юып төшергәнсең. Үткәннәрең пешереп, суда агып төшеп киткән синең. Бала сиңа бөтен авыр хәсрәтләреңне, үткәннәреңне калдырып яңадан яши башларга мөмкинлек ячылган дип әйтергә теләгәндер инде.
— Бәлки шулайдыр, Алланың рәхмәте бала аша минем язмышымны үзгәртергә тәкъдим итәдер. Ә иң мөһиме Ландыш, ул үзгәргән. Ул балаларына шундый наз белән карый, элекеге Ландыш бетереп тә юкка чыккан диярсең. Ә ире, ире искиткеч яхшы кеше. Ландыштан шактый олы үзе, берүк бәхетле генә була күрсеннәр.
— Ә син, синең дә бәхетле булырга хакың бар бит кызым. Бәлки Айназ белән очрашып сөйләшеп алырсың?
— Нәрсә дип Рауза апа? Мин бушадым, бөтен мәшәкатьләр артта калды, хәзер кире минем белән очраша аласыңмы дипме? Син моны ничек күз алдыңа китерәсең? Бәлки ул тормышын җайлый башлагандыр, бәлки инде башка кыз белән очраша башлагандыр?
— Бәлки, бәлки, күпме көтеп була? Синең дустың бар бит, мөгаен ул Айназ турында барысын да беләдер. Кыенмы белешергә? Ант менә вакыты белән сине тотып кыйныйсым килә.
Рауза апаның чыннан да ачуы чыкты, ул кулы белән кизәнеп Лилиягә сугарга теләде, ләкин суга алмады, ул бары:
— Мин сине үз кызымдай яратам, сиңа бары бәхет телим бит, хәлен генә беләсем килә дип тә сорап була бит ахыр чиктә.
— Юк Рауза апа , Айназ мине оныта башлагандыр, нигә аның күңелен яраларга соң? Өзелгән җепне ялгап була Рауза апа , очларын гына бәйләп куярга кирәк. Әгәр җеп нәзек булса, ул тагын өзелә, ә җеп калып булган очракта, бәйләгән җирдәге төере гел ышкылып, йөрәкләрне тырнап торачак. Әйе, үткәннәр үткәндә кала, ләкин менә шул төер безгә тыныч яшәргә ирек бирер дип кем әйтә ала? Ул төер үзебезгә дә сиздерми гел үткәнне искә төшерәчәк. Үткәннәр онытылыр дип кем , кем дөресен әйтә ала? Мин дә бер бәхетле булам әле, менә күрерсең Рауза апа. Ярый син минем башымны катырма әле, мин бит сине Казан күчтәнәчләре белән чәй эчәргә чакырырга кердем, әйдә, әйдә безгә, тәмлеләр белән чәй эчәбез.
Сорап алган берничә көн күз ачып йомганчы үтеп тә китте , Лилия бакча эшләрен бетереп кире шәһәргә китте. Кабат эш, өй арасында йөреп башка әйбер турында уйларга вакыты да юк иде. Менә бүген дә эштән ул бик арып кайтты. Халатын киеп караватына гына яткан иде, аның кесә телефоны шалтырады.
— Сәләм апам, йокыдан уятмадыммы?
— Сәләм , мин әле яттым гына иде.
— Апам без Илсур, балалар белән авылга кайттык.
— Нәрсәәә?
— Әйе, без авылда инде берничә көн. Илсур егылган баганаларны утыртты, рәшәткәләрне дә җайлады. Мин ул шәһәрдә яшәгәч авыл эшен белми дип уйлаган идем. ә ул мәш килеп өй тирәсендә, бакчада бөтерелеп йөри. — дип Ландыш көлеп җибәрде һәм : —
Вообщем борчылма, без әлегә авылда, бакчаны да карыйбыз, мин чәчәкләр дә утырттым әле, сиңа ошар дип уйлыйм.
— Мин чыннан бик шат, әле яшелчәләргә су сибәргә кирәк дип борчыла башлаган идем. Ә нигә авылга кайтабыз дип әйтмәдең?
— Дөресен әйткәндә без сиңа сюрприз ясарга теләгән идек, әгәр......
Ландыш сүзен әйтеп бетерми туктап калды. Лилия курка төшеп:
— Нәрсә әгәр Ландыш? Әйтеп бетер сүзеңне.
--Апам, Тахир синең телефон номерыңны сорап алды. Апам ул яхшы егет, апам бәлки...... бәлки син аның белән очрашып, бәлки сөйләшерсең ә? Аңлыйм, мин сиңа ул хакта әйтергә дә тиеш түгелдер, һич югы каршы килмә инде. Очрашып сөйләшкәннән берни дә булмый бит . Чыннан әйтәм, ул бик яхшы егет, ул иртәгә сине эшеңнән каршы алсам ярыймы икән ди. Нәрсә әйтим апам?
Лилия нәрсә әйтергә белми торды, Ландыш кабат:
— Апам, нигә дәшмисең? Үтенәм сөйләш Тахир белән, кеше белән бары дусларча да сөйләшеп була бит.
— Ярар Ландыш, мин каршы түгел, килсен.
— Ландыш шатлыгын яшерә алмыйча, апасына телефон аша дә ишетелерлек итеп:
— Уррааааа. Апам рәхмәт сиңа барысы өчен дә . Мин Тахирга әйтермен ярыймы?
— Ярый.
Лилия телефонын куйды, бер яктан ризалашканына үкенде, икенче яктан үз үзенә өмет биреп карарга булды. Аның йокысы качты, ул тәрәзә янына килеп басты да, тәрәзә аша урамны күзәтә башлады. Әнә бит, җәй, матур кич үзенекен эшли. Урамда караңгылана башлауга карамастан парлашып йөрүчеләр саны артканнан арта бара. Яшьләр генә түгел, шактый олы яшьтәгеләр дә парлашып , култыклашып урам әйләнергә чыккан. Әнә, чәчләре инде шактый агарган ир белән хатын, бер-берсенә нинди матур итеп карап сөйләшеп баралар. Юл буенда үсеп утырган шомырт агачы янына җитүгә, ире шомыр ботагын өзеп хатынына бирде. Ә тегесе шомырт исен тоеп, рәхмәт йөзеннән иренең битеннән үбеп алды. Бу юлы инде алар култыклашып түгел, ә бер-берсенә карап, җитәкләшеп алга таба юлларын дәвам иттеләр. Күпме гомер үткән бит, ә алар әле дә мәхәббәт утында янып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Лилия читкәрәк карады. Каршы йортның подъезд ишеге янында куелган урындыкта бер яшь кыз утыра. Бүген ул бер ялгызы гына , нидер көтәме минем кебек дип уйлады Лилия. Кем белә инде, бәлки бары кичке һаваны суларга чыккандыр да, минем кебек кеше күзәтәдер, дип, Лилия тәрәзә яныннан китергә генә теләгән иде, шул подъезд ишегеннән инвалидлар каляскасы төртеп урта яшьләрдәге бер яшь ир - ат чыкты. Лилия туктап янә күзәтә башлады. Теге ир - ат кыз янына килеп утырды, кызның борынына бармагы белән тидереп алды. Алар нидер сөйләшеп көлделәр. Егет урыныннан торып , яшь кызны сак кына күтәреп алды да, инвалидлар каляскасына утыртты. Башта егет калясканы подъездга таба төртте, кисәктән генә туктап, кызга нидер әйтте дә, калясканы борып юл буйлап каядыр алып китте. Лилия алар күз угыннан югалганчы, аларга карап торды. Аннары чишенеп караватына ятты. Ә иртәгә яңа көн, кабат яңа эш көне башланачак.
((((Автор Гөлчирә Галимова.))))
Лилия эшеннән чыккан төшкә Тахир чыннан да машинасы белән кафе каршысына килеп баскан иде. Ул Лилия кафедан чыгуга, аның каршысына килеп:
— Исәнмесез Лилия.
— Исәнмесез Тахир.
— Аргансыздыр Лилия, шулай да мин сезне бер матур җиргә алып барыр идем .
— Тахир мөмкин булса бүген түгел. Мин чыннан да бик ардым, аннары гел здание эчендә, һава юк, үпкәләмәсәгез паркка гына барыйк, һава сулап сөйләшеп утырырбыз.
— Мин каршы түгел.
Егет үзен уңайсыз хис итте, кулындагы чәчәген күреп:
— Ә бу чәчәк бәйләме сезгә, гафу итегез, әллә ничек югалып калдым. Әйдәгез машинага утырыгыз, кайсы паркка барабыз?
— Үзегез кая телисез шунда, машина булгач кайсысы да ярый, җәяү түгел бит.
Машинага утырып яшьләр Парк Горкийга юл алды. Парк эченә кереп, утыргычка утыргач, Лилия:
— Гафу итегез инде мине, дөресен әйткәндә бүген аякларым бик арды. Рәхмәт мине тыңлаган өчен.
— Зур үсегез.
Бу сүзләрдән алар бер барсенә карап көлеп җибәрделәр. Тахир Лилиягә , ояла төшеп:
— Бу гадәт миннән мәңге китмәс ахыры.
— Нигә? Минемчә әллә ни куркыныч сүз әйтмәдегез бит. Кечкенә чакта безгә дә рәхмәт әйтсәк шулай дияләр иде. Балачак хатирәләре минемчә күп кешенең йөрәгендә уелып калгандыр.
— Бәлки шулайдыр да, тик безгә рәхмәт сүзен бик еш әйтергә туры килә иде.
Лилия Тахирның йөзе үзгәрүен күреп:
— Аңламадым, ничек инде?
Тахир авыр сулап:
— Мин җүләрдер инде шулаймы? Беренче очрашуда үк үз сүзләрем белән очрашу ямен бозам ахыры.
Лилия елмая төшеп Тахирның кулына кулын куеп:
— Кем белә инде, бәлки беренче очрашуда үк йөрәгеңдәгене әйтергә насыйп булгандыр. Бәлки Алланың рәхмәте үзе шулай кушадыр. Миңа калса үткәннәр һәр кешедә дә бар, моның ояты юк Тахир, бары һәр кешенең үткәне үзенеке. Бәлки сиңа бүген үткәннәреңне миңа сөйләп эчеңдәгеңне бушатырга язгандыр, гафу ит әлбәттә, без бер-беребезне бик аз беләбез. Тик белмәгән кеше тыңлый белә диләр, чыннан да бәлки сөйләрсең, ә мин тыңлый беләм.
— Ышанам, Ландыш сүзләре буенча сез фәрештә, тик минем үткәннәр безнең очрашуның ямен бетерер дип куркам.
— Үзегез бит мине фәрештә дидегез, димәк сөйли аласыз.
— Ничектер уңайсыз беренче күрешүдә үк үз үткәннәремне сөйләү. Сөйләү белән сез.....
— Тахир теләмисез икән сөйләмәгез. Һәр кешенең үз тормышы, кайбер нәрсәләр йөрәкне торнап тора, аларны искә дә аласы килми. Ә кайбер үткәннәр, кичерешләр йөрәккә май булып ята, күңелгә рәхәтлек биреп тора. Аларны искә алгач үзеннән үзе елмаясың, яшиселәр килә башлый, тик ул бары үткәндә, үткәннәр булып кала шул. Һәрбер үткәннең яхшы ягы була, шулай ук начар ягы да хәтердә кала, шуңа да бу тормыш Тахир, тормыш. Ә тормыш үткәннәрсез булмый.
— Минем сезгә исем китә. Сез барысына да каян көч табасыз? Минем бер дустым бар иде , ,, Әти, әниең булмаса, һич югы сине акылга утыртып, елаганда күз яшьләреңне сөртеп торучы апаң, яисә абыең булсын"" дип. Беләсеңме сине апам дияргә яшьрәк әле, ә инде миңа күпме яхшы сүзләр әйттең. Мин синең белән танышуыма бик шатмын. Рәхмәт сиңа очрашуга килергә риза булганың өчен.
Тахир Лилиягә карар алды да:
— Гафу ит син дип әйтә башлаган өчен.
— Дөресен әйткәндә гафу үтенмәсәң дә була. Син дип якын кешеләр генә өндәшә бит, ә мин каршы түгел синең белән сөйләшергә. Бары бер сүзеңне аңламадым, син әти әниең булмаса дидең. Әгәр авыр булмаса әлбәттә инде , бәлкем аңлатырсың?
Тахир Лилиягә карады, тик җавап бирергә ашыкмады.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас