

Бу фотосүрәттә Ясминәнең беренче елмая башлаган чагы, нинди сөйкемле иде бит сабый. Лилия Ясминәне исенә төшереп алды. Бигрәк тә кечкенә нарасый якты дөнья белән хушлашты. Лилиянең бит буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Кирәк бит, Лилия авылга бәйрәмнәргә кайтуга Ландыш шалтыратты, әйтерсең лә тәрәзәдән карап торган. Әйе, сеңлесе шалтыратып аны кунакка чакырды, тик ул бара алырмы? Сеңлесен гафу итә алырмы? Ландыш белән кара каршы басып, аның күзенә туры карап сөйләшә алырмы? Сораулар, сораулар, сораулар, бу сорауларның иге чиге булырмы? Ә җавабы кирәк, Лилия кисәктән телефонын тотып торганы исенә төшеп, телефонын колагына куйды.
— Апа син кая югалдың, нигә җавап бирмисең?
Лилия теләр, теләмәс кенә:
— Котлыйм сине сеңлем. Бу юлы Алланың рәхмәте сиңа ике бала бүләк иткән , исән-сау гына үссеннәр инде.
— Апам үтенәм, әйдә үткәннәрне онытырга тырышып карыйк. Иремнең дә синең белән бик танышасы килә. Мин гел төрле сәбәп табып тордым, синең нигә килә алмавыңа . Гафу ит мине үтенәм апам. Мин сиңа адресны әйтәм, шимбә көнне кил төшке ашка, иртәрәк килсәң тагын да әйбәт булыр иде .
Телефонның теге ягында тагын тынлык урнашты. Ландыш үзенчә аңлый апасын, тик нишли ала ул, нишли?
— Апам...... апам әйт инде нәрсә булса да. Миңа да бик кыен бит. Бәлки балаларны күргәч йөрәгеңә яңадан җан керер, бәлки алар синең йөрәгеңне яшәргә өндәр өчен дөньяга килгәннәрдер? Юкка гына Алланың рәхмәте миңа ике бала бирмәгәндер.
Телефонның теге ягында тагын тынлык урнашты . Ландыш өметен өзеп телефонын куярга гына теләгән иде, теге яктан.
— Ярый сеңлем мин килермен.
Ландыш шатлыгыннан телефонын ук үбеп:
— Апам рәхмәт сиңа.
Лилия телефонын сүндерде, май бәйрәмнәрендә ул бакчага әйберләр утыртырга теләгән иде, тик ул дигәнчә генә булмады. Бакчада да эш күп, кишерен, суганын, бәрәңгесен дә утыртасы бар, аннары көзен алырга да җиңел, кыш буе ашарлык була бит. Лилия телефоныннан шалтыратып тагын берничә көнгә ял сорады. Шимбә көнне Ландышларга барса бәрәңге утыртырга өлгерә алмый ул. Бакча эшләре белән шимбә җиткәне сизелмәде дә. Лилия балаларга күчтәнәчләрен алып, Ландыш җибәргән адрес буенча китте. Лилия шәһәр уртасында урнашкан , тыштан караганда әле күптән түгел генә төзелгән матур йорт каршысына килеп туктады . Әйе мондый йортта яшәр өчен күп акча кирәк, димәк Ландыш теләгенә ирешкән дип уйлап куйды ул. Лилия йортның бишенче катында урнашкан фатирның шалтырау төймәсенә кыяр кыймас кына бармагы белән басты. Ишекне 40--45 яшь тирәсендәге ир ат ачты да:
— Исәнмесез, сезгә кем кирәк?
Лилия аптырап калды, тик үзен тиз кулга алып:
— Мине Ландыш чакырды, мин аның апасы Лилия булам.
Илсурның йөзе үзгәреп китте, ул:
— Гафу итегез мине, сезне күргәнем булмагач танымадым да. Әйдәгез, әйдә керегез, сезне Ландыш күптән көтә, әлегә ул бала имезә, ә сез аның янына ук керә аласыз. Әйдәгез мин сезгә күрсәтәм.
Илсур елмая төшеп Лилияне коридор буйлап алып китте. Өй эче бигрәк тә матур, ә җиһазларын әйтеп тә торасы юк, бу өйдә бүлмәләре дә бигрәк күп тоелды аңа. Менә бер бүлмә янына туктап Илсур бүлмә ишеген ачып җибәрде дә:
— Сөеклем кара әле безгә нинди зур кунак килгән— дип эчкә үтте. Лилия дә аның артыннан атлады. Йөзләре тулыланган, үзе дә тазарып матураеп киткән Ландыш бала имезә. Бу юлы әни булу аңа килешкән. Икенче бала да аның янында ук, караватта, борынын җыерып йоклап ята.
— Апа, апам килгән Аллага шөкер , мин хәзер Алияне имезеп бетерәм, ә син кил янымарак утыр, кил. Ә син Илсур үтенәм, апам юлдан килгән, апама чәй әзерлә инде.— дип Ландыш иренә елмаеп карады, тегесе исә берсүз дәшми чыгып та китте.
— Апам таныш бул, минем кулымдагысы беренче туганы, кызым Алия, ә караватта Асия йоклап ята. Кара инде аларга, чыннан да матурлар бит. Апам үтенәм бүтән үпкәләшмик. Алланың рәхмәте мине гафу итеп миңа ике бала бүләк итте. Ул минем әни булуымны теләгән икән, димәк бу шулай булырга тиеш булгандыр. Апам, нәрсә әйтерсең, ничек минем кызларым?
Лилиянең йөрәге кысып куйды, йөрәге аша кайнар ташкын үткән кебек тоелды, , шулай да ул балаларга карап:
— Сөбханалла бигрәк нәниләр инде, ә кулыма, кулыма алсам ярыймы?
— Нигә сорап торасың, әлбәттә ярый.
Үзен кулына алдырырга теләгәндәй Асия күзләрен ачып, селкенеп куйды. Ландыш аңа карап:
— Нәрсә инде син ә? Әллә апаң кулына алуын теләп уяндыңмы сабыем?
Лилиянең йөрәге кабат әллә нишләп китте, өстенә ниндидер җылылык иңде һәм шундый рәхәт булып китте. Лилия баланы кулына алып:
— Бигрәкләр дә Ясминәгә ошаган инде сабыем, күзләр генә тимәсен.
— Юк апам, син Ясминәгә ошатасың, тик ул копия син. Хәтерлисеңме әни безгә безнең кечкенә чактагы фотосүрәтләрне күрсәткән иде? Нәкъ шундагы Лилия бу бала, нәкъ син апам. Ә бу елак Илсурлар ягына тарткан ахыры.
— Син нәрсә инде, балалар үзгәрә, алар бит әле кечкенә.
— Ярар әйдә яткырабыз аларны, кулга ияләшкәннәрен теләмим. Алар икәү бит, кычкыра башласалар, бер вакытта елый башласалар, белмим ни булыр?
— Еламасыннар инде, исән сау гына үссеннәр. Үзеңнең хәлең ничек?
— Рәхмәт апам, хәзер яхшы. Илсурга рәхмәт, гел булышып тора, әле бит хастаханәдән кайттык кына. Алдан ни буласын белмибез, әгәр кыен булса миңа ярдәмче яллыйм диде. Беләсеңме, сиңа ышануы да авырдыр, тик минем балаларны үземнем карап үстерәсем килә. Авыр булыр әлбәттә, тик мин түзәргә әзер.
— Син үзгәргәнсең Ландыш.
— Әйе апам, мәхәббәт үзгәртә икән кешене, моңа ышануы сиңа авыр, тик бу шулай. Мин үзем дә көтмәгән идем һәм мин бик бәхетле, бик бәхетле.
— Ә Илсур, ул кем?
— Апам мин сиңа барысын да сөйләрмен, тик хәзер түгел, әйдә аш бүлмәсенә, Илсур чәй куйгандыр.
— Бигрәк тә зур фатир.
— Ике кызга бүлмә кирәк бит, үзебезгә, кунак бүлмәсе, биш бүлмәле . Илсур ике ай эчендә сатып алды да, ремонт ясатып, үзенчә җиһазларын куйды, мин кысылмадым.
— Бәхетле булыгыз, үткәннәрдән чыгып акыл белән эш ит, мине тагын өйрәтә димә.
— Рәхмәт апам, мин аңладым , соң булса да аңладым. Башта мин башкача фикер йөртә идем, бу юлы мин чыннан да үзгәрдем, үткәннәр кабатланмас өчен мин барысын да эшләрмен апам, ышан.
Аш бүлмәсе дә искиткеч матур булып чыкты. Өстәл өстендә дә нәрсә генә юк, Лилия уңайсызланып кына бер читкәрәк утырды. Ландыш ире янына килеп :
— Илсур таныш бул, бая яхшылап таныштырыра алмадым. бу минем апам Лилия, ә монысы минем яраткан ирем Илсур таныш булыгыз.
— Менә таныштык та, Лилия ә сез кичкә кадәр каласыздыр бит ? Без бераз кунаклар чакырган идек. Бәлки кич кунып китәрсез?
— Ә мулла чакырдыгызмы? Башта мулла чакырып балаларга исем куштырырга булган.
Ландыш көлә төшеп:
— Кичә үк, без хастаханәдән кайтуга мәчеттән мулла килде апам. Андыйларны Илсур бик яхшы белә булып чыкты. Ә мин яшь , аңламыйм һәм каршы да килмим. Апам чыннан да бәлки кич кунып китәрсең? Урын күп бит бездә.
— Мин авылга кайтам дип күптән сөйләшеп куйган идем. Бакчага бәрәңге дә утыртасы бар, иртәгә.бакчаларга сука төшә дигәннәр иде .
— Сез авылны ташламадыгызмы? Менә ничек яхшы, балалар да һава суларга кайта алалар, әлбәттә инде сез каршы килмәсәгез.
Илсур Лилиягә сынауны карашын ташлап:
— Хәзер түгел, бераз үсә төшкәч димәкче идем мин.
— Үзегезгә ничек җайлы шул вакытта кайта аласыз, ачкыч күрше Рауза апада була.
— Лилия сез бәрәңге утыртам дидегез, трактор өчен акча кирәктер?
— Рәхмәт минем акчам җитә.
Илсур сүзен дөрес әйтмәвен аңлап:
— Зинһар өчен үпкәләмәгез сүземә, бакча зур, сез бит бөтен бакчага утыртмыйсыздыр. Әйдәгез болай эшлибез, бөтен бакчага бәрәңге утыртыйк. Доходны да, чыгымнарны да бүләрбез. Ә бакчаны аннары бергәләп карарбыз, безгә дә һавага, авылга кайтырга сәбәп була . Лилия мин дә бит бер авыл малае идем. Тик ничектер авылдагы йортымны гына кызганычка каршы саклап кала алмадым.
— Кайтыгыз мин каршы түгел бит.
— Әй җүләр дә бит без, әйдә сыйланыйк әле, эшне аннары да сөйләшеп була бит, менә бу балыкны да ашап карагыз әле, искиткеч тәмле— дип Илсур Лилияне кыстый башлады. Ничек кенә Лилияне кич кунырга үгетләсәләр дә Лилия аларны тыңламады. Ләкин Илсур аны автобус белән җибәрмәде, шофёрын чакырып Лилияне авылга илтеп килергә кушты.
— Үтенәм үпкәләмәгез дә һәм баш тартмагыз, мин бары сезне хөрмәт итү йөзеннән шулай эшләргә телим. Без бит хәзер якын туганнар.
Лилия теләмәсә дә машина белән кайтырга ризалашты. 28-30 тирәсендәге егет, Лилияне күрүгә машинаның алгы ишеген ачып аның утыруын көтте. Ләкин Лилия алгы урынга утырмыйча, арткы ишекне ачып, арткы урынга кереп утырды.
— Тахир машинаны кума, Лилия туташны куркытма, ярыймы? — дип Илсур аларны озатып калды. Тахир чыннан да әкрен генә кайтты, вакыты белән Лилияне көзге аша күзәтте.
— Ә сез гел авылда торасызмы Лилия?— дип сорады тынлыкны бозып Тахир.
— Юк, ялларда гына кайтам.
— Әти, әниегезне сагындыгызмы?
Лилия дәшмәде, егет кабат Лилиягә карап алды да:
— Гафу итегез инде, Ландыш ханым сөйләгән иде, онытылган.
Машинада тагын тынлык урнашты . Лилия кечкенә сеңелләре турында уйлап барды. Нинди сабыйлар, ә исләре, исләре, бернинди дә хушбуй ул ис белән ярыша алмый, ул истән дә тәмле ис булмас. Лилиянең тагын балаларны кулына алып иркәлисе, назлыйсы килде. Ул үзен әле дә алар янында кебек хис итте һәм ирексездән елмаеп куйды . Егет моны күреп:
— Берәр яхшы әйбер искә төшердегез ахыры?
— Әйе, балаларны инде сагынырга да өлгердем.
— Сез балалар яратасызмы ?
— Әйе, бик яратам, аларны яратмый буламы?
— Лилия сез бик мөләем кеше, балалар яратасыз, авылга ашкынасыз. Ә кире авылдан кайчан шәһәргә киләсез? Бәлки сезне кайтып алыргадыр?
— Рәхмәт, кирәкми.
— Гафу итегез соравыма, ә шәһәрдә мин сезне күрә аламмы? Сез миңа бик ошыйсыз.
— Очрашырга кирәк дип санамыйм.
— Мин бит чын йөрәктән әйтәм. Балалар яраткан кеше начар кеше була алмый ул, димәк сез яхшы кеше.
Лилия җавап бирмәде, ул кабат үз уйларында адашып йөрде. Авыл башына җиткәч егет тагын тынлыкны бозып:
— Сез кайсы урамда торасыз, миңа әйтә аласызмы?
— Рәхмәт , кире борылып китә аласыз, мин авыл эченнән җәяү дә кайта алам.
— Юк инде, Илсур Идрисович өйгә хәтле кайтарып куярга кушты.
Лилия елмая төшеп кайсы урамга кайтырга икәнен әйтеп:
— Хәзер сулга борылыгыз, ике урам үткәч уңга һәм 35 йорт.— диде.
Егет көлеп җибәрде, аның көлүен күреп Лилия ирексездән дә көлә башлады.
Капка төбенә машина килеп туктады. Тахир тиз генә машинадан төшеп Лилияне машина ишеген ачып чыгарды һәм багажнигын ачып кулына ике сумка әйбер чыгарып:
— Сезнең кич кунмыйча авылга кайтып китәсегезне Илсур Идрисович алдан белеп күчтәнәчләрен әзерләп куйган иде инде. Бу сезгә күрше әби белән чәй эчәргә күчтәнәч дип әйтергә кушты.
Егет Лилия нидер әйткәнче сау булыгыз дип машинасына утырып кузгалып та китте.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова