

Ландыш бернәрсәгә дә карамый, иртән иртүк , Илсур сүзен тыңлап поликлиникага юл алды. Үзенең уйлары, үткәннәре белән килешәсе авыр иде, шуңа да ул башта бик куркып калды. Кем белә Илсур бала табасымны белсә нишләр? Бәлкем ул да хатыны, балаларын калдырып китәргә теләмәс һәм Артурчик кебек баладан баш тартыр? Ләкин Ландыш үз-үзен тиз кулга алды. Табиблар әйтүе буенча әле баланы төшерергә уйласа аның вакыты бар, шуңа да ул бик борчылмады. Тик менә Илсурга нәрсә дип әйтергә? Эшкә килеп җиткәч тә, Ландыш Илсур кабинетына керергә куркып утырды. Өстәлендә торган язмаларны барлап утырганда, кибинетыннан чыккан Илсур аптырап :
— Син килдеңдәме? Ә поликлиникада булдыңмы? Нәрсә диделәр? Нигә минем яныма кермәдең?
— Мин шулай керергә яхшысынмадым— дип, Ландыш һәрвакыттагыча күзләрен яшереп идәнгә карады.
— Әйдә кер кабинетка.
Илсур артыннан ияреп кергән Ландыш кабат сүзсез калды. Ул бик борчылган кыяфәт белән кулларындагы бармакларын угалады, тартты. Шуны күреп торган Илсур кызга карап:
— Сиңа нәрсә булды соң? Ландыш табиблар нәрсә диде?
-— Мин, мин....мин теләмәгән идем, гафу итегез.
Ландышның күзеннән яшь бөртекләре бит буйлап тәгәри башлады, ул агып чыккан күз яшьләрен сөртә, сөртә:
— Мин чыннан да болай килеп чыгар дип уйламадым. Нинди оят, ничек итеп Эльза апаның күзенә карарга хәзер? Мин сезнең алда да гаепле хәзер. Ничек итеп хатыныгыз була торып шундый юлга бардым мин? Мин бит бары яраттым сезне , чыннан да яраттым. Шуңа гына сезнең сөяркәгез булырга ризалаштым. Мин сездән бернәрсә дә өмет итмәдем, сорамадым да.
— Нәрсә булды соң дим? Нигә тагын сез дияргә тотындың?
— Мин сездән бала көтәм, дөресрәге балалар. Мин тәгаен генә әйтә алмыйм, бәлки табиб миңа шаярып әйткәндер. Ул миңа сез ике бала көтәсез, дөресрәге игезәкләр диде. Мин көлдем генә, каян беләсез әле бит корсагым юк дигәч, мин гомерлек табиб, бер карауга беләм диде. Әгәр бала табарга теләмәсәң, куркып калсаң озакка сузма, бала төшерергә вакыт күп калмаган дип тә өстәде.
— Син нәрсә Ландыш, уйлама да хәтта ул хакта. Нинди бала төшерү инде ул сөеклем минем. Син миңа бүген нинди зур шатлык китергәнеңне күз алдыңа да китермисең.
Илсур Ландышны кочаклап битеннән, башларыннан үпте дә:
— Сөеклем минем, син чыннан да әле үзең дә сабый, беркатлы, гөнаһсыз сабый бала . Яратам үзеңне, яратам. Баланы төшерү турында оныт.
Күзләрен зур итеп ачып Ландыш Илсурга карап:
— Ничек? Миңа нәрсә була? Ә Эльза апа белсә? Мин кешегә бәхетсезлек китерүче буламмы?
— Сөекле җүләрем минем, син бәхеттән гайре бер нәрсәдә китерә алмыйсың. Мин күптән инде Эльза белән безнең хакта сөйләшергә теләгән идем. Без икәү бергә булырга тиеш Ландыш. Чөнки мин синсез яши алмыйм. Ә Эльза белән балаларга мин гел ярдәм итеп торырмын. Сине яратып аның белән яшәү дөрес түгел дип уйлыйм. Ул да мине аңлар, әлбәттә инде башта аңа да, безгә дә җиңел булыр дип уйламыйм.
— Миңа шундый оят.
— Ландыш син бераз гына булса да түз инде яме. Мин җае чыгуга Эльза белән сөйләшермен. Аңлавыңча бу җитди мәсьәлә һәм чишелеше җиңел генә булмас. Аерылышу шактый вакыт талап итә, тик син борчылмаска сүз бир.
— Ә без, без дөрес эшлибезме соң? Бәлки барысыда шулай калсын. Мин түзәм, бары балалардан әтиләрен алып китү дөрес булмас .
— Дөрес дип уйлыйм, ярый син берничә көн ял ит, ә мин Эльза белән нәрсә сөйләшергә уйларга тиеш .
Ландыш күз яшьләрен сөртеп өйгә кайтып китте . Илсур шул көннән гел Ландыш янында булырга тырышты. Күпме генә Ландышка эшкә йөрмәскә кушса да, ул барыбер эшкә чыкты. Башка корсаклы хатыннар кебек декрет ялына чыгарга теләвен белдерде . Шулай ук иркә хатын кебек өйдә ятырга теләмәвен дә өстәп куярга онытмады. Илсурга Ландышның бу омтылышлары, аның беркатлылыгы бик ошый иде. Ул әле яшь һәм бу тормышка әзер түгел дип уйлады Илсур. Әкрен генә вакыт үтте һәм Ландышка декрет ялына чыгарга да вакыт җитте. Тик менә әле Эльза белән генә Илсур сөйләшергә гел вакыт, дөресрәге сәбәп чыгара алмады. Көннән көн сузылган сөйләшү әлбәттә икесе өчен дә сүзгә килергә сәбәпләр чыгара иде. Тик Ландыш түзде, ахыры барыбер ул дигәнчә булырга тиеш иде. Алай гына да түгел, бу юлы Ландыш үзе дә Илсурга гашыйк булды һәм балаларны үз теләге белән көтте, бик көтте. Әйе менә ул кабат әни була һәм тагын бәби табу вакыты май башына туры килә . Бүген ул соңгы көнен эшли, үзе белән алып китә торган әйберләрен җыеп, Ландыш Илсур янына кабинетка керде:
— Мин җыендым, башым да авыртып тора, бәлки мине соңгы көн дип иртәрәк җибәрерсең эштән, иптәш начальник?
— Мин сиңа күптән эшләмә дидем, үзең бит өйдә ятасым килми дидең.
— Мин авыл кызы, эшләп ашарга өйрәнгән кеше.
— Мин хәзер шофёрга әйтәм, ул сине өйгә кайтарып куяр, яле мин балаларымны яратып алыйм — дип Илсур Ландышның корсагына колагын куеп— Табиб дөрестән дә белгеч булып чыкты, минем ике кызчыгым туачак.— дип Илсур Ландышны кочагына алды гына, ишекне шакып та тормыйча бүлмәгә Эльза килеп керде. Ландышны кочаклап торган ирен күреп:
— Димәк дөрес, синең сөяркәң бар. Мин шулай ук булыр дип уйламаган идем. Ә син, син нишлисең Ландыш? Мин сиңа бөтен серемне сөйләп бардым, сине сеңлем урынына күрдем, кабул иттем. Күкрәгемне кара елан чолгап алганын сизмәгәнмен. Әйт, син ничек шулай эшли алдың?
Ландыш янә үзен гаепсез кыз бала итеп күрсәтергә теләп, күзләреннән кайнар күз яшьләрен коеп, Эльза каршысына килеп тезләнде дә:
— Үтенәм гафу ит мине Эльза апа, мин ялгыштым. Мин нишли ала идем? Яшьлегем, җүләрлегем белән Илсур Идрисовичка гашыйк булдым. Ул шул хәтле яхшы кеше, ничек итеп аны яратмый була соң? Әйе хата җибәрдем, тик бер генә дә начарлык теләмәдем. Бары яратуым аркасында хата җибәрдем. Йөрәгемнән чыккан саф сөюгә каршы төшә алмадым. Сез мине теләсә нәрсә эшләтә аласыз, ләкин йөрәгемдәге сөюемне генә бернишләтә алмыйсыз. Үтенәм мин җүләр кызны гафу итегез. — дип Ландыш Эльза аякларын кочаклап тагын да каты елый башлады. Ачудан, әрләнүеннән таш кебек катып калган Эльза урыныннан селкенмәде дә. Илсур исә Ландыш янына килеп аңа аягына басырга булышып:
— Нишлисең син сөеклем, елама, җитәр. Сиңа борчылырга ярамый. Кем хата җибәрми соң әйт? Алайга китсә иң гөнаһлы , хаталы кеше ул мин. Әйдә утыр һәм тынычлан, мин сиңа хәзер су бирәм.— дип Илсур Ландышны урындыкка утыртып, өстәл өстендә торган графиннан стаканга су салып бирде. Ландыш калтыранган куллары белән стакангы тотып, йотлыга, йотлыга су эчә башлады.
— Тынычлан дим Ландыш — Илсур бер Ландышка, бер Эльзага карап:
— Шулай килеп чыккан икән әйдә сөйләшик, болай да озакка сузылды. Эльза мин сиңа күптән әйтергә теләгән идем инде, тик килеп чыкмады. Гел уңайлы вакыт көттем, бары вакыт кына үтте, ә уңайлы вакыт тәки булмады. Вакыт, гел шул вакыт җитмәү, яисә билгесезлек минем өчен дә кыенлыклар китереп чыгарды. Күрәсең бит Ландыш миннән бала көтә. Эльза кадерлем ми.......
Илсур сүзен әйтеп бетерә алмады, аны Эльза кулын өскә таба күтәреп сүзен бүлдереп:
— Кадерлем дисеңме? Шулай кадерле булгач нигә хыянәт иттең? Балаларыңа ни диярсең? Яшь кызның башын ничек әйләндердең? Хотя яшь кыз үзе гел синең янында бөтерелде шул, үзен яхшы яктан гына күрсәтеп.Тик ул кыздан минем кайсы җирем ким соң әйт?
— Эльза эш ким булуда түгел, ышан, мин сиңа авырлык китерергә теләмәгән идем. Мин кисәктән генә йөрәгемә кергән сөю хисеннән арына алмадым. Тырыштым, бик тырыштым ул хискә каршы килергә, ул уйларны башымнан чыгарырга күп теләдем, барып чыкмады.
— Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы Илсур? Ә балалар, балаларга нәрсә дип әйтерсең син ә ? Аларны ничек итеп әтисез калдырасың син?
— Мин бит аларны ташламыйм, сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйсыз, мин гел булышып тотырмын. Сез ничек яшәдегез шулай яшәрсез, тик, тик минсез. Мин сезнең белән яши алмыйм. Гафу ит, минем Ландыш белән яшисем килә.
— Гафу ит дисеңме? Ничек икәнен дә әйтә алмыйсыңмы? Мин балаларга ничек аңлатыйм соң? Миңа өйләнгәндә гомер буе бергә булырбыз, чәчләр агарып беткәнче җитәкләшеп тормыш юлыннан барырбыз, оныкларны сөеп үстерергә булышырбыз дидең. Йә әйт, кайсы сүзең дөрес? Ә син, син ничек шулай эшли алдың?
Эльза Ландышка борылып:
— Син бәхетле була алам дип уйлыйсыңмы? Кайчандыр үлеп яраткан хатынын сиңа алыштырганны, күктән төшкән билгесез мәхәббәтне кабат алыштырмас дип уйлыйсыңмы? Ышан, бу сөю дә мәңгелек булмас, ул сине дә калдырып китәчәк.
Эльза икесенә дә карады да, ишекне каты итеп ябып чыгып китте . Илсур әле дә елап утырган Ландышның иң башына кулын куеп:
— Менә ниһаять барысыда ачыкланды, без бүгеннән бергә сөеклем.
— Мин куркам Илсур, бик куркам, кеше бәхетен тартып алып мин бәхетле була алырмынмы?
— Син кеше бәхетен алмадың, Ходай сине үзе минем белән очраштырды. Димәк ниндидер сәбәбе бар . Әйдә мин сине бүген өйгә үзем алып кайтам. ...... Дөресрәге өебезгә алып кайтам. Бүгенгә борчулар җитәрлек булды, ә иртәгә аерылышу кәгазьләре артыннан йөри башлыйм.
Өйгә кайткач Ландыш хан кызыдай йомшак караватка ауды. Башында төрле уйлар чапты, шуның берсе апасы иде. Апам, апам, күрсәң иде син минем бәхетле булуымны. Озакламый мин сиңа яңадан ике сеңел бүләк итәм. Мин ышанам аларны күрүгә син шатланачаксың һәм без кабат дуслашачакбыз Ходай кушса. Башкача мөмкин дә түгел бит, нәрсә әйтсәң дә без туганнар.
— Минем сөеклем кабат еларга маташамы әллә?
Илсур Ландыш янына килеп ятып: — Нәрсә уйлыйсың сөеклем?
— Әйтсәм тагын мин байлык артыннан чапкан кебек килеп чыга, әйтмәсәм уйландыра.
— Нәрсә хакында инде уйларың? Әйтеп кара, бәлки бергә уйларбыз.
— Илсур бу фатир минем өчен зур бүләк булды, сүз дә юк, ләкин....ләкин без дүртәү булабыз бит озакламый, син нәрсә уйлар идең минем урында?
— Анысы дөрес, бәлки бу фатирны сатып дүрт бүлмәлене алырбыз?
— Монда син дөрес, тик бер әйбер әйтеп карыйм әле? Кабат начар уйлар уйлама минем хакта ярыймы? Әйе бу фатир кечкенә, тик аны сату дөрес дип уйламыйм мин. Әлегә эшлисең, акчаң җитәрлек, бәлки бу фатирны да калдырырга кирәктер, әлегә квартирантлар кертеп торабыз. Балалар туа, туганнары үсә, синең дүрт балаң бар. Барысына да үскәч берьюлы дүрт фатир алып бирә алмыйсың. Ә алар үскәч сорамаслар дип беләсеңме?
— Ну син башлы, әлбәттә инде син хаклы, мин ул хакта уйламаган идем .
— Тик ничек итеп әйтергә соң? Балалар язмышы ике ана кулында булу да зур роль уйный. Безнең хаталар аркасында алар бер берсенә дошман да була ала бит. Шуңа күрә фатир алган саен бер бала исеменә алдан ук төркәп куярга кирәк . Ахырдан сугышып ятмасыннар диюем иде.
— Монысы да дөрес, шулай итеп без яңа фатир алабыз, ә бу фатир иң төпчек бала исеменә язылыр.
— Ничек инде? Бу дөрес түгел ?
— Бу баланың туган көненә бүләк булыр.
Ландыш эчтән генә сөенсә дә:
— Кирәкми Илсур, өлкән балалардан башларга кирәк дип уйлыйм.
— Ходай кушса аларга да булыр.
Шулай итеп Ландыш үз дигәненә ирешә дә башлады. Биек җиңү көнендә ике игезәк бала дөньяга аваз салды . Ландыш тизрәк апасына шалтыратты:
— Апам хәлләрең ничек?
— Ярый, үзең ничек?
— Апам мин бәхетле, апам мин сиңа ике игезәк сеңелкәшләр бүләк итәм. Мин кичә ике игезәк бала таптым. Ирем белән сине кунакка чакырабыз, мин җибәргән адрес буенча кил. Апам кил инде, без бит туганнар, үткәннәр үткәндә калсын.
Лилия бераз уйланып торды да, әнисенең һәм нәни Ясминәнең стенада эленеп торган фотосүрәтләренә карады.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.