28 бүлек.
Лилиянең күзендә ачу тулы нәфрәт иде. Хәленнән килсә ул бу мизгелдә үзе үк Ландышны бәреп үтерергә әзер иде. Кайгы, ачу, нәфрәт белән томаланган күзе аша Лилия бернидә күрмәде. Аны көч хәл белән реанимация бүлегенең ишегеннән чыгардылар. Лилия үзенең нәрсә эшләгәнен, нәрсә әйткәннәрен аңлар дәрәҗәдә түгел иде . Аны аңлап та була, күпме төн йокысын калдырды, күпме иркәләде, назлады бит ул сабыйны. Ясминәнең үлеме Лилиянең йөрәгенә янә зур яра салды. Әнисе үлгәч тә ул мондый ук ачы югалту тойгыларын кичермәгәндер. Әле кайчан гына нәни кыз аның йөрәгендәге бушлыкны тутырып, янә Лилиянең җанын җылытты, күңеленә рәхәтлек бирде. Ясминәнең өче, җидесе үтте, ләкин Лилия һаман тынычлана алмады. Әле дә ярый янында күрше апа хаман бетерелеп йөрде.
— Лилия кызым сиңа тынычланырга вакыт. Җибәр Ясминәне, җаны тынычланып җәннәт түрләрендә урын алсын. Нигә аның җанын бәргәлисең, җибәр, әниең дә аны көтәдер.
--Ничек Рауза апа ,? Ничек? Мин бит аны үлеп яраттым, үз кызым кебек яраттым.
— Бала дөньяга килгәч бала туган диләр, ул бала тапкан, ана булган диләр. Тик мин алай санамыйм. Тудырган ана түгел, үстергән ана була. Бала тугач ана туа дип саныйм мин, бала дөньяга килүгә ана хисен уята, син үзеңне әни кеше итеп тоя башлыйсың. Әйе, әйе бала туа, бала белән бергә ана туа. Кызым җибәр Ясминәне, аның белән бергә кайгыларыңны да җибәр. Караңгылыктан чыгарга вакыт җитте . Син үз үзеңне бетермә, караңгылыктан чыгып яктылыкка таба юл ал. Әниең белән Ясминә өчен бәхетле яшәргә өйрән, һаман елап ятып аларның рухларын борчыма.
— Мин нишләргә дә белмим, аяк астымнан җир китте сыман. Бөтен уйларым, хыялларым чәлпәрәмә килде, нәрсә өчен? Нәрсәгә омтылып яшәргә соң?
Рауза апа Лилия янына килеп утырды да :
— Син Казанга кит Лилия, кире Казаныңа кит, укы, эшкә урнаш, йортны мин үзем карап торам. Ә төрлегеңне сат кызым, йортка әлегә тимә, кем белә бәлки кирәге чыгар. Вакыты белән кайтып утырырга да урын кирәк була. Ә төрлек саткан акчаң беренче вакытларда үзеңә кирәк була. Ландышның акчасы бар, ә син яшә, барысына да үч итеп бәхетле яшә, дусларыңны да онытма, бер ялгызыңа авыр булыр. Ә йорт өчен борчылма, кабатлап әйтәм , мин үзем карап торам.
— Рауза апа рәхмәт сиңа, хәтта әби безнең өчен болай борчылмый.
— Ул бит әтиең кебек, әбиең әтиең өйләнгәндә үк Гөлияне яратмады. Ярар әйдә әллә ниләр искә төшереп утырмыйбыз, барысы да бүгеннән яхшы булсын. Кара әле кызым, сыерың яхшы, бәлки сөйләшсәң Николай аны фермага алыр? Ә сарыкларга хуҗа үзем табырга булышам, тавыкларыңны җәйгә хәтле үземдә тотармын.
— Белмим, белмим Рауза апа , шулай дөрес була дип уйлыйсыңмы?
— Мин ике әйтмим, җый әйберләреңне, елап утырудан мәгънә юк . Син болай да әниеңнең елына хәтле генә торам дидең иде. Вакыт тәгәрмәче күбрәк узган шуууул. Ясминәкәй вакыт үткәнен сиздермәде, канатланып яшәдек. Ә хәзер бу оядан очарга вакыт җитте .
Лилия чыннан да баланың кырыгын уздыруга шәһәргә китеп барды. Элекеге эшләгән кафега барып эш белешеп, әлегә кабат шул кафеда савыт-саба юучы булып эшли дә башлады. Тора бара , вакыты булган саен пешекчеләр янына кереп булышты. Аш- су пешерергә оста Лилиянең сәләтен бик тиз күреп алдылар һәм шеф поварның булышчысы итеп тә куйдылар. Хәзер инде акча ягы да яхшы ук артты. Бер яктан тормышы да җайлана башлаган кебек, тик йөрәге белән ул һаман кара урман эчендә адашып йөрде. Менә бүген дә эштән арып кайтып йокларга ятса да, Лилия тиз генә йоклап китә алмады. Караваттан торып ул тәрәзә янына килеп басты. Күктә кара болытлар арасыннан ай бераз гына күренгәләп ала. Ә йолдызлар бүген бөтенләй дә күренми. Урамдагы тынлыкны, ялгыз калган трамвай тавышы гына бозды. Берән, сәрән генә күренгән машиналар, үзләре генә булганнан файдаланып, төнге юлда очалар шикелле. Лилия тәрәзә кырыена сөялеп күзләрен йомды гына, тагын үзен карурманга эләккән кеше сыман хис итте. Ул кабат, кабат каядыр ашыгып, юлына киртә булып үскән чатырманнар арасыннан чыгарга теләде. Аның куллары, аяклары тырналып бетте, хәтта битен дә нәзек ботак кисеп үтте. Лилиянең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшеп, битендәге яраларын яндыра башлады. Лилия күзен ачып куллары белән битен тотып карады. Битендәге яралары уенда гына түгел, чыннан да авырта сыман тоелды аңа. Лилия ничек тә ул авыр тойгылардан котылырга теләде. Әкрен генә аш бүлмәсенә чыгып чәй куеп җибәрде. Стенада эленеп торган сәгать төнге өчне күрсәтә. Лилия кабат уйларына кереп чумды. Аның күз алдына нәни кулларын сузган Ясминә килеп басты. Лилия үз үзенә:
— Кызым минем, фәрештәм, әле ярый квартирада үзем генә яшим. Чит кеше белән яшәсәм мөгаен ул кеше мине җүләр дип күптән тилеләр йортына озатыр иде. Әле ярый син бар кызым уйларыма, төшләремә кереп мине юатасың. Рәхмәт сиңа фәрештәм минем мине онытмаган өчен. Ә менә әниең мине онытты. Күпме вакыт үтте, ә ул миңа бер хәбәр дә бирми. Үзем дә гаепле инде, сине югалту хисе бик авыр булды шул, шуның белән мин аңа бик каты бәрелдем, ләкин ул мине аңларга тиеш иде бит . Йөрәгем телгәләнгән, кайгым бик, бик авыр иде бит.
Лилия кайнаган чәен сүндереп, чәй дә эчмичә кире урынына барып ятты да кире сеңлесе Ландыш турында уйлый башлады.
Ландышның күңеле күтәренке. Илсур аны көннән көн күбрәк ярата, күбрәк аңа тартыла. Ландыш үзе дә Илсурны ярата башлады, ул бераз гына күренми торса да эче поша иде. Ул үзенчә тырыша, Илсурның бер сүзенә дә каршы килми, нәрсә әйтсә шуны эшли. Тәмле итеп ашарга пешерергә дә өйрәнде. Илсур хатыны Эльза белән дуслашып , еш кына аларга кунакка да барды.
— Беләсеңме Ландыш, син миңа сеңлем кебек. Мин ике абый белән үскән кыз, әгәр апаң белән таныштырсаң без гел бергә булыр идек, әкияттәге кебек "три девицы под окном'' — дип Эльза көлеп җибәрде .
— Кызганычка каршы апам кунакларга йөрергә яратмый. Башта әни үлде, аннары ире белән кызы берсе артыннан берсе якты дөнья белән хушлашты. Мин төрлечә ярдәм итәм инде, тик йөрәк ярасын тиз төзәтеп булмый икән .
— Менә монда син хаклы, йөрәк ярасын төзәтүе бик авыр. Минем дә бит әни белән абый ике ай эчендә , берсе артыннан берсе үлделәр. Абый авариядә үлгәч әнинең йөрәге авыр кайгыга түзмәде, абый артыннан ук китеп барды . Мин бик яхшы аңлыйм апаң нинди хисләр кичергәнен. Апаңа хәзер бик авыр, син аны калдырма инде, аңа хәзер син башка вакытка караганда да күбрәк кирәк.
Энҗе туктап калды , аннары әйтим микән дип уйлап торды да:
— Ландыш минем синнән бер әйбер сорыйсым бар, тик мине дөрес аңла ярыймы? ...... Соңгы арада Илсур канатланып йөри, әллә нишләде шунда, белмим дә ничек итеп аңлатырга.
— Сезгә начальник сүз әйтмидер бит?
— Юк, юк, әйтәм бит, дөрес аңла. Ничек әйтергә соң? .......Син бит гел аның янында, әйт әле, Илсур янына чит хатын кызлар килеп йөриме?
— Соң эш буенча нинди генә кеше килми безгә, шул исәптән хатын кызлар да инде. Ә нигә сорыйсың Эльза апа?
— Ходаем, ничек кенә әйтим соң?
Эльза күзләрен Ландыштан яшерә төшеп:
— Никтер аның сөяркәсе бар шикелле. Ул үзгәрде, хыялланып очып йөри, гомер булмаганны телефонына кереп булмый. Элек ишектән керүгә телефонын өстәлгә куя иде, хәзер кесәдә йөртә. Элек балалар аны көтәләр иде, ул кайтуга мәш килеп уйныйлар иде, ә хәзер, хәзер.....
— Соң сорагыз нигә телефоныңа кереп булмый дип.
— , Сорадым. эш буенча язулар бар телефонда диде. Ялгыш чит кеше кулына эләксә телефоным, җитмәсә банк та шушы телефон номерына бәйле дип җавап бирде .
— Менә бит, димәк сөяркәнең монда катышы юк.
— Шулайдыр да, тик йөрәгем нидер сизә, Илсур миңа хыянәт итә кебек, иң кызыгы, күңелем сизә, ул кеше янымда шикелле.
— Нигә шулай уйлыйсыз соң?
— Менә кияүгә чык әле, аңларсың.
Ландыш елмая төшеп Эльзага карады да, эчтән генә:---Эх син җүләр апа, мин, мин ул синең иреңнең сөяркәсе, мин ул синең көндәшең". Ландышның бу сүзләрне Эльзага туры карап әйтергә теле бик көчетте, тик ул бары:
— Борчылма Эльза апа, Илсур Идрисович бик яхшы кеше, ул сезне калдырып китәр дип уйламыйм.
— Белмим, белмим Ландыш, нигәдер күңелем тыныч түгел, нәрсәдер була сыман.
-— Так, так, нәрсә була инде? Күңелең нәрсә сизә әле синең? — ишектән килеп кергән Илсур Эльза янына килеп аның битеннән үбеп алды да, Ландышка таба борылып аңа күз кысты.
— Йә нигә әйтмисең миңа нәрсә сизгәнеңне? Нәрсә буласын?
— Хатын кызның күңеле шулай бер дулкынланып ала инде Илсур. Менә минем дә бүген әллә нәрсәгә йөрәгем сикерә, нәрсәдер буласын сизгән кебек.
— Бәлки аргансыңдыр? Әйдә мин сиңа балалар белән ял итәргә путёвка алам, ял итеп кайтырсыз.
— Ә син? Син безнең белән бармыйсыңмы? Элек гел бергә бара идек бит.
— Кадерлем бу юлы булмый шул. Икенче юлы бергә барырбыз. Әлегә минем эшем бар . Аңла , хәзер бизнес алып баруы авырлашты, конкурентлар күбәйде. Атлап барган юлдан төшеп калмас өчен гел алга, артка каранып йөрергә кирәк. Мин бит көчләп җибәрмим, теләмәсәң барма, мин бары ял итүеңне теләдем, үзең бит ардым дидең. Нәрсә уйлыйсың инде? Кая барасыгыз килә? Мин теләәәәәә........
Илсур сүзен дә әйтеп бетерә алмады, Ландыш башы әйләнеп китеп идәнгә егылды. Куркып калган Илсур белән Эльза аның янына ташландылар.
— Ландыш сеңлем нәрсә булды?
Эльза куркуыннан шул хәтле каты кычкырып җибәрде , хәттә Илсурның Ландышка " сөеклем " дигәнен дә ишетмәде. Берничә минуттан Ландыш күзен ачты. Янында басып торган Илсур белән Эльзаның йөзләрендә курку хисен күреп:
— Нәрсә булды?
— Ул сиңа нәрсә булды?
Эльза туп-туры Ландыш күзенә карап:
— Бигрәк тә куркытып алдың безне, нәрсә булды сиңа?
— Мин иртәдән бирде ашамаган идем, вакытым булмады, бәлки шуңадыр.
— Йә Ходаем, безгә килгәч әйтсәң ярамый идеме? Мин дә сөйләнеп чәй эчеп алыйк дип тә әйтмәдем. Илсур кайткач бергә эчәрбез дип уйлаган идем .
— Эльза син алайса ашарга әзерлә, ә мин Ландыш янында утырам. Ә син нишлисең?
Илсур Ландышка усал гына карап куйды да:
— Без бит чит кешеләр түгел, ашыйсым килә дип әйтсәң ярамый идеме?
— Ничек итеп мин шулай сорый алам? Сез миңа балаларга китаплар китереп китәргә куштыгыз Илсур Идрисович. Мин китердем, бераз Эльза апа белән сөйләшеп утыргач, китәргә җыенган идем.
— Вот җүләр кыз.— Эльза бармак очы белән Ландышның беләгеннән чеметеп алды да, аш бүлмәсенә ашыкты. Илсур ул күз угыннан югалуга:
— Нәрсә булды сөеклем минем? Бик куркыттың мине. Икенче сине ашаганмы , юкмы дип тикшереп йөрергә мәҗбүр булам инде. Нигә дип ач йөрисең инде син? Синең нәрсә акчаң беттеме?
— Юк, юк, юк, акчам да җитәрлек, бүген иртәдән күңелем болгана, ашап булмый, бәлки кизүдер?Әнә экономическийдагы. Нина Миңайловна ике көн кысып йөрде, миңа ияргәндер?
— Ярый, шулай гына була күрсен инде. Тик шулай да иртәгә табибка тикшеренергә барырсың. Әйдә ашыйбыз, минем дә бик ашыйсым килә.
Ландыш әкрен генә адым ясап Илсур артыннан иярде, ә үзенчә:''Эльза ялга китсен генә әле, сине сюрпризлар көтә, менә шунда билгеле була инде мине ничек яратуын."
Өстәл артында да ул Эльзага карап елмайды, аңа сынаулы карашын ташлап:"Димәк сизәсең ирен сиңа хыянәт иткәнен? Ә ул хатын мин икәнен сизмисеңме? Ә белсәң нишләрсең? Әлегә көндәшеңне тәмлеләр белән сыйлыйсыңмы? "- дип янә елмаеп куйды .
Дәвамы бар.
+24 °С
Дождь




