

Ландыш гаепле кеше сыман күзләрен аска төшерде. Илсур югалып калган кызга карады да, үзе дә аның иреннәреннән үбеп ;
— Әгәр каршы килмәсәң мин моның кабатлануын теләр идем . Сине күргәннән бирле үземне кая куярга белмичә йөрим, үземне яшьүсмер малай кебек хис итәм. Телләрем дә бәйләнә, үземне синең алда ничек тотарга да белмим.
— Нәрсә дип әйтим..... мин гаебемне таныйм, бу бары бер ялгышлык, әгәр теләсәгез мин иртәгә үк эштән китәргә гариза язам.
— Син нәрсә, син эштән китә алмыйсың, әгәр син китсәң мин нишлим? Аңламыйсыңмы әллә? Минем йөрәгемә нидер булды, ул гел синең белән очрашу көтә.
Илсур Ландышның кулларыннан тотып:
— Бәлки мине үзеңә кунакка чакырырсың?
Ландыш ояла төшеп:
— Мин үзем генә яшәмим шул, тагын ике кыз белән яшим, ә үзем генә яшәр өчен бүлмә снимать итәргә акчам җитеп бетми . Минем бит авылда апам яши, аның баласы бар, ире күптән түгел генә үлде, минем аларга да булышасым бар. Апама берүзенә нәни бала үстерергә бик авыр. Гафу итегез, сезнең сүзләр минем өчен зур сүз, ничектер Эльза апа алдында да бик уңайсыз хәлдә калачакмын, яхшы түгел.
— Син чыннан да фәрештә кебек. Син бөтенесен дә кайгыртасың, бөтен кешегә ярдәмгә ашыгасың, ә үзең турында уйламыйсың. Бәлки шуңа да мин сиңа тилечә гашыйк булганмындыр. Ә квартира буенча мин үзем хәл итәчәкмен, иртәгә аңлашырбыз, әлегә ял ит.— дип, Илсур Ландышның бит очыннан гына үпте дә, машинасына утырып китеп барды .
Икенче көнне Ильсур эшкә көннең икенче яртысында гына килде. Эшкә килүгә Ландышка үзенең кабинетына керергә кушты. Ландыш аның артыннан ук кабинетта кереп, кабат оялган кыяфәтен чыгарып:
-— Сез мине чакырдыгыз, нинди эшләрегез бар? Кофе яисә чәй кертергәме?
Илсур Ландыш янына ук килеп басты, аңа озак кына сүзсез карап торды да, аның кулын кулына алып, учына ачкыч куеп:
— Бу синең квартира ачкысың, теләсәң бүген үк күчә аласың.
— Ничек?
— Үзем дә белмим, тик никтер минем сиңа бүләк ясыйсым килде. Син дә бит эчкерсез, барысына да булышасың. Минем дә сиңа бүләк ясыйсым килеп китте дим бит.Бу ике бүлмәле фатир, кунаклар килгәч тә аларны яткырырга, кич кундырып, кунак итеп җибәрергә урының була.
— Сез нәрсә инде? Бу бик кыйммәт бүләк, мин аны ала алмыйм, тиеш тә түгел.
— Син хәзер бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың инде. Синең документларың миндә иде бит, мин шуннан файдаландым да, квартира синең исемеңдә.
— Мин, мин нәрсә әйтергә дә белмим,
— Әйтмә, янымда гына бул.— дип Илсур Ландышның битеннән үбеп , үзенә таба тартты да:
-— Әлегә апаңа әйтмә инде, аннары тора бара кредитка алдым диярсең, бары ул сине әлегә аңламас дип борчылып әйтүем.Чыннан да бу сүзләр әлегә беркемгә дә кирәкми.
— Аңлыйм, рәхмәт сезгә.— Ландыш ашыгып кабинеттан чыгып, эш өстәле артына килеп утырды да, үз-үзенә:
— Менә Ландыш үз теләгеңә ирештең, хәзер син дә кеше кебек яши башларсың. Иң мөһиме Илсурны кулдан ычкындырмаска кирәк. Ул матур, ягымлы, сине дә ярата, ә ул яратмаслык ир түгел. Апам син дә минем өчен шатланырсың, тик баланы гына үзеңнеке итеп үстер. Беләм сиңа бик кыен, тик мин нишли алам? Мин матур тормышта яшәргә телим апам, матур тормышта— дип ул апасына шалтырата башлады.
— Апам нихәл? Ясминә бик борчымыймы?
— Бүген көйсез әле, гел еларга гына тора, кулдан да төшми.
— Тагын теш чыгарадыр.
— Белмим бит, ә ул әйтә белми. Кичә тән температурасы да югары иде. Бүген эшкә дә бара алмадым, Ясминә гел кулымда.
— Апам дарулар алсаң әйт, акча җитми , кыйбат дип торма.
— Квартирага да түлим дисең бит, кирәкми, үзеңә дә акча кирәк бит. Дарулык кына акча бар минем, борчылма.
— Апам минем кеше квартирасына акча түләп, аны баетып ятасым килми. Кешегә түләгәнче мин кредит түлим, шул ук бәя чыга, зато квартира үземә кала. Мин кредитка квартира алам, дөресрәге алдым, ике бүлмәле. Бөтен җиһазларын алып, урнашып бетсәм, бәлки сез дә минем белән яшәргә килерсез. — дип әйтеп бетерде дә, ахырдан үзе дә апасына әйтүенә үкенде. Ничек инде, апасы монда яшәргә килсә ул Илсур белән очраша алмый бит. Ләкин апасы әйткән сүзләр аны тынычландырды.
— Сеңлем минем авылдан китәсем килми, ә әйтүең өчен рәхмәт. Бар да яхшы булса бәлки кызыңны алып китәрсең?
— Апам җайланыйм инде башта ярыймы?
— Ярый, тагын Ясминә елый башлады, сөйләшә алмыйм, сау бул.
Лилия телефонын куеп Ясминә йоклаган бүлмәгә керде. Күпме күтәреп йөрсә дә Ясминә тынычланмады. Кич кенә түгел, хәтта төн үтсә дә, Ясминә Лилиягә йокларга да, ял итәргә дә ирек бирмәде. Иртән хәлләрен белергә кергән Рауза апа :
— Бәлки хастаханәгә алып барырсың, болай булмый бит инде.
— Мин уйладым инде ул хакта. Теге юлы теш чыгарганда да ике көн авырды бит, бәлки тагын шулай дип тә уйладым. Тәскирә апага шалтыраткан идем, әлегә телефонын алмады. Аннары йортны да карап торырга кеше белән сөйләшергә кирәк , төрлек тә бар бит әле карыйсы. Әби дә ерак тора ичмасам.
— Син борчылма кызым, мин карармын, әнә хатыннар да гел булышам дип торалар бит. Ул Саҗидә апаң үзе биш кешегә тора. Кирәк булсам әйт Лилиядән сорап торма диде. Дуслар кайгы килгәндә сынала, ә Лилияне без хөрмәт итәбез дип тә өстәде. Шәфкать туташы бәлки үзе алып барыр, әйдә тагын шалтырат, бер дә куркып тырма, бар да әйбәт булыр Алла теләсә. Ә мин Саҗидәгә үзем хәбәр итәрмен.
Лилия Ясминә белән хастаханәгә китеп барды . Аларны шул ук минутта хастаханәдә алып калып, төрле анализлар бирергә куштылар. Ясминә бер туктамый елады, аннары хәле бетепме, яки авыруы көчәепме, бөтенләй дә елаудан туктады. Ул бернәрсә дә кабул итмәде, хәтта көнозын кулыннан төшермәгән яраткан уенчыгына да исе китмәде. Аның хәле авырайганнан авырая барды, ике көн дигәндә аны реанимация бүлегенә күчерделәр. Лилия Ландышка да хәбәр итте.
— Нәрсә генә булмасын ул синең кызың һәм син монда булырга тиеш.
Бу юлы Ландыш чынлап торып курыкты һәм Илсур янына, аның , янында кеше булуга карамастан , кабинетына бәреп керде дә :
— Гафу итегез , әгәр мөһим булмаса мин болай бүлмәгә бәреп кермәс идем. Үтенеп сорыйм, тыңлагыз мине.
— Нәрсә булды Ландыш Раилевна?
— Апам.....
Ландыш елый ук башлады да:
— Апамның кызы үлем хәлендә район үзәге хастаханәсендә ята икән.
— Нәрсә булган?
— Белмим, апам елый, бала үлем белән көрәшә ди. Кем белә бәлки операция ясарлар. Ул бит әле бик бәләкәй, кайсы җирен кисеп була икән соң?
Ландыш елавын дәвам итеп:
— Үтенәм миңа эштән китәргә рөхсәт итегез.
Илсур өстәл тартмасыннан акча алып Ландышка сузды да:
— Бала бәгер ите ул, бала иң мөһиме, монысы миннән, апаңның баласы исән сау булсын. Булыш апаңа, син хәзер аның янында булырга тиеш. Ә эш буенча борчылма, бар вакытыңны сузма, күпме кирәк шулай тор, ә эш урының сакланыр, кайткач гариза язарсың. Акчаны җәлләмә, кирәк булса шалтырат, кабат җибәрермен. Бала өчен акча җәлләмим мин.
Ландыш рәхмәт әйтеп чыгып китмәкче иде, Илсур аны туктатып:
— Ландыш ә сез ничек кайтасыз?
— Автобус белән .
— Минем шофёр сезне илтер, шундый авыр чакта кешегә ярдәм кулы сузу ул савап кына ул . Барыгыз, мин шофёрга шалтыратып аңлатам.
Ландыш туры хастаханәгә кайтты. Тәрәзә кырыенда сөялеп, елый, елый шешенеп беткән апасын күреп:
— Апа нәрсә булды соң?
— Белмим, табиблар да тәгаен генә әйтә алмый әлегә. Имунодефицит булырга мөмкин диләр балада.
— Нишләргә җыеналар инде?
— Иртәгә Казаннан ниндидер белгеч килә ди, бөтен өмет анарда сеңлем.
— Ул бит әле кечкенә, нәрсәсе авыртырга мөмкин икән соң?
— Әйттем бит, имунодефицит диделәр. Әйе кечкенә , кечкенә булса да ул кеше Ландыш, әйтәм бит, синең кебек , минем кебек, тик бер аерма белән , ул нәрсәсе авыртканын әйтә алмый. Беләсеңме миннән нәрсә дип сорадылар?
— Каян белим инде?
— Баланы карынында йөрткәндә исерткеч эчемлекләр кулланмадыңмы дип сорадылар. Аннары әнисе мин түгел икәнемне белгәч, срочно әнисен чакырыгыз диделәр. Мин ни дияргә дә белми сиңа хәбәр иттем. Куркам мин Ясминәм өчен, бик куркам. Ул үлсә миңа нишләргә? Мин аны үз баламдай яраттым. Ходаем баламны калдырма, тизрәк аягына басып мине шатландырсын иде.
Лилия тагын елый башлады.
— Апам тынычлан, Казан табиблары яхшы диләр, бар да яхшы булыр дип өметләник.
Бу юлы Ландышның да йөрәгенә бала өчен курку хисе кереп оялаган иде. Алар икәү, апалы сеңелле кочаклашып елады.
— Баланың анасы кайттымы?
Алар янына килеп җиткән шәфкать туташы :
— Кайбер документларга кул куярга кирәк иде .
— Нинди документларга?
Ландыш аптырап бер апасына, бер шәфкать туташына карады.
— Төрле кирәкле анализлар ясарга мин ризалык бирәм дигән кәгазьгә кул куярга кирәк. Сезнең рөхсәттән башка без анализлар ясый алмыйбыз. Болай да кайбер документларга апагыз кул куйды.
— Мин риза, бала гына тизрәк терелсен.
Ландыш калтыранган кулы белән тәрәзә төбендә торган кәгазьгә кул куеп:
— Ә бала, ул тереләчәкме?
— 100 процент гарантия бирә алмыйбыз. Өметегезне өзмәгез дип кенә әйтә алам.— дип шәфкать туташы китеп барды .
— Апам әйдә кайтып киләбез.
— Мин кайтмыйм. Теләсәң кайт.
— Апам син бит инде ничә көн хастаханәдә, сиңа бераз гына булса да ял кирәк.
— Ә ничек? Аңлат миңа, ничек итеп мин өйгә кайта алам? Бала шул хәлдә булганда мин ничек ял турында уйлый алам, әйт?Син бит Ясминәдән баш тарттың, сиңа ул кирәк түгел иде, сиңа барыбер шулаймы? Ә ул минем җаным, аңлыйсыңмы? Ул бала миңа яшәр өчен көч бирде.
Ландыш башын ия төшеп:
— Әйе мин баш тарттым, тик үлемен теләмим, мин, ми.........
Ландыш нидер әйтергә теләде, нәкъ шул вакыт реанимация бүлегендә ниндидер чабыш башланды. Ак халат кигән шәфкать туташлары , табиблар арлы бирле йөрде, берсе керде, берсе чыкты, аннары янә чабыштылар.
— Реанимация бүлегендә берсенең гомере кыл өстендә, табиблар аның гомере өчен көрәшә. Бары бер Ходай белә кемнең гомере бүген өзеләсен.— диде Лилия сеңлесенә карап. Ландыш дәшмәде, бары апасының кул башыннан кочаклап, аның күкрәгенә башын куйды. Алар шактый табибларның чапканын күзәтеп басып тордылар. Ниһаять чабыш туктады, реанимация бүлегенең ишегеннән берәм, берәм ак халатлы кешеләр чыга башлады. Араларыннан берсе, озын буйлы , инде чәчләренә чал керә башлаган ир - ат , Лилияләр янына килеп басты да:
— Простите, мы сделали всё что смогли. Примите наше искреннее соболезнования.
Лилия табибның якасына ябышып:
— Как это? Что с ребёнком? Что с ребёнком я спрашиваю?
— Простите, мы не смогли её спасти.— дип табиб башын аска иеп китеп барды .
Лилия як ягына каранып реанимация бүлегенә ташланды. Ул ишеккә якынайгач, аның каршысына аркылы төшкән шәфкать туташы :
— Сезгә монда керергә ярамый. Лилия аны бар көченә төртеп реанимация бүлегенә үтеп керде. Ишектән керүгә ерак түгел генә , пикылдап торган аппаратлар янында аның Ясминәсе ята. Әле битен дә капларга өлгермәгәннәр. Сабыйның йөзе күптән үлгән кешеләрнеке кебек агарган. Лилия аның янына килеп баланың өстенә капланды да, каты итеп кычкырып җибәрде ;
— Балааам, балам минем, ни өчен, нигә син мине калдырып киттең, нигәәәәә?
Лилия артыннан кергән шәфкать туташы аны тынычландырырга тырышты , ләкин барып чыкмады. Лилия бөтен көче белән балага ябышкан һәм аны баладан ычкындырырга мөмкин түгел иде. Ул һаман җан ачысы белән кычкырды, аның тавышы бөтен хастаханәгә буенча ишетелерлек иде. Ландыш та түзмәде, апасы янына килеп , елый, елый :
— Апам, апам дим, үтенәм тынычлан.
Сеңлесенең тавышын ишетүгә Лилия башын күтәреп:
— Кит янымнан, ишетәсеңме, кит дим. Ул сиңа исән чакта ук кирәк түгел иде , хәзер генә җәлләгән булып кыланма. Син, бары син гаепле аның үлемендә. Ничә тапкыр әйттем бит баланы карыныңда йөрткәндә булса да эчмә дип. Сиңа барыбер иде. Нәрсә әйтеп торырга соң? Кит, үтенәм кит, бүтән минем күз алдыма күренмә, күрәсем килми сине. Бөтен кайгыларымның сәбәпчесе син, күралмыйм сине, кит янымнан.
Лилия кабат балага борылып карады, аның нәни кулларын тотты да тагын ачыргаланып кычкырып җибәрде .
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова