

Лилия Айназның соравына җавап эзләде. Эх ничек теләр иде ул шулай булуын, ләкин бу мөмкин түгел иде шул. Кайчан булса да аның үзен гаепле саныйсы килмәде. Айназның әти әнисе нинди генә яхшы кешеләр булсалар да, бала белән килгән хатынны аңларлар идеме? Сеңлесенең нәрсә эшләп йөрүен белеп нәрсә әйтерләр һәм Айназның киләчәген җимермиме? Уйлар, каршылыклы фикерләр , үтәлмәслек теләкләр, болар барысыда Лилия башында иртәдән кичкә кадәр әйләнә иде.
— Лилия, Лилия мин җавап көтәм, нәрсә уйлыйсың?
— Гафу ит мине Айназ, тик бу мөмкин түгел . Мин инде әйткән идем, мин авылдан китә алмыйм. Ә син, син шәһәрдән әниләреңне калдырып кайта алмыйсың. Минем өчен тормышың җимерелүен теләмәс идем. Үтенәм аңла инде мине һәм гафу ит .
— Мин аңлыйм да бит, ә йөрәгем, йөрәгемне нәрсә эшләтим соң? Көндезге кояшым сүнде, төнлә, караңгы төндә чыккан йолдызлар да кара болыт эченә кереп качтылар. Яшәвемнең бер мәгънәсе дә калмады. Әйт миңа нишләргә? Йөрәгемнең яраларын ничек төзәтергә? Сине яратудан ничек туктарга әйт?
Айназ машинасын борып читкәрәк туктатты да:
— Мин синнән башка яши алмыйм Лилия. Күпме шалтыратып, смс язсам да хәбәр бирмәдең, нигә? Белдең бит минем синең өчен борчылуымны. Син белмәдең, сизмәдең дә авылга кайтып ничек сине күзәтеп йөргәнемне.
— Ничек инде?
— Бер атна элек бала белән кибеткә бардың, кибеттән чыгуга сумкаңның бавы өзелеп әйберләрең җиргә коелды. Белсәң иде мин синең яныңа бармас өчен ничек түзеп торганымны. Әйе, мин синең әйберләреңне җыярга булышыр өчен яныңа барырга теләдем. Әйе, мин атна саен диярлек сине күзәтеп йөрдем. Ә беркөнне ишеп-ишеп яңгыр яуды, ә син кулчатырыңны ачмадың. Әйе, көчле җил иде, бәлки шуңа ачмагансыңдыр. Син әкрен генә атлый идең, кисәктән таеп егылдың. Анда да мин үземне көч хәл белән тоеп утырдым. Синең яныңа килергә курыктым мин, үзең бит бүтән килмә дидең. Синең йөрәгеңне яралыйсым килмәде. Синең минем өчен кайгыруыңны да, киләчәгем өчен борчылуыңны да беләм, тик нишлим соң, оныта алмыйм мин сине, оныта алмыйм. Ә Әлфия,? Әлфия сине ничек көтте беләсеңме? Туй машинасына утырганда да сине күрергә өметләнде., як ягына каранып сине эзләде ул. Анда да син мине күрмәс өчен туйга килмәдең.
— Юк, син хаклы түгел, сине күрәсем килә Айназ, ләкин ахырдан сине онытырга авыр була, бары кабат йөрәгемне яралыйсым килмәде. Ышан миңа да бик авыр, тик мин үземне дөрес эшлим дип саныйм.
Лилиянең бит буйлап яшь тамчылары тәгәрәде, ул Айназ аларны күрмәсен дип башын читкә борып:
— Мин икебезнең дә йөрәкләребезне бәргәләнүен теләмәдем.
— Соң нигә без бергә була алмыйбыз? Нигә йөрәгеңә каршы төшәсең син аңламыйм?
— Мин әйттем бит, минем балам бар, мин аны кая куярга тиеш? Син ул хакта әниләрең белән сөйләштеңме? Юк әлбәттә. Үзең мине күзәтеп йөрдем дидең бит. Баланың анасы аны калдырып киткәнен дә беләсеңдер. Яшь белгеч, яңа үрләр аласың бар, әйт миңа, әйт, әниең килен итеп балалы хатын алырга риза буламы?
— Мин аларга аңлата алам, баланы син түгел, Ландыш карар һич югы .
— Юк, әйттем бит, баланы анасы калдырып китте дип. Әйе очрашып йөргән кызың нинди яхшы булуга карамастан, әти, әниләр башка фикердә була. Алар үз балалары өчен яхшы тормыш сайлый. Үз баласын ташлаган сеңлесе булганны, минем бала караганны белсәләр. Ничек кенә булмасын алар башкача уйлый, башкача фикер йөртә башлый, баласын яхшы гаилә белән берләштерергә тели. Ә син хәтта ул хакта әле әйтмәгәнсең дә. Ничек итеп ышана аласың алар мине бала белән кабул итәр дип, Айназ, ничек? Нишлисең бит, безгә бергә булырга язмаган Айназ, язмаган. Ә син үзеңә тиң парны табасың, мин ышанам.
— Лилия һич югы сөйләшеп торыйк, дуслар булып калыйк.
— Алай без бер беребезне оныта алырбыз дип уйламыйм. Сиңа да, миңа да авыр булачак. Үтенәм, бүтән авылга кайтып мине күзәтеп йөрмә, йөрәгеңне яралама. Арабызда булган матур мөнәсәбәтләр күңелләрдә матур урын алып калсын.
— Анысы дөрес, мин сине оныта алмыячакмын. Бәлки өйләнермен дә, балалар үстерермен, тик йөрәгемдә син мәңгегә калырсың. Чөнки чын мәхәббәт ул йөрәктә мәңгегә уелып кала , аны онытып та, күңелдән алып ташлап та булмый. Ярый Лилия син дигәнчә булсын, мин сине бүтән борчымам. Берүк үзеңне сакла, бәхетле булырга тырыш.
— Рәхмәт, сиңа да шул теләкләр....... Гафу ит мине.
— Гафу итәргә сорарга кирәкми, киресенчә рәхмәт әйтәм үзем. Рәхмәт минем йөрәгемә кереп шашып сөяргә өйрәткән өчен, минем белән үткәргән һәр мизгелең өчен, бу дөньяда булуың өчен мең рәхмәт сиңа минем назлы кошым. Кайчан булса да мине искә алсаң онытма, мин сине үлгәнче яратачакмын. Иң мөһиме бәхетле бул, уңышлар сиңа кадерлем минем. Тик сүз бир, әгәр ярдәмем кирәк булса ике дә уйламый миннән ярдәм сорыйм диген, сорыйм дип әйт. Нәрсә генә булмасын мин сиңа ярдәм итәчәкмен, шул ук вакытта акчалата ярдәм дә керә, аңладыңмы? Борыныңны да җыерма, дөнья булгач төрле хәлләр була, сүз бирәм сорарга дип әйт миңа, әйт.
— Сүз бирәм Айназ, тик ярдәм кирәк булыр дип уйламыйм. Аллага шөкер әлегә бар да җитә. Рәхмәт сиңа Айназ сау бул, бәхетле булырга тырыш.
— Сау бул кадерлем минем, сау бул.
Тормыш әкренләп кенә алга таба барды. Ясминә Лилияне шатландырып үз аяклары белән йөри башлады. Ә Лилия аны үз кызыдай иркәләде, назлады. Ул баланың беренче тешләре чыгуы, төн йокыларын калдырып аны саклаулары, Ясминәнең гүелдәп сөйләшүләре, апасын сагынып эштән шатланып каршы алулары Лилиянең йөрәген җылытты. Ландыш исә апасын алдамады, сүзендә торды . Ике атнага бер кайтып, үзе белән тәмлүшкәләр, яшелчәләр, шулай ук акча биреп калдырырга да онытмады. Үз үзен тотышы да нык үзгәргән, киемнәрен дә үзгәрткән, соңгы мода белән киенгән.
— Ландыш эшең яхшы ахыры, безгә дә күп өлеш чыгарасың, рәхмәт сиңа.
— Зарланмыйм, апа мин хәлемнән килгәнчә булышырмын, зарплата да яхшы минем..
— Үпкәләмә генә, синнән сорарга да онытам, ә кая яшисең син? Мин шәһәргә баргач очраша алмыйм вакытым юк дип әйтәсең, ә кич кунарга калырга туры килсә, нишлим, сиңа өмет итә аламмы димәкче идем?
— Апа әлегә без өч кыз бер бүлмәдә яшибез, Алла теләсә озакламый үзем генә бер квартира снимать итеп торырга насыйп булыр дип ышанам. Акчам бар, ә нигә мин чит кешеләр белән яшәргә тиеш ? Менә шунда рәхим ит .
— Шулай да акчаңны юк барга әрәм итмә сеңлем, акча бүген бар, иртәгә юк ул, бераз җыйгала.
— Анысын да беләм апа, борчылма, мин бүген кич кунарга кайтмадым, иртәгә эшкә диделәр, мине кизү итеп куйганнар.
— Ярый соң, берүк үзеңне сакла, үтенәм.
— Апа тагын нинди дә булса әйбер кирәк булса шалтырат, мин алып кайтырмын. Аннары Рауза апа да сиңа булыша, сора ул да әйтсен нәрсә кирәк, оялмасын.
— Әйе, онытылган. Ясминә үсте, салкын, юрганга төреп йөреп булмый, аңа кышкы киемнәр кирәк. Мин бераз алгаладым, тик авыл кибетендә әллә ни күп түгел шул бала әйберләре, юк диярлек.
— Ярый апам алып кайтырмын — дип Ландыш китеп тә барды.
Дөресен әйткәндә ул эшкә ашыкмый иде. Берничә ай сәркатип булып эшләп, 45 яшьлек ирнең башын әйләндерде ул. Илсур Идрисович та яшь, үткен, гел башкаларга ярдәмгә ашыгып торучы, эшчән кызны күзләде. Башта җиңелерәк эш кушкалады. Аның ничек эшне үтәве, төгәл һәм җитез башкарып чыгуы аны җәлеп итте . Үзе дә сизмәстән, әллә ни белән башка кызлардан аерылмаган Ландышка гашыйк та булды. Ә беркөнне хатыны Эльзага булышырга өенә үк җибәрде.
— Ландыш Раилевна бүген минем кызымның туган көне, аңа бүген ун яшь. Бераз кунаклар чакырырга теләгән идек, безгә булыша алмассызмы? Эльза апаң элгерә алмас дип уйлыйм.
— Бик рәхәтләнеп булышам, тик мин сез кая яшәгәнне белмим бит.
— Сине минем шофёр илтеп куяр, ә кич мин сине үзем озатам. Гафу ит Ландыш мин инде үземчә син дия башлаганмын.
— Зыянлы түгел, ә кайчан барырга?
— Мөмкин булса хәзер үк.
— Ярый мин әзер, сезнең сүзне тоңламый булмый бит инде.
Илсур үзе күзе белән кызны күзәтте, үзе шофёрына шалтыратып нидер әйтте дә:
— Сине машина аста көтә.
Ландыш бу эшкә сөенде генә, ниһаять ул байлар ничек яшәгәнне күрәчәк. Ландыш машинага утыруга, машина урыныннан кузгалды. Кыз үзен байларча хис итте. Менә бит ул ничек була, үз машинаң, үз шофёрың, кая телисең шунда илтеп куя. Ничек булса да бу юлы ул Илсурны кулыннан ычкындырмаска тиеш. Менә машина шәһәр читендәрәк урнашкан ике катлы йорт янына килеп туктады. Өй эченә кергәч Ландышның андагы матурлыкка исе китте. Өй эче шул хәтле матур, бар җиһазларда бер-берсен тулыландырып тора төсле. Хәтта өй эленгеләрендә дә җиһазларның төсе бар сыман. Ә аш бүлмәсенең зурлыгы, андагы матурлык кызны тагын да таң калдырды. Стена буенча киткән көмешкә төренгән шкафлар, ул искиткеч матур чәчәкләр белән бизәлгән урындыклар, ялтырап тора торган көмеш йөгертелгән тәлинкәләр, Ландыш үзен патша сараенда кебек хис итте. Ул аптырап карап торганда, аңа дәштеләр.
— Исәнмесез, Ландыш, син буласыңмы? Сине Илсур җибәрдеме?
Ландыш бер мизгелгә генә югалып калды да:
— Әйе мин, ә сез, сез Эльза.....
Ландыш ничек итеп әйтергә белми аптырап торганны күреп Эльза аңа булышып:
-— Просто Эльза. Мин апа дип әйткәнне яратмыйм. Мин үзем пешерергә яратам, шуңа да бөтен туган көннәр өйдә үтә. Бүген өлгерә алмам дип курыктым, шуңа ярдәмче сорадым. Син яшелчәләр, турарсың, аннары салатлар ясарга булышырсың. Әйдә кулларыңны юып чык, башта чәйләп алырбыз , аннары эшкә тотынырбыз..
Андый эшкә ияләшмәгән Ландыш өчен бу иң авыры иде. Өстәлне әзерләп бетергәндә ул бик арган иде инде. Аның сузылып ятасы килде. Ниһаять кызына бүләк алып Илсур Идрисович та кайтып керде.
— Эльза бәлки Ландыш бездә кунак булып китәр? Күпме булышкан бит, син ничек уйлыйсың Эльза.
Ләкин Эльзадан алда Ландыш җавап бирде:
— Юк, рәхмәт Илсур Идрисович. Монысы артык, бу сезнең гаилә бәйрәмегез һәм чит кешегә монда урын юк. Мине хөрмәт итеп чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мөмкин булса мин өйгә кайтыр идем.
--Үзеңә рәхмәт Ландыш, Эльза апаң күчтәнәчләр биреп җибәрер һәм шофёр сине өеңә хәтле илтеп куяр. — дип Илсур шактый акча төргәге кызга сузып:
— Ә монысы булышкан өчен рәхмәт йөзеннән.
— Кирәкми, сез нәрсә инде? — дип, бик кесәсенә ул акчаларны тыгасы килсә дә, Ландыш аларны кире биреп:
— Мин бит сезгә чын йөрәктән ярдәм итәсем килде, ә сез мине үпкәләтергә җыенасыз.
Илсур белән Эльза бер берсенә карап алдылар.
— Менә бит, әле яхшы гадәтле кешеләр калган икән җир йөзендә.--диде Илсур, Ландышка сынаулы карашын ташлап.
— Сау булыгыз, рәхмәт сезгә күчтәнәчләр өчен.
Ландыш өенә кайтты, тик бүген хуҗасы аны үзе илтеп куям дигән иде бит . Булмады, булмады, кабат булмады дип Ландыш үз үзен сүгеп , Эльза биргән күчтәнәчләрне бушатты. Эльза да саран булмаган, ул биргән сумка эчендә колбаса да, сыр да, сгущёнка, балык, хәтта ике савыт белән үзләре ясаган салат та бар иде. Үзе белән бергә яшәгән кызлар белән тәмлеләр ашап Ландыш ниһаять йокларга ятты. Иртән иртүк, үз хыялларына бирелеп ул эшкә килде. Ландыш килгәндә Илсур үз бүлмәсендә утыра иде инде. Кызның килүен белүгә аны үз бүлмәсенә чакырды һәм :
— Ландыш нихәл? Сезне кичә кунак итеп җибәрмәгәч үземне әллә ничек хис иттем. Бәлки бүген минем белән бергә кая булса да барып ашарбыз.
— Сез нәрсә инде, кирәкми. Эльза апа миңа җитәрлек биреп җибәрде, борчылмагыз бар да яхшы.
— Мин таләп итә алмыйм, шулай да сезне бары сыйларга гына теләгән идем, әллә ни уйлама инде ярыймы?
— Мин нәрсә әйтергә дә белмим, каршы килсәм сезнең алда яхшы түгел, каршы килмәсәм әллә ничек кенә килеп чыга сыман.
— Сез искиткеч гаҗәеп кыз.
Илсур кыз янына якынырак барып:
— Әлегә шушы кәгазьләрне җайга салыгыз, аннары миңа учёт журналын китерерсез әле.
Ландыш кулына кәгазьләрне алып, башын гына какты да кабинеттан чыгып китте . Бүгенге көн үткәнне ул түземсезлек белән көтте, тик нигәдер вакытның гына бүген алга барасы килмәгән кебек . Сәгать телләренә караган саен бары унбиш, яисә ярты гына сәгать үткән була. Ландыш көнен ничек үткәрергә белмәде.
Ниһаять ул көткән сәгать килеп тә җитте. Якындагы кафега кереп, ашап, чәйләр эчеп, матур гына дөнья хәлләре сөйләшеп утырганнан соң Ландыш кисәктән генә:
— Гафу итегез миңа кайтырга вакыт, сезне дә Эльза апа көтәдер.
— Әйе, әйдә мин сине өеңә хәтле илтеп куям. — Илсур, Ландышка урыныннан торырга булышып. Машинаның гына тәгәрмәчләре тиз тәгәри шул, алар бик тиз Ландыш яшәгән йорт янына кайтып җиттеләр. Машинадан чыкканда, ялгыш кына егылган кебек, Ландыш машина ишеген ачкан Илсур кочагына килеп керде. Күзләре белән ашардай булып аның күзләренә карады. Илсур нәрсә булганын аңларга өлгергәнче, күзләрен йомды да, Илсурны шашып-шашып үбә башлады. Аннары аның иреннәреннән иренен алып:
— Гафу итегез, белмим нәрсә булгандыр, үтенәм гафу итегез, бу хәл бүтән беркайчан да кабатланмас.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.