

25 бүлек.
Урамда иртән үк кояш кыздыра, аның нурлары тәрәзә аша карап күзләрне ачарга ирек бирми. Лилия күзләрен әкрен генә ачып торып утырды, як ягына каранып алды да, әнисен эзләп бакчага чыкты. Ә анда, анда җир өсте ап ак булган, әйтерсең лә җәй уртасында кыш килгән. Акка күмелгән түтәлләр арасында әнисен күреп Лилия аңа:
— Әни яңадан кар явып кыш килдеме әллә.— дип көлеп җибәрде.
-— Бу җылы карлар кызым, җылы карлар, әнә алмагачлар, чияләр чәчәкләрен коялар, ә алар җиргә төшеп ак юрган яба. Чыннан да җәйге кар ул кызым.
Лилия агачлар янына килеп, агачтан коелган чәчәк таҗларын көтә башлады, ләкин бер чәчәк бөртегенең дә төшәсе килмәде.
— Кызым, Ясминә, чәчкәләр син киткәнне көтәләр ахыры, кит аннан, аларны куркытма.
— Әни мин Ясминә түгел, мин Лилия.
Лилия әнисенә үпкәләп карап куйды. Гөлия апа кызы янына килеп битеннән үбеп алды да:
— Әй кызым, гафу ит әниеңне балакаем, мин сиңа Ясминә дип кушарга теләгән идем, әбиең Лилия дип әйткәч каршы килмәдем инде. Шулчак нәзек кенә җил чыгып агачларның чәчәк таҗларын күп итеп очыра башлады. Лилия аларны куллары белән тотарга теләп кулын өскә таба күтәрде, тик нәрсәгәдер абынып егылды. Әнисе кызына җирдән торырга булыша, булыша:
— Тор тизрәк кызым, тор, ач күзеңне, син Ясминәгә кирәк, бик тә кирәк балам, үтенәм тизрәк ач күзеңне.— дигән әнисенең сүзенә Лилия күзен ачты. Әнисенең сүзләре төшендә түгел, ә чыннан да әйтелгән кебек тоелды аңа . Лилия башта бернидә аңламады, аннары каршысында басып торган Ландышны күреп, үзенең кабат өйдә икәнлеген аңлады.
— Апам тор инде, бала елый, берничек тә туктата алмыйм.
Лилия урыныннан торып бала янына килеп , аны кулына алды да:
— Йә, йә, тынычлан Ясминәкәем, син нигә әниеңне куркытасың әле ә?
Лилия сөйләнә, сөйләнә баланың пелёнкасын алыштырды да:
— Сидек эчендә үзегез ятыгыз, ә мин кырыны яратам дип әйт. — дип Ландышка күз салып:
— Бала сигән булган шул гына, бәлки ачыккандыр да, мә кызыңны имез.
Ландыш теләр теләмәс кенә баланы алып имезә башлады, бала шуны көткән кебек ашыга ашыга имә дә башлады.
— Күкрәгеңне чыгаргалап ал, бала тыгылмасын.
— Ә син каян беләсең нишләргә икәнен?
— Синең бала табасыңны белүгә интернет аша өйрәнә башладым.
— Кызык имә инде.
Ландыш үзе дә сизмәстән балага сокланып карап куйды. Ә бала имеп арды һәм йоклап китте. Ландыш тагын балага карап:
— Апам кара әле, үзе йоклый, үзе елмая, нигә йоклаганда елмая икән ул?
— Әни мине ашатты, әни мине ярата, әни кочагында җылы дип шатланып елмая ул. Ярый озак карап торма, кулга ияләшмәсен, үзе генә ятырга өйрәнә башласын.
— Апам үзең алып куй инде, йә куйганда ялгыш берәр җирен авырттырырмын. Лилия үзенчә шатланып куйды, баланы җәлли, димәк әле бераз булса да өмет бар, димәк Ландыш баланы хастаханәдә калдырмый, дип уйлады ул. Иртән иртүк шәфкать туташы килеп, бала белән Ландышны хастаханәгә алып китте. Лилия һәр буш вакытын бала белән Ландышка бүлмә әзерләүгә үткәрде. Кибеттән балага кирәк була торган әйберләр алып кайтты. Әти белән әнисенең бүлмәләре зур, шуңа да аларга шул бүлмәне әзерләргә булды. Һәр нәрсәне урынына куеп, бала кайткан төшкә бүлмә әзер иде. Ике көнгә бер район үзәгенә барып, Ландыш белән балага кирәк әйберләрне дә алып барырга онытмады. Һәр барган саен сеңлесе баланы калдырам дип әйтер дип курыкса да, Ландыш әйтмәде. Ниһаять аларны хастаханәдән чыгардылар, Лилия Николай Ивановичтан машина сорап аларны өйгә алып кайтты. Хастаханәдән кайтучыларны Рауза апа чәйләрен куеп көтеп тора иде инде. Хәзер Ландышны сүгүдән мәгънә юк , шуңа да ул тыныч иде. Җитмәсә Ландыш әйткән ялганны Лилия дә кулаерак күрде. Кем сораса да бу бала Ландышның никах белән генә торган иренең баласы. Ә ире авариягә очрап һәлак булды . Баштагы вакытта Ландышны җәлләделәр, хәлләреннән килгәнчә ярдәм дә иттеләр.Тора бара Ландыш үзе дә балага ягымлырак булырга тырышты. Әбиләре килүдән файдаланып, Лилия берничә әбине чакырып кунак итте. Балага әнисе теләгәнчә Ясминә дип исем куштылар. Тормыш тәгәрмәче әкрен генә алга таба тәгәри башлады. Беркөнне Лилия эштән кайткан вакытта, җир астыннан пәйдә булган җен кебек, аның каршысына Зиннур килеп чыкты.
— Сәләм Лилия.
Лилия теләмичә генә :
— Сәләм— дип, тиз генә аны үтеп китәргә теләде. Ләкин Зиннур аның кулыннан тотып алды да:
— Син нигә китәргә ашыгасың? Безнең сөйләшәсе бар икәнен оныттыңмы әллә?
— Безнең????
Нәрсә хакында?? Без ? Без юк Зиннур, юк.
— Ничек юк Лилия? Безнең арада булган хәлдән соң без бергә булырга тиеш. Синең терелеп эшкә чыгуыңа мин шатландым гына. Кстати племянницаң туды, котлыйм. Безнең үзебезнең дә Алла теләсә балабыз булыр, сиңа өйрәнә торырга яхшы.
— Син, син.....
— Лилия беләм нәрсә әйтергә теләгәнеңне. Хәзер нәрсә булганын көтүдән файда юк, әйе мин иң начар кеше, тик мин үкенәм, ышан. Безгә әни белән килергә вакыт җиткән дип уйлыйм. Без иртәгә үк син эштән кайткач киләбез.
— Юк, юк, юк, тагын бер кат юк Зиннур. Мин сиңа үлсәм дә кияүгә чыкмыйм. Рәхмәт әйт полициягә хәбәр итмәгән өчен. Мин бары кеше сүзеннән курыктым. Болай да авылда әллә ниләр сөйлиләр, шуңа кушып арттырып сөйләмәсеннәр дип кенә туктап калдым мин. Мин үз язмышыма күнектем инде, нәрсә булса шул булыр, тик синең белән беркайчан да кушылмыйм мин.
— Лилия мин сине чыннан да яратам бит, ышан. Әйе мин төзәтеп бетерә алмаслык хата ясадым, тик сиңа өйләнеп, сине бәхетле итеп яшисем килә.
— Яратам дисеңме? Яраткан кешене шулай мәсхәрәләп буламы? Яраткан кешенең тормышын бозмыйлар ул Зиннур. Киресенчә аның бәхетле булуын телиләр, алга таба зур үрләр яулавын, тормышының уңышлы булуын телиләр. Ә син яратуың белән минем киләчәгемне аяк астына салып таптадың. Мин полициягә хәбәр итмәдем, кеше телендә йөрисем килмәгәнгә генә, болай да мәшәкатьләр артык күп иде . Гомер буе бер ялгызым яшисемне дә беләм, шулай да мин курыкмыйм. Үтенәм, әгәр мине чыннан да яратасың икән, минем яныма бүтән килмә.
— Мин бит әниләргә дә әйттем, алар да сине көтә, туйга әзерләнә.
— Мине мыскыл итүеңне белә торып ничек сиңа кияүгә чыгыйм ди, әйт? Тагын шундый хәл кабатланмасмы, исереп кайтып бәйләнмәсме, миннән көлмәсме дип көтеп ятыйммы? Ничек ышаныйм синең сүзләреңә әйт? Сине көндә күреп, бөтен хыялларымны чәлпәрәмә китерүеңне белә торып мин ничек яши алам? Ә әниеңә үзен сәбәп тап, теләсә нәрсә әйт, миңа барыбер. Син түбәнсеткән кебек бүтән түбәнсетүче дә, упкынга төшерүче дә булмас. Сау бул Зиннур. — дип Лилия ике адым ясады да, кире борылып:
— Син бит Фирузаны бәхетле итә ала идең, соң булмаса башыңны иеп аның янына бар, бәлки үзең дә бәхетле булырсың. Тик бүтән хаталар ясама.— дип китеп барды.
Эш, бала, йорт мәшәкатьләре белән Лилия үзен карарга вакыт та таба алмады. Әлфияләрнең туена да, Әлисәләрнекенә дә бара алмады. Вакыт булмаудан гына да түгел, ул туйда Айназны очратудан курыкты, бик курыкты. Туйда Ниязның якын дусты Айназ, ә Әлисәләр туенда Марат дусты Зиннур буласын ул белә иде. Шуңа да икесенең берсен дә күреп йөрәген яралыйсы килмәде. Айназ да гел Лилиягә шалтыратып торды, смс лар да язды, тик Лилиянең җавап язырга кулы бармады. Араларны өзеп, Айназга үзен оныттырып, яңа тормыш белән яши башлавын теләде ул. Ә үзенең йөрәге янды, көйде.
Көннәр озынаеп, төннәр кыскарып, язгы тамчылары, агым сулары , гөрләвекләре белән яз әкренләп җәйгә авышты. Бакчада да эшләр күбәйде. Инде барысы да җайлана дигәндә генә, Ландыш кабат үз репертуарына кире әйләнеп кайтты. Кышлап, үз ояларыннан чыккан җанварлар кебек, Ландышның да өйдән чыгып китәсе килә башлады. Кыш буе өйдә утырдым, әз генә кеше күрәсем, дусларым белән очрашасы килә дип кичләрен чыгып китеп, таң алдыннан гына кайтты. Лилия нәрсә эшләргә белми:
— Ландыш син ярый көндез бала йоклаганда йоклый аласың, минем бит әле эшкә дә барасым бар.
— Эш турында сүз киткәч әйтим әле, апа мин шәһәрдә бер оешмада эш таптым, мин шәһәргә китәм.
— Ә бала?
— Син бит башта ук үзем карыйм дидең, менә кара хәзер. Ә миңа ул кирәкми, телисең икән балалар йортына бирәбез, миңа калса әле анда аңа яхшырак та булыр.
— Син үзең әйткәнне колагың ишетәме?
— Миңа кабат акыл бирергә ашыкма, мин бит хастаханәдә калдырырга теләгән идем, үзең алып кайтырга куштың бит.
— Үзең дәшмәгәч мин сине кире уйлаган дип уйладым.
— Апам җитәр инде ә, телисең икән баланы кара, юк икән, мин аны ике, өч көндә детдомга озатам.
Лилия кисәктән урыныннан торды да, Ландышның яңагына сугып җибәрде дә:
— Әни сине детдомга бирмәгән бит, ятсыз, ничек син җир йөзендә шундый уйлар белән йөри аласың? Бу оятсызлыгыңнан әни теге дөньяда бәргәләнеп ятадыр инде.
— Апа җитәр дидем бит. Әгәр баланы карасаң мин сиңа акчалата ярдәм итәргә әзер, ул оешмада акчаны яхшы түлиләр ди.
— Ничек бала карый алам аңлат, мин эшлим бит әле онытмаган булсаң.
— Декрет ялына чык, әйтәм бит, акчалата ярдәм итәм дип.
Лилия ике кулын башына куеп:
— Йә Раббым нинди гөнаһларым өчен шундый сынаулар бирәсең миңа? Нәрсә өчен? Әйт нәрсә өчен бу миңа?
Ландыш апасына көлеп карады да:
— Киресенчә, гөнаһларың булмаганга ул апам, бәлки бераз гына гөнаһлы булсаң бу сынаулар булмас иде дә. Живи легче, бөтен әйберне җыеп утырма саескан кебек.
Лилия Ландышны күпме үгетләсә дә, Ландыш авылда калмады, әйберләрен җыеп шәһәргә китеп барды. Ә инде күп белергә теләүчеләргә"' акча җитми, шуңа дә җәй көне бераз акча эшләргә шәһәргә китте" диде. Әлеге дә баягы дигәндәй, күрше Рауза апа, ашыгыч ярдәм машинасыдай Лилиягә булышырга гел әзер торды. Бәхеткә бала бик тыныч булды, шуңа да Рауза апа баланы карауны күбесенчә үз өстенә алды. Кем белә инде, бәлки үз оныкларын сөя алмагангадыр, нәни Ясминәгә тиз ияләште. Бүген үзең генә тынычлап ял ит, йокла дип баланы үзендә кич кунарга да алып калгалады. Шулай мәшәкатьләр белән вакыт дигәне дә алга таба атлады. Салкын яңгырлары, нечкә җилләре белән, колачын җәеп көз килеп җитте. Николай Иванович сүзен тыңлап Лилия шәһәргә барып, укуын заочный отделениядә бетерергә телим дип, институтка барып гариза язды. Институт ишегеннән чыгып аз гына атлады, аны кемдер исемен әйтеп дәште. Лилия ихтибар итмичә алга таба атлады. Юлның теге ягына чыгам дигәндә генә , кемдер аның кулыннан тотып алды. Лилия артына борылды һәм каршысында басып торган Айназны күреп катып калды.
— Нихәлләрең бар Лилия?
— Рәхмәт, яхшы Айназ. Ә синең хәлләрең ничек?
Син быел соңгы курста укыйсыңдыр инде.
— Әйе, ә син, син заочный группага гариза язган диделәр, дөресме?
Лилия бераз елмая төшеп:
— Әле институттан чыктым гына, ә хәбәр авылга караганда тизрәк таралган, кызык, шулай бит?
— Юк, дөресен әйткәндә мин секретарь янына кергән идем, ул бер кыз заочныйга гариза язырга килгән, әлегә профессорның вакыты юк диде. Син чыккан вакытта мин ерак түгел дусларым белән сөйләшеп тора идем
Ничек соң хәлләрең Лилия?
— Ярый инде, тизрәк авылга кайтырга ашыгам, Ясминә сагынгандыр.
— Әйдә вокзалга илтеп киләм.
— Синең укуың кала бит.
— Бер калганнан берни дә булмас, ә менә сине озатмасам күңелем ничек аңлар?
Лилия каршы килмәде, аның да Айназның йөзен туйганчы күреп каласы килде. Аның тавышын күңеленә саласы, искә аласы килде. Ул үзенчә генә хыялланды, Айназ назында йөзде. Матур уй, фикерләреннән аны Айназ бүлеп:
— Лилия нәни кыз үсәме? Ландыш үзе дә бәби бит әле, бәлки берләшеп ике баланы да бергә карарбыз? Син ничек уйлыйсың?
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.