Литература
12 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.24 бүлек. Лилия диваннан торып йокы бүлмәсенә кереп ишекне ябып куйды. Ике кулы белән башын тотып ишек буйлап шуып тоште дә идәнгә утырды. Теге яктан Айназ ишекне шакыды, ләкин Лилия ишекне ачмады. Айназ да идәнгә утырып, аркасы белән ишеккә сөялде дә:— Мин сине чыннан да аңламыйм Лилия.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилия диваннан торып йокы бүлмәсенә кереп ишекне ябып куйды. Ике кулы белән башын тотып ишек буйлап шуып тоште дә идәнгә утырды. Теге яктан Айназ ишекне шакыды, ләкин Лилия ишекне ачмады. Айназ да идәнгә утырып, аркасы белән ишеккә сөялде дә:
— Мин сине чыннан да аңламыйм Лилия. Үзең яратам дисең, ә мине яныңнан куасың. Үзең яратам дисең, ә үзең үзебезнең киләчәгебезне үзең үк җимерәсең. Ничек була соң ул ярату синеңчә? Аңлат әле миңа, ничек була соң ул шундый ярату, ничек? Бәлки мин аңлап бетерә алмыймдыр, аңлат әле миңа. Синең өчен барысына да әзер кешене яныңнан куып җибәрү яратумы ул?
Теге якта тынлык иде, ләкин Айназ түзмәде кабат:
— Син беләсең минем яратуны, тик аңламыйм нигә минем синең яныңнан китүемне телисең?
Ниһаять Лилия телгә килеп:
— Айназ мин сине чыннан да яратам. Шул, әйе шул яратуым синең тормышыңны җимерергә ирек бирмәячәк. Син авылда калып нәрсә эшли аласың әйт? Син юкка укып йөрдеңме? Син әлегә мине аңлап бетерә алмассың, мине гаепле санарсың, тик вакыт үткәч минем ник шулай эшләвемне аңларсың һәм рәхмәт әйтерсең дидем бит. Үтенәм, мине тагын да түбәнсенергә ирек бирмә, кит, миңа бу сүзләрне әйтү җиңел түгел, синнән дә аерылу йөрәгемне төлгәлиячәк. Тик мин синең хакка, синең тормышың бозылмасын өчен барысына да түзәргә әзер.
— Бу соңгы сүзеңме Лилия, уйлап кара, әлегә мин көтәм.
— Көтмә Айназ, көтмә. Үтенәм мине онытырга тырыш, син бәхетле булырга тиеш . Сау бул Айназ, сау бул.
Лилия кычкырып елап җибәрмәс өчен кулының беләген каты итеп тешләде, хәтта теш эзеннән кан да чыкты. Ә йөрәге "" тыңлама мине үтенәм, китмә, китмә кал, син мине кире уйларга мәҗбүр итәргә тиеш, үтенәм, китмә, китмә"" дип кычкырды . Бары Айназ гына Лилиянең йөрәгеннән чыккан сүзләрне ишетмәде шул, ишетмәде. Шулай дәшми утырып торгач Айназ идәннән торды да, саубуллашмый да өйдән чыгып китте . Лилия исә күз яшьләрен халатына сөртә, сөртә елый иде.
— Апа сез кая? Рауза апа сине мунчага чакырды, синең белән бергә керәбез дип, сине көтеп калды.
Сеңлесенең тавышын ишетеп, тиз генә күз яшьләрен сөртеп, Лилия аш бүлмәсенә чыкты. Тик елаганын гына яшерә алмады шул, аның елаудан кызарынып беткән йөзен күреп Ландыш дәшми кала алмады:
— Апа сиңа нәрсә булды? Җизни белән сүзгә килдегез мәллә?
— Ландыш синең сорауларыңа мин әле җавап бирергә әзер түгел . Син үзең дә минем сорауларга җавап бирмисең бит. Борчылган булып та кыланма, сиңа бит барыбер. Мин мунчага керәм, әгәр кич кунмасаң ишекне бикләп китәргә онытма.— дип Лилия Ландыш нидер әйткәнне дә көтмичә өйдән чыгып китте . Ләкин туры Рауза апаларга кермәде. Сарай ишеген ачып бакча ягына чыгып , Лилия ак кар өстенә тезләнде. Инде ничә көннән бирле авырткан башын карга тидереп кычкырып җибәрде :
-— Аааааааааа......
Бераз шулай торгач, башын күтәреп, кулы белән кар алып битен ышкыды да:
— Менә шулай Лилия, кирәкмәгән вакытта син ишегеңне ачтың, ә кирәк вакытта, бәхетең алдыннан ишегеңне ябасың. Нинди җүләр соң син? Лилия шактый вакыт утырып торгач туңа башлады һәм әкрен генә кар өстеннән торып Рауза апаларга керде. Рауза апа Лилиянең хәләтен бик яхшы аңлый, шуңа да әлегә артык сораулар бирәсе килмәде, ул бары:
— Син юынып чык кызым, ә мин шулпага пилмән салам, син чыкканчы әзер дә булыр. Син шулай да бик озак тырма, әле хәлең дә юк , йә тагын авырып китәрсең. Мин бит бары син тирләп, каты авырып ятканга гына, син чайканып чыксын дип тырыштым инде. Ярый бар мунчага, бар.
— Ә син кермисеңме? Теге юлы аркамны юарсың, алайса арка юарга кеше юк дигән идең.
Рауза апа көлеп җибәрде һәм :
-— Бүген синең үзеңне юарга кирәк, рәхмәт әйтерсең үз-үзеңне юып чыга алсаң. Бар кер үзең генә, мине әлегә күрәсең килә дип уйламыйм. Аннары мин күрше Мәрьям апаң белән сөйләшкән идем инде, арканы бүген ул юам диде. Бар инде дим, мунчаны суытма, кыш көне болай да мунча тиз суына. Әәәәәә, менә сиңа бал, тәнеңә сөртеп бераз тирләп утыр әле, хәлеңнән килсә инде, файдасы булмаса да зыяны тимәс. — дип, Рауза апа Лилиянең кулына бер чәшкә белән бал бирде дә:
— Рәхәтләнеп, ашыкмыйча юын, тәнеңә җылы керсен.
Лилия мунчага кереп, тәненә бал сөртеп, өскә, ләүкәгә үк менеп утырды. Уй дигәне генә йөгерек була дип юкка гына әйтмиләр, Лилиянең дә бер мизгел эчендә мең төрле уй башыннан йөгереп узды . Бүген ул үлеп яраткан егетеннән баш тартты. Аның йөрәген мең инә белән чәнчеп, мең төрле җөй салган кебек тоелды. Әйе ул үзенең дөрес эшләмәвен бик яхшы аңлый. Бер яктан Айназның тормышын бозасы килмәде, ә икенче яктан үзенең саф кыз булмавын ничек аңлатсын ул аңа? Әгәр аңламаса? Әгәр дә син үзең сеңлең кебек дисә? Әгәр , әгәр, әгәр. Бу сорауларның очы, кырые юк иде. Нигә, нигә капканы ачты, нигә, нигә шулай тилечә кешегә ышана соң ул? Лилия тагын елады да елады. Ниһаять ул кисәктән генә үз үзенә:
— Җитәр, син бүтән еларга тиеш түгел, мин бирешә алмыйм. Һич югында мин булачак бала хакына үз үземне кулга алырга тиеш.
Лилия күзеннән аккан күз яшьләрен сөртеп алды. Тик файдасы гына булмады, күз яшьләре аны тыңламыйча , болай да югеш битеннән ага бирделәр. Лилия көч хәл белән тынычланып мунчадан чыкты. Рауза апа кабат артык сүз дәшми аны сыйлап, өенә озатты. Өйгә керүгә Ландышның елаганын күреп:
— Сиңа нәрсә булды тагын?
— Апам эчем авырта, бик авырта, белмим нишләргә? Сине чакырырга чыкмакчы идем билем тотып алды.
— Соң сиңа бәби табырга иртәрәк бит әле, май бәйрәменә генә түгелме соң?
— Әйе майда гына иде. Уф үләм апам, тагын тотып алды, апам дим , булыш инде, мин үләм бит, үләм бик каты авырта.
Лилия тиз генә шәфкать туташының номерын җыеп шалтыратты да нәрсә булганын сөйләп бирде.
— Әй Аллам өлгермибез, ул бала таба. Син, син аны әкрен генә караватка яткыр, җылы сулар, сөлге, бала төрергә әйберләр әзерли башла инде сеңлем— дип, шәфкать туташы телефонны куйды. Лилия сеңлесенә:
— Сиңа караватка ятырга кирәк, әйдә булышам, аннары Тәскирә апа килгәнче су куярга кирәк, әйдә булышам. - дип Лилия Ландышка карават янына килергә булышып:
— Ландыш кыен булса да киеменне сал инде, син бала табасың икән. Әйдә, чишен, ә мин урын әзерлим.
Лилия караваттан артык әйберләрне алып куйды, Шәфкать туташы әйтүенчә Ландышның суы китәргә мөмкин, димәк идән паласлары да кымачаулый. — дип паласларны да җыйды. Ул урын әзерләп бетерүгә Ландыш аның янынарак килеп:
— Апам нишлим?
— Син ят әле, ә мин чиләк белән су куеп җибәрәм.
Лилия тагын ашыгып аш бүлмәсенә китте. Ике чиләк су куйды, мунчага барып таз алып кайтты, шкафтан искерәк простыня һәм бәби терергә, үзе алып, әзерләп куйган пелёнкаларны алып Ландыш янына килде. Ул кергәнне көткән кебек Ландыш:
— Апа мин үләм, ә син каядыр йөрисең. Апам үлгәндә булса да янымнан китмә инде. Апам бик авырта бит, нишләргә соң?
— Нигә миңа кычкырасың?
Лилиянең кисәк кенә сеңлесенә ачуы килеп:
— Егетең белән бала ясаганда авыртмаган бит, бездән рөхсәт тә сорап тормадың, ярыймы, юкмы дип бераз булса да сорашалар. Менә минем йөрәгем дә нәкъ шулай каты авыртты синең кая йөргәнеңне, телефоныңны алмый, сөйләшми йөргәндә. Авыртадыр, түз, мин нишли алам? Хәзер шәфкать туташы килә, мә кулымны булсада тот, бәлки булышыр, теләсәң чемет, төшлә, булышса, мин түзәм борчылма. Әйдә яхшылабырак ят әле, әйдә булышам — дип Лилия Ландышка яхшырак ятырга булышты, аннары әкрен генә :
— Сеңлем син авызыңны ачып яхшырак сулыш ал, булыша диләр, телевизордан күргәнем бар .
Ландыш апасы әйткәнчә тирән итеп сулыш алды, аннары апасының кулын каты итеп кысты, хәтта аның торнаклары, Лилиянең тиресен ертып эчкә үтте. Лилия ой дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Ландыш аңа карап:
— Гафу ит, мин юри түгел.
Лилия сеңлесенә аннары беләгендәге теш эзләренә карап:
— Бер яра өстәлгәннән нәрсә үзгәрә соң? Беләктәге яралар төзәлер, ә менә йөрәгемне ничек төзәтим?
Ландыш апасы әйткәннәрнең берсен дә аңламады, ул бары:
— Апам авырта, тагын каты авырта башлады. Җитмәсә бик каты зур эш белән тышка чыгасым килә.
— Нишләргә инде?
Лилия бераз дәшми торды да:
— Мин сиңа иске чүпрәк җәям, шәфкать туташы килгәнче чыгарып бәрермен.
Лилия Ландыш астына иске халатын җәйде генә, Ландышның суы китте, дә кисәктән кычкырып җибәрде :
— Апам мин астыма сидем ахыры.........
Шул вакыт бүлмәгә шәфкать туташы булып эшләүче Тәскирә апа килеп керде. Тиз генә киемен салып, үзе белән алып килгән чемоданнан әйберләрен чыгарып куйды да:
— Ландыш аякларыңны күтәр бәбкәм, алай җиңелерәк булыр, — дип Ландышның аякларын җайлап куярга булышты.
Ландыш бер апасына, бер шәфкать туташына карады. Шәфкать туташы аңа карап елмайды да:
— Оялма, хәзер оялырга вакыт юк, аягыңны күтәр дә, тирән итеп сулыш ал. Ә син Лилия Ландышның кулыннан тот, ул үзе дә сизмәстән тынычланачак, ярдәм барлыгын сизгәч.
Ландыш тагын каты итеп кычкырып җибәрде :
-— Әнииии, әнием, үләәәәәм бит, әнииии, ярдәм ииииит, аааааааа.....
— Ландыш мин әйтүгә каты итеп көчән ярыймы?
Берничә минут үтүгә шәфкать туташы :
— Тирән итеп сулыш ал да, бар көчеңә көчән. Бераз туктап тор да янә шулай эшлә.
Ландыш дүрт биш тапкыр шәфкать туташы әйткәнчә эшләде, тик бала туарга ашыкмады. Бераз ял иткәч Тәскирә апа яңадан барысында кабатларга кушты. Өченче тапкыр көчәнгәндә дөньяга нәни бала туды. Шәфкать туташы баланы карап соңгылыгын кисте, аны пакетка салып яхшылап җыеп куярга, ә җәй җиткәч зыяратка алып барып күмәргә кушты. Бәхеткә бала вакытыннан алда туса да, ул сау сәламәт иде. Ландышның да исәнлегенә зыян тимәде. Үз эшен бетергәч шәфкать туташы кызларга карап:
— Бала вакытыннан алда туды, сезгә аны хастаханәгә алып барып күрсәтергә кирәк. Бүген үк алып барырга да инде, тик мин алай ашыгырлык сәбәп күрмим. Мөгаен Ландыш белән баланы алып та калырлар, шуңа бераз ял ит, юынып алсаң да кымачауламас. Ә хастаханәгә барырга точно кирәк. Менә хәзер сез өч кыз булдыгыз, әтисе шатланыр инде хәбәр иткәч.
— Ул шатлана алмый шул, ике ай элек авариягә эләгеп үлде ул. Кызының туганын да күрми калды бәгърем.— диде Ландыш күзләрен яшерә төшеп.
— Урыны оҗмахта булсын , күкләрдән күзәтеп шатлана ул борчылма. Менә нигә син вакытыннан алда таптың икән, шулай инде, яраткан кешең үлгәч бик авыр , шул борчылулар балага алдан туарга китергән дә инде. Дөресен әйткәндә синең кияүгә чыкканыңны мин ишетмәгән идем.
— Әни үлгәч без туй ясамадык, егетнең әти әнисе никах кына укытты, җитмәсә минем яшемдә әзрәк иде бит.
— Менә бит, бала карарга булышырга әби белән бабай да бар икән. Хәзер бала белән аларда яши торган буласызмы?
— Белмим әле, уйламадым. Мин вообще то.....
Ландыш ни әйтергә теләгәнен аңлаган Лилия:
— Ул ире белән бездә торырга теләгәннәр иде, монда бит урын күп, бәби карашырга да мин яшьрәк. Ә әби белән бабай олы кешеләр, нигә аларны борчырга?
— Анысы яхшы, йортка ир кеше кирәк иде. Ярый иртәгә сигезгә әзер бул, мин сезне үзем хастахәнәгә алып барам.. аннары документларыңны да әзерлә. Тыныч төннәр сезгә дип, баланы да имезергә өйрәтеп Тәскирә апа китеп тә барды. . Ул китүгә Ландыш елый, елый:
— Апа нигә миңа сүз әйтергә ирек бирмәдең син? Миңа кирәк түгел ул бала, бүген үк алып китсен иде аны.
— Ландыш җитте, дәшмә, кирәк түгел икән якын да килмәссең, ә баланы мин үзем үстерәм.
— Нәрсәәәәә? Ул сиңа нигә кирәк тиле?
---Син дә миңа бер рәхмәт әйтерсең әле баланы алып калган өчен. Ул баланың бер гөнаһысы юк бит. Аның ни гаебе бар соң? Ул бала минем сеңлем, синең кызың Ландыш.
Лилия борынын селкетеп, йоклап яткан баланы кулына алып:
— Әнә кара ничек синең кебек үк борынын җыерып, авызын ача. Аның ашыйсы да киләдер инде? Тәскирә апа берәр сәгатьтән имезергә ярый диде бит, әз, әзләп кенә.
— Имез кирәк булса, мин аңа кагылмыйм да.
— Ландыш үтенәм, әз булса да имез баланы, ачтан үтермә.
Лилия баланы Ландышка тоттырырга теләде, тик ул кулы белән баланы аздан гына идәнгә төртеп төшермәде.
— Миңа барыбер, ачтан үлсен.
Лилиянең ачуы чыкты, ул:
— Ә беләсеңме мин хәзер нишлим?
— Нишлисең?
— Минем сиңа кул күтәргәнем булмады, ә хәзер бала таптың, хәлең юк дип тормыйм, идән юа торган чүпрәк белән төтмәңне төтәм. Нишлисең син ә ятсыз кыз? Нигә табасың килмәгәч оборт ясатмадың? Нигә алдан уйламадың? Әнине шул хәбәрен белән гүргә керттең. Анда да дәшмәдем, аңларсың, үзгәрерсең дип көттем. Әйтмәгән саен, тот дим мин сиңа, тот, хәзер үк имезгән бул баланы. Башыңдагы бер чәчеңне каллырмый йолкып бетерәм. Әллә кайчан сине кыйнарга булган, бәлки бераз булса да акыл кергән булыр иде. Тот дим баланы, имез.— дип Лилия көч белән Ландышның кулына баланы биреп:
— Әлегә кара баланы, теләсәң ахырдан үзем карармын. Ә хәзер миңа синең арттан идәннәр юарга кирәк, синең соңгылыкларыңны җыеп куярга кирәк. Күрәсеңме синең өчен мин төн йокысын йокламыйча чабып йөрим. Ә син нәни бала карый алмыйсың. Ят, син дә бала белән ял ит. Бала еласа кара, имез, миңа кабат ачуланырга ирек бирмә.
Ландыш дәшми генә баланы үзе янына яткырды да өстенә юрган ябып куйды. Лилия идәннәрен юып, бөтен эшен бетереп кергәндә шактый гына вакыт үтте. Нәрсә эшләргә инде дип ул Ландыш яткан бүлмәгә керде. Бала белән әнисе, бер-берсенә борыннарын куеп тәмләп йоклап яталар иде. Лилия ачыла башлаган юрганын Ландыш өстенә ябып, залга диванга чыгып ятты. Йокларга гына вакыты калмаган иде шул, сәгать биш тулып килә икән инде. Әз генә ятып торыйм дип Лилия башын мендәр читенә куйды. Арганлык үзенеке эшләде, башы мендәргә тиюгә Лилия изрәп йоклап китте.
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас