Рауза апа Лилиягә карады да:
— Кемнәр йөри инде анда төнгә каршы. — дип, килгән кешене каршы алырга чыкты. Ишек төбендә торт күтәргән Гөлшат, ире Дамир һәм Зиннур басып торалар иде. Рауза апаны күрүгә Гөлшат утыз ике төшен күрсәтерлек итеп елмайды да:
— Сәләм Рауза апа , син инде кызларга әни урынына калган кеше, күрше генә булсаң да, әбиләре ерак бит нишлисең, ә сиңа бары рәхмәт сүзләре әйтергә генә кала . Ни бит әле, Рауза апа без инде бүген беркемгә дә белгертеп тормадык, болай аралашырга гына килгән идек.,..... аннары инде көнен билгеләп китәрбез.
Бернәрсә дә аңламаган Рауза апа:
— Син үзең нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңладыңмы? Мин юк. Чыктым аркылы күпер булды инде бу синең. Нәрсә булды, нишләп йөрисез төнгә каршы? Яхшылап әйт әле, бернидә аңламадым.
--Әй Рауза апа, сөйли белмим шул мин. Каушадым да кисәктән генә килеп чыккач. Әнә улыбыз Зиннур өзми, дә куймый да, өйләнәм, миңа бары Лилия генә кирәк, бүген үк кулын сорарга барабыз ди. Менә бераз булса да сөйләшергә, аңлашырга, никах көнен билгеләргә килдек. — диде Гөлшат, борчылуын яшерә алмыйча.
— Шулайдыр да бит, тик кулын сорасагыз да, аягын сорасагыз да бер нишли дә алмыйм. Лилиябез ут эчендә авырып ята бит әле.
— Ничек инде?
-— Мин каян белим, мин духтыр түгел бит. Бөтен тәне кызыша, ут эчендә ята балакаем.
Зиннур кулын йодрыклап стенага ике өч тапкыр сугып алды, моны күргән әнисе:
— Нишләргә инде хәзер?
— Туй поезд түгел бит, аптыраган икән ә, туй расписание буенча йөрми. Сөйләшергә башка көнне дә килеп була теләгән кешегә. Кулы да, аягы да китми аның, кулын сорарга килгәннәр имеш. Иң мөһиме терелсен дип әйтегез агач телләр. Авырый дип әйтеп торасың, туй кайгырталар. Билет ала торыгыз ...... вот бит ә.
Рауза апаның ачуы кабара башлады, ул усал итеп килүчеләргә карады. Гөлшат улына карап:
— Улым сүзеңне тыңладык, килдек. Зиннур Рауза апага таба борылып :
— Рауза апа бер генә минут аны күреп чыгарга ярыймы ?
— Син нәрсә егет, шул хәлендә аның кунаклар күрәсе килә дип уйлыйсыңмы?
— Дөресен әйткәндә уйламадым шул, гафу итегез . Сәләм әйтерсез, тизрәк терелсен генә.— дип Зиннур өйдән тиз-тиз атлап чыгып китте . Аның артыннан әтисе һәм дә инде тортын тоткан Гөлшат ишеккә таба борылды.
-— Син Гөлшат бигрәк тә саран икән , алып килгән күчтәнәчеңне биреп калдырсаң ярамыймы? Бәлки бәбекәчем күзе төшеп, торт белән чәй эчеп куяр, аннары аңламыйм, ничек итеп алып килгән күчтәнәчне кире алып китеп була. Авырган кешегә күчтәнәч бирү үзе бер савап бит ул.— дип Рауза апа сынап Гөлшатка карады.
— Чыннан , мин бары югалып калдым. — диде Гөлшат акланырга теләп.
Кунакларны озаткач Рауза апа Лилия янына килеп:
— Кунаклар тәмле торт алып килгән, ашап карамыйсыңмы?
— Юк, рәхмәт, ә кемнәр килде соң?
— Сине сорарга килгәннәр балам, сине, Зиннур өйләнәсем килә ди.
Лилия бу сүзләрне ишеткәч күзен йомды, аның ирексездән күзләреннән яшь бәреп чыгып, бит буйлап агып, мендәргә төште.
Рауза апа аңа карап торды да :
— Син нәрсә инде кызым? Алар тагын килә борчылма, син терелгәч киләбез диделәр.
Бары нигә Зиннур Лилиянең кулын сорарга килгәнен генә башта белмәде, чөнки Лилиянең Айназны яратуын бик яхшы белә иде. Аннары аңлады Рауза апа Лилиянең нигә күз яшьләре акканын, аңлады. Өч көн, өч төн Рауза апа Лилия яныннан китмәде дә. Әгәр бүген дә тән температурасы төшмәсә инде ашыгыч ярдәм чакырырга да әзер иде, Лилия каршы булса да. Үзенең дә ашавы ашау, йокысы йокы булмады. Көне дисәң көндез, төне дисәң төнлә Лилия саташып кычкырды, елады, бәргәләнде, ниләрдер сөйләнде. Аның белән бергә Рауза апа да Лилияне җәлләп ачы күз яше түкте. Менә шул саташулар аша эшнең нәрсәдә икәнен , ни сәбәпле Лилия авырый башлаганын ачыклады ул. Ниһаять Лилия күзен ачты, ул сөйләшә башлауга, үзе янында йокымсырап утырган күрше апасын күреп:
— Рауза апа син булмасаң мин үләр идем, рәхмәт сиңа.
— Үлде ди, бу нинди сүз тагын ә? Нишлииии? Миннән алда китеп барырга телиме? Дәштеләрме? Әй бала, бала, мин булмасам башка булыр иде.
— Сиңа бик авыр булгандыр, син бит олы кеше. Кичә хәлем авыр икәнен сизмәдем, эштә генә башым авырта башлады.
— Кичә дисеңме? Әй бәбкәм, син өч көн күзеңне ача алмадың, бөтен тәнең белән ут кебек янып яттың. Аллага шөкер менә бүген утың сүнде.
— Өч көн дисеңме? Шулай ук булдымы?
— Булды гынамы соң, әнә хуҗаң Николай үзеңә күпме дару ташыды. Алланың рәхмәте яусын үзенә, молодец, ""Ятим баланы үзен генә ничек калдырасың инде Рауза апа, без булышмый кем булышсын"" — дип көндә кереп хәлеңне белде. Әле үзе белән Тәскирә апаңны да алып килә иде. Соңгы тапкыр килгәндә бик ачуланып китте ашыгыч ярдәм чакырмаган өчен. Бүген дә күзең ачмасаң үз машинасы белән илтергә иде үзеңне хастаханәгә. Үзең дә рәхмәтеңне әйтергә онытмассың.
— Рауза апа ә мин.......мин әллә ниләр сөйләнмәдемме?
— Нәрсә соң ул әллә ниләр?
Лилия нәрсә әйтергә белмәде, шулай да җавапсыз калырга ярамаганлыгын ул белә иде, шуңа да:
-— Сине сүкмәдемме, ярамаган сүз белән үпкәләтмәдемме димәкче идем. Ландыш гел төш аралаш мине сүгәсең дия иде.
— Юк, артык сүз әйтмәдең, әниеңне генә дәштең. — дип алдады Рауза апа , Лилиягә әлегә дөресен әйтмәскә булды. Бала терелеп кенә килә, нигә? Миңа ялгыш сөйләгәнен белсә яңадан авырый башлар дип курыкты ул.
Берничә көннән ниһаять Лилия аякка да басты. Авыру сәбәпле телефонын да кулына алганы юк иде, карамагач зарядкасы да беткән. Хәзер инде аны да кулга алырга вакыт. Лилия телефонын зарядкага куйды, анысы бераз зарядка җыюга пипи, пипи дип, тавыш биреп смс лар килә башлады. Кемнәр генә шалтыратмаган, кемнәр генә смс язып бетермәгән. Ә дусты Әлфия барысын да уздырган, ахыр чиктә:— Всё сөйләшәсең килми икән синең белән развод"- дип смс та юллаган. Лилия телефонын караган арада өйгә корсагын киереп Ландыш кайтып керде. Апасының өйдә икәнен күреп:
— Нихәл апам? Апам син өйдәме? Бүген эшкә бармыйсыңмы?
— Ник? Мин өйдә була алмыйммы?
— Алай димәдем бит.
— Ә нәрсә дидең? Мин салкын тидереп авырып ятам, Рауза апа булмаса бәлки син кайтканчы үлгән дә булыр идем . Мине күмәргә дә кайта алмас идең,, Хәбәр биреп тә булмый телефоныңны алмыйсың.
— Апа мин телефонны югалттым. Әгәр рөхсәт итсәң мин әнинең телефонын алыр идем, барыбер тик тора бит.
— Ярар телефоныңны югалттың ди, егетеңдә, дусларыңда телефон юкмы? Апаның хәле ничек икән дип бер генә дә уйламадыңмы? Ничек, ничек син шундый булдың соң? Неужели синең йөрәгең юк?
— Апа мин шундыйрак бит инде, үтенәм сүкмә мине, бүтән озак хәбәр бирмичә йөрмәм, сүз бирәм.
— Син күп бирдең инде сүзеңне, ә ахыры булырмы?
— Апа җитәр инде ә, үзең авырыйм дисең, зинһар өчен тавышлашмыйк. Апам чыннан да миңа әнинең телефонын алсам ярыймы?
— Ал, миңа барыбер.
Лилия сеңлесенә карап торды да:
— Үзең ничек соң? Бала үсәме,? Поликлиникага йөрисеңме?
— Үсми кая китсен, аны хәзер йолкып алып булмый , булса әллә кайчан югалтыр идем мин аны.
— Һаман шул сүз, ул синең балаң Ландыш, синең балаң. Син бит үз теләгең белән ул егет белән йоклаган.
— Апа не начинай а. Достала уже. Шуңа өйгә кайтасым килми дә инде минем.
— Мин дә дәшмәгәч, мин әйтмичә сиңа кем әйтсен сеңлем? Бу юлы бик озак күренмәдең, ничек яшисең соң син, дөресрәге кая яшисең син?
— Төрлечә була , күп очракта Артурчик белән, аның квартирасында. Бала тапканчы әнисе булышырга кушкан. Так что әлегә всё нормально.
— Кемгә генә ошагансыңдыр , син барысыда җиңел дип уйлыйсың инде.
— Апа җитте инде, минем бик ашыйсым килә.
Лилия әкрен генә торып чәй куеп җибәрде, холодильникта торган тортын чыгарып:
— Әле күчтәнәч бар икән, оныттым.
Ландыш тиз генә өстәл артына утырып:
— Ух ты, минем яраткан торт, рәхмәт апа алып куйганың өчен.
Лилия тортның каян килгәнен әйтеп тормаска булды, ул сеңлесенә:
— Ландыш балага әкренләп әйберләр ала башларга кирәк бит. Мин бераз алдым, тик ул гына җитәр дип уйламыйм.
— Кирәкми, мин сиңа ничә тапкыр әйттем, мин аны хастаханәдә калдырам дип.
— Ә әтисе нәрсә ди?
— Аларга да бала кирәкми, алар да минем теләгемә кушыла.
Лилия башын селкеп:
— Аңламыйм мин сине, ничек итеп йөрәк астында йөрткән баладан шулай җиңел генә баш тартып була. Син яшь, анысын аңлыйм, куркасыңдыр да, тик бераз булсада бала хакында уйламадыңмы? Ә әби белән бабасы бетереп тә кансызлар икән, алар бит шатланырга тиеш иде оныклары туганга .
— Апа сиңа кирәк мәллә, кирәк булса бирәм, миңа гына бәйләнмә.
— Кем кемгә бәйләнә әле монда?
Ишектән җен кебек әкрен генә кергән Рауза апа Ландышны күреп:
— Кайттыңмы? Нигә апаңның хәлен белешергә шалтыратмадың? Туганың бер генә бит, ничек аңлый алмыйсың? Әле апаң ясаган чәйне дә чемереп утырасың. Нигә ул, әйт, нигә ул авырган килеш сине карарга тиеш. Тор урыныңнан ятсыз, апаң бүген генә аягына басты, әле бик хәле дә юк. Мин алтмыштагы башым белән аны карыйм. Тор дидем мин сиңа, яса чәй апаңа.
— Рауза апа син дә бәйләнмә әле, апам мораль укуы да җитә.
— Сине күптән аңладым инде. Әниеңне җәллим, ул бит сезне җанын җәлләми карап үстерде.
Ландыш торт кисәген күтәреп аш бүлмәсеннән чыгып китте . Рауза апа Лилиягә карап:
— Кунагың кайткан икән.
Лилия авыр сулап:
— Белмим ничек акылга утыртырга аны Рауза апа .
— Мин аны әйтмим Лилия. Анда Айназ кайткан, машинасы янында телефоннан сөйләшеп калды, кереп тә җитәр инде.
Лилиянең йөзен курку хисләре йөгергәнен күреп Рауза апа:
— Бәлки сине өйдә юк дип әйтергәдер?
Лилия уйланып торгач:
— Кирәкми, без җитди итеп сөйләшергә тиеш аның белән. Ландыш кына өйдә, аның ишетүен теләмәс идем.
— Син үзең беләсеңдер нишләргә, тик сиңа киңәш бирер идем. яңа үсә башлаган ботакны аңламыйча балта белән чабып атма кызым, башта уйла, дөрес эшлисеңме. Аннары һәрбер сынау белеп бирелә, бәлки сиңа Айназ белән аралашып тизрәк аңа кияүгә чыгарга язгандыр. Ә Ландыш турында кайгырма, мин мунча яккан идем, бәлки әкрен генә сине мунчада чайканып чыгарсың дигән идем. Аннары бергәләп баллап чәй эчеп алырга теләдем. Хәзер мин аны мунчага чакырам.— дип Рауза апа чыннан да Ландышны ияртеп чыкканда өйгә Айназ килеп керде.
— Исән сау кайттыңмы улым, кер әйдә түргә уз. Лилия әле генә залга кереп китте— дип, Рауза апа Ландышны ияртеп чыгып та китте.
Айназ залга кергәндә Лилия бармакларын бер берсенә уып утыра иде. Айназ әлбәттә инде моны күреп:
— Нихәл Лилия? Син тагын телефоныңны алмадың, шуңа борчылып, вакытым булуга сезгә кайттым. Күрүемчә тагын нидер булган, нигә дәшмисең?
— Ишектән керүгә күпме сорау.
— Лилия сиңа нәрсә булды? Зинһар өчен аңлат миңа, телефон алмагач сораулар күп була инде.
— Айназ салкын тидереп мин бик каты авырып яттым. Менә бүген ниһаять аякка басып йөри башладым. —-
Лилия Рауза апа әйткән сүзләрне янә күңеленнән үткәреп— Рауза апа өч көн үз үзеңне белештермичә яттың диде. Ә телефонның зарядкасы беткән. Мин авыргач кем куйсын аны. Җайлана башлагач та мин телефонга ихтибар итмәдем. Бүген ниһаять зарядкага куйдым. Әнә кара күпме кеше җавап ала алмаган, синең белән беррәттән.
— Карамыйм, мин ышанам. Нәрсә булды соң?
— Эштә салкын тидергәнмен ахыры.
— Хәзер хәлең яхшыра башлаганга шатмын.
— Рәхмәт, син юлдан, чәем кайнаган, әйдә чәй эчәбез.
— Рәхмәт. Әле чәй эчәсем килми, бәлки аңлашырбыз?
— Нәрсә хакында Айназ?
— Теге кыз хакында, мин аның белән сөйләштем, ул синең алда гафу үтенәм диде.Синең телефон номерыңны алды.
— Айназ эш анда гына түгел бит, үтенәм мине бүлдермичә генә тыңла әле. Күрәсең бит Ландыш бала көтә, — Лилия бераз дәшми торды да:— Ул егете белән әрләшкән һәм баланы хастаханәдә калдырам ди. Минем синнән бернәрсә дә яшерәсем килми. Ә мин, мин баланы хастаханәдә калдырасым килми. Мин белмим дөрес эшлимме, тик мин баланы үзем тәрбияләп үстерәм. Хәзер аңлавыңча мин авылдан китә алмыйм. Әгәр Ландыш үзе баланы тәрбияләргә риза булсада, мин аларны ничек үзләрен генә калдыра алам соң? Ә син, минем яныма кайтып тора алмыйсың. Синең укуыңны бетерәсең бар.
— Мин кайтам Лилия, кайтам.
— Син кайтырсың мине җәлләп, ә мин алай теләмим. Синең киләчәгеңне дә җимерә алмыйм, хакым юк.
— Минем киләчәк сиңа бәйләнгән.
— Юк Айназ. Үтенәм аңла мине, әлегә син шулай диясең, ә әтиең, әниең нәрсә уйлар минем хакта? Мин алар алдында да үземне гаепле саныйммы? Улларының киләчәген җимергән өчен алар миңа нәрсә диярләр. Җитмәсә мин бала белән булам. Аларга ничек аңлатырга, әйт? Сеңлем баласын ташлады дипме? Бу мөмкин түгел, ничек әйтим, ә алар нәрсә әйтә? Үзе дә сеңлесе кебек булса дип уйласалар? Мин сине яратам Айназ, ләкин синең киләчәгеңне, тормышыңны җимерәсем килми. Бәлки вакыт үткәч син мине аңларсың һәм үзең үк миңа рәхмәт әйтерсең.
— Син хәзер минем тормышымны җимерәсең Лилия. Синсез тормыш тормыш түгел ул аңла, синсез мин ничек яшәргә тиеш соң?
— Гафу ит мине Айназ, минем бүтән әйтер сүзем юк, үтенәм кит.
Дәвамы бар.
+28 °С
Облачно




