Литература
10 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

22 бүлек. Автор: Гөлчирә Галимова. Менә күрдең, гафу үтен дә кит Зиннур үтенәм.— Эх син җүләрем минем, шул хәтле көтеп, сагынып килдем, ә син мине куасың. — дип Зиннур Лилияне тотып алды да, көчләп үбә башлады. Үзе әкрен генә кызны өйгә таба сөйрәде. Лилиянең йөрәге табан астына төште. Нәрсә эшләргә, ул нишләргә җыена?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Менә күрдең, гафу үтен дә кит Зиннур үтенәм.
— Эх син җүләрем минем, шул хәтле көтеп, сагынып килдем, ә син мине куасың. — дип Зиннур Лилияне тотып алды да, көчләп үбә башлады. Үзе әкрен генә кызны өйгә таба сөйрәде. Лилиянең йөрәге табан астына төште. Нәрсә эшләргә, ул нишләргә җыена? Лилия бар көченә тартыша башлады, ләкин көчле Зиннур кулларыннан кыз ычкына алмаганын аңлады. Ул бөтен көченә кычкырырга тотынды, Зиннур бер кулы белән аның авызын каплап, икенче кулы белән кызны сөйрәп өйгә алып керде. Шактый тартыша торгач, кыз бер мизгелгә генә Зиннурның көчле кулларыннан ычкынырга өлгереп:
— Нишлисең син Зиннур? Үтенәм, зинһар өчен акылыңа кил. Үтенәм дим, җибәр мине, кит, чыгып кит минем өйдән. Мин, мииии.......
Зиннур тагын салкын иреннәре белән Лилиянең иреннәреннән үбә башлады да, кызны залга таба сөйрәп керде. Лилия тагын ычкынып китте дә, диванда калган көзгесен алып Зиннурның яңагына китереп сукты. Теге исә җен ачуы чыгып:
— Мин бит чын йөрәктән сине ярата идем, ә син ...— дип йодрыгы белән кызның башына сугып , күлмәген күтәрә башлады. Лилиянең күзләреннән ычкыннар чыкты, күз алдына ниндидер томан барлыкка килде, шулай да томан арасыннан нәрсә булганын аңлый иде. Ул бөтен көченә тыпырчынды, башын бутап, Зиннурның иреннәреннән ычкынып :
-— Үтенәм Зиннур, тимә миңа, үтенәм, гомеремне ал, намусыма тимә, Зиннур димммм.......
Ләкин котырган үзез кебек Зиннур бернидә ишетмәде, үзенең эшен дәвам итте . Лилия бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде , ләкин аны ишетүче булмады шул, булмады, Нигәдер башы әйләнеп китте, күзен тагын ак томан каплады. Лилия томан арасыннан кулларын сузып нәрсәдер эзләде, ләкин нәрсәгәдер абынып егылды. Томан таралып Лилия күзен ачканда ул ярым шәрә дивада ята .. Үз зшен эшләп, теләгенә ирешкән Зиннур читкәрәк ята . Лилия өстендәге ертык күлмәген салып та тормыйча, диван кырыендагы халатын өстенә япты да диванга менеп утырды. Бер үзенә, бер Зиннургп карап, ике тезен кочаклап Лилия үкереп елый башлады. Ә Зиннур Лилия елаган тавышны да ишетмичә гырлап йоклап киткән. Лилия нәрсәдәндер селкенергә дә куркып, диванда утыра бирде. Дөресрәге ул нинди булса да фикер йөртер дәрәҗәдә түгел иде. Аның колагы шаулады, әйтерсең лә ун поезд хәзер алар тәрәзә каршысыннан үтә. Ә башы, башы авыртканга ул чыдар дәрәҗәдә түгел иде. Лилия ике кулы белән башын тотып кычкырып җибәрде . Зиннур бу тавыштан куркып уянып китте. Ул бер диванда елап утырган Лилиягә, бер тез башына хәтле төшкән чалбарын карады. Нәрсә эшләгәнен аңлап алгач, чалбарын тиз генә күтәрде. Елый-елый, күз яшьләрен сөртеп утырган Лилия янына, идәнгә килеп утырган Зиннур сүз башлап:
— Лилия үтенәм, гафу ит мине, мин шулай эш тирәнгә керер дип уйламаган идем.
Лилия дәшмәде, ул бу минутта дәшү түгел, тыңлар дәрәҗәдә дә түгел иде.
— Лилия үтенәм, нәрсә булсада әйт инде.
Тагын тынлык, Лилия дәшми, Зиннур да Лилиягә күзен күтәреп карарга курка, ул идәнгә төбәгән күзен йомып:
— Мин үземне, яратуның нәрсә икәнен белә башлаганнан бирле сине яратам. Күпме, беләсеңме күпме мин синең артыннан чаптым? Ә син гел борыныңны күтәреп йөри идең. Дөресрәге син горур, атладың, башка егетең булмаганын да белә идем, тик син нидер көттең, мине үз итмәдең. Күпме озатырга теләдем, син мине гел кире бордың. Миңа тиң әкияттәге принц әле тумаган дия идең. Ә мин, мин нишләргә тиеш идем әйт? Ә күпме егетләрнең синең яныңнан эзләрен югалттым, күпмесен кыйнадым? Белмәдем генә димә, белдең син минем яратуымны, белдең. Мин түздем, укуын бетерсен башта дип көттем. Ә син шәһәреңнән принц табып кайттың. Ә нәрсәсе белән ул миннән артык ә ? Минем дә йөрәк таш түгел бит, миңа ничек авыр икәнен син беләсеңме? Тырыштым, тырышмадым түгел, сине онытырга бик тырыштым, барып чыкмады. Минем йөрәгем сине оныта алмады. Бүген сине күргәч яхшылап сөйләшербез, сине оныта алмавым, әле дә сине яратам дип әйтмәкче идем. Ә син, син мине куа башладың. Минем түземлегем бетте, мин алай килеп чыгар дип чыннан уйламадым, мин, мин тиле түгел, ишетәсеңме, мин тиле түгел.
Зиннур кычкырып ук җибәрде, хәтта Лилия куркып куйды. Зиннур тагын сүзен башлап:
— Мин нишләгәнемне аңламадым ышан миңа, үтенәм. Җүләрлек эшләгәнемне хәзер аңлыйм, борчылма бу хакта беркем дә белмәс. Гафу ит мине Лилия. Ант итәм мин беркемгә дә әйтмим.
— Синең антың белән мин нишли алам соң? Син минем намусымны җиргә салып таптадың, сафлыгымны юкка чыгардың.
— Гафу ит дидем бит.
Лилия түзмәде, кычкырып җибәрде дә:
— Гафу итеп син минем сафлыгымны кире кайтара аласыңмы? Нишләдең син?
— Лилия мин сине яратам, мииии.....
-— Яраткан кешене мыскыл итеп буламы икән? Син шулай яратасыңмы?
— Мин мыскыл итмәдем, мин, мин ачудан чыгырымнан чыктым. Лилия мин әнигә әйтәм иртәгә......юк бүген үк, бүген үк без синең кулыңны сорарга киләбез, әйдә өйләнешик.
— Нәрсәәәә?
-— Мин уйнап әйтмим. Нәрсә булганын егетен белсә ул сиңа яхшы сүз әйтмәс, син кияүдә булсаң әйтә алмас. Теләсәң, , әгәр ул теләсә сине үзенә кире кайтарырга, мин, мин сиңа аерылышырга ризалык бирәм. Беләм мин гаепле, тик мин бары яратуыма түзә алмыйча эшләдем бу эшне. Ант итәм, теләмәсәң, .... теләмәсәң мин өйләнгәч тә сиңа бүтән орынмам, үзең рөхсәт бирмәсәң.
-— Үтенәм кит Зиннур.
— Мин китәм, тик кич син эштән кайткач безне көт. Кабат гафу үтенәм, гафу итәрлек булмаса да.Чыннан мин шулай ук килеп чыгар дип уйламадым, үкенәм, бик үкенәм исерек килеш синең яныңа килгәнем өчен.
Зиннур башын өеп өйдән чыгып китте . Лилия диванга ятып үкси-үкси елады да елады. Таң атырга да күп калмаган, шулай да Лилия күзен йома да алмады. Шуңа ул урыныннан торып мунчага чыгып су тутырды да, мичкә утын тыгып кабызып җибәрде. Сыерны сауды да бозауга сөт эчерде, сарыкларны ашатты. Барысын да карап бетерде кебек. Нәрсә эшләгәнен дә аңламый өйгә керде. Башында әллә нинди уйлар, күңеле каядыр ашкына, йөрәге дә башка вакытта күкрәгеннән сикереп чыгардай тибә иде, ә бүген ишетелми дә. — Нәрсә бу? Әллә мин үлдемме? — дип Лилия үз үзен чеметеп тә карады. Аннары кулына сөлге белән халатын алып, җылынырга да өлгермәгән мунчага кереп китте . Сизмәде ул салкынны, сизмәде, җылымса су белән тәнен йөз кат, каты итеп ышкып юса да, әле дә тәнен чистартып бетермәгән кебек тоелды аңа. Ләкин күпме генә юсаң да бу керне юып төшерергә мөмкин түгел иде . Лилия кабат өстенә салкын су сибеп мунчадан чыкты. Сәгатенә күз төшерде дә:
— Я нәрсә инде әшәке җан? Сиңа эшкә барырга бит, киен әйдә, ислемайларыңны сибәргә онытма, синнән сасы ис килә, сизмәсеннәр.— дип, үз-үзенә сөйләнә, сөйләнә, үзе йөзәрлек итеп ислемай сипте дә эшкә китте. Иң беренче аны ферма ишек төбендә үк Гөлсем апа каршы алып:
— Лилия син бүген соңга калдың, күпме көтеп була?
— Мин вакытында килдем, сез ул иртә килгәнсез. - дип кенә җавап бирде Лилия.
— Нәрсә булды сиңа Лилия? Сине кич этләр тешләмәгәндер бит?
— Бер авчарка очраган иде шул.
— Син чыннан да сәер бүген. Ярый әйдә складыңны ач, тукта, син нәрсә ислемай бочкасына төштеңме әллә?
— Гөлсем апа сиңа нәрсә кирәк ә? Минем кая төшүемдә синең ни эшең бар? Нигә дип гел кеше тикшереп йөрисез икән сез? Бер телегезне кисәрләр әле сезнең. — дип Лилия кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Бу сүзләрне көтмәгән Гөлсем апа ике өч адым артка ясап:
— Чыннан да эт тешләгән — диде, Лилиягә ишетелмәслек итеп.
Көн бүген башка көнгә караганда тынычрак үтте. һәрвакыттагыча аны төрле сораулар белән җафаламадылар, мөгаен Гөлсем апа бөтен кешегә әйткәндер ахыры. Лилия хәтта обедка да кайтып тормады. Бүген берничә сыер бозауларга тиеш иде, шуларны көткән хатыннар янына кереп чәй эчте. Башка вакытта ачылып китеп сөйләшкән Лилия, бүген сүзсез иде. Хатын- кызны кем яхшы аңлый, бары хатын-кыз гына, шуңа да хатыннар нәрсә булды дип сорамадылар да, төпченмәделәр дә. Бары Саҗидә апа үзара әйткән кебек:
-— Кешенең тормыш сукмагында төрле киртәләр була, абынасың да, егыласың да, шунда инде үкереп елыйсылар килә. Кемгә булса да әйтеп йөрәктәгене бушатып та булмый. Ә беләсезме серне кем тыңлый белә? Синең сереңне бары үз йөрәгең генә аңлый. Кеше колагында ул бары гайбәт булып кала. Әни әйтә иде, ,, Сине иң яхшы тыңлаучы ул агачлар, киң кырлар, хәтфә үләнле болыннар. Күпме сөйләсәң дә сиңа үз фикерләрен әйтмиләр, сине тыңлый беләләр". — дип. Ә менә әни үзе бөтен серен сыерга сөйләп күңелен бушаткан. Мин әнидән "Нигә сыер дип сорагач, беләсезме нәрсә диде? " Сыер синең күзеңә карый, әйтерсең лә синең белән беррәттән кайгыра, вакыты белән аңлагандай тавыш бирә, тик киңәшен әйтә алмый. Ә вакыты белән синең белән бергә елый " ди. Чыннан да кешегә күпме киңәш, нәсыйхәт бирсәң дә, ул сине тыңлый, тик үзенчә эшли. Минемчә кеше үзенә генә тиң, үзе генә сөйли алырлык урын табырга тиеш.
Чәй эчеп утырган хатыннарның берсе:
— Ә син Саҗидә кемгә сөйлисең?
— Ышанасызмы, юкмы, миндә сыерга сөйлим. Аннары үзен яратып куям да, рәхмәт тыңлый белгәнен өчен дим. Чыннан да шундый рәхәт булып китә. Беләсезме, ә әни дөрес әйткән , бер Харисым авырган вакытта ай-яй мин елый, елый сыерга сөйләндем иде. Һәрвакыттагыча сөйләп бетергәч сарайдан чыгарга теләгән идем, нигәдер сыерга борылып карадым, ә аның, аның күзеннән яшьләре ага. Белмим, әллә чыннан мине җәлләде, белмим, әледә шуны уйлап йөрим мин. Кабатлап әйтәм, чыннан да миңа шундый рәхәт булып китә иде.
-— Кешеләргә рәхәт инде хәзер, — дип бүлмәгә көлә, көлә Николай Иванович керде дә— Эшләмичә рәхәт булса мин эш таба алам. Бик әйбәт, күбегез монда икән. Иптәшләр берничә бозау озатасы иде, ә син сеңлем Лилия кәгазьләрне тутыра тор. Илдус Абдулович биш бозау алам диде, биреп җибәрерсез, мин беләм дип кисәтергә кергән идем.
— Ә акча, акчасын кая түли?
Лилия аптырап хуҗага карады да:
— Ул акчасын түләдеме димәкче идем, теге юлы бер ир акчасын түләми киткән иде бит, оныткан булып чыкты, анда да ул сезгә түләгән дип белгән идек.
— Барысы да тәртиптә, акча инде минем кулда.
Николай Иванович Лилиягә карап торды да:
-— Тукта, син авырыйсыңмы әллә, йөзләрең дә шөшкән әллә синяк та бар инде? Помидор кебек кызаргансың да. Сез нәрсә апалар кызның хәлен дә аңламыйсызмы әллә? Эх сез.
Лилия битен бора төшеп:
— Мин, мин начар йокладым, битем белән кичә ишегелдында егылган идем, шул гына. Ә ничә бозау җибәрергә соң? Үгез бозаумы, танамы? Кеше төрлечә сорый бит.— дип Лилия сүзне икенчегә борып җибәрмәкче иде. Ләкин хуҗа аңа карап:
— Син сүзне икенчегә борма кызый, синең температура да бардыр әле. — дип Николай кызның башына кулын куеп:
— Саҗидә апа бозауларны син җибәр, ә син живо минем белән машинага чыгып утыр, медпунктка барабыз. — дип Лилиягә усал итеп карап куйды да:— Нигә соң үз-үзегезне бераз җәлләмисез икән? Эш бетми ул, үзегез генә бетәсез.
— Соң яшь бит әле, яшь кешегә акча күп кирәк, җитмәсә ул берүзе тора, әле сеңлесен дә карарга. — диде дә сүзгә кушылып чатта утырган Миңсылу апа, аннары өстәп куйды:— Бездә больничныйлар юк бит, ә акчасыз кемнең өйдә утырасы килсен ди.
— Кем әйтте сезгә? Әйтәм аны авырый авырый эшләп йөрисез. Авырыйсыз икән яллар алыгыз берничә көнгә. Җаннарым минем авырыйсыз икән әйтегез, авырган көнегезгә хезмәт хакы сакланачак. Ә өстәп әйтәм, өстәмә эшләр дә түләнеләчәк, яисә ул көннәргә, артык сәгатләргә сез яллар ала аласыз. Тик бер-берегез белән сөйләшеп, аңладыгызмы? Бу бер яктан минем гаеп инде, алдан шулай сөйләшергә иде. Зинһар өчен авырып эшләп йөрмәгез.
— Рәхмәт җылы сүзеңә Николай Иванович, ә миңа ничек түлисең, мин бит хәзер законный пенсионер. — дип Саҗидә апа көлеп җибәрде.
—Пенсияңне арттыра алмыйм, ә менә эшләгәнеңне алырсың. Берничә көн сиңа Лилия эшен дә алып барырга кирәк булачак.
— Теге өстәмә акчагамы?
Саҗидә апа көлеп җибәрде.
— Саҗидә апа телең бигрәк озын синең, ант телең озын булмаса сине карга күтәреп китәр иде.
Николай Иванович та Саҗидә апага кушылып көлә башлады. Миңсылу апа көлә-көлә:
— Белмиииим, аның Харис исемле тән сакчысы карга түгел бет тә китерми сөеклесе янына.
Бүлмәдәгеләр дә кушылып рәхәтләнеп көлделәр. Шунда тагын берсе шаярырга теләп:
— Саҗидә син берәр капчык бәрәңгеңне дә алып кил, йөзенә карасаң Лилия бер атнасыз да кеше була алмый әле. Харисың бәрәңге генә ашый дигән идең...
Хатыннар тагын шаярышып калды, Николай Иванович Лилияне медпунктка алып барды. Лилиянең чыннан да тән температурасы югары иде. Салкын мунча үз эшен эшләгән булып чыкты. Николай Иванович Лилияне медпункттан өенә хәтле китереп куйды да :
— Дарулар кирәк булса бердә борчылмый туры үземә шалтырат, тизрәк терелеп аягыңа басуыңны телим— дип китеп барды . Лилия көч хәл белән генә өйгә кереп диванга ятты. Өстенә юрган ябынып, аны бер ачты, бер туңып кире япты. Аның шул хәтле авызы кипте, ләкин су эчәргә барыр өчен аягына баса да алмыйча кире диванга ятты. Кич җитеп, урамга караңгы төшкәч утны да бүген кабызмадың дип сөйләнә, сөйләнә Рауза апа килеп керде. Разведкага кергән күрше апа Лилиянең нинди хәлдә ятуын күреп:
— Шалтыратып Рауза апа кер хәлем начар дисәң ярамыймы тинтәк кыз?
Ярыла башлаган иреннәрен селкетеп Лилия нидер әйтмәкче иде, барып чыкмады. Рауза апа чәй куеп җибәрде дә сарайга чыкты. Сыер сауды, бозауга сөт эчерде, калгангарын да карап, эшләрен бетереп өйгә керде дә:
— Ландыш та кайтмый ичмасам, ну кайтсын гына әле, күрмәгәнен күрсәтәм мин аның. - дип сөйләнә, сөйләнә Лилиягә чәй ясады, өенә чыгып бал, мәтрүшкә алып керде. Лилияне сүгә-сүгә баллы чәй эчереп:
— Сизгән кебек тавык шулпасы пешергән идем, бераз чәй эчтең, хәзер әкренләп шулпа эч, бераз ашап ал.
— Рәхмәт мин ашый алмыйм, ашыйсым да килми.
-— Ашыйсың киләме дип сорамадым бит мин синнән. Ашыйсың и всё, нинди иркәләнә бит. — дип Лилиягә таба кашык белән шулпа сузды да: —- Аңлыйм авырганда ашап булмый, тик ашамасаң терелмисең. Кызым хәлең начар бәлки ашыгыч ярдәм чакырыргадыр. Сине хастахәнәдә тизрәк аягыңа бастыралар бит.
-— Юк, юк, мин хастаханәгә бармыйм, үлсәм үләм, анда бармыйм, үтенәм нәрсә генә булмасын ашыгыч ярдәм чакырма.
Лилиянең башыннан әллә нинди уйлар йөгерде. Әгәр нәрсә булганын белсәләр? Әгәр барысы да ачыкланса? Нишләргә минем хакта да төрле уйдырмалар сөйли башласалар? Әни, әнием теге дөньяда ишетеп ятса? Юк, юк, моны беркем дә белергә тиеш түгел. Лилия нидер әйтергә дип авызын гына ачкан иде, шул вакыт ишек ачылып китте дә:
— Керергә ярыймы? — дигән хатын кыз тавышы ишетелде.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас