Литература
9 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

21 бүлек. Автор: Гөлчирә Галимова. Лилиянең йөрәге сикерә башлады. Айназ, әйе бу Айназ иде. Кыз нишләргә белмичә телефонына карап тора бирде. Лилиянең бу хәләтен күреп Рауза апа да куркып калды, ул аңа акрын гына :— Лилия нәрсә булды соң? Телефон аша җен күргән кебек булдың, хәтта йөзен агарды.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилиянең йөрәге сикерә башлады. Айназ, әйе бу Айназ иде. Кыз нишләргә белмичә телефонына карап тора бирде. Лилиянең бу хәләтен күреп Рауза апа да куркып калды, ул аңа акрын гына :
— Лилия нәрсә булды соң? Телефон аша җен күргән кебек булдың, хәтта йөзен агарды.
Лилия бер телефонга, бер Рауза апага карап торды да:
-— Бу көтелмәгән шалтырату, ул, ул шалтыратыр дип мин уйламаган идем, шул гына.
— Ә нигә җавап бирмисең? Бәлки нәрсә булса да кирәктер, бәлки мөһим сүзен әйтәсе бардыр.
Лилия тагын телефонына карап:
— Әйе, хәзер, хәзер- дип, телефонын колагына куеп:
— Тыңлыйм.
— Син кая соң? Сөйлим, сөйлим, син дәшмисең.
— Күрше Рауза апа белән сөйләшә идем, гафу ит, мин синең белән сөйләшә алмыйм. Миңа тиз арада Рауза апага булышырга кирәк, ул мине чакырырга дип кергән, аңа минем ярдәмем кирәк. Сау бул Айназ. — дип Лилия телефонын сүндереп тә куйды. Рауза апа бернидә аңламыйча:
— Тукта, аңламадым, бу синең егетең идеме? Нигә син аны алдадың? Ул шундый яхшы егет, миңа да бик ошый. Нәрсә булды соң сезгә?
— Рауза апа син минем хакта барын да беләсең, нәрсә дип әйтим сиңа? — дип Лилия Рауза апага телефоннан сөйләшкән кыз турында сөйләп бирде.
— Моның булуы мөмкин түгел , Айназ алдап йөри торган егеткә ошамаган. Син дөрес эшләмәдең, сиңа Айназ белән турыдан туры сөйләшергә иде. Сиңа араларга нокта куйганчы дөреслекне ачыкларга кирәк, кызулык белән язмыш белән идарә итмиләр кызым.
— Миңа бик авыр, мин әлегә әзер түгел, Рауза апа болай да йөрәгем үз урынында түгел.
— Теге көчеткән чыпчыгы тагын югалып торамы, өйгә кайтмадымы?
— Үз туксаны туксан аның, аңа бала кирәкми, гел хастаханәдә калдырам ди. Ә мин, мин нишләргә дә белмим.
— Бу сорауга җавапны мин дә әйтә алмыйм кызым. Баланы үзеңә алып кал, үстер, аның гаебе юк дияр идем , синең язмыш юлың бозыла. Айназ да кеше баласын кабул итмәс димим, кабул да итәр, тик ул барыбер үз баласы түгел бит. Баланы да җәллим, үз әти әнисе була торып балалар йортына илтеп бирәләр. Бигрәк тә җәл, дөньяга аваз салуга әнисен югалта, ә балалар йортында кемгә кирәк соң инде ул? Әниең исән булса ике дә уйламый алып калыр иде, баладан баш тарттырмас иде Ландышка .
— Әни исән булса бәлки бу хәл дә булмас иде.
Лилия сүзен әйтеп бетергәч бераз уйланып торды да:
— Дөресрәге шул хәбәр әнине аяктан йокты да, теге дөньяга алып китте. Шул бала сүзен ишетүгә әнинең йөрәге туктады. Рауза апа , әнине үтергән баланы мин ярата алыр дип уйлыйсыңмы?
— Баланың ни гаебе бар җүләр кыз. Баланың әнисе Ландыш кыланышлары үтерде әниеңне. Син сеңлем дип Ландышны гафу иттең, ә бала, баланың гаебе нидә? Ярый мин чыгыйм әле, нәрсәдер минем дә йөрәгем чәнчи башлады. Ә бала, бала туарга да, уйларга да әле вакыт бар. — дип Рауза апа чыгып китте.
Яңа көн башланды, ләкин ул көн төрле мәшәкатьләр белән күз ачып йомганчы узып та китте. Өйгә кайткач Лилия өй эшләрен бетереп, киемнәрен алыштыра башлады. Бүген ул фермада бергә эшләүче Саҗидә апаның туган көненә бара. Кичә үткәргән юбилей кичәсенә ул бармады, ә бүген бергә эшләүчеләрне бәйрәм табынына чакыргач, баш тарта алмады. Бәйрәм табыны артында егермеләп кеше җыелган. Лилиянең дә бүген күңеле күтәренке. Чөнки барысы да үзе белән эшләүчеләр. Һәркем үзенекен сөйли, олыраклар яшьлек хатирәләре белән бүлешә. Аеруча Гөлсем апа кызып ук китте:
— Гомер буе без бергә дустым Саҗидә , но мин сиңа бик үпкәләдем.
— Нәрсә өчен инде тагын?
— Менә дигән егетне минем күз алдымнан, күз ачып йомганчы алып киттең бит.--Гөлсем апа Саҗидә апаның ире Хариска карап— Эх теге яңгырлы көнне, сыерлар куганда таеп мин егылган булсам, аягымны авырттырып синең тракторыңда мин кайта идем бит, Саҗидә түгел.
Харис шаркылдап көлеп җибәрде дә:
— Барыбер бернидә булмый иде, без ул вакытта Саҗидәм белән инде ике ай качып очраша башлаган идек. Безнең беркемгә дә белгертәсебез килмәде. Нәрсә Мөдәрис әз чаптымы артыңнан? Урыны оҗмахта булсын инде, яратты бит үзеңне, өрмәгән җиргә дә утыртмады бит үзеңне.
— Юк утыртмады, ачуы чыкса сугып кына ега иде көнләшүеннән.
Табын артында утыручылар шаркылдап көлеп җибәрде. Ә Гөлсем апа:
— Мәрхүм бигрәктә кызу канлы иде шул, көнче кеше булсада ярата иде шул, ярата иде. Үләр алдыннан да күзләремә тутырып карап:
— Рәнҗеткән булсам гафу ит, мин көнләшүемне баса алмадым, сине бик, бик яратканга күрә Гөлсемем минем, үпкәләмә , бары бераз синең елмайганыңны күрәсем килгән иде — диде. Үзем дә бит яраттым мин Мөдәрисемне. Әгәр хәзер исән булса, яшь чагыбыз кире кайтса да мин аны сайлар идем. Урыны җәннәт түрләрендә булсын инде бәгъремнең. Өстәл артында утыручылар Амин, Амин диештеләр.
— Ярар монда елга агызып утырмагыз әле, әйдә бераз җырлап та алыйк-— дип Харис гармунын тартып җибәрде. Хатыннар аңа кушылып җырлый башладылар. Яшьлек елларын искә алып , хәзерге вакыйгаларны да барлап, мәҗлес бик күңелле итеп үтте.
Лилия әкрен генә өйгә таба атлады. Кич бик тыныч, урамда да әлләни салкын түгел. Лилия урамдагы ап— ак карга, өй , сарай башларына ябылган ак юрганга сокланды. Нинди матурлык бит, бөтен җирне ак мамык шәл каплаган кебек. Көз көне мондый вакытта дөм караңгы була, бернәрсәдә күренми, кая, нәрсәгә басканыңны да аңламыйсың. Ә хәзер һәрбер йорт, сарай түбәләрендә дә ак мамык юрган, агач, куаклар да ак күлмәк кигән. Ә һавасы искиткеч чиста. Лилия ашыкмады, ул дөнья матурлыгына сокланып, тәмен татып атлый бирде. Үз урамнарына җиткәндә аны клубтан кайтырга чыккан, бер төркем яшьләр куып тотты. Алар арасында сыйныфташлары Марат белән Әлисә һәм дә инде Зиннур бар иде. Әлисә белән Лилияне күреп туктап калдылар, сыйныфташын күргән Зиннур да алар белән калды.
— Менә бит сине дә күрергә насыйп булган икән.— дип, Әлисә Лилияне кочаклап алды. Хәлләр сорашып беткәч Марат Әлисәгә карап:
— Син дөньяңны оныттың ахыры, Лилияне туйга чакырмыйсыңмы әллә?
— Туй?
Лилия бер Маратка, бер Әлисәгә карады да:
— Туй дисезме?
— Әйе дустым, без Марат белән өйләнешергә булдык. Кстати, авылда ике туй бер көнне була бит.
— Аңламадым, тагын кемнәр?
— Әлфияләр бит, ничек белмисең инде, ул сиңа әйтмәдеме?
— Ул бит әле 8 мартка дигән иде, күчергәнен белмәгән идем.
— Димәк әйтәчәк, мин үзем дә бүген белдем, кибеттә очрашкан идек. Дөресрәге туй шулай ук кала диде, ә монда туйга егет ягына бара алмаучылар өчен дә туй мәҗлесе була диде. Туганнары күп бит аларның. Бәлки шалтыратыр әле ул сиңа да.
— Әлфия миңа әле әйтмәде шул. Бәлки иртәгә килеп әйтер вакыты булса әлбәттә. Мин бүген телефонны өйдә онытып калдырганмын, кем белә шалтыраткандыр да әле.
— Ярый безгә китәргә вакыт, иртәгә иртүк китәбез, дустым сине туйга көтеп калабыз, килерсең инде ярыймы?
Әлисә бөтен сөйләшү вакытында авыз ачып берсүз дә дәшмәгән Зиннурга:
— Зиннур ә син безнең белән кайтасыңмы?
Дәшми басып торган Зиннур янәшәдәгеләргә күз салып:
— Әйе, сау бул Лилия.
— Без сиңа әле чакыру кәгазе җибәрербез ярыймы, иң мөһимн туйга кил. Әәәә, сорарга онытылган, Ландыш кая укый? Синең үзеңә генә яшәргә авырдыр инде?
— Рәхмәт, ияләштем инде.
— Сау бул дустым, очрашканга хәтле.
Әлисә Лилиянең битеннән үбеп алды да , дуслар үз юллары белән киттеләр. Лилия дә өенә таба атлады. Өйгә кереп, өс киемен салып, залдагы диванга кереп утырды. Стенадагы сәгать аны көткән кебек чаң, чаң итеп суга башлады. Әнисеннән калган сәгать кичке ун икәнен белгертте. Лилия зарядкада калган телефонын алып карады. Анда дөрестән дә Әлфия биш тапкыр шалтыраткан булып чыкты. Тагын берничә кеше шалтыраткан, ә иң күп шалтыратучы Айназ булып чыкты. Лилия телефонын өстәлгә куярга гына теләде, кисәктән тагын телефон шалтырый башлады. Бу кабат Айназ иде. Лилия телефон төймәсенә басып:
— Тыңлыйм, нихәл Айназ?
— Нихәл Лилия? Нигә миннән качасың син? Нигә телефоныңны алмыйсың?
Лилия үзенең кунакта булуы, ә телефон өйдә зарядкада калуы турында әйтте.
— Уф, мин инде әллә ниләр уйлап бетердем. Теге көнне дә бик кырыс кына сөйләштең, бәлки аңлатырсың нәрсә булганын?
Лилиянең Рауза апа әйткән сүзләр исенә төште, әйе аларга чыннан да сөйләшергә кирәк иде , шуңа да ул:
— Бәлки мин түгел ә син нәрсә булганын аңлатырга тиештер?
— Нәрсә аңлатырга?
— Мин сиңа шалтыраттым бит Айназ, хәлеңне белергә теләдем, ә синең телефоннан кыз— хатын җавап бирде . Миңа бүтән шалтыратмаска кушты, ..... чөнки......чөнки булачак иренең дус кызлары булуын теләмим диде.
— Син нәрсә инде, нинди хатын-кыз алды? Минем телефон гел кесәмдә йөри.
— Бәлки ул кыз синең кесәңә кергәндер, син нәрсә, мине алдый дип уйлыйсыңмы? Минем йөрәгем телгәләнмәде дип уйлыйсыңмы?
— Тукта әле, тукта. Аңладым, ул көнне бездә кунаклар иде бит. Мин урамга чыгып, йөреп кайттым. Сиңа да шалтыратырга теләдем, тик телефоным өйдә калган булып чыкты. Димәк сиңа Регина җавап биргән. Ул әнинең дусларының кызы. Нигә шулай эшләгән инде? Бәлки шаярырга теләгәндер? Ләкин мин син шалтыратмадымы икән дип телефонны карадым, юк иде бит, бернидә юк иде.
— Мин белмим, миндә тора, теләсәң саклап торам.
— Бәлки бетергәндер? Зинһар өчен миңа ул кыз өчен үпкәләмә. Мин ял көнне сезгә кайтам, рөхсәт итсәң инде әлбәттә.
— Ярар кайт, безгә чыннан да сөйләшергә кирәк .
— Тыныч төннәр кадерлем.
— Тыныч төннәр.
Лилиянең телефонын куйганны көткән кебек, кемдер капканы каты итеп шакый башлады. Лилия тәрәзәдән карасада ,кем икәне күренмәде. Лилия бәлки Ландыш кайткандыр дип, киенеп ишегалдына чыкты да:
— Кем бар анда?
— Лилия бу мин Зиннур. Сине күргәч түзә алмадым, күзеңә карап гафу үтенәсем килде.
— Нәрсә өчен?
— Әгәр сине үпкәләткән булсам гафу ит. Син миңа бүген шундый усал итеп карадың, мин куркып калдым хәтта. Шуңа да берсүз дәшми басып тордым. Үтенәм ач капканы, бераз сөйләшик.
— Кит Зиннур, үтенәм кит. Үзеңне мин гафу итте дип сана.
Зиннур капканы тагын да каты кыйный башлады. Лилия курка калып:
— Нишлисең син? Кешеләрне куркытасың бит каты шакып.
— Ач капканы дидем бит, мин сине күреп сөйләшмичә китмим, хоть бөтен авыл җыелсын. — дип Зиннур тагын да каты шакыды, капкага аягы белән типте. Лилия үзенең беркатлылыгы белән, бераз уйлап торды да, барыбер сөйләшмичә китмәс дип, капканы ачты да:
— Менә күрдең, гафу үтен дә кит Зиннур.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас