Яңа ел бәйрәме чыннан да бик күңелле үтте. Бернинди дә үпкәләүләр юк иде, әйтерсең лә бернәрсәдә булмаган. Бары тик әниләрнең яңа елны бергә үткәрмәве генә йөрәкләрне сыкратты. Яшьләр таң атыр алдыннан гына йокларга яттылар. Араларында олы яшьтәге Рауза апа булуы да яшьләргә комачаулый алмады, киресенчә ул аларны көлдереп, күңелләрен күтәреп утырды. Ландыш белән Айназ йокыдан торганда Лилия инде өйдәге эшләрне дә эшләп бетергән иде. Аш бүлмәсенә берсе артыннан берсе кергән Ландыш белән Айназга карап Лилия көлеп җибәрде дә:
— Яңа елны кем ничек каршылый, аның елы шулай үтә диләр, димәк сез ел буе йокларсыз инде. Ландыш исә Айназдан тизрәк җавабын да бирергә өлгерде.
— Минем хәләтем белән бу нормальное явление. Ә менә җизнәкәй точно йокы чүлмәге.
— Ә мин нәрсә? Минем сыерым юк, ишегалдым да кар юк керәргә. Кстати сыерның хәле ничек анда?
Айназ Лилия янына ук килеп:
— Син бит сыер яңа елга бозаулый дидең.
— Мин бит сыер түгел, бер көн алдан, бер көн соңрак бозаулый ала. Ул бит миңа телеграмма җибәрми иртәгә бозаулыйм дип. Ә болай бик борчыла, ашамый да, мөгаен бүген бозаулар да. Иртәдән бирле гел ятып тора, шуңа да гел чыгып карыйм. Ярый сез чәйләр ясый тырыгыз, мин тагын чыгып карап керим әле. — дип Лилия кабат сарайга чыгып китте . Чәйләр дә ясалды, тик Лилия генә өйгә кермәде. Озак керми торгач Айназ түзмәде, Лилия янына сарайга чыкты. Сарай ишеген ачуга, сарай эченнән пар чыккан кебек булды, шуңа да ул:
— Ишекне ябырга бит инде тизрәк, нигә ачып тотасың — дигән тавышка егет сискәнеп китте һәм тизрәк ишекне ябып куйды. Күзе пар арасыннан күрә башлаганда, ул бер читтә Лилиянең яңа туган бозауны печән белән сөртеп торганын күрде. Ә аклы каралы нәни бозау үз аякларына басырга маташа. Сыер исә Лилиягә булышкан кебек нәни бозауны телләре белән ялый. Айназ әллә нишләп китте, аңа бик кызык иде.
— Салкын нәни бозауга, җитмәсә урамда да суык, шуңа да тизрәк кипсен өчен аңа кибәргә булышырга кирәк .
— Син бүген акушерлык ролен үтәдең инде.
Айназ Лилиянең ничек җиңел эш башкарганын күреп:
— Ә синең белмәгән эшең бармы?
— Миңа әнигә булышып ферма юлын күп таптарга , күп нәрсәләр өйрәнергә туры килде.
— Син чыннан да искиткеч кеше.
Айназ күзен дә алмыйча Лилияне күзәтте. Лилия тагын бераз бозауны сөрткәләгәч Айназга карап:
— Ярый булды ахыры, әйдә өйгә керәбез. Бозау әнисенә ияләшсен, аңа әле ашарга да өйрәнергә кирәк . Әйдә чык тизрәк.
Өйгә кергәч үзенең күргәннәре белән Айназ Ландыш белән уртаклашып:
— Син өйдә бәби табудан курыкмасаң да була, апаң барын да эшли белә.
— Тик шулай да мин хастаханәдә табачакмын.
Бәйрәмнән соң килгән көн тиз үтеп, Айназга кире китәргә вакыт җитте .
— Мин берәр көн с удовольствием калыр идем, әни озак тормаска кушты. Бүген аның дусты Мәскәүдән гаиләсе белән кунакка кайта. Миңа машина белән аларны поездан каршы алырга кирәк була. Мөмкин булса мин иске яңа елга да монда кайтыр идем.
— Мин каршы түгел, адресны беләсең бит. Кызганычка каршы мин генә шәһәргә бара алмыйм.
Лилия Айназны озатты, ул китүгә аның күңеленә ниндидер бер шомлы уй кереп урнашты. Ул аны үзе дә ничек тә аңлап бетерә алмады. Эштән өйгә, өйдән эшкә йөри, йөри көннәр уза торды. Лилиянең күңеленнән теге шомлы уй китмәде, киресенчә йөрәк түреннән нәрсәдер чәнчергә тотынды. Шулай уйланып йөреп искечә яңа ел да килеп җитте. Кич эштән кайтты гына, Лилиягә Айназ шалтыратып башта хәлләр сорашты, матур гына сөйләшеп бетергәч үзенең бәйрәмгә кайта алмавы хакында әйтте.
Айназ бик теләде кайтырга, тик килеп чыкмады. Яңа елга кайтып кунак булып китүче кунаклар , ниндидер сәбәпләр аркасында кайта алмадылар , ә менә хәзер алар инде юлда. Озак , көттереп кенә кайткан кунакларны каршы алырга Айназ әнисе белән бергә барды. Менә кунаклар поездан төште дә туры аларга таба атлый башладылар. Ренат белән Рәмзия апа бу юлы кызлары Регинаны да үзләре белән алып кайтканнар. Берничә ел элек алар үзләре генә кунак булып киткән иде. Ут кебек янып торган күзле Регина Айназны күрүгә күзеннән очкыннар чыгарып:
— Привет Айназ, ә мин сине никтер башкачарак күз алдына китергән идем.
— Ничек инде ул сер булмаса?
— Незнаю, пака аңлый алмыйм.
— Үзем әйтимме? Мин Мәскәүдән, сез Казаннан гына, бераз авылчарак булыр димәкче идеңме?
— Нет уж, Казан шәһәр бит, авыл түгел, просто әниең сине гел минем улым бик гади дия иде.
— Аңладым, сиңа крутой егет кирәк инде, ә мин авыл малае гына бит.
Шундый туры җавап алырга уйламаган Регина сүзсез калды. Аларны тыңлап кайткан кызның әнисе:
— Кызым син кунакка килүгә егеткә бәйләнмә инде. Ә син Айназ аңа үпкәләмә, ул гел үзен шулай иркен тота, иркәләдек без кызыбызны, ә болай начар кеше түгел ул .
Айназ көлемсерәп:
— Мин үпкәләмим, иркә кызлар детсад балалары сыман алар, бераз чатка гына бастырырга кирәк аларны, бәлки шуннан аңларлар нәрсә ярый, нәрсә ярамаганны. Ә Регина үскән кыз инде, чат белән генә үзгәртеп булмас аны.
Өйгә кайткач та Регина төрле сәбәпләр табып Айназ белән сөйләшергә маташты. Тик Айназ гына Регина кебек гел сәбәп табып, кыз белән аралашудан кача иде. Әлбәттә инде Айназның үзен кагуы Мәскәү кызына бик ошап бетмәде. Аның ничектә бу егетне үзенеке итәсе килде. Кич белән Регина Айназ бүлмәсенең ишеген шакып та тормыйча , бүлмә эченә үтте. Тәрәзәдән нидер күзәтеп торган Айназ янына килеп басып, ике бармагы белән аның беләгеннән атлатып менеп, муены янына җитте. Аннары кисәктән генә ике кулы белән башын тотып үзенә каратып:
— Син нигә минем белән шулай сөйләшәсең? Мин сиңа ошамыйммы?
Айназ дәшми генә кызга карап торды да:
— Ә тиешме? ........Ә синең егетең ни дияр соң, синең башка егеткә күз төшергәнеңне белсә? Синең үз-үзеңне тотышың миңа ошамый. Татарча аңламасаң әйтәм, хотя бы чуть, чуть надо быть скромнее.
— Охо, урысчага күчтеңме?
— Син бит татарча әйткәнне аңламыйсың дип әйттем инде, ике тапкыр кабатламас өчен. Регина бәлки син яхшы кыздыр да, тик син мине әз беләсең, шулай ук мин сине. Дөресрәге безнең бит аралашкан да юк. Ә син үз-үзеңне артык иркен тотасың. Минем янымда ярар инде, тик син гел шулай эшләсәң, башка егетләр янында, синең үз үзеңне тотышың әллә ниләр уйларга мөмкинлек бирә . Синең үзеңә ошыймы шундый булуың? Миңа юк.
— Мин просто современная девушка, и что тут такого.
— Ә миңа гади кызлар ошый, син әйтмешли без выкрутасов. Гафу ит минем барасы җирем бар,— дип Айназ бүлмәдән үк чыгып китте . Дөресен әйткәндә аның бер кайда да барасы юк иде, ләкин бу кыз белән бер минут та торасы килмәде аның. Айназ урамга чыгып, урам буйлап йөрүне кулайрак күрде. Менә ул урам буйлап бара, көне дә матур. Лилиягә шалтыратам дип, телефонын алырга теләгән иде, булмады, Айназның телефоны өйдә онытылып калган булып чыкты. Менә шул очрак алар арасында беренче тапкыр сүзгә килүне китереп чыгарды да инде.
Лилия Айназның хәлен белергә дип аңа шалтыратты, тик телефонны , теге яктан хатын - кыз алып:
— Алё, да, сөйләгез. Нигә дәшмисез?
Хатын кыз тавышын ишеткән Лилия каушый төшеп:
— Исәнмесез, миңа Айназ кирәк иде.— диде Лилия, тамагына тыгылган төерне йота, йота...
— Сез кем соң? Ул сезгә нигә кирәк?
— Мин дусты, ә сез кем?
Регина Лилиянең Айназның кызы икәнен аңлап алды да:
— Ә мин аның булачак хатыны матурым. Аңлыйсыздыр, ул сезнең дус, ләкин мин иремнең хатын-кыз дуслары булуын теләмәс идем. Так что үтенәм, аңа бүтән шалтыратмагыз ярыймы? Үтенәм мине дөрес аңлагыз, сез дә ирегезнең башка хатыннар белән сөйләшүен теләмәс идегезме. Сау булыгыз. — Регина телефонны сүндереп куйды. Ә үзе Лилия шалтыратканны Айназ күрмәсен өчен, Лилия шалтыратканны телефон экраныннан бетереп куйды. Регинаның башына әллә нинди уйлар килде, әйе, әйе ул Айназны ничектә үзенә каратырга тиеш. Җитмәсә аларның туганнары зур урында утыра һәм бу иң беренче чиратта карьера буенча өскә таба менәргә булышачак . Регина алга таба хәзердән үк планнар кора башлады. Ә кызы, ул авыл имгәге үзе кебекне авылында табыр әле, егетләр күп дип, үз-үзенә сөйләнә, сөйләнә Айназ караватына сузылып ятты.
Ә менә Лилиягә теге кыз әйткән сүзләр, утлы таба белән яңагына суккан кебек булды. Ул кулындагы телефонын идәнгә төшереп җибәрде. Чит кеше Айназның телефонын ала алмый, димәк бу сүз дөрес, җитмәсә Айназ авылга кайта алмыйм диде, ә теге кыз, ул, ул мин аның булачак хатыны диде. Бәлки бу дөрес түгелдер? Дөрес булмаса нигә, нигә Айназның телефонын алды? Лилиянең башыннан мең төрле уй үтте. Кем белә тагын нәрмәләр уйлар иде Лилия, әгәр күрше Рауза апа кермәсә. Ул ишекне ачып:
— Син өйдә юкмы әллә Лилия?
Көч хәл белән атлап, инде караңгыга чумган бүлмәләргә ут кабызып, Лилия Рауза апа каршысына чыкты да:
— Өйдә инде, өйдә, мин кая барыйм соң? Минем барыр урыным да калмады.
— Син нигә дөм караңгыда утырасың?
Лилия авыр сулап куйды да :
— Кер Рауза апа, утыр әйдә чәй куям, эштән кайтып та чәй эчмәгән идем әле. Ландыш кайтыр дип көттем башта, бүген ул да юк.
Лилия сөйләнә, сөйләнә газ кабызып чәй куеп җибәрде дә, өстәл янына килеп утырды. Дәшми генә аны күзәтеп утырган Рауза апа:
— Тагын нәрсә булды инде кызым? Син миңа ошамыйсың әле, тагын башың авыртамы? Ничә тапкыр әйттем бит инде, даруларны табиб сиңа юкка гына бирми.
— Нәрсә әйтим соң Рауза апа ? Мин дөрестән дә үземне начар хис итәм. Ничек әйтим сиңа? Мин үземне чатырманлы кара урман эчендә кебек хис итәм. Ә урман эчендә караңгы һәм мин юл таба алмыйча төрле якка бәргәләнәм. Минем бөтен аякларым, кулларым хәтта битем тырналып бетте. Шунда каяндыр яктылык күренә сыман, ә мин киресенчә яктылыктан качам, кире караңгылыкка кереп чумам төсле. Минем каты итеп кычкырасым килә, ә тавышым юк. Шулай бәргәләнәм, чатырманны ерып урман эченәрәк керәм. Ә яктылык артта калды. Мин нишләргә дә белмим. Нигә дип мин яктылыктан качам соң? Белмим, белмим миңа нишләргә Рауза апа . Лилиянең бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ул күз яшьләрен сөртеп, кайнап чыккан чәйне сүндереп, чәшкәләр салып өстәлгә куйды да:
— Рауза апа синең ашыйсың киләме? Мин тавык ите белән умач пешергән идем.
— Мин чәй генә эчәрмен дигән идем, үзең ашасаң миңа да бераз сал.
Лилия тәлинкәләргә аш салып, өстәл артына утырды да, кабат елап җибәрде. Рауза апа аңа сүз әйтергә курыкты. Сораулары белән кызның кәефен тагын да төшерәсе килмәде аның. Тик Лилиягә чыннан нидер булган, нәрсәдер, аның кәефен шулай төшерерлек ни булганын гына Рауза апаның бик беләсе килгән иде. Бер сүз дәшмичә генә ашап, өстәл яныннан кузгалгач, Лилия Рауза апага карап:
— Син мине бүген гафу ит инде яме, бүген бер генә дә сөйләшәсем килми.
— Ә син бирешмә кызым, мин беләм син бик көчле кеше. Елама да, дошманнарың еласын, аларга уч итеп бәхетле яшәргә тырыш. Елап үз үзеңне генә бетерәсең , әниең дә бирешүеңне теләмәс иде.
Шул сүзләрне генә көткән кебек Лилиянең телефоны шалтырый башлады. Кыз кем шалтыратканын карап та тормыйча, телефонның төймәсенә басты, теге яктан:
— Нихәл кадерлем? Көч хәл белән вакыт таптым синең белән сөйләшергә. — дигән тавыш ишетелде. Телефонның теге ягында Айназ иде.
Дәвамы бар.
+28 °С
Облачно




