

Ландыш белән Лилия бер-берсенә карап куйдылар. Ир белән хатын машинадан төшсәләр дә, Әмир, Артур күренмәде. Киемнәренә, машинага карасаң, килүче кунаклар бик бай икәне күренеп тора иде . Як-якларына карана, карана алар өйгә таба атлый башлады. Лилия аларны каршы алырга ашыкты. Капкадан керүгә хатын кыз Лилияне күреп, аңа җирәнеп кенә карады да:
-— Синме инде ул,..... Ландыш?
— Юк, мин аның апасы, ә сез кем?
— Мин Артурчикның әнисе, ә бу әтисе. Без сезнең белән сөйләшергә дип килдек.
— Рәхим итегез, безгә сезнең килүегез турында Артур әйткән иде инде.
Хатын аптырабрак карады, башын селкеп куйды да:
-— Шулаймы? Тагын да яхшы, эшне тизрәк бетерербез. Дөресен әйткәндә безнең вакыт юк —дип, кәттә хатын әкрен генә атлап өйгә үтте. Ә ире аның артыннан иярде. Бай кунакларны күреп әби бераз югалып калды, аннары аларга елмая төшеп:
— Менә нинди кунаклар көткән икән сез миннән яшереп. Ярар кадерле кунаклар, түрдән узыгыз әйдә, аш пешкән, чәй кайнаган.
Кунак хатын әбигә аптырап карап торды да:
— Без кунак булырга килмәдек, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны чишәргә килдек.
— Нәрсә килеп чыкты инде? — Әбиең кызларны, килгән кунакларны , күз белән генә йөртеп карап алды да:
— Тикмәгә генә түгелдер , юк өчен өстәл әзерләмәгәннәрдер балалар, сөйләгез соң, бәлки чишәрбез мәсьәләгезне. Мин нәрсә белми калдым икән?
Теге хатын башын югары күтәреп:
— Короче так, Артурчикны хәзер үк өйләндерергә исәбебез юк. Минемчә син әле үзең дә укыйсың, яшь тә икән. —- Артурчикның әнисе Ландышны башыннан аягына хәтле карап алгач-— Мин улымның дуслары белән дә сөйләштем, Артур үзе дә сине бик яратмый икән. Җитмәсә син күптән башка егетләр белән дә очрашырга өлгергән. Кем белә бит син кемнән бала көткәнне, син нәрсә, бай егет күрдең дә, тизрәк богауларга теләдеңме?
Әйтелгән сүзләрдән соң әби әллә нишләп китте,, Нәрсә, нәрсә диде ул Ландыш хакында? Бала, баласы була дидеме? Әби аздан гына егылмады, аның йөрәге чәнчеп куйды. Тик ул ишек читенә тотынып, үз-үзен кулга алырга тырышып;
— Сез нәрсә сөйлисез минем оныгым турында?
— Подробности оныгыгыз үзе сөйләсен. Ә мин улымны беренче очраган себеркегә өйләндерер хәлем юк. — дип, өстәлгә бер конверт бәрде дә— Монысы хастаханәгә җитәрлек күләмдә акча , җүләр булма кызый, бүген үк төшер ул балаңны. Дөресен әйткәндә сиңа да, безгә дә ул бала кирәк түгел. И ещё вот что, бүтән улым артыннан чабып йөрмә, белсәм үзеңә үпкәлә, аңладыңмы? — дип ишеккә таба атлый башлады. Әби дә, Лилия д ә бер сүз дәшми Ландышка таба карадылар. Кисәктән Лилия:
— Туктагыз, сез болай гына китә алмыйсыз — дип, ишеккә җиткән кунакларның каршыларына барып басты да:
— Әйе Ландыш бераз җилбәзәк кыз, тик ул баланың әтисе Әмир дигән икән, димәк бу шулай, мин аңа ышанам. Нәрсә, хәерчеләр дип уйлап безгә җирәнеп карыйсызмы? Бездән көләргә ярый дип уйлыйсызмы? Ландышка әле 18 дә юк, кем белә бәлки аны сезнең Артурчигыгыз көчләгәндер ә? Бәлки шуннан соң гына Ландыш балага узгандыр, ничек уйлыйсыз? Барыгыз мин сезне тотмыйм, тик мин иртәгә үк полиция идарәсенә барып гариза язачакмын. Артурыгызны төрмәдә күрәсегез киләме?
Шул вакыт Ландыш апасы янына килеп:
— Кирәкми апа, үтенәм, китсеннәр.
— Ничек китсеннәр? Ничек? Күрәсеңме алар безне кешегә дә санамый бит, алар синең хисләреңнән көлә. Бүген син, иртәгә башка кыз шулай корсаклы килеш калса? Синең үзеңне түбәнсетеп китәләр бит алар.
Теге хатын Лилиянең иягеннән тотып:
— Тагын күпме акча кирәк икәнен әйтегез, без бирәбез, ә төрмә белән безне куркыта алмыйсың, кит юлымнан. Иртәгә сезгә тагын акча китереп бирәчәкләр, бала безнеке булмаса да без булышырга әзер . — дип Лилияне төртеп җибәрде дә , өйдән чыгып китте. Авыз ачып бер сүз дә дәшмәгән ире, эт кебек ияреп керде, шулай ук хатынына ияреп чыгып китте . Өйдә тынлык урнашты. Шактый вакыт үткәч әби телгә килеп:
— Нишләдең син бала, нишләдең? Бәхетеңә әниең үлеп китте. Үлмәгән булса бүген оятыннан үләр иде. Нишләргә инде хәзер, нишләргә? Бәлки чынлап торып ул баланы төшерерсең ә ? Син бит әле яшь, мин дә булыша алмыйм. Бабагыз үлем белән көрәшә, мин гел аның янәшәсендә.
Ландыш күзеннән чыккан яшьләрен сөртеп:
— Әби соң инде, вакыт үткән диделәр.
Әби авыр сулап куйды да , ике кулы белән башын тотып:
-— Нәрсә өчен Ходаем әйт, нәрсә өчен?
Лилия әбисен килеп кочаклап алды да:
— Әби хәзер бернишли дә алмыйбыз. Ландышка баланы табарга туры килә. Без ничек тә бу бәләне җиңәрбез. Әнә акча да калдырдылар, иртәгә тагын бирәбез диделәр. Дөресен әйткәндә ул акчаны аларның битенә бәрергә теләгән идем мин, ләкин аңладым. Ул бит акчаны ике дә уйламый алып китә иде. Әйе, мин дөрес эшләдем дип уйлыйм. Чөнки хәзер безгә чыннан да акча күп кирәк булачак. Балага төрле әйберләр алырга бик яхшы гына була. Кем белә, бәлки бала тугач кире уйларлар.
— Мин дә шулай уйлыйм, вакыты белән дошманның да акчасы кирәк була икән. Горурлык белән акчаны кире биргән булсаң, бернәрсәсез кала идегез. Җитмәсә бала төшерү вакыты да үткән булгач.
— Әби синең хәзер кан басымын кутәрелә, үтенәм тынычлан. Минем бик ашыйсым килә, әйдә ашап алабыз. — дип Лилия начар уйларны калдырып, сүзне икенчегә борып җибәрергә теләде. Ашап, эчеп бераз тынычлана төшкәч, әби кызларга хәзер ешрак киләм дип үз өенә кайтып китте ..Ландыш укуын дәвам итсә дә, Артур белән очрашмаска тырышты. Ләкин тормыш, язмыш юлына язылганнар безнең теләкләргә каршы килә икән шул вакыты белән . Ландыш апасына сүз бирсә дә үзенекен эшләде, йөрәге астында бала йөрткәнен белсә дә, гадәте үзгәрмәде. Артурчик белән дә араны өзмәде, алай гына да түгел, аның янына баргалап та йөрде. Лилиянең бәхетенә Айназның әнисе авырып китеп, бу атнаны алар кунакка кайта алмады. Төн артыннан көн үтеп яңа ел бәйрәме дә килеп җитте. Айназ Лилиягә сюрприз ясыйи дип, аңа әйтеп тә тормыйча авылга кайтты. Ул кайтып җиткәндә Лилия эштән кайтмаган да иде әле. Ә менә Ландыш киресенчә өйдә иде. Ишектән кергән Айнурга, ул апасы дип белеп, карап та тормыйча :
— Син бүген җизни кайта дигән идең бит, бәлки шәһәргә китәрсең? Ә мин дуслар белән яңа елны монда үткәрәм, бәлки булачак племяннигыңның әтисе белән дә яхшылап дуслашырбыз. Кем белә, может бәйрәмнән файдаланып җизни дә сиңа бәби ясап җибәрер. И ятарбыз икәү корсак киереп.
— Тик мин файдалана торган кеше түгел Ландыш, ә син менә киресенчә апаңның юашлыгыннан оста файдаланасың, алай гына да түгел, син әле аннан көләсең дә икән ятсыз кыз.
Ландыш Айназны күреп башта куркып калды, аннары:
— И что, ул минем апам, ул әни урынына калган кеше, димәк минем өчен борчылырга, мине карарга, миңа ярдәм итәргә тиеш .
— Ә син, син булышырга тиеш түгелме?
Айназ белән Ландыш сөйләшеп бетерә алмады, өйгә Лилия килеп кереп:
— Бездә кунак бар икән, сәләм Айназ, кайчан кайттың? Нигә хәбәр бирмәдең?
— Сиңа сюрприз ясамакчы идем, киресенчә үземә сюрприз ясадылар.
Лилиянең дулкынланганы йөзенә бәреп чыкты. Айназ аны куркытырга теләмәде, шуңа ул:
— Әнә Ландыш мин дуслар белән яңа ел үткәрәм, апа берүзе генә кала, син авылда кала аласыңмы, апама иптәш кирәк диде.
— Бернәрсәдә аңламадым, ничек инде?
— Шулай итеп сеңлең миңа яңа елны авылда үткәрергә тәкъдим итә . Минем дә бер тәкъдимем бар.
— Нинди инде?
— Минем чыннан да авылда яңа елны каршы аласым килә. Тик икәү генә түгел, Ландыш егете белән , аннары теге юлы күп сөйләгән күрше Рауза апаны да чакырыйк. Бәйрәмдә аның берүзенә генә күңелсез булыр, йә, ничек уйлыйсыз?
Ландыш көлеп җибәрде дә:
— В смысле? Ул әби безгә нигә кирәк?
— Ә нигә юк? Бу бит яшьләр бәйрәме генә түгел, ә кирәкле әйберләрне мин алып кайттым. Так что кызлар миңа машинадан әйберләрне алып керергә булышыгыз, аннары бәлки мине ашатырсыз ә? Юл озын булды, бик, бик ашыйсым килә минем.
Кызлар бер-берсенә карар көлеп җибәрделәр. Лилия Ландышка:
— Мин үзем булышам, ә син ашарга әзерли башла.
Лилия Айназ артыннан машина янына чыкты. Егет исә машинаны ачып, кар өстенә төялгән пакетларны куя башлады. Тагын бер сумканы чыгарып:
— Монысында шампан шәрәбе, ватылмасын— дип Лилиянең кулына тоттырды. Лилия аңа карап:
— Айназ нәрсә булды? Син бит яңа елны шәһәрдә үткәрәм дигән идең, нәрсә үзгәрде?
— Мин, мин син арыганны беләм, җавабың әзер икәнен дә беләм. Син беркөнне телефоннан сөйләшкәндә яңа елга сыер бозауларга тиеш, бәйрәм көнгә генә калмаса ярар иде дидең. Сыер бозауларга тиеш булгач синең шәһәргә килеп йөрмәгәнен көн кебек ачык . Сәбәбе дә зур шулай бит?
Лилия елмая төшеп:
--Әйеееее, юрист, юрист шул инде, бөтен нәрсәне тикшерә, барысын да уйларга өлгергән.
— Вообще то урамда салкын, яшелчәләр дә салкын кар өстендә торгач катып китәрләр, әйдә тизрәк өйгә керәбез — дип Айназ өйгә таба атлый башлады. Ашагач Айназ тагын сүзен башлады :
— Иртәгә яңа ел киче, ә сезнең хәтта чыршыгыз да юк. Хәзер каян алып кайтып була инде?
— Быел чыршы куймадык шул, әни елда ферма яныннан алып кайта иде.
Ландыш апасына карап куйды, Лилия эш нәрсәдә икәнен аңлап:
— Әйе , безнең хуҗа ел да фермадагы чәй бүлмәсенә чыршы куя иде. Быел да куйды, кирәк кеше булса дип, ферма янына тагын берничә чыршы алып кайтып куйган иде. Әгәр алып бетермәгән булсалар анда чыршы булырга тиеш . Айназ әйдә барып карыйбыз.
Ферма янында, кар өстендә әле дә ике чыршы үз хуҗаларын көтеп ята иде. Ниһаять кызларның өендә дә яшел чыршы үз урынын алды. Кызлар уенчыклар табып чыршыны бизи дә башладылар. Бу мизгелләрдә кызлар бик бәхетле иде, әйтерсең лә бернинди дә мәшәкатьләр булмаган. Кызларга карап торган Айназ:
— Мин кечкенәдән чыршы бизәгәнне карарга яратам. Чыршы бизәгәндә нигәдер балачак искә килеп төшә. Кемдер чыршы бизәгәндә мәшәкатьләрен оныта. Менә сездә дөньягызны онытып балачакка кереп киттегез. Хәтта мин барын да онытып җибәрдегез ахыры. Шул хәтле бирелеп уенчыклар эләсез, йөзегез бәхеттән ут кебек яна.
Бу сүзләргә каршы әйтерлек сүз таба алмады кызлар. Чөнки бу чыннан да шулай иде.
Менә яңа ел киче дә җитте. Ландыш Әмирне кунакка чакырды, тик ул килмәде. Ләкин аның өчен Ландыш нигәдер борчылмады да. Бүген аның җаны тыныч, бәйрәм табыны артында аңа балаларча рәхәт иде. Бүген бары тик бәйрәм, күңелне ниндидер иркенлек басып алды, бүген барысы да бәхетле иде. Ә сәгать телләре уникене суккач барысы да бер авыздан бер берсен бәйрәм белән котлады.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.