Сельские нивы
+11 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
6 Декабря 2022, 12:00

Ялгыз торна тавышы

18 бүлек. Хуҗа сүзе кешеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Нәрсә генә булмасын, авыл халкының уй- фикерләрен тиз генә үзгәртеп булмый. Җитмәсә сеңлесенең кыланышлары, авыл буйлап исереп сүгенеп йөрүләре дә бу сүзләргә, гайбәтләргә ышанырга булыша. Кеше никтер начар сүзләргә тизрәк ышана, ә яхшы якны әзрәк искә ала.

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Хуҗа сүзе кешеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Нәрсә генә булмасын, авыл халкының уй- фикерләрен тиз генә үзгәртеп булмый. Җитмәсә сеңлесенең кыланышлары, авыл буйлап исереп сүгенеп йөрүләре дә бу сүзләргә, гайбәтләргә ышанырга булыша. Кеше никтер начар сүзләргә тизрәк ышана, ә яхшы якны әзрәк искә ала. Дөрестән дә бер упкынга тәгәрәп төштеңме, шул җитә кешегә сөйләргә, дәрәҗәң төштеме, аны кире яулап алыр өчен бик , бик авыр, аның өчен тырышырга кирәк . Ә менә гаепсез кешеләрне утта яндырып, суга салып, аны батырырга тырышу бу башка нәрсә. Күпме кешенең ул сәбәпсез гайбәтләр аркасында тормышы бозыла, гаиләләр таркала. Әйе авыл җирендә дә төрле маҗаралар булып тора , бары бер аерма белән , шәһәр зур кеше күп, бөтен кешене белеп бетермисең, әллә кем турында сөйлиләр. Ә менә авылда барысыда уч төбендә, күрәсең дә, ишетәсең дә. Гайбәт тиз арада бөтен авылга таралып ут чыгара, әле шул исәптән шул учакка ботак өстәп учакның януын арттыручылар да табыла. Ләкин гайбәт авызга капкан конфет кебек, тиз генә тәме бетми. Кешеләр шул тәмне озакка суза, тәме бетмәсен өчен тәм өсти, арттырып җибәрә. Менә бу юлы да ,, Лилия хуҗа белән мәш киләдер" , Кем белә нишләгәннәрен, ничә тапкыр бергә күргәннәр " - дип тә сөйли башладылар. Әлбәттә инде бу сүзләрне ишетү Лилиягә бик авыр булды. Тик ул күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтмәде. Ә инде өйгә кайткач бер генә мендәр тышы юешләнмәде аның күз яшьләре белән . Тагын Ландыш өйгә кайтырга бик ашыкмады. ,,Кар, буранда кайтырга кыен, аннары укырга күп бирәләр" —дип еш кына район үзәгендә калгалады. Кая кич кунуы хакында ул әлбәттә сөйләмәде. Лилия аны сүксә дә, ялынып, елап ялварсада Ландышны үзгәртә алмады. Айназ бу атнаны кайтам дип шалтыраткач та:
— Гафу ит, бу атнаны ялым юк, үзең беләсең авыл җирендә ял юк. Аннары ял көнне фермада бозаулар үлчиләр, Казанга озаталар, үзем дә кайчан бушаганымны белмим, зинһар өчен үпкәләмә инде ярыймы?
— Үпкәләвен үпкәләмим, тик никтер син миннән читләшәсең кебек Лилия.
— Юк инде, син нәрсә? Нинди сәбәпләр аркасында мин авылда яшәгәнне дә беләсең бит. Дөресен әйткәндә үземә дә бик кыен, инде ничә тапкыр өйне сатып китәргә теләгәнемне белсәң иде. Күрше Рауза апа, ,, Яхшы түгел, әниеңнең елына хәтле булса да түз инде""- ди. Миңа бик авыр Айназ, бик авыр. Эшемдә дә төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Явыз телләр әллә ниләр сөйли. Куркам, түземлегем җитәр микән минем? Гафу ит сиңа үземнең мәшәкатьләремне сөйләгән өчен, үзеннән үзе чыкты, күңелем тулды.
— Мин сине гаепләмим, киресенчә, син минем белән утраклашкан өчен шатланам гына. Лилия кадерлем, бәлки миңа чыннан да берәр сәгаткә булса да кайтып китәргәдер? Бер-беребезне күреп сөйләшербез, бәлки күңелеңә дә җиңелерәк булыр.
— Мин бик теләр идем, бик. Тик авыл халкы төнгә каршы килгән егетне аңлар дип уйлыйсыңмы? Кирәкмәгән сүз сөйләргә тагын бер сәбәп кенә була. Үтенәм, үпкәләмә инде, күрергә теләсәң көндез кайт.
— Ярый аңладым, мин киләсе ялга кайтам, бәлки әни дә кайтыр, сине бик күрәсем килә ди.
Лилия бөтереп тә сүзсез калды. Әгәр дә алар кайтканда Ландыш исерек булса? Айназның әнисе сеңлесенең хәләтен күрсә нәрсә була? Юк, юк, бу мөмкин түгел. Каршы килеп тә булмый, нәрсә эшләргә? Лилия теләр теләмәс кенә:
-— Мин каршы түгел, үзегезгә ничек җайлы шулай кайтыгыз, мин мунча ягып куярмын, тик алдан хәбәр итәрсез.
— Рәхмәт җылы сүзеңә, ә хәзер тыныч төннәр , сагындым үзеңне кадерлем минем, матур төшләр күреп йокла, яратам үзеңне, яратам.— дип Айназ телефонны сүндерде. Менә ничек итеп ул хәзер тыныч йокласын ди? Беренче тапкыр бу ялларга Ландыш кайтмаса ярар иде дип теләде Лилия.
Эшләр, мәшәкатьләр белән ял килеп җиткәне сизелмәде дә. Лилиянең бәхетенә Ландыш матур гына кайтты. Аның да күңеле күтәренке, ул гел шатланып, җырлап кына йөрде. Лилия аңа карап:
— Сеңлем син лоторей отмагансыңдыр бит? Нәрсәгә шулай шатланып йөргәнеңне сорасам ярыймы?
— Ярый.
— Ииии.
-— Нәрсә и?
— Бәхетеңне минем белән уртаклашасың килмиме?
Ландыш әйтимме, юкмы дип боргаланып торды да:
— Мин егетем белән дуслаштым, ул әнисенә дә бала хакында әйткән. ......
Ландыш туктап калды, ул кабат нидер уйлап алды да:
-— Апа аның әнисе " Сез әле яшьләр, туй үткәреп торудан мәгънә юк , кыз туганнары белән сөйләшеп никах укытып алсак шул җитә" дигән.
— Кайчан сөйләшәләр инде?
— Алар иртәгә килергә тели, апа син миңа булышасыңмы? Бераз чәй эчәргә әйбер алырга кирәк, өстәлгә нидер куяргадыр бит?
--Кызык кеше син, әгәр мин сорамасам , син моны кайчан әйтер идең икән?
— Бүген..... бераздан әйтә идем, әле иртәгә генә киләләр бит.
— Мин бит әле эшкә дә йөрим онытмаган булсаң.
— Апам әбигә хәбәр итәргә кирәк, ул килә алырдыр бит? Өйдә олы кеше булу кирәктер, Гөлләр апага да хәбәр итәргәдер, апам син сөйләш инде.
— Ярый мин хәзер үк сөйләшәм, ә кайсы вакытта киләбез диделәр?
--Точно белмим, ул миңа кич шалтыратып вакытын әйтәм диде.
— Ә мин әбигә нәрсә дияргә тиеш соң? Әйдә болай эшлибез, әбигә шалтыратам һәм бары кунакка кил дип әйтәм. Калганын кунаклар белән сөйләшкәч кенә әйтербез. Никах кая буласы да шунда ачыкланыр.
— Рәхмәт апа, син бигрәк тә башлы инде.
— Ландыш сеңлем син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы? Сиңа бу холкыңны онытырга туры киләчәк, эчәргә дә ярамый бит, балага зыяны тиячәк бит. Күпме әйтсәм дә тыңламадың, бәлки хәзер аңларсың, син бит ир хатыны, кайнананың килене буласың.
— Апам аңлыйм мин, чыннан да мин инде ничә көн эчмәдем
Артур да эчмә дип сүгә.
— Так, так, Артур ул кем? Ул урысмы?
— Әйе, ә нигә? Бу бик мөһимме?
— Монысы начар, әби ни дияр? Тукта син бит никах дип сөйләндең, нинди никах ди ул урыс белән?
— Уйнап кына әйттем мин, син ни диярсең дип. Әмир ул, Әмир. Без үзара аңа Артур дип әйтәбез. — диюгә Ландыш көлеп җибәрде дә-— Күрсәң иде хәзер апам йөзеңне.
-— Җүләр, ярый идәннәр юарга, тузаннар сөртергә кирәк, бар эшлә.— дип Лилия урамга чыгып китте . Аның башында уй фикерләре куерды. Ярый инде һич югы бәлки никахтан соң ул үзгәрер, бала тугач үзе әни була бит. Әйе сеңлесе шулай үзгәрер, гаиләле тормыш кешене үзгәртә ул дип өметләнде Лилия..
Урам һавасы битне чөметеп ала, күбәләк, күбәләк яуган кар бөртекләре биткә кунып эреп юкка чыгалар. Лилия яуган кар бөртекләренә карап әнисен исенә төшерде.
— Әни, әнием, әнә кечкенә кызың кияүгә чыга. Син генә юк аның бәхетле булуын күрергә. Син озакламый дәү әни буласың әнием. Кечкенә нарасыйны иркәләргә, назларга син генә юк шул. Әнә кара, син ярата торган кар күбәләкләре оча. Алар уйный, уйный җиргә төшәләр дә, кояш нурында энҗе мәрҗән кебек ялтырыйлар. Ә уйнарга яраткан җил, аларны кабат күккә очырып күтәреп китә. Күрсәң иде әнием хәзер урамда нинди матур икәнен. Шул күбәләкләр очып бәлки синең яныңа да барып җитәрләр, мин сиңа алар аша сәләм җибәрәм. Сагындым сине әни, бик сагындым. Ландышың бүген бәхетле, ә мин, мин бер ялгызым калам. Миңа нишләргә әни? Беләсеңме, мин әбиләргә авылга барган саен сәер тавыш ишетә идем. Авыл башындагы сазлы күлне хәтерлисеңме? Шул яктан гел бер кош кычкырган тавыш ишетелә иде. Ишетсәң иде аның тавышын, белмим ничек итеп аңлатырга. Ул тавыш шундый сәер чыга, шундый кызганыч тавыш ишетелә, әйтерсең лә кошның йөрәге яраланган, ул бернишли дә алмый. Бер көнне мин түзмәдем,, Әби бу нинди тавыш? — дип сорадым. Ә беләсеңме әби нәрсә диде? ,,, Ялгыз торна тавышы"" — диде. Мин аптырап калдым да: — Ничек инде? — дип сорадым. Ә ул миңа:— Ул торна безнең күлгә ел саен кайта. Елда шулай үзенең иптәшен сагынып елый. Йөрәге түзә алмагач аваз салып, җан ачысы белән кычкыра "— диде. Мин тагын аңламадым, ә әби дәвам итеп ; — Кошлар арасында да бер генә пар белән яши торганнары бар кызым. Ә ул мескен үзенең парын монда югалткан ахыры , ул бәхетсез, , менә шуңа да гел кычкырып елый, югалткан парын эзли кызым, парын эзли. Бер ялгызына гына авыр шул, кошлар да парлы булырга тиеш"— диде. Әнием бәгърем мин дә парымны югалтудан куркам, бик куркам. Өйне дә әлегә ташлап китә алмыйм. Хәзер мин дә шул торна кебек әни, мин дә бер ялгызым калам, минем дә йөрәгем телгәләнә, миңа да хәзер авыр әни. Миңа да шул торна кебек кычкырырга калмаса ярар иде әнием. Лилиянең күңеле тулып, күзеннән чыккан яшь бөртекләре бит буйлап тәгәрәп төште. Ул яшьләрен сөртеп, үз үзенә: — Мин көчле булырга тиеш, мин барысын да җиңәчәкмен. — дип, кулындагы көрәген куеп, сарайга таба атлады. Эшләрен бетереп өйгә кергәч, аның янына Ландыш килеп басты да:
— Апа өйдә сөт беткән икән, мин төеп бәрәңге пешермәкче идем, син сыерны кайчан сауасың?
— Сыерны мин саумыйм, аңа да ял кирәк, яңа елга бозаулый ул.
— Менә бит, без аның белән бергә декрет ялына чыгабызмы?— дип Ландыш көлеп җибәрде дә— Нишләргә инде хәзер?
— Бәрәңгене болай да ашап була, әнә тозлы кыяр, помидор ачабыз. Кәбестә дә тозлаган идем, инде өлгергәндер. Так что теләсә нәрсә белән ашап була, күп әйбер бар бездә.
— Ух ты, син просто супер хозяйка.
— Әмир, Артурың шалтыраттымы?
— Юк, үзем шалтыраттым.
— Нигә синең һәр сүзне авызыңнан тартып чыгарырга кирәк ә? Кирәкмәгәндә сине туктатып булмый бит.
— Шалтыраткан идем, әлегә вне зоны сети ди.
— Ничек инде?
— Бәлки зарядкасы беткәндер, ул гел телефонын зарядкага куярга онытып йөри. Шуңа да гел сүзгә киләбез.
— Шулай гына булсын инде.
Тәмле итеп ашый, ашый кызлар иртәгә нинди тәмле әйберләр пешерергә икәнен дә сөйләшеп алды. Бүген алар чыннан да бик бәхетле, күптән шулай сөйләшеп утырмаган бит алар апалы сеңелле. Ландыш өчен алып китәргә мендәр, юрган да сайланды. Сөенечле мәшәкатьләр белән инде кич төнгә авышты. Ләкин Әмир Артурдан гына бер хәбәр дә булмады. Ландыш үзенә борчылды, Лилия үзенә уйланып йөрде. Шулай уйлана, уйлана алар йокларга ятты, ләкин икесенең берсе дә яхшылап йоклый алмады.
Яңа көн башланды, хәбәр булмаса да, кызлар бәйрәм өстәле әзерли башладылар. Бәлки чыннан да Әмир телефонын зарядкага куймагандыр дип өметләнде алар. Сөйләшенгән төшке аш вакыты җитте. Капка төбенә машина килеп туктады. Тик бу бары аларның әбиләре иде. Кызлар ашыгып әбиләрен каршы алды. Яхшы әзерләнгән бәйрәм өстәлен күргәч:
— Нинди бәйрәм сездә балалар? Яңа елга иртәрәк бит әле.
— Әби син килү үзе зур бәйрәм инде— диде кызлар әбиләренә сырпаланып. Шулай да башка кунаклар да буласын әлегә әйтергә ашыкмадылар.
— Шулайдыр, тик нигә күп әзерләдегез инде балалар?
— Әби мин көне буе эштә, Ландыш укуда, ә болай рәхәт, өйгә кайтасың, ашарга әзер, суыткычтан чыгарасың да ашыйсың. Аннары Гөлләр апа да киләм дигән иде.
---Анысы шулай, дөресен әйткәндә мин өйдән чыкканда чәй дә эчмәгән идем, күрше Ирек абыең районга барганда кертеп калдырам дигәч, ашыгып киенеп чыктым. — дип әби әкрен генә өстәл артына утыра башлады. Кызлар нишләргә дә белмәде. Әби бераз көт, хәзер кунаклар килергә тиеш дип ничек әйтергә белмәделәр.
— Әби бераз гына көтә аласыңмы? Без бит син ничәдә киләсеңне белмәдек, хәзер ашка токмач салып кайнатып чыгарыйм, бераз гына көт, әнә телевизордан концерт карый тор.— дип Лилия ашка токмач салып җибәрде. Әби залга керүгә капка төбенә тагын машина туктады. Әби тәрәзәдән карап:
— Анда тагын бер машина килеп туктады, сез тагын кеше көтәсезме? Миннән генә нидер яшерәсез— дип, сөйләнә, сөйләнә кызларга карады. Кызлар да тәрәзәгә күз салды. Капка төбенә өр яңа, ялтырап тора торган кара машина килеп туктаган. Берничә минут машинадан төшүче булмады. Ә караңгылатылган машина тәрәзәсе аша анда кем бар икәне күренми иде. Ниһаять машина ишеге ачылып, аннан озын кара пальто кигән ир кеше , аннары ап-ак туннан, биек үкчәле сапоги кигән хатын кыз , ап-ак кар өстенә төшеп басты.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: