Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Декабря 2022, 12:05

Ялгыз торна тавышы

17 бүлек. Лилия ике яктан кулы белән башын тотты. Кисәктән генә күз алларында ниндидер черкиләр оча кебек тоела башлады. Ул тиз генә шәфкать туташының номерын җыйды да:— Тәскирә апа үтенәм нишләргә әйт— дип үзен ничек хис иткәнен аңлатты.

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы
Лилия ике яктан кулы белән башын тотты. Кисәктән генә күз алларында ниндидер черкиләр оча кебек тоела башлады. Ул тиз генә шәфкать туташының номерын җыйды да:
— Тәскирә апа үтенәм нишләргә әйт— дип үзен ничек хис иткәнен аңлатты.
— Соң сеңлем көне буе кем ашамый йөри инде. Синдә әниеңнән калган дарулар бардыр— дип шәфкать туташы нишләргә икәнен аңлатып -әгәр хәлең яхшырмаса төн дип тә уйлама, туры шалтырат аңладыңмы— дип сүзен төгәлләде.
— Рәхмәт Тәскирә апа.
Лилия салкын чәенә шикәр салып эчеп җибәрде. Әкрен генә торып ашын җылытып, аны да бераз капкалады, аннары шәфкать туташы әйткән даруны эчеп диванга ятты. Бераздан хәле җайлана башлагач, әкренләп кенә тышка чыгып эшләрен бетереп керде. Үткән вакыйгалар бөтенләй аның йөрәген телгәләгән иде, хәзер инде Ландыш өчен дә янә борчылып ятырга кирәк.
Ике көн үтте, ә урамда буран туктамады. Лилиянең дә күңелендә буран уйнады, ике көннән бирле Ландыштан бернинди дә хәбәр юк. Бу буранда кайтып йөрисе килмидер, ә телефон номерын ялгыш әйткәндер, үз телефонының зарядкасы беткәндер, дип ул үз-үзен тынычландырырга тырышты . Әйе бүген, әгәр бүген дә Ландыш кайтмаса, ул аны үзе эзләп китәчәк . Тагын кич җитә, иртәгә яллар, ялдан соң Лилиягә эшкә чыгарга. Димәк иртәгә ял булгач, теләсә теләмәсә дә Ландыш өйгә кайтачак. Лилия уйлап кына бетерде, , җил белән каты ябылган капка тавышы өйгә хәтле ишетелде . Чыннан да бу капкадан керүче Ландыш иде. Ул өйгә керүгә Лилия аның каршысына килеп басып:
— Син нәрсә эшлисең инде Ландыш? Кая йөрдең? Нигә дип бер хәбәр дә бирмисең? Минем синең өчен ничек курыкканымны белмисеңме син? Әле алдап телефон номерын да башканы биргәнсең. Үзеңнең дә телефонын эшләми, йә әйт, миңа нәрсә уйларга сеңлем?
Ландыш пыялаланган күзләрен апасына төбәп:
— Син кем? Әйт әле, син кем? Нигә дип мин сиңа отчёт бирергә тиеш ? Әни үлгәч миннән отчёт сораучы булмас дип уйлаган идем. Нәрсә кирәк соң сиңа миннән ә?
— Ничек инде нәрсә? Синең бу кыяфәтен нәрсәне аңлата? Син кая йөрдең? Нигә, әни үлгәч шулай йөрергә ярый дип уйладыңмы?
— Туган көн булды, рәхәтләнеп ял итим дидем, имею право. Бераз онытыласым килгән иде, күпме елап йөреп була, күпме?
— Мин бит дусларың белән очрашма димәдем, нигә эчә башладың тагын, нигә? Яшь бит әле син, нигә әни кебек миңа да борчылырга мәҗбүр итәсең син?
— Юк, ...... мин сиңа борчылырга куштыммы? Җитәр, яшә үзеңчә, миңа тимә.
— Ничек инде? Син нәрсә сөйлисең? Әгәр сине шул килеш полиция хезмәткәрләре күреп тотып китсә? Нишләрбез әйт? Сиңа әле 18 дә тулмаган.
— Достала уже.— дип, Ландыш киемен салып идәнгә бәрде дә йокы бүлмәсенә кереп китте . Идәнгә төшеп, егылган сумкасыннан эске киеменең бер өлеше төште Аны күреп Лилия шаккатып , баскан урыныннан кузгала алмыйча торды. Юк, юк, булуы мөмкин түгел , ул аны кимәгән һәм бары юарга алып кайткан, дип үз үзенә , Лилия аны кире Ландыш сумкасына тыгып, идәндә яткан пальтосын элгечкә элеп куйды. Сумкасын да читкәрәк алып куйганда, аның эчендәге бер кечкенә генә пакет Лилиягә сәер тоелды. Ул аны алып ачып карады да, кулыннан төшереп үк җибәрде. Пакет эчендә ирләр куллана торган әйберләр иде. Бу дөрес түгел , моның булуы мөмкин түгел, аны Ландыш сумкасына ялгыш салганнар, яисә Ландыштан көләр өчен. Лилия сумкасын тотып Ландыш янына бүлмәгә кереп:
— Ландыш сеңлем бу нәрсә, аңлат әле миңа.— дип , пакетны Ландыш янына ук бәрде. Ландыш исә караваттан, яткан җиреннән торып утырды да:
— Син нәрсә инде апам, бигрәк тә бәби кебек, шуның нәрсә икәнен белмисеңме? Әллә җизни аны кулланмыйча гына эш итәме?
Лилия үзе дә сизмәстән Ландышның яңагына сугып җибәрде дә:
— Синең азуың җиткән кызый, әнинең башына җиттең, хәзер минем башыма җитәргә телисеңме ятсыз?
Ландыш мыскыллы кыяфәтен апасына төбәп көлеп җибәрде һәм :
— Синең әле дә кыз булуыңа мин гаеплеме? Айназга бәйлән, бераз уйласын, сузмасын сиңа ләззәт бүләк итсен.
Лилия тагын Ландышның яңагына сугып җибәрде , аннары аның янына утырып, кочаклап алды да:
— Нишлисең син сеңлем, нишлисең? Без бит икәү генә калдык. Без бер- беребезне якларга, бер- беребезгә ярдәм итәргә тиеш, ә син, син нишлисең?
— Нишли алам мин ә? Апа күктән төшәргә вакыт сиңа, дөнья бу. Хәзер бар да шулай яши— Ландыш кире караватына ятты да, апасына аркасы белән борылды, аннары кисәктән:
— Ә кстати, әйтергә онытканмын, син скоро тётя буласың, минем балам була.
-— Нәрсәәәәәәә? Нәрсә дидең? Әйт, әйт миңа, бу кабат синең уеныңмы?
— Юк апа, бу чынбарлык, ул син үзеңне әллә кемгә куясың.
— Кем инде аның әтисе? Ул әдәм беләме соң әти буласын?
— Белми, әйтергә дә җыенмыйм. Хотя мин аны табарга да теләмәгән идем, соңга калдың, баланы төшереп булмый диделәр. Нечё, баланы тапкач мин аны хастаханәдә калдырып чыгам.
Лилия караваттан ук сикереп торды :
-— Ничек инде?
— Уф апам, җитәр инде әәәәә, нинди тиле булдың соң син? Әни дә баланың әтисе кем дип бәйләнә иде.
Лилия ишеткәннәрдән күзләрен зур итеп ачып:
— Ул белә идеме?
— Белә иде, тиз арада әтисе кем икәнен әйт диде, мин генә аңа әйтергә өлгермәдем. Ул мине ташлап теге дөньяга китте.
Лилия Ландышка сугарга кабат кулын күтәргән иде, тик суга алмады, ул бары:
— Син, син чыннан да кәбәхәт кеше икәнсең. Менә нигә әнинең йөрәге өзгәләнгән. Син ул әнине үз этлекләрен белән үтерүче, син.
— Туйдырдың инде син, бар кит әле моннан, минем йокым килә.— дип Ландыш башына мендәр каплады. Лилия идәнгә шуышып төште дә :
— Әни, әнием син кая? Әйт, әйт миңа нишләргә? Әни Ландышны җиңә алмыйм бит, нишләтергә аны? Ә бала, баланы да хастаханәдә калдырам ди бит. Бер яктан ул дөрес тә кебек, мин дә ул баланы карап үстерә алмыйм. Әни, әнииии, әйт инде нишлим? Үтенеп сорыйм, нинди булса да киңәш бир. — дип елый ук башлады. Ә Ландыш берни дә булмаган кебек мышнап йоклап китте. Лилия көч хәл белән, аякларын сөйрәп диярлек залга чыгып диванга утырды да, әнисенең фотосүрәтенә карап:
— Күрәсеңме әни нәрсә булганын. Хәзер аңлыйм мин әниләр балалары кич өйгә кайтканчы нигә йокларга ятмыйлар икәнен. Нигә әниләр гел балаларына төрле сыраулар биргәнен, балаларының җавап бирәселәре килмәсә дә. Мин хәзер барында аңлыйм. Без ул бернидә белмичә үскәнбез. Тормыш җиңел бирелми икән әни. Синең безнең өчен янып, көеп яшәвен генә юкка булып чыкты ахыры. Мин Ландышны үзгәртә алмыйм әнием, үзгәртә алмыйм.
Иртән иртүк, Ландыш йокыдан торуга Лилия аннан сорауларына җавап көтүен әйтте. Ландыш кына:
— Мин әйттем бит инде, бала тууга мин аны хастаханәдә калдырам. Бүтән ул хакта сүз башлама, сорама да, күп сорау бирсәң мин бөтенләй дә өйгә кайтмыйм.
— Ярый сеңлем сорамыйм, тик бүтән югалма гына, үтенәм. Ә балага килгәндә без нәрсә булса да уйлап табарбыз, шулай бит?
— Мин уйладым инде, бүтән сөйләмә дидем бит. — дип Ландыш салкын су эчеп, кире бүлмәгә кереп китте . Лилия сарайда эшен бетерде, кар керәде, мунчага су ташыды да аны ягып җибәеп өйгә кергәндә, май кояшы кебек балкып капкадан Айназ килеп керде дә:
— Ни хәлләрдә яшәп ята икән минем Золушкам?
— Рәхмәт, ярыйсы, ә синең хәлләр ничек?
— Минем дә яхшы, тик синең хакта шулай дип әйтмәс идем. Күзеңдә моңсулык, нидер булган кебек, күз асларың да күгәргән, нәрсә булды кадерлем?
— Айназ мин әле дә әни үлгәннән соң үз хәлемә кире кайта алмыйм, бу мөмкин дә түгелдер инде. Гел уйланам, йоклап та булмый.
— Ландыш өйдәме соң? Минем балдыз әле дә йоклыймы? Мин хәзер үзем кереп уятам аны, нигә сиңа булышмый ул? — дип, Айназ Лилиянең әйдә өйгә дигәнен дә көтмичә, үзе өйгә кереп китте . Кулына тоткан кар йомгагын Ландышның битенә куйгач, тегесе күзен дә ачмый:
— Апам син супер, шундый рәхәт булып китте.
Айназ артыннан кергән Лилия, Ландыш артык сүз ычкындырмасын дип:
-— Димәк супер кеше мин түгел, Айназ сөендерде иде сине.
Ландыш күзен ачып:
— Ух ты, дөрестән дә җизнәкәй икән, привет.
— Привет, привет, ялкау бала, әйдә урыныңнан күптән торырга вакыт, әйдә, әйдә апаңа бераз булса да булыш.
— Җизни, беренчедән бүген ял, аннары ял көнне кеше йоклый, мин бит апага бөтен эшне эшлә димәдем. Көтсен иде, йокым туйгач торып булыша идем.
— Әйдә ялкау бала, тор, тор дим. Апаң чәй куя, мин дә аңа булышырга чыгам.— дип, Айназ Лилияне җитәкләп аш бүлмәсенә сөйрәп диярлек алып чыкты.
— Минем бүген озак торырга вакытым юк , яңа елга шәһәргә барырга җыен ярыймы? Әни бездә яңа ел бәйрәмен үткәрергә чакыра, эшләрен җайлый торсын диде.
— Әле вакыт бар бит, уйлармын. Минем мунча да өлгерә бераздан, мунчада юынып китәсеңме?
-— Дөресен әйткәндә ашыга идем, ярый инде, эш качмас әле, соңрак китәрмен. Лилия ә сиңа мин нәрсә белән ярдәм итә алам?
— Рәхмәт, кирәкми, мин өлгерәм. Әле бит мин өйдә генә.
— Әле һаман эш юкмы?
—Менә ялдан соң фермага барып бераз өйрәнә башларга кирәк, нәрсә ничек, кемгә күпме бирергә.
— Шул фермагамы инде? Кадерлем анда авыр бит, бәлки район үзәгендә эш табарсың, автобус йөреп тора .
— Аннары ничек эшләп йөрергә? Ә монда эшем җиңел була, завхоз пенсиягә китә, мин аның урыныда калам.
— Ярый алайса, үзең беләсеңдер. Кара әле бәлки утын ватасы бардыр?
— Юк дидем бит инде, әнә чәй кайнады, хәзер чәй эчәбез.
Лилия чәй ясаган арада, алар янына Ландыш та чыкты. Лилия аның янына килеп колагына әкрен генә :
— Артыгын сөйләмә, үтенәм.
Ландыш Айназга күз кысып:
— Әнә апа сиңа җизни дип әйтмә яхшы түгел ди.
— Лично мин риза, Ходай кушса җәйгә өйләнешергә дә җыенабыз. —диде Айназ елмая төшеп.
— Ә мин, мин үзем генә каламмы монда яшәп бала белән —дип ычкындырды Ландыш, үзе дә сизмәстән.
— Нинди бала белән? Мин нәрсәдер белмимме?— Айназ бер Ландышка, бер Лилиягә карады.
— Мин үзем бала бит җизни, мин баланы, берүземне генә калдырасызмы димәкче идем. — дип Ландыш сүзне икенчегә борырга тырышып.
— Без әни белән сөйләштек инде, син дә безгә яшәргә киләсең, берүзең авылда калмыйсың.
— Көтүегез белән бер йортта яшәргәме?
Ландыш башын селкеп куйды.Айназ аны аңлап:
— Башта шулайрак, аннары нәрсә булса да уйлап табарбыз.
— Ярый, күп сөйлисез, тыныч кына чәй эчегез әле, — диде Лилия сүзне зурга җибәрмәс өчен. Ниһаять мунчалар кереп, бераз сөйләшеп утыргач Айназга китәргә вакыт җитте. Беренче тапкыр Лилия Айназның китүенә шатланды. Беренче тапкыр егетенә тизрәк әйләнеп кунакка кайт, тизрәк вакыт үтеп китсен һәм сине күрергә вакыт җитсен димәде. Вакыт та, язмыш та аларга каршы иде. Лилиянең Ландыш бәби табарга җыена дип әйтәсе килмәде. Ә ничек итеп әйтергә соң мондый хәбәрне? Айназ гына нәрсәдер сизгән кебек:
— Син миңа көтәм дип әйтмисеңме әллә бүген?
— Син нәрсә инде? Син үзең беләсең бит әйтмәсәм дә, нигә сорыйсың? Әллә миңа ышанычын беттеме?
— Юк, әлбәттә юк. Бары тик синең кабат әйтүеңне көтәм, синең ул сүзләрең минем йөрәгемә май булып ята.
— Айназ сөеклем минем, тиз кайтырга насыйп булсын , мине сагынып кайт, мин сине бик, бик көтәм, ишетәсеңме? Мин сине көтәм.— дип Лилия башын Айназның күкрәгенә куйды.
Айназ китте, Лилия бераз тынычлана төшеп өйгә керде генә, Ландыш апасына сөлге биреп:
— Син мунча кермисеңме ?Минем белән керәсеңме? Бәлки син хәзер минем белән мунча керергә җирәнәсеңдер ә ?
— Арттырып җибәрмә Ландыш, бар керә тор, ә мин чәйне әкрен утка куеп калдырам, без чыкканчы җылына торыр. Әнә полкадан шампунь ал әле, анда әз калган.
— Ярый апа, син яңа чәй куйганчы тегесен банкага салып кал әле , кыен булмаса мунчага алып кер ярыймы? Бик эчәсе килә, мунчада салкын су эчәргә бик теләмәс идем.
Лилия ниһаять сеңлесенә карап елмайды да:
— Иптәш начальник сез дигәнчә булыр.
Ландыш та елмаеп мунчага китте.
Ял көне генә никтер башка көннәргә караганда тизрәк үтә. Иртән иртүк укырга дип Ландыш район үзәгенә китте. Ә Лилия бу кыздан тагын нәрсә көтәргә дип борчылып аңа карап калды. Ә хәзер тагын нәрсә көтәргә соң? Буласы булган бит инде. Уйларына бирелеп, Лилия дә җыенып фермага китте. Фермада аны яхшы каршы алдылар, тик . әлеге дә баягы дигәндәй, һәрвакыттагыча каршы килүчеләр дә булды. ,,, Бер нәрсә дә белмәгән кешене кем зур урынга куя?"" ,,, Бер дә юкка яшь кызны завхоз итеп куймагандыр, сере бардыр әле."" диючеләр дә булды. Николай Иванович кына сүзләр ишетеп, гайбәтчеләрнең авызын тиз япты:
— Лилия яшь кыз, бер ялгызы калып сеңлесен карый, йорт алып бара. Шуңа да аны әлегә бу урынга куйдым. Минемчә мин генә түгел , сез авылдашлары да аңа булышырга тиеш . Бәла кеше башыннан йөри диләр. Үзегез хакында уйлагыз, үзегез шундый хәлдә калсагыз, кем булышыр икән сезгә? Күпме кирәкмәгән сүзләр ишетергә туры килә, ә сезнең хакта шулай сөйләсәләр ә? Әгәр тагын шундый сүзләр ишетәм икән, үзегезгә үпкәләгез, мин бары тик кызны җәлләдем, шуңа эш тәкъдим иттем, ул яшь, башлы, ә авыр эштә эшләргә өлгерер. — дип җыелган халыкка усал итеп карап— ә хәзер эшегездә булыгыз, гайбәт ишеге ябылсын— дип китеп барды.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: