Сельские нивы
+20 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Декабря 2022, 12:00

Ялгыз торна тавышы

16 өлеш. Лилия югалып калды, Мидхәт абый да аңа кызыксыну белән карады җитмәсә. Лилия якындагы әйберләрне карый башлады гына, Мидхәт абый аңа:— Нәрсә булды Лилия сеңлем? Сиңа нәрсә кирәк? Әнә яңа товар бар, әле кайтты гына, Алсу апаң җаның ни тели, шуны биреп җибәрә.

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилия югалып калды, Мидхәт абый да аңа кызыксыну белән карады җитмәсә. Лилия якындагы әйберләрне карый башлады гына, Мидхәт абый аңа:
— Нәрсә булды Лилия сеңлем? Сиңа нәрсә кирәк? Әнә яңа товар бар, әле кайтты гына, Алсу апаң җаның ни тели, шуны биреп җибәрә.
Шул вакыт кибеткә түбән очта торучы , күп сөйләүче Мәдинә апа килеп керде, ул керү белән :
— Исәнмесез, Алсу наный миңа тиз генә шикәр биреп җибәр әле ярыймы?
— Мәдинә апа Лилияне җибәрим инде, башта ул керде бит.
— Әйдә көтәр, яшьләрнең эшләре юк аларның. Бераз картларга юл бирергә өйрәнсеннәр. Мин бик ашыгам шул Алсу, әйдә инде, әйдә тизрәк җибәр мине.
Алсу Лилиягә карап куйды, нишлим дигән кебек. Лилия аңа җавап итеп башын кагып куйды, ярар дигән шикелле, җитмәсә аның үз сүзләре бар бит һәм ул аларны кеше янында әйтә дә алмый. Мәдинә апа янында ничек итеп әйтсен ди. Мәдинә апа да сөйләнә, сөйләнә шикәр, тоз, тагын ниләрдер алды да ничек кергән, шулай сөйләнә, сөйләнә чыгып та китте.
— Сиңа нәрсә кирәк Лилия? — диде Алсу елмая төшеп. Син үпкәләмә инде, әбиләр шундый инде алар. Хәзер кеше юк, рәхәтләнеп үзеңә нәрсә кирәк шуны ала аласың.
— Алсу апа, дөресен әйткәндә мин сөйләшергә килгән идем.
— Тыңлыйм, нәрсә булды?
— Алсу апа, Мидхәт абый, әни сезгә өйгә ремонт ясар өчен товар алырга акча биргән, мин акчаларны кире алырга дип килдем. Дөресрәге бер өлешен, без ремонт өчен кирәкле материалларны гына алабыз.
Мидхәт абыйның йөзе үзгәде, ул Лилиягә карап:
-— Син ни сөйлисең? Нинди акча? Нинди материал?
— Мин сез шулай әйтерсез дип уйлаган идем инде. Мин барын да беләм бит, әни миңа, ,,Кибеткә бардым, материаллар алырга Мидхәт абыеңа акча калдырдым, җәйгә Алла теләсә йортка ремонт ясый башларбыз " диде. Миңа, сезгә акча калдырганын , өйгә кайткач шалтыратып әйтте.
— Син нәрсә кызый, нигә булмаганны булды дип сөйлисең син? Әниең кибеткә килеп товарга да заказ биргәне юк. Менә бит яшьләр нишли хәзер, Аллам сакласын мондый ятсыз кызлардан. Бар юлыңда бул, булмаганны кешегә сөйләп йөрмә ятсыз. — дип Алсу Лилияне кибеттән төртеп үк диярлек чыгарып җибәрде.
Шулай буласын Лилия сизенгән иде, чөнки әнисе үлгән, ә кулда бернинди дә документ юк. Бары Рауза апа әйткән сүзләр. Лилия кибеттән чыгуга Ниязга шалтыратып, нәрсә булганын сөйләп биреп:
-— Нияз нәрсә булса да эшләп буламы?
— Дөресен әйткәндә юк, бернәрсә эшләп булмый. Шулай да син полиция идарәсенә мөрәҗәгать ит, анда гариза язып калдыр.
— Ничек? Минем дәлилләп күрсәтергә бернинди дә документ юк бит.
— Ярый, ....тукта әле син, кызма. Әлегә бернәрсә дә эшләмә, мин дә белгән кешеләр белән киңәшләшим әле, аннары хәбәр бирермен. Ә син әлегә тынычлан ярыймы? — дип Нияз телефонны сүндереп тә куйды.
Лилия көне буе үзен кая куярга белмичә йөрде. Җитмәсә Рауза апа да гел сөйләнеп йөрәген айкап торды. Бер яктан ул да хаклы, әнисенең нужа белән җыйган акчасын ничек итеп кешегә калдырып була соң? Лилия өчен вакыт үтмәде. Шактый гына бүлмә буйлап йөргәч, ниһаять Нияз шалтыратты:
-— Лилия борчылма, минем прокурор дустым бар, без иртәгә сезгә кайтабыз һәм ул эшне зурга җибәрмичә генә решать итәбез диде.
— Рәхмәт Нияз, бик зур рәхмәт.
— Айназ да безнең белән кайтам диде, шулай булгач, очрашканга кадәр— дип, ул тагын телефонын сүндерде.
Янә йокысыз төн, янә борчу, мәшәкатьләр белән күңел бутала. Җитмәсә Ландыш та кич кунарга өйгә кайтмады. Төрле уйлар белән ул сеңлесенә шалтыратырга да онытты. Ландыш үзе дә бер хәбәр дә бирмәде. Ә бит Лилия аңа үзең шалтыратырсың дип әйтте. Көч хәл белән, төрле уйлар арасында йөреп Лилия төнне үткәреп җибәреп, Ниязлар кайтканны көтте. Төшке аш вакыты җиткәндә капка төбенә машина килеп туктады. Өйгә дә кереп тормыйча күрше Рауза апаны үзләре белән алып, алар туры кибеткә китте. Пагонлы кием кигән кешеләр күргәч Мидхәт абыйның йөзе үзгәрде, аның йөзенә үк курку хисләре бәреп чыкты.
— Исәнмесез Мидхәт..... отчествогызны белмим— дип башлады сүзен Нияз дусты, прокуратурада эшләүче Данис.
— Безгә сезнең өстән гариза язып килгән кәгазьне бирделәр. Һәм без шул язма буенча тикшерү эше башларга дип килдек. Сез эшнең ни хакта икәнен беләсездер дип уйлыйм. Әйтеп торудан мәгънә юк , әгәр дә гаризада язылганнар дөрес булса, бу эш судка барып җитәчәк. Тик мин үземчә уйлыйм, , бу эш судка барып җиткәнче чишелергә тиеш, ә сезнең эшне зурга җибәрәсегез киләме? Сез ничек уйлыйсыз?
Мидхәт белән Алсу бер берсенә карап дәшмичә басып тора бирделәр.
— Сез җавап бирә аласызмы? Нигә дәшмисез? Лилия туташ, сез әнисенең акчасын үзегезгә үзләштерүдә гаепли. Әнә күрше әби дә ул хакта белә диде. Алай гына да түгел, Гөлия ханым кызына телефоннан да барысын да әйткән. Хәзерге вакытта телефон компаниясендә ул сөйләшү вакытын раслау бара. Әгәр шулай да каршы булсагыз, бер сәгаттән кибетнең бөтен документациясен тикшерү үткәрер өчен группа киләчәк. Ә хәзер бөтен булган документны миңа бирегез, дөресрәге мин күрә торган урынга куегыз. Кем белә бәлки Гөлия ханымның да сезгә акча бирдем дигән язуы килеп чыгар.
— Сезнең минем документларны алырга хакыгыз юк. Сез кем соң?
Данис прокурор документын күрсәтеп:
— Мин беренчедән документны алам димәдем, бары минем каршыма куегыз, мин бары карап торам, группа килгәнче сез булган документларны юк итмәс өчен . Кем белә, сез шулай куркасыз икән, димәк нәрсәдер бар монда. Минемчә зур суммада акча алгач сез аны төркәмичә калдыргансыздыр ә ? Юк, мөмкин түгел, чөнки сез бит күпме, нинди акча кергәнне барыбер кая булса да язып барасыз. Әгәр кирәк була калса без хәтта сезнең өегездә дә төнтү оештыра алабыз. Ә хакым юк дигәнгә әйтәм, мин үзем прокурор һәм төнтү, кулга алу өчен кәгазьгә үзем кул куя торган кеше. Әгәр законны белсәгез сез моны аңларга тиеш.
— Мин, мин....-— Мидхәт абый нидер әйтергә сүз эзли башлады, аның телләре бәйләнде, аерым ачык кына сүзләрен дә аңлап бетереп булмый иде.
— Сез нәрсә әйтергә телисез?
— Мин, мин бит чыннан да башта нәрсә турында сүз барганын белмәдем, дөресрәге аңламадым. Гөлия заказын минем кыз кабул иткән, мин аны кичә кич кенә белдем. Үзем бүген Лилиягә әйтергә теләгән идем инде, ә сез килергә дә өлгердегез. — диде Мидхәт абый, маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртә, сөртә.
— Ялган сөйләмәгез , әгәр бу дөрес булса, сез иртүк Лилиягә шалтыратып әйтер идегез. Хәзер төшке аш вакыты җитте. Җитмәсә мин сезгә нәрсәгә һәм ни өчен килгәнне дә әйттем. Ничек итеп аңламый калып була?
Кибет ишеге ачылды һәм кибеткә Лилия килеп керде.
— Менә гариза язучы кыз да килде. Искиткес хәл бит, үз акчаңны таба алма имеш, ә сез ятим кызлардан акча яшереп калырга телисез. Сезнең кибеттә чыннан да зур тикшерү үткәрергә кирәк дип саныйм. Кем белә сез күпме кеше алдаганны. Хәзер үк Лилия туташка тиененә хәтле акчасын кире кайтарып бирегез.
— Минем аның хәтле акчам юк кибеттә.
— Бүгенгә булганын бирегез һәм минем алда ук документально кәгазь тутырыгыз, ике көн эчендә акчаны китереп бирәм дип. Ул йөрмәсен үз акчасын кибет буйлап сорап. Язуда паспорт номерларын да языгыз, сез үзегез беләсез, әйтеп торырга кирәк түгел дип уйлыйм. Язу ике экземплярда булсын, берсен мин алып китәм. Әгәр акчаны вакытында бирмәсәгез, мин лично үзем бу эш белән шөгелләнәчәкмен, аңладыгызмы?
— Әйе, хәзер.
Мидхәт абый тиз генә кирәкле кәгазьгә куллар куеп, язып та бирде. Аннары кассада булган акчасын, кибеткә чакыру буенча килеп җиткән Лилиянең кулына тоттырып:
— Матур гына сорасаң булмый идеме? Без бит бер авыл кешесе.
Лилия аптырап:
— Мидхәт абый мин сорадым бит сездән, ә сез мине кибеттән эт куган кебек куып чыгардыгыз. Ә мин нишләргә тиеш идем. Ул акчаны әни эшләп җыйган. Бер авыл кешесе дисез, сез үзегез нәрсә уйладыгыз соң?
Данис Мидхәт абыйга карап:
— Сез әле кызны куркытып та маташтыгызмы? Мин бит сезгә статья да өсти алам.
— Гафу итегез — Мидхәт абый ачу бәреп чыккан йөзе белән Лилиягә карады да:
— Синдә гафу ит .
— И так, мин сезгә ике көн срок бирәм, акча кыз кулында булмаса, сезнең кулыгызга богауны лично үзем кигезеп, үзем белән алып китәм. Ышаныгыз минем хакым бар, бернинди дә взятка сезне алып кала алмас. — дип Данис Лилия белән башкаларга карап, кибеттән чыгарга ымлады.
Кибеттән чыгып, бераз ара үткәч:
— Мин сезгә чиксез рәхмәтлемен, сез шундый оста сөйләштегез— диде Лилия Даниска карап.
— Сөйләшә белмәсәм мин прокурор булмас идем. Ә хәзер безгә китәргә кирәк, гафу ит Лилия, минем башка эшләрем дә бар.
Читтәрәк , кайтканнан бирле бер сүз дәшергә өлгермәгән Айназга күз салып Данис елмайды да:
— Син нәрсә Айназ телеңне йоттың? Сиңа ун минут вакыт бирәм, Шуннан хәтле кайтып Лилия белән сөйләшмичә китә алмыйсың бит инде. Зинһар өчен Лилия үпкәләмәгез, миңа чыннан да эшкә кайтып җитәргә кирәк.
Лилия белән Айназ читкәрәк барып бастылар.
— Кем ул Данис, Айназ, ул чыннан да прокурормы?Ай, яй, бигрәк тә оста сөйләште Мидхәт абый белән. Рәхмәт сезгә миңа булышканыгыз өчен.
— Әйе ул чыннан да текә прокурор. Алай гына да түгел, ул өлкән прокурор, кырык яшендә зур урында утыра.
— Соң шундый зур кешене миңа булышырга ничек күндердегез соң?
— Мин анысын белмим, Нияз сөйләште. Алар дуслар ахыры. Синең хәлләр ничек соң?
— Рәхмәт, бик борчылган идем, хәзер бераз тынычлана төштем. Кадерлем безгә чыннан да китәргә кирәк. Үпкәләмә генә, ә ялларга мине кунакка көт.
Кайткан кунакларны Лилия бик кыстаса да, алар өйгә дә кереп тормыйча китеп бардылар. Рауза апа Лилияләр капка төбенә җиткәч:
--Мин үземне суд залында утырган кебек хис иттем. Менә сиңа мә, үз эшен эх дигәнче башкарды да китеп тә барды. Искитмәле молодец егет булды бит бу.
Рауза апа көлеп җибәрде дә , сүзен дәвам итеп :
— Мидхәт нишләде ә? Миңа калса бүген аның куркудан ыштан төбе юешләнгәндер. Ә Алсу, Алсуның күзләре куркудан маңгаена мендеме? Шулай ул кеше таласалар. Алардан күптән зарланалар иде инде, 300 сумлык әйбер алсаң да 320 дип акча сорый, аңламыйча да каласың диләр иде . Хәзер кибеткә барсаң саграк бул, акчаңны сана, сингән әз әзләп кенә басып калмаслар.
— Басмаслар Рауза апа, мин ерак булсада, түбән оч кибетенә йөриячәкмен.
— Ярар кызым, мин дә өйгә керим әле, никтер бүген башым авыртып тора.--дип Рауза апа өенә кереп китте . Лилия дә өйгә керде, озакламый Ландыш кайтыр, ашарыма пешкән, кунаклар өчен дип әзерләсә дә, аларны сыйлый гына алмады шул. Лилия киемнәрен салып залга диванга кереп утырды да, әнисенең фотосүрәтенә карап:
— Әнием борчылма, мин синең теләгеңне үтим, җәйгә өйгә ремонт ясатам. Ландышны да карыйм, менә күрерсең без син теләгәнчә бәхетле булырбыз.
Сәгать телләре инде өчне күрсәтсә дә Ландыш әле күренмәде. Ул бит төшке ашка ук кайтып җитәм апа дигән иде дип уйлап куйды Лилия. Аның күңеле әллә нәрсәләр уйлый башлады. Ул тизрәк телефонын алып сеңлесенә шалтырата башлады. Ләкин телефонның теге ягында гына, ,, Абонент не доступен, или временно отключён из сити"" дип җавап бирделәр. Лилия аптырап киенде дә урамга чыкты. Бераз капка төбендә басып торгач, ул автобус тукталышына кадәр барып, анда шактый гына басып торды. Күпме машина үтте, автобус та килеп кире китте, ләкин Ландыш кына күренмәде. Нишлисең син сеңлем, нишлисең? Нигә син минем йөрәгем белән уйныйсың? — дип Лилия өйгә таба атлый башлады. Кисәктән генә сеңлесе биргән иптәш кызының телефон номеры исенә төште. Ул ашыга, ашыга шул номерны җыя башлады. Телефонның теге ягыннан мөләем генә хатын кыз тавышы ишетелде :
— Әйе тыңлыйм сезне.
— Исәнмесез, миңа Зарина кирәк иде, мин дөрес шалтыраттым микән? Миңа аны чакыра алмассызмы?
-— Нинди Зарина?
— Гафу итеген, миңа сезнең номерны ялгыш биргәннәрдер инде.
— Монда Зарина дигән кеше юк, сез мөгаен дә берәр төймәгә ялгыш баскансыздыр.
— Шулайдыр, гафу итегез, сау булыгыз.
Лилиянең кулыннан аздан гына телефоны төшеп китмәде. Урамда сызгырып җил исә башлады, әйтерсең лә Лилиянең күңел кылларын аңлый. Лилия буран чыга дип ашыгып өйгә кайтып, кабат шул диванына килеп утырды. Шул минутта йөрәге дә сикерә башлады. Аның халәтен аңлагандай урамдагы җилдә котырганнан котыра барды. Йорт башындагы калайлар да даңгыр-дыңгыр килә, әйтерсең җил аны күтәреп бәрергә тели. Лилия куркып нәрсә була дип тәрәзәдән урамга карады. Җилгә кушылып кар бураны юл буйлап чаба иде. Каршыда торган йортлар да хәтта күренмәслек иде бу буранда . Кызга куркыныч булып китте. Зур йортта ул бер үзе генә, бер ялгызына курыкмыйча нишләргә кирәк ? Лилия әкрен генә аш бүлмәсенә чыгып чәй ясап, өстәл артына утырды. Көне буе төрле мәшәкатьләр белән ул бит ашамаган да, башта акча буенча чапты, аннары Ландыш кайтканны көтте. Чәшкәсен кулы белән тотып утырса да, авызына бер тамчы чәй капмады. Аның бернәрсә эшләргә теләге юк . Ләкин сарайдагы төрлекләр ашарга сорый дип Лилия урыныннан гына кузгалды, башы әйләнеп китеп кире урындыкка утырды.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: