Все новости
Литература
3 Декабря 2022, 12:00

Ялгыз торна тавышы

15 өлеш Ничек кенә кайгы кызларны берләштермәсен, бер берсенең күзләренә алар әле дә туры карый алмадылар. Вакыт үтә торды, Лилиянең иң мөһим эшен башкарырга вакыт җитте. Ул күп уйлады һәм әлегә әнисенең , үзенең туган йортын ташлап китә алмаганын аңлады. Хәзер инде тәвәккәлләп, шәһәргә барып, Айназ белән турыдан туры сөйләшәсе, аңа аңлатасы гына калды. Лилия үзенә урын таба алмады, аңлар микән аны егете?

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Ничек кенә кайгы кызларны берләштермәсен, бер берсенең күзләренә алар әле дә туры карый алмадылар. Вакыт үтә торды, Лилиянең иң мөһим эшен башкарырга вакыт җитте. Ул күп уйлады һәм әлегә әнисенең , үзенең туган йортын ташлап китә алмаганын аңлады. Хәзер инде тәвәккәлләп, шәһәргә барып, Айназ белән турыдан туры сөйләшәсе, аңа аңлатасы гына калды. Лилия үзенә урын таба алмады, аңлар микән аны егете? Бу уй әледән әле аның башында әйләнеп, аңа тынычлык бирмәде. Ниһаять өй эшләрен бетереп, йортка, Ландышка күз колак булып, аны караштыргалап торырга Рауза апа белән сөйләшеп, Лилия юлга чыкты. Аның юл буе йөрәге сикерде, уй- фикерләре үз ара тарткалашкан кебек булды. Иң беренче эш итеп ул институтка барып академический отпуск язгач, Лилия Айназга шалтыратты.
-— Нихәл Айназ? Мин институттан чыктым. Минем синең белән бик җитди эш турында сөйләшәсем бар. Син укудан соң минем яныма килә аласыңмы?
— Сәләм кадерлем. Ничек сорый аласың килә аласыңмы дип? Мин син дигәндә айга да менәргә әзер. Мин хәзер үк килеп җитәм. Тукта, тукта, син институттан чыктым дисеңме?
— Әйе.
-— Ничек инде, син укымыйсыңмы бүген? Әле дәресләр башлана гына бит, аңламыйм. Син чыннан да укымыйсыңмы бүген?
-— Юк.
— Тукта, мин хәзер үк сорап чыгам. — дип Айназ телефонын сүндерде. Ул тиз арада чыгып, йөзе агарган, борчу баскан Лилиянең йөзен күреп:
-— Кадерлем тагын нидер булдымы әллә?
— Айназ әйдә читкәрәк китик, монда басып торып булмый, әйтер сүзем дә бик җитди.
— Әйдә машинага утыртып сөйләшәбез, анда безгә чыннан да беркем дә комачаулый алмас— дип, Айназ Лилиянең кулыннан тотып машинага таба алып китте. Машинага утыргач Лилия:
— Бәлки кузгалырсың? Минем өйгә кайтасым бар барыбер.
Машина кузгалды, тик Лилия генә авыз ачып сүз әйтергә курыкты, дөресрәге, ул сүзне ничек башларга белмәде. Айназ да нәрсәдер сизенгән кебек, Лилиядән әйтер сүзен сорамады. Бәлки Лилия сүз башларга уй- фикерләрен барлап утырадыр дип уйлады егет. Менә алар Лилия яшәгән йорт янына килеп тә җиттеләр һәм шулай ук берсүзсез өйгә керделәр. Лилия аш бүлмәсенә кереп чәй куеп җибәрде дә урындыкка утырды. Айназ кызга карап торды да:
— Лилия бәлки сөйләргә вакыт җиткәндер? Юл буе бармакларыңны угалап кайттың, мин инде аларны сындырасың дип торам. Кайчанга хәтле дәшми торып була? Әйтергә уйламагач нигә мине чакырдың, аңламыйм? Үтенәм әйт, нәрсә булды?
Лилия күзләрен каты итеп кысып алды, урыныннан торып :
— Айназ мин бер елга ял алдым.
— Нәрсәәәә?
— Үтенәм аңла мине, мин әлегә өйне калдырып китә алмыйм. Ничек, ничек ташлап китеп була? Җитмәсә Ландыш та үзен сәер тота башлады. Аңа бик авыр, ишетәсеңме , аңа авыр.
— Ә мин, син минем турында уйладыңмы? Мин синсез нишлим икән?
-— Мин бит сине ташлыйм димәдем, телефоннан сөйләшеп тора алабыз. Әллә нигә бер мин Казанга килә алам, бәлки син кайтырсың яныма кунакка. Аңла инде үтенәм. Миңа да бу сүзләрне әйтү җиңел түгел. Әни үлде дип тә мин йортны ташлап китә алмыйм. Сеңлемне дә шундый халәттә калдырып китеп булмый бит, әнигә ни диярмен? Нишлим йә әйт нишлим? Бәлки синең яхшырак фикерен бардыр?
— Мин нәрсә әйтә алам соң? Бер яктан син хаклы. Яшь булуга карамастан әнисез калдың. Дөрестән дә туган йортыңны кешесез калдыру яхшы дип санамыйм.
— Әйе, әни дә әйтә иде безгә, сезгә иртә үсәргә туры килде дип. Сине дә аңлыйм, тик нишләтим үземне? Белмим нишләргә дә , мин югалып калдым. Синсез яшәү дә мөмкин түгел. Әти, әни яшәгән, үземнең туган нигеземне әни үлүгә ташлап чыгып китүне күз алдына да китерә алмыйм. Әнием, әнием нәрсә дияр? Миңа да бик авыр, әниемнең башымнан сыйпаганда әйткән сүзләре, аның назлы карашлары әле дә күз алдымнан китми.
— Ярый елама гына. Ходай безнең мәхәббәтебезне тагын тикшерә кебек. Мин ышанам, без бу сынауны да бергә җиңеп чыгачакбыз.
— Миңа кайтырга кирәк, зинһар өчен ачуланма ярыймы?
--Нәрсә өчен? Киресенчә, син минем күз алдымда үстең, үзеңне искиткеч яхшы кыз, борчылучы апа икәнеңне күрсәттең. Мин үземнең тормыш юлыма шундый кыз җибәргән өчен Ходайга рәхмәтем чиксез. Син борчылма, без гел сөйләшеп торырбыз, ә мин кунакка кайткалап йөрермен, әгәр рөхсәт итсәң әлбәттә. Бәлки хәлемнән килгәнчә булышып та китәрмен. Мин сине үзем алып кайтам, әйберләрен дә күп. Сиңа озакка кайтырга булгач барлык әйбереңне алып китәргә туры килә , автобуска да сыймас. — дип Айназ шаярырга маташты, тик бик вакытсыз булып чыкты.
Менә шул көннән ике яшь йөрәкнең тормыш юлы икегә аерыла башлады. Лилия авылга кайтып яши башлады. Авылда яшәү җиңел түгел, яшәр өчен , тормыш алып барыр өчен әле акча да кирәк. Лилия, Николай Иванович белән сөйләшеп, фермага, бер айдан пенсиягә китәргә тиешле завферма Нариман абый урынына эшкә барырга ризалашты. Николай Иванович үзенең яхшы җитәкче икәнен исбатлады. Лилиянең әнисенең кырыгын үткәрергә матди ярдәм күрсәтте. Алай гына да түгел, ашы буласы көнне иртән иртүк яшелчәләр дә кайтартты. Лилиянең күңелен күтәреп, көтелмәгән кунаклар да кайтып төште. Авылдан килгән кунакларны каршы алырга чыккан кыз, көтелмәгән кунакларны күреп бик шатланды. Капкадан Айназ һәм аның әти, әнисе килеп кергәч, Лилия башта югалып калды, аннары сөенеченнән елап җибәрде .
— Син нәрсә инде Лилия кызым? Синең кайгы безнең кайгы. Синең белән танышканнан соң, сине үз кызыбыз урынына күрәбез. Син дәшми кайтканга үпкәләмә инде, ярыймы? Без кайтмый булдыра алмадык, кайгыңны уртаклашырга дип кайттык. — дип Майсәрә апа Лилияне кочаклап алды.
— Рәхмәт сезгә, мин бик шатмын. Ул сез үпкәләмәгез сезне чакырмаган өчен, бары урынлы түгел дип уйладым. Ничектер шулай дөрес кебек тоелды. Бу мин сезне хөрмәт итмим дигән сүз түгел, зинһар өчен аңлагыз. Әйдәгез түргә узыгыз.
Казаннан кайткан кунакларны авыл халкы төрлечә каршы алды. ,, Малайларын өйләндереп тизрәк йортны үзләренә алырга телиләр." ,, Шул хәтле якын булгач күмәргә дә кайта алалар иде . "' Әнисе белмәгәндер дә әле, кем белгән, бәлки сиздерми генә никахлашканнардыр, шуңа әнисенең йөрәге чыдый алмагандыр." — диючеләр дә булды. ,,, Нинди акыллы Лилиянең егете, күмгәндә дә гел янында иде, әнә хәзер әниләрен дә алып кайткан, кайгылары бергә шул" диючеләр дә табылды. Нәрсә әйтсәң дә гайбәтсез бер мәҗлес тә үтми авыл җирендә. Ләкин һәр сүзгә каршы төшүчеләр, яхшы фикер йөртүчеләр дә аз булмады, бәхеткә андыйлар саны күбрәк иде. Ни генә булмасын, үлек ашына кайтып, Лилияне, аның әнисен хөрмәт иткән өчен Казан кунакларына чын күңелдән рәхмәт сүзләре дә җиткерүчеләр табылды. Кунаклар китеп беткәч, артык өстәлләр алынгач, бер өстәл артында Лилия, Ландыш һәм дә инде әниләре кебек, гел аларны карап торучы күрше Рауза апа калды.
— Әнинең каберенә таш куелды, рәшәткәләр дә бар. Бәхеткә акча да җитте ашын үткәрергә.
Лилия моңсуланып әнисенең фотосүрәтенә карап өстәп куйды:
— Әни җәйгә өйгә ремонт ясарга кирәк булыр дигән иде , күпме акча җыйды, ә өйне җыйганда бер тиен акчасын да тапмадык, кая куйган ул аларны? Миңа бит ул бер күрсәткән иде , әле мин әни ерагырак яшер дидем, ә хәзер таба алмыйбыз.
-— Әй мин таш баш бит, кара инде син ул Мидхәтләрне, оялмыйлар да бит.
Лилия белән Ландыш Рауза апага аптыраулы карашларын ташладылар, Лилия түзмәде:
— Рауза апа син нигә алай дидең?
— Соң әниең акчаны аларга бирде бит, бөтен кирәк, яраклы әйберләрне алдан кайтартып куя янәсе. Такталар, калайлар, тагын нидер, оныттым да инде.,, Сарайда урын да бушаттым, төяп куярга булыр әйберләрне, ә кар эреп, җир чыга башлауга ремонт эшләрен башларбыз "диде. Мин ашыкма әле яз көне дә алып була дигән идем, ,, Әзер торсын, аннары бәяләре дә артырга мөмкин , ә болай борчылмам."диде.
— Соң без бернидә белмибез. Хәзер ничек итеп ул акчаны алырга?
— Шул сез белмәгәнгә дәшмиләр дә инде алар. Ә акча әз түгел, бозау саткан акча да өстәлде бит, булган акчасына.
— Нишләргә инде Рауза апа? Без ничек итеп акча сорый алабыз?
Лилиянең йөрәге әллә нишләп китте, ул бер сеңлесенә, бер Рауза апага карады.
— Соң егетең юрист дисең бит, ә Әлфиянең егете ничә тапкыр пагонлы килеш тә сезгә килгәне бар. Киңәшегез дә, кибеткә барыгыз.
-— Мин башта үзем генә барып сорап карыйм әле, бәлки сатулашып тормаслар.
— Әгәр бирәсе булсалар бирерләр иде, өйгә үк китереп бирерләр иде Лилия, күпме вакыт үтте бит, ә алардан бер хәбәр юк.
Лилия урыныннан торып, Рауза апаның чәен кайнарлатты да:
— Рауза апа рәхмәт сиңа, без Ландыш белән икәү генә синсез яши алмас идек . Кызганычка каршы әти ягыннан туганнар безнең белән аралашмый.
— Әтиең үзенең холкы белән аларны үзе биздерде бит, ә ул үлгәч сез тем более аларга кирәк түгел.
— Дәү әниләр дә ичмасам ерак тора бит. Якын булсалар да нәрсә эшли алалар. Үзләре карт, ә әби урын өстендә яткан бабайны карый. Алар ерак булгач та бик кыен. Үзләренә яшәргә чакырдылар, тик...... Рауза апа ничек өйне әни үлүгә ташлап чыгып китеп була? Белмим, бәлки мин дөрес фикер дә йөртмимдер. Ярый әле Ландышка бик бәйләнмиләр.
Үзенең исемен ишеткәч Ландыш апасына карап куйды. Әлегә хәтле сүз дәшми утырган кыз:
-— Ә нигә миңа бәйләнергә тиешләр ди? Мин нишләгән әле?
— Сеңлем үпкәләмә, син әле балигъ булмаган кыз. Бары шуны әйтәсем килә, ә мин әлегә эшләми идем, опекун булырга.
— Соң апа мин бит училищеда укыйм.
— Белмим Ландыш, әлегә дәшмиләр бит, димәк бар да яхшы. Алар уйлый башлаганчы мин эшли башлыйм Алла теләсә.
Чыннан да тормыш ике яшь кызны зур сынау алдына куйды. Әти, әни үлү, йортта олы кеше булмау зур мәшәкатьләр китереп чыгара .
Бүген Лилия төне буе йоклый алмый уйланып ятты. Ничек итеп Мидхәт абыйлардан акчаны барып сорарга ? Нәрсә дип әйтергә? Ничек итеп тормыш алып барырга? Лилиянең әнисе әйткән сүзләр исенә төште. , ,, Ходай кеше үтә алмаслык сынаулар бирми кызым, Һәр кешене үзенчә сыный, әгәр ул сиңа сынавын бирә икән, димәк син аны үти аласың. "Ләкин әни ул сынауларны ничек үтәргә икәнен генә әйтмәде шул.. Нигә, нигә Ходай аны шушы яшьтән үк сыный башлаган соң? Нигә аңа авыр сынаулар биреп, сыный? Ул нәрсә эшли ала соң хәзер? Ярдәм итәрдәй янында олы кеше дә юк бит, акчасы да юк, булганын да сорап алырга тиеш . Лилия мендәрен кочаклап елый башлады. Кайчан, ничек йоклап киткәнен дә ул белми. Күзләре ачылганда сәгать телләре алты тулып узып киткән иде . Аның бөтен җире авырта, башы чатный, әйтерсең лә төнлә аның өстеннән трактор үткән. Лилиянең селкенәсе дә килми иде, тик кирәк. Ул көч хәл белән генә урыныннан торып чәй куйды, аннары сеңлесен кереп уятты. Ә тыштагы эшләрне сеңлесен укырга озаткач эшлиячәк. Ләкин Ландышның гына укырга барасы килми иде, шулай да ул ялкауланып:
-— Апам, мин бүген өйгә кайтмыйм, безнең бүген эш күп, иртәгә контрольныйлар, без иптәш кыз белән бергә әзерләнергә сөйләшкән идек.
— Ничек инде?
— Апаааа, өйгә кайтып вакыт үтә, ышанмасаң шалтыратырсың, мин аларның өйдәге телефон номерын сиңа язып калдырам. Ә иртәгә уку бетүгә кайтырмын., ашарга пешер, төшке аш җиткәнче кайтып та җитәрмен.
— Ярый, тик миңа кич үзең шалтырат.
Ландыш укырга китте, Лилия сарайга чыгып төрлек туарны карады да ,Мидхәт абыйларга китте.
Төнлә көз саубуллашып та тормыйча китеп барган, ә аның урынына, бөтен җирне ак шәле белән ябып кыш килеп җиткән. Ап - ак яңа яуган кар кояшта энҗе бөртекләре кебек ялтырап күзне чагылдыра. — Менә кыш та килеп җитте. Ә син, син юк әнием. Син бит кышны шундый ярата идең. Хәтерлисеңме? Былтыр беренче кар яуган көнне, син миңа бүләк ясадың. Мин күптән кызыгып йөргән ап- ак якалы пальто алдың. Әнием мин бүген дә шул пальтоны киеп урамга чыктым. Аның җылысы, синең җылыңны хәтерләтә. Әнә кара ап-ак бөртекләр һавада ак күбәләкләр кебек әйләнеп йөриләр дә җиргә төшәләр. Син шундый ярата идең ул күбәләкләргә карап торырга. Хәзер мин үзем ул күбәләктәй синең яныңа очып барыр идем. Әнием минем, белсәң иде сине ничек сагынуымны.
Ак күбәләкләргә карап Лилия Мидхәт абыйларның кибетенә барып җиткәнен сизми дә калды. Аның бәхетенә бүген кибеткә Мидхәт абый үзе дә килгән булып чыкты.
-— Исәнмесез Мидхәт абый, миңа сез кирәк идегез.
— Исәнме сеңлем, тыңлыйм, син нәрсә аласың?
Лилия нәрсә әйтергә, сүзне нидән башларга белми, як ягына карана башлады.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: