Литература
2 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

14 өлеш Әнисенең үлеме Лилияне дә аяктан бәреп екты. Нинди генә көчле булырга тырышса да, бу авыр кайгыны күтәрә алмады. Аның йөрәге әйтерсең лә катып калган, бернидә сизмәде. Әнисен кара җир астына илтеп күмү, өчләрен уздырулар әйтерсең лә начар төш күреп, әле дә һаман шунда йөргән кебек тоела иде. Бәхетенә Айназ гел аның янында булды. Әйе Лилия күз алдына да китерми иде әнисен югалтуның ничек авыр икәнен. Хәзер кемгә ул әни дип дәшәр, кем белән уй-фикерләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашыр?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Әнисенең үлеме Лилияне дә аяктан бәреп екты. Нинди генә көчле булырга тырышса да, бу авыр кайгыны күтәрә алмады. Аның йөрәге әйтерсең лә катып калган, бернидә сизмәде. Әнисен кара җир астына илтеп күмү, өчләрен уздырулар әйтерсең лә начар төш күреп, әле дә һаман шунда йөргән кебек тоела иде. Бәхетенә Айназ гел аның янында булды. Әйе Лилия күз алдына да китерми иде әнисен югалтуның ничек авыр икәнен. Хәзер кемгә ул әни дип дәшәр, кем белән уй-фикерләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашыр?
Әни бәгърем минем өчен
Бар җиһанны болыт каплады,
Ә йөрәгем әрнү кайгыдардан
Чыгар өчен юлны тапмады.
Әни, әнием нигә күзләреңне
Минсез йомдың, нигә көтмәдең?
Күпме генә әнием ашыксам да
Юл озын шул, кайтып җитмәдем.
Әни бәгърем яныңда торып
Булмады сине кадерләп,
Хәзер синең ашың, үткәрергә
Без йөрибез табын әзерләп.
Һаман истә әни, мине кочып
,,,Ташлап китмәм" - дигән сүзләрең,
Синнән башка, синең назларсыз
Әнием бәгърем ничек яшәрмен?
Нишлисең бит, тормыш алга бара, язмыш, күрәчәк зур сынаулар биреп, яраткан кешеләрне дә синнән тартып алып китә икән. Менә әнисенең җидесе дә килеп җитә, ә Лилия әле һаман сеңлесе белән яхшылап сөйләшкәне юк. Йә аның эше бар, яисә апасы белән очрашмас өчен Ландыш тизрәк өйдән чыгып китәргә сәбәп таба төсле тоелды Лилиягә. Бер яктан ул сеңлесен аңлый, Лилиянең дә бер үзе калып, үз эченә бикләнеп утырасы килде. Ә Ландыш элек тә бер үзе генә утырырга яратты, ә хәзер әнисе үлгәч кайгысын да үзе генә җиңәргә тели дип уйлады ул. Бик, бик теләде Лилия сеңлесен кочаклап, аны юатырга, бергә-бергә кайгыны җиңәргә, тик Ландыш кына үзенә якын килергә ирек бирмәде. Әнисенең ашы үтеп, кунаклар таралгач, Рауза апа Лилия янына килеп :
— Лилия кызым әгәр берәр нәрсә кирәк булса әйт, бер дә тартынып тырма. Мин бит сезне үз балаларым кебек яратам. Мин гел сезнең яныгызда булам.
— Рәхмәт Рауза апа, син чыкма әле үтенәм, бәлки кабат бергә чәй эчеп алырбыз? Беркем дә калмады бит, минем үземә генә бик кыен. Гөлләр апа да китеп барды , аны да аңларга була .
— Лилия кызым әлегә сиңа авыр булыр, тик син түземле булырга тиеш. Әнә мин түзәм бит, миңа да бик читен, мин дә берүзем.
— Рафыйк абый тәки кайтмыймы?
-— Шул телефоннан сөйләшеп торабыз инде. Армия сафларында хезмәт иткән җирендә, шул шәһәрдә калды биииит. ..... Ни дияргә дә белмим кызым. Инде егерме ел була бит, егерме ел. Аны да аңларга тырышам, ерак бит аралар, ерак. Эше дә бар дим, мин бит туена да бара алмадым, авырып киткән идем. Ә хәзер үкенәм, авырсам да чыгып китәргә булган.
— Ничек инде? Ә юлда үлсәң? Мин дә аңларга тырышам аларны Рауза апа, ләкин барып чыкмый. Әни янына ничек кайтмый була? Җитмәсә,,, инде ике оныгын бар бит синең. Үпкәләмә Рауза апа, мин нәрсә әйтергә дә белмим.
— Әй кызым, мин бит гел сөйләшеп торам.
— Булса соң, әниләр мәңгегә килми, әнә кара, әле якын булып та әнием белән бәхилләшеп булмады, өлгерә алмадым, алмадым . Бик авыр булды, син әйтүгә юлга да чыктым, барыбер өлгермәдем.
Лилиянең күзләреннән яшь бөртекләре янә бит буйлап ага башлады, ул аларны сөртеп:
— Ә Ландыш мескен нишләргә дә белми кайгырып йөри. Ул бит миннән дә яшь, аңа әни миннән дә күбрәк кирәк.
Бу сүзләрне ишеткән Рауза апаның йөзе үзгәрде, ачу катыш нәфрәт аша ул:
-— Әгәр телен тыйса бәлки бу хәл булмас та иде— дип ычкындырды. Лилия күрше апасына гаҗәпләнеп карап:
-— Нәрсә дидең, нәрсә дидең ? Әйт миңа нәрсә булды?
Рауза апа авыр сулап куйды да :
— Мин әйтергә теләмәгән идем, никтер ачуым чыгып ялгыш ычкындырдым. Нәрсә генә булмасын сез ике туган, сез иң якын кешегезне югалттыгыз.
Лилия усал итеп Рауза апага карады да:
— Син әйтәсеңме, юкмы?
— Ярар, синең чыннан да нәрсә булганын белергә хакың бар. Сиңа шалтыратканда әниеңнең хәле чыннан да яхшыра башлаган иде . Шәфкать туташы аңа укол ясап китте. Мин чәй куйдым, чәй кайнаганчы дип, иртән пешергән кабартмаларымны өйдән алып кердем. Әниең әкрен генә аш бүлмәсенә чыкты. Ашамаса да әз генә чәй эчеп куйды. Әниең бик борчылганны аңла. Ул башта Гөлләр апаң белән сөйләште, аннары мине сиңа сөйләгән өчен сүгеп атты, шунда Ландыш кайтып керде. Ул яхшы гына эчкән булып чыкты. Әлбәттә инде бу әниеңә ышамады. Ләкин ул дәшмәде, үз хәлен үзе белгәндер мөгаен. Шулай да әле шаярырга маташты, юк нәрсәләр искә ала башлады. Шулай без шактый гына вакыт сөйләшеп утырдык. Юк, ул тормыштан зарланмады, бары матур үткән көннәрен искә алды, әйтерсең лә якты хатирәләр белән саубуллаша. Сизенгәнме инде бәбкәчем. Бераз вакыт үткәч әниең үз бүлмәсенә кереп ятам дип урыныннан торып ишеккә таба юнәлде. Ә каршысына Ландыш килеп чыкты бит. Нигә, нигә шул вакытта чыккан икән? Нигә соңрак кайтмаган? Бәлки кайтмаган булса әниең бүлмәсенә кереп ятыр иде, бәлки тынычланып, җайланып китәр иде. Ә ул Ландышка җайлап кына:
— Кызым, балам, үтенәм, бу килеш кешегә күренеп йөрмә инде, ятып ял итеп, йоклап ал— диде. Ә сеңлең кызып китеп, әниеңә төрле әшәке сүзләр белән җавап бирде . Әниең түзмәде:
— Булсаң да булырсың икән кечкенә, явыз Раиль, ир бала булсаң аңлар идем ник эчеп, кеше көлдереп йөргәнеңне, тик син кыз бала бит, кыз башың белән ничек оялмыйсың? Кыз башың белән шундый булырсың дип уйламаган идем балам, уйламаган идем. Зинһар өчен акылыңа кил, үтенеп сорыйм балам.— диде. Менә шунда инде Гөлиянең калган йөрәген ярырлык сүзләр әйтеп, Ландыш ишекне каты ябып өйдән чыгып китте .
— Нәрсә диде ул әнигә әйт, нәрсә диде?
— Әй кызым, бу сүзләрне кабатларга да куркыныч.
— Рауза апа башладың икән әйт. Үзең бит белергә тиеш дидең. Чыннан да мин алар арасында нәрсә булганын белергә һәм сеңлем ни дәрәҗәдә түбәнгә төшкәнен аңларга тиеш . Башкача мин аңа ничек булыша алам, эшнең ни икәнен белмичә. Әйт дидем мин сиңа.
— Ничек әйтим, ничек?
Лилия кабат әйләнеп үз сүзен кабатлагач, Рауза апа телгә килеп:
— Үзеңә булмаган акылыңны миңа өйрәтмә. Минем урында әти булса, сине әллә кайчан бәреп үтерер иде. Әти синең шундый тиле булганың аркасында яратмады да инде.Туйдырдың инде акыл өйрәтүен белән. Акылың артык булса әнә, Лилияңә өйрәт.— дип әниеңне төртеп җибәрде дә чыгып китте. Ә мин, мин ул Ландыш төрткәнгә генә ауды дип аңа идәннән торырга булышмакчы идем. Ә ул, ул куллары белән йөрәгенә ябышты, агарып китте дә:: Мин, мииии.....— дип күзләрен йомды . Мин шәфкать туташы, аннары ашыгыч ярдәм чакырдым.
— Менә нигә ул миннән качып йөри икән. Ул, ул үз әнисен үтергән булып чыга түгелме соң? Миңа хәзер нишләргә бу хәбәрләр белән, нишләргә? — дип Лилия башын тотып елый башлады да:
— Рауза апа әйт миңа нишләргә? Мин ничек итеп сеңлемне төрмәгә утыртырга тиеш? Син тагын кемгә сөйләдең?
— Беркемгә дә сөйләмәдем, сиңа да әйтергә теләмәгән идем, шулай килеп чыкты. Ландыш та начар кыз түгел бит үзе. Теге исерткеч яшел елан суы аның белән идарә итә , зиһенен ашый. Ул бит нәрсә эшләгәнен, нәрсә әйтеп атканын да аңламый иде ул вакытта. Ландыш үкенә, эченнән генә яна, тик соң шул, соң, нәрсә дә эшли алмый хәзер. Аның язмышын бозасың киләме синең? Әниең нәрсә эшләр иде икән? Белмим сеңлем нәрсә әйтергә дә. Шәфкать туташы ,, Мин килеп укол ясадым, аның йөрәге авырта иде, тик хастаханәгә барырга баш тартты— дигәч, мин дә Ходай Тәгалә шулай язгандыр дидем.
Лилия нәрсә дип тә җавап бирә алмады. Үз сеңлесе әнисен үтергәнне, дөресрәге аның сүзләре аркасында әнисенең үлүен белү, аңа тагында күп борчу тудырды. Рауза апа чыгып киткәч тә , Лилия ул сөйләгәннәргә ышанып бетә алмыйча утырды. Менә шулай язмыш аның бөтен хыялларын, теләкләрен юкка чыгара башлады. Лилия үзен җир белән күк арасында эленеп калган кебек хис итте. Әз генә җил иссә дә язмыш аны кайсы җиргә очырып китәр икән, бәлки тагын да тирән упкынгамы? Бәлки шул тирән упкыннан чыга да алмыйча ятырмы? Нишләргә? Кая барып бәрелергә? Сеңлесенең башындагы әшәке уйларын ничек чыгарырга? Аңа туры юлдан атларга ничек өйрәтеп бетерергә? Бер ишегалды төрлекне ничек карарга? Юк, юк, юк, юк. Мин бирешергә тиеш түгел , Ландышны әнисенең үлемендә гаепле икәнен белсә дә, әнисе өчен ул сеңлесенең тормышын үзгәртергә булышачак. Ул, әйе ул хәзер Ландыш өчен апа да, әни дә. Аңа югалып калырга ярамый. Әнисе өчен, аның якты истәлеге өчен ул тырышачак. Ләкин Лилия үзенең бу изге теләкләре үзен үк тирән упкыннарга төшеп, уттай дөрләп янарга мәҗбүр итүен белми иде. Лилия залдан аш бүлмәсенә, аннан йокы бүлмәсенә кереп, йортны аркылыдан буйга йөреп сеңлесе өйгә кайтканын көтте. Ландыш кайтканда сәгать телләре төнге икене күрсәтә иде. Апасы йоклагандыр дип уйлап, ул аяк очына гына басып өйгә керде. Тик апасын күрүгә таш кебек катып калды. Аларның күзләре очрашты. Лилиянең күзләрендә нәфрәт уты янса да, ул дәшми карап тора бирде. Ландыш апасының карашынан куркып калды, тик куркуын күрсәтмәскә тырышып:
— Син нигә йокламыйсың апа?
— Ә син, өйдә шундый кайгы була торып нигә соң кайтасың?
— Мин бары дус кызым Розаларда идем, анда сөйләшеп утырдык.
— Синең өен юкмы? Минем дә хәлемне белә торып син ничек минем үземне генә калдырып китә алдың? Минем дә кем белән булса да кайгымны уртаклашасым килә. Әйт, нигә, нигә син минем янымда түгел? Нигә минем кайгымны уртаклашмыйсың син? Кайгыбыз бит безнең уртак сеңлем.
-— Апам гафу ит мине. Мин сиңа кыен икәнен беләм, тик син дә үзең генә утырырга яратасың бит уйланып, шуңа да комачауларга теләмәдем.
-— Комачауларга дисеңме? Бәлки син әнине үтергәнеңне белми калыр дип уйлагансыңдыр?
Ландыш әллә нишләп китте, ул бары:
— Апа нигә син шулай әйттең инде? Ник мин әнине үтерим ди,?
— Ул синең сүзләреңнән соң, шул сүзләргә түзә алмаган, синең сүзләр әнине үтергән дә инде. Ишетәсеңме? Синең сүзләр әнине үтергән.
Ландыш апасының сүзләрен ишетеп, йокы бүлмәсенә чабып кереп китте дә, дөмбердәтеп ишекне ябып, ишеккә сөялеп идәнгә утырды. Лилия аның артыннан килеп ишекне ачмакчы иде, булмады, ул ишекне шакып:
— Ач ишекне, ач дим мин сиңа. Синең күзләреңә туры карыйсым килә. Аңлыйсым килә сине, кайгырасыңмы син, әллә шатланасыңмы әни үлеменә. Ландыш торып басып ишекне катырак төртеп куйды, теләмәде ул апасы аның янына керүен, теләмәде . Тик апасы гына үз сүзле булды, ул кабат, кабат ишек шакыды:
— Ач дим мин сиңа Ландыш ишекне.
— Апам мин әнине үтермәдем, үтерергә уемда юк иде. Мин, мин белмим ничек шулай килеп чыкканын. Рауза апа сөйләгәч кенә аңладым. Ант итәм апам, мин үкенәм, бик үкенәм. Ул бит минем дә әни......
Ландыш елый, елый, кабат шуышып идәнгә төште. Ул чыннан да үзенең нәрсә китереп чыгаруына, әнисенең үлеменә сәбәпче булуына бик борчыла иде. Ландышның үкереп елавы Лилиянең дә йөрәген телгәләде. Сеңлесенә чыннан да хәзер авыр икәнен дә ул аңлый. Лилия дә ишекнең бу ягына, идәнгә утырып, ишеккә аркасы белән сөялеп утырды да:
— Нишлибез инде без синеке белән сеңлем, нишлибез? Яшәр өчен ничек көч табабыз? Без бит синең белән икәүдән икәү генә калдык. Әйе, әби, туганнар да бар, ләкин алар ерак, алар безне аңларлармы? Без ике бер туган бер-беребезне аңлый алмагач. Әйт сеңлем нишлибез? Син алга таба нишләргә җыенасың? Әнине теге дөньяда да борчырсыңмы? Аның җаны тынычлана алыр микән?
Лилия дә түзмәде, аның да бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ландыш дәшмәде, ул җавап бирергә әзер түгел иде әле. Ике кулы белән тезен кочаклап , башын тезенә куеп, елады да елады. Ике туган, апа белән сеңел, таң атканчы ишекнең икесе ике ягында елап утырды. Беренче әтәчләр кычкырган тавышка Лилия урыныннан торып урамга чыкты . Көз булуга карамастан урамда җылы, тик күктән әкрен генә вак яңгыр тамчылары төшә. Әйтерсең лә Лилиянең йөрәгеннән тишелеп чыккан да әрнүләре урамга сибелә. Лилия ишегалдының уртасына басты да, башын өскә күтәреп күзен йомды. Яңгыр тамчылары бит буйлап агып төшеп, муены аша эчкә акты. Кызга рәхәт булып китте. Салкын яңгыр тамчылары белән , йөрәгендә янган ут сүрелә төсле тоелды аңа. Шулай күпме басып торгандыр ул, кисәктән генә ишетелгән Ландыш тавышына, ул үзен каяндыр, ерактан кайткан кебек хис итте.
— Апам, апам син нәрсә? Син дә салкын тидереп мине, үземне генә калдырып үлеп китәсең киләме? Кара инде бөтен өстен су булган бит. Апам нишлисең син дим? Үтенәм мине үземне генә калдырма, гафу ит инде мине .
Ландыш апасын кочаклап алды, аның битеннән , муенын , кулларын үбәргә тотынды. Шулчак аның аягы таеп китте дә, алар икесе бергә җиргә ауды. Ландыш апасын җирдән торгызырга теләде, ләкин барып чыкмады. Шунда ул да кире җиргә утырып:
-— Мин, мин барысына да гаепле, син түгел апам мин үләргә тиеш. Гафу ит мине.— дип , апасын кочаклап янә елый башлады. Лилия аңлады, Ландыш бит аның бердәнбер сеңлесе, нишләсә дә ул аны ярата. Лилия сеңлесенең битендәге яшен сертә, сертә:
— Мин сине беркайчан да үзеңне генә калдырмыйм сеңлем, мин синең сакчың, яклаучың булам, борчылма, апаң синең белән . — диде. Ике кыз бер берсен кочаклап бергә елый башладылар. Урамдагы яңгыр да, үзләренең юешләнеп бетүләре дә, алар өчен әлегә мөһим түгел иде . Хәзер алар икәү, апа белән сеңеп яңа тормыш башларга әзерләнә. Алда нәрсәләр буласын алар белми.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас