Литература
1 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

13 өлеш. Танышулар, бер берсеннән кечкенә генә сорау алуларны , җавапларны Лилия куркып үткәрде. Ул үзен , үз үзенә урын таба алмаган кечкенә песи баласы кебек хис итте. Ничек инде әле килен булып та төшмәгән, ә кунакка йөрүне, ул үзенең беркатлылыгы белән аңлап җиткермәде.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Танышулар, бер берсеннән кечкенә генә сорау алуларны , җавапларны Лилия куркып үткәрде. Ул үзен , үз үзенә урын таба алмаган кечкенә песи баласы кебек хис итте. Ничек инде әле килен булып та төшмәгән, ә кунакка йөрүне, ул үзенең беркатлылыгы белән аңлап җиткермәде.Бәлки шуңадыр да Лилия үзен булачак кайнана белән кайната янында уңайсыз хис итте. Юк алар начар кешеләр дип әйтә дә алмый ул, киресенчә, ачык йөзле, күңелле, ихтибарлылар, нәкъ менә Салават абыйлар шикелле. Әнә бит Айрат абыйның да эше гел шаяруда:
— Маечка нигәдер караңгыланып китте, май кояшыңның нурын бераз өстәл тирәсенәрәк җибәрсәң иде. Йоклап утырма инде, якты нурларың каядыр читкә юнәлгән.
Майсәрә апа да сүзсез калмады, ул:
— Нурларымның көче бетә башлаганнан оялып читкә карыйм, зарядка бераз кирәк.
Күп сүзле Әлфия дә аларның тел төбен аңлап сүзсез калмады:
— Зарядканы Айрат абый хәзер бирә инде. Карагыз әле Мая апа , минем сезнең кебек исемне ишеткәнем юк , сезгә исем кем бирде?
Кызлар бер берсенә сәер итеп караганны күреп Мая апа янә телгә килеп:
— Айрат бирде, дөресен әйтәм. Чынында исә минем исемем паспортта Майсәрә дип язылган. Ә менә сөеклем белән танышканнан бирле мин Мая, май кояшым, шуннан башканы ишеткәнем юк . Ул гына да түгел, дуслар, туганнар да шулай эндәшәләр хәзер . Шуңа да Майсәрә онылды. Һич кенә дә шаккатмам әгәр өйләнешкәч Айназ сиңа Лилия дип түгел, чәчәгем дип эндәшә башласа. Әйтә, әйтә, әтисенә ошаса — дип, Мая урыныннан торып , көлә, көлә чәйләр ясый башлады.
— Соравым бәлки урынлы да түгелдер, тик..... Айназ улым, Лилия кызым бәлки туйны яңа елга ясарбыз? Без дә әлегә әтиең белән бәби карашырга булыша алабыз. Сезгә дә җиңел булыр дип әйтүем. Сез безнең картайганыбызны көтәсезме әллә? Аннары сезгә бәбиләр түгел, ә безне карарга туры киләчәк бит, шулаймы әтисе?
— Мин дә шулай уйлыйм, яшь бара, сезне өйләндереп, тизрәк нәни балалар сөясе килә хәл булганда. Бәлки чыннан да уйларсыз?
Айрат абый бер улына, бер Лилиягә карап:
— Кызым шулай тиз әйткәнгә үпкәләмә инде ярыймы? Айназ сине бер генә дә теленнән төшерми, гел сине сөйли. Без инде син яныбызда дип хис итәбез.
— Әти без Лилия белән укулар бетеп эшкә урнашып, үз гаиләбезне үзебез карый алырдык дәрәҗәгә җиткәч кенә өйләнешергә уйлаган идек. Без бит икебез дә укыйбыз, уйлап кара инде, нинди акчага яшәрбез соң без? Нинди йөз белән сезнең акчага яшәргә кирәк. Рәхмәт әти, әни, тик без алай эшли алмыйбыз. Сез болай да безнең өчен күп тырыштыгыз, безгә дә үз тормышыбызны алып барырга өйрәнергә кирәк.
Айназ дөрес әйттемме дигән кебек Лилиягә карап куйды, Лилия бары күзен ябып ачты, әйе син хаклы дигән кебек.
— Мин сезне аңлыйм улым, әниең белән өйләнешергә уйлаганда бездә әле укый идек. Безнең дә әти— әни җилкәсендә утырасы килмәде. Кичләрен мин вокзалда вагон бушата идем, ә әниең үзебез яшәгән общежитиедә идән юды. Бәйләргә дә бик оста бит, төрле әйберләр бәйләп тә сатты. Общежитие бүлмәсе кечкенә генә булса да, ул безнең өчен оҗмах бакчасына әверелде. Без булганына шатланып, киләчәккә өмет итеп яшәдек. Күп авырлыклар аша үтеп, мәхәббәтебезне саклап, бер беребезгә төрәк булып яшәдек.
Айрат хатынының кулына кулын куйды, Мая апа елмая төшеп:
— Әйе савыт саба да шалтырамый тормый, безнең дә савытлар ватылгалады. Тик без бер беребезгә андый чакта юл бирергә өйрәндек. Айрат дуласа мин дәшмәдем.......
-— Ә әниегезнең ураганы котыра башласа мин чыгып тая идем. Урамда кояш чыкканын көткән кебек, әниеңнең ярсуы басылганын көтеп, бер кочак чәчәкләр белән , башымны аска иеп кайтып керә идем. Әйе бәлки әниең дә гаепле булгандыр, тик ир кеше кулында аның сөеклесенең бәхете. Ир кеше вакыты белән баш ия белергә тиеш , ә хатын кыз ул болай да сине гафу иткән була, ул ярата белә, ул гаилә җылысын саклый белә.
Айрат улына карап:
— Улым онытма, дөресрәге, балалар иң мөһиме бер береңне аңлый белү, кичерә белү, бер береңне тыңлый белү кирәк, шуларга өйрәнегез, ә бәхетегезне тапкансыз икән аны саклый белегез.
— Әти бик зур рәхмәт сиңа, тик без әлегә барыбер өйләнешмибез.
— Ә мин әйтеп калыйм дидем, хәзер үк өйрәнә башласагыз ярый, аннары җиңелрәк булыр .
Әйе тормыш юлы сикәлтәле шул, кем белә бит кайсы юлда, кайсы җирдә абынып егыласыңны? Кайсы вакыт синең тормышыңа олы сынауларын чыгарып, сиңа шул сынаулар аша үтәргә насыйп булуын сизми дә каласың. Айназның әти, әнисе бик дөрес әйтәләр. Алар үз тормышлары аша барысында татып караган. Кем белә бәлки шуңа да алар Айназны өйләндерергә телидер, иренең сүзен хуплап Мая апа да өстәп куйды.
-— Лилия бәлки син дә чыннан да уйларсың Айназга кушылып? Сине бит Айназ кафеда эшли диде, яшәргә урын бар, өч бүлмәле фатирда барыбызга да урын җитә. Ә үзең эшләгән акчадан үзең теләгәнчә файдалана аласың. Әнә Айназ да үзенчә акча эшли бит. Минемчә сезгә тормыш алып барырга җитә дип уйлыйм. Әгәр инде безнең белән яшәргә каршы килмәсәң әлбәттә.
Лилия күзләрен яшерә төшеп:
— Мин сезнең белән яшәргә каршы түгел, ләкин туй турында уйлау, ..... мин бераз иртәрәк әле дип уйлыйм. Бәлки җәйгә таба уйларгадыр? — диде Лилия уңайсызланып.
Айназ урыныннан сикереп үк торып:
— Мин риза, димәк мин җәйгә өйләнәм.
Ул шатлыгын яшерә алмады, куллар бирешеп, Нияз белән төрткәләшеп алды .Нияз исә:
— Булмады инде Әлфия, ике туйны бергә ясарбыз, ресторанга да икегә бүлгәч түләргә әзрәк булыр дигән идем, хәзер бөтен акчаны үземә генә түләргә туры килә.— дип шаяртып алды.
Уены, чыны белән бергә кич күңелле үтеп китте. Яңадан көн артыннан көн үтә барды. Лилия дә укуы белән беррәттән эшкә йөрергә ияләште. Шунысы гына күңелне әрнетә, Айназ белән очрашырга вакыт аз кала. Әле бәхетенә бер уку йортында укыйлар, шуңа да анда очрашып сөйләшә алалар. Ә менә Нияз белән Әлфия бөтен көчләренә туйга әзерләнәләр. Әлфия дә Ниязның бөтен туганнары белән танышып бетте. Дустының кияүгә чыгуы бер яктан Лилияне бик борчыды, чөнки ул туйдан соң Нияз янына яшәргә күчәчәк, ә Лилия бер үзе калачак. Кем белә Әлфия урынына аның янына кем яшәргә киләчәк. Бары яхшы кыз булсын дип өметләнергә генә калачак. Әйе Әлфия китә, әле заочный отделениядә дә укырга ниятли, димәк дусты белән очрашулар да кимиячәк. Бүген дә Лилия укудан бер үзе генә кайтты. Ул үзенә кирәкле трамвайга кереп утырды. Урамда көз икәне әллә каян күренеп тора . Шәһәр эчендә сирәк очраган агачларның яфраклары коелып , асфальт өстендә көзге чәчәкләр кебек яталар. Искән көзге, салкын җил битне чеметеп үтә, ә инде көннәр буе яуган яңгыр , болай да төшкән күңелне әрнетеп, елап тора шикелле. Трамвай тәгәрмәчләре поездны хәтерләтә, рельсларына бәрелеп Лилиянең йөрәк тибешен саный сыман, тук, тук, тук итеп бара. Лилиянең күңеле тулды, аның әнисе янына кайтып, итәгенә башын куеп иркәләнеп ятасы килә башлады. Ул әнисен генә искә алды, аның кесә телефоны шалтырый башлады. Кем шалтыратканын карап та тормыйча Лилия тизрәк телефон төймәсенә басып:
-— Әйе тыңлыйм.
-— Лилия кызым бу мин, күрше Рауза апаң әле.
— Тыңлыйм Рауза апа ,сиңа теге юлы алып кайткан кебек әйберләр кирәкме? Син әйт кенә, мин алып кайтам, Алла теләсә бу ялларда кайтам. Мин.......
-— Тукта әле кызым, миңа бер әйбер дә кирәкми. Әниең... әниеңә йөрәк өянәге булды, ә ул хастаханәгә барудан баш тарта .
— Нәрсә? Ничек инде?
— Кызым кайт сора эшеңнән, әниеңне карарга кирәк , Ландыш та җитмәсә өйдә юк.
— Ничек инде өйдә юк?
— Анысын белмим, үтенәм тизрәк кайт, әлегә мин үзем карап торырмын.
— Рәхмәт Рауза апа.
Лилия нишләргә дә белмәде. Җитмәсә трамвай да әкрен генә бара, хәленнән килсә ул бу вакытта үзе трамвай алдыннан чабып кайтыр иде. Тик әле тагын биш тукталыш үтәсе бар. Лилия кабат телефонын алып аның төймәләренә баса башлады. Ул кафега шалтыратып, берничә көн эшкә килә алмавын хәбәр итеп , гафу үтенеп сәбәбен дә әйтте. Лилиянең яхшы, уңган кыз икәнен аңлап өлгергән җитәкче, Лилиягә борчылмаска кушып, аңа хәерле юл теләде. Хәзер инде Айназга да хәбәр итәргә кирәк.
---Айназ сәләм, син бүген үз әниең янында күбрәк вакытыңны үткәрә аласың, бүген минем яныма килеп йөрмә ярыймы .
Айназ Лилиянең сүзләрен аңламады, аның тел сөйләме дә әллә ничек тоелды аңа, ул аның сүзенә каршы:
— Бу нинди сүзләр тагын? Син үзең нәрсә әйткәнеңне үзең аңладыңмы соң? Мин нигәдер аңлый алмадым.
— Гафу ит, сүзләр буталалар, Айназ мин авылга кайтып китәм, әнинең йөрәк өянәге булган, шулай да хастаханәгә барырга баш тарта диде Рауза апа.
— Аңладым, син җыена тор, ә мин хәзер килеп җитәм. Авылга автобус белән кайчан кайтып җитәсең, мин әти машинасы белән сине тизрәк кайтарам, көт, озак көттермәм.
Айназ шулай диде дә телефонын сүндерде. Ә Лилия күңеле белән һаман трамвай алдыннан чаба бирде.
Айназ чыннан да озак көттермәде, Лилия җыенып беткән төшкә килеп тә җитте.
— Минем сине борчыйсым килмәгән иде, үзеңнең дә эшең күп бит.
— Син нишлисең? Син минем булачак хатыным, әлегә сөйгән ярым, синең бәхет минем бәхет булган кебек, синең кайгың минем кайгы кадерлем. Мин синең белән , ишетәсеңме? Мин сине калдырмыйм, мин һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Юл буе Лилия борчылып, үз уйларына бирелеп кайтты. Айназ бер сүз дәшмәде. Аңлады ул сөеклесен, ә нәрсә әйтеп була соң? Болай да борчылуга күмелгән күңелен сораулар, төрле киңәшләргә бутаргамы? Теләде, бик теләде Айназ Лилияне кочагына алып, башын күкрәгенә куеп, назлы сүзләр әйтеп аның күңелен юатырга. Тик вакыт юк, тизрәк сөеклесен әнисе янына кайтарырга кирәк . Инде караңгы төшеп, кич төнгә авыша башлаганда алар ниһаять авылга кайтып җиттеләр. Капка төбендә басып торган ашыгыч ярдәм машинасын күреп Лилия тагын да куркып калды. Айназ машинасыннан төшсә дә, аның аяклары атламады. Айназ кызның кулын тотып:
— Әйдә сине әниең көтә, сине күрүгә аның да хәле яхшырачак.
Лилия Айназга карап елмаерга тырышты, тик барып чыкмады, киресенчә аның бите буйлап күз яшьләре тәгәри башлады.
— Син нәрсә инде ә? Табиблар монда булу әле ул начар хәбәр дигән сүз түгел бит. Әйдә тизрәк өй эченә керәбез. Айназ Лилияне җитәкләп өйгә алып керде. Коридорда басып торган күрше Рауза апа Лилияне күреп:
— Кайтып җиттеңме кызым, тиз, яхшы булган,
— Әйе, ә әни, әнинең хәле ничек?
— Әлегә белмим, хәле начарлангач ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде . Анда табиб, ә мин керергә куркып басып торам.
— Син бит аның хәле яхшыра башлады дидең.— дип Лилия әнисе яткан бүлмәгә керергә теләде. Тик Рауза апа аңа каршы төшеп:
— Анда табиблар, кеше дә күп, әлегә монда гына тор.
--Кешегә ярый, миңа ярамыймы?
Лилия бөтен көченә Рауза апаны төртеп җибәрде дә әнисе яткан бүлмәгә үтте. Андагы күренеш Лилиянең йөрәгенә пычак белән кадаган кебек булды. Караватта йөзе агара башлаган әнисе ята, аның янына утырган табиб әнисенең сеңлесе белән авылның шәфкать туташына нидер әйтә, үзе башын селки. Әнисенең сеңлесе кисәктән торып, карават янындагы урындыкка утырды. Әгәр табиб белән шәфкать туташы тотып калмаса, ул урындык белән бергә идәнгә егылыр иде. Шәфкать туташы тиз генә сумкасыннан әйберләрен чыгарып, кирәкле уколны алып, укол ясады. Лилия нәрсә булганын аңлады, аның колаклары шаулап, күзеннән чишмә суыдай күз яшьләре ага башлады. Әнисенең сеңлесе Гөлләр апа Лилияне күреп алып. аның янына көч хәл белән килеп кочагына алды да:
— Лилия сеңлем нишлибез инде? Бәбкәм минем, нишлибез? Апам, апам безне калдырып китте.
Тик бу сүзләрнең берсе дә Лилиягә барып җитмәде. Әнисенең үлемен аңлап аның башы әйләнеп китте һәм ул әкрен генә Гөлләр кочагыннан шуып , идәнгә төшә башлады. Ишек кырыенда басып торган Айназ, яшен тизлегендә килеп җитеп Лилиягә егылырга ирек бирмәде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас