

Авыл җирендә җәй көне эш күп була шул. Әтәч кычкырып җибәрүгә аякка басасың һәм инде караңгы төшкәнче эшлисең. Ләкин яшь вакытта арыганлык сизелми, дөресен әйткәндә аңлашылып бетми . Чөнки яшь йөрәк мәхәббәт утында яна, яңа очрашулар көтә. Нәкъ менә шул вакытта кешенең иң буталчык чагы. Акны карадан аермыйсың, бары аллы гөлле юл уртасыннан барасың шикелле. Син бары булачак очрашу, сөйгән ярың турында уйлыйсың. Башка мәшәкатьләр икенче урынга күчеп кала. Бу хәлләр дә әлбәттә Лилияне дә әйләнеп узмады. Ул да бары Айназ хакында гына уйлады, аның йөрәге Айназ дип типте. Хәтта Ландышның да кабат тискәре якка үзгәрүен сизмәде ул .Ә инде Ландыш үзенчә шатланды, аны әрләүче юк, өйдә тыныч һәм инде апасы да аның соң кайтуына аз ихтибар итә башлады. Тик бу Лилиянең сеңлесе хакында борчылуы кимеде дигән сүз түгел иде. Бары ул бик арый һәм караватка ятуга йоклап китә. Әлбәттә инде сеңлесенең яңадан үз хәләтенә кире кайта башлавын сизә. Тик нәрсә эшләсен ул? Инде бит төрлечә әйтеп тә карадылар. Хәтта әнисе күрмәгәндә Лилия аздан гына аны кыйнамады. Ләкин әнисенә бер генә дә белгертеп, янә йөрәген яралыйсы килмәде. Бер шулай кич, Ландышның соң гына кайтканнын көтеп торгач:
— Син бетереп әти булдың инде сеңлем, үзгәрәм дип әнигә сүз биргән идең бит.
— Ә нигә? Апа ул син авыл әбиләре кебек, неужели шулай яшисең килә? Апа аңла син , тормыш алга бара, время меняется, шулай булгач вакыт белән бергә барырга кирәк . Миңа шулай ошый, тик әле бу мин начар кыз дигән сүз түгел. Тынычлан. Болай яшәсәң сине беркемдә кияүгә алмый, беркемгә дә яшь әби кирәкми. Мин үзем беләм кайчан һәм ничек итеп үземне тотарга. Үтенәм бүтән кысылма яме минем эшләремә. — дип кырт кисте.
Лилия шулай да вакыты белән аңа сүз катты, тик тегесенең генә аны тыңларга теләге юк иде. Менә шулай эш, төрле мәшәкатьләр, сагынып көтеп алган мәхәббәт, сагынылган очрашулар белән җәй үтеп тә китте. Лилиянең Казанга укырга китергә вакыт та җитә. Лилиянең тагын әнисе өчен ут йотып яшәү башлана. Һәркөн диярлек сеңлесе хакында уйлый, исереп кайтып әнисен үпкәләтмәсен, әнисенең йөрәген яраламасын дип. Ландыш исә иптәш кызы белән район үзәгендә урнашкан училищега секретарь машинистка булырга укырга барып керә. Районга да барып йөрергә ерак түгел, авылдан автобус йөреп тора .
Укулар башланганга Айназ күбрәк шатлана. Чөнки сөеклесен көндә күрә алачак. Укуның да беренче атнасы тиз үтеп китә. Укудан соң кызлар кибеткә бара. Ләкин Әлфия үзем генә тиз кереп чыгам дигәч, Лилия аны кибет янында көтеп кала . Әлфияне көтеп басып торган Лилия янына Айназ килеп:
— Нәрсә, әллә миннән качыргамы иде теләгең — дип кызны кочаклап алды.
Лилия исә аны төртә төшеп:
-— Нишлисең инде? Күпме кеше йөреп тора, бераз оят дигән нәрсәне белергә кирәктер бит?
— Менә сиңа мә, авылдан килде дә хәзер кочакларга да ярамый.
— Көпә көндез, кеше күп йөргән җирдә түгел бит инде. Мин элек тә шундый идем, онытмаган булсаң.
— Ярый, ярый, аңладым. Лилия әни сине бүген кунакка чакырды. Үзеңә генә кыен булса Әлфияне дә алып кил.
— Так, так, мине кая алып барырга телисез инде сез?— Кибеттән чыккан Әлфия бер Айназга, бер Лилиягә карап:
— Нигә дәшмисез?
— Әни сезне кунакка чакырды.
Айназ Әлфиягә күз кыса төшеп сүзен дәвам итте :
-— Әни сезне чакырды, ә мин Ниязга шалтыратып, аны чакырам. Ике кыз янында үземә генә кыен булачак .
— Мин бары аңламыйм, нинди бәйрәм? Тик томалдан кунак чакырмыйлар бит.
Лилия Айназга карады да:
— Чыннан да Айназ нәрсә булды? Син нидер әйтеп бетермисең кебек миңа. Бәлки әниеңнең туган көнедер? Дөресен әйткәндә туган көннәр хакында күп сөйләгәнең булмады.
— Сорамагач әйтмәдем шул.
— Йә әйт, бүген нинди бәйрәм?
— Алла Лилия, прямо аптыратканский син егетне. Чакырган икән, барабыз да тәмлүшкәләр ашап кайтабыз. Аннары бәлки синең дә кулыңны сорарга вакыт җиткәндер, мин шулай уйлыйм. Димәк әнисе белән дә яхшылап танышырга вакыт җиткән, — дип, Әлфия Айназның аркасына әкрен генә сугып җибәрде дә:
-— Точно, бездән калышмассыз дип уйлыйм, итак, ничәгә барырга кирәк ?
Айназ көлә төшеп:
— Кичкә Әлфия, кичкә.
Лилия икесенә дә карап алды да:
— Аңладым, хәзер мин аңладым, бу нинди сүз?
Айназ кабат көлеп җибәрде дә, Әлфиягә карап:
— Так, хәзер мин аңламыйм кансператорлар.
—- Вообщем Нияз икенче атнада минем кулымны сорарга авылга кайтабыз диде.
Әлфиянең йөзенә кызыллык йөгерде, ул үзе дә сизмәстән ике кулы белән битен каплады.
Лилия белән Айназ Әлфияне кочаклап котлау сүзләре җиткерделәр. Ахырдан Айназ:
— Кызлар мин сезне кич килеп алам, әзер булыгыз ярыймы? Ә хәзер саубуллашам, әнине кибеттән каршы алырга барам.— дип Айназ ашыгып китеп барды . Кызлар көлешә, көлешә өйгә ашыктылар. Өйгә кайтып ашап алгач, бераз бирелгән дәресләр белән утыргач, Әлфия Лилия янына килеп :
— Сиңа әйтергә онытып торам, бәлки инде сиңа да җиткергәннәрдер инде,— дип Әлфия туктап калды. Лилия Әлфиягә карап:
-— Аңламадым, нәрсә җиткерергә тиешләр иде миңа?
— Зиннур турында.
— Ул нишләгән? Авырыймы?
Әлфия әйтергәме, юкмы дигәндәй дустына карады да :
— Ул Фируза белән очрашкан икән бит, хәтта өйләнергә дә җыена имеш.
— Шуннан ни? Аларның да бәхетле булырга хакы бар.
— Әйе, шулай тик,— Әлфия тагын туктап калды. Лилия тагын аңа карады, бераз сүз дәшми генә торгач:
— Нәрсә тик соң, нигә яхшылап әйтеп бетермичә аптыратасың икән син, сөйлә инде башладың икән.
— Син сабан туе көнен хәтерлисеңме?
— Аны онытып буламы?
Лилиянең күз алдына шул көн, бүгенгедәй килеп басты .
Яшьләр җыелышып сабан туе бәйрәменә киттеләр. Сыйныфташлар белән очрашу үзе бер рәхәтлек бирә . Егетләр үзләрен сыный ук башлады, берсен берсе уздырып биек колгага үрмәләде. Колга башындагы әтәчне алып, кич белән әтәчтән шулпа пешерү иде исәпләре. Ләкин аларны җитезлектә уздырып, 6 сыйныф малае әтәчне эләктереп тә төште. Кызлар исә егетләрдән бераз көләргә сәбәп тапты. Хәзер инде кызлар үзләрен күрсәтергә тиеш иде . Чиләк, киянтә белән су ташу уены башланды. Әлисә белән Лилия алга омтылды. Кем белә инде, нинди сәбәп беләндер, бәлки Фирузаның җиңүен теләпме, Зиннур кызлар аяк астына озын таяк сузды. Әлисә белән Лилия әлбәттә инде абынып егылдылар. Лилиянең нәзек, ал күлмәге җил белән өскә күтәрелеп башын каплады. Әлбәттә инде аның эчке киемен күрүчеләр дә булды. Лилия оятыннан сикереп торды да , чабып китеп барды . Әйе нәрсә булганын аңлап Зиннурны сүктеләр сүгүен, тик ул бары шаярырга теләвен, шулай килеп чыгуын белмәдем, аңламый калдым дип акланды. Башка кызлар Лилиянең күңеле төшкәнен күрсәләрдә , бирешергә теләмичә,
кашыкны авызга кабып йөгерү буенча уенда да катнаштылар. Көн үткәне сизелми дә калды. Кич җитеп, киемнәрен алыштырып яшьләр кырда шашлык ашарга җыелды. Иң беренче булып учак ягып җибәрделәр, аннары кем кая укый, нинди яңалыклар бар, кем, ничек вакыт үткәрүе хакында сөйләде. Кисәктән генә гармун тавышы караңгы кичне яңгыратып җибәрде. Сабан туена авылга кайтырга өлгергән Марат белән Әлисә яшьләр янына килеп :
Нәрсә моңаясыз дуслар? — дип, Марат тагын да сузып уйный башлады . Гармун моңы һәркайсысының күңелен үстереп җибәрде ахыры, гармун тавышына кушылып җырлаучылар да табылды. Ә инде Әлисә аларга кушылып җырлый башлагач, калганнар тынып калды . Аның тавышын уздыра алучы табылмады. Ул чиста итеп җырлау, аның моңы, аның һәр сүзе йөрәкләргә үтеп керерлек иде. Әйе кечкенәдән үк Әлисәнең тавышын сандугачныкы белән тиңлиләр иде бит авылда . Шул моңга ихлас күңелдән кереп киткән Лилия янына Зиннур килеп басты да :
— Ишетәсеңме нинди мәхәббәт турында җыр? Ул җыр синең белән минем хакта.
— Син нәрсә сөйлисең Зиннур?
— Ә нәрсә? Син бит минем сиңа гашыйк булып йөрүемне күптән белә идең, ә нәрсә үзгәрде соң?
— Син, син бит Фируза белән ........
— Син нәрсә инде, ул миңа вакыт үткәрер өчен, сине онытыр өчен генә кирәк иде. Белеп тор, әйе әйтеп куям, мин сине бер барыбер үземнеке итәм, әйтте диярсең, син барыбер минеке, бары минеке булачаксын.
-— Син җүләрме әллә? Минем егетем бар һәм без яңа елдан соң өйләнешергә уйлыйбыз.
Зиннур көлеп җибәрде һәм :
— Бүген бар, иртәгә юк ул. Ә мин сүземдә тора торган егет үзең беләсең. Лилия мин сине яратам һәм сине башкага бирергә җыенмыйм. Син аңларсың әле, үзең үк килерсең минем яныма, чөнки үзең дә мине яратачаксын.
— Юк сүз сөйләмә Зиннур, кит янымнан, әнә Фируза безне ашардай булып, усал итеп карап тора.
— Миңа барыбер. Син ул минем яратуымны белә торып миннән качтың.
— Син ни сөйлисең Зиннур. Минем сиңа беркайчан да өмет биргәнем булмады бит. Үтенәм кит янымнан, аңла инде, мин башканы яратам.
Лилия шулай әйтеп тә бетерде, Зиннур аны кисәктән үзенә таба борып үбә дә башлады. Лилия каты итеп:
-— Зиннур — дип кычкырып җибәрде . Бу тавышка бөтенесе дә диярлек аларга таба борылып карады. Гармун тавышы да тынды. Фирузаның йөрәгенең иң түреннән, әрнү белән кушылып чыккан каты тавышы, бөтен кырга яңгырады.
— Зиннур, Зиннур.
Фируза Лилия белән Зиннурны аерырга теләде. Ләкин Зиннур бирешмәде, аның кочагыннан чыгарга теләгән Лилияне үзенә таба катырак кысты. Ниһаять Фируза аларны аерды, Зиннурны кырыйгарак төртеп җибәрде дә, Лилиянең каршысына басып, аның яңагына сугып җибәреп:
— Сиңа нәрсә үзеңнең шәһәр егетләрен генә җитмиме?
— Нишлисең син? Минем ни гаебем бар Фируза? Ул бит үзе мине көчләп үпте. Үзең күрдең бит, мин киресенчә аның кочагыннан чыгарга теләдем.
— Теләсәң җибәрер иде ул сине. Нигә дип ул сиңа ябышкан, башка кызга түгел?
— Мин каян белим, сора үзеннән.
Читтә басып торган Зиннур көлеп җибәрде, аннары Фируза янына килеп:
-— Син нәрсә эшләдең инде Фируза? Синең Маратка карап торуыңа ачуым чыкты. Синең дә ачуыңны чыгарыр өчен , Лилия янымда басып торганга, аны үбә башладым. Синең көнләшәсеңме, юкмы икәнеңне беләсем килде. Шул гына, зинһар өчен Лилия мине гафу ит. Минем аркада сиңа суктылар. Мә, мә син хәзер миңа суга аласың уч итеп— дип, Зиннур Лилиянең кулын тотып, үз битенә суктыра башлады. Нишләргә белмәгән Фируза кабат аларны аерып:
-— Лилия җаным гафу ит мине үтенәм. Менә бит тиле көнчелегем нишләтә мине. Ә син мине нишләтәсең? — дип Фируза Зиннурны яшьләр төркеме яныннан авылга таба сөйрәп диярлек алып китте. Әйе алар китте, ләкин биткә сугылган бармак эзләре кызарып әле шактый вакыт нәрсә булганын Лилиянең исенә төшереп торды.
—- Лилия, ау, син кая?
Әлфия Лилиягә хәзерге вакытка кайтырга кирәк икәнен аңлатып, аның аркасына төртеп :
— Син сабан туена кайтып килдеңме әллә?
-— Искә төште шул, син нәрсә әйтергә теләгән идең?
— Без авылдан китер алдыннан мин Әлисәне күрдем. Фируза бала көтә ди, шуңа да бик ачуы килгән икән. Ә менә Зиннур аңа йөз бала тапсаң да өйләнмим, минем бары бер, бердәнбер хатыным була, ул да булса Лилия дип кычкырган ди.
-— Ничек инде?
Лилиянең йөрәге еш кына тибә башлады. Ул ике кулы белән башын тотып:
— Ул тилеме әллә? Мин бит аңа беркайчан да өмет бирмәдем. Ничек, ничек мин Фирузага аңлатыйм соң?
-— Яхшы хәбәр димәс идем, тик Фируза сине елый, елый бик каргый диделәр, ул сине гаепле саный икән.
— Ә минем ни гаебем бар әйт әле дустым. Минем Зиннурны күргәнем дә юк бит. Әгәр Зиннур мине ярата икән мин нишли алам?
Лилиянең бөтен кәефе төште, ул Әлфиягә карап:
— Ә миңа авылда чагында әйтсәң ни була иде? Мин шул ук көнне Фируза белән сөйләшеп, аңа барында аңлатыр идем.
— Гафу ит, ничектер килеп чыкмады.
— Ә әниләре нәрсә уйлый икән?
— Ә нәрсә уйласыннар соң? Аңа бит Зиннур астына кереп ятырга кем кушкан? Егет кешене бала белән генә үзеңә бәйләп куя алмыйсың, ул шуны белмәгәнме? Зиннурның кечкенәдән сине күзләп йөргәнен ул белмәгән дисеңме? Ул бары үзенчә фикер йөртеп Зиннурны үзенә бәйләргә теләгәндер, сине оныттырып була дип уйлагандыр.
— Әйтергә җиңел дустым кеше турында, тик.....
Лилия сүзен дә әйтеп бетермәде, ишек кыңгырауы шалтырады, кызларны алырга дип өйгә Айназ килеп керде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.