Литература
29 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Бәйрәм киче ничек башланса, шулай тәмамланды да. Бу гаиләнең үзенчәлеге, бер берсенә хөрмәт белән карау, үз үзләрен шул хәтле иркен, шул ук вакытта тыныч тотулары Лилияне таң калдырды. Аның әтисенең эчүе, әнисен хөрмәт итмәве, төрле сәбәпләр табып гел талашып торулары, үз үзен тотышы күз алдына килеп төште. Менә бит Ходайның рәхмәте бирсә бирә икән өеп бәхетне дип уйлап куйды ул.

Бәйрәм киче ничек башланса, шулай тәмамланды да. Бу гаиләнең үзенчәлеге, бер берсенә хөрмәт белән карау, үз үзләрен шул хәтле иркен, шул ук вакытта тыныч тотулары Лилияне таң калдырды. Аның әтисенең эчүе, әнисен хөрмәт итмәве, төрле сәбәпләр табып гел талашып торулары, үз үзен тотышы күз алдына килеп төште. Менә бит Ходайның рәхмәте бирсә бирә икән өеп бәхетне дип уйлап куйды ул. Әгәр Айназга кияүгә чыкса, аның да тормышы шундый булачак бит, дип тә хыялланып куйды кыз. Тик ул әлегә үзенең тормышы, хыяллары чәлпәрәмә килүен, язмыш аңа зур сынаулар аша үтәргә язганын ул әлбәттә белми иде.
Көннән көн үтә барды. Күп эш эшләп ияләшмәгән кызлар өчен өйдәге эшләрне эшләргә дә, шул ук вакытта әниләренә фермада да булышу бик авырга туры килде . Еш кына кичләрен клубка чыккан Ландышның да бик урамга чыгып йөрисе килмәде. Үзен апасы белән әнисенең сүзен тыңлаган өчен ул көндә диярлек сүкте, үкенде. Нишләсен бит, аңа чыннан да быел укырга барырга. Ә дуслары, яңа танышлары алдында үзен яхшы күрсәтү теләге җиңде аны. Яңа күлмәк, яңа кием алу теләге Ландышка түземлек бирде. Әйе эшлисең икән акча була, акча булса дуслар була дип уйлады кыз. Менә бүген дә ул эштән арып кайтты. Чәй эчеп утырган вакытта урамда выр, выр иткән матоцикл тавышы ишетелде . Гөлия апа Ландышка карап:
— Кызым дусларың килгән, бәлки бүген алар белән вакытыңны үткәрерсең? Аңлыйм кызым аргансыңдыр да, тик эш дип дусларыңны онытма.
— Әни мин ардым дидем бит инде, сине аңлап булмый. Урамга чыксам да сүгәсең, бүген исә үзең урамга куасың.
— Кызым элек чыннан да сине бер генә дә урамга чыгарасым килмәде.
— Хәзер нәрсә үзгәрде?
— Ә хәзер син үзгәрдең дип уйлыйм балам. Мин ышанам сиңа кызым, син минем йөзем кызарырлык берни дә эшләмәссең дип уйлыйм. Бар кызым аз гына булса да чыгып кер. Һич югында исәнләшеп булсада кер, бераз аралаш дусларың белән.
— Әни мин аннары иртә белән тора алмыйм бит.
— Иртәгә йокларсың кызым, ял итәрсең. Без апаң белән икәү дә эшли алабыз. Бәбкәләр дә хәзер зурлар инде.
— Әни кыен булмасмы?
— Менә күрәсеңме, син борчылырга да өйрәндең. Кызым бар, бар дусларың көтә, бөтен авыл халкы ишетелерлек итеп кычкыртып торалар алайса.
Ландыш әнисен кочаклап алды да:
— Рәхмәт әнием, '— тиз-тиз өс киемен алыштырып Ландыш урамга чыгып китте .
Выр-выр иткән мотацикл тавышы әле шактый ишетелеп торды. Гөлия апа Ландыш китәргә кире уйлаган дип тә уйлаган иде. Ниһаять урамда тынлык урнашты . Бакча эшләрен бетереп өйгә кергәндә шактый гына вакыт үтеп киткән. Лилия белән Гөлия апа яңадан чәй кайнатып өстәл артына утырдылар.
-— Әни иртәгә тагын ниндидер түрәләр киләләр ди, нәрсә соң бу? Ике көннең берсендә тикшерү.
-— Тикшерү түгел ул кызым, хуҗаның дуслары каранып йөри. Әнә бит дуңгыз фермасы да гөрли, сыерлары күп сөт бирә, ә хәзер каз үстерә башлады. Менә алар карап йөри дә инде, безнең хуҗа ничек өлгерә дип. Аннары аларга нәрсә кирәген кем белә инде, бер берсенә каранып шулай кунакка йөриләр . Алар бит эшләми, эшләгәнне генә карап йөриләр. Ә безнең хуҗа яхшы, эшчеләрне дә карый, үзе генә баеп ятмый. Кешегә кешечә карагач эшчеләр дә аңа шуның белән җавап бирә , яхшы эшли.
— Ул яктан син хаклы әни. Николай абый ичмасам акчаны да яхшы түли. Әнә күрше авылныкылар хуҗа акча әз түли дип зарлана.
— Нишлисең бит, бар да хуҗалардан тора.
— Әни җәй тиз үтә, без укырга киткәч нишлисең?
— Берәр җае чыгар әле, ярдәмче табар. Аннары көзгә таба казлар зур була инде.
— Шулаен шулай әни, казлар зур була, ашарларына да күбрәк ташырга туры киләчәк. Әни бәлки миңа укуны калдырыргадыр ә? Авылда укымасаң да эш табып була инде. Сиңа да җиңелерәк була.
— Син нәрсә уйладың тагын? Мин сезне фермада эшләсеннәр дип үстермәдем. Әнә егетең нинди укымышлы, акыллы, тәрбиясе, шәһәрнеке димәссең дә..Ничек итеп ул торган йортка килен итеп төшерим мин сине ?
— Ул аңлар дип уйлыйм.
— Әй кызым, белемеңне алып бетер, барыбер ирең яшәгән җирдә, шәһәрдә яшәргә туры килә . Ә укуың булмаса сине кая һәм кем итеп эшкә алырлар соң уйла. Ярар әйдә кызым ятырга кирәк, иртә торасы да бар бит әле, эш тә күп.
— Әни син ят, мин чәшкәләрне юып куям да , аннары ятам.
Гөлия апа көлеп җибәрде дә:
— Кичәге кебекме? Айназ белән төн уртасына хәтле сөйләшеп яттың бит.
-— Әни инде.
— Ярар, ярар үпкәләмә, үзең беләсеңдер. — дип Гөлия апа үз бүлмәсенә кереп китте .
Яңа көн башланды, яңа туган кояш нурлары Лилиянең битен иркәли. Ул теләр теләмәс күзен ачып сәгатенә карады. Сәгать телләре 4.30 ны күрсәтә..
-— И нәрсә инде син мине уятасың? Әле иртә икәнне белмисеңме син? Ну мин сине кызык итәм әле, бүген тәрәзә челтәрләрен ябам, син минем белән шаяра алмассың. - дип сейләнә-сейләнә, Лилия кояш нурларына үпкәләп, бер яктан икенче якка борылып ятты. Берничә минут ятып торгач, кисәктән генә кире борылып, Ландыш яткан караватка карады. Карават буш иде һәм урыны ничек җыелган шулай тора. Димәк Ландыш бөтенләй дә өйгә кайтмаган булып чыга түгелме? Әй Ходаем ул кабат үз халәтенә кире кайтыр микән? Әле әни кичә генә аны мактаган иде бит. Чыннан да Лилиянең борчылуы юкка булып чыкмаган иде. Эшкә барырга вакыт җитте. Үз уйларына бирелеп яткан Лилия караваттан торырга теләгәндә, бүлмәгә яхшы гына исерткеч эчемлек кулланган Ландыш килеп керде.
— Син нишләдең инде сеңлем?
Аптыраулы карашын апасына төбәп Ландыш көч хәл белән телен әйләндереп:
— Ә нәрсә булды?
— Соң әни син эчмисең дип шатланып йөри генә башлаган иде бит, эх син сеңлем, ят караватыңа тизрәк, әни сине бу килеш күрергә тиеш түгел .
— Күрсә ни була?
— Ландыш сеңлем, әнинең йөрәге авыртканын да беләсең, нигә дип аны борчырга?
— Ул бит үзе ял ит диде.
— Эч димәгәндер бит?. Нишлисең син ә? Әтине үз күзләрен белән күрдең ничек яшәгәнен, нинди булуын. Синең дә шул упкынга төшәсең киләме әйт? Син бит әле яшь сеңлем, гомереңне бутылка төбеннән эзләргә телисеңме? Хәзер үк шундый булсаң сине нинди киләчәк көткәнен син чамалый алырга тиеш бит, һич югы әтине күз алдына китереп кара.
Шул вакыт шалтыр, шылтыр килгән тавыш ишетелде. Лилия яшен тизлегендә Ландышны караватка яткырып, аның өстенә юрганын ябып куйды. Шул арада бүлмәгә әнисе килеп керде. Лилиянең Ландыш янында басып торганын күреп:
— Кызым уятма син аны , бүген ял итсен дигән идем мин.
— Мин уятмадым аны, юрганы идәнгә төшкән иде, кире өстенә яптым гына, тунган ахыры, бик бөкләнеп яткан.— дип Лилия кабат юрганны җайларга маташты. Ландыш нидер әйтергә теләгән иде, Лилия аның авызын кулы белән томаларга өлгерде. Әгәр ул бер сүз булса да әйтсә, әнисе аның ни хәлдә ятканын аңлар иде. Ул кабат әнисенә карап:
— Әни мин хәзер чыгам, син чәй ясый башла инде яме?
Гөлия апа башын гына селкетеп аш бүлмәсенә китте.
— Син чё дура что ли? Мин аздан гына тончыгып үлмәдем бит, нигә дип минем авызымны томаладың?
— Ә син, син нишлисең? Син аракы эчкәндә мазгиларыңны эчмәгәнсеңдер бит? Мин әни синең эчкәнеңне белмәсен дип тырышам. Әгәр сөйли башласаң аңлый иде ул беренче сүзеңнән үк. Ярый йокла, бәлки без эштән кайтканчы айнырсың дип ышанасы килә .
Эш вакытында көн үткәне дә сизелми, тиз үтеп китә, төшке аш вакыты да җиткән. Уйланылган кебек, Гөлия апа белән Лилия эшләрен бетереп кайтыр юлга чыкканнар иде , кабат ферма тирәли зур корсаклы түрәләр йөргәне күренде.
— Әни бу түрәләр юри йөргән кебек, без кайтырга чыкканда гына киләләр, әйтерсең лә карап торалар.
— Аларның башка вакытта килергә вакытлары юктыр мөгаен.
Гөлия апа белән Лилия хуҗаларына уңайсыз булмасын түрәләр алдында дип, янә эшли башладылар. Кичкә килгәч ашатырга җиңел булыр дип алар казларга ризыклар әзерләде, савытларга сулар тутырды. Ниһаять зур түрәләр алар янына да килеп җитте. Казларны карап торган бер түрә:
— Бу казларны карыйсы да юк икән, әнә алар үзләре дә бик яхшы йөри. Нигә дип эшчеләргә акча түләп торасыңдыр? Нигә? Монда бер кеше дә җитә бит.
— Ул хәзер шулай тоела, көне буе эшләсәң эш җитәрлек монда. Ә алар бәбкә чагында бала караганнан да яхшырак карарга кирәк аларны. — диде Николай Иванович аклана төшеп. Теге ир Гөлия апа белән Лилияне күреп:
— Мондый красоткаларны эшләтеп тотсаң була шул, үзләреннән дә файдалана аласың — диде елмая төшеп, аннары кылый күзе белән Лилиягә таба карап өстәп куйды :
-— И всё равно нигә шул хәтле акча түләргә аларга?
Гөлия апа түзмәде:
— Ул сез түрәләр кеше эшләгән акчага яшисез. Ә без, без иртәдән кичкә кадәр эшләп, тир түгеп алабыз ул акчаны. Шундый җиңел генә булгач нигә үзегез эшләмисез ә ? Нигә дип кеше яллап эшләтәсез ? Сезне кеше эше, кеше тормышы, аның язмышы, кешенең сәләмәтлеге кызыксындырмый бит. Сезгә иң мөһиме кеше эшләп китергән доход кирәк. Корсак киереп кеше эшләгәнне тикшерү җиңел ул, ә нигә үзең эшләп карамыйсың? Хәленнән килсә әнә теге капчыктагы комбикорманы алып килеп, әнә теге улакка сал. Әгәр чыннан да хәленнән килсә әлбәттә, аннары сөйләшербез.
Теге ир мыскыллы карашын Гөлия апага төбәп:
— Мине җиңел генә өстәл артында утыра дисеңме? Син дә утырып кара утыра алсаң, ә капчык ул чүп кенә.— дип, ир капчыклар өеме янына китте. Эх дигәнче бер капчыкны аркасына салды. Шул ук вакыт аның йөзләре кызарынып, бүртеп чыкты. Тик аның бирешәсе килмәде. Ничек инде, ябык кына кыз-хатын капчыкны җиңел генә күтәреп ферманың икенче башына хәтле бара. Шуңа да ул әкрен генә
улакка таба атлады. Аның аяклары кылтырап, муенындагы кан тамырлары бүртеп, шартлар дәрәҗәгә җитте.
— Всё, хватит, бәр җиргә ул капчыкны, үзеңнең тилелеген аркасында үләсең бит хәзер.— диде Николай , дусты өчен чыннан да курка башлап. Тик үз сүзле дусты атлый бирде. Ләкин ничек теләсә дә улакка барып җитмичә капчыкны җиргә бәрде дә, капчык өстенә утырып:
— Бераз ял итәм, бүген что то хәлем юк— диде ул, сер бирмәскә тырышып. Гөлия апа да аркасына капчыкны куеп улакка таба атлады. Улак янына килеп капчыкны әкрен генә төшереп, капчык авызын сүтеп, комбикорманы улакка салды. Кире теге ир яныннан үткәндә:
— Кеше эшен хөрмәт итәргә, тиешле акчасын бирергә кирәк. Сез түгел, ә без сезне ашатабыз. Булган акчаны өстәл артында утырып санарга өйрәнеп була ул, ә менә акчаң күп булып кеше булып калырга ай, һай авыр икән сезнең өчен . Әле без сезгә хөрмәт белән карарга тиеш дип уйлыйсыздыр. Бер яктан шулайдыр да, тик минемчә сез, әйе сез эшчеләргә хөрмәт белән карарга өйрәнергә тиеш . Әйе сез эш бирәсез, тик эшче сезгә үз көчен җәлләмичә акчагызны арттырырга булыша, сезне баета.
Кызарып чыккан ирнең ачуы чыгып:
— Әй син телеңне тый.— дип капчык өстеннән сикереп торды гына, гөрселдәп җиргә ауды. Гөлия апа да, янында басып торучылар да көлеп җибәрде . Ир кабат ачуы чыгып җирдән тора башлады. Гөлия апа кабат:
— Әле мин дигән буласың, аягыңда да рәтләп басып тора алмыйсың. Син үзеңне эшчеләр белән бутама әрәм тамак. Үзеңне хөрмәт итүләрен теләсәң, үзең кешене хөрмәт итәргә өйрән. Ә мин беркемнән дә курыкмыйча яшим, чөнки мин эшләп ашыйм, — дип кызы янына килеп :
— Әйдә кызым безнең законный ял вакыты җитте.— дип , кызын ияртеп алар өйгә таба атладылар. Алар китүгә Николай дустына карап:
— Син үпкәләмә дустым, тик ул хатын хаклы бит. Без кеше эшләгәнне генә карап йөрибез, ә алар кояш чыгуга килеп бил бөгә. Дөресен әйткәндә мин ул капчыкны күтәрмәс идем. Ә ул хатын - кыз башы белән капчыкны уенчык салган кебек җилкәсенә куеп китеп барды . Карарга җиңел шул, ә чын дөресен әйткәндә эшләре бик авыр. Минемчә алар зур күләмдә акча алырга лаек. Бәлки шуңа да мин аларга акчаны күбрәк түлим, җәлләмим акчаны, ә син эшчеләреңә акчаны кысасың. Мин бик еш карап йөрим алар ничек эшләгәнне. Бәлки шуңа да алар мине хөрмәт итә һәм үзләренчә миңа шулай, яхшылыкка яхшылык белән кире кайтаралар. Уйла дустым син дә, кабат әйтәм, үпкәләмә, тик ул хатын чыннан да хаклы. Ярый, әйдәгез, тормыш иптәшем ашарга әзерләп бетергәндер, китик. — дип Николай дусларын өенә алып китте.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас