Литература
28 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

10 өлеш. Әйе Лилия фермага кереп качырга өлгерде, тик озаккамы? Әгәрдә бу ир аларның хуҗаларының дусты икән, димәк алар әле кайчан булса да очрашырга да мөмкиннәр. Ә бер яктан караганда нишләделәр соң алар? Нигә соң тормыш аңа шундый сынаулар аша үтәргә язган? Тагын нинди упкынга төшәргә туры килер икән?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Әйе Лилия фермага кереп качырга өлгерде, тик озаккамы? Әгәрдә бу ир аларның хуҗаларының дусты икән, димәк алар әле кайчан булса да очрашырга да мөмкиннәр. Ә бер яктан караганда нишләделәр соң алар? Нигә соң тормыш аңа шундый сынаулар аша үтәргә язган? Тагын нинди упкынга төшәргә туры килер икән? Лилиянең йөрәге күкрәгеннән чыгып төшәм дип сикерүен дәвам итте . Юк, юк, алар фермага керергә тиеш түгел , чөнки бәбкәләр урамда бит, дип Лилия үз үзен тынычланырга мәҗбүр итә башлады, тик булышмады гына. Аның йөрәге тагын да каты тибә башлады. Лилия комбикорма тутырылган капчыклар өеме артына кереп утырды да, капчыклар арасыннан карарга дип башын чыгарган гына иде,
-— Ә менә син кая икән, — дигән тавышка таба башын борды. Аңа таба кулын селки-селки теге полиция начальнигы килеп бара иде. Бетте баш, әнинең дә йөрәген телгәләрмен инде дип уйларга гына өлгерде кыз. Полиция начальнигы Илдус Абдулович Лилия янына килеп җитүгә:
-— Исәнме сеңлем, мин башта сине күземә күренәсеңме дип торам, син югалгач дөрес күргәнемне аңладым. Син нигә дип миннән качтың? Мин шуны гына аңламадым.
Лилиянең куркуы теленә чыкканы беленә иде ул көч хәл белән генә:
— Исәнмесез, мин качмадым, миңа комбикорма кирәк иде, шуңа дип кереп киттем. Ә начальство янында мин нигә басып торырга тиеш ? Сораулары булса анда әнием дә бар, ул күбрәк белә, һәр сорауга җавап бирәчәк.
— Миңа син кирәк идең шул.
— Нигә?
— Сеңлем без бик авыр кичерешләр аша үттек, шулар аша күрештек. Мин яхшылап сезнең белән сөйләшергә дә өлгермәдем.
--Ә нәрсә турында сөйләшергә тиеш соң без? Сезнең улыгыз барысына да гаепле , без түгел. Бәлки безне гаепле калдырырга телисездер ә ?
— Тукта, тукта сеңлем, ашыкма әйтергә өлгерерсең. Чыннан да әллә ничек булып китте сезне күргәч. Мин бит улымны акларга теләмим. Әйе улым дөрес эшләмәгән. Ә сезне гаепләргә мин уйламыйм, уемда да юк. Мин бары аңлатырга телим. Чыннан да улым сезгә мәшәкатьләр китереп чыгарган, мин аның исеменнән гафу үтенәсем килә. Нәрсә дип әйтим соң? Бездә бит аны начар булсын дип үстермәдек. Кем белә инде, бәлки вакытыбыз җитмәү сәбәпчедер? Мин гел эштә, әнисе дә хастаханәдә эшли, вакыты белән кайтып та керми, операция өстенә операция ясый. Кеше гомерен саклап калуны өстенрәк күрә. Минем эшем дә шулайрак, тәртип саклыйм. Ә улыбыз вольный казак булып үсте. Үз улымны утырта алмыйм бит инде аңла сеңлем. Ул андый булганга безнең гаеп күбрәк. Чит кешенең тынычлыгын саклап, үземнең гаиләмдә буран чыкканын сизмәгәнмен. Мин аның белән сөйләштем, ул миңа сүз бирде, бүтән мәшәкатъләр чыгармам әти диде.
— Белмим абый, ышанасы бик тә килә, ләкин тиз генә үзгәрерме? Әйтүе дә сезгә авыр, тик дөреслек өчен әйтәм, минем әтием үлгәнче үзгәрмәде, төрлечә үзгәртергә теләсәк тә.
Илдус Абдулович кызга туры карап торды да:
— Сине дә аңлап була , нигә ышанмавын билгеле, ә син ышанып кара сеңлем. Миндә улыма " улым дип тормам, тагын бер мәшәкатъ китереп чыгарсаң, бер генә зарлансалар, үз кулларым белән кулыңа богау салам , башкача сине акылга утыртып булмый " дидем.
— Менә монысы дөрес сүзләр, тик сез үзегез үк әйтәсез бит, үз улыгызны үзегез төрмәгә утырта алмыйсыз бит.
Илдус Абдулович бераз тынып торды да:
— Икенче юлы мин утыртам аны ышан. Кеше каршысына таяклар, дубинкалар белән чыккан икән, бу инде соңгы чик. Әгәр ярдәм килеп җитмәсә нәрсә буласын бер Алла гына белә иде.
— Сез үзегез яхшы кешегә ошаган, ә менә улыгыз .....
— Сеңлем, һәр көтүдә буклы сыер була диләрме әле? Шулай ук һәр гаиләдә дә, һәр йортның шкафында да үз скелеты бар. Менә шул инде ул. Миңа да бер генә дә рәхәт түгел ышан. Син миннән курыкма, ә әгәр дә нинди булса да ярдәмем кирәк икән, бер дә тартынып торма, миңа туры шалтырата аласың. Сеңлем мин чынлап әйтәм, кабат гафу ит безне..— дип Илдус Абдулович кечкенә генә кәгазь кисәгенә нидер сырлап Лилиягә бирде дә:
— Чыннан да миңа булган хәлләр өчен бик оят.
— Так, так, кемгә һәм нәрсә өчен оят әле монда— дип алар янына Николай Иванович килеп басты.
Лилия белән Илдус Абдулович бер берсенә карап куйдылар. Лилия нәрсә әйтергә белми аптырап калды. Бу уңайсызлыктан Илдус Абдулович чыгу юлын тапты, ул дустына карап:
— Күп беләсең килә ә синең Николай? Менә бит синдә нинди чибәр , иң мөһиме яшь кызлар эшли дустым. Ә менә минем оболтус бернәрсә дә эшли белми. Эшли торган яшьләргә карыйм да оялам. Лилиягә дә ялкау бала үстерүемә оялам дидем.
— Ә кем гаепле соң?
— Үзем, үзем инде, үчтеки, үчтеки итеп үстерәбез, ахырдан җимешен җыярга гына авыр. Вакыты белән җимешләр генә чери башлаган яисә ачы була икән, бик ачы. — дип ул башын аска иде.
— Ярый күңелеңне төшермә әле дустым, әйдә мин сиңа тагын бер әйбер күрсәтәм, — дип Николай Иванович Илдусның иң башына кулын куеп, аны каядыр алып та китте. Лилия шатланырга да, нәрсә уйларга да белмәде. Бер яктан Илдус Абдулович яхшы кеше булып чыкты, ә инде улы шундый булуы гына күңелне төшерә. Көн тагын үз мәшәкатъләре белән үтеп китте. Көн генә түгел, ике атна, ике көн кебек үтте дә китте. Лилия Айназның кайтуын көтте. Менә ул көн ниһаять килеп җитте. Лилия бүген атлап түгел, ә очып диярлек йөрде. Ул түземсезлек белән кич җитүен көтте. Кичке эштән кайтып, өй мәшәкатъләре белән мәш килеп йөргән арада, капка төбенә машина килеп туктады. Машинадан һәрвакыттагыча, бөтен авылга ишетерлек итеп сөйләнеп Әлфия төште. Аның артыннан ияреп өйгә Айназ керде.
— Исәнмесез Гөлия апа, нәрсә хәлләрегез?
Хәлләр сорашып алгач, Айназ Гөлия апаның күзләренә туры карап:
— Гөлия апа сезгә бер үтенечем бар иде, тик бераз гына шикләнәм әйтергә, риза булмассыз кебек.
— Ә нигә шикләнәсең? Ярамаган эш эшләргә җыенасызмы әллә?
— Әлбәттә юк инде, Ходай сакласын . Гөлия апа минем туганымның туган көне, безне кунакка чакырды. Әгәр сез рөхсәт итсәгез әлбәттә, мин Лилияне Казанга алып китәр идем. Тик, тик бер начар ягы бар, ул иртәгә эшкә кайтып җитә алмый. Әгәр Лилияне алып килмәсәм туганнарым миңа үпкәли. Аларның күптән Лилия белән танышасылары килә. Сезгә дә кыенлыклар тудырасым килми, турыдан әйтәм, минем дә туганнарым белән Лилияне таныштырасым килә, бик килә.
Гөлия апа егеткә серле итеп карап куйды, Айназ исә аңлагандай:
— Гөлия апа минем сезгә туры әйтәсем килә, мин уйнап йөрмим, әгәр Лилия риза булса мин бүген үк өйләнергә әзер. Тик ул әлегә каршы, укып бетерик ди һәм мин аның белән килешәм. Мин артыгын да әйтеп аттым ахыры, тик бу барысы да дөрес, ышаныгыз, мин Лилиянең күңелен төшерерлек бернидә эшләргә җыенмыйм.
— Мин ышанам сиңа Айназ, ә Лилия кунакка барсын, бер көн аннан башка да эшли алабыз без.
— Рәхмәт сезгә, ишеттеңме— Айназ Лилиягә карап:— Әниең риза, бар бәйрәмгә барырга җыенып чык.
Лилия оятыннан кызарынып бүлмәгә кереп китте. Бер яктан ул шатланды, әнә бит егете әнисеннән куркып тормый аңа ачыктан ачык, күзенә туры карап сөйләшә. Ә күпме дус кызларының егетләре озак очрашып йөреп тә, әле дә әти әниләр белән танышмаган, ашыкмыйлар да танышырга. Бары Айназның әнисе белән сөйләшүе кыз өчен зур сынау булды. Бу инде Айназның алдап йөрмәгәнен дә аңлата иде. Лилия тиз-тиз җыена башлады.
Менә алар кунаклар җыелган йортка килеп җиттеләр. Шәһәр читендә урнашкан ике этажлы йорт каршысында машина туктады. Лилия Айназга карап:
— Без кая килдек соң?
— Бу йортта әтинең абыйсы яши. Минем икетуган сеңлемнең бүген туган көне, аңа 18 тулды.
Лилия зур йортны күреп аптырады:
— Тик бу йорт дворец, патша йорты сыман.
— Әйе йорт үзенчәлекле. Хуҗасы да зур урында утыра, ләкин әле бу алар начар , тәкәббер кешеләр дигән сүз түгел . Тәти абый бик акыллы һәм сабыр кеше. Аның белән, дөресрәге гаилә әгъзалары белән танышкач үзең аңларсың.
— Мин никтер куркам.
— Курыкма дидем бит, үзеңне һәрвакыттагыча тот. Капканың теге ягында нәкъ менә авылдагыча гади тормыш бара. Әйдә, әйдә керәбез, үзең үк кайтасы килми авылга диярсең әле.
Капкадан керүгә алар каршысына 50 - 55 тирәсендәге ир- ат һәм әкиятләрдә генә сөйләгән кебек, бик чибәр кыз каршы килде. Исәнләшеп, күрешеп алгач Айназ телгә килеп:
-— Таныш булыгыз бу минем дустым, насыйп булса булачак хатыным Лилия.
Бу сүзләрдән Лилиянең бите ут кебек яна башлады, авыз ачып нидер әйтергә дә телләре әйләнмәде. Айназ кызның хәлен аңлап:
— Лилия бу минем тәти абый Салават һәм кызы Энҗе була.
Салават абый Лилиягә якынлашып:
— Сеңлем үз өендәге кебек хис ит үзеңне. Айназның дуслары безнең дуслар. Ярый без синең белән сөйләшеп алыйк әле Айназ, ә син кызым кадерле кунакка өйне күрсәт, юлдан арып кайтканнардыр, бәлки юынып чыгасы киләдер, бүлмәсен күрсәт, ярыймы?
— Ярый әти, Лилия әйдә минем белән .
Энҗе дә бик гади кыз булып чыкты.
Туган көн дә үзенчәлекле һәм матур үтте. Бай йортына эләккәч Лилия башта куркып калса да, әкренләп алар чыннан да, хуҗалар үзләре дә, килгән кунаклары да гади кешеләр булып чыкты. Кунаклар китеп беткәч өстәл артында Салават абый, аның хатыны Хатимә апа, кызлары Энҗе һәм Айназ белән Лилия генә калды. Өстәл артында утырганнар артыннан бераз күзәткән Салават абый кисәктән генә көлә башлады да :
— Менә Хатимә апагыз кабат минем каршыма үзе ашаган ит сөякләрен , калдыкларын куйган. Аннары инде бөтен кеше миннән көлә, күпме ашаган дип.
Хәтимә апа иренә төртеп җибәрде дә, көлә-көлә:
— Ирен ашатмый дип әйтмәсеннәр дип куям инде,
Таза гәүдәле Хәтимә апа ире алдындагы сөякләрне тәлинкәгә сала башлады. Салават абый янә аңа карап:
-— Ашый, ашый үзең дә тутырган тавык кебек булдың инде, тәмле иттереп, иреннәремне ялый- ялый сине ашыйсым килә башлады.
— Син нәрсә инде картлач иреңнәреңне ялап утырасың бал сөрткәннәр диярсең.
— Соң умартачының иреннәре тәмле, баллы була диләр бит, карчык гомерең шул иреннәрне ялап үтте инде.
Өстәл артындагылар шаркылдап көлеп җибәрде. Хәтимә апа ачулана төшеп:
— Яшьләр янында нәрсә сөйлисең инде? Бергә бер калыйк әле, баллы иреннәреңнең балын тастымал белән сөртеп бетерәм әле.
Хәзер инде Салават абый хатынын кочагына алып көлеп җибәрде һәм :
— Менә күрдегезме? Минем булочкама бүген бал сөртелмәгән. Әйдә бүлмәбезгә керик җаным, үпкәләмә генә, әйдә яшьләргә кымачауламыйк. Бәлки аш бүлмәсенә кереп башка банкадагы балны алып ашап карарбыз — дип, Салават абый Хатимә апаны култыклап аш бүлмәсенә таба алып китте. Аларны карап яшьләр тагын рәхәтләнеп көлеп җибәрде .

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

 

Фото: www.piqsels.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас