Литература
27 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

9 өлеш. Лилия чыннан да нәрсә әйтергә белмәде. Йөрәге әйе, әйе дип, күкрәгеннән чыгып төшәм дип талпынса да, Лилия курыкты, ул дәшмәде. Күңеле белән ул каршы иде, нигәдер күңеле белән йөрәге үз ара тартышалар кебек тоелды аңа. Бер мизгел эчендә ул әллә ниләр уйлап бетерде. Бары Айназның әйткән сүзләре аңа чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилия чыннан да нәрсә әйтергә белмәде. Йөрәге әйе, әйе дип, күкрәгеннән чыгып төшәм дип талпынса да, Лилия курыкты, ул дәшмәде. Күңеле белән ул каршы иде, нигәдер күңеле белән йөрәге үз ара тартышалар кебек тоелды аңа. Бер мизгел эчендә ул әллә ниләр уйлап бетерде. Бары Айназның әйткән сүзләре аңа чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте.
— Лилия җаным нәрсә булды соң сиңа? Әллә мине яратмыйсыңмы? Нигә дип берсүзсез калдың? Сорауларыма да җавап бирмисең.
Лилия Айназга күтәрелеп карарга курыкты, ул бары:
— Мин әлегә бернидә әйтә алмыйм. Кисәктән генә җавап биреп булмый бит инде мондый сорауга. Айназ мин дә сине яратам, ләкин.....
Бу ләкин сүзен ишетүгә Айназ хәтта биюеннән туктады да:
— Нәрсә ләкин?
— Айназ, ..... син мине кызарырга мәҗбүр итәсең, кыз кешегә бераз уйларга вакыт бирәләр дип уйлаган идем мин.
Айназ елмаеп Лилияне кочаклап ук алды:
— Белсәң иде ничек куркыттың, юк дип әйтәсең дип торам, әнә идәнгә кара әле, йөрәгем куркудан шунда төште дип уйладым, басырга, аягымны күчерергә куркып торам.
Айназ сүзләренә Лилия чыннан да идәнгә карады, аннары егетне төртеп җибәреп:
— Җүләр.
— Беләм, беләм,сине шашып яратучы, нишләргә, нәрсә уйларга аптырап йөргән җүләр мин.
Бер берсенә карап, бер берсенең кулын кулга алып яшьләр дуслары янына килеп утырды. Алар төрле планнар кордылар, төрле очрашулар турында сөйләштеләр. Җәй озын бит, ничектә бергә бергә очрашып вакыт үткәрү хакында әйттеләр. Шулай матур гына сөйләшеп утырганда аларның өстәле янына ике ир егет килеп басты. Берсе Әлфиянең кулыннан тотып, дөресрәге көчләп диярлек аны биергә алып чыгарга теләде. Ул егетләрнең кыланышлары әлбәттә инде Айназ белән Ниязга ошамады.
— Егетләр бәлки тавыш чыгармыйча гына китәрсез? Кызлар безнең белән килде һәм үзебезнең кызларны башка егетләр шулай сөйрәгәнне без яратмыйбыз.
Ниязның йөзенә усаллык бәреп чыкканы әллә каян күрерлек иде. Ә үзләрен дорфа тоткан егетләр бер берсенә карап алдылар да, кычкырып көлә башладылар. Ул гына да түгел, алардан ерак түгел басып торган тагын ике егет алар янына килеп басты. Айназ белән Нияз бу сүзгә килү шундый юнәлеш алыр дип уйламадылар әлбәттә . Яңа килеп баскан егетләрнең берсе Айназ белән Нияз нидер әйткәнче:
--Эй ты бычара пасть закрой.
Нияз Айназга карап:
— Мин аларны безне аңлады дип уйлаган идем , ә алар урыс икән, менә нигә алар безнең яныбыздан китмәгән. Безгә дә аларча, руссча сөйләшергә туры килә инде, яхшылап аңлатырга, чит кызларга тияргә ярамаганны белергә тиешләр алар дип уйлыйм.
Нияз үз сүзен әйтеп кенә бетерде, икенче егет аның каршысына ук басып:
— Син ул аңламыйсың ахыры, сиңа авызыңны яп диделәр. Сез аңламыйсыз, мин шуңа сезгә аңлатам, сез безнең белән сатулашмагыз. Мин лично алар кебек крутой түгел, без бүген бары очрашуга килдек, тик минемчә сезгә моннан тизрәк таерга кирәк дип уйлыйм. Мин куркытмыйм, тик бу чыннан шулай егетләр, яхшы чакта китегез моннан.
— Ә нигә? Ул кафе хуҗасымы?
Айназ да инде ачу җыярга элгергән булып чыкты, шуңа да ул күзеннән очкыннар чыгарып:
— Без беркая да китмибез.
Егетләр арасында гауга барганны күзәтеп торган дусларына бу сүзләр ошамады ахыры, алар бу район үзәгендә кем хуҗа икәнен Нияз белән Айназга күрсәтергә әзер торалар иде . Шуңа да арасыннан тагын берсе :
— Да что вы бакланы а? Что, что он вам плохо объясняет что ли? — дип очына ,очына Ниязлар янына килә башлады. Ләкин теге татар егете аны туктатып, әкрен генә нидер әйтте дә, Нияз белән Айназга карап:
— Мин чыннан әйтәм алар уйнап сөйләшми, куркытмыйлар да. Мин сезнең өчен борчылам, егетләр аңлагыз чыннан да китегез. Сез бит кайтучылар, яисә район үзәгенә кунакка килүчеләр, сез белеп бетермисез, ул егетләрнең берсе район үзәге башлыгы малае, берсенең әтисе полиция хезмәткәре, зур урында утыра, үтенәм эшне зурга җибәрмәгез.
Нияз эшнең нәрсәдә икәнен тизрәк аңлады ахыры, ул бөтенесен күзе белән йөртеп чыгып:
---Бу юлы чыннан да без бернишли дә алмыйбыз, әйдәгез китик, үзебездә булсак нәрсә эшләргә икәнен белер идек. Бу безнең территория түгел шул. Айназ мине куркак дип уйлама, аннары икәү генә булсак мин әле бер дә уйламас идем, дөреслек өчен көрәшер идем. Бу юлы түгел брат, бу юлы түгел, безнең яныбызда кызлар бар, син аңлыйсыңдыр дип уйлыйм.
— Ярый әйдә киттек.
Айназ читтә торган егетләргә күз салып:
— Кызлар үпкәләмәгез инде, Нияз хаклы дип уйлыйм мин , әйдәгез китик.
Татар егете дә Айназлар сөйләшкән арада, дусларын ияртеп чыгып китте. Акчаларын түләп дуслар да урамга чыкты. Машинага утырып кузгалып китәргә генә теләгәннәр иде, аларның каршыларына, китәргә юлны ябып, аркылы га машина килеп туктады. Машинадан таяклар тоткан теге компания егетләре төште. Кулларына тоткан таякларын бер кулына тотып, икенчесенә суккалап, җирәнгеч итеп карап, елмаеп басып тора бирделәр. Бу юлы җиңел генә котыла алмаганнарын аңлаган Нияз, телефонын алып полиция бүлегенә хәбәр итүдән яхшырак чара тапмады. Алары исә тиз арада килеп җитәбез дип әйттеләр. Җитмәсә Нияз үзен Казаннан проверкага кайткан полиция хезмәткәре дип әйтте телефоннан . Ә каршы чыккан егетләр, Ниязның полиция чакырганын ишетсәләр дә китәргә ашыкмады. Киресенчә араларыннан берсе сызгырып җибәрде дә
— Может поговарим, или слабо?
Айназ белән Нияз озакламый ярдәм килеп җитәсен белеп машинадан төштеләр. Бер берсенә шактый карашып торгач, таяк тотып торучы егетләр хөҗүмгә күчтеләр генә, сиреналарын кычкыртып полиция хезмәткәрләре килеп тә җитте. Алты егетнең өчесе качырга өлгерде, ләкин иң явызлары полиция кармагына эләкте. Үзләрен бик дорфа тотып, бернидән дә курыкмыйча басып торды алар. Теге татар егете сүзе буенча аларның әтиләре зур дәрәҗәле урында утыра һәм үзләренә бернидә булмаганын аңлый иде алар. Шуңа да Әлфия белән Лилия Нияз сүзе буенча булган хәлне Ниязның фотоаппаратына төшерә бардылар. Башта полиция хезмәткәрләре кызларны ялган сөйләүдә гаепли башладылар, тик видео язмагы күргәч аларның тел төпләре йомшарды. Аеруча Ниязның чыннан да полиция хезмәткәре икәне ачыклангач.
— Мин сезнең малайларга тагын бер шанс бирәм, әгәр алар начар юлдан йөргәннәрен ишетсәм, бу видео язманы кая бирергә икәнен белербез. Безне дә эзәрлекләп йөрмәгез, видео язманың копияләре күптән дусларга китте, безнен кая икәнебезне дә беләләр һәм ышаныгыз минем дә министерстода да, МВД да да дуслар җитәрлек, туганнарым да зур урында бар . Ә алар бу хәлне белсә пагоннарыгыз үз урынында калыр дип уйламыйм. — дип Нияз ишеккә таба атлады. Артта калучылар берсүзсез калды, җавап бирә алмадылар, ә нәрсә әйтсен алар? Нияз үзен бик җитди тотты һәм сөйләшүе дә, аларга авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмисә, катгый рәвештә сөйләшүе бераз булса да үз ролен уйнады. Машинада кайтканда гына Әлфия Ниязга карап:
— Синең туганың чыннан да министрмы?
— Каян килеп Әлфия?? Мин бит бары аларның авызларын томаларга теләдем. Хикмәт шунда , бераз булсада зур түрә турында сүз чыкса, җитмәсә ул әле туган да булса кеше югалып кала. Мин шуннан файдаландым гына. Үзләре күп әйтә башлаганчы хөҗүмгә күчтем һәм килеп чыкты дип уйлыйм.
Нияз сүзләреннән соң бөтенесе рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Менә шундый маҗаралар белән, икенче ул район үзәгенә бармыйбыз дип сөйләшеп, яшьләр авылга кайтып җитте. Ике атнадан кабат очрашырбыз дип, егетләр Казанга китеп барды . Өйгә кереп, йокыга китәргә өлгермәгән Лилия янына әнисе килеп битеннән иркәләп:
— Кызым эшкә барырга вакыт җитте .
— Әни иртә бит әле.— диде дә Лилия, башын мендәр астына тыга башлады. Гөлия апа Ландышның битеннән үбеп алып:
— Кызым уянырга вакыт.
— Әниииии, йокларга ирек бир инде, иртә бит.
— Үзегез ризалаштыгыз бит, иртән эшкә барырга кирәк икәнен дә белдегез. Көн уртасы җиткәнен бибиләр көтеп тормый. Аларны ашатып кайткач, көндез бераз йоклап алырсыз, ә хәзер уяныгыз, мин чәйләр ясый торам. — дип Гөлия апа кызлар бүлмәсеннән чыгып китте . Ландышның йокысы туймаганын Лилия дә бик яхшы аңлады. Шулай да кызлар караватка торып утырдылар.
— Апам йә ничек кичен үтте? Синең кайтканыңны, нишләгәнеңне сорарга мин озак көтеп утырдым, тик йоклап киткәнмен.
— Әйе шул, бик гырлый идең, мин өйгә трактор кергән дип торам.— дип Лилия шаярырга маташты. Ландышның исә ачуы чыгып, апасына мендәр атты. Лилия дә күп уйлап тормады, Ландышның мендәрен кире бәрде һәм аның башына тидерде. Ландыш ачуы чыгып кабат апасына мендәрен атты. Менә шунда китте мендәр атышы. Кызлар көлә көлә мендәрләрне бәрделәр дә бәрделәр. Ахыр чиктә бер мендәр тышы ертылып өйгә мендәр эчендәге каз мамыгы оча башлады. Кызлар урыннарыннан торып, бер берсенә ап- ак каз мамыкларын, кар бөртеген очыргандай, авызлары белән өрә, өрә очыра башладылар. Кабат кызларын чакырырга килгән Гөлия апа, ишек кырыена сөялеп кызларына карап торды. Нинди матур мизгелләр бит, балаларыңның рәхәтләнеп көлгәннәрен карап тору, аларның бәхетле мизгелләрен күрүдән дә яхшы нәрсә бар микән соң ? Ак мамыкка батып беткән кызлар, әниләрен күреп куркып калдылар, икесе бер авыздан әйткәндәй:
— Әнииии.....
-— Каз бәбкәләре карыйбыз дип үзегез дә каз булып барырга телисезме? Йә нәрсә ? Сезгә нәрсә дияргә?
Кызлар җавап бирәсе урынга бер берсенә карап янә көлә башладылар. Бу юлы аларга карап Гөлия апа да рәхәтләнеп көлде.
— Ярый кар кызлары, әйдәгез чәй суый анда, әйдәгез әйдә, аннары эшкә барабыз, ә кайткач бүлмәгезне җыярсыз— дип Гөлия апа янә көлә көлә аш бүлмәсенә китте. Кызлар көлә, көлә өсләрен кагып әниләре артыннан чыктылар. Алар җыенып эшкә килгәнче шактый вакыт үтте. Сары, йомшак йомгакларга су салып, ашарга бирделәр. Кызганычка каршы тагын берничә бәбкә үлгән булып чыкты.
— Нишлисең бит, мин аларның үләсен киченнән үк белгән идем. Бу әле аз, мин күбрәк үлерләр дип курыккан идем. — диде Гөлия апа кызларга карап.
Эшләрне җайлап, төшке ашка җыенган вакытта гына, алар янына хуҗа Николай килеп:
— Үтенәм бүген соңрак кайтыгыз әле, бераз көтегез инде, район җитәкчесе килә. Мин каз бәбкәләре үстерергә телим дигән идем, менә карарга килә, килеп тә җитәдер инде.
— Аңламыйм, ә нәрсәгә аңа ферма карарга?
— Белмим, ул....— гына диде Николай, ферма янына өч машина килеп туктады. Машинадан ак күлмәкле ирләр төшә башлады. Шундагы ирләр арасыннан кичәге түрәне күреп Лилия куркып калды. Әгәр дә ул аны күрсә, таныса, әнигә ялгыш нидер әйтсә нәрсә була? — дип кыз борчыла ук башлады. Ирләр Николай Иванович янына килеп бастылар. Лилия куркуыннан ферма эченә үк кереп югалды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

 

 

 

Фото: www.piqsels.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас