Литература
26 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

8 өлеш. Сары йомгаклар арасында шулай көн үтеп тә китте. Өйгә кайтырга чыккач:— Каз бәбкәләрен үстерү җиңел кебек кенә , без аларны карап, үстереп бетерербезме икән әни? Машинада кайтканда ук бишесе үлгән иде бит әни, унбер бәбкәнең хәле начар, алары да үләр инде шулаймы әни? Ә күп үлә башласалар нишләрбез ? Коля абый бездән акча сорый башласа карый алмадыгыз дип?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Сары йомгаклар арасында шулай көн үтеп тә китте. Өйгә кайтырга чыккач:
— Каз бәбкәләрен үстерү җиңел кебек кенә , без аларны карап, үстереп бетерербезме икән әни? Машинада кайтканда ук бишесе үлгән иде бит әни, унбер бәбкәнең хәле начар, алары да үләр инде шулаймы әни? Ә күп үлә башласалар нишләрбез ? Коля абый бездән акча сорый башласа карый алмадыгыз дип?
Лилия борчулы карашын әнисенә төбәде. Бу бит чыннан да шулай булуы бик мөмкин иде.
— Борчылма кызым, мин аңа бәбкәләр үләләр дип алдан ук әйтеп куйдым. Ә ул " борчылмагыз бу бит эксперемент кына, курыкмагыз үлгәннәр өчен акчасын сорамыйм, кем белә бәлки аннары бар да җайланыр" диде.
Өйгә кайтып җиткәндә үзләренең капка төбендә чит машина басып торганны күреп Гөлия апа курка төшеп:
— Нәрсә булды, кем килде икән безгә. Авылдагы машинага да ошамаган ? Лилия генә машина янында басып торган Әлфия белән Нияз һәм дә арты белән басып торган Айназны күреп аптырады. Әйе, әйе, Лилия Айназны караңгы төндә дә башка кешеләр арасыннан таныр иде. Тик нигә бер хәбәр бирмичә кайтканнар алар? Әлфия исә Лилия белән Гөлия апа каршыларына ук атлап килеп:
— Кая йөрисең? Телефоныңны да алмыйсың , кирәкми дә сиңа телефон, барыбер үзең белән йөртмисең бит.— дип үпкәләгән кыяфәт чыгарды.
— Мин телефонны өйдә калдырган идем, зарядкага куеп, без әле эштән кайтабыз гына.
— Эштән?
— Әйе, ә ник?
— Ой, исәнмесез Гөлия апа, нәрсә хәлләрең? Лилия телефонын алмаганга ачуым чыгып синең белән исәнләшергә дә оныттым.— дип Әлфия, велосипедын тотып торган Гөлия апаны кочаклап ук алды да:
— Бигрәк кызың бөтен нәрсәне оныта инде, укыганда да, то ручкасын, то дәфтәрен калдыра иде. — дип кычкырып көлеп җибәрде . Лилия Әлфиянең аркасына әкрен генә сугып куйды да, ул ишетерлек кенә итеп:
— Арттырып җибәрәсең дустым.
— Гафу ит инде, Казанда бергә укыган егетләр кунакка кайтты, дөресрәге по пути кереп чыгарга уйлаганнар, нишләтим инде— дип Әлфия аклана башлады.
Гөлия апа кызларны аңлады, шуңа да егетләргә кызыксынып карап торган Ландышка:
— Әйдә кызым өйгә керәбез, апаң кунаклары белән сөйләшсен,— диде.Үзе елмаеп Лилиягә карады да, алар ишегалдына кереп киттеләр. Алар күз угыннан югалуга, машина янында торган егетләр кызлар янына килделәр.
— Ант әгәре үземне болай куркырмын дип күз алдына да китермәгән идем, нихәл Лилия?— диде Айназ, әле дә кулындагы бармакларын бер-берсенә ышкып.
— Нигә курыктың? Минем әни шундый куркыныч дип уйламаган идем мин, - диде Лилия елмая төшеп.
— Юк инде, куркыныч дип, мин инде ул хакта әйтергә теләмәдем иде. Әниең белән сөйләшергә туры килсә дип курыктым. Белмим ничек аңлатырга сиңа.
— Аңлатма син аңа, миңа кияүгә чык, кайнанаң алдында үзеңне ничек тотарсың, менә шунда мине аңларсың син дип әйт— дип Әлфия пырхылдап көлеп җибәрде .
— Миндә хуплыйм, бәлки туйны да бергәләп үткәрербез көзгә, кызык бит, ике туй бергә.
Нияз Әлфиянең биленнән кочаклап алды, тик Әлфия генә тиз аның кочагыннан ычкынып:
— Син нәрсә инде? Бу авыл, бер бармагын белән тисәң дә әллә ниләр әйтәләр. Ходай гына сакласын. Кстати Лилия, син бит эшкә ике, өч көннән генә дигән идең.
— Үзем дә шулай уйлаган идем , товар тизрәк кайтты шул,— дип елмаеп куйды кыз.
— Товар ? ?? Син кибеткә урнаштыңмы әллә,? — Айназ Лилиянең күзенә карап — Син бит әнигә фермада булышам дигән идең.
— Әйе, фермада булышам.
Айназ башын чайкап, аңламаган кыяфәтен яшерми:
— Ә товар?
Лилия көлеп җибәрде һәм :
— Ә товар ул, каз бәбкәләре кайтты машина белән, тимер читлекләрдә. Хуҗабыз яңа эш ачып карарга булган. Беренчедән без гаиләбез белән эшлибез, икенчедән яңа каз фермасында эшлибез.
Әлфия тагын пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Менә тагын бер сәбәп бар өйләнергә, безнең принцесса бәби карарга өйрәнә.
Лилия Әлфиянең беләгеннән чеметеп үк алды. Нияз да бу юлы түзмәде, ул көлемсерәп:
— Лилия үпкәләмә инде, чыннан да кызык килеп чыкты бит. Ярый, ярый, җитте, йә нишлибез инде?
— Ничек инде?
Әлфия сораулы карашын Ниязга төбәде.
— Әлфия без шундый ерак юлдан кайттык, минем беренчедән ашыйсым килә, аннары кич нишлибез? Юкка гына кайттыкмы әллә? Без сезне сагынып кайттык, бәлки бергә клубыгызга чыгарбыз, авыл яшьләре белән күңел ачырбыз?
-— Юк, юк, юк, шул гына кирәк. Безнең авыл егетләре читтән кайткан егетләрне яратмыйлар.
— Ник тагын?
— Син кызык инде Нияз, бөтен авыл егетләре шундый бит инде, әйтерсең лә сезнең авылда башкача. Әллә үзең шәһәрдә яши башлагач авылны оныттыңмы?
— Ярый кызмагыз әле кызлар, шуңа да сездән сорадык бит инде. Вообще то безнең уебыз бар иде.
— Нинди инде?
Кызлар бер-берсенә карашып куйды.
— Район үзәгенә якынырак шәһәргә караганда, бәлки шунда барырбыз, кафега кереп ашап чыгып була. Ә кайбер кафеларда хәзер күңел ачып та була.
Хәзер инде Нияз янында басып торучыларның күзләренә карады. Лилия генә сагая төшеп:
— Белмим дә инде, әнигә ни дияргә?
— Дустым син бит инде зур кыз, егетең, дусларың белән йөреп кайтканнан ни була?
Әлфия Лилияне кочаклап ук алды да:
— Әллә кыйнармы үзеңне?
— Мин бит эштән кайттым гына, бакчада да эш күп, сулар сибәсе бар, мин.......
Бу юлы аның сүзен әнисе бүлдерде, капка ишеген ачып , яшьләрне чәй эчәргә чакырырга чыккан, шунда ялгыш сөйләшүләрен ишетеп;
— Кызым дусларын ерак юлдан кайткан, ашарга барыбызга да җитә. Бездә әллә ни юк инде, шулай да чәй эчереп чыгара алабыз, кызым кунакларыңны дәш, өйгә керсеннәр, — дип кабат өйгә кереп китте. Лилия нишләргә дип уйлап торган арада Әлфия кабат:
— Менә булачак тёща белән якынрак танышырга юл ачылды. Әйдәгез кире уйлаганчы— дип ул егетләрне өйгә таба сөйри үк башлады. Егетләр уңайсыз хәлдә калсалар да өйгә керделәр. Гөлия апа иртән пешереп калдырган тавык шулпасына өй токмачы салып аш өлгерткән булып чыкты. Ә газ плитәсендә чыш, пыш килеп коймагы да пешә иде.
— Әни пешергән аш искә төште, шәһәрдә әни юк бит, үзең ни пешерсәң шуны ашыйсың, әле ничек пешә бит. — дип көлеп Нияз Гөлия апага карап:— Рәхмәт сезгә чын күңелдән Гөлия апа.
— Ул бөтен әнинең ашы бер төрле буладыр инде энем, читтән кайтып, әни ризыгын сагынып ашагач.
— Бәлки сез хаклыдыр, минем дә бит әни нәрсә генә пешерми, тел йотарлык була бит. Гөлия апа гафу итегез инде, кызыгыз зур булса да сорамый ярамас.
Нияз туктап калды.
— Нәрсә булды?
Гөлия апа борчыла төшеп егетләргә карады.
— Юк, мин дөрес сорау бирмәдем,, дөресрәге дөрес итеп сүз башламадым, зинһар өчен гафу итегез, куркып калдыгыз ахыры. Беләсезме, без бары тик район үзәгенә барып килергә уйлаган идек. Лилия дә безнең белән барса ярыймы дип сорамакчы идем. Кабат дөрес әйтмәвем өчен гафу итегез . Бераз соңрак кайтсак борчылмагыз, без аны капка төбенә хәтле үк кайтарып куярбыз. Сүз бирәбез Гөлия апа.
Гөлия апа елмаеп куйды да:
— Үзегез шаян да инде, турыдан туры әйтүегез, алдамаган өчен рәхмәт.
— Ә нигә алдарга соң? Лилия генә бераз каршы төште, эш күп, су сибәсе бар диде. Без бит каршы түгел, булышып та китә алабыз, кая, нәрсә икәнен генә әйтегез.
— Рәхмәт энем, тик кичә без суны күп сиптек, шуңа да тынычлап ял итеп кайта аласыз. Кызым ә син киемеңне алыштыр, иптәшләреңнән калма, сиңа да бераз ял комачауламас. Тик иртәгә эшкә икәнен генә онытма.
Лилия оялып куйды. Аның бит уртасына хәтле кызыллык йөгерде. Ул тиз генә үз бүлмәсенә кереп китте. Егетләр күп итеп рәхмәт әйтеп , Лилияне урамда көтәбез дип чыгып та киттеләр. Лилия бүлмәсеннән чыгып әнисе янына килде дә:
--Әнием рәхмәт сиңа .
— Сине җибәргән өчен дияргә телисең инде, шулаймы? Кызым егетләр үзләре туры сорагач ризалаштым инде. Нияз дигәне бик чая, ут чәчрәтеп тора, ә менә Айназ миңа күбрәк ошады. Синеке кайсысы соң?
— Әниииии.....
— Ә нәрсә әни? Егетләр өйгә килә, шулай булгач белергә хакым бар дип уйлыйм.
— Әни, син бит сүз әйтергә ирек бирмисең. Әни мин Айназ белән очрашам, миңа ул ошый.
— Нәрсә тагын кызарасың? Мин синең әниең, мин сиңа бары бәхет телим балам. Менә Ландыш та үзенә чын мәхәббәтен тапса бәлки чикерткә кебек сикереп йөрүдән туктар иде.
— Амин әнием, бәлки шулай булыр да.
— Ярый бар сине көтәләр, исән сау йөреп кайтыгыз балам.
— Рәхмәт әни.
Бер сәгать дигәндә яшьләр район үзәгенә барып та җиттеләр. Берничә кафены кереп карагач, ,, Старый замок " дигәнендә калырга булдылар. Кафе эче бик матур җиһазлар белән тутырылган. Хан заманындагы фонарларда утлар яна, стеналарында да элекеге заман әйберләр эленгән. Өстәл өстендә дә шәмнәр янып тора ,алар иске тартмачыкларга урнашкан, әйтерсең лә мең ел шул урында торалар. Бүлмә эчендә әкрен генә тыныч көй уйный. Агач өстәл өстендәге шәмнәр үзенчә матурлык өсти.
— Мин үземне әкияттәге замокка эләккәнмен кебек хис итәм, бигрәк тә матур инде монда— диде Әлфия, соклануын яшерми.
Яшьләр өстәл артына килеп утыруга официант килеп аларга меню кәгазен биреп китте.
— Мин тулысынча сезгә ышанам, үзегез сайлагыз.— диде Лилия, мондый җирләргә йөрмәгән кыз үзен бик уңайсыз хис итеп. Әйе ул кафеда эшләде, тик ул анда бары тик савыт саба юа иде бит, ә өстәл артына утырып менюдан әйбер сайлаганы булмады. Ялгыш кына кирәкмәгән әйбер сайларга курыкты ул.
— Мин дә Нияз белән Әлфиягә ышанам, сайласыннар. Әнә нинди матур көй, әйдә бераз биеп алабыз —дип , Айназ кулын Лилиягә сузды. Кафе залының уртасында инде берничә пар бии иде. Айназ Лилиянең биленнән кысып алды да:
— Син ник борчыласын соң Лилия? Бар да яхшы була, без бит бергә.
Лилия берсүзсез Айназның күзенә карады , да башын аска иде.
- Лилия икәү генә булганнан файдаланыйм әле, син ничек уйлыйсың, бәлки чыннан да ике туйны бергә үткәрербез? Син уйла ярыймы, әле вакыт бар бит.
— Ашыгабыз дип уйламыйсыңмы ?Без бит ул хакта сөйләшкән идек .
— Уйладым, мин уйладым ул хакта да, башкача да. Аннары әни дә Лилияне ычкындырма ди.
— Ничек инде? Ул бит мине белми, ничек итеп ул шулай әйтә ала?
— Бик яхшы белә, мин синең хакта аңа гел сөйләп торам, шуңа да сорыйм, син ничек уйлыйсың?

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

 

 

Фото: www.piqsels.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас