

Лилия бу күргәннән хәйран калып, басып торды. Сеңлесенең бу кыяфәте, аның мондый дәрәҗәгә түбән төшеп җитүенә аны шаккатырды. Ул бүлмәгә кереп, сеңлесен уятырга теләгән иде, тик кире уйлады. Айнып та җитмәгән булса, аның белән сөйләшүдән ни мәгънә . Лилия сеңлесен уятмыйча, әкрен генә , Ландышның исе тизрәк чыгып бетсен өчен, ә бүлмәгә һава керсен дип тәрәзәне ачты да, үзе бүлмәдән чыкты. Битләрен юып, чәйләр куйды да, сәгәтенә карады. 9 тулып килә, димәк әнисе озакламый фермадан кайтачак. Лилия тиз генә коймак камыры әзерләп куйды. Әнисе кайткач пешерергә җиңел булсын дип. Аннары өс киемен алыштырып бакчага чыкты.
Авыл һавасы, шомырт, сирень, алмагачлар, чияләр шау чәчәктә утыра иде. Әнисе бакчага яшелчәләрне утыртып бетергән. Бакчаның бер чите бүленгән, анда үзенең бәбкәләрен ияртеп казлар йөри. Алар Лилияне күрүгә, берсеннән берсе уздырып, каңгылдый башлады.
- Нәрсә шаулыйсыз? Апагызны танымадыгызмы, ятсызлар! Нәрсә җитми сезгә ? —дип Лилия үз үзенә сөйләнә, сөйләнә казлар янына якынлашты.
- Курыкмагыз, тимим мин сезнең бәбкәләрегезгә. Әнә суыгыз беткән, хәзер су салам да чыгам. Акырмагыз шул хәтле,- дип Лилия казларга су салды.
кая, нәрсә кирәк икәнен карап, ул өйгә ашыкты. Бакча ягыннан ишегалдына керде генә, капкадан әнисе күренде.
- Тордыңмы инде. Нигә бераз булса да йокламадың?
- Син нәрсә инде әни, болай да тешке аш җитә бит. Мин сине көттем, чәйләр суый башлагандыр инде. Әйдә керик өйгә.
Әнисе кулларын юып өстәл янына килгәнче, Лилия чәйне кайнарлатырга куеп, коймаклар пешерә башлады.
- Менә бит, нинди рәхәт син өйдә булгач.
- Әни, бәлки иртәгә мин синең өчен чыгармын?
- Мин дә синең белән сөйләшмәкче идем әле. Николай абыең казлар үстерәсе иде, карарга кеше кирәк ди.
- Аңламадым?
- Көрәшен абыеңның башына суккан, каз үстереп сатырга, карарга кеше кирәк.
- Нигә әни, ул дөрес эшли, казның бөтен әйбере дә сатыла бит. Әнә, чегәннәр ел да җыеп йөри бит мамыгын. Ә эче-башы үзе зур доход китерә. Шәһәр базарында андый әйберләрне тиз алып бетерәләр, исең китәрлек. Күп аламы соң каз бәбкәләрен ? Кая тота ул аларны?
- Сыерларның летний лагерыннан ерак түгел генә урын ясады. Аларга хәтта су коенырга бассейн да кайтарткан ди.
- Соң су күп кирәк бит, каян ала ул аны?
- Белмим, ике көннән казлар кайта ди инде, өч-дүрт кеше кирәк ди карарга. Иптәш кызларыңның җәйгә акча эшләп аласылары килмиме соң?
- Әни безнең белән генә гел булырмы соң? Бер олы кеше кирәктер инде, без нәрсә беләбез соң?
- Мин гел сезнең яныгызда булам кызым, мин. Шуңа да синнән сорыйм. Коля авырганымны белә, кызлар өстеннән директор итеп куям диде.
- Анысы дөрес, ә син, мин, Ландыш булсак нишли?
- Яхшы да бит, тик Ландыш риза булмас.
- Булмаса Әлфия белән сөйләшеп карармын, ул каршы булмас дип уйлыйм. Туйга акча җыерга тели ул, дип ычкындырганын сизми дә калды.
- Нинди туй?,- Гөлия апа кызының күзенә туры карап.
- Әни үтенәм, кешегә сөйләмә. Аеруча әнисенә. Ул бик акыллы егет белән йөри, мөгәен көзгә сорарга кайтыр дип уйлыйм.
- Ә син, синең Айназ ничек уйлый.
- Әни иртә әле. Без укулар бетмичә, өйләнешмибез.
- Көтәрме соң? Син сөйләгәннәр буенча бик акыллы егет.
- Яратса, көтә әни.
- Ярар кызым, үзегез беләсездер. Йөрәгеңне генә яраламасын дип борчылам.
- Мин ышанам аңа әни.
- Ярар кызым, бәхетле генә булыгыз. Ярар, нәрсә уйлыйсың инде, эшли алабызмы?
- Мин риза компаньён, хәзер сүз Ландыш артыннан.
- Ә ул йоклыймы әле, син аны күрмәдеңме?
- Әйе әни.
Лилия керфекләрен аска төшереп күзләрен яшерде. Гөлия апа нәрсә булгагын аңлап:
- Нәрсә инде, ис әтиеңнән калган дип уйлыйсыңмы син дә?
- Әни, мин аның белән сөйләшәм, бәлки безнең белән эшләп ул үзгәрер.
- Әй кызым, мин аның белән төрлечә сөйләшеп карадым. Сүктем дә, матур гына да сөйләшеп карадым, файдасы тимәде. Нәкъ менә әтиегез шикелле, үз сүзле ул.
- Кем үз сүзле, кемне чәйнисез инде иртүк!?
Аш бүлмәсенә Ландыш килеп керде.
- Апа привет, кайчан кайттың син? Әни нихәл, син дә өйдәме?
- Мин кичә үк кайттым да бит, тик син генә өйдә юк идең.
- Мин бит яшь әле, яшьлек бер генә килә апа. Синең кебек сразу картаясым килми минем. Ул сиңа бернидә кирәкми, үз эчеңә бикләнеп ятасың тиле кебек, үзеңне артык тыйнак тотасың, манашкага әйләндең инде.
- Син нәрсә кызый? Ул син арттырып җибәрәсең бугай. Әтиең эчеп ни гамәлләр кыланып яшәгәнен күреп үссәң дә, синең башыңа акыл кермәгән. Әй кызым, кызым. Нишләгәнеңне аңлыйсыңмы соң? ,- дип Гөлия апа ялварулы карашын Ландышка төбәп:
- Балам, мин бит начарлык белән әйтмим, дусларың белән дә аралашма димим. Тик үз үзеңне тотышың, исереп кайтуың йөрәгемне тәлгәли.
- Әни кирәкми, акыл бирмә син аңа, әлегә ул берни дә аңламый. Теләсә нишләсен. Лилия бер әнисенә, бер Ландышка карап:
- Без акыл биреп анарга тискәре йогынты ясыйбыз, ул киресенчә безгә уч итеп, кабат-кабат эчәчәк. Ул аның тормышы, нәни бала да түгел. Упкынга төшкәч, нишләргә белмәгән вакытында үзе бездән гафу үтенеп килер. Тик без аны гафу итәрбезме? Шунысы гына сорау билгесе куярлык. Ярый, сүз аның турында түгел. Фермага казлар карашырга кеше кирәк, без әни белән риза, син безнең беләнме? Көзгә укырга китәсең бар, бераз акчаң булыр иде.
- Ансына мин каршы түгел. Сезнең өчен мин начар булсам да, алай ук начар түгел әле мин.
Ландышның бу сүзләреннән соң Лилия әнисенә карап куйды. Гөлия апаның йөзендә шатлык тойгылары сизелә иде. Бергәләп чәй эчкәч, Ландыш тиз генә Розаларга барып киләм дип, чыгып китте. Ул чыгып китүгә Гөлия апа Лилиягә карап:
- Син ник алай дип әйттең инде, хәзер ул эчергә ярый дип уйлый бит.
- Юк әни, киресенчә, ул хәзер башкача уйлый. Ризалашалар икән, димәк аларга барыбер икән дип. Әрләп тә, сүгеп тә карадык бит инде. Кем белгән, бәлки шул сүзләрне ишетеп, үзгәрер, дидем инде үзенчә.
- Ярар, нишлисең бит. Мин бераз ятып торыйм әле, хәлем китеп тора.
- Ә дядя Коля янына кайчан барырга әни , казлар хакында сөйләшергә кирәк бит.
- Төшке аштан соң кызым, үзем барып киләм. Казлар ике-өч көннән кайта, урын әзерләргә, игеннәр алып куерга кирәк булыр.
Төрле мәшәкәтъләр белән, көн бик тиз үтеп китте. Әзерләп куелган сарайга чиләкләр, төрле кирәк яраклар көртеп куелды. Шул исәптән иген, комбикорма, азыкка кушыла торган витаминнар да әзер булды. Нихаять велосипедларына утырып алар авылга таба юл алды. Бүгенге көн чыннан да бик матур иде. Өчәү бергә, бернәрсә дә булмаган кебек, көлешә-көлешә, сөйләшеп алар өйгә кайттылар. Әйтерсең лә бүгенгә кадәр бернинди дә начар уй, тойгылар, кичерешләр булмаган. Гөлия апа да, Лилия дә, Ландышның ихластан шатланып көлүенә бик шат иделәр. Аларның күңелендә өмет уянды. Кич белән дә, дуслары янына чыгып киткән Ландыш, гомердә булмаганны май кояшы кебек балкып, унбер дә тулмаган иде өйгә кайтып керде..
- Яхшы булды әле иртә кайттың. Әни дә йокламаган әле, үзен тагын начар хис итә. Бәлки хәлен белеп чыгарсың, миңа калса ул бик шат булыр иде,- Лилия карашын Ландышка төбәп:
- Сеңлем, мин дөрес тә, бик шат син иртә кайтканга. Рәхмәт сиңа.
- Зур үс, ә мин әни янына,- дип Ландыш телевизор карап утыргын апасы яныннан чыгып китте. Әнисе бүлмәсендә төнге ут кына яна . Гөлия апа тәрәзәгә таба борылып, бер ноктага карап ята иде. Ул хәтта кызы Ландыш кергәнне дә сизми калды. Ландыш әнисе яткан караватка ятып, кочаклады да:
- Әнием, гафу ит мине барысы өчен дә, мин тырышырмын. Бик тырышырмын, сиңа яхшы кыз булырга. Син ашыктырма гына, ярармы?
Гөлия апаның күзенән яшьләр бәреп чыкты. Ул әкрен генә кызының башыннан сыйпап:
- Мин сине ашыктырмыйм балам, үзең нишләргә икәнен беләсеңдер. Һәм онытма, син минем балам, мин сине ничек бар шулай яратам. Роза гөле дә, үзе бик матур булса да, чәнечкеле бит. Синең дә шулай, кайвакыт чәнечкеләрең, йөрәгемне чәнчеп алалар.
- Әнием, рәхмәт сиңа түземле булганың өчен.
Әниле-кызлы, шулай кочаклашып йоклап та киттеләр. Лилия исә сеңлесен көтеп утырганга, бик куркып калды, ул әнисе яныннан чыкмагач. Ләкин куркуы юкка булуын аңлап, ул бик шатланды. Әнисе белән сеңлесе, бергә йоклап ятуын күргәч, аңа тыныч булып китте.
Яңа көн алар өчен көтелмәгән хәбәр белән башланды. Ике- өч көннән кайтырга тиеш булган казлар, бүген кайтып җиткәннәр. Өч йөздән артык кечкенә сары йомгаклар җирдә чабып йөриләр иде. Юлда бик арганнары яткан, ә чаяраклары инде суга да чумып өлгергән иде. Ә тавышлары, тавышлары колак барабанын шартлаталар төсле.
- Нинди көчкенәләр, ә яшәргә омтылалар,- диде Гөлия апа кызларына карап. Лилия әнисеңең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады, ә менә Ландыш аларга карап елмайды да, бер каз бәбкәсен кулына алып, сыйпый башлады.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.