Сельские нивы
-18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Ноября , 12:00

Ялгыз торна тавышы

6 өлеш. Төрле мәшәкатьләр белән ике атна үтеп тә китте. Төрле анализлар биреп, яхшы дәваласалар да, ахыргача Лилиянең авыру сәбәбен таба алмадылар. Әлеге дә баягы дигәндәй, шул авариягә бәйләп калдырдылар. Җитмәсә еш килеп күренеп йөрергә куштылар. Айназ да, расписание белән йөргән поезд кебек, параларыннан соң туп- туры Лилия янына килеп, кичкә кадәр диярлек аның янында утырды .

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Төрле мәшәкатьләр белән ике атна үтеп тә китте. Төрле анализлар биреп, яхшы дәваласалар да, ахыргача Лилиянең авыру сәбәбен таба алмадылар. Әлеге дә баягы дигәндәй, шул авариягә бәйләп калдырдылар. Җитмәсә еш килеп күренеп йөрергә куштылар. Айназ да, расписание белән йөргән поезд кебек, параларыннан соң туп- туры Лилия янына килеп, кичкә кадәр диярлек аның янында утырды . Менә бу юлы да, Лилия үзе белән нәрсә булганын әнисеннән яшереп кала алды. Бары сеңлесе Ландышның үз-үзен тотышы гына бик Лилияне борчуга салды . Вакыт әкрен генә үтте. Беренче уку елы ахырына якынлаша башлады. Кафе директоры Лилияне бик үгетләсә дә, ул үзенең авылга кайтырга теләвен әйтте. Әйе, аның әнисен ял иттереп, үзе аның урынына сыер саварга барырга иде исәбе. Соңгы көннәр дә теләгәнгә караганда артык тиз үтте. Ике яшь йөрәккә генә бер берсеннән аерылырга бик авыр.
- Лилия, мин сезгә авылга кунакка килеп төшсәм, әниең бик ачулы булырмы?
- Нәрсә өчен инде? Син бит минем хәлемне белергә, күрешергә, яхшы ниятләр белән генә, сөйләшергә генә кайтасың. Моның ни гаебе бар соң, аңламыйм? Борчылма, минем әни тиран түгел, синең хакта да белә.
- Барыбер әллә ничек кенә. Бүген яңа кино була дигәннәр иде, без Нияз белән билетлар алдык, барабыздыр бит?
- Ничек бармыйбыз инде, билетлар алгач. Нияз белән Әлфия бигрәк матур пар шулай бит? Теге юлы мин авырмаган булсам, алар очрашыр иде микән? Тормыш юлы очраштырган булыр идеме икән аларны?
- Кем белә инде. Кичә мин Нияз белән сөйләшкән идем, ул бит Әлмәт ягыннан икән. Отпускага чыгам, әниләргә мөһим сүзләрем бар, сүз Әлфия хакында дигән иде. Әлфиягә өйләнәсем килә минем ди.
- Ого, бик җитез әле бу егет.
- Кем ничек бит, мин дә өйләнер идем син риза булсаң. Тик мин сүз башлауга, син мең төрле сәбәп табасың. Лилия, алтыным, син мине яратам дидең бит, әйдә без дә өйләнешик.
- Айназ мин каршы түгел, ләкин үзең уйла инде. Мин укыйм, син дә укыйсың. Ә гаилә булып яши башлагач, төрле чыгымнар да арта. Укуны бетерик инде, ә мәхәббәтебез сүнмәсә, без бергә булабыз. Син, син нидән шикләнәсең соң?
- Белмим Лилия, белмим. Дөресрәге сине югалтудан куркам мин.
- Менә тикшерәбез инде, безнең мәхәббәт утә аламы бу сынауларны, юкмы? Үпкәләмә инде, чыннан да дөрес бит, без нинди акчага яшибез соң өйләнешсәк ? Икебездә эшләмибез бит, ә акча көндә кирәк.
- Син хаклы сүз юк. Мәхәббәтебез җиңәр дип ышанасы гына кала.
Лилия башын читкәрәк борды да:
- Ә җиңмәсә, җиңмәсә нишлисең син? Ходай сакласын, әлбәттә, мин алай булуын теләмим, шулай да, беләсем килә, мәхәббәт җиңмәсә син нишләрсең?
Айназ керсенеп куйды. Бераз уйланып басып торды да:
- Дөресен генә әйткәндә белмим. Минем әйткәнем дә бар инде. Минем бабай да, әти дә однолюблар . Мин дә үземне шундый дип саныйм. Шундый хәл була калса, мин башка шулай көчле ярата алырмын дип уйламыйм. Кем белгән инде, бәлки берәр кыз ошап өйләнермен дә, тик чын йөрәктән яратканым син генә булып калачаксың. Ә яратмагач, нигә мин өйләнеп шул кызның тормышын бозырга тиеш ди? Минем алай эшләргә хакым юк. Кешене белә торып ничек бәхетсез итә алам соң мин Лилия? Бу минем яктан дөрес булмас дип уйлыйм . Ә син, син нишләрсең?
- Мин син әйткәннәр белән килешәм Айназ. Чынлап яраткан кешегә хыянәт итеп булмый ул. Сине ярата торып, ничек мин башка кеше белән назга чума алам соң?
Лилия башын Айназның күкрәгенә куйды да:
- Чынлап яраткан кеше, сөйгәненә авырлык тели алыр идеме икән? Минемчә юк, яратасың икән, син ул кешенең бәхетле булуын телисең, аның өчен җан атып яшисең, аның өчен янасың-көясең дия иде әни.
- Әниләр белә инде алар.
- Әйе, тик бөтен кешегә дә тигез бирелми икән ул мәхәббәт, татлы сөю учагы.
- Ник алай дисең?
Лилия күзләрен яшерә төште. Аның бер мизгел эчендә әтисенең әнисенә булган мөнәсәбәтләре, зәһәр сүзләре колагы аша шаулап узды. Ул бары:
- Соң төрле гаиләләр бар бит. Кемдер гомере буе яратып яши, ә кемнеңдер төрле сәбәпләр аркасында гаиләләре таркала.
- Без әллә ниләр сөйли башладык әле. Ярар, әйдә клубка таба бара торыйк. Хәзер Нияз белән Әлфия дә килеп җитерләр.
Кеше язмышы, аның төрле кичерешләре һәркемнең үзенеке шул. Кинода барлык кичерешләр үтә, мәхәббәт сынала. Ә менә үз тормышыңны, кичерешләрне кинодагы кебек тиз үзгәртеп тә, аны җиңел генә төзәтеп тә бетереп булмый. Һәр кешенең үзе генә белә торган серләре, мәхәббәт сынаулары, йөрәкне әрнетеп тора торган үткәннәре бар. Һәр кеше аны үзенчә кичерә. Кемгәдер сынау җиңел бирелә, ә кемдер үз йөрәге аша уздырып сына, сыгыла. Менә Лилия белән Әлфия дә кинодагы кичерешләрне йөрәкләре аша уздырып, елый-елый, күз яшьләренә ирек бирделәр.
- Менә бит,нинди нечкә күңелле кызлар безгә насыйп булды Айназ,- дип Нияз шаяртырга маташты. Ләкин кызларның аларга усал гына карап куюлары, сүзләре ошамавын сизеп, кисәктән генә ул:
- Кызлар, сезнең кеше хәлен аңлап, алар өчен борчылып елап кино караганыгыз, сезнең эчкерсез кеше икәнен исбат итә. Кино караганда елаганның бер ни гаебе юк, минем әни дә елый. Бәхеткә ул кичерешләр кинода гына. Ярый, әйдәгез, һава сулап кайтык, начар уйларны онытыйк.
Укулар бетеп, кызларга авылга кайтырга вакыт җитте. Эх бу яшьлек, беренче мәхәббәт, аерылышулар, кавышулар. Озак күрешмәүләр, очрашмыйча сагынып үткән көннәр, чын мәхәббәтне тикшерә дә инде дип уйлап була. Чынлакта да күп вакытта шулай була да инде. Я егет үзенең авылында, яисә шәһәрдә үзенә яңа пар таба, яисә кыз үзенең дуслары арасында үзенә тиң ярны очрата. Ә менә чын сөюе булган йөрәкләр сагына, очрашу көтә, мәхәббәтен саклый, яклый. Лилия белән Әлфия дә үз сөйгән ярларын шәһәрдә калдырып, авылга кайтып киттеләр. Гөлия апа Лилия кайтканга бик сөенде. Ниһаять аның кызы янында булачак.
- Әни, әллә тагын авырып торасыңмы? Йөзен агарып киткән.
- Син нәрсә инде кызым, мин һаман шундый бит. Әнә кояш чыга, җылы нурларын безгә өләшә, менә мин дә кояш астында кызарырмын әле, - дип Гөлия апа шаяртырга тырышты.
- Әни, син ял итерсең, фермага иртәгәдән үзем йөри башлармын .
-— Юк кызым, син әле кайттың гына, син ул берәр көн ял ит. Аннары сыерларны яңа җәйге лагерьга күчерәбез, ияләшкәнче кыенрак була, тыңлатып бетереп булмый. Сыерны саварга бүлемгә кертер өчен, күп мәшәкатъләр чыгара. Бер ияләшкәч керә башлыйлар да бит үзләре.
- Былтыр да күпме тенкәгә тигәннәр иде. Әни, теге Ромашканы нишләттегез, ишекләргә якын да китертми дигән идең.
- Алып киттеләр аны кызым, саудырмаган сыерны кем асрап торсын ди.
- Мөдәйнә апаны гына тоңлый иде шул, нинди тугры сыер булды искиткеч бит. Ул пенсиягә чыгуга, үзенә якын бер кешене дә җибәрмәде.
Лилия утырган урынан торып, әнисенең битеннән үбеп алды да:
- Мин бакчага әни.
- Бүген чыгып тормасаң да була инде кызым, соң да инде. Бу юлы кайтырга соңладагыз бит, обедка кайтып җитә идегез элек.
- Шулай килеп чыкты инде әни. Ландыш кая соң? Мин кайтканга инде 2 сәгать, ә ул һаман юк
- Кич шулай чыгып кача инде, иптәш кызларга барам дия дә.
- Әни, ә өйдә эшләргә булышамы соң?
- Ансын алдый алмыйм, хәленнән килгәнчә булыша, тырыша үзе, тик...
Гөлия апа туктап калды. Әйтим микән, юкмы икән дигән кебек, бер тәрәзәгә, бер Лилиягә карады.
- Әни, нәрсә булды? Син нәрсә әйтергә телисең? Әйт, нигә яшерәсең? Барыбер беләм бит.
- Кызым, әллә нишләде ул. Исерткеч эчемлекләр белән бик мавыга, тәмәке исе дә килгәли.
- Исереп тә кайтамы?
- Исерек килеш күргәнем юк, алдый алмыйм, мин бит йоклаган булам, ул соң кайта. Гел-гел йокламый көтеп утыра алмыйм бит инде. Тик бүлмәсендәге ис, җанны телгәли минем. Нәкъ әтиең исләре, сора исләре күңелне болгата. Ул мине сизми дип уйлый ахыры. Әйтә башласам “ Син совсем что ли с дуба рухнула, мә иснәп кара”, дип җикеренә. Ә ис, исне, әтидән тоеп калган , күңелең гел шуны уйлый, әтиеңне оныта алмаганыма шулай тоела ди.
- Борчылма әни, мин барысын да ачыклармын, барысында.
Лилия Ландыш кайтканны зал бүлмәсендә 12 хәтле көтеп утырса да, аны күрә алмады. Юлда арганлыкмы, бәлки туып үскән йорт һавасы булышыпмы, Лилия телевизор кабызган килеш йоклап китте. Үз өендә ул шулхәтле рәхәт йоклады. Әнисе эшкә киткәнне дә, Ландыш кайтканны да ишетмәде. Ул йокыдан торганда, инде кояш чыгып, үзенең нурлары белән тәрәзә аша аның битеннән назлый иде. Лилия кулларын сузып-сузып, тәмле итеп киерелде дә, үз үзенә:
- Тор Лилия, бу авыл,- дип елмаеп алды да, өстенә халатын киеп Ландыш янына ашыкты. Сеңлесе йоклаган бүлмә ишеге ябык иде. Лилия әкрен ишекне ачуы булды, чыннан да борынына сасы сора исләре килеп бәрелде. Ә Ландыш , Ландыш исә чишенмичә, караватка да барып җитмичә, идәндә йоклап ята иде.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в