Сельские нивы
-18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
23 Ноября , 12:00

Ялгыз торна тавышы

5 өлеш. Лилиянең кисәктән егылуын Әлфия аңламыйча:- Дустым, әллә йөри белмисеңме, ничә тапкыр әйттем бит, аяк астыңа карап йөр дип.Тик Лилия генә селкенмәде. Куркып калган Әлфия Лилия янына төзләнеп диярлек:- Лилия, Лилия дим, нәрсә булды ,- дип Лилияне селкетә башлады. Алардан алданырак барган Айназ, яшен тизлегендә кызлар янына килеп җитте. Лилиянең битенә дә суккаладылар, тик ул гына аңына килмәде.

Ялгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилиянең кисәктән егылуын Әлфия аңламыйча:
- Дустым, әллә йөри белмисеңме, ничә тапкыр әйттем бит, аяк астыңа карап йөр дип.
Тик Лилия генә селкенмәде. Куркып калган Әлфия Лилия янына төзләнеп диярлек:
- Лилия, Лилия дим, нәрсә булды ,- дип Лилияне селкетә башлады. Алардан алданырак барган Айназ, яшен тизлегендә кызлар янына килеп җитте. Лилиянең битенә дә суккаладылар, тик ул гына аңына килмәде. Айназ Лилиянең сумкасын Әлфиягә бирде дә, кызны кулына күтәрде:
- Әлфия, минем кесәдән машина ачкычын ал да, машинаны ач. Тиз бул, әйдә Лилияне хастахәнәгә алып барабыз.
Юл буе Айназ да, Әлфия дә сүз дәшмәделәр. Айназ гына көзге аша арттагы кызларны карады. Әлфия генә Лилиянең башын сыйпый-сыйпый елап барды. Айназ тизрәк барырга дип, әзрәк тизлеген арттырды. Аларның кирәгеннән күбрәк тизлек белән баруларын күреп, читтә басып торган полиция хезмәткәрләре машинаны туктатырга теләделәр. Айназ алар таяк күтәргәнне күреп, кулы белән рульне кысып:
- Вәт шайтан, алар гына җитми монда — дип машинаны туктатты.
Әлфия әллә куркудан, әллә ачудан, әкрен генә Лилиянең башын итәгеннән алып, машинадан төшеп:
- Үтенәм, җибәрегез безне, минем дустымның хәле начар, карагыз, ышанмасагыз. Ә иң яхшысы, сез үзегез аны хастахәнәгә алып барыгыз. Кеше гомерен саклап калыр өчен кудык без, уйнап түгел, җитмәсә үзебез дә булачак юрист.
Полиция хезмәткәрләре, артта яткан Лилияне күреп:
- Ул кыланып ятадыр бәлки?
Әлфия күзеннән яшләрен сөртеп:
- Ул кыланып яткан булса, мин үз кулларым белән битен канга хәтле тырнап бетерер идем, зинһар, үтенәм, булышыгыз безгә ,....ул үлсә, әнисе нишләр.? Мин, мин аңа ни диярмен? Ул әле авариядән соң гына, бер ай элек автобус белән капландылар.
Полиция хезмәткәрләренең берсе уйланып алды да:
- Ул шул автобуста идеме? Әйе, мин беләм ул вакыйга турында. Әйдәгез, кызны безнең машинага әкрен генә күчерик.
- Ә мин, мин аның белән барсам ярыймы?— Әлфия сораулы карашын полиция хезмәткәренә төбәде.
— Әлбәттә, әйдәгез безнең машинага.
Полиция хезмәткәрләре Айназга Лилияне күтәрешергә булыштылар. Сигналканы кабызып, машина шәһәр буйлап очты.
- Ә нигә ашыгыч ярдәм чакырмадыгыз соң?
- Ашыгыч ярдәм дә тиз килми бит, үзебез тизрәк барып җитербез дигән идек.
- Ә сез батыр икән, мин андыйларны хөрмәт итәм.
- Рәхмәт.
- Минем исемем Нияз, ә сез кем буласыз? Бәлки дуслашырбыз.
Машина йөртүче егет алдагы көзгесеннән Әлфиягә карап алды.
- Ә нигә? Тагын безне туктатыр өченме?
Нияз көлеп җибәрде дә:
- Син минем апама ошап киттең. Ул да синең кебек бик үткен кыз. Йә, ничек, дуслашабызмы? Телефон номерыңны әйтәсеңме?
Әлфия дәшмәде. Нияз машина көзгесе аша тагын кызны күзәтте. Ашыгыч ярдәм бинасына килеп җиткәч Лилияне алып керергә дип шәфкать туташлары чыгып баскан иде инде. Полиция машинасында баруның да файдасы булды. Чөнки Нияз машинага утыруга, рация аша сөйләшеп, аңсыз кызны хастаханәгә алып килүе хакында әйтеп куйган иде инде. Әлфия табиблар артыннан атлады, тик аны гына реанимация ишек төбеннән кертмәделәр, аңа ишек төбендә басып калырга туры килде . Берничә минуттан Нияз килеп:
- Гафу ит әгәр үпкәләткән булсам, тик хәзер мин дә синең дустың өчен борчылам. Бәлки чыннан да телефон номерыңны бирерсең? Теләсәң аралашмабыз да, бары дустыңның хәлен белергә дим.
- Мин Әлфия булам, Нияз зур рәхмәт сиңа ярдәмең өчен,- дип Әлфия дәфтәр читенә номерын язып куйды.
- Менә номерым, шалтырата аласың, мин каршы түгел.
- Рәхмәт, безгә китергә кирәк, эш көтә. Мин кич шалтыратып хәлләрегезне белермен.
- Ярый, сау булыгыз.
Нияз тиз- тиз атлап китеп тә барды. Әлфия нишләргә белмичә, коридор буйлап атлап йөрде. Ниһаять аның янына Айназ килеп җитеп:
- Әлфия, әйт, нәрсә диделәр?,- дип Айназ кызның кулыннан тотты.
- Әйт инде, әйт дим, нәрсә диделәр!
- Әлегә бернидә әйтмәделәр, мин сине кайтып киткәнсең дип уйладым.
- Ничек итеп кайтып китә алам мин Әлфия ? Полиция машинасы сирена белән оча да бит, ә миңа светофорларда туктап килергә туры килде, шуңа да озаграк килдем.
- Ә монда китергәнне каян белдең?
- Соң иң якын хастахәнәгә китерәсе билгеле инде, монда уйларга кирәкми. Нәрсә булды икән соң, тик торганда егылды бит?
— Тик торганда да бит— дип Әлфия Лилиянең авариягә очраганын, күптән түгел генә хастахәнәдә ятып чыгуы хакында сөйләп бирде дә:
- Кем белгән, бәлки шул вакытта нәрсәдер карап бетермәгән булганнардыр.
Өч сәгать үтте дигәндә реанимациядән зур гына, пеләш башлы табиб чыкты. Әлфия белән Айназ бер авыздан диярлек:
- Как она доктор? Что с ней?
—Последствия аварии. Не долечилась она а тот раз, не долечилась. Торопилась выйти, как и все. Не кому не хочется в больнице лежать.
- Что с ней доктор?
- Все хорошо будет, не переживайте, извините, но мне нужно идти. — дип табиб китеп тә барды.
- Кызыклар да инде бу табиблар! Кайгырмагыз диләр . Тик ничек кайгырмаска соң? Ничек борчылмаска икәнен генә әйтмиләр..
- Иң мөһиме тизрәк төрелсен, алайса бик куркытты бит безне.
Әлфия Айназга карап алды да:
- Син чыннан да курыктыңмы? Хәзер авыру икәнен күреп, дуслыгыңны да онытырсың инде.
- Син җүләрме әллә Әлфия? Мин әле Лилиянең үзенә дә әйтмәгән идем, сиңа әйтәм. Бу заманда, кем авырмый соң? Минем өчен ул бик кадерле кеше, ышан. Ул авырый дип, мин анардан баш тартмыйм бит, тартырга җыенмыйм да. Үзенә дә әйткән идем, мин однолюб дип, мин яратам аны, яратам, беренче күрүемнән үк яратам.
- Мин көтмәгән идем син шулай әйтерсең дип. Мин дустым өчен бик шат, шундый егет табуына.
- Әйдә мин сине кайтарып киләм өеңә, ул барыбер реанимация бүлегендә ята. Без аны барыбер пока күрә алмыйбыз .
- Айназ, нишләргә икән,.... әнисенә әйтергәме?
- Ничек инде, әлбәттә әйтергә!
- Белмим шул, теге аварияне дә әйтмәде ул әнисенә. Әнисенең йөрәге авырта аның. Шулай да Гөлия апа эшләп йөри, Лилиягә, Ландышка булышасы бар дип. Лилия әнисеннән акча алмас өчен эшли бит инде.
- Эйе...алайса, әлегә әйтмә.
- Ул бит, Лилия телефонын алмагач миңа шалтырата, мин нәрсә әйтим аңа ?
- Эшендә телефон алырга ярамый, ә кайтканда соң була , сез йоклаган буласыз - дип әйт.
- Ә иртүк ни дияргә ?
- Ансын белмим әлегә. Үзе аңына килгәч әйтер аңлатыр әнисенә. Ә син әлегә телефонына сөлге чорнап, ванна бүлмәсенә кереп, аныңча сөйләшеп кара. Кинода шулай эшләгәннәр иде.
— Шуннан ни? Нәрсә әйтим?
— Уйлап кара инде, сез дуслар бит, бер берегезне беләсез.
- Ярый, нәрсә булса да уйлап табырмын. Әйдә кайтабыз.
Юл буе икесенең берсе дә дәшмәде. Машинадан төшергә вакыт җиткәч кенә, Әлфия Айназга карады:
- Сораганым өчен гафу ит, син чыннан да Лилияне яратасыңмы?
- Сине нәрсә борчый Әлфия? Минем яратуыммы, әллә башка сәбәпләр бармы?
Әлфия бер сүз дәшмәде. Ул бу сүзләрдән үзен бик уңайсыз хис итте.
- Мин сине әлегә аз беләм. Син яхшы кешегә ошаган, шулай да, сиңа ышанып бетә алмыйм. Мине дөрес аңла Айназ! Лилия минем иң якын дустым һәм искиткеч яхшы кыз. Әгәр яратмыйсың икән, өметләндереп йөрмә син аны. Бу кичерешләрдән соң, йөрәге дә януын теләмим.
- Борчылма ул хакта. Ә син чынан да бик яхшы дус. Мин дә шундый дустым булуын теләр идем. Синең кебек дус табуы хәзер авыр һәм мин синең дусларың исемлегендә булырга теләр идем, йә нәрсә, дуслармы?
Айназ Әлфиягә кулын сузды, тик Әлфия генә кулын сузырга бик ашыкмады. Ул Айназга карап:
- Мин дус булырга каршы түгел, тик гафу ит, мин әлегә барыбер шикләнәм. ходай кушса, нинди кеше икәнеңне вакыт күрсәтер. Ярый, мин киттем, рәхмәт сиңа Айназ.
- Сау бул Әлфия! Алдан ук тыныч төннәр.
- Рәхмәт, сау бул.
Әлфия квартира ишеген ачып керде генә, Лилиянең телефоны шалтырый башлады. Әлфия бераз телефонга карап торды да, звонокка басып, телефонны алып, әкрен генә :
- Әйе әни, тыңлыйм, ничек хәлләрең?
- Ярый балам, ярый, үзең ничек?
- Мин яхшы.
- Ә нигә әкрен сөйләшәсең, тавышың да үзгәргән кебек, нәрсә булды?
- Әнием бу бер-ике көнне минем сиңа шалтыратырга вакытым булмас, эш күп, укуда да сөйләшә алмыйм. Ә кафеда өч көн рәттән юбилейлар була, зинһар үпкәләмә. Әле дә сөйләшкәнне күрсәләр, әрлиячәкләр. Коридорга чыгып сөйләшәм, күрмәсеннәр дип.
- Тавышыңа ни булды?
- Әни, бераз салкын тиде ахыры.
- Мин сиңа каз мае биреп җибәргән идем бит. Менә шулай инде, Казанга киттең дә, үзеңне карамыйсың.
- Әнием син дигәнчә булыр, каз маен да эчәрмен дә, сөртермен дә, син борчылма гына ярыймы? Мин сине яратам әнием. Зинһар үпкәләмә, әнием мине анда эзлиләр дә бугай инде , вакыт табуга , шалтыратам сиңа. Ярый, сау бул әнием. Минем өчен анда борчылып ятма, берүк үзеңне сакла ярыймы.
Әлфия тизрәк телефонны сүндереп, маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртеп куйды. Әйе, бер, ике көнгә котылды, тизрәк Лилия генә җайлансын— дип, квартирага керде. Сумкасын урындыкка куйды да, Әлфия караватка сузылып ятты.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в