Литература
22 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

4 өлеш. Бүген кафеда да ыгы-зыгы. Лилия ишектән керүгә, аны күреп, директор урынбасары Нина:- Ой рәхмәт сиңа Лилия, Света декрет ялына китте, ә бүген бер зур түрә юбилеен үткәрә. Без өлгерә алмыйбыз. Син бүген официант булып эшли аласыңмы? Акча бүген икеләтә түләнә.- Ярар Нина Владимировна.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Бүген кафеда да ыгы-зыгы. Лилия ишектән керүгә, аны күреп, директор урынбасары Нина:
- Ой рәхмәт сиңа Лилия, Света декрет ялына китте, ә бүген бер зур түрә юбилеен үткәрә. Без өлгерә алмыйбыз. Син бүген официант булып эшли аласыңмы? Акча бүген икеләтә түләнә.
- Ярар Нина Владимировна.
- Алайса бар Рәмзия янына, ул сине өйрәтер, нәрсә, ничек икәнен аңлатыр.
Лилия старший по смене Рәмзия янына килде һәм анарга барысын да аңлаттылар.
- Ну бәхет сиңа кызый, бүген икеләтә түлиләр, өстәвенә тәмлүшкәләр дә алып кайта аласың.
- Син нәрсә инде Рәмзия апа. Әйбер алганны күрсәләр, беттем, минем эшне югалтасым килми.
- Борчылма, көрәшен кызы Нина бик яхшы кеше. Аннары барыбер күп кала, артыгын алган өчен нәрсә әйтсеннәр соң. Ә менә Тамарага эләксәң, эш харап. Ярый, әйдә киен, чыннан да эш күп ,— дип Рәмзия китеп барды. Лилия исә аңа дип әзерләп куйган кара юбкасы белән ак блузкасын киде. Озын толым чәчләрен үреп, аркасына салды.
Юбилей башланганчы ук Лилия чабып йөреп арды. Ул болай да биек үкчәдә йөрергә яратмый иде. Ә монда әле кешеләргә ярарга тырышып чабып йөрергә дә кирәк. Юбилей бик матур узды. Җыр, биюләр, уеннар бергә үрелеп барды. Алып баручылар да бик чаялар булып чыкты, килгән кунакларны бер генә дә тик утыртмадылар. Лилия дә үзенчә:”Әгәр кияүгә чыга калсам, туйны шулар алып барачак”,- дип уйланды. Рәмзия апа аша аларның телефон номерларын соратып та алды. Әйе, нинди кыз үзенең туе турында уйланмый ди. Менә Лилия дә үзенә күрә хыялланып алды. Тик нигәдер кияү егете урынында, Айназ иде. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Ул бит аны белми, җитмәсә бүген генә таныштылар. Лилия үз фикерләреннән үзе үк көлде. Әйе, бүген генә таныштылар, тик туй иртәгә түгел бит, алар әле дуслашырга да, гашыйк булырга да өлгерә. Менә Лилия кабат үз уй-фикерләреннән көлде. Ниһаять юбилей бетеп, эшләгән акчасын һәм күп кенә тәмлүшкәләрен тотып Лилия кафедан чыкты. Кафедан ерак яшәмәсә дә, аның бер генә дә атлыйсы килмәде. Ул күзләрен йомып, сапоги эчендәге бармакларын әкрен генә селкетеп алды да, үз үзенә:
- Ардыгызмы бәбкәчләрем, түзегез инде, хәзер кайтып җитәбез, -диде.
- Мин сине үзең генә кайтасың дип торам, ә син тагын кемнедер көтәсең ахыры,- дигән тавышка гына Лилия күзләрен ачты. Аның каршында Айназ басып тора иде. Лилия әйткән сүзләреннән үзе үк оялып җибәрде. Әгәр ишеткән булса нинди оят бит, аяк белән сөйләшәм имеш. Кыз куркып калганы әллә каян күренеп тора иде . Айназ аның хәлен аңлагандай дәшми тора бирде. Лилия көтмәгән кешене күреп:
- Син?
Айназ як-ягына карады да:
- Ә син кемнедер көтәсеңме?
- Мин беркемне дә көтмим, өйгә кайтырга чыктым.
- Рөхсәт итсәң, мин сине озатам.
Лилия егеткә карады да:
- Беләсеңме, башка көн булса, мин баш тарткан булыр идем. Туры әйткәнемә гафу ит. Тик мин бүген бик ардым, стакан да күтәрер хәлем юк. Шуңа да, мине озатсаң, бик рәхмәтле булыр идем.
Айназ көлеп җибәрде дә:
- Бүген минем бәхеткә дип сиңа күп эш кушканнар инде. Вот рәхмәт яугыры, ант, кафега кереп рәхмәт әйтәсем килә аларга.
Лилия егеткә усал гына карап куйды:
- Гафу ит Лилия, үпкәләмә зинһар. Чыннан шулай килеп чыга бит. Алар эш кушмаган булса, сине озатырга рөхсәт итмәс идең. Ә минем бөтен күңелем, хыялларым чәлпәрәмә килер иде.
- Ничек инде? Синең хыялларың сумка ташумы?
- Бәлки шулайдыр, гомер буе синең сумкаңны артыңнан күтәреп йөрүдер.
- Син бик тиз әле.
- Мин әти кебек наверное.
- Аңламадым.
- Минем әти однолюб.
- Тукта Айназ, кызма. Син әллә ниләр уйлама яме. Мин сине, син мине белмибез. Нинди мәхәббәт турында сүз булырга мөмкин?
- Ярар Лилия, әлегә ул темага юлны ябыйк әле. Күрәм синең хәлең бик шәптән тугел. Шуңа да синең уйларың, уй түгел.
- Ничек инде. Мин ардым гына, ә уйларым минем яхшы, бары тик бер күрүгә гашыйк булу турында дөрес дип уйламыйм. Бәлки мин начар кыздыр. Яки ирем бардыр. Син нәрсә беләсең соң?
- Озак түгел бит белергә. Син үзең сөйләрсең, әти-әни, әби-бабай, малай-шалайларыңны, дип Айназ көлеп куйды.
Лилия дә көлеп:
- Менә без кайтып җиттек, рәхмәт сиңа Айназ.
- Бигрәк тиз кайтып җиттек, ике , өч сүз генә әйтергә өлгердек бит. ....Кара әле Лилия, йорт тирәли әйләник дияр идем, арганыңны аңлыйм. Ә бит сөйли башларга тиеш идең, элгермәдең. Бәлки иртәгә очрашырбыз?
Лилия егетнең күзенә туры карады. Ул аңа ихластан әйткән кебек булды бу сүзләр.
- Айназ, мин чыннан да ардым. Йортлар тирәли әйләнергә теләгем дә, хәлем дә юк. Ә иртәгә укуда очраша алабыз бит.
- Белсәң иде син мине ничек шатландырганыңны Лилия. Рәхмәт сиңа, тыныч төннәр.
- Сиңа рәхмәт Айназ, сиңа да тыныч төннәр, - дип Лилия подъезга кереп , үз квартира ишеген ачуы булды, шундук Әлфия:
- Ну нәрсә инде? Иртәгә очрашасызмы? Бик озак тордың, мин көт-көтә ардым сине.
- Нишлим инде, бүген юбилей иде, мине официантка итеп куйдылар, акчасын да икеләтә туләделәр, тәмлүшкәләр дә төяделәр.
- Ух ты, кая, кая? Бир миңа тизрәк. Чыннан да бүген син көндәгедән озагырак тордың, мин әллә ниләр уйлый башладым. Мең тапкыр тәрәзәдән карадым, инде сине каршы алырга чыгарга иде исәп, тик син Айназ белән.
Лилия Әлфиядән көлә-көлә сумкасын бушата башлады.
- Кара әле Лилия, без яңа елны кая каршы алабыз? Син әле уйламадыңмы?
- Белмим дустым, дөресен әйткәндә, бер кая да барасым килми.
- Сиңа Фируза шалтыратмадымы?
- Юк, ә ник?
- Шул инде, яңа ел хакында сөйләшергә ди, Зиннур бик борчыла ди.
- Син дә инде, аның җаен җайларга торасың. Үзең мин синең яклы дигән буласың тагын. Ярый, син чәй эчәсең килсә кал, мин ардым, ятам.
- Ят, мин дә иртәгә генә эчәм. Бары синең өчен борчылып йоклый алмый яттым. Ә син Айназ белән булган. Кара әле дустым, син бит миңа җавап бирмәдең.
- Нәрсә хакында әйтәсең ?
- Кая йөрдегез, иртәгә очрашасызмы дигән идем бит?
- Беркая да йөрмәдек, туры өйгә озатты. Иртәгә укырга баргач коридорда бәлки очрашырбыз дип сөйләштек. Булдымы?
Әлфия елмая төшеп, Лилиянең борыныннан чиертеп алды да:
- Ярый, мин ятам, ә син утны сүндер,- дип көлә- көлә урынына ятты.
Менә тагын яңа көн башланды. Әлфия белән Лилия ашыгып трамвай тукталышына килеп бастылар.
- Лилия бәлки бүген автобус белән барырбыз?
- Әлфия, авариядән соң, шәһәр автобусында укшыйм, башым әйләнеп киткәнне беләсең бит. Бераз җайланыйм инде.
- Ярар ярар, бары автобус белән тизрәк бара идек. Әле сорарга онытып торам, син тәки әниеңә авария турында сөйләмәдеңме?
- Юк әйтмәдем. Ә нигә аны борчырга тиеш соң мин? Ул болай да ут йотып яши.
- Әйе, аңлыйм. Кызлар да, Ландыш кыек юлдан китеп бара, хәзер тиз туктатмасаң, кыен булыр диләр.
- Нишли алабыз соң? Инде сүгеп тә карадык, куркытып та, мин белмим тагын ничек аңа аңлатырга.
- Әни әйтә, Гөлия апаң гомер буе исерек ир белән яшәде, авыр булса да кешегә чыгып зарланмады, кызларын яхшы тәрбияләде ди. Тик менә Ландыш кына кисәк үзгәрә башлавын аңламый.
Лилия дәшмәде. Ә нәрсә әйтсен соң ул. Лилия трамвай тәрәзәсенә күзен салды. Иртәнге Казан, кырмыска оясын хәтерләтә. Кая карасаң да, ашыгып баручы кешеләр, машиналар белән урам тулган. Туклалышларда кешеләр күп, олы кешеләр, мәктәпкә баручы укучылар. Лилия бер тукталышта, басып калган сыйныфташын күрүен Әлфиягә әйтергә дип борылган иде, яннарында басып торган йөкле хатынны күреп:
- Әйдә урын бирик, яхшы түгел.
Йокымсырап барган Әлфия башта аңламады, аннары Лилия артыннан торып басты. Йөкле хатын башта 3-4 яшендәге баласын утыртты, аннары рәхмәтләрен әйтеп,үзе дә утырды. Берничә тукталыштан соң, алар уку йортларына килеп җиттеләр. Укулары һәрвакыттагыча тиз үтеп китте. Дәресләр арасында коридорда очрашырга сөйләшсәләр дә, Айназ белән Лилия күрешә алмады. Әлфия белән Лилия икесе ике факультетта укыганга, бары тик паралары беткәч кенә, ишек төбендә күрештеләр. Әлфия Лилияне күрүгә:
- Лилия, бүген беренче кибетләргә барыйк әле, кафедан сиңа ял бирделәр, ә башка вакытта син эшлисең.
- Сиңа нинди кибет кирәк соң?
- Әниләргә бүләкләр алырга кирәк.
- Ярый әйдә соң барабыз, миңа да кирәк алырга,- дип кызлар урамга чыктылар гына,
каршыларына килеп баскан Айназны күреп аптырап калдылар. Егет исә, аларның сүзләрен ишетүе һәм кибеткә үзе илтүе хакында әйткәч, аның артыннан атлый башладылар. Тик машинага барып җиткәндә генә Лилиянең башы әйләнеп китте һәм ул җиргә егылды.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас