Литература
21 Ноября 2022, 11:00

Ялгыз торна тавышы

3 өлеш. Ничек кенә апасы чит ис килгәнен сизмәсен дип , битен яшерергә теләсә дә булмады.- Син нәрсә, әллә сыра эчтеңме?...... Син нишлисең?- Апа инде. Әллә нәрсә булган кебек. Мин бераз гына кабып куйдым, кызлар әле аракы да эчте. Апам әйдә кереп ятабыз, мин ардым, йокым килә.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Ничек кенә апасы чит ис килгәнен сизмәсен дип , битен яшерергә теләсә дә булмады.
- Син нәрсә, әллә сыра эчтеңме?...... Син нишлисең?
- Апа инде. Әллә нәрсә булган кебек. Мин бераз гына кабып куйдым, кызлар әле аракы да эчте. Апам әйдә кереп ятабыз, мин ардым, йокым килә.
- Ландыш бәгьрем, син бит әле яшь , хәзер сыра эчәсең, ә аннары ни була?
- Бернәрсә дә булмый апа. Все так делают. Бәйләнмә, мин кабып кына карадым, дип Ландыш апасы тагын сүз әйткәнче өйгә кереп китте.
Лилия сеңлесе артыннан керде, иң мөһиме әнисе мондый халәттә аны күрергә тиеш түгел.
Яллар гына кызганычка каршы бик тиз үтеп китте. Ничек кенә Ландыш белән сөйләшергә теләсә дә, Лилиянең килеп чыкмады. Төрле сәбәпләр табып Ландыш апасы белән очрашмады, йә әнисе янында утырды, яисә йоклаган булып ятты, сәбәбе дә килеп чыкты. Шулай рәтләп Ландыш белән сөйләшмичә Лилия җыенып китеп барды. Юл, кабат юл. Каткан автобус тәрәзәсенең бозын, бармаклары белән эретеп, ул урамга карап барды. Юл буенда утырган агачлар, бүген ак киемнәрен киеп куйганнар. Вакыты белән җил исеп, ботаклардагы кар бөртекләрен очырып китә дә, юл өстенә чыгарып яба. Автобусның алгы тәрәзәсеннән юлга карасаң, диңгездәге шторм кебек күтәрелә сыман иде. Җил-буран артканнан арта барды. Автобус та тизлеген киметте, тәрәзә дворниклары карны чистартып элгерми иделәр.
- Йә Ходаем, исән-сау гына барып җитсәк ярар иде, -дип бер апа әйтеп бетерүе булды, тәрәзә пыяласы ватылган тавышлар ишетелә башлады. Бер мизгел эчендә Лилияне тынлык, карангылык биләп алды.
- Особо тяжелых отправляйте в первую очередь,- дигән сүзләр Лилиянең колагында яңгырый башлады. Нәрсәгә? Кая җибәрәләр? Кемнәр сөйли? Лилия һаман да аңлап бетерә алмый иде.
Менә аның борынына ниндидер әче ис килеп бәрелде. Лилия авырайган керфекләрен әкрен генә ача башлады. Аның каршысында 40 — 45 яшьләрендә булган хатын-кыз:
- Ну наконец – то, как ты милая?
Лилия һаман аңлап бетерми иде. Ул әкрен генә башын күтәрде, аннары торып басырга теләде, тик башы әйләнеп китте, аяклары мамыкка әйләнгән һәм Лилияне тыңламыйлар иде. Ул аздан гына егылмады, аны табиб тотып калды. Лилия куркуыннан кисәктән генә; “Әни” дип кычкырып җибәрде.
- Әле торып басырга хәл бар дип уйлыйсыңмы? Сеңлем кайсы җирең авырта?
- Башым, башым бик авырта. Ә нәрсә булды?
- Күрәсең бит, хотя нәрсә күреп була бу буранда. Шул буран берни күрсәтмәгәндер инде. Сезнең автобус каршысындагы машинага килеп бәрелгән.
Лилия бик куркып, ян-ягына карый башлады.
- Үлүчеләр дә бармы?
- Кызганычка каршы бар шул, син бик җиңел котылган дип тә әйтеп булмый сеңлем, башың белән бик каты төшкәнсең ахыры. Әйдә ашыгыч ярдәм машинасына хәтле барырга булышам, хастахәнәдә ни хәтле зыян күргәнеңне тикшерергә кирәк.
- Рәхмәт, кирәкми, миннән катырак яраланганнарны алып китегез.
- Андыйларны без беренче озаттык инде. Әйдә, әйдә, баш белән уйнарга ярамый,- дип шәфкать туташы Лилияне ашыгыч ярдәм машинасына озатты. Үзенчә Лилия үзен яхшы хис итсә дә, аңа ике атна артык хастахәнәдә ятырга туры килде. Баш авыртуы тиз генә туктамады. Әнисен дә төрлечә алдарга туры килде аңа.. Әнисен борчыйсы, болай да авырткан йөрәген яралыйсы килмәде Лилиянең . Хастаханәдән чыкканчы төрле сәбәпләр белән әнисен юатты, озакламый яллар алып кайтуын әйтте.
Ниһаять тормыш үз юлы белән кабат атлый башлады. Яшьлек бит ул бер мизгел генә. Лилиянең дә чәчрәп тора торган чагы. Бүген аңа, эшләгән кафесыннан шалтыратып, эшкә иртәрәк килүен сорадылар. Дәресләре бетеп, дәфтәрләрен кулына тотып, Лилия аудиториядән чыга башлады. Ишекне ачып, коридорга бер аягы белән баскан гына иде, аңа кемдер килеп бәрелеп, кулындагы әйберләре идәнгә төште. Лилия эченнән генә бәрелүчене сүгеп, идәнгә чүмәшкәндә, алар башлары белән дә бәрелештеләр. Лилия түзмичә:
- Куда спешим? Неужели нельзя аккуратнее?
- Извините, я торопился, честно, всё было случайно,- дип әйтте башын бәргән егет, кызга әйберләрен җыерга булышып, үзе Лилиягә карап:
- А вы ведь тоже виноваты.
- И в чем же? Я выходила из кабинета, как я могла вас увидеть.
- Вы тоже могли посмотреть, прежде чем выходить из кабинета.
- И как вы это себе представляете? Через дверь что ли?
- Извините, я хотел пошутить, не вышло.
- Шутник!
- Лилия соңга калабыз бит, әйдә тизрәк,- диде янына килеп баскан кыз, үзе бер Лилиягә, бер егеткә карап.
- Әйттем бит әйберләреңне сумкага тыгып йөр дип.
Егет кызларга карап:
- Менә бит, үзебезнең татар кызлары икән. Теләсәгез мин сезне илтеп куя алам, әлбәттә инде ашыксагыз , мин машина белән. Аңлавымча, сез соңга каласыз каядыр.
Лилия кире кагырга дип авызын ачкан гына иде:
- Бик яхшы булыр иде, Лилия эшкә соңга кала.
- Сез әле эшлисездә ме?
- Әйе, ә ник ярамыймы?
- Юк инде, алай димәдем бит. Әйдәгез, мин сезне кая кирәк, шунда илтеп куям. Җитмәсә мин үземне гаепле хис итәм. Әйдәгез,- дип егет алга таба атлап китте.
Лилия Әлфиягә кулы белән төртеп алды да:
- Син нишлисең?
- Ә син нәрсә? Дөрес тә соңга каласың бит. Ә ул чибәр егет, җитмәсә машинасы да бар. А че? Бераз гына файдаланырга да ярамыймы?,- дип Әлфия көлеп җибәрде.
- Аның күзе сиңа ничек төшкәне күренеп тора. Мин сезнең яныгызга килеп җиткәндә, аның күзләре сине ашардай карап тора иде. Аяк астындагы ручкасын да, күрмичә, сине күзләде.
Лилия кабат Әлфиягә төртеп җибәрде. Әлфия түзмәде, бу юлы шыркылдап көлеп җибәрде. Алдан барган егет, кызларга карап:
- Әллә миннән көләсез кызлар?
- Юк, синнән түгел,- дип Әлфия читтә торган ике егеткә күрсәтте. Ике егет, басып сөйләшеп торалар, тик ул егетләрнең сөйләшүләренең кызыгын тапмады таныш булмаган егет.
- Сезгә кая барырга кирәк кызлар?
Лилия кафе адресын әйтте дә:
- Бәлки чыннан да, безгә үзебезгә барыргадыр? Трамвай йөреп тора бит. Сезне борчыйсы килми.
- Беренчедән мин үземне гаепле хис итәм, вакытыгызны алган өчен. Икенчедән мин шул кафедан ерак тормыйм, димәк безгә по пути.
Кызлар егет артыннан чыгып, тын гына машинага кереп утырдалар. Машинасына күрә, егет бай гаиләдән ахры. Яп-яшь егет мондый машинага акча каян алсын. Егет кызларның уйларын аңлаган кебек:
- Бу минем машина түгел. Абый кунакка килде, әлегә йөреп торырга рөхсәт бирде. Менә мин бу матур машинада әле икенче генә көн йөрим. Бу бәхет берничә көннән бетә. Абый кире эшенә китә. Кызлар, мин сезнең исемнәрегезне дә белмим, бергә укыйбыз бит.
- Ә үзең нигә әйтмисең? ,- дип Әлфия Лилиянең колагына:
- Әйттем бит, сиңа гашыйк булган ахры дип.
- Минем исемем Айназ була. Мин юрфакта өченче ел укыйм инде.
- Ә мин Әлфия.
Егет көзгедән Лилиягә карады. Лилия генә теләр-теләмәс:
- Мин Лилия.
- Лилия, син кем булып эшлисең кафеда?
- Мин идәннәр юам, укырга, яшәргә акча җитми, шуңа да эшләргә туры килә. — диде Лилия, егетне бүтән сорау бирмәс дип уйлап.
- Сез шундый итеп әйттегез, әллә нишләп киттем. Лилия сез эшегездән оялырга тиеш түгел. Эш кешене бизи дип, юкка әйтмиләр. Иң мөһиме сезнең алга таба укырга теләк бар. Мин сезнең өчен бик горурланам. Сез бик яхшы кызлар. Менә килеп тә җиттек, сез ничәгә хәтле эшлисез?
- Унга хәтле. Рәхмәт сезгә Айназ. Сез чыннан да бик вакытлы очрадыгыз.
Лилия белән Әлфия машинадан төшүгә, Айназ машинасын кабызып китеп барды.
- Ну все, бүген ул сине каршы алачак.
- Юк инде. Болай гына кызыксынды ул.
- Юк дидем мин сиңа. Ярый мин дә китәм. Әле син кайтканчы аш та пешерәсе бар,- дип Әлфия дә өйгә кайтып китте.
Лилия исә кафега керде.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас