

Лилия өйгә кайтып җиткәндә, капка төбенә кеше җыела башлаган иде инде. Хәтта районнан ашыгыч ярдәи машинасы да килеп җиткән. Өйгә кергәндә, әнисе аш бүлмәсендә иде. Ул тәрәзәгә карап, нидер уйлап утыра кебек тоелды Лилиягә. Юк, ул еламый, еласа җиңелрәк булыр иде. Тик күпне күреп, төрле кичерешләр үткән әнисенең генә түгел, хәтта Лилиянең дә күзләрендә яшьләре кипкән бугай. Лилия әнисен кочаклап аласы килде, бу вакытта әнисе ни уйлаганын белеп, аңа ничек тә ярдәм итәсе килде аның.
- Әни, әнием мин кайттым. — дип Лилия әнисенең кочагына керде.
- Әни, әтигә ни булды соң? Мин киткәндә яхшы иде бит, мине сүгергә дә өлгерде бит. Әле тавышы да бик көчле чыкты.
- Белмим кызым, никтер дәшми, бәлки ниһаять йоклап киткәндер әле дип кергән идем янына. Аллага шөкер, йоклый, бүген тыныч йоклыйм икән дип уйлап, Ландыш янына чыгып яттым. Нигәдер уянып киттем, әтиеңне яңадан кереп карадым, нәрсә булды бүген хәтта кычкырып су да сорамый, селкенмәгән дә бит. Төн уртасында да кычкырганына уянырга ияләшкәч, аптырап калдым. Янына килеп кулын әкрен генә тотып карадым, суынган. Менә шуннан соң гына аңладым инде. Гомер буе җанымны җазалады да, үлгәндә тыныч үлде.
- Әни, аны хәзер алып китәләрме?
- Әйе кызым, ник үлгәнен белергә кирәк бит. Без беләбез дә бит, ә алар тикшерә.
- Соң, әни, безгә табиб күптән әйтте бит инде үпкәләре беткән дип, бавыры да яхшы түгел, нигә соң яңадан тикшерергә?
- Шулай кирәк кызым.
- Әни, ә син тыныч үлде дисен, ә син кара хәзер күпме мәшәкате чыгачак.
- Кызым, ачуланма, нинди булса да - әтиең. Без аны хөрмәтләп күмергә, ашларын үткәрергә тиеш кызым. Кешеләр бит ул безнең белән ничек кыланганын белми. Ландыш кая икән кызым? Ул синең белән кайттымы?
- Әни, ул бүлмәдә, үземне генә калдыр апам, диде.
- Ярар, тынычлангач чыгар әле.
Гомернең һәрбер саналган мизгеле, һәр көне, язмышыңа язылганча үтә бара. Әтисе, Лилиянең йөрәгенә яра ясап, күпме генә тоз салса да, әти- әти инде. Ашы үтеп, кунаклар китеп беткәч, Лилиянең күзләреннән яшләр ургылып чыкты. Күпме тоелып калырга тырышса да, аның килеп чыкмады. Кыен, әйе бик кыен булды аңа. Ләкин тормыш үтә, вакыт та туктамый икән. Төрле мәшәкатьләр белән җәй дә ахырына якынлашты. Лилия күпме генә әнисе янында калырга теләсә дә, булмады. Гөлия апа Лилиянең киләчәге өчен борчылды. Яңа уку йорты, яңа дуслар, яңа кичерешләр башланды. Лилиянең юристлыкка укып, соц. защита линиясе буенча эшләп, кешеләрне яклау иде. Укырга керүен керде дә, тик әнисенең генә укырга да, квартирага да түләргә акчасы бик авырлык белән генә җитеште. Шуңа да Лилия яшәгән квартирадан ерак түгел генә урнашкан кафега эшкә керде. Кичләрен савыт-саба, идәннәр юды. Атна саен кайтып йөрергә теләге булса да, аның килеп чыкмады. Лилия бик тырышып эшләде, шуңа да аның уку аралаш эшкә йөрүенә кафе хуҗалары риза булдылар. Авыр булуга карамастан, Лилия төшен кысып түзде.
Бер көнне, идәннәрне юып бетереп, өстенә пальтосын киеп урамга чыкты гына, аның каршысына бергә , официант булып эшләүче Дима килеп басты. Аның кулында зур чәчәк бәйләме, ә үзе май кояшыдай балкып :
- Еще раз привет, Лиля.
- Привет
- Лиля, можно я тебя провожу, ой, извини, цветы для тебя.
- Спасибо Дима, а что за праздник?
- Просто так. Можно тебя проводить? Ты не ответила
- Тут не далеко же, но если хочешь, проводи.
Егет белән кыз юл буенча атлап китте.
- Лиля, можно спросить?
- Да, конечно, спрашивай.
- Это конечно очень деликатный вопрос, но все же. А у тебя есть парень?
- А зачем это тебе?
- Ты мне очень понравилась. Знаеш я бы хотел чтоб ты стала моей женой. Извини что прямо сказал, просто не люблю ложь и изворачиватся, я прямой человек. Я даже о тебе маме рассказал, у меня на тебя серьезные планы.
Лилия атлап барган җиреннән туктап калды, бераз уйланып торды да:
- Дима ты очень хороший парень. Мне очень нравится с тобой общаться, но….,- дигәнне көткән кебек Дима:
- Что но Лиля, что но? У тебя есть парень?
- Дело не в этом, Дима, ты не обижайся, я не могу ответить на твои чувства.
- В чем дело Лиля, я обеспеченный молодой человек. У меня родители хорошие и они не против наших отношений. Я сам смогу обеспечить нашу семью, видишь, я как и ты подрабатываю, не хочу зависеть от денег родителей. Правда, поверь , у меня серьезные отношения.
- Ты просто постарайся меня понять, я тоже против тебя ничего не имею.
- А что тогда?
- Знаешь, я татарка, и чту все обряды и традиции татарсгого народа. Люблю свой народ.
- И что, я тоже люблю свой народ. Это не причина.
- Смотри, ладно я выйду за тебя замуж, дети появятся, и что тогда? В паспорте укажут национальность. И какой поставишь? Русский? У каждого народа свои традиции, свои праздники. Ты пойдешь в церковь, а я в мечеть, и как ты это представляешь? Когда мы состаримся, я захочу читать намаз, как бабушка. И что мне делать? А на углу будет висеть икона. Извини Дима. Я не смогу изменить своим традициям.
- Видишь какая ты умная, не зря я хотел тебя выбрать себе в жены.. Ты права. Спасибо тебе за прямоту. Надеюсь мы можем остаться хотя бы друзьями?
- Да, конечно сможем.
Сөйләшә- сөйләшә алар Лилия торган йорт янына җиттеләр.
- Вот и пришли, спасибо что проводил.
- Тебе спасибо Лилия, я очень рад что у меня в друзьях есть ты, спокойной ночи, - дип Дима Лилиянең кулын егетләрчә кысып китеп барды.
Ниһаять яллар килеп җитте. Лилия күчтәнәчләрен тотып, авылга кайтты. Гөлия апа кызын шатланып каршы алды, ә менә сеңлесе Ландыш өйдә юк иде.
- Әни, нәрсә соң хәлләрең?
- Безнең хәлләр ничек булсын инде, хәзер картка таба бит.
- Син йөрәгем чәнчи дигән идең, табибка мөрәҗәгәть иттеңме?
- Бардым инде бардым, бер сумка дару төяп җибәрделәр. Күрше Разия апаң кызы укол кадый белә, аларга кереп йөрим.
- Әни, ә Ландыш кая соң?
- Кая булсын инде, дуслары белән очрашырга чыга да китә, бәйләп куя алмыйм бит инде.
- Укулары ничек соң? Теге юлы билгеләре төшә башлаган дигән идең.
- Төшә шул кызым, төшә. Әйтә башлагач яратмый. Әтиең юк шул кызым, әтиең юк. Әле нинди булса да, аны тыңлый иде.
- Әни, бераз син дә сүгеп ал аны. Башкача җиңә алмассың.
Әни белән кыз матур гына сөйләшеп алгач, Гөлия апа иртән торасы бар икәнен әйтеп, йокларга ятты. Лилия Ландышны көтәсен, аның белән дә сөйләшәсе барын әйтеп, залга кереп телевизор кабызды. Телевизорда ниндидер кино бара, Лилия башка каналда нәрсә барганын карарга дип пультны алган иде, аның кесә телефоны шалтырады.
- Гадук сәләм, син бу атнада кайтам дигән идең, кайтмадыңмы?
Әминә тиз генә сорауларын берсе артыннан берсен яудыра башлады.
- Кайттым мин кайттым, ник шулай ашыгасын, тиз сөйлисең? Кайбер сүзеңне аңламый да калдым.
- Алайса чык урамга, без сезнең янга килеп җитәбез.
- Сезнең? Без?
- Алла инде, әллә чукрак син. Чык дим давай, сезнең капка төбендә без.
Лилия әкрен генә киенеп, капка төбенә чыкты. Капка төбендә сыйныфташларын күреп:
- Әле 5 ел үтмәде бит, сез инде очрашырга өлгергән,- дип көлеп җибәрде, чөнки капка төбендә унлап сыйныфташы басып тора иде.
- Кичә сиңа шалтыраткан идек, син телефоныңны алмадың.
- Мин кичә эштә идем. Ахырдан күрдем, тик соң иде инде, нәрсә булды?
Фируза сыйныйфташларына карады да:
- Менә, менә ул яхшы кызлар мәктәпне бөтереп китәләр дә, бөтен дөньяны оныталар .
- Нәрсә булды соң, мин нәрсә оныттым?
- Үзеңнең сыйныф җитәкчеңнең юбилее икәнен дә оныттыңмы? Без бит барыбыз да җыелып котлыйбыз дигән идек.
- Дөрес, мин оныттым. Ә сез бүләк алдыгызмы соң? Миннән күпме акча кирәк?
- Анысы соңыннан. Әйдә тизрәк, барыйк, без барганчы йоклап китер, олы кеше бит.
- Ә иртәгә көндез барсак ярамыймы?
- Лилия, бер син генә түгел бит. Айдар белән Нияз иртәгә иртүк китәләр.
- Фируза, бәйләнмә инде Лилиягә, әйдә, үзен вакытны сузасың,- дип Айдар Фируза белән Лилияне кочаклап алды да.
- Әйдә, әйдә атлагыз. Әтинең көтү куган чыбыркысы белән куып алып барам хәзер, - дип көлеп тә җибәрде.
Сыйныф җитәкчесен котлап, байтак вакыт үткән иде инде. Лилия, капканы бикләп керде. Ләкин өйгә керүгә, Ландышның кайтмаганын күреп, кире ачырга чыкты.
- Привет апа, әллә мине каршы алырга чыктың инде.— дип каршысына Ландыш килеп басты.
- Сине, ә нигә, ярамыймы әллә? Син нигә болай соң кайтасың?
- Дуслар белән идем, а что нельзя?
Лилия Ландышның авызыннан сора исен сизеп алды. Аңа таба сынаулы карашын ташлады, ләкин Ландыш читкә таба борылып, апасыннан йөзен яшерергә маташты.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.
Фото: ru.freepik.com