Литература
19 Ноября 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

“Һәр кешенең үз язмышы”,-диләр. Кем генә уйлап таба икән ул тормыш сынауларын, авыр кичерешләрне? Менә бүген тагын Лилия йоклый алмады. Әтисенең ыңгырашып ятуы, әнисенең нишләргә дә белмичә өй буенча йөрүе, аңа йокларга ирек бирмәде. Лилия, узен белгәннән бирле, эчеп йөргән әтисе, хәзер урын өстендә ята.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

“Һәр кешенең үз язмышы”,-диләр. Кем генә уйлап таба икән ул тормыш сынауларын, авыр кичерешләрне? Менә бүген тагын Лилия йоклый алмады. Әтисенең ыңгырашып ятуы, әнисенең нишләргә дә белмичә өй буенча йөрүе, аңа йокларга ирек бирмәде. Лилия, узен белгәннән бирле, эчеп йөргән әтисе, хәзер урын өстендә ята. Башта эчеп-исереп бөтен өй эчен бер итеп йөрсә, хәзер инде урынында гына ятып торса да, әнисен мыскыл итә. Әле тагын:
- Чәй бир дидем мин сиңа, ә син салкын су китергәнсең.
- Соң үзең эчәсем килә дидең бит.
- Эчәсе килгәч, гел су эчәргәме?
- Соң чәй эчәсем килә диергә иде.
Раил хатынына тагын аты-юлы белән кычкырып җибәрде. Гомере буе исерек көен көйләгән Гөлия, нишләргә белмичә урамга чыгып китте. Ә Раил һаман акыра бирде. Лилия түзә алмады, әтисе яткан бүлмәгә кереп:
- Әти. Нишлисең син? Әни сиңа су бирде бит, син эчәсең килеп су сорагач. Әни сиңа су китерде, тагын нәрсә сиңа җитми? Әйт нәрсә җитми ? Безнең иртәгә укырга барасы бар, ничек торып барырга, йә, әйт миңа?
- Сиңа кем тигән әле, укы. Бар, йөрмә әле баш авырттырып.
- Әти, монда безнең баш авырта, синең түгел. Ә әнигә, мең тапкыр рәхмәт әйтәсе урынына, хаман борчыйсың.
- Кит дим мин сиңа!,- дип Раил кулындагы чәшкәсен Лилиягә таба тондырды да:
- Бәхетең, тора алмыйм, торсам, күрмәгәнеңне күрсәтер идем.
- Әле күрсәтмәгәнең калдымы әти? Миңа калса, без күрмәгән әйбер калмады бугай, хәтта шәрә дә йөрдең, оялмыйча. Әти, җитәр, ташла бу кыланмышларыңны. Алга таба да шулай кылансаң, синең бүлмәңә керүче кеше калмас дип уйлым.
- Син әле мине куркытырга уйлыйсыңмы?,- Раил аты-юлы белән сүгенеп җибәреп:
- Бар әниеңә әйт, миңа чәй ясап кертсен.
- Юк әти, әнинең эшкә барасы бар, ул синнән качып, болай да мунчада йоклый. Ярый бүген мунча көне, шуңа мунча җылы, , ә иртәгә салкын була, ул кая йоклар? Әти, җитте сиңа. Исерек вакытта безне утлы табада биеткәнең җитмәдеме? Урын өстендә ятып та, шул мәшһәр дәвам итә. Сиңа әти дип әйтергә дә телем әйләнми минем,- дип Лилия әнисен эзләргә чыгып китте.
Дөрестән дә, Гөлия апа мунчада иде, тик ятмаган, күз яшьләрен сөртә-сөртә елап утыра .
- Әнием, елама инде, үтенәм. Әйдә өйгә керик, син Ландыш белән ятырсың, ә мин идәнгә ятам, әйдә инде әнием.
- Нишлим инде кызым, нишлим?
- Әлегә мин бар яныңда, булышырга, аннары нишләргә? Ландыш әле кечкенә, бәлки миңа авылда гына калыргадыр? Бер генә дә сине калдырып читкә китәсем килми әни.
- Син нәрсә инде кызым? Син югары белем алырга тиеш, Ландыш та кул арасында йөри ала инде, җидене бетерә.
- Белмим әни, аның характеры белән, ул бит безнең әтигә ошаган.
- Ул әле үзең әйтмешли кечкенә, үзгәрер.
- Ничек әни? Ә әти, әти нигә үзгәрмәде соң? Эчеп йөреп аякларын өшетте, хәзер урын өстендә ята, ә үзе гел шул, сине мыскыллаучы Раил , нигә ул үзгәрми әнием?
- Белмим балам, белмим.
- Әни, әйдә керәбез.
Гөлия белән Лилия өйгә кереп яттылар. Әйе, яттылар, тик икесенең берсе дә күз йоммады. Мәктәптә дә Лилиянең башы авыртты, ә Ландыш үзен яхшы хис итте. Әйе, ул әле яшь, йокы тәмен белеп йоклый дип Лилия Ландыш өчен сөенеп куйды. Вакыт дигәне дә бик тиз үтә шул, экзаменнар бетеп, чыгарылыш киче дә килеп җитте. Иң матур күлмәген киеп, Лилия дә үзенең соңгы бәйрәменә барды. Берсеннән -берсе матур күлмәкләрен кигән кызлар-егетләр, әти -әниләренә, укытучыларга, концерт куярга әзерләнә. Бәйрәм киче матур үтә. Иң беренче котлаулар, тәбрикләүләр, балаларның күңелләрен айкый, аеруча кызларның күзләреннән яшь бөртекләре бит буенча агып төшә. Менә мәктәп директоры Рушания Наилевна урынынан торып:
- Бүгенге көн бөтен кешенең, укучыларның, әти-әниләрнең, укытучыларның исләрендә кала торган көн. Аеруча кызларыбызны әйтәсем килә. Бүген матур булыр өчен күпме тырышканнар бит, чәчләренә причёска ясалган, күзләр, иреннәр буялган. Ләкин алар бүген матурлыкларын югалтудан курыкмыйча, бөтен йөрәкләре белән, чын күңелдән елыйлар. Чыннан да, аларның бит буйлап агып төшкән кара юллар да, буялган керфекләрнең бозылуы да, куркытмый аларны. Рәхмәт сезгә балалар. Безнең дә сезнең өчен борчылуыбыз арта, мәктәп бетереп, алга таба ничек, нинди булырсыз дип уйлыйбыз, һәм барыгызнын да, барсы да яхшы булыр дигән теләкләрдә калабыз. Без биргән белем, бары уңышлар гына китереп торсын сезгә.
Рушания Наилевна да күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да:
- Әй, күп сөйлим ахры, сез дә безнең сөйләүдән туйдыгыз, балалар, үзебезчә, авылча әйткәндәй, югалып калмагыз. Тормыш юлында әллә ниләр очрый, нәрсәдер күренми калып хаталар ясала. Берүк, сак булыгыз. Йөрәгегез сизгер, күзләрегез ачык күрсен, ә хаталарны горур басып үткәрегез, , төзәтегез. Авыл егете, кызы исеменә тап төшермәгез, уңышлар сезгә, бары тик уңышлар.
Әйе, чыннан да, авылчан яңгыраган теләкләр, балалар өчен иң матуры, иң теләгәне иде. Кичә бик матур үтеп тә китте. Хәзер инде яшьләр киемнәрен алыштырып, таң атканны каршыларга дип җыенышып , авылдан ерак түгел аккан елга буена барып урнаштылар. Егетләр учак кабызып җибәрде, кызлар җиргә җәймә җәеп, өстәл әзерләделәр.
- Лилия икенче атнага мин институтка барып киләм, син нишлисең, , минем беләнме?
Әминә күзләре белән башкаларны күзләсә дә, Лилиядән җавап көтеп:
- Син ишетмисең ахыры мине, нигә җавап бирмисең?
Лилия урынына Фируза көлеп җавап бирергә өлгерде:
- Ә нәрсә әйтсен ул, курмисезме әллә күзләре Маратта, , Марат кайда, ул шунда,- дип әйтеп Лилинең аркасына сугып куйды.
- Ә син күз врачына бар, күлнең ар ягына карыйм мин. Аннары, мин берәр егеткә караган очракта да, ул әле мин аны күзлим, аны яратам дигән сүз түгел. Җитмәсә Марат кем өчен янып көеп йөргәнен белә торып. Мин бары килеп туктаган машинага карадым, кем икәнен күрәсем килде.
- Ә нәрсә бар анда, кем килгән ?
Кызлар барысы да күлнең ар ягына карады. Лилия исә ник әйткәненә үкенде. Ярның кырыенда, машина янында, бер ир - егет белән бер хатын - кыз шашып-шашып үбешәләр иде.
- Менә нәрсә күзәтә икән безнең тихоня,- дип Әминә шаркылдап көлеп Лилияне кочаклап алды.
Кызларның нәрсә күргәннәрен белеп, егетләр дә шул якка карап көлә башлады. Кайсы сызгырды, кайсы:
- Эй. Әйдә безнең янга чыгыгыз,- дип кычкырды.
Ләкин егетләр арасында Марат кына кәефсез иде, әлеге парны күреп. Үзенең кәефе төшкәнне күрсәтмәскә тырышып ул ераккарак, ботаклар җыерга китте. Әлфия кызларга карады да:
- Без юкка көлдек кызлар, сез танымадыгызмы әллә анда кем булганын?
- Бик күренми бит, каян танып була?
- Зәкия әби оныгы машинасы бит, ә кыз Әлисә. Марат күптән күзләп йөри аны. Шул сөйрәлчек Илнар, күп сөйләп ничә кызнын башын әйләндерде бит инде. Әледә туктый алмый ятсыз. .
- Соң ул теге атнада башка кыз белән кайткан иде түгелме? - диде Фируза, үзенең гәҗәпләнүен яшермичә.
- Кайтса соң. Андый егетләргә бер генә җитми күрәсең. Бер чынлап ярата башлар әле, бәлки шунда аңлар ул, хотя андыйлар аңлыйдыр дип уйламыйм. Менә монысын Әлисәдән көтмәгән идем әлбәттә.
Фируза кабат сүзсез калмаска тырышып:
- Менә бит ул мәхәббәт, Марат Әлисәне күзли, ә Лилия инде 8 сыйныфтан бирле Маратны ярата.
— Чыннан сез кызлар арттырасыз, Марат минем өчен бары дус, сыйныфташ кына.
Лилия кызларга ачулана ук башлады. Кабат сүзне Фируза алып, әңгәмәне икенчегә борырга теләп:
- Кызлар, әйдәгез күңелне тешермичә генә ял итик әле . Анда егетләр туп алып килгән иде, әйдәгез бергәләп уйныйк, тагын шулай кайчан уйнап булыр кем белә.
Кызлар көлешә-көлешә әйтелгән уйны хуплап уйный да башладылар. Башта эчтән чыгарыш, аннары чиләкләрдән капка ясап футбол да уйнадылар. Әлбәттә инде егетләр командасы җиңү яулады. Таң атып, өйгә кайтырга вакыт җиткәне сизелми дә калды. Алар 5 елдан очрашырга сөйләшеп, өйгә җыена башладылар. Менә ерактан велосипедка утырып килгән кеше күренде. Әлбәттә инде шулай аларны каршылаучы булыр һәм ул Лилиянең сеңлесе Ландыш булыр дип беркем дә уйламады.
- Лилия артыннан әтисе конвой җибәргән ахры. Все Лилия, хәзер үк кайтмасаң, сине базга ябачаклар. — дип шаярырга тырыштылар егетләр.
Әйе, бу бик кызык булды, барысы белән бергә Лилия үзе дә көлде. Ләкин килеп җиткән Ландыш кына аңың күңелен тиз төшереп:
- Син ник телефоныңны үзең белән алмадың?
- Без шулай сөйләштек, телефоннар өйдә кала дип. Әнигә тагын әти тузынамы? Ул белә бит мин кая икәнне, әйтеп киттем.
- Беләдер апа, тик, тик...
Әтисенең нинди булуына карамастан, аны бик каты яраткан Ландыш елап җибәрде.
- Апам, әти үлде бит, әни синең артыннан җибәрде мине.
Лилия әллә нишләп калды. Әйе, әтисе гел Ландышны гына яратканын беркайчан да яшерми иде. Лилияне чит кыз урынына күреп, гел әрләп торса да, ул әти, әйе, нинди генә булмасын ул әти. Лилиянең аптырап торганын күреп Әминә:
- Лилия син кайт, ә без үзебез җыеп бетерәбез, бар , бар кайт.
Үзенең тимер аты белән килгән Зиннур:
- Әйдә мин сине кайтарам,- дип Лилияне мотоциклга утыртып алып та китте.
Лилия юл буе уйланып кайтты. Ничек инде үлгән, Лилия киткәндә ул бит үзен яхшы хис итеп калды. Әле киткәнче, акыл өйрәтергә дә өлгерде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Фото: ru.freepik.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас