Литература
18 Ноября 2022, 06:55

Сыңар аяк

Ахыры. Зиратта? Автобуска утырмаган көннәре дә буламы мәллә? Ә нигә әйтмәдегез?Укытучы бераз каушап,куркып калгандай булды. Әйе шул,башта үзе белән сөйләшермен дип,бүген артыннан барган идем, Ислам мине күрүгә зираттан чыкты да, асфальт буйлап йөгерде. Ә үзе кайда соң әле, кайтмадымы?

Сыңар аякСыңар аяк
Сыңар аяк

Зиратта? Автобуска утырмаган көннәре дә буламы мәллә? Ә нигә әйтмәдегез?
Укытучы бераз каушап,куркып калгандай булды. Әйе шул,башта үзе белән сөйләшермен дип,бүген артыннан барган идем, Ислам мине күрүгә зираттан чыкты да, асфальт буйлап йөгерде. Ә үзе кайда соң әле, кайтмадымы?
Кайтты,кибеткә дип җибәргән идем, диде,Илдария шаккатып.Ә бәлки,әйтмәвегез яхшырактыр,башта үзем сөйләшим әле.Рәхмәт. Укытучыны озатты да,Ислам белән сөйләшергә сүзләр эзләде Илдария.Ләкин,башта зиратка барырга карар кылды ул.Әнә шунда сөйләшермен.Һәм шулай итте дә.
Ял җитүгә,Илдария улын үзе белән зиратка алды.Каберләрне бераз рәткә китереп,белгән догаларын укыды.Еламыйм,дип уйлап килсә дә, күзләреннән аккан яшьне генә тыя алмады ул.
-Әнии,елама инде,диде Ислам. моңсуланып,әби аларны бик матур җирләрдә торалар,диде бит.Ләкин,үзенең дә иреннәре мелт мелт итеп,күзләрендә энҗедәй яшь бөртекләре ялтырады.Ярар улым,алайса әйдә сөйләшик,дип улын кочаклады Илдария.Мин сиңа еламаска сүз бирәм,ә син автобус белән туры өйгә кайтырга сүз бир.Үзең генә зираттта йөрергә яшь әле син.
Ник әни,мин бит керәм дә чыгам,озак тормыйм диде Ислам,терәлеп торган зәңгәр чардуганнарны сыпырып.Аннары алар,менә монда ишек янында гына бит.Әллә кая эчкә кереп йөрисе юк.
Шулай да,Ислам,сөйләштек,всеКилсәк бергә киләбез.
Дүшәнбе көнне Илдария улын шаккатырып,мәктәп алдыннан ук каршы алды.Эш белән килгән идем, дигән булды ул.Әнә шулай берничә көн,я мәктәп янында,я тукталышта Исламны көтеп,бергә кайтты алар.Зират яныннан узганда Исламның каерылып каерылып каравын күрсәгез иде сез,күрсәгез иде сез сары сагыш сарган күзләрне.
Шулай итеп,Илдария үз дигәненә иреште.Исламны атнага якын,я үзе каршы алды,я укытучысы автобуска утыртып җибәрде.
Ә бер көнне төшенә игезәкләре керде аның.Төш диген инде.Әйтеп аңлатып булмый торган матур аланда Рафис белән Рафил утыра, имеш.Ә тирә якта хуш ис,кошлар сайрый.Бер чәчәктән икенчесенә күз күрмәгән матур матур күбәләкләр куна.Ләкин балалар нәрсәгәдер үпкәләгән сыман,иреннәрен турсайтып, чирәм сыпыралар.Шунда әнисенә карап Рафис телгә килде:Син әни нигә абыйны безнең янга җибәрмисең ул?Безнең белән уйный да,кайтып китә иде инде.Илдария нәкь менә өндәге кебек елап җибәрде.
Шул чак:Ә син әни елама,елама яме дип,игезәкләр якындагы күлгә төртеп күрсәттеләр.Ә ул түгәрәк күлнең матурлыгы.Күз яшедәй чиста,ап-ак төнбоеклар тибрәләләр,дулкын кагып аккошлар йөзә.Әниләренең моны күреп телсез калганына ихтибар да итмичә,игезәкләр берсен берсе бүлдерә бүлдерә тезеп киттеләр.Әни,сез күп еласагыз,без ату батабыз.Елама,әни..
Юк,юук диде Илдария куркып,әйтерсәң лә бу төш түгел,чын тормыш,юк еламыйм.Ә балалар шуны гына көткәндәй,чыкы чыкы килеп,аллы гөлле чәчәкләр арасыннан салынган сукмак буйлап куышып,йөгереп тә киттеләр.
Рафис,Рафил!дип иләреп кычкырды Илдария.Кайтыгыз,кая киттегез..
Аның төшләнеп кычкырган тавышына өйдәгеләр куркып Илдария янына ашыктылар.Балаларны күрдем,диде ул салкын тир бәреп чыккан маңгаен сөртеп.Аллахка шөкер ,оҗмахта икәннәр.Әни!миңа берәр нәрсә әйттеләрме соң?- диде,куркып уянган Ислам.Әйе улым,дип алдады Илдария,абый безнең өчен борчылмасын,әйбәт укысын диделәр.Аннары сез еласагыз без дә елыйбыз дип,еламаска куштылар.Торган җирләре дә бик матуур.
Әйттем бит әни,елама дип.Әби матур җирдә торалар дип әйтте дип әйткән идем бит.Име әби!
Әйе ,улым,ярар,ярар, дип Илдария үсеп беткән улын кочаклап, йокыга китте.Күп еласаң,мәет суда ятар, дигәннәрен ишеткән бар иде.Димәк дөрес икәән.
Икенче көнне ниндидер җиңел хисләр белән уянды Илдария.Балаларын шулай төштә күрүе яралы йөрәген бераз тынычландырды аның.
...Әнә шулай кайгы сагышлар,сөенү шатлыклар белән әкрен генә еллар уза торды.Инде Ислам мәктәпне тәмамлап армиягә барырга җыена.
Армиягә барып кайтам да,теш врачына укыйм.Әнекәшләр сөенсеннәр әле дип йөрсә дә,армиягә алмадылар Исламны.Йөрәк, диделәр.Ничекләр түзә әле бу бала йөрәге,диде авыл халкы да.Нәни иңенә төшкән авырлыкны күтәрергә тимердәй ирләр дә түзмәсләр иде.
Исламны эшкә кертмичә,өйдә калырга үгетләде әби бабай.Улым, өйдә дә эш җитәрлек,ел уза да китә диде алар.Әйдә син укырга керергә әзерлән,әнә абзар тулы мал.Әшлим дигән кешегә әш табыла.Пенсия акчасы да әйбәт.
Әнисе дә шулай дип кыстагач,өйдә калды Ислам.Көндезләрен өйдәге эш белән узса,кичләрен инст.керергә әзерләнде.Ә елларны аны башлыйсың гына уза да китә икән алар.
Инде менә Исламның мед.инс.бетереп эшкә урнашып йөргән көннәре.Казандагы берхастәханәгә теш табибы булып урнашып кайтканы бөтен бер авыл өчен бәйрәм булды аның.Сөенделәр дә, горурландылар алар Ислам белән.Гел боегып йөргән,көлгәндә дә күзләре моңлы Ислам үзе дә үгәрде.Матурланып,калынаеп китте.Озак та узмыйча үзләре белән бергә эшләүче Саба кызы Зәлинә белән танышып, матур гына оя да кордылар.Бәхет өстенә бәхет өстәп, бер артлы кызы белән малае да якты дөньяга аваз салдылар. Ләкин шушы бәхетле көннәрдә озын, матур гомер кичереп әбисе белән бабае бакыйлыкка күчтеләр.
Гомер буе бер берсен яратып, ихтирам итеп яшәгән әби бабайның бу дөньядан китүләре дә бары өч көн аралыгында булды.Бер берсен яратып яшәделәр,бергә киттеләр, дип шаккатты авыл халкы.Әллә ни авыртып та ятмадылар,бәхетле картлык.
Әби,бабаен озатып озак та тормады Ислам Казан уртасында ук диярлек , иркен зур өй сатып алды.Әни,мин сине үзеңне генә калдырмыйм диде ул, бабайларның 51енә хәтле торасың да, безгә күчәсең.Ике тапкыр сөйләшеп тормыйм.Бакчасы да бар,тавыкларга да урын булыр.
Шулай итеп Илдария Казан кешесенә әйләнеп куйды.Озак уйлашканнан соң, авылдагы өйләрен, шулай ук очсызга гына булса да Галимҗан абыйның өен дә сатып яхшы,яңа машина алдылар.
Аккан судай,бер бер артлы еллар уза торды.Әле генә йомыркадан чыккан чебиләрдәй, дөньяга килгән Исламның балалары да мәктәп бетерергә әзерләнделәр.Шушы улы белән яшәгән елларда Илдариянең бер генә тапкыр да үкенгән мизгелләре булмады.Киленнән дә бик уңды ул.Чиста,пөхтә,әшкә булган Зәлинә биемен үз әниседәй күрде,Ялгышып та авыр сүз әйтеп хәтерен калдырмады,хөрмәт итте,киңәшләште. Балалар да дәү әни, дип кенә үстеләр.
Инде бөтен кайгылар,авырлыклыклар артта калды, дип йөргән көннәрдә,кара кайгы кабат Ислам өенең ишеген каерып ачты.Ислам үлгән,йөрәк, дигән хәбәр, аяз көнне яшен суккандай булды.Авыл халкы,дус ишләре телсез калдылар.Ахыргы якын кешесен югалткан Илдария аңсызланып капка төпләрендә җиргә егылды.Нәрсә буу,нинди гөнахларым өчен,дип җирне тырный тырный елады ул.Балаларыым,җан кисәкләрем минем!Нигә мине,нигә мине бер ялгызымны калдырып киттегез?Алыгыз мине дә үз яныгызга,калдырмагыз мине монда,калдырмагыз җаннарым.Илд.җирдә яткан килеш кулларын һавага сузды:Яшисем килми минем.Яшисем килмии.Равиил,ирем бәгрем,ал мине үз яныңа,ал,диде ул әйтерсең болытлар арасыннан аңа сөйгәне карап тора.
Шулай күпме яткандыр,караватта аңына килде ул.Килене,оныклары куркып аңа карап торалар иде.Әнии,куркыттың бит диде Зәлинә,биемен кочаклап.Сине дә югалтсаң,без нишли идек.Әни,син ялгыз түгел,түгел әни.Синең бит без бар,оныкларың бар,сине яраткан мин бар.
Врач булып эшләгән Зәлинә, Илдариянең кайгысын басар өчен көченнән килгәннең барсын эшләде,оныклары дәү әниләрен беразга да ялгыз калдырмадылар.Ахыр чиктә язмышым,күрәчәгем шулдыр инде, дип Илдария язмышы белән килеште.Аннары кайчандыр игезәк улларына төшендә булса да, башка еламыйм, дип вәгьдә дә биргән иде бит.
Шулай итеп Илдария яңа тәпи йөреп киткән сабый бала сыман,менә тагын,инде ничәнче тапкыр өр яңадан яшәргә өйрәнде.Кечкенә генә җилкәсенә ишелеп төшкән бөтен кайгыларын,уч кадәрле йөрәгенә бикләп,елмаерга тырышты.
Ә Еллар мәңге кире кайтмаска дип,йөгерә генә алар.Үлгән артыннан үлеп булмый дигәндәй,Исламны озатып,берничә ел узуга Зәлинә дә,иренең өйләнми калган дустына тормышка чыкты.Хәзер Илдария ике өйдә дә кадерле,ак әби.Бүгенге көндә ул, Исламның улы Мурат гаиләсенең тоткасы булып матур гына гомер кичерә.Намазын укый,бәхет теләп догалар кыла.Бар нәрсәне вакыт дәвалый, дисәләр дә,юктыр.Илдариянең яралары да бикләнми,киресенчә еллар узган саен тирәнәя генә баралар.Ирен,балаларын,әти әнисен сагыну хисләре дә көчәя генә.Ләкин ул гына язмышының аяусыз әче җилләренә йөзен куеп,алга карап яшәвен белә.Шушындый кара кайгыларда сынмый ничек түзгәндер бер Аллах белә дә, үзе белә.

Тәмам.

Альфира Кадырова - Гайфутдинова.

Фото:ru.freepik.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас