Ләкин дөнья булгач, Ислам үзе дә бала гына бит әле, Илдария нәрсә дип шул хәтле эш йөклидер дип, әйтүчеләр булгалады.Шулаен шулай да, бәлки әтиләре исән булса, Ислам да уйнап туймас иде.Юк бит, юк.Язмыш башларыннан сыйпап тормыйча,бик каты китереп сукты шул аларга.
Ислам әле бала гына булса да ,әнисенә авыр булганын шул нәни йөрәге белән бик яхшы белә.Әнә шуңа да, вакытыннан алда үсеп тә китте инде ул.Иптәшләре уйнарга чыкса ,үзе белән игезәкләрне дә алып чыгып,аларга гел күз колак булды.
Ә бер көнне чоланнан әтисенең җәйге эш киемен табып керде Ислам.Бик озак карап торды ул, бераз төсе уңган зәңгәр курткага.Ә күзләрендәге үзәк өзгеч сагышны,язып кына аңлатырлык түгел иде,кечкенә генә башында нинди уйлар уйнаганын да ул үзе генә белгәндер.
Ислам әтисенең эш кәчтүмен кочаклап,күз яшьләрен сөртте дә, кечкенә гәүдәсенә киеп көзге каршына килеп басты.Бу вакытта нинди хисләр кичергәндер бу ятим билгесез.Әтисе белән бәхетле вакытларнымы, әллә әтисен югалтып, үксеп үксеп елаган көннәренме.Ләкин ни булса да, Аллах тагәлә бер балага да, хәттә әле олыгаеп барганда да тиз генә әти әниләрен югалтырга язмасын икән ул.Бер генә баланың да менә шулай әтисен югалтудан канлы күз яшьләре таммасын икән.
Ислам уйланып,көзгегә карап карап торды да, нәни кулларын нәкь әтисе кебек,олыларча кәчтүм кесәсенә тыкты.Ә анда..әтисенең бүләге..Равилнең Илдариясенә яңа елга бүләккә алып,тапшыра алмыйча калган хушбуе иде.Исламның сагышлы йөзе яктырып киткәндәй булды.Әни сөенер инде,дип,уйлады ул.Әйе, башка әниләр Ислам белән бер яшьтәге балаларын кайгыртсалар,Ислам әнисе турында гына уйлады.
Чынлап та,бу бүләккә чиксез шат иде Илдария.Ии,улым җаным диде ул,күз яшьләрен улына күрсәтмәскә тырышып.Нинди зур бүләк, әх..исләре..Әтиең сиңа бүләк алдым, җыеп куйдым дигән иде шул.Биик ерак яшереп куйган икән.Илдария колак артларына,чигә тирәсенә духины сөртеп сөртеп алды.Яратып улының чәчләренә дә тиерде.
Әх,әни,әти белеп алган икән,бигрәк тәмле дип елмайган булды Ислам,әти сүзенә басым ясап.Син елама гына яме әни.Ату әти дә елап ятыр,дип үзең әйттең бит,дип әнисен кочаклады ул.Илдария,күпме генә тырышса да түзмәде,күз яшьләре малаеның әле генә хушбуй сөрткән чәчләренә тамдылар.
Әни,диде улы,еламсырап,мин үстем бит инде хәзер.Сиңа да булышам.Елама әни,әни елама..
Әйе улым,бетте,бетте менә бит еламыйм.Аннары мин сөенечтән генә еладым Ислам.Син булган сөенечтән,аннары менә духи өчен дә сөендем.Әниле уллы бераз кочаклашып тордылар да,Ислам балалар бакчасына игезәкләрне алырга дип китте.Илдария,елмаеп кичке аш әзерләргә тотынды.
Шулай авырлыкларга бирешмичә тагын берничә ел узып китте.Игезәкләргә менә бу көздә инде биш яшь була.
Зурлап уздырырбыз инде бу көнне, дип уйлады Илдария.Балаларга да бер бәйрәм булыр.Ләкин менә игезәкләрнең туган көне бабайның үлгән көне белән туры килүе генә әллә ничек шунда.Ну нишләтәсең, шулай язгандыр инде.Бәлки башта берничә кешегә генә әйтеп, аш уздырырмын,ярар күз күрер.
Илдария конфет,тәм том ише әйберләрне алдан алгалап,чоланга яшереп куйгалады.Бик матур яшел төстәге кофталар да шул чоланга качтылар.Сөенерләр инде, кылтынлар, дип балаларын шул кофтадан күз алдына китерде Илд.Эх, әтиләре исән булса!Ии, сөенер иде инде..
Шулай әкренләп туган көннәр якынлашып,җиргә кабат алтын көзләр аяк басты.Тагын да шул бакчада пешкән бәрәңге,учак исләре башны әйләндерде.
Бер шимбәдә Илд. бакчада әшләп алгач,Рафис белән Рафилне ашатты да, улларым сез уйный торыгыз,мин тиз генә кибеткә барып кайтам дип,малайларны залга алып чыгып, ишекне бикләп куйды.Кухняга чыгып газны бора күрмәсеннәр дип,элек тә шулай итә иде. ул.Хәзер абыегыз да мәктәптән кайтып җитәр, мин озак тормыйм, сез зур егетләр инде диде.Ә балалар,сөенеп ярар, ярар әни, конфит апайт дип, бернигә исләре китмичә уйнап калдылар.Эх, Илд.белмәде шул ул, ниләр буласын белмәде.Газ янына чыкмасыннар дип, ишекне бикләсә дә, балаларның кулындагы шырпыларын күрмәде ул. Кибеттән кирәкле әйберләрен алып, чыгып барганда гына, райпоның йөк машинасы кибет алдына килеп туктады.Шоколод конфетлар, хәлвә килде, диде әкспедитор булып әшләүче Света дигән кыз.Гулливер дигәне дә бар.
Хәзер генә кибетләр музей кебек.Ул елларда бар нәрсәне озын чират торып аласы иде.Монда да,кай арада кем җиткезгәндер,күз ачып алганчы көлтәдәй чират тезелде.Илдария дә бераз икеләнеп торганнан соң,чират уртасында үз урынын алды.Ярар, Ислам кайтып җитәр хәзер, дип уйлады ул.Беренче генә тапкыр түгел бит, бернәрсә булмас.
Ә бу вакытта игезәкләрнең тәрәзә төбендә торган кәрәчинле лампаны, тартып төшереп ут төрткәннәрен берәү дә белмәде.Авылдашлары да бәрәңге сабагы исе бугай,дип иснәнеп иснәнеп тордылар да,үз эшләренә ябыштылар.Ә ут телләре күз ачып йомганчы ауган кәрәчиннән кабынып китеп тәрәзә пардәләренә, өстәл япмаларына үрләде.Идән җәймәсен ут урап алып,өй эче мизгел эчендә төтен белән тулды.Балалар белән ни булды дисезме?
Бераз зурырак булсалар ичмасам тәрәзәне ватып сикергән дә булырлар иде лә бәлкем.Юк шул, өннәре алынган ике мескен ятим куркудан кая барырга белмичә карават астына кереп качтылар.Рәхәтләнеп яшәргә , бәхетле тормыш корырга дип дөньяга килгән Рафис белән Рафилне ут телләре үзенең коточкыч куркыныч,кайнар кочагына алды.
Тәрәзәдән,түбәдән чыккан ялкын телләрен,иң беренче булып мәктәптән көлә көлә кайтучы балалар күреп алып,авылга сөрән салдылар.Күрше тирә чиләк көрәкләр алып,Илдарияләр өенә ашыкты.Ләкин нәрсәдер эшләргә соң иде шул.Ялкын телләре куркыныч ыржаеп өйне камап алган иде инде.Чаң каккан тавышка авыл халкы куркып урамга атылды.Поҗар,поҗар.дип кычкырдылар.Кемдер:янгын сүндерүчеләргә,с/сәвиткә шалтыратыгыз, диде.Ислам кая?игезәкләр Илд.белән микән?диде куркудан коты очкын халык.Ләкин,
Юк шул, Юк!ике сабый бу вакытта кочаклашып күмергә калып баралар иде инде.
Шул вакыт, кемдер ачы тавыш белән тотыгыз, тотыгыз дип, әче итеп кычкыра башлады.Илд.не җибәрмәгез, түбә ишелә хәзер..
Ә Илд.бер ике тапкыр улларым, улларым ,дип ыңгырашты да, аңсызланып сары яфраклар түшәлгән агач астына ауды.Аның:Балаларым, Ислам дигән җан авазын үзеннән кала ишетүче кеше булмады.
Ул арада сиреналарын улатып,чабышкан янгын сүндерү машиналары күренде.Ләкин, соң иде шул инде, соң инде.Янгын телләре, бакча почмагындагы кечкенә мунчаны да чолнап алды.Шулай итеп көпә көндез,Илдариянең өе ,каралты курасы янып көлгә әйләнде.
Күрше тирә коты очып балаларны эзләде.Күрмәдегезме, син күрмәдеңме? диеп өметләнеп бер берсенә карашты халык.Шунда Равилнең якын дусты,күршеләре Нургали,кайтып килүче балалар арасында Исламны күреп,шул якка атылды.Ашыгыч ярдәм машинасы килә бугай,Илдариягә ярдәм итсен диде ул һәм Исламны көчле кулларына күтәреп өйләренә йөгерде.
Әни, әнии дип тыпырчанган малайны көчкә тынычландырып, хәзер улым, хәзер әниең монда керә диде Нургали.Өегез янып киткән шуул.
Исламның сүз әйтү түгел, еларлык хәле дә калмаган иде.Шулай да :Энемнәр әни беләнме?Нургали абый, күрдегезме?дип сорарга көч тапты ул.
Ә бу вакытта янгын сүндерүчеләр, кочаклашып күмергә әйләнгән ике бала гәүдәсен тапканнарын, Нургали үзе дә белми иде әле.Берсе сыңар аягын төннек тишегенә тыккан балакаем,шуңа янып бетмәгән, дип елады күпне күргән янгын сүндерүчеләр.Өйле уйнаганнардыр инде,кечкенә генә аякларында әниләренең түфлиләре иде.
Шулай итеп,ике бала янып үлгән дигән хәбәр, яшен тизлегедәй таралып,тирә якны тетрәндерде.Әтиләре белән очрашуны өмет итеп,зәңгәр күктән. күзләрен алмаган Рафис белән Рафилнең үзләренең дә җаннары күккә ашты.Ә бит туган көннәренә дә бер ике атна калган иде диеште күрше тирә авыр сулап.
Кайгыдан акылдан яза башлап, телсез калган Илдарияне ашыгыч ярдәм врачлары көчле уколлар кадап хастахәнәгә алып киттеләр.Бер ноктага терәлеп утырган Исламга да врачлар ярдәме кирәк булды.Чакыру буенча килгән икенче ашыгыч ярдәм машинасы аны да больницага алып китмичә булдыра алмады. Бу фаҗигага берәүнең дә ышанасы килмичә,авылны кара кайгы басты.Көзге җилләр җирләргә ята ята елады, сагыштан башларын игән карама, өрәңгеләр шыбыр шыбыр яфрак койдылар.
Кайгы хәсрәт килгәндә, үз ара ни генә булмасын, авыл халкы бердәм, бер берсен бер кайчанда ташламыйлар.
Рафис белән Рафилне дә, дөресрәге сабыйларның кечкенә генә булып калган кисәү гәүдәлерен күз яшьләренә буылып,чак көчкә җиргә иңдерделәр авылдашлар.Илдария белән Ислам килгән кайгылардан аңнарына килә алмыйча ятканда, бөтен янган йорт җирләрен себереп түктеләр.Әле җыелып җыйнак кына бер өй салырга булышабыз да дигәннәр иде,Илдариянең әтисе Гали абзый гына,каршы килде.
Бик зур рәхмәт диде ул,кайгыдан сагыш баскан йөзен,буразна буразна җыерчыклы маңгаен сыпырып.Бик зур рәхмәт.Ислам белән Илдарияне үзебезгә алып кайтырмын инде.Бу нигез бәхет китерә торган нигез булмады иптәшләр.Башта яшьли кода кодагыйлар аянычлы үлем белән киткәннәр,аннары япь яшь килеш кияү.Ә хәзеер..Гали абый , һәрвакыт уен көлкеле, җор теле абзый күз яшьләрен тыя алмыйча үксеп үксеп елап җибәрде.Бу күренешкә кемнең йөрәкләре түзсен ди индее?Җыелган авыл халкының күз яшьләре дә кара болыт булып тыныч кына яшәп яткан авыл өстенә кунаклады.
Кыз монда килен булып төшкәч, дип дәвам итте Гали абзый, Нургалиләрнең эскәмиясенә барып утырып.Кияүнең кушаматлары сыңар аяк дигәнен ишетеп, сәерсенгән идем.Кушаматны бездә тиз тагалар бит, безнеке пример Заказ, икенче күршем кабак.Ә менә Галимҗан бабайның аягы сыңар булганга сыңар аяк кушаматы тагуны, мин ничектер аны рәнҗетү дип кабул иттем.Үз теләге белән аяксыз калган шту ли бабай.
Гали абзый сүзсез генә уйланып торган кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады.Сез дә шулай дисезме?диде ул кәләпүшен кулында әйләндергәләп.Ә уйлап карасаң, барлык үлемнәр дә шушы Сыңар аякка бәйләнгән булып чыга түгелме соң?.Күп уйладым мин балалар,биик күп уйладым.Кодабызның аягы комбайнга кысылып,кодагый тартып чыгарырга маташканда,алар икәүләшеп киткәннәр.Аннары бабай...Озак та үтми, кияүне кар астыннан чыгып калган сыңар аягыннан күреп тартып алганнар.Менә хәзер балалаар.Гали абзый яшьле күзләрен күккә төбәде, әйтерсең лә анда бергөнаһсыз ,күктәй зәңгәр күзле ике бала болытлар арасыннан аңа карап торалар.
Менә хәзер ике балааа, дип пышылдады ул.Аларның да сыңар аяклары ниндидер бер мохҗиза белән янып бетә алмагаан.Я, нәрсә әйтерсез?
Моңа хәтле бу кушатматка төптән ихтибар итмәгән халык, бер берсенә карашып уйга калдылар.Бәлки, чынлап та Гали абзый дөрес әйтәдер, бәлки чынлап та Галимҗан абыйга сыңар аяк кушаматы тагып рәнҗеткәннәрдер.Ул вакытта бит әле ул, суксаң тимер өзәрлек ир егет булган.Аяксыз калу өстенә, бу кушаматны ишетү аңа да җиңел булмагандыр.Ә бәлки йөрәге, җаны рәнҗегәндер ..Ләкин бу сорауларга җавап юк иде шул инде, фаҗигаларның нигә болай килеп чыгуына җавап һавада эленеп калды.
Күрәчәк инде бу Гали абзый, диде авыл халкы яшьле күзләрен яшереп..Язмышлары шулай аянычлы язылгандыр инде.
Шулайдыр инде әйе, күрәчәктер дип, кәләпүшен ап ак чәчле башына киеп, авырлык белән генә торып басты Гали абзый.Килешәм, язмыш.Менә шуңа да мин аны үзгәртергә тырышып карыйм әле.Ислам белән кызны да үзебезнең нигезгә алып кайтам.Аларның гомерләре озын булсын бер Аллахым, бәхетләре булсын.Сезгә дә тыныч тормышлар.Рәхмәт.
Гали абзый янып көлгә әйләнгән, ике сабыйның җаны чыккан нигез янына килеп, кулларын күтәреп дога кылды да, үзен көтеп торган машинага утырып авылларына кайтып китте.
Кара әле, без чынлап та көлә көлә, берни уйламыйча сыңар аякныкылар дип әйтә идек, диеште җыелган авыл халкы.Гали абзый хаклы булып чыга түгелме соң!Уйлабырак карасаң бөтен бер үлемгә әзме күпме кушаматның кагылышы бар икән бит, бар.
Әйе бит, әйе..Сыңар аяк..
Шул көннән башлап бу кушаматны телгә алмаска,нигезне дә буш калдырмыйча, сукалап агачлар утыртырга сүз куештылар.Сирень, шомырт агачларын күпләп утыртырбыз, шаулап үссеннәр әле.Гали абзый дөрес әйтә, мантый торган нигез булмады бу.
Ә бер көнне шулай иттеләр дә,авыл советы Илдариянең больницадан кайткан көнен белеп, киңәшләшеп путҗымны сукалатып куйдылар.
Алмагач ише агачлар гына утырта күрмәгез, диде кайгыдан кечкенә генә булып калган Илдария.Ул нигездә үскән алманың да хәттә әкияттәге сыман, агулы булуы бар.
Авыл халкы,әйе шул,шулай, дия дия җыелып,суыклар башланып катырганчы шомырт,сирень куаклары,посадкада үсеп утырган яшь миләш агачларын кайгылы кара җиргә төрттеләр.Ә менә һәр утырткан агач төбенә су сибәсе булмады.Чөнки кешеләрнең бу адымнарын хуплагандай,көн төн пыскак яңгыр яуды.И Аллахым,Равилнең, игезәкләрнең күз яше бит инде бу, дип күккә карады халык.
Илдария белән Ислам,больницадан чыгып,Гали абыйларда яши башладылар.Җиргә беренче адымнарын ясаган сабыйлардай, тотына тотына өр яңадан,ирсез, балаларсыз тормышка аяк басты алар.Әле генә кояшлы аяз күкләрен кара болыт каплады.Язмыш җилләре аяктан егып,җиргә кадәр бөктеләр.Авыр.. биик авыр иде аларга.
Ләкин Илдария бердәнбер малае Исламга да бу кайгыларның әйтеп бетерә алмаслык зур сынау икәнен бик яхшы аңлый.Баласының күп елаудан кызарган күзләрен күреп, үзәге өзелә иде.
Әнә шуңа да иреннәрен тешләп, кулларын бер учка йомарлап кысты, түзде Илдария.Ислам янында еламаска, хәттә өр яңа баштан елмаерга да өйрәнде әле.Инде хәйран гына олыгая барган әти әнисе дә кулларыннан килгәннең барсын эшләделәр.Аннары Равилнең, Илдариянең дә эш урыннарыннан зур гына сумма акча белән ярдәм итүләре, авылдашларының җыйган акчалары бик урынлы булды.
Ләкин ни генә булмасын, авырлыклар килеп,тормыш туктап калгандай тоелса да,бер көн килеп ул барыбер, шыгырдап булса да алга таба тәгәри башлый.
Илдария белән Ислам да бераз айнып, әз булса да үз хәлләренә кайттылар.Исламны башта авыл мәктәбенә күчерергә уйлаганнар иде, Ислам гына күчмим дип, үз мәктәбендә калды.Аннары укытучылар да калырга үгетләде, яңа мөхиткә ияләнергә авыр булыр, монда без бар, дуслары дигәч, риза булды Илдария.Чөнки ике авыл тоташып бетә язлаган, автобус та йөреп тора. Ләкин менә,көннәр узган саен Илдариянең генә кайгылары өстенә үкенү хисләре өстәлде.Нәрсә дип рәнҗеттем бабайны, нәрсә дип шул агач аягына суктым, дип үкенүдән йоклый алмый яткан чаклары күп булды аның.Балам гына дип торды ләбаса..Менә хәзер өй зур ,рәхәтләнеп тор, дип үзен сүкте ул.Ә бер көнне төшендә Равилен күрде .Ансы имеш капка төбендәге бүрәнәгә утырган да, елмаеп бер болыттан икенчесенә сикереп уйнаган балаларны күзәтә.Үзе егылмагыз тагын, дигәндәй,бармак яный.
Илдария башын тотып, кинәт кенә урыныннан торып утырды.
Бармак яный..Тукта әле, тукта..Илдария яңа гына төшендә күргән газиз балаларын,ирен түгел, ә алар исән чакта, Галимҗан абый кергән төшне искә алды.Әйе, әйе бит.Ул вакытта ике култык астына ике бала кыстырган бабай керде бит аның төшенә.Менә нигә ачулы итеп бармак янаган икән бит ул.Шушы ике сабыйны да саклый алмыйсың дип ачулануы булгандыр инде аның күрәсең.Ә без аларны яшьли үлгән кызы белән улы дип юраган булдык биит.Белгән булсаммыы..белгән булсам.
Эх бабай, бабай нәрсә дип кисәтмәдең микән соң син?балаларның үзен генә ниләр булса да ялгызларын калдырма,дип никләр әйтмәдең микән.
Илдария тын гына киенде дә, ишекне әкрен генә ачып тышка чыкты.Ә урамда кара төн.Тонык кына ялтыраган айны,ара тирә йөзгән болытлар каплап каплап китә.Салкынча искән җил күз яшьләрен киптерергә теләгәндәй, юеш яңакларга, яка эчләренә кагыла.
Йөгереп чыгып айга карыйм,
Айда да юк,сез кайда?Кайчандыр балаларына:Атагыз күкләрдә дигән Илд.бүген үзе үк нәрсәгәдер өметләнеп, сагыш тулы күзләре белән төнге күкне күзәтә.Ә ачы күз яшьләре яңакларны пешереп тамалар да, тамалар..
Менә тагын газаплы бер төн узып бара.
Ял көне зиратка барасы булыр әле дип, Илдария салкын, ялгыз урынына кереп ятты.Исламны да, алып барырмын,дип уйлады ул.Аның ял көне була.
Ләкин улының вакыт булган саен мәктәптән кайтышлый,ике авыл арасында калган зиратка кереп, энеләренең,әтисенең каберләре янына килгәнен ул вакытта белмәде Илдария.Ислам үзе дә берни әйтмәде.Без капчыкта ятмый дигәндәй, җомга көнне улының укытучысы ишек какты ул көнне.
Илдария,диде ул моңсу гына исәнләшеп,Исламның гел зиратта икәнен беләсеңме соң син? Психикасына зыян булмасын дип кайгырам инде.Җайлап кына сөйләшеп карыйкмы соң?
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.
Фото: ru.freepik.com