

Инде менә яңа елга да күп калмый.Тиздән серле дә, күңелле дә яңа ел бәйрәмнәре башланып китәр.
Көннәр узган саен, Равил чыршы алып кайтып гаиләсен сөендерү нияте белән янды.Нигә узган ел пласмас елка гына бизәдек соң әле без?дип уйлады ул.Пласмас пласмас инде ул.Бабай сыңар аягы белән өй түренә хуш исле чыршы алып кайтып утырта иде.Мин генә нәрсә уйлап узган ел уенчык елка утыртып куйганмын?вәәт булдыксызны син аны!Равил үзен үзе әнә шулай сүгеп, көлеп куйды.Кайдан алды микән бабай чыршыны? Бөтен өйне тутырып утыра иде бит.Әхх, аның исләре?Ә бүләкләр? Ни дисәң дә тимер юлчы иде шул бабай.Ә тимер юлда акчасы да әйбәт ди иде ул.Бүләкләре дә шәп булган инде күрәсең..
Равил шулай яшь чакларын искә төшереп елмайды да, өй алдына чыгып чаңгыларын барлап куйды.Менә ике көннән шимбә.Аллах бирса .Чынлап та урманга барып кайтам әле.
Яңа ел! Ниндидер бер сихри серлелек анда.Хыялда гына булса да кыш бабай чанасына утырып, бала чакка кайтып килүләр ,ниндидер бер мохҗиза буласына ышанып әкият иленә сәяхәт ,тагын бер ел узды дип моңланып алулар да шушы яңа ел алдыннан була торган хәлләр.Аннары сөенә сөенә открыткалар, хатлар язып туганнарны, дус ишләрне котлауларны да бернигә тиңләп булмый.
Ә бүләкләр алышу! Үзе бер гүзәл мизгелләр.Равил да монсын чыршы астына, монсын мендәр астына куярбыз дип,алдан ук өч малаена бүләкләр алды.Ә менә хатынына дип алган хушбуен җәй кия торган әш костюмының кесәсенә яшереп куйды.
Эштә тә яңа ел алдыннан гына була торган күңелле бер ыгы зыгылар иде.Бу елда кем кайда утыра,өстәлгә ниләр әзерлиләр, балбаскарад ничек булыр микән.Әнә шундый күңелле сөйләшүләр ,бәйрәм белән котлаулар.Кыскасы яңа ел алдыннан гына була торган күңелле маҗаралар.
Равил дә әнә шул дулкын эчендә йөзеп шимбәне җиткерде.
Хатын ,бүген кичкә таба кое үзәне янындагы урманга барам әле, диде ул иртүк.Чын матур чыршы алып кайтам.Ату үзем дә җүләр инде, я син әйтмәгәнсең,узган елда кечкенә генә пласмаст чыршы бизәгәнбез икән бит.
Нәрсә булган инде Равил?Чыршы чыршы булыр.Әйдә ,әллә кая йөрмә,быел да бизәрбез дә куярбыз, дип, Илдария ирен үгетләп тә, ачуланып та карады.Базарда да бар бит чыршылар,саталар, диде ул нидер сизенгәндәй.
Ләкин ире генә,әйткән сүзеннән, уйлаган уеннан кире кайтмады.Юк Илдария, юк.Быел чын чыршы алып кайтам, диде ул киреләнеп.Әнә бабай сыңар аяк белән өй уртасына елка бизәп куя торган иде әле.Ә мин, мин бабамнан ким мәллә?.Аннары хатын, чыршы астына балаларга дигән бүләкләрне дә куярбыз.
Илдария иренең әйткән сүзен эшләмичә туктамаганын белгәнгә күрәме, артык каршы килеп тормады.Бары: Ярар,эләктерсәләр, штрафын ел буе үзең түләрсең диде дә, мясорубкасын җыя башлады.
Бергә түлибез инде аны хатын, дип көлде Равил.Аннары көтмәгәндә хатынын кочаклап үпте дә, сиңа да матурым, бүләгем бар, дип елмайды.Ләкин таба алсаң гына.
Бәй,чыршыда,я булмаса чыршы астында буладыр бит инде ул, дип кызыксынып иренә карады Илдария.Кызык булып китте әле бу.
Әлбәттә чыршы астында булачак, күрерсең хатын, күрерсең, диде Равил, Илдариянең бит очыннан үбеп, Аннары теге кечкенә балтаны кайрап куям дип, сарайларына чыгып китте.
Ә урамда салкын, ап ак кыш.Аяз күктә кояш үзенең якты нурларын сибә.Бәс сарган агачлардагы кар бөртекләре әллә нинди матур төсләргә кереп җемелдиләр.Кар астыннан утлы күмер сыман җемелдәгән миләш тәлгәшләрен чүпләргә кызыл түшләр, миләш кошлары кунган.
Ләкин кышкы көннең гомере кыскарак шул.Инде 3- 4 ләрдә эңгер меңгер дә сизелә башлый.Көпә көндез агач кисеп булмый бит,Рәвил дә шул 4 ләрдә урманга әзерләнде.
Хатын,давай мин киттем, диде ул ,беррәттән балалары белән дә саубуллашып.Мин барып җиткәнче караңгы төшәр, әләктермәсләр әле.Хәзер чыршы кайтып җитәр.Хатыны:Ии, Равил,караңгыда өч-дүрт чакрым кайтасың була.Әллә бармыйсыңмы соң?дигәненә исе дә китмәде аның.
Юк ла инде, хатын.Гомер буе шул урман ашатты бит безне.Печәнгә төшкән вакытларда дүртәр худ ясый идек әле.Күзне йомып барып кайтам мин ул урманга.
Шулай дип, сарайдагы агач чанасының бавын җилкәләренә киде дә , әзерләгән кечкенә балтасын биленә кыстырып, өйдән чыгып китте Равил.Хәзер бер ике сәг.тә чыршы белән кайтам да җитәм.Көн тыныч, җәяүле буранны уйлап та тормыйбыз инде аны, диде ул ишекне ябып.
Җәяүле буран.Җәяүлеме, түгелме артыннан ияреп килгән шул буран дигән сүзе бар шул аның.Ә кышкы бураннар..кичен генә түгел көндезләрен дә күзләрне буа, адаштыра,юлдан яздыра шул алар.
Моның шулай икәнен Равил дә соңлап, бик соңлап аңлады.Кирәк вакытта, кирәкле сүзләр табып, үз дигәненә ирешкән Илдариясе дә бу юлы нигәдер,ире белән артык карышып тормады.Белгән догасын үзенчә укый-укый,ирен озатып өенә, балалары янына кереп китте.
Ә Равил,ап-ак карда пар әзләр калдырып,җәһәт кенә урам башына җитте дә,сай гына үзәнне ә дигәнче шуып үтеп,басу буйлап,күренеп кенә торган күксел урманга таба юл тотты.Кечкенәдән йөзләгән тапкыр узган басу юлы, барган саен кыскарып,инде алда әкияттәге сыман серле,ниндидер кичке бер шомлылык иңгән урман да пәйда булды.Равил урманга карап бераз хәл алды, билендәге балтасын барлады.Менә,килеп тә җиттем, диде ул ,сөенеп.Исәнмесез, урманым, урман ияләрем.Мине каршы алыгыз.Равил урманга кереп, бер яшь чыршыны кочаклады.Эх, исе дип елмайды ул, аннары тиз генә Тукайның шүрәлесендәге былтыр кебек,тук тук итеп,шул чыршыны егып чанасына салды.
Ләкин,менә нәрсә соң әле бу? Әллә, кич белән агач кисеп йөргән Равилгә урман ияләренең ачуы чыктымы,әллә җәүле буран әтисен чакырдымы,кара урман җиргә ята ята улап куйды.Саф саф тезелеп киткән нарат,чыршы ботагындагы кар бәсләре дөпелдәп аяк астына килеп төштеләр.
Әһә,җәяүле буран, дусларын чакыра бугай, диде Равил авыл ягына карап.Артык көчәйгәнче кайтуың хәерле.Шулай дип,ул ял да итеп тормыйча,чыршы салган чанасын иңнәренә киеп ,кайтыр юлга борылды
Чынлап та, урманнан чыгуга,ирне көчле кара буран аяктан ега язлады.Җирләргә ятып улаган күзачкысыз буран,ят тавышлар чыгарып әле сызгырды,әле улады.Менә шул бураннарга кереп адашты да инде Равил.Әнә каршыда гына авыл утлары дип, ашыга ашыга шул якка барды ул.Ләкин ни хикмәт, артына борылып караса, авыл утлары бөтенләй икенче якта ялтырадылар.Шулай йөри торгач,Равилнең әтисе сөйләгәннәре исенә төште.Әтисе дә бит шушы басуны сукалаганда төнлә тракторы ватылып,өйгә кайтырга чыккач,таң атканчы юл тапмыйча йөргәнен көлеп сөйләгән иде бит.Авыл утлары дип барам барам, малай,ләкин артка борылам гына каршыдагы утлар юкка чыгып,артта барлыкка киләләр.Тагын шул утларга таба китәм.Хәлдән тайдым, дигән иде бит Мәрхүм.Әһә мине дә адаштырырга маташалар бугай.Әти сүгендем дигән идеме әле..Равил белгән сүгенү сүзләрен тезә башлады,аннары Аллах сакласын,дип белгән догаларын да укыды.Кайсының файдасы тигәндер,әле артта, әле алда күренеп бутаган утлар шул мәлдә юкка чыктылар.Менә, үз басуыңда адашып тор тагын дип Равил уңга да сулга да түгел,ә алга авылга таба шуды.Ләкин,якында гына күренеп кенә торган авылларына түгел,әле 6-7 км.ераклыктагы удмурдлар яши торган авылга таба китте ул.Ничә сәг.шулай йөргәндер хәлсезләнеп чанасына утырды Равил.Әле генә тирләп пешкән гәүдәсе оеп,әйтеп бетермәслек ниндидер рәхәт бер хис биләп алды аны.Колагында балаларының чыкы- чыкы килеп көлешкән тавышлары ишетелгәндәй булды.Ул да булмады әнисенең: Улыыым тор,тор дигәне кыңгыраудай чыңлап китте.Ләкин Рәвил тору түгел,күзләрен дә ача алмады.Буранга арты белән борылып, бүреген төшеребрәк киде дә, яшь чыршыны кочаклап,йокыга талды.Хәзер,әз генә ял итәм дә..Ләкин,күзачкысыз буран гына тынарга уйламады.Ул ирне суыктан сакларга теләгәгәндәй,тиз тиз ак юрганы белән төрде.
Бу вакытта басу буйлап Рәвил, Равил дип,үзен эзләргә чыккан ирләрнең тавышларын да ишетмәде ул.Илдариясенең куркудан таш булып катып калганын да белмәде.Ә менә теге вакытларда,әнисенең ап ак атта килеп,ап ак челтәрле чанага утыртып алып киткәнен исенә алдымы микән ул,юк микән? Монсы инде сер булып кала,мәңгелек сер.
Кичке җидегә кайтып җитәм, дип киткән Равилне,кызганычка каршы иртәнге җиделәрдә,бераз яктыра төшкәч кенә эзләп табалар.Чаңгы кигән бер сыңар аякны күреп,күрше Нургали әздән генә аңын җуймый калды.