Литература
15 Ноября 2022, 07:00

Сыңар аяк

3-4 бүлекләр. Әнә шул күз яшьләре тамды да тамды Галимҗанның.Улым исән булса, хатыным дип, үзәкләре өзелде аның.Башы әйләнеп,күз аллары караңгыланды.Йөрәге шашып шашып типте.Нәкь шул мәлдә мич янында елмаеп торган хатыны да күренеп киткәндәй булды бугай әле.Килен кешедән моны көтмәгән,җаны әрнегән Галимҗан абый, протезын салырга иелгән җирдән аралыкка ауды.Мескенгә салынып ятма анда,тор, давай дип,Илдария терт терт басып ишек алларына чыгып барганда,елмаеп Равил дә эштән кайтып җитте.

Сыңар аякСыңар аяк
Сыңар аяк

Әнә шул күз яшьләре тамды да тамды Галимҗанның.Улым исән булса, хатыным дип, үзәкләре өзелде аның.Башы әйләнеп,күз аллары караңгыланды.Йөрәге шашып шашып типте.Нәкь шул мәлдә мич янында елмаеп торган хатыны да күренеп киткәндәй булды бугай әле.Килен кешедән моны көтмәгән,җаны әрнегән Галимҗан абый, протезын салырга иелгән җирдән аралыкка ауды.
Мескенгә салынып ятма анда,тор, давай дип,Илдария терт терт басып ишек алларына чыгып барганда,елмаеп Равил дә эштән кайтып җитте.
Ничек хәлләре минем аккошның, диде ул хатынына бер плитка шоколад сузып.Сыңар аяк бабабыз нишли?
Бар да тәртип,Равил.Син керә тор, мин хәзер дип, Илдария елмайган булды да лапаска кереп китте.
Ләкин шул минутта иренең үзәк өзгеч тавышын ишетеп,куркып өйгә атылды.
Илдария, бабай үлгән бугай бит.Илдария, диде ире каударланып.Син күрмәдең мени егылганын.Бабаем, бабай...
Галимҗан бабайны күмәргә бөтен бер поселок килде дисәң дә, арттыру булмаган булыр иде.Бик зурлап, хөрмәтләп ахыргы юлга озаттылар аны.Үзен үлемнән алып калган кызның гаиләсенең, туганнарының, күрше тирәнең күз яшьләре көзге яңгырга әйләнеп, яуды да яуды ул көнне.
Равил, диде теге әҗәлдән калган кыз.Бабаемның протезын барыбер ягарсыз инде сез .Миңа бирегез әле аны, зинһар өчен.Истәлек итеп гомер буе, кадерләп саклыйм әле.Равил кайгыдан берни аңламаган хәлдә протезны алып чыгып, яшь хатынга тоттырды.Менә, мә Резидә диде ул, күз яшьләрен сөртеп, сыңар аяк сиңа.Сакла.Сагынуга түзә алмаганда сезгә килермен.
Сыңар аяк..бу сүзләрне ишетеп Илдариянең аңы томалагандай булды.Кинодагы кадрлар сыман, бабайга әйткән шакшы сүзләре, юеш идән чүпрәге белән китереп сугуы бер бер артлы күз алдыннан узды.Ләкин бер мизгелгә генә дә, бабайның үлемендә мин гаепле, гафу итсен, рәнҗеп китмәсен дигән уй тумады аның башында.Бары моңа хәтле яшәгән инде, бик күп гомер диде ул үз үзенә.
Бабайның ашларын уздырып, артык портык әйберләрне якканнан соң иркенләп яши башлады Илдария.Су түгүче дә, тык тык басып ачу да чыгаручы юк хәзер.Дөрес кайбер көннәрдә, бабайга сыңар аяк дип сукмаган булсам, бәлки яшәгән дә булыр иде дигән уйлар килде аңа.Ләкин алары да бер яктан керде, икенче яктан чыкты дигәндәй.Әкренләп инде бөтенләй исеннән дә чыктылар.
Яңа елны төп өйдә уздырабыз дип йөрсәләр дә, хәзергә Галимҗан бабай өендә калырга булдылар.Җитмәсә Илдария үзенең авырлы икәнен дә белде.
Башына төшкән кайгылардан соң, бу яңалыктан Равилнең башы күккә тиде.Минем балам туа,диде ул үзен чак көчкә кулда тотып.Көн дә балага исем эзли башладылар.Нинди генә исемнәрне телгә алмады микән алар.Инде арып талып беткәннән соң,малай булса Ислам, кыз туса Таңсылуга тукталдыларБигрәк матур исемнәр, име бит әнисе дип, чалт чолт хатынын үпте Равил.Балабыз кайтып җитсә, яшәрбез Алла бирса.
Язга керүгә, Равил төп өйне хәстәрли башлады.Ярты юлда бүленеп калган эшләрне төгәлләде.Мичен дә чыгартты, идән сайгаклар өр яңадан буялды, стенадагы чәчәкле яңа обойлар өйне бөтенләй үзгәртеп җибәрделәр.Эх, хатын, бабай да исән булса, ә, дип бабаен да еш искә алды Равил.Өйнең түрендә генә утырткан булыр идем лә.Юк шул, юк.Булмый.Мине тәрбияләп үстергән, бердәнбер якын кешем иде бит бабаем, бабаем.Ләкин менә бабаеның, нәкъ менә яраткан хатыны җәберләүлән китеп барганын белмәде шул Равил.
Көн артыннан көннәрне уздырып, җәйне җиткерде алар.Һәм менә хуш исле чәчәкләре, кояшлы аяз көннәре белән, ялт йолт куркыткан яшеннәре белән җәйләр дә килеп җитте.Инде тиздән Илдариянең дә бала тудыру көннәре якынлашты.
Вакыты җиткән саен Илдария шикләнеп бабасына әйткән сүзләрне исенә төшерә башлады хәзер.Чынлап та, рәнҗеп киткән булса, гарип туган балалар әз мени.Әгәр менә каргыш төшеп, малае сыңар аяк белән туса.Юк, булмас.Үз оныкларына нишләп рәнҗесен ди инде, дип үзен үзе юатты Илдария.
Ләкин менә:Мин рәнҗемим, йөрәк рәнҗи, дигән сүзләрне ишеткәне булдымы микән аның.Йөрәк рәнҗеше катырак та сугадыр әле ул, бер уйлап карасаң.
Ләкин Илдариянең шикләнүләре юкка булды.Аның кулына сау саләмәт зәңгәр күзле тупырдап торган малай тоттырдылар.Ислам, диде Илдария сөенеп.Ислаам..
Равил баласы белән хатынын туп туры төп өйгә алып кайтты.Алар хәзер менә зур иркен өйдә тулы бер гаилә булып яши башладылар.Күңелле мәшәкатләр белән айлар узып, Ислам да үсеп күзгә күренә башлады.Малаена карап иң сөенгәне Равил булгандыр.Аның шатлыгы Илдариянекенә караганда да зурырак булгандыр әле мөгаен.Яшьтән ятим калган, тора бара тормышында иң кадерле кешесе бабаен югалткан ир, баласының һәр үзгәрешен дәфтәр битенә төртеп бара башлады.Кайчан беренче тапкыр елмайган, беренче теше кайчан төртеп чыккан.Көттереп кенә кайчан тәпи киткән.Барсы да минем улым-Ислам, дип язылган калын дәфтәрдә бер бер артлы языла бардылар.Илдариянең әти әниләре дә, Исламны яратып туймадылар.Мин ашатам, мин йоклатам дип, әби бабай үзләре дә талашып бетәләр иде.Баланы бүлешә алмаган вакытларда:Әйдә кызым, Исламга энекәш тә алып кайт, әле дип уены чыны әйтсәләр дә, Илдария тиз генә балага уза алмады.Әллә теге сыңар аяк чынлап каргып киткән инде, бер сыңар бала белән калсын дигәнме?дип уйлаган вакытлары да әз булмады аның.Менә бер көнне, көпә көндез арып йоклап киткән генә иде.Галимҗан абый килеп керде бит төшенә.Култык астына ике таныш түгел баланы кыстырган.Ике аягы да исән саулар.Бабай шулай бераз ачулы гына килененә карап карап торды ды, үзе белән ике баланы күтәреп күздән югалды.
Илдария әнә шулай күпме яткандыр, 15 минутмы, ярты сәгатьме:Иии көпә көндез йоклап ят инде, ә , дип сикереп торды да,аны моны уйламыйча чиләкләрен алып чишмәгә суга йөгерде.Ләкин ярты юлга җитте микән, терт итеп әле генә күргән төше исенә төште бит.Бабай керде түгелме соң әле төшкә, дип сискәнеп куйды ул.Туктале, тукта, култык астына ике бала да кыстырган иде бит әле.Нинди балалар булды микән инде алар.Илдария нидән курыкканын да белмичә, төшен исененә төшерергә тырышты.Бәлки берсе үз малаедыр инде, иремнең әтисе, ә икенчесе..Ил-я салкын тир бәреп чыккан маңгаен сөртеп куйды.Юк, ла инде, Равилем дә, әтисе дә түгел бу диде ул, калтыранып.Бәләкәй балалар иде бит.Көпә көндез йоклап ятсаң, шулай була ул.Тьфү, тьфү җен төше генә инде бу.
Балалар бакчасыннан Исламны җитәкләп кайтып кергән Равил хатынын күреп аптырап китте.Хатыын, диде ул борчылып.Бер бер хәл булмагандыр бит.Агарынып киткәнсең дип әйтимме шунда.Авыртмыйсыңдыр бит?
Юук, дигән булса да, Илдария төшен сөйләмичә булдыра алмады.Менә шулай Равил.Нигә андый төш кергәндер.Куркып та калдым әле.
Равил сүзсез генә бераз уйланып торды да. Борчылма, хатын, төшкә әллә нәрсәләр керә инде ул.Бөтенесенә ихтибар итеп юрап торсаң,дип малаена карап куйды да,карашын Илдариягә күчерде.Бабайның хатын, бер кызы да булган иде бит безнең.Бәләкәй чакта, уйнаганда ком базы ишелеп, күрше кызы белән икесе ком астында калып үлгәннәр.Бәлки менә шул балалар белән күрешкәндер дә инде бабай.
Ком базыы?
Әйе, елганың икенче ягында гына иде ул.Хәзер аннан ком алучы юк инде.
Ии, Равил,диде Илдариябераз тынычланып, менә бит төшкә дөрес керми дисең.Чынлап та бабай шул балалар белән булгандыр да әле ул име бит?
Төшләрен шулай үзләренчә юрап, матур гына яшәүләрен дәвам иттеләр Равил белән Илдария.Бабай да башка берсенең дә төшенә кереп интектермәде.Бәйрәмнәр, туган көннәр матур гына узды.Ә менә иң яраткан бәйрәмнәре..Күпләрнең ул бәйрәм сабантуйлар булса,Равил белән Илдария яңа елны яраталар иде.Шул бәйрәм өчен Равил итегенә чаңгылар тагып, чыгып китәр иде дә,4-5чакрым ераклыктагы урманнан тәмле сагыз исләре аңкып утырган чыршы агачын өй түренә утыртып куяр иде.
Ә чыршы өчен Исламның сөенгәне..Ә менә бу яңа елда,чыршы бизим дип тотынган Илдария, укшып юыну бүлмәсенә йөгерде.Үзе укшый, үзе көлә..
Берни аңламыйча басып торган Равилен дә үбә башлады. Равил, Равил мин авырлы!диде ул дулкынланып.Безнең тиздән балабыз булачак.Бәлки әле монсы кыз булыр.Таңсылу дип кушарбыз..Таңсылу..Равил бу бәхеткә ышанырга да ышанмаска да белмәде.
Елка исеннән генә түгелдер бит, Илдария, диде ул, күзләрен челт мелт йомып.Бәлки ярамаган ризык каптыңмы?
Юк Равил, юк.Бернәрсә дә капмадым.Мин авырлы.Безнең балабыз булачак!

Чынлап та, Илдария ялгышмаган булып чыкты.Аларның тиздән балалары булачак.
Тора бара инде малайлар буласын һәм ни хикмәт,әле берәү генә дә түгел,игезәкләр дөньяга киләсен белеп,бөтенләй аптырашта калды алар.Ничә еллардан соң бит хатын,ничә еллардан соң ,дип Илдарияне кочаклады Равил.Дөресен генә әйткәндә мин балабыз туар дип өметләнми дә идем инде.Нинди шатлык бу ,нинди шатлык!
Сөенечтән җилләр белән узышты Равил.Хатынын бу эшең авыр дип, отк га күчерү юлын тапты.Ни дисәң дә анда көннәр буе авыр үтүк күтәреп аяк өсте торасы түгел.Үзе өстәмә эшләр алып,көн төн акча туплады.Өчәү бит хатын.Өчәү!Өч малай.Кемгә тәтегән ди әле мондый бәхет?дип көн төн ,алны ялны белми эшләде ул.Әкренләп көннәр көзгә авышты.Бакчада яндырган бәрәңге сабаклары,учак ягып пешергән бәрәңге исләренә тәмле көзге яфраклар исе,көз исе өстәлде.Басу кырларда гөрелдәгән комбайн, трактор тавышына,кешеләрнең шат тавышлары кушылды.Ындыр табагында әшләгән хатын кызларның җырлаганы,көлүләре авыл тормышына гына хас бер ямь өстәсә,көзге авыл исә бернинди ис белән дә алыштырмаслык сушилкада кипкән ашлык исенә, муллык исенә күмелде.
Менә шундый муллык,бәхет белән тулы көннәрдә Равил белән Илд.игезәк малайлары дөньяга аваз салдылар да инде.Кемнеңдер якты дөньяга килүе, һәркем өчен зур шатлык шул ул.Әнә шуңа да очраган берәү Равилне бу бәхетле көне белән котлады.Яшь әтинең сөенече белән уртаклаштылар.
Ләкин,игезәкләрнең туган көннәре нәкъ менә Галимҗан бабайның үлгән көне белән туры килгән икән бит,дип чыш пыш килүчеләр табылды табылуын, тик ансы озакка бармады.
Ә менә Илдариянең бераз җанын көйдереп алды бу көннәрнең шулай туры килүе.Ул хәттә врачлар белән сөйләшеп берәр көнгә я иртәрәк, я соңрак яздырырга сөйләшеп карарга да уйлаган иде.Ире генә туктатып калды.
Кирәкми Илдария,Ходай шулай язган димәк.Аннан узып булмас,диде ул ачык тәрәзәдән.Бәхетләре булсын.
Равил инде өйгә бәбәйне ничек алып кайтасын,ниләр эшлисен бик яхшы белә.Беренче генә кулына бәбәй тотмый бит.Әнә шуңа да кибеттән тәм том ташыды.Бәбиләр кайтасы көнне әбисе бәлешләр пешереп,мулланы да белешеп куйдылар.
Һәм менә бүген Равил хатыны белән ике малаен өйгә алып кайта.Әнә олы уллары Ислам да әле тәрәзәдән,әле урамга чыгып кереп арып беткән бугай инде.
Мин абый булдым, дип сөенә сөенә йөреп,ничә көннәр урамнан керми инде ул да.
Әнә ниһаять,Исламның: Әбии,кайттылар, кайттылар дип,мыш мыш килеп йөгереп кергәне күренде.Әби,әниләр кайтты.
Менә ак биләүгә бәйләнгән ике малаен кадерләп күтәргән Равил,авызын ерып өйгә керде.Һәркемнең йөзендә шатлык нурлары балкый.Һәттә аяз күктә балкыган кояш та,бүген нәкъ менә шушы тәрәзәләргә нурларын күбрәк сибә сыман.Һәркемнең күз чите белән генә булса да,шушы мес мес килеп яткан балаларга күз саласы,назлап үбәсе килә.
Балаларга алдан уйланганча Рафис белән Рафил исемен куштылар.Шулай итеп поселокта, хәер зур бер авылда дисәң дә буладыр инде,тагын ике җан,ике нәни кеше өстәлде.
Равилнең өендә өр яңа,чын тормыш башланып китте.Балалар белән бергә,яшь әти әнигә күңелле мәшәкатьләр дә өстәлде.Ии,кара әле боларны дип көлде алар.Берсен юатасың икенчесе елый башлый,берсен ашатасың икенчесе авызын ача.
Кара әле Илд.дип хатынына яратып карады Равил,Исламның мәктәп яшенә җиткәнен сизмичә дә,күрмичә дә калдык.Бу кетиләр дә шулайүсеп җитәрләрме?
Әнә шулай сөенечләр белән уртаклашып көннәр әкрен уза торды.Аның саен балаларның да үнәрләре артты.
Син әтисе тагын бер калын дәфтәр ачмый булдырмассың инде ,дип көлде беркөнне Илдария.Исламныкына гына сыймаслар болар.
Ачам хатын ачам,үскәч менә рәхәтләнеп карарлар.Кайчан көлә башлаганнар, кайчан тәпи киткәннәр.Беренче тапкыр кайчан әти дип әйткәннәр.Үз балалары булгач,Алла бирса чагыштырып утырырлар әле.
Илдария уйланып,сүзсез калган иренә карап елмаеп куйды.
Нәрсә уйга калдың,әтисе?диде ул иренә карап.Бабай буласың килмиме әллә?Еллар хәзер уза ул,сизми дә калырбыз әле.
Юк инде,хатын,бүген үк бабай булып оныкларым өчен сөенеп утырыр идем әле.Ансы өчен кайгырмыйм.Равил авыр сулап,тәрәзәләреннән бер почмагы күренеп торган зиратка таба карады.Менә хәзер әти әнием дә исән булсалар иде ул.Оныкларын күреп нишләргә белмәсләр иде.Бик иртә киттеләр шуул.Илд.Бик иртә.Бабам да шул кайгылардан айный алмады бугай инде.
Иренең яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күреп,Илдария әллә нишләп китте.Ләкин Равилен юатырга назлы сүзләр эзләсә дә,үзе дә тамагына утырган әче төерне йота алмый азапланды ул.Теге вакытта шулай кыйланмасам бабае бәлки исән дә булыр иде әле, дигән уйлары да яңарып яңарып куйдылар..
Шулай язгандыр инде Илдария,әти әнине бигрәк тә сагынам .Әтиле малайларга карап гомер буе кызыктым шул мин. Равил сиздермичә генә күз яшьләрен сөртеп, изрәп яткан балаларга карады.
Үземнекеләр минем язмышны кабатлап, әти эзләмәсеннәр инде, диде ул ниндидер бер бушлыкка карагандай.Миңа күпме яшәргә калгандыр..
Илдария иренең муен тамырына китереп сукканын сизмичә калды.
Синең нәрсә әйткәнеңне колагың ишетәме соң?диде ул куркып.Нинди күпме гомер?Ни юрыйсың син? Әти әниләре кыска гомерле булгач,балалары да кыска гомерле булырга тиеш шту ли.Ләкин Равил генә чынлап та,үзенең ни әйткәнен ишетмәде дә шикелле.
Бары тик,белмим,Илдария,белмим,дип, хатынына әллә ничек кенә карап куйды да, урамга чыгып китте.
Илд.ире артыннан чыгарга теләп бер ике адым ясаган иде,малайларының берсе шыңшып куеп,алар янына ашыкты.
Әтиегез исән була күрсен инде,диде ул үз уйларыннан үзе куркып.Эше дә әнә,гел багана башы бит.Егыла күрмәсен..
Әллә нигә әнә шулай,Равил бераз боегып йөрде йөрде дә үз хәленә кайтты.Илдариянең генә күңелен бераз кара мәчеләр тырнап торды.Телеф.шалтыраса да, ишек каксалар да шикләнеп,куркып калды ул.Иренең эштән кайтып елмаеп килеп керүен күрмичә тынычланмады.
Ләкин әкренләп бар да җайга салынды, балалар күзгә күренеп үсүләрен белделәр.Ислам да әйбәт кенә укуын дәвам итте.Равил сөенә сөенә әле олы улы,әле игезәкләр янында бөтерелде.
Әтисе,дип сүз башлады беркөнне Илдария,теге вакытта нәрсәләр уйлап мине куркыттың соң син?Берәр төш куркыныч төш күргән идеңме?
- Юк ла,дигән булды Равил.Нигәдер төшенкелеккә бирелеп алганмындыр хатын,була инде ул андый хәлләр.Торган саен мәрхүм әти әниләрем,бабай да искә төшеп куя бит.Сагындыра да индее.Ләкин ул вакытта Равил әнисенең ап ак атка утырып,Равилен бизәкле ак чанага утыртып алып китүен сөйләмәде.Үзем генә түгел,гаиләм дә куркып тормасын дип уйлады ул.Шулай да мондый төшнең юкка гына кермәгәнен,алда нинди дә булса бер куркыныч хәл буласын йөрәге белән тойды ул.
Шатлык,мәшәкатьләр белән еллар узды.Равилнең күргән төше дә онытыла барды И әнием! сагынасыңдыр шул,мин дә бик сагынам да,тик менә язмышларга шулай язылгач нишләргә кирәк,дип күргән төшен әнисенең сагынуы бәйләде ул.Тормышта һәр көннән ямь табып,нык басып, балалары белән горурланып рәхәтләнеп яшәде Равил.Рафис белән Рафилнең Өч яшьләре тулуга,Балаларны ромашка дигән балалар бакчасына урнаштырып кайттылар.Илдария дә өйдә озак юанмады,үз эшенә әйләнеп кайтты.Атна арасында өйгә йокларга гына кайтсалар,шимбә ял көне өй эче балаларның шат авазына күмелә иде.Һәр бәйрәмне,һәр туган көнне билгеләп үтәргә тырышты Равил.Балалар,яраткан хатыны бәхетле булсын өчен бар көчен куйды. Кайчандыр,Равилдән конапатый дип көлеп йөргән кызлар да,хәзер бу гаиләгә сокланып,Илдариядән көнләшеп карадылар.Бигрәк акыллы,тәртипле булып чыкты бу Равил.Эчми,тартмый, дип үз ирләреннән зарланганда, аны мактап телгә алалар иде.Балалар күбрәк әнигә тартылсалар да,өч малай да әтиләре яныннан бер адым китмәделәр.Нинди генә уеннар уйнаймый иде алар.Әбәкле, качышлы дисеңме,футболмы.Ә кышларын болар кечкенә дип тормыйча,балаларны чаңгыга да бастырды Равил.Ни дисәң дә үзе дә яшьтән чана чаңгы шуарга яратып үсте шул.Ә яңа ел бәйрәмнәрен ничек көтеп алдылар.Әти әниләре булмаса да, Галимҗан бабай Равилгә яңа ел күчтәнәчләрен мулдан әзерли иде.Ә кечкенә генә өй эчендә сагыз исләре чыгарып утырган чыршы үзе ни тора иде бит.Равил хәттә шул чыршы исен тойгандай булды.Бу елны да ул,үзләреннән 3-4 км ерак үскән урманнан чын чыршы алып кайтырга булды.Чаңгы тагып басу аркылы гына барасың да..Ләкин шул басуда адашып йөрүе, хәттә башына да килмәде яшь ирнең...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Фото:ru.freepik.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас