

Әй, кызый,әтиең өйдәме?Равил белән Илдариянең тәүге очрашу мизгелләре шулай башланып китә.Зәңгәр күкне яңгыратып торналар ,кыр казлары кайткан яз көннәре була бу.
Ә нәрсәгә сезгә әти, кулымны сорарга килдеңме әллә?дип елмая кыз.Шулай булса,менә бу җыелган суны ера тор.Мин хәзер, әтине чакырам, дип егеткә көрәген тоттыра да, артына карый-карый өйләренә кереп китә.
Вәәт, кыз буу!ди Равил, шаккатып.Үзе чая,үзе матур.Нәрсә ди?Кулымны сорарга килдең мәллә?диме.Хәзер үк алып китәр идем әле, ну менә синең кебек матур кызлар миңа карамыйлар шул.Кечкенәдән"чуар тавык"дип кенә көләләр.Шулай дип, егет сипкелле битен сыпырып,инструментлар салынган сумкасын аркасыннан салды да бүрәнә өстенә куйды.
Кая әле, бозыгызны чабыйм алайса, диде ул.Бәлки чынлап та, кул сорарга киләсе булыр.Ләкин әзме күпме канау ера гына башлаган иде, кызның тавышын ишетеп, сискәнеп куйды.
Ай, Аллам,нишләвең бу?! Суны кире ишек алдына кертәсең бит. Эх сине, сине?
Илдария егетнең кулыннан тартып диярлек көрәкне алды да, җыелган суларны урамга таба ера башлады.
Синең бер дә канау ерганың юкмы әллә?диде ул көлә-көлә.Әти печәнлектән печән төшерә, әллә печән генә төшерәсеңме соң?Әтигә дә ярдәм булыр иде.
Исемеңне әйтсәң,мин риза, диде Равил, үзе кебек үк сары чәчле кызга елмаеп.Мин Равил атлы булам.
Равил атлыы? Ә атың кая соң алайса?,- дигән булды,каушауның әсәрен дә белмәгән чая кыз.Әйдә, Равил, минем исемне үзең әйтеп кара әле.
Ул да булмады,капкадан соры фуражка кигән алып гәүдәле ир уртасы чыкканы күренде.
Илдария, диде ул, җитди генә. Нәрсә дип эш кешесен алҗытасың инде, я?
Кая ул кулыңны сорарга килгән егет? Шушы мыни инде? Чәчәкләре кая?
Яшь егетнең аптыраудан телсез калганын күреп, әтиле кызлы пырх итеп көлеп җибәрделәр.Юк инде егет, юк,курыкма, диде Гали абзый елмаеп.Уйнап кына сөйләшәбез. Сиңа нәрсә кирәк иде, энем?
Равил нәрсә дияргә белмичә бер кызга, бер аның әтисенә карады да, багана башына төртеп күрсәтте.Телефончы мин,менә шул баганага менәргә озынрак баскычыгыз булмас микән, дигән идем.Машинабыз батып калды. Урам бик пычрак, керә торган түгел.
Телефончы дисең инде, алайса?дип егеткә үткен караш ташлады Гали абзый.Баскыч кирәк, дисең инде алайса..Була ул, энем, була.Хәзер дип,йон оекбаш белән кигән елтыравыклы галушларын җиңел шапылдатып ,Гали абзый сарайга таба китте.
Моңа хәтле сүзсез генә торган Илдария,әтисе артыннан кычкырды.
Әтии, баскычны алганчы, бу чибәргә печән төшертикме әллә?Аннары баскычны бирербез.
Кешегә бәйләнмә, Илдария, диде Гали абзый артына карап тормыйча гына.Җитешер әле,җитешер..
Ә син, димәк, Илдария буласың? Бигрәк матур исем.
Әйе, әтиләр малай көтеп,Илдар исеме әзерләп куйганнар.Ләкин мин туганмын.Әнә шуңа озак уйлап тормаганнар,Илдарга ия өстәгәннәр дә, бетте китте.Илдария дигән исем килеп чыккан.
Әнә шулай,яшьләр күңелле генә гөрләшкән арада, мәхәббәт дигән олуг көч,ике арага үзенең күперен сала башлады.
Илдария,диде егет оялып кына.Бүген кич килсәм чыгарсың микән? Әллә..
Ләкин, Равил сүзен әйтеп бетерә алмады, көчле кулларына саллы гына баскыч күтәргән Гали абзый күренде.Беррәттән печән дә төшерергә җитештем әле, диде ул , көр тавыш белән.Кичкә эш бетте Аллага шөкер.Менә сиңа баскыч, рәхәтләнеп эшлә давай.
Ярар,эшләгез, диде Илдария дә.Мин дә керәм.Ләкин,кереп киткәнче әтисенең киң җилкәсе аша, бармаклары белән егеткә 7 гә дияргә җитеште ул.Аннары Равилгә күз кысты да,көрәге белән бозга суккалап ишек алларына атлады
Әйе,егет Илдариягә охшады.Киң җилкәле, бу матур егет бер карауда йөрәгенә кереп утырды аның.Башка кызлар көлеп караган сипкелләренә дә ихтибар итеп тормады ул.Чөнки язгы кояшның беренче нурлары төшүгә үк,үзенә дә чыга бит ул сипкелләр.
Илдария тәрәзә пардәсенең бер читен күтәреп,багана башына кунаклаган егетне күзәтте.Авыл егетләре, "конопатый"дип кенә көләләр иде, менә бит нинди егет белән таныштым, дип уйлады ул.Сәгать җидегә дигәнне аңлады микән инде.
Рәвилнең үзенә дә ошады Илдария.Кызның чаялыгы, матурлыгы янган яшь йөрәген биләп алды аның.Багана башындагы тимер читлеккә басып,ярты сәг.маташуга эшен бетереп, баскычны лапаска ук кертеп куйды да, Гали абый белән саубуллаша башлады.
Рәхмәт абзый, диде ул.Сезнең авылда да юллар бетә икән.
Әйе, әле дә ярый,олы юлдан авылга кергәне яхшы.Урамнан гына йөрергә түзәрбез инде.Хәзер,озакка бармый ул,сукмак салына башлый Аллах бирса.
Әйе шулай,рәхмәт. Егет саубуллашып, гөрләвекләргә чаптыр-чаптыр баса-баса,урам буйлап төшеп китте.
Ә бу вакытта мыштым гына,ераклаша барган егетне озатып калган кызның күңелен ниндидер бер сагыш моң биләп алды.Әйтерсең,йөрәгенә бик бик якын кешесе китеп бара.
Сәг.ничә микән соң әле?дип,стенада текелдәгән күкеле сәгатькә карады ул.Җидегә дигәнне аңлады микән инде? Килер микән?
Менә әкрен генә кояш офыкка якынлашты.Түбәдән тамган тамчылар тавышы әкренәеп,салкынча язгы кич тә үзенең хокукларын дәгьвалый башлады.
Сәг.телләре җидегә якынайган саен Илдариянең йөрәге катырак тибә башлады.Килерме?Мине аңладымы?
Илдария түзеп тормыйча,ишек алдына чыкты.Килә бит,килә.Әнә гөрләвекләрне ерып,лап лап баскан аяк тавышлары.Равил бу,әйе,әйе,ул.
Илдария яшен тизлегендә өйгә кереп югалды.Шуны гына көткәндәй,капка ачылып,әкрен генә ишек шакыган тавыш ишетелде.
Әтисе,ишек шакыйлармы соң?диде кызның әнисе.Колакка гына ишетеләме?
Шакыйлар,шакыйлар.Илдария ишетмисеңме әллә?дип елмайды Гали абзый.Телефуның килеп җитте мәллә?
Ии,әти,синнән чыга инде дигән булды Илдария.Иптәш кыздыр инде, мин кич чыгам,ямегез.Илдария тиз генә киенеп урамга ашыкты.
Әтисенең:Карагыз аны,төнгә хәтле йөрисе түгел, дигәненә каршы:Озак торырсың анда, катып үләрсең, дип көлә көлә ишекне япты кыз.
Һәм менә ул,тәүге очрашу мизгелләре.Кайчан?диген әле.Айлы, йолдызлы язгы кичтә.Урамдагы бөре исләре борынны кытыклый.Әкрен генә челтерәгән нәни гөрләвекләр тавышы күңелле бер җыр булып, йөрәкләргә үрелә.Ә берән сәрән тамган тамчы тавышлары,сине бөтенләе белән әкият дөньясына алып китәләр.
Болар сиңа!Равил дулкынланып, сары чәчләрен пәлтә өстенә таратып салган кызга ап-ак чәчкәләр сузды.
Умырзаялар?Нинди хуш исле,матур урман чәчәкләре.
Равил,чынлап та,каян алдың боларны?Алар бит урманда гына үсәләр.
Таптым инде.Син дигәндә,аяк урманда минем.Равил,кыяр кыймас кына,Илдариянең кулыннан тотты.
Әйдә,йөреп киләбезме?Багана башында утырып,йөрергә дә онытып бетерәм бугай инде.
Алар җитәкләшеп,ай нурлы сукмактан урам буйлап киттеләр дә,әзме күпме баруга туктап калдылар.
Равил,йөри торган түгел,батабыз хәзер,диде Илдария көлеп.Кайчан урамга таш җәяләр инде.Яз көз,менә шулай бата-чума йөрибез .
Әйдә,алайса,утырабыз, диде Равил.Әнә тегендә эскәмия дә бар бугай.
Әйе,анда Харис бабай тора.Киттекме?
Менә,бераз гына көлешкән,су ерган аяк тавышлары ишетелеп торды да, ике арада тынлык урнашты.Бары күктән елмаеп ай карады.Кочаклап ал инде кызыңны, дигәндәй язгы җилләр җиңелчә егетне Илдариягә таба әттеләр.
Син бик бәхетле,диде шунда Равил.Әти әниләрең исән саулар.Әтиең бик акыллы кеше.Үзең дә шундый матур син Илдария.Ә менә миин..
Син дә матур Равиль, диде Илдария пышылдап кына.Акыллы да.Ә, әти-әниләрең?Алар синең белән түгел мени?
Юк,матурым,мин әти әни белән түгел.Алар күптән мәрхүмнәр инде минем.Равил әйтергә юкмы, дигәндәй, авыр сулап Илдариягә карады.
Бер кичтә әти комбайны белән ялгыш үзәнгә тәгәри минем.Бу вакытта,ашарга алып килгән әни,әтинең комбайнын танып, ашау салган сумкасын ата да,үзәнгә таба йөгерә.Әллә язмыш,әллә күрәчәкме,шул чакта әни әтине тартып чыгарам дип, әз генә эләгеп торган комбайнны кузгалта.
Тартып чыгарамы соң,Равиль?Илдария җаваптан куркып,егеткә карады.Әниең нишләде?
Юк шул,Илдария,кызганычка каршы, юк.Комбайн бераз селкенеп тора да, үзәннең тирәнрәк җиренә тәгәри.Үзе белән әти әнине дә ала.
Икесе дә комбайн астында калалар мени?
Әйе, Илдария Икесе дә. Бик сагынам мин аларны. Алар белән очрашасың дисәләр, кая китәргә дә риза мин.
Кызганыч, Равиль. Алай димә, яшәргә кирәк. Димәк, син үзең генә торасың.
Юк, Илдария, үзем генә түгел, әтинең әтисе - Галимҗан бабай белән торам мин. Сыңар аяклы ул минем.
Сыңар аяклы?
Нәрсә аптырап калдың, Илдария?Әйе, бабайның бер аягы протез аның.Ничек дип әйтим инде? Сул аягы тездән киселгән.Агач протез белән йөри.
Күптән шул сыңар аягы белән яшиме инде?
Әйе, Илдария.Күптәннән.Мин хәттә белмим дә инде,бу хәлгә ничә ел булгандыр.Ну ул вакытта әти әни исән иделәр әле.
Ничек булган соң ул,Равил?Син хәтерлисеңме ?
Әлбәттә, матурым, әлбәттә хәтерлим.Бабай тимер юлчы бит минем.Әле хәзер дә шуның белән горурлана ул.Шул шпал исләреннән дә тәмле хушбуй юк ,дип бик сагына ул чакларын.
Тимер юлда өздергән мени аягын?
Әйе, Илдария тимер юлда.Җәй көне бабайлар бригадасы шпалдан чыккан казыкларны кагып йөргәндә,поезд якынлашканын күреп кырыйгарак чыгып басалар.Ә менә нәкь шул вакытта җиләктән кайтып килүче ике кыз поездны уздырмыйча йөгереп кенә тимер юлдан чыгарга маташалар.Ләкин берсе абынып егыла да,тиз генә тора алмый.Шунда бабай уйлап та тормыйча кызны алып атарга җитешә,ә үзенең аягын өздерә.
Даа, бабаең каушап калмаган.Берәү булсаа..
Әйе шул,бабай коткармаса, фаҗига буласы булган.Ул кыз хәзер кияүдә инде,Казанда тора.Ләкин бер дә онытмый.Ничә ел узса да кайткан саен күчтәнәчләрен дә кызганмый.Аннары әти әниләре дә гел килеп хәл белеп,булышып торалар.Рәхмәт.Менә шулай Илдария.Әнә шуңа безнең кушамат та сыңар аяк инде.Равил көлеп,кызга карады. Равилләр,Галимҗаннар күп бит.Кайсы Равил әле,кайсы Галимҗан дигәндә Сыңараякныкылар диләр.Авылда кушаматсыз гаилә юктыр да инде ул.Ә сезнең Илдария,сезнең дә кушамат бармы ?Кыз башта читенсенеп әйтмәскә уйлаган иде.Ләкин Равилнең елмаеп карап торганын күреп,үзе дә көлеп җибәрде.
Без генә кушаматсыз калмабыз инде,диде ул көлеп.Безнеке заказ.Так что,заказ Илдариясе мин.
Заказ?Равил белән Илдария кичке тынлыкны бозып көлеп җибәрделәр.
Минем әби куян мамыгын аялап, балаларга шапка бәйли торган булган.Заказга.Менә шуннан заказныкылар булып калганбыздыр инде.
Аларның шат көлүеннән төн яктырып киткәндәй булды.Улакта калган тамчылар җиргә төшеп тыпырдашып алдылар.
Бик бәхетле иде Равил белән Илдария. Бик бәхетле.Ә менә алдагы тормышларында нинди зур фаҗигалар көтәсен,шушы сыңар аякның йөрәкләрен ярасын белмиләр иде әле алар.Әгәр белгән булсалармы,бүген бәлки уттан курыккандай бер берсеннән качарлар,гаилә кору турында уйларга да куркырлар иде.Ләкин беребез дә, әйе, әйе беребез дә,алда ниләр көтәсен белеп яшәмибез шул. Илдария белән Равил дә сирень, шомырт исләреннән исереп, дуслашып йөрүләрен дәвам иттеләр.Илдариянең әти әнисе дә бу акыллы,төпле егетне үз улларыдай яраттылар.
Инде менә ямьле язларга алмашка, чәчәкле күбәләкле җәйләр дә килде.Авыл халкы мәҗ килеп сабантуйларга хәзерләнә башладылар.Идән түшәмнәр,сап сары итеп өй бүрәнәләре юылды.Кунакка чакырып хатлар очты.Һәм дә шушы күңелле көннәрдә бер берсенә гашыйк Рәвил белән Илдария да никах ясап,бер гаилә булып яшәп киттеләр.Колхозда лаборант булып эшләгән бик тә үткен Илдария район үзәгенә,сыңар аяклы Галимҗан абыйлар өенә килен булып төште.
Бераз монда яшәрбез дә,үземнең төп өйгә,әти әниләр яшәгән йортка күчәрбез диде Равил, бабай йортының ишеген киң ачып.Әйдә хатын,түргә уз.
Ул да булмады,тек тек басып Галимҗан абый үзе дә килеп чыкты.Әйдә килен,әйдә төкле аягың белән диде ул, пөхтә итеп киселгән ак сакалып сыпырып.Безнең бу өй күптән хуҗабикә көтә иде инде.Әйдә, уз..
Үзләренең ике кыз туган үскән, зур гына,якты өйләреннән соң монда килеп кергән Илдария бермәлгә каушап калды.Кечкенә генә,дүрт тәрәзәле агач өй аңа әллә нинди шыксыз булып тоелды.Җитмәсә бабай белән ялгыз ир егет яшәгән өйдәге үзгә ис тә,әнә борынын ярып уксытып тора.
Илдария үзен кулга алып өйгә узды.Ни хәлләрегез бар?диде ул,ирен чите белән генә елмаеп.Аннары чаршау белән генә бүленгән караватка әйберләрен куеп,өй әчен күзләп алды.Берничә тапкыр керде дә инде югыйсә,никтер болай кечкенә күренмәгән иде бит.Монда ничек сыярбыз соң?дигән уй һич тынгылык бирмәде аңа.
Аптырама бер дә,диде шул вакыт Галимҗан бабай,Илдариянең уйларын укыгандай.Равилнең төп өе зур аның.Менә көзгә Аллах бирса,мич чыгарып,әшен бетерсәгез,шунда күчәрсез.Бер ике айга гына түзәрсең инде балам.Өеңнең эшен бетергәч кенә өйләнерсең улым,дигән идем дә.Тыңламады бит әнә.Сине югалтырмын дип курыккандыр инде.
Шулай итеп Равил белән Илдария үзләренең гаилә учагын кабызып җибәрделәр.Чаршау артында гына бабаң ятканда,синең белән ничек йоклап ятыйк инде Равил ?дип, Илдария икенче көнне үк,бабайның караватын мич белән стена арасындагы аралыкка күчертте.Өйнең уртасында торган өстәлне тәрәзәгә терәп куйды.
-Болай иткәч өй киңәеп киткән кебек булды әле,дигән булды бабай.Мич буенда җылы да булыр.Ләкин бабайның күзләрендәге сагыш-моңны күрүче кеше булмады.Шулай итеп моңа кадәр тыныч кына яшәгән авыл өенә яңа төсмерләр өстәлде.
Дөрес,әти әни өендә эшләп үскән Илдария эштән куркып тормады.Тора бара,күптән агартылмаган мич тә ап ак булып,күкрәк киерде.Хатын кыз кулы тимәгән тәрәзәләр ялтырап, яңа челтәр,чәчәкле пардәдәр әленде. Тәрәзә төбенә яран гөлләр хуҗа булды.Хәттә өйгә сеңгән ниндидрер авыр исне дә яңа чисталык исе алыштырды.
Илдария озак тормады,районда ул елларда гөрләп эшләп килгән тегү фабрикасына үтүкләүче булып эшкә дә урнашып кайтты.Эше җиңелләрдән булмаса да,сөйгәненең я хушбуй,я чәчәкләр бүләк итүе, назлап елмаюы аңа алга таба тырышып эшләргә, матур итеп күкрәп яшәргә көч бирде.Ләкин менә көзгә төп өйгә күчәбез дигән хыяллары гына беразга кичектерелде.Чөнки ,я төзелеш материаллары кайтып җитмәде,я акчалары бетеп китте.Кыскасы эшлисе эшләрнең очы кырые юк иде әле.Әнә шуңа да Равил белән Илдария буш вакытлары булуга төп өйгә чаптылар.Көзгә үк җитешмәбездер хатын, кышка күчәрбез инде дип, яңа елны яңа өйдә каршыларга карар кылды алар.
Күңелле мәшакәтләр белән көннәр шулай уза торды.Сөйгәнең белән шалаш та оҗмах дисәләр дә,бу гыйбарәне мондый дүрт почмаклы кечкенә генә өйдә яшәүчеләр әйтмәгәндер мөгаен.Чөнки зур иркен өйдә яшәп күнеккән Илдариягә бу өйдә яшәү көннән көн авырая гына барды.Өйләренә карап узган кешеләргә дә ачуы килә башлады аның хәттә.Янәсе,безнең эт оясы хәтле генә өйдән көләләр.Тектек басып үз алдына карап йөргән Галимҗан абый да торган саен ачуын кабартты аның.Бөтен җирне су белән тутыра дип,әле юынганына җене чыкса,әле калтыранган куллары белән түгә чәчә ашавы тынычлык бирмәде .
Тора бара Галимҗан абый үзе дә килендәге үзгәрешләрне сизенде.Дөрес бу хакта авыз ачып сүз әйтергә кирәк санамады ул.Чөнки өйнең кечкенә икәнлеген дә аңлап,кулларының калтырап интектергәнен дә бик яхшы белә иде шул ул.Менә үз өйләренә күчкәч иркенләп яшәрләр дип,сабыр итте Галимҗан абзый. Иртәләрен яшьләр эшкә киткәнне мыштым гына аралыкта көтәр иде дә,иртәнге чәен эчеп капка төбенә чыгып утырыр иде.Яшьләр өйдә вакытта көннәр буе я капка төбендә,я бакчада утырды ул.
Дөрес Равиле шелтәләп алгалый иде аны.Бабай, син үз өеңдә бит,нишлисең килә шуны эшлә дип.Тик Галимҗан абый гына үзен артык кеше итеп тоеп яши бирде.Шакылдаган протез тавышы киленнең генә түгел,үзенең дә ачуын чыгара иде хәзер.Ә Илдариянең сабырлыгы бик озакка җитмәде.Дөрес ире өйдә вакытта үзен ничек тә кулга ала алды әле ул.Ә менә ире эшкә чыгып китсәә,юк.Менә бүгендә,яңгырлы көзге кичтә:Керсәң кереп җитә алмыйсың,чыксаң чыгып китә алмыйсың,дип кычкырды ул,.Оох,кайчан күчәбез инде,ә?Гарык булдым бу эт оясыннан.Галимҗан абыйның сабыр итеп, эндәшмичә кереп утыруы ачуын гына кабартты хатынның.Кара әле моны,диде ул бабайның протезыннан төшкән пычрак эзләргә карап.
Ул таягыңны сөртеп керә алмыйсыңмы соң син?Әллә шул киндер чүпрәкне күрмисеңме?Илдария җитез генә урыныннан торып, эзләрне сөртеп алды да, шул юеш чүпрәге белән бабайның протезына китереп сукканын үзе дә сизмичә калды.Сыңар аяк,диде ул ярсып.Ишетәсем дә,күрәсем дә килми.
Гарип аягын тотып тын гына утырган Галимҗан абыйның күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты.Күпне күргән акыллы,бик тә ихтирамлы бабай иде шул ул.Бердәнбер улы-Рәвилнең әтисе комбайны белән әйләнеп,якты дөньядан киткәч,аннары шул кайгыдан яраткан хатыны бакыйлыкка күчкәч,елый елый күз яшьләре беткән иде инде аның.Ә менә бүген.Бүген тозлы яшь тамчылары яңадан әйләнеп кайттылар.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.
Фото:ru.freepik.com