

Бакча капкасын ачып, Өлфәтләрнең ишегалдына килеп кергәч, аңлап-күреп алды: биредә яшиләр кебек... Йортлары урынында, тәрәзәләрнең дә күзе ачык, ишегалдында да тормыш сулышы сизелә. Ихата уртасында хәзерге заман мәзәкләренең “шаян” герое - чебеш сыман сап-сары “Запорожец” тора. Күптән су күрмәгән бусагада иске кәлүшләр аунап ята. Мөнибә апа пөхтә хатыннардан түгел, күрәсең. Хәер, авыл хатынының тузан сөртеп йөрергә вакыты бармы? Алай дисәң, бакча да утыртылмаган-каралмаган... Мал-туар, кош-корт тавышлары да ишетелми...
Тәвәккәлләп кайтты кайтуын да, килеп җиткәч кенә югалып калды Алсинә. Ни дияр? Төнгә каршы йортларына килеп керүен хуҗаларга ничек аңлатыр? Әүвәл кем чыгар икән аның каршына, Өлфәтме, Мөнибәме, әллә уллары, киленнәре яки оныкларымы? Өлфәт үзе чыксын иде дә бит. Ләкин ничек булса да кире борылырга соң инде.
Алсинә сак кына ишек какты. Тик каршыларга чыгучы күренмәде. Бераз көтеп торгач, тагы какты. Эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. Ахыр чиге үзе ишекне ачып керде. Аны тынлык кына каршы алды. Өй эчендә эңгер-меңгер иде.
***
- Исәнмесез...
Шулчак чаршау элеп куйган аш-су бүлмәсеннән “хәзер, хәзер” дигән таныш тавыш ишетелде һәм ул яктан, чуар чаршауга урала-урала, инвалидлар арбасы тәгәрәп килеп чыкты.
Арбада Өлфәт утыра иде...
Өнсез-телсез калып бер-берсенә төбәлделәр...
Алсинә гаҗәпләнеп таныш йөзне күзәтте. Үткән елларның һәркайсы бу йөздән үз өлешен йолкып алган. Матурлыгын, көчен, яшьлеген, исәнлеген... Алган да, алсуланып торган шома йөзенә, чәчләренә үз тамгасын сызып-сибеп калдырган...
Нык үзгәргән, картайган бу кеше. Ләкин ул барыбер Өлфәт. Бу гарип таушалган тәндә аның матур җаны, Алсинә яраткан мәхәббәтле җан яши.
Беренче булып ул үзе дәште:
- Исәнме, Өлфәт...
Тавышы гүя табан астыннан чыкты. Көчсез, мескен, гасаби булып.
- Алсинә...
Арба аңа таба тәгәри. Куллар исәнләшергә үрелә. Корыган ботак сыман кытыршы, каты куллар.
- Исәнмесез, Алсинә. Менә... без... шундый хәлдә инде хәзер...
Өлфәтнең тавышында да шул ук гасабилык, каушау-уңайсызлану сизелә.
Ничә еллар буе өзелеп көтелгән, хыялында шатлык-бәхет нурларына манылып күзалланган очрашу никтер күңелне тетрәндерми. Нидер җитми... Бәлки яшьлек үзедер?!
Алсинә карашы белән караңгылыкка күмелеп барган бүлмәне айкап чыга.
- Мөнибә апа кайда соң?
Башта бик кыю булып кыланса да, Өлфәт хатыны белән очрашудан шүрли-өрки кыз. Сөйләшү-аңлашу җиңел булмаячак. Күңеленнән генә: “Фәләннәргә кайткан идем дә, әтине искә алып, Өлфәт абыйга тагы бер кат рәхмәт әйтергә кагылдым,” - сыманрак сүзләр әзерләп куйган иде куюын, сумкасына күчтәнәчләр дә тыккан иде...
- Ул кайта торган җирдә түгел шул, Алсинә.
Алсинә башта аңламый әле, бары җиңел сулап куя:
- Берәр кая киттеме әллә?
- Китте шул... Каен төбенә... Кызның туеннан кайтканда КамАЗ астына барып кердек бит. Мөнибә тиз котылды, шул көнне үк китеп барды.. Ә мин калдым менә... ярты кеше булып... Сез үтегез, Алсинә, үтегез, утырыгыз.
Өлфәт каушый-уңайсызлана. Алсинәнең шулай көтмәгәндә, кичке эңгер-меңгердә кинәт каршында пәйдә булуына ул әле ышана да алмый, гүя болар төш, саташу гына. Утны элсә, бу гүзәл сын эреп юкка чыгар төсле. Күзе күргәнгә акылы ышанмый. Башын әллә ничә сорау игәүли: ничек әле болай, ни булган, ничек искә төшергән, ник килгән? Өлфәт Алсинәнең Самарада яшәвен дә, ялгыз икәнен дә белә. Бу кыз аның тормышына кояш кебек балкып керде һәм гомере буе йөрәген җылытып баш очында балкып торды. Юл һәлакәтеннән соң аңына килгәч тә, ул башка беркемне түгел, Алсинәне чакырган. Янында хатыны җан биреп яткан, ә ул Алсинә белән саташкан...
- Сез үтегез, үт.
Алсинә кыенсынып кына ишек төбендәге караватка килеп утыра. Шунда гына тоеп ала, бик нык арыган икән. Ә Өлфәт аны бер тын дәшми генә күзәтеп тора да, кинәт кабат чаршау артына кереп югала. Аңа аңга килер, зиһенен туплар өчен вакыт кирәк.
- Мин сезгә чәй чыгарам. Хәмдия апа коймак пешереп керткән иде. Бергәләп ашап алырбыз.
Үзе шулай сөйләнә, үзе уйлый: “Мин чыкканда ул булмас та инде...” Ләкин Алсинә беркая югалмаган, ул һаман үз урынында кымшанмый да утыра...
Чәй артында киеренкелек кими төшә. Сүз арты сүз ялгана.
- Ялгызың ничек яшисең соң син, Өлфәт?
- Яшим инде менә... Яшәми кая барасың. Миңа да китәсе булган да бит.
- Алай димә инде, Өлфәт. Барысы да Ходай кулында.
Өлфәт Алсинәгә сәерсенеп карап куя. Алар да картларча сөйләшә башлаган икән... Тормыш үзгәртә дә, өйрәтә дә шул.
- Мөнибә китеп баргач, беренче мәлләрдә бик авыр булды, Алсинә. Ярый әле, авылдашлар ташламый. Менә Талип абзый үлгәч, аның арбасын китереп бирделәр. Җайлы әйбер, - Өлфәт арбасын алга-артка тәгәрәтеп, моңсу гына көлеп куя. Һаман шулай ирен чите белән йомшак итеп, сөйкемле елмая икән.
- Элек машина йөртә идем, хәзер арба белән идарә итәбез менә, выж-выж... Әле миңа кызыгучылар бар, Алсинә. Халыкның акча күргәне юк бит. Авыл кешесе бушка эшли хәзер, кол кебек. Пенсионерлар да, инвалидлар гына ала акчаны. Утны яндырыйкмы, Алсинә?
- Юк, кирәкми.
Өлфәт озак кына аңа төбәлеп тора да баш чайкый:
- Кем уйлаган... Шулай булыр дип... Нинди могҗиза соң бу, Алсинә?! Чынлап та, сезме соң бу? Күзем күргәнгә күңелем ышанмый... Кем уйлаган, Алсинә, сезнең белән шулай сөйләшеп утырырбыз дип. Минем йортта... Бик нык теләсәң, әллә нинди исәр хыяллар да чынга аша икән... Их, каршымда Алсинәм утырсын иде, янымда йөрсен иде. Мөнибә урынына Алсинәмне кочсам икән! - дип күпме саташтым бит. Хәзер икебез дә ялгыз, тик бергә дә була алмыйбыз...
Шулчак ишек ачылган тавыш ишетелде, дөп-дөп атлап кемдер килеп керде. Алсинә аңа арты белән утырган иде, борылып карамады, керүченең тупас тавышын гына ишетте:
- Фидук туган, теге сәппәрне алып кайтканнар бит, бир әле ун тәңкә. Алла хакы өчен бир, чыдар әмәл юк.
Өлфәт керүчедән тизрәк котылырга теләде бугай, ялындырып тормады. Тегесе кулына акча эләгүгә, шатлык-бәхетенә чыдый алмый, Өлфәтне арбасы-ние белән дер селкетеп алды:
- Рәхмәт, туган!!! Исклүчителне яхшы кеше син, Фидук. Мәңге яшә, мәңге балкы, брат.
- Танымадым, кем иде ул? – дип сорады Алсинә теге чыгып киткәч.
- Сез танымассыз шул, Алсинә. Читтән кайткан кеше ул. Авылны килмешәкләр басты бит. Егылып эчәләр. Сәппәр дигәне “Антисептик”, туксан градуслы спирт. Бер чуаш хатыны каладан алып кайтып, арттырып сата шуны. Үзенә күрә бизнес. Авылның яме бетте, Алсинә...
- Бурычларын кайтаралармы соң?
- Кайсы кайтара, кайсы юк. Бәйләнүләреннән тизрәк котылыр өчен бирәм инде.
Менә бит ничек икән монда хәлләр... Өлфәт тә япа-ялгыз яшәп ята. Ул да Алсинә кебек үк шыксыз-котсыз ялгызлык кочагында. Кайчандыр гаиләсен саклыйм дип мәхәббәтеннән баш тарткан иде... Ләкин гаилә барыбер юк. Бәлки мәхәббәтне рәнҗетергә ярамыйдыр? Бәлки ул бурычлардан да өстенрәк илаһи бер көчтер? Әйтәләр бит, дөнья белән мәхәббәт идарә, диләр. Бәлки, чынлап та, шулайдыр... Ләкин Өлфәт ялгыз булырга тиеш түгел, хатыны үлсә дә, балалары бар ич аның. Кайда соң алар?
Һәм Алсинә сорады:
- Балаларың кайларда соң, Өлфәт? Кайталармы, булышалармы?
Өлфәт карашын яшереп, тамак кырып куйды. Җавапны көттереп кенә бирде:
- Ни бит, Алсинә... Малай себердә бит минем. Елга бер генә кайтып килә. Кыз Бөгелмәдә. Анысы кайта, булыша иде дә, хәзер койрыгы бозга ябышты, бәбәй үстерә. Быел бәрәңге дә утыртмадым, сатып кына алам. Ялгызыма өч-дүрт капчык җитә, мал-туар асрамыйм. Җәфаланасы да юк. Җәй буе корт җыйганчы...
Өлфәт бер тын дәшми торды да, сүзне кисәк кенә башкага күчерде:
- Ә сез гел үзгәрмәгәнсез. Алсинә. Һаман яшь, матур. Мин сезнең янда бабай хәзер.
- Ялгыз хатынның мәшәкате азрак.
- Нигә ялгыз соң сез, Алсинә?
- Шулай килеп чыкты инде...
Икесе дә тын калдылар. Менә шулай... Ничә еллар күңеленнән чыкмаган, өзелеп сагындырган Өлфәте каршында, кул сузымында гына утыра. Ә үсмер чактагы каушау, тетрәнүләр, ялкынлы хисләр юк. Чөнки бу кешенең гомере аның белән түгел, үзеннән җиде яшькә олы Мөнибә белән үткән. Яратканмы ул аны, юкмы, ләкин алар бер тормыш арбасына җигелгәннәр. Менә шул өстәл артына кара-каршы утырып, ничә чиләк бәрәңге утыртасын, аны бергәләп җыеп алгач, малларга күпме, орлыкка күпме калдырасын, тананы кайчан суясын, кемнәндер туган кара чәчле малайга, уртак кызларына нинди күлмәк, пәлтә аласын, кышка күпме утын әзерлисен хәл иткәннәр. Аннары, Саклык өстендә салкын йолдызлар кабынгач, ир белән хатын... бәлки менә шунда, Алсинә утырган караватка, бер юрган астына кереп ятканнар да, бер-берсен назлаганнар... Ә Алсинә Өлфәт белән үткән тамчы-тамчы мизгелләрне күңелендә кат-кат тәгәрәтеп, салкын мендәр кочып яткан... Яшьлегендә Өлфәт белән саташмаган булса, бәлки аның тормышы бөтенләй башкача булыр иде. Башка егетләрне дә күрер, яратыр, кияүгә дә чыгар, балалар да тапкан булыр иде. Кырыкка хәтле үҗәтләнеп кыз булып та йөрмәс иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Ә Өлфәт, хатыны үлгәч тә, Алсинә янына килмәгән... Бәлки ул аны яратмагандыр да...
Яхшы түгел дип сырланып торыр вакыт юк, һәр мизгел санаулы, теге дөньяга хакыйкатьне белеп китү кирәктер:
- Өлфәт... Ә син... мине... яраттыңмы соң?
Кызганыч, бүлмәдә караңгы иде, Алсинә Өлфәтнең күзләрен күрмәде, бары тавышын гына ишетте.
- Яраттым шул, Алсинә! Сезне генә яраттым...
Бу тавыш күкрәк төбеннән, гүя кабыргаларга бәрелә-сугыла калтырап чыкты. Чөнки Өлфәт андый туры сорауны һич көтмәгән иде.
- Алайса... нигә килмәдең? Мөнибә апа үлгәч, ник килмәдең, Өлфәт?
- Сезгә гарип ир кирәкме?
Алсинә үрелеп Өлфәтнең кулларын учына алды:
- Кирәк. Мин сине үзем белән алып китәм, Өлфәт.
Ләкин ир дәшмәде. Димәк, аның Алсинә белән буласы килми. Һәм беркайчан килмәгән дә! Югыйсә бер-бер чарасын күрер, очрашыр җай табар иде. Алсинә аңа бергә гомер итәр өчен түгел, ә матур хыял өчен генә кирәк булган!
Бу ачыш Алсинәне тетрәтте. Ялгышты, аңа монда килергә кирәк булмаган! Җанына сеңгән матур әкияте белән тыныч кына китеп барыр иде. Үз ялганына үзе ышанып. Бу әкият аның соңгы мизгелләрен җылытыр, яктыртыр иде. Бу дөньяда мине дә яратучы бар, дигән матур әкият...
- Әллә үзең кайтасыңмы, Алсинә? – дип сорап куйды кинәт Өлфәт. Беренче тапкыр “син” дип дәште.
- Син, чынлап та, минем кайтуымны телисеңме? – диде Алсинә аның сүзләренә ышана алмыйча.
- Ялгызыма кыен. Әгәр авырсынмасаң, гарип димәсәң... кушылыйк, Алсинә! Соңгы көннәрне булса да бергә үткәрик.
Соңгы көннәр... Санаулы көннәр... Өлфәткә яңа хәсрәт, яңа югалту...
- Юк, Өлфәт. Бу авыл миңа чит. Бер янган нигезгә кабат кайтмыйлар.
- Ә кайда соң синең туган авылың, Алсинә?
- Юк ул. Чөнки без чегәннәр кебек авылдан-авылга күчеп йөрдек.
- Алайса син мине аңлый алмассың шул.
- Ник алай дисең, Өлфәт?
- Минем бөтен гомерем Саклыкта үтте. Бабамнар, әтиемнәр нигезендә. Ничек ташлап китим аны?
- Кайчан да булса, барыбер ташлыйсы бит, Өлфәт. Авылны гына түгел, җирне, тормышны да ташлыйсы.
- Ул чакта минем гаебем булмый. Бернинди хыянәт юк. Шунда тудым, үстем, шуннан киттем. Каберлек тә туган авыл җире. Туфрак булып кайтабыз авылга, өстебездә гөлләр үсәчәк.
Үлем турында җиңел уйлый әле Өлфәт. Чөнки ул аңа ерак. Үлемнең салкын сулышы йөзеңә өргәндә, матур, купшы сүзләр сөйлисе килми. Сүзләр түгел, уй-гамәләр алга чыга. Җирдәге эшләрне төгәлләргә, тормыш белән бәхилләшергә кирәк. Соңгы көннәр - ул бит бөтен гомереңә нәтиҗә ясау, гаеп-хаталарыңа тәүбә итү көннәре. Хисапчы эшендәге кебек. Ел үтүгә, кергән, чыккан һәр тиенгә исәп-хисап ясала, гаеп-хаталар төзәтелә, баланс төзелә... Баланс тигезлек, дигән сүз. Санау эше төгәллекне ярата, керем-чыгымның тәңгәл килүен сорый. Тормыш та шуны таләп итә, һәр чыгымга тәңгәл килерлек керем булырга тиеш. Хакны ялганнан, хәләлне хәрәмнән аеру өчен бары шуны гына тикшерү-ачыклау кирәк югыйсә... Соңгы көннең киләсен белмәүчеләр тәүбә итәргә дә өлгерми кала...
- Син монда кунасыңмы? – дип сорап куйды кинәт Өлфәт.
- Әгәр кумасаң...
- Өеңә килеп кергән мәхәббәтен кем куа инде, Алсинә?!
Аның ягымлы сүзләре Алсинәнең яралы күңелен иркәләп-сыйпап алды.
***
- Әйдә мин сиңа китапханәмне күрсәтәм.
Өлфәт арбасын ансат кына борып, түр якка таба тәгәрәтте. Бу вакытта ул сәпидтә йөрүче баланы хәтерләтә иде. Әйтерсең, бу арбага үзенә кызык эзләп генә утырган да, шунда йөреп күңел ача. Алсинәгә никтер шулай тоелды.
- Күр әле минем мәгарәне! – диде Өлфәт горурлык белән. – Күпме китап җыйдым.
- Караңгы, берни күренми, - диде Алсинә.
Борынына китап кибетләрендә, китапханәләрдә генә була торган үзенчәлекле ис, агач, кәгазь, буяу исләре килеп ягылды. Өлфәт пәрдәләрне корып, утны кабызгач, "ах” итте: бүлмәнең һәр диварында киштәләр булып, аларның һәркайсы китап-журналлар белән шыплап тулган, ишек кырындагы диванны, бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл белән урындыкларны санамаганда, башка җиһаз да юк иде.
- Әнекәем, чын китапханә ич бу! – дип гаҗәпләнде Алсинә. – Шул кадәр китапны ничек җыеп бетердең, Өлфәт?!
- Балачактан бирле җыям инде. Киштәләрне дә үзем ясадым. Аяклар йөрмәсә дә, кул эшли бит әле. Күзләр дә күрә, - диде Өлфәт. - Миңа китап җене кагылган бит, Алсинә. Хәзер бөтен авыл аларны миңа ташый, иске журналларны, китапларны акчага алыштырам. Шуларны актарырга кызык. Элек халык күп укый иде бит. Хәзер юк, китап түгел, газет та укымыйлар. Телевизорга капланып, әкият карый халык. Ә мин ул шайтан тартмасын сарайга чыгарып аттым, тавыклар карасын ул чүп-чарны.
Өлфәт, кәләше каршында биләмәләре, байлыклары белән мактанып йөрүче кияү егете кебек, горур елмаеп Алсинәгә текәлде, йә ни әйтерсең, янәсе. Тегесе сүзем юк, бу могҗизага соклануым чиксез дигәндәй куллырын җәеп, баш чайкады:
- Мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән, Өлфәт.
- Шул байлыкны ташлап, кая китим инде, Алсинә? Хәзер минем бөтен юанычым - китап. Минем әни дә бик нечкә күңелле кеше иде. Бер дәфтәр бәет-мөнәҗәтләре калды.
- Үзе яза идеме?
- Әйе. Кич утырырга кергән күрше апаларга көйләп укый иде. Китаплар янында ялгызлык юк, Алсинә. Алар сиңа беркайчан хыянәт итми. Иң ышанычлы, иң акыллы дус ул. Сөйләшәләр, киңәш бирәләр, юаталар... Син миннән көлмисеңме, Алсинә?
- Юк-юк, сөйлә Өлфәт. Нишләп көлим, ди. Мин әле искә киләлми торам.
- Син Фәнис Яруллинны беләсеңме?
- Язучымы?
- Әйе. Ул әле бөтенләй урында ята, ә нинди әсәрләр яза! Китапларын йотылып укыйм. Тормышны синнән, миннән яхшырак белә, шаккатасың! Бик көчле кеше ул, рухы көчле.
- Ә син үзең язмыйсыңмы соң?
Рәмзия Габделхакова.
Ахыры бар.
Чыганак:ukytatarstan