Литература
11 Ноября 2022, 07:00

Син икәнсең

4 өлеш. - Сеңлем, кил әле монда. Менә шул майны абыеңның бит-кулларына җайлап кына сөртерсең әле. Әтиеңә дә сөрт, бик файдалы ул, яңа тире үстерә.- Ярар, – ди ир белән хатын уртасына килеп баскан Алсинә.Карашы иргә дә, хатынга да түгел, карават башына эленгән сөлгегә төбәлгән. Кая да булса яшерергә кирәк бит инде бу хыянәтче күзләрне. Хатын-кыз ир-ат түгел, сизгер зат, күңел сереңне күзләрдән эчә.

Син икәнсеңСин икәнсең
Син икәнсең

Рузилә сөйли... Ә Алсинәнең колагында Өлфәт тавышы: “Мин сезне сагындым... Сездән башка авылда бер ямь калмаячак. Китмәгез Алсинә... Сезне күтәреп аласым, үзем белән урлап китәсем килә... Их, Алсинә...”
Ә Рузилә үзенең тупас кәлүшләре белән көмеш нурга күмелгән мәхәббәт аланын таптый да таптый, нур сибеп утырган алсу гөлләрне ботарлый-йолка, күбәләкләр кебек очып йөргән шатлык кояшларын пычрак учларына алып сыта... Алан караңгылыкка күмелә, күмелә...
- Мин керим...
- Кызый тукта инде, сөйләп бетермәдем бит! Без Мәйсәрә белән алмашабыз. Мин иртәгә Коля машинасына күчәм. Юри шулай итәм әле!
Алсинә урыныннан кузгала:
- Эчем... авырта... Борчак күбрәк ашалды, ахры...
Эче түгел, йөрәге авырта. Йөрәгенә гүя күзгә күренмәс хәнҗәр кадалган да, каезлапмы каезлый җанын. Рузилә нидер сөйләнеп кала. Алсинә көч-хәл белән кече капканы ача, чоланга үтә, атылган кош кебек шундагы агач караватка барып каплана... Юк, еламый. Елый алмый. Чөнки җаны таш булып каткан. Караватка каплана да, миңгерәгән карашын караңгылыкка төбәп ята да ята шулай...
Икенче көнне ул эшкә чыкмады. Аннары да.
Әнисе эшкә йөри, мәктәпне яңа уку елына әзерлиләр. Әнисе белән мәктәптән өйләренә буяу исләре ияреп кайта.
- Шундый матур булды мәктәп, класслар яктырып китте, - ди әнисе. - Әллә өйдә дә ремонт ясап алырга инде?
Кул эшләгәндә баш ял итә. Башыңны авыр уйлар басса, авыр эшкә ябыш икән. Әтисе, райүзәк кибетеннән мотоцикл арбасын тутырып, буяулар алып кайтты да, икенче көнне үк Алсинә башы-аягы белән эшкә чумды. Өлфәтне уйламас, аны йөрәгененнән мәңгегә йолкып ташлар өчен таулар актарырга әзер иде ул. Эш белән күңелдәге үпкә-әрнүләр, үртәлүләр азмы-күпме басылды, тик җанын-тәнен камап алган мәхәббәт беркая китмәде, тамырлары артык тирән иде шул. Тәүге саф, назлы хисләр, тәүге сөю иде. Аны үтерерлек тә, куарлык та көч табалмады Алсинә...
Ике-өч атна эчендә йортлары танымаслык булып үзгәрде, эче-тышы балкыды. Урам капкаларына, коймаларына кадәр көлеп тора иде. Барысын да буяды Алсинә, бик тырышып буяды. Шул чакта күршеләре әйтте:
- Бу матурлык сезгә озакка җитә әле. Тагы бер ун елсыз тотынмасагыз да була.
Озакка җитте... Башка, чынлап та, буярга туры килмәде. Чөнки икенче елны йортлары нигезенә хәтле янып бетте...
***
Кыш иде. Алсинәнең Самара техникумында укып йөргән көннәре. Авылдан “Тизрәк кайт! Әтиең авыр хәлдә” дигән кайгылы телеграмма килеп төшкәч, Алсинә җитәкчесенә гариза язып калдырды да, юлга чыкты. Район үзәгендә бер авылдашы очрап әйтте, дүртенче март төнендә йортлары дөрләп янган, әтисе авыр хәлдә больницада ята икән... Ул елны абыйсы армиядә иде. Әнисе белән әбисен күршеләре Зәйтүнә апа сыендырган... Алсинә дә үз йортларын узып китеп, шунда кайтып төште. Ул якка карарга да куркыныч, чәчәк кебек балкып торган йорттан кап-кара морҗа гына тырпаеп калган иде.
- Кызым, әтиеңнең хәле бик авыр, янында кеше кирәк. Мин энеңне, әбиеңне ташлап китәлмим. Җитмәсә, чирек ахыры... Сиңа кала инде әтиңне карарга... - диде әнисе.
Шул ук көнне Алсинә район больницасына китте.
Дүрт кешелек палатада алар икәү генә иде. Бер почмакта кул-аягы, башы бинтка уралган әтисе ята, икенчесендә... Ә икенчесендә... Өлфәт. Аны күргәч, Алсинә баскан урынында тораташ катып калды. Әтисе йоклый иде, аның керүен сизмәде, ә Өлфәт карашы белән йотардай булып Алсинәгә төбәлде. Кыз әкрен генә атлап, әтисе караваты янына килде, Өлфәткә аркасын куеп, тәрәзә кырындагы артсыз урындыкка барып утырды. Палатада авыр тынлык урнашты. Шулчак ак халатлы медсестра килеп керде, Алсинәне күреп:
- Сез кеме? – дип сорады.
- Кызы.
- Кызы булсагыз, менә шул майны табарга тырышыгыз әле. Бездә юк ул. Әтиегезгә йоклата торган укол кададык, тиз генә уянмас. Аптекага хәзер үк барып килә аласыз.
- Ярар, - дип пышылдады Алсинә медсестра сузган рецептны кулына алып.
Шәфкать туташы чыгып киткәч, Өлфәт яткан яктан:
- Бармагыз, йөрмәгез, Алсинә. Аптик маеның бер файдасы юк, акча әрәм итү генә. Иң яхшысы каз мае, - дигән сүзләр килеп иреште.
Ләкин Алсинә бердән, кушканны үтәргә өйрәнгән иде, икенчедән, Өлфәт янында ул үзен ничек тотарга белми аптырады. Аңа ничек тә тынычланырга, үзен кулга алырга кирәк иде. Шуңа күрә, Өлфәтнең сүзләрен игътибарсыз калдырып, аптекага чыгып китте. Ул алып кайткан кыйбатлы майларны барыбер файдаланмадылар да югыйсә.
Бераздан әтисе күзләрен ачты. Елмайгандай итенде. Хәл-әхвәл белешкәннән соң:
- Өлфәт абыеңа да ярдәм ит. Ут эченнән мине ул коткарды... – диде.
Шулай итеп, Алсинә ике авыруны карый башлады. Өлфәттән күзләрен яшерә, аның карашыннан курка, кача, чөнки күреп-сизеп тора: бу карашта әле һаман мәхәббәт уты дөрләп яна, мәченеке төсле яшькелт-соры күзләр Алсинәгә элеккечә сокланып, иркәләп карый иде.
Кыз күндәм җариядәй Өлфәтнең һәр йомышын үтәде, аш-чәй китерде, чүп-чарын түкте, дымлы сөлге белән битләрен сөртте, тик берни сорамады, артыгын сөйләмәде, уртак серләренә кагылмады.
Беркөнне ул килде... Өлфәтнең хатыны. Алсинә аның кем икәнен, нинди икәнен дә белми иде, күргәч тә, башта берәр туганыдыр дип кенә уйлады. Бөтен йөзе белән сипкелгә чумган бу тәбәнәк буйлы, юантык хатын Өлфәт янында шактый карт күренә иде.
Ир белән хатын шыпырт кына сөйләштеләр. Алсинә китап укыган булып утырды, тик күзенә хәрефләр күренмәде. Һич килешә торган гамәл булмаса да, колакларын тырпайтып тегеләрне тыңлады.
Башта Өлфәтнең хәл-әхвәлен сорашу булды. Ир зарланмады, күбрәк өйдәгеләр белән кызыксынды:
- Әни ни хәлдә?
- Аныкы картларча, шыңгыр-мыңгыр инде. Сиңа сәлам әйтте.
- Базда чөгендер бармы әле?
- Бар. Майга тикле җитәргә тиеш. Сарыкларга шуны турыйм.
- Мунча ягасызмы?
- Ягабыз, атна саен.
- Рәхәтләнеп чабына-чабына мунча керәсе килә. Сагындырды.
- Керерсең, иншалла, керерсең.
- Сыер бозауламадымы?
- И-и, әйтергә дә онытып торам, өченче көн бозаулады бит.
- Танамы, үгезме?
- Үгез.
- Өйгә керттегезме, абзарда тотасызмы? Салкын түгелме анда, тәрәзәдән җил өрмиме?
- Кайгырма, мин анда силлован кадаклап куйдым. Урамда ул кадәр суык та түгел инде хәзер. Төнлә дә алты-җиде генә градыс диләр...
Ир белән хатын сөйләшә... Сүзләр дә, шул сүзләргә кушылган сулыш-хисләр дә бөтенләй башка. Ивановка посадкасында Алсинәгә йөрәк серләрен пышылдаган Өлфәт белән бу авыру ирне бер үк кеше димәссең дә.
- Мин сиңа каз мае алып килдем. Бик файдалы диләр.
- Беләм, җиңги дә калдырып киткән иде.
- Үзең сөртә алмыйсыңдыр. Кулларың сызлыймы?
- Түзәрлек.
- Бу Галимҗан абый кызымы әллә?
- Әйе, әтисен карарга кайткан.
- Сине дә карасын. Аларның йортын саклап яндың бит. Мин хуҗалыкны, әнине ташлап китәлмим.
- Карый ул, карый.
Сипкелле хатын Алсинәгә борыла:
- Сеңлем, кил әле монда. Менә шул майны абыеңның бит-кулларына җайлап кына сөртерсең әле. Әтиеңә дә сөрт, бик файдалы ул, яңа тире үстерә.
- Ярар, – ди ир белән хатын уртасына килеп баскан Алсинә.
Карашы иргә дә, хатынга да түгел, карават башына эленгән сөлгегә төбәлгән. Кая да булса яшерергә кирәк бит инде бу хыянәтче күзләрне. Хатын-кыз ир-ат түгел, сизгер зат, күңел сереңне күзләрдән эчә.
Бераздан хатын, икегезгә дә тизрәк терелергә язсын, дип хушлашып чыгып китә.
- Энем, хатының синнән олыракмы әллә? – дип сорый Алсинәнең әтисе.
- Олырак шул, Галимҗан абый. Җиде яшь безнең аерма.
- Алай икән... – ди әтисе сүзгә нокта куярга теләп.
Тик Өлфәт барыбер сөйли. Галимҗан абыйсы өчен түгел, Алсинә ишетсен өчен сөйли.
- Абыйлар өйләндерде бит мин. Әле бөтенләй бала-чага идем. Армиягә повестка килгәч, абый белән сөйләшәбез, әни нишләр? Йорт тулы мал, бакчасы-ние дигәндәй. Ялгызына авыр бит. Ә җиңгинең авылга әйләнеп тә карыйсы килми. Рәхәткә, җиңелгә өйрәнгән. Шуннан абый әйтә, син давай өйлән, энем, ди. Әнигә иптәш тә, ярдәмче дә булыр янәсе. Ә минем өйләнү түгел, кызлар кулы да тоткан юк. Аннары, ике ел буе кукыраеп көтеп утырырга кем ризалаша, әле җитмәсә, кайнана янында. Шуннан соң бер хатын ияртеп кайтмасынмы болар. Менә сиңа килен, менә сиңа бикәч! Мөнибәне хурламыйм, начар хатын түгел ул. Ну бит яратмыйм, бернинди якынлык, мәхәббәт юк. Тегеләргә нәрсә, үз өсләреннән төшерү генә кирәк. Мөнибәнең берәүдән алданып, шуңа аптырап йөргән чагы икән. Ризалашкан бу... Шулай яшәп киттек менә. Кайткан җиремә малай үсә иде... Куып чыгара алмадым инде. Жәл дә бит, ни дисәң дә ике ел буе әнине караган. Әни дә якын итте үзен. Армиядән кайткач, бер кызга гашыйк булдым, Галимҗан абый. Гомеремдә беренче тапкыр яраттым. Миндә дә җан бар бит. Җан бар, тик яратырга хак юк. Койрык бозга каткан... Ярамый!!! Хет йөрәкне йолкып ат күкрәктән...
- Алай икән... – ди әтисе.
Алсинә кисәк кенә кузгалып, ишеккә атыла. Күзләренә мөлдерәмә яшь тулган. Бәдрәфкә кереп бикләнә дә, шунда рәхәтләнеп елый. Бәгыренә төелеп, җанын өшетеп торган оеш-оеш бозлар кайнар тамчыларга әйләнеп, учларына түгелә...
Шуннан соң Өлфәткә бөтенләй башка күз белән карый башлады ул. Әтисе йоклаган чакта янына килеп утыра да, кулларыннан алып, якын кешесенә сыена. Өлфәткә хатыны биреп калдырган майны сөртү аның өчен иң рәхәт эшкә әйләнә. Сак кына, иркәләп-назлап, яраларына тыны белән өрә-өрә сөртә аны Өлфәтенең тәненә. Күзләре күздә, куллары кулда хәзер. Өлфәтнең яралары күзгә күренеп төзәлә. Тик ул моңа әлләни сөенми, больницадан чыгарга атлыгып тормый. Чөнки Алсинәсе монда кала. Яну-пешүләрдән сызланып яткан шул көннәрен күпме сагыначак әле ул...
Аннары алар палатасына башка авыруларны салдылар. Алсинә сөйгәне янында элеккечә иркенләп утыра алмый иде инде. Аңа дүрт ир яткан бүлмәдә урын калмады, коридорга чыгарга туры килде, шундагы каты кушеткада бөгәрләнеп куна башлады. Төннәрен, коридор-палаталар тынып калгач, Өлфәт тә аның янына чыга, һәм алар тәрәзә кырындагы аулак бер почмакта, таралып үскән фикус гөле артында әкрен генә сөйләшеп утыралар. Алсинә Өлфәтенә сыенып, һәр көнне аннан үзләренең киләчәкләре турында өметле сүз көтә. Тик тегесе нишләргә кирәк икәнен ахры үзе дә белми... Алсинәне кочагына алып назлый, иреннәреннән үбә, назлы сүзләр пышылдый, тик берни вәгъдә итми. Соңгы кичтә, Өлфәт чыгасы көн алдыннан, бар тәвәккәллеген җыеп, Алсинә үзе беренче булып сүз катты:
- Нишлик соң инде без хәзер?
Ир, уйчан карашын караңгы тәрәзәгә төбәп, бик озак дәшми торды. Җавап урынына кызны күкрәгенә ныграк кысып, чәчләреннән үпте.
- Нишләргә миңа? Өметләнергәме, көтәргәме? Киләчәк шундый озын бит әле...– дип кабатлады кыз.
Ниһаять, сөйгәне авызыннан күптән көтелгән җылы сүзләр чыкты:
- Мин аерылам, Алсинә. Болай яшәп булмый. Тормыш түгел бу. Мөнибәгә карыйм да сезне күрәм. Аны түгел, сезне кочам. Күз алдымда сез, бары сез, Алсинә! Аягурә саташып йөрим, беләсезме шуны?! Авыр булса да аерылырга кирәк. Мин сезне яратам, бары сезнең белән булырга телим, Алсинә!
Шулай диде Өлфәт...
...Соңгы тапкыр аны район үзәгендәге китап кибетендә очратты Алсинә. Өлфәт улы белән иде. Менә китап карыйбыз әле, быел укырга керә, дигән булды. Алсинә укырга керүче малайга күз салды. Ул ни әнисенә, ни Өлфәткә охшамаган иде. Чем кара чәчле, күмер күзле малай Алсинәгә үрелеп карый-карый: “Ә минем сеңелем бар, әни безгә кыз алып кайта”,- дип мактанды. “Мөнибә роддомда ята, кыз тапты,” - дип аңлатты Өлфәт гаепле күзләрен Алсинәдән яшереп. Кеше арасында булгач, артыгын сөйләшә, аңлаша алмадылар. Әйтәсе сүзләр, йөрәктәге хисләр карашларга, күзләргә күчкән иде. Җаннар бер-берсенә тартылып өзгәләнеп кычкырды: “Яратам! Яратам!!!” Яралы мәхәббәтләрен, әрнү-сагышларын күкрәкләрен кысып, икесе ике якка китеп барды...
Башка күрешмәделәр.
Йортлары янгач, аларга район үзәгеннән ике бүлмәле фатир биргәннәр иде, Саклык белән ара бөтенләйгә өзелде...

***
Алсинәләрнең йорты янган төнне күршеләренең сыерлары бозаулаган икән. Утны иң беренче алар күреп алып, бөтен авылны күтәргәннәр. Әтиләре ул көнне райүзәккә җыелышка киткән була. Авылга шалтыратып, бүген кайтмыйм, дусларда кунам, дип хәбәр итә. Ләкин... бөтен авыл халкы ут сүндереп әрле-бирле чапкан чакта берәү: “Галимҗан кайда соң, ник ул күренми?”- дип сорый. “Ул бит Наратта,”- ди әнисе. Ярулла абый куркып кычкыра: “Кайтты ул! Исерек иде, үзем районнан утыртып кайттым, үзем өегезгә кертеп тә калдырдым!” Шуннан әтисен эзләү башлана. Аны ут эченнән яна-пешә Өлфәт алып чыга...
Ләкин шуннан соң әтисе барыбер мантый алмады. Гомеренең соңгы ике елы больница юлын таптап үтте.
Саклык авылында Алсинәләр бары биш ел яшәп калды. Китүләренә егерме елдан вакыт үткән. Бәлки инде анда Алсинәне танучы да юктыр? Хәер бар, күршеләре таныр. Өлфәтнең хатыны Мөнибә дә таныр... Яшь чагыннан әлләни үзгәрмәде бит Алсинә. Буе да элеккечә зифа, биле дә кыз чагындагы кебек өзелеп тора. Йөзен җыерчык басмады, тешләре коелмады... Ялгыз хатын-кызлар, үзләрен генә карап-кайгыртып яшәгәнгәме, тиз картаймыйлар, гаиләле ахирәтләреннән күпкә яшь күренәләр, имеш. Дөресме, юкмы, һәрхәлдә газетларда шулай язалар. Ялгызларны да, парлыларны да тикшергәч, галимнәр шундый фикергә килгән икән. Хәер, галим булмаса да, танышларының тормышын күрә-күзәтә торгач, Алсинә үзе дә чамалый: дөнья нужасы күпчелек хатын-кыз өстендә. Ир затлары бу дөньяда үзләрен көйләтеп-кадерләтеп, күңел ачып, бәйрәм итеп кенә яшәмәкчеләр. “Нигә генә кияүгә чыкмадым икән, мин дә фәлән кебек рәхәт яшәр идем,” - дип үкенгән чаклары булмады да бугай Алсинәнең. Юк, булмады. Киресенчә, әле дә ярый холыксыз ирем юк, дип сөенде.
Аның гаиләле яшьтәшләре инде әбигә әйләнеп бара, ә Алсинә һаман кызлар кебек әле. Шуңа күрә Саклык халкы аны таныячак, монда шик тә юк. Артык сүз ясап, буй сузып урам буйлап йөрү кирәкмәстер. Авыл халкының күзе үткен, хәтере шәп. Шул авылда аваз салган, туфрагына баскан һәр җан иясе уч төбендәге кебек биредә. Дөм караңгы төндә шуып үткән шәүләңне күрсәләр дә, сулышыңнан, адымыңнан таныйлар.
Авылдан-авылга күчеп, шәһәргә төпләнеп яши торгач, тормыш юлында очраган күп йөзләрне онытты Алсинә. Каршы очрап, үзенә бәрелеп үтсәләр дә, күбесен танымаячак. Саклыкта күрергә теләгән бер генә кешесе бар һәм шул кешене күреп, иркенләп сөйләшә алса, бик риза-бәхил булыр иде. Кеше күзенә чалынмас өчен Алсинә, район үзәгендә үк такси яллап, авылга кичке якта гына кайтып төште. Өлфәтләргә басу ягыннан, бакчалар аша төшәргә булды. Аларның йорты кыр капкасыннан санаганда бишенче икәнен хәтерли иде. Көтү каршылаганда яшел капкалы бу йорт яныннан тыныч кына үтә алмый, шул турыга җитте исә, адымнары бутала, йөрәге сикерә башлый иде.
Июльнең юмарт кояшы, бөтен офыкны алсу нурга күмеп, Ивановка юлындагы каеннар куенына кереп бара. Кичке дымлы һавага бәрәңге сабагы исе, тагы әллә ничә төрле үләннең сусыл, татлы исләре таралган. Бу таныш ис балачакны, басуда эшләп йөргән гамьсез чакларны искә төшерде. Шаулап торган зур калалар белән чагыштырганда Саклык сыман җыйнак авыллар сабый бала гына кебек. Беркатлы, ихлас, самими... Шуңамы табигать авылларны ныграк иркәли, матурлыгын, җылысын кызганмый бирә.
Алсинә Өлфәтләр бакчасыннан төшеп бара. Бу бакча башкаларныкыннан бик нык аерыла. Башка бакчаларда гөрләп бәрәңге үсә, ә боларныкын алабута, билчән генә баскан. Алсинәнең күңеленә шик керде: әллә биредә яшәмиләрме, күчеп киткәннәрме? Әгәр шулай икән, төнгә каршы нишләп йөри ул биредә? Бер уйласаң, нигә әле Өлфәт гомере буе авылда чиләнергә тиеш ди? Бәлки ул да күптән шәһәр кешесе булып, җылы, уңайлы квартирында рәхәт кенә яшәп ятадыр... Һөнәрле кешегә эш кайда да бар. Хәзер барысы да авылдан кача ләбаса. Нишләптер бу хакта уйламады шул Алсинә. Өлфәт диюгә күз алдына Саклык авылы, аның кар баскан тар тыкрыклары, офыкка тоташкан басу-кырлары, ай нурына күмелгән каеннары килеп басты.

Рәмзия Габделхакова

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас