

Саран булды язмыш Алсинәгә, кадерле минутларны санап, артык кызганып, сусаулардан мең күзәнәккә таралып юкка чыгар дәрәҗәгә җиткәч кенә, бер тамчы наз, бер тамчы сөю сыгып бирә иде. Бәлки шуңа күрә шул кадәр дә тансык, кадерле булгандыр бергә үткән ул санаулы мизгелләр.
Санаулы мизгелләр...
Менә дүртенчесе. Март ае булса да, кыш әле. Кар күмгән тыкрык буйлап Алсинә менеп килә. Иңендә - мөлдерәмә су тулы чиләкләр элгән зәңгәр көянтә. Ул елны кыш бик салкын килде, колонкаларда су туңгач, халык тау асты кизләвенә йөри иде. Эчәргә генә түгел, малларга да, кер юарга да, мунчага да суны мең газап белән шуннан ташыйлар.
Сигезенче март, ял көне иде ул. Бәйрәм дигән белән түгел, якты күздә атнага җитәрлек су ташып куярга кирәк. Алсинә инде җиденче тапкыр су тулы чиләкләрен көянтәгә асып, тыкрыктан чыгып килә. Шул чак үтәр юлын бүлеп каршында таныш машина пәйдә була, менә кабина ишеге ачыла. Өлфәтнең йомшак, мөлаем карашы кызны назлап-иркәләп уза:
- Исәнмесез, Алсинә! Бәйрәм белән сезне!
Алсинәнең битенә ут каба. Күкрәгенә сыймастай кыланып, йөрәге дулап сикерә башлый, битләре кызыша. Кыз, Өлфәткә туры карарга оялып, башын да күтәрми әкрен генә “рәхмәт” дип пышылдый.
- Су ташый-ташый, билегез өзелә бит, Алсинә! Болай да учка сыеп бетәрлек кенә.
Кыз баскан урынында тораташ катып басып тора. Кузгалып китәрлек көче юк, каушаудан аяклары дер калтырый. Ә Өлфәт аның хәлен аңламый, утлы карашы белән яндыра да яндыра.
- Интекмәгез болай, Алсинә. Фермадан үзем алып кайтырмын суны. Мичкәсе белән.
- Мин әтигә әйтермен...
Алсинәнең әтисе колхозда агроном булып эшли. Яхшы эшли, басулардан кайтып керми. Тик үз өендә генә кыл да кыймылдатмый, йорт мәшәкатьләре белән вакланмый.
Кызның сүзләренә Өлфәт елмая гына. Их, шул елмаюлары! Күпереп торган бу матур иреннәр аңа елмаю өчен генә бирелгән бугай. Ничек шулай йомшак, назлы итеп елмаерга була икән? Башка берәү дә алай матур, ягымлы елмая алмыйдыр. Бу кешенең эче тулы кояштыр.
Шулчак артта кар шыгырдаганы ишетелә, тау менгәндә каршына очраган Хәмдия апа кайтып та килә икән. Алсинә сискәнеп китә, ашыгып урыныннан кузгала. Тик Өлфәтнең утлы-сихерле карашы аны тәмам аяктан ега. Кыз дулкынланудан кар көртенә абынып, чиләкләре-ние белән машина каршына сузылып ята... Шул чактагы оят, шул чактагы хурлык! Башка мәңге Өлфәтне күрмәстәй булган иде. Югыйсә аны күтәреп торгызучы, чиләк-көянтәлерен җыйнап кулына тоттыручы да ул булды. Өенә кайткач, бер эшкә кулы бармый, бу хурлыктан үләргә дә риза булып, мендәргә капланып ятты да ятты кыз...
Әйе, шуннан соң Өлфәттән байтак качып йөрде әле ул. Тегесе турыларында өч фләг белән су калдырып киткәндә дә, урамга чыкмады. Дөрес, аның үзен күрергә башка насыйп булмады, чөнки шофер кеше җәяү йөрми, көннәр буе машинасында чаба. Ә Алсинәгә кичләрен клубка чыгарга рөхсәт итмиләр. Әти-әнисе бик каты тора, башта мәктәпне тәмамлап, аттестат ал, биеп, күңел ачып йөрергә өлгерерсең, диләр.
Өлфәт белән кабат җәй көне генә очраша алды. Классташы Рузилә белән колхоз эшенә йөри иделәр. Башта печән әйләндерүдә, аннары аны төяүдә, ә урып-җыю вакытында йөкче булып. Йөкче дөньяда иң рәхәт, иң кызык эшләрнең берседер инде ул. Көн буе машинага утырып, сәфәр кылып йөрисең. Комбайннан бөртек төягәндә әрҗәгә менеп, агач көрәкләр белән шуны таратасы да, амбарга кайткач, бушатасы – шул гына. Урып-җыю вакытында колхозга каладан ярдәмчеләр кайта, аларны “убырлар” дип йөртәләр иде. Алсинә белән Рузилә башта шул “убыр”ларның берсе Коля атлы сарбайда эшләп йөрделәр. Сары чәчле, сары кашлы, сары керфекле бу егет тузганакның чәчәк аткан чагын хәтерләтә иде. Май аенда шулай сап-сары булып нәни кояшлардай балкып утыра бит алар. Рузилә зәңгәр күзле шул сары малайга гашыйк булды тәмам. Ә Алсинә, кайда булмасын, карашы белән шыпырт кына Өлфәтне эзли. Шундый сагынды ул аны! Күрәсе дә килә үзен, тик шүрләтә дә. Теге чакта яңа туган бозау кебек юлга таралып ятуын искә төшереп көләр, мыскыллар шикелле.
Ләкин Ходай күрешергә барыбер язган икән, нәрәт тыңлап утырганда ишетте Алсинә: Рузилә белән аны Өлфәт машинасына билгеләгәннәр! И ул көнне эшкә килүләре... Күкрәгендә тилереп-ашкынып йөзләгән йөрәк тибә башладымыни! Машиналар олы тыкрык янындагы буш мәйданга җыела иде, Өлфәтнекен ерактан ук күреп-танып алды кыз, икеләнеп-каушап кына шунда юнәлде. Бәхетенә, ишеге ачык, ә машина кабинасында беркем юк иде. Шуңа сөенә-сөенә, шыпырт кына кереп утырды да җиңел сулап куйды. Аннары Рузилә дә килеп җитте.
- Нигә безгә кермәдең, мине көтмичә китеп бардың? – дип үпкә белдерде ул.
Хәле хәлме, хисләрен ятларга түгел, үзенә дә сиздерәсе килми әле Алсинәнең. Башкалар белеп-сизеп алсалар, күзеңне дә ачырмаслар.
- Мин сине киткән дип уйладым, - дигән булды.
Машинадан төшеп, Рузиләне эчке якка, уртага утыртты. Коля машинасында йөргәндә ул гел аның кырына елыша иде. Рузилә тынгысыз, елтыр карашы белән мәхәббәтен эзләде, кәефе төшүен, эче пошуын яшерми:
- Коляга Мәйсәрә белән Фатыйманы билгеләгәннәр. Фатыйма мут ул, шәп егетләрне кулдан ычкындырмый, - дип сукранып алды.
Идарәдән сөйләшә-көлешә бер төркем ир-ат чыкты. Өлфәт тә шулар арасында, беркем белән сөйләшми үз уйларына чумып, әкрен генә иң арттан атлый иде. Алсинә аннан күзен алмый, дулкынлануын Рузилә генә сизә күрмәсен берүк.
- Исәнмесез, кызлар, - диде Өлфәт килеп җиткәч. Кыяфәте бик җитди иде.
Алсинә сиздерми генә аңа күз сирпеп алды. Егетнең ни йөзендә, ни карашында ул-бу чагылмады.
– Аллага тапшырдыкмы? – диде дә машинасын кабызды.
Көне буе бергә йөреп тә, аның тарафыннан аерым игътибар күрмәде, җылы сүз ишетмәде кыз, карашыннан ялкынлы наз да түгелмәде кебек... Хәер, Өлфәт күзләренә үзе дә күтәрелеп карамады анысы, гел читтәрәк йөрергә тырышты. Гүя аңа бөтенләй битараф, бар күңеле эштә генә иде. Кич җитеп эш тәмамлангач, Өлфәт кызларны машинасы белән өйләренә озатып куясы итте. Башта Рузилә төшеп калды, аннары Алсинәне илтә китте. Илтә китте, тик турыларында төшермәде, Алсинәләрнең йортын узды да китте. Авыл урамын чыгып, машинасын урылган-сугылган буш кырга таба куды. Әйтерсең, нидәндер, кемнәндер кача иде. Ивановка посадкасына җиткәч кенә, каеннар арасына кереп диярлек туктады. Машинасыннан сикереп төшеп Алсинә ягындагы ишекне ачты, күтәреп алырга теләгәндәй аңа кулларын сузды... Тик кыз урындыгына ябышкандай катып калган иде.
- Курыкмагыз, Алсинә, - диде Өлфәт.
Кайдандыр эчтән, йөрәк төбеннән калтыранып зәгыйфь бер тавыш чыкты:
- Без... ник... монда килдек соң?
- Өйгә кайтасы килми. Төне бигрәк матур. Айның тулы чагында күңелемә урын таба алмыйм. Алсинә... Сагындым бит мин сезне.
Аның ягымлы, җылы карашыннан, күңелне иркәли торган сүзләреннән сихерләнеп, Өлфәткә сузылуын үзе дә сизми калды кыз. Сузылды да, аның киң күкрәгенә капланып куенына сеңде. Ике йөрәк ярсып-дулап бергә типте. Өлфәт кызны чәчләреннән, маңгаеннан үбеп алды:
- Сездән бал исе килә.
Алсинә иренен учы белән каплап, тын гына көлеп куйды:
- Ә... сездән тәмәке исе.
- Шулаймыни? Алайса кичерегез, Алсинә. Кызларга тәмәке исе тансык түгелдер.
Өлфәт кызны куеныннан аерды, йөзен аннан читләштереп, кулын гына учына алда. Хыялый карашы күккә төбәлде:
- Карагыз әле, Алсинә, ай нинди матур бүген. Югыйсә тормыш та юк анда, ташлар гына. Кайдан килә микән шул кадәр нур? Җиргә көмеш нур кайдан коела икән?
Өлфәтнең кызлар кебек хисчән, йомшак күңелле булуы Алсинә өчен яңалык иде.
- Ә бәлки анда да тормыш бардыр...
- Юк, диләр ич. Американнар барып та кайттылар, бөтен айны айкап чыкканнар, тик тере җан күрмәгәннәр.
- Бәлки андагы затлар алардан куркып, мәгарәләргә качканнардыр...
Өлфәт сабыйларча рәхәтләнеп көлеп куйды. Аннары башын кыңгыр салып озак кына кызга төбәлеп, кытыршы бармаклары белән аның яңакларын, иреннәрен сыйпап узды, авыр гына көрсенде:
- Их, Алсинә, Алсинә... Минем бит сезне үбәсем килә. Ярыймы?
Кыз сүзсез калды. Өлфәтнең үзенә шундый якын булуы, тыннарына хәтле бергә кушылуы аңа рәхәтлек бирә, тик күңелендә нидәндер курку, шом да бар иде. Гүя бик оятлы, ярамаган эш кыла. Егет аның җавабын көтеп тормады, күңеле, җаны-тәне мөлдерәмә тулган назлы, дәртле хисләрен тыя алмый, Алсинәне яңагыннан үбеп тә алды. Әгәр калтыранган иреннәренә дә кагылса, кыз шул мизгелдә үк, баскан урынында янып та үләр иде мөгаен. Ярый әле, Өлфәт әрсезләнмәде.
Аннары алар каеннар ышыгына кереп, нурлы ай йөзгән, бихисап йолдызлар балкыган август күгенә карый-карый, бер-берсенә сыенып, беренче мәртәбә иркенләп сөйләшеп утырдылар. Өлфәт Алсинәнең чәчләрен учларына алып уйнады, әле җыйды, әле сүтте. Ә күктән йолдыз коелды. Җирнең ике бәхетле сабые кулларын күккә суза-суза сөенеп кычкырдылар:
- Йолдыз атыла! Теләк телә! Йолдыз атыла!
Өлфәт ул чакта ни теләгәндер, әмма Алсинәнең күңелендә бары бер генә теләк иде: “Өлфәтем, өзелеп яраткан кадерле кешем белән мәңге бергә булсак иде!!!”
- Сез быел унга барасызмы Алсинә, мәктәптә соңгы елмы? – дип сорады Өлфәт.
- Без быел унга барабыз, - дип ирештерде аны Алсинә. Өлфәтнең “сез” дип сөйләшүенә һич өйрәнә-ияләшә алмый иде.
Тик Өлфәт моңа игътибар да итмәде бугай:
- Аннары китәсезме?
- Китәрмен инде. Укырга керәм.
- Сездән башка авылда бер ямь калмаячак, китмәгез, Алсинә!
- Туктале, ник алдан кайгырасың, Өлфәт. Әле китмәгән бит. Башта укырга керәсе бар, анда мине генә көтеп утырмыйлардыр.
Егет ямансулап калды:
- Мин сезне хәзер үк сагынам инде... Сез укыган мәктәпкә, сез йөргән сукмакларга кадәр җаныма якын. Үткән-сүткәндә гел карыйм, юлыма чыкмассызмы дим. Бер авылда яшибез, ә үзебез елга бер күрешәбез.
- Миңа клубка чыгармыйлар, - дип акланды кыз. Аннары песи баласыдай иркәләнеп елмайды. – Мин бит әле шу-у-ундый бәләкәй.
- Их, Алсинә... – дип эчендәге моңсу уйларына сызланып куйды Өлфәт. Аннары, аяк астында яткан коры каен ботагын кулына алып, йөрәк ярсуын басарга теләгәндәй, шуны ачу белән шытырдатып сындырды да:
– И-их!!! Алсинә!!! – дип кабатлады.
- Алсинә инде мин, инде унҗиде ел Алсинә...
- Ник кенә килдегез сез безнең авылга, бөтен тынычлыгым югалды. Теге чакта, беренче тапкыр күрүемдә үк сезне күтәреп алып, үзем белән урлап китәсем килгән иде.
Алсинә тагы сабыйланып кыланды:
- Китәргә иде!
- Их, Алсинә...
Шулай диде дә торып басты:
- Кайтыйк әле без. Машинаны гаражга куясы бар.
***
Ничек кайтып җитте ул чакта Алсинә? Атламады, очты бугай. Аяк астында җирне тоймады. Әйтерсең лә ниндидер җылы, рәхәт бер дулкын күтәреп йөртте аны. Әгәр җандагы шатлык-бәхете чәчәкләргә әйләнсә, Алсинә баштанаяк гөлгә күмелгән булыр иде. Әгәр җандагы шатлык-бәхете утка әйләнсә, ул тоташ ялкын, учак булып балкыр иде. Бар дөньяга нур чәчеп, караңгылыкны җиңеп балкучы җир кояшы булыр иде.
Алсинә өенә кайтып бара. Ул әле һаман Өлфәт белән. Алар гүя аерылышмадылар. Ул аның җанында. Ул бар булмышы - сүзләре, тавышы, куллары, карашы, иреннәре белән Алсинәгә сеңгән. Ул Алсинә белән кайтып бара. Кызның күкрәгендә бүген ике йөрәк тибә. Әгәр бу дөньяда Өлфәт бар икән, тормыш искиткеч ямьле, яшәү биниһая күңелле булачак. Яшәү – олы бәхет! Яшәү шундый рәхәт!
Бу кадәр шатлыкны ялгыз күтәрү авыр, аны кем беләндер уртаклашасы, бүлешәсе килә. Артык күп, артык зур ул бер кеше өчен.
Шул чак аңа дәшәләр:
- Алсинә! Кайда йөрисең син?!
Рузилә тавышы. Алсинәләр турысындагы имән бүрәнә өстенә менеп кунаклаган. Бу вакытта нишләп утыра ул монда?
- Сине көтә-көтә көтек булдым чисти. Түзәр хәлем калмады. Кайда йөрисең син?
Рузилә сер бүлешер кеше түгел, аның авызында сүз тормый. Шуңа күрә Алсинә иренен генә тешли. Гүя эчендәге шатлыкның бөртеген дә югалтудан курка.
- Кызый, мин Мәйсәрә белән сөйләштем. Тәки мин әйткәнчә булган! Коля белән Фатыйма кочаклашканнар! Мин атна буе янында йөреп, кулына да тотынмадым, бу инде кочаклашкан да! Хурланып үләрсең! Минем кай җирем ким аннан? Кызый, ник алай иткән ул? Күземә карап әйт әле: Фатыйма миннән матурмы? Матурмы?
Алсинә аны юньләп тыңламый. Тик соңгы сорауны яхшы ишетә. Сүзнең ни турыда баруын да төшенеп бетмәгән килеш:
- Матур! – ди. Чөнки аның күз алдында Өлфәт кенә тора.
Рузиләгә җавап ошамый, әлбәттә:
- Харап икән!!! Кай җире матур инде? Бәрәңге борын, чалыш авыз!
Алсинә хатасын аңлап ала:
- Син матур, син!
- Алайса ник Коля Фатыйманы кочаклаган?
Ә бүген Өлфәт Алсинәне кочаклады... Хәтта битеннән дә үпте. Әле ул яңагы һаман янып-кызышып тора...
- Белмим мин, белмим...
Рузилә аның ачуын китерә. Бигрәк вакытсыз бүлде юлын. Каршына ул түгел, кырык кара мәче килеп чыкса да, бу кадәр эче пошмас иде. Мәчеләр җаныңа тими, йөрәгеңә үрелми ичмасам. Мәчеләр кеше хокукларын хөрмәт итә...
Ә Рузилә өзми куймый бәйләнә дә бәйләнә:
- Син мине тыңламыйсың да бит! Әллә син дә гашыйк булдыңмы, кызый? Кемгә, әйт әле? Чынлап та, кайда йөрдең соң син шул гомер? Мин өйгә кереп, ашап-эчеп чыктым инде. Син ник озак кайтмадың? Бик шикле әле бу.
- Йөрдем инде... Төне матур бит. Өйгә керәсе килмәде, - ди Алсинә сабырлыгы бетеп.
Аның тизрәк үз уйлары, татлы хыяллары белән ялгыз каласы, Өлфәт белән бергә үткән бүгенге көнне, наз тулы бәхетле мизгелләрне күңелендә кабат-кабат яңартасы килә.
- Алда тагы! Бер сүз әйтимме, кызый? Бүген Өлфәт абый синнән күзен дә алмады. Әллә гашыйк булганмы ул сиңа?
Алсинә өшеп-калтырап куя. Ярый әле караңгы, ярый әле Рузилә аның агарынып киткән йөзен күрми. Дулкынлануын, сискәнүен тавышына чыгармаска тырышып:
- Белмим, әйткәне юк, - ди Алсинә.
- Әйтми, канишны, ничек әйтсен! Өендә хатыны белән баласы көтә бит. Егетләнеп йөргән белән түгел.
Алсинә ике кулы белән дә чытырдап имәнгә ябыша. Бармакларына йөгергән ярсулы көч агачны умырып аларлык.
- Ник дәшмисең?
Алсинәнең дәшәрлек хәле бармы? Әгәр кырында Рузилә лыгырдап утырмаса, ул мөгаен йөрәген тотып сыгылып төшәр иде. Ләкин сер бирергә ярамый. Китсен иде! Тизрәк китсен иде инде бу тел бистәсе!!!
- Ник дәшмисең? – дип кабатлый Рузилә.
- Сине тыңлыйм...
Рәмзия Габделхакова.
Дәвамы бар.
Чыганак: ukytatarstan