Литература
9 Ноября 2022, 07:00

Син икәнсең

2 өлеш Мунча ерак түгел, Алсинәгә юл уңае иде. Кыз каен себеркесе тырпаеп торган чүпрәк сумканы карчык кулыннан алды да, аның белән янәшә атлап китте. Ләкин әби белән сөйләшү җиңел булмады. Карчыкның үзенең дә күп беләсе килә иде. Алсинәнең сораулары бәбәйләп-үрчеп кабат үз башына коелды: “Кемең үлә? Ник үлә? Нәрсә булды? Озак чирләдеме, ничә яшь, кем карады? Балниста яттымы, озакмы? Ничә баласы бар иде?

Син икәнсеңСин икәнсең
Син икәнсең

Мунча ерак түгел, Алсинәгә юл уңае иде. Кыз каен себеркесе тырпаеп торган чүпрәк сумканы карчык кулыннан алды да, аның белән янәшә атлап китте. Ләкин әби белән сөйләшү җиңел булмады. Карчыкның үзенең дә күп беләсе килә иде. Алсинәнең сораулары бәбәйләп-үрчеп кабат үз башына коелды: “Кемең үлә? Ник үлә? Нәрсә булды? Озак чирләдеме, ничә яшь, кем карады? Балниста яттымы, озакмы? Ничә баласы бар иде? Карты исәнме? Кайда җирлисең? Нишләп әбиең үлемтекләрен алдан әзерләмәгән? Әллә мәңгегә килдем дип уйлаганмы? Минем бөтен нәрсәм әзер...” Менә шунда Алсинә бер-ике сүз кыстырып өлгерде: “Нәрсәгез әзер, әби? Ниләр кирәк соң?”

Мунча янына килеп җитеп, карчыкның сүнгән күзләренә, очлы иягенә карый-карый, аның сорау-киңәшләрен тыңлый-тыңлый, сәгать буе таптанып торгач, ниһаять, белә алды кыз: ахирәт күлмәге өчен хатын-кызга унике-унбиш метрлап ак ситсы кирәк була икән. Гүргә иңдерүчеләр өчен буе ике ярым булган өч кисәк тастымал-сөлге әзерләп куела. Мәет юуычыларга күлмәклек йә зур сөлге бирелә. Аңа гына риза булсалар ярый ла, кайберләре акча да сорый икән... Мәетне саклап, төн кунучыларны, кабер казычуларны да буш итмисең. Озатырга килүчеләргә тастымал, яки кульяулык булса да таратырга кирәк... Гүр сәдакасы бар, муллага каз йә тавык тоттыралар. Элек хәллерәкләр сарык бирә торган булган... Гүр казучылар хәзер акча гына ала, чүпрәк-чапракка исләре китми...
Боларны ишеткәч, Алсинә миңгерәүләнер хәлгә җитте, исән чакта акыртып талаулары җитмәгән, теге дөньяга китеп тә котыласы юк икән. Җир астына кереп яту өчен гомерең буе җыйган байлыгың да җитмәве мөмкин. Менә ни өчен әбисенең мөлдерәмә тулы сандыгы бушап калган... Менә ни өчен аны озатканда әтисе сукранып йөргән... Кем уйлап чыгарган икән бу йолаларны? Болай да кайгылы йортны ник йолкырга-чишендерергә?
Кешечә озатыгыз, диюләре шул икән... Урыс карчыгын җирләгәндә мондый хикмәтләрне күрмәгән иде кебек Алсинә. Хәер, анда барысын да Олег Иванович үзе оештырып-җайлап йөргән иде бит...

***
Әйберләр алынды. Барысы да таслап-таслап тезеп куелды. Кемгә нәрсә биреләсе бәйнә-бәйнә аңлатылып язылды. Алсинәне озатырга килүчеләр үпкәләмәс, барысын да алдан кайгырткан дип рәхмәт әйтерләр, туганнарына мәшәкать кимер. Тик кайдан, ничек белерләр соң алар Алсинәнең үлгәнен? Кем хәбәр итәр аларга? Менә кайда икән ул ялгыз яшәүнең яман яклары! Әлегә хәтле Алсинәне бу мәсьәлә һич тә борчымый иде, инде тәмам пошаманга төште. Әле үткән җәйдә генә йортларында кот очарлык хәл булган иде: икенче подъезда япа-ялгыз яшәп ятучы Арсений Петрович дигән адәм үлеп, атна буе өендә череп-таралып яткан. Яман ис килә башлагач кына, МЧС чакыртып, ишеген ватып кергәннәр. Кортлап беткән гәүдәсен көч-хәл белән идәннән кырып-себереп алганнар икән... Бозылган мәет исе ис ай буе исәннәрне укшытып торды...
Әгәр Алсинә белән дә шундый хәл килеп чыкса?! Аллам сакласын! Телефон кертергә кирәк. Ләкин бу тиз генә була торган эш түгел, айлар гына түгел, еллар буе көтәргә туры килмәгәе. Булсын иде әле ул еллар, “ых” та итми көтәр иде Алсинә. Тик юк бит... Кесә телефоны алырга кала инде. Урамда учлары белән сөйләшеп йөрүчеләргә элек көлеп карый иде, инде үзенең дә башка чарасы юк. Диңгез буена барырга дип ничә ел җыйган акчасы иң соңгы туена, каберенә керәчәк тә бетәчәк... Ялгышты Алсинә, ах, ялгышты!!! Киләчәк белән түгел, бүгенге белән яшисе булган икән! Бүген бәйрәм итәм, бүген диңгезгә барам, бүген яратам, бүген сөеләм, дип. Иртәгә дә иртәгә дип яшәү хата булган. Нинди зур үкенеч: гомере яшәргә әзерләнеп үткән дә киткән, ә чынлыкта яшәлмәгән дә...
Алда бары илле-алтмыш көн һәм алар үләргә әзерләнеп үтәчәк...
Алсинә өстәл өстенә таслап куелган үлемтекләргә күз салды. Барысы да булды кебек. Тагы ни эшлисе калды икән? Әбисен җирләгәндә хәтерләп калган иде, мәетне алып чыгып киткәч, өйне дә, пәрдә-челтәр, урын-җир әйберләрен дә юдылар. Имеш, җан чыкканда аларга кан чәчри. Шуңа күрә, кешеләргә мәшәкать азрак булсын өчен артык-портык әйберләрне җыеп куярга, ә бәлки таратырга да кирәктер. Хәер, Алсинә бик сакчыл яшәде. Акчасын юк-барга туздырмады. Әйбер алганда да, бу миңа кирәкме, ник кирәк, ансыз яшәп буламы, дип озак уйлый-сайлана иде. Хезмәт хакын кулына алуга, ул айлык смета-план төзеп куя: бусы фатирга, бусы азык-төлеккә, бусы сабын-порошокка, бусы оек-ыштанга... Һәр тиенне алдан исәпләп, санап яшәү Алсинәдә хисапчы эшеннән калды бугай. Аның ваклыгы, төпченеп-чутлашып, дәүләт акчасын юкка сарыф итмәс өчен җан талашуы, әлбәттә, хуҗаларга ошамады. Яңа хуҗа читтән кергән җиңел акчаларга бар йөрәге белән “гашыйк” иде. Аның өчен түрә булуның да, тормышның да бөтен яме-тәме, кызыгы шунда иде. Гүя адәм баласы бу дөньяга корсагы белән кесәсен тутыру өчен генә килә. Нәтиҗәдә, Алсинәне күз алдыннан ераккарак озаттылар. Аның урынына: “Сезгә нинди сан ошый соң, хөрмәтле Гали Вәлиеч?” - диючеләрнең берсе кереп утырды...
Фатирны әйбәтләп җыештырып чыгарга, обойларны алмаштырырга кирәк, дигән фикергә килде Алсинә. Аны озатучыларга эш кимер, пөхтә яшәгән икән дип тә сокланырлар... Шулай уйлады да, җиң сызганып эшкә дә кереште...

***
Алда туганнар белән хушлашу һәм тагы бер зур эш тора иде. Анысы- Өлфәт белән күрешү. Аны күрмәгәнгә егерме елдан артык вакыт үткән. Үкенечкә калмасын, күрешергә, сөйләшергә һәм хушлашырга кирәк.
Өлфәт – Алсинәнең тәүге мәхәббәте. Хәер, соңгысы да бугай. Нишләптер башка беркемне дә алай ярата алмады, чөнки Өлфәттән башка бер генә ир-егет тә үзенә гашыйк иттереп, күңелне кояш нурыдай җылытып, иркәләп-назлап торучы тылсымлы хисләр уята алмады. Бәлки ялгыз калуы да шуңадыр. Яратса, кияүгә чыккан булыр иде. Ә Өлфәт белән икесе арасында үтмәс упкын, таш дивар, мәңгелек киртә булып “ЯРАМЫЙ!!!” дигән тыюлы сүз ярылып ята иде. Бәхетле булудан, сөйгәне белән кушулудан шул рәхимсез табу-сүз тыйды, шул сүз бер сукмактан атлыйсы ике гашыйкны зар елатып, икесен ике якка атып бәрде.
Артыңда чалгысын кайрап әҗәл авыз ерып торганда инде бу тыю белән исәпләшмәсәң дә ярыйдыр. Мәңгелеккә китеп барган җанны хөкем итәргә кемнең хакы бар?!
Иртәгә юлга чыгасы төн йокысыз үтте. Күпме тырышса да, бар күңелен биләп алган авыр, шомлы уйлардан котыла алмады Алсинә. Тәнендә тормыш утының сүнүенә, Алсинә дигән кызның якты дөньядан мәңгегә китеп югалырга тиеш булуына ни акылы, ни йөрәге ышанырга теләмәде. Шулай ук бар да бетәрмени? Бу җир Алсинәдән башка гына әйләнер, Алсинәдән башка гына ак карлы кышлар, җылы язлар килер, хуш исләргә күмелеп шомыртлар чәчәк атар, ул киткәч тә, күктә шулай ук кояш балкып көләр, тормыш дәвам итәр микәнни?!
Ә бит үткәннәрдән башка киләчәк юк. Алар гел синең белән, аларны яндырып та, кисеп ташлап та булмый. Үткәннәр белән элемтә нык. Анда өзелеп сагындыра торган бәхетле көннәр бар. Анда үзәкләрне өзәрлек караңгы төннәр бар. Үткәннәрдән күпме кадерле күзләр карый. Үткәннәрдә күпме кадерле тавышлар яңгырый. Йөрәкләргә сеңгән карашлар, җанга ягылып калган назлы тавышлар... Үткәннәрдә шатлык та, сагыш та бар. Гомер юлы офыктан офыкка сузылган тасма кебек. Син шул юлдан атлыйсың да атлыйсың. Баш очында гомер кояшың балкый. Ул синең белән туган һәм синең белән бергә батачак. Гомер юлы көнбатышка илтә. Үткәннәрең бер төргәккә җыелып килә. Офыкка җиткәч, шул гомер йомгагын күкрәгеңә кысып, Мәңгелеккә алып китәсе. Бәлки ул синең Илаһи Көч алдында тотасы хисабың, җавабыңдыр.
Туу да үлем дә серле. Тормыш үзе дә сер йомгагы.
Кояш, күк, йолдызлар белән чагыштырганда бер кешенең тормышы шундый кечкенә, вак нәрсә, чүп кенә кебек. Адәм баласы бу җирдә тузан бөртеге генә, аның тырыша-азаплана гомер дисбесенә җыйган көннәре, ай-еллары галәм өчен бары бер мизгел. Бармы җирдә Алсинә, юкмы, кырык ел яшиме ул, туксанмы, аңа барыбер. Ләкин якты дөньяны бер тапкыр күргән җан тормышка чытырдап ябыша, үзен аңлый башлау белән үлем аның кан дошманына әйләнә. Ник үлемнән шул тикле курка икән кеше? Үлгәч, бернинди мәшәкать, борчу-кайгы да калмый югыйсә. Мәңгелек ял, мәңгелек тынычлык... Ләкин берәү дә үләргә теләми, мең нужа-газап белән булса да, үрмәләп булса да яшәргә тырыша. Күрәсең, Аллаһ тарафыннан бирелгән җан шул кадәр кадерле-кыйммәтледер һәм кеше дигән зат бу җиргә шул олы бүләкне күз карасыдай саклар өчен яратылгандыр.
Алсинә уйчан карашын күктә җемелдәшкән йолдызларга төбәп, тәрәзә янында тын гына басып тора. Җәйге төннәр җылы, аяз. Көндезен бала-чага тавышы белән шау-гөр килеп торган ишегалды тынып калган. Озакламый август җитәр, йолдыз яңгыры башланыр. Йолдыз атылса, кемнеңдер гомере өзелгән була, имеш. Әбисе шулай дия иде. Ул чакта үлем Алсинәдән шундый ерак иде... Әле барысы да алда иде...
Алсинә урынына барып ятты. Күңеле, бүгенгенең кара күләгәсеннән качып, гомеренең өмет тулы кояшлы көннәренә кайтып китте.

***
...Апрель ае иде ул. Аяз, якты көн. Җир инде карлардан арынган, сукмаклар ачылган. Ул елны яз иртәрәк тә килде бугай. Ак күлмәкле, ал галстуклы бер төркем мәктәп укучысы, шаулаша-гөрләшә олы тыкрык буйлап колхозның машина-трактор паркына менеп бара. Болар – вожатый Ландыш апалары җитәкләгән драмтүгәрәк әгъзалары. Язгы чәчүгә чыккан механизатор абыйларына концерт күрсәтергә барулары. Үзләре атлыйлар, үзләре концертта сөйлисе сүзләрен, шигырьләрен кабатлыйлар. Аяк өсте килеш репетеция үткәреп баралар шулай. Оныта-нитә калсалар, Ландыш апалары пышылдап торачак.
Алсинәгә унбиш яшь. Ул инде пионер яшеннән чыккан, тик барыбер муенына ялкын кебек янып торган кызыл галстугын таккан. Барыгыз да бер төсле булырга тиеш, диде Ландыш апалары. Алай матуррак та, тантаналырак та, имеш. Алсинәнең тавышы көчле, яңгырап тора, шуңа күрә ул гел урысча җырлар гына башкара. Ә татарча җырлар өчен моң кирәк, йомшак, назлы тавыш кирәк.
Аларның Саклыкка күчеп килүләренә әле бер генә ел. Моңа тикле күрше Ивановка авылында яшәделәр, Алсинәнең әтисе шунда агроном булып эшләде. Кыз урыс мәктәбендә укыды. Шуңа күрә урысча рәхәтләнеп, бөтенесе көнләшерлек итеп әйбәт сөйләшә. Һәм җырлый да!
Менә концерт башлана. Тракторист, шофер абыйлар кайсы кайда чүгәләп тамаша карарга әзерләнә. Чыгыш ясаучы балалар өчен такталар тезеп, сәхнә сыман нәрсә ясап куйганнар. Бу клуб түгел, кешеләрнең эш урыны.
Пионерлар ике рәт булып тезелеп басалар да, күкрәк киереп, иякләрен югары чөеп, ялкынлы чыгышларын башлыйлар:

Кеше барсын булдыра,
Җиргә байлык тудыра.
Тир түгеп эшләгәннәр
Кунактай яшәгәннәр!
Хезмәт төбе – хәзинә!
Эш сөйгәннәр сөенә,
Рәхәтенә тиенә!

Шофер абыйлар елмаеп тыңлыйлар, иренеп кенә кул чабалар.
Алсинә шигырь сөйләми, ул җырларга тиеш. Ивановкада яшәгәндә бәйрәм саен, клуб сәхнәсенә менеп, “Птица счастья”ны җырлый, аңа шаулатып кул чабалар иде. Монда да, үзенең көмеш кыңгырау кебек чыңлап торган чиста, көчле тавышына соклана-соклана, шул җырны башкарды. Аны тыңлап шаккатырга тиешләр иде кебек, ләкин алкышлар яңгырмады. Абзыйларның теләр-теләмәс кенә сыек кул чабуларын күреп үртәлгән кыз, еларга җитешеп, Ландыш апасына сыенды: “Мин начар җырладыммы әллә?” “Борчылма, Алсинә, бик матур җырладың!”- диде вожатый апасы, аны аркасыннан кагып. Ләкин Алсинәнең кәефе төшкән иде, бу сүзләр генә аны юата алмады. Моңа чаклы бары мактау-хуплауга өйрәнгән, тавышына, җырларына гел яхшы бәя, мактау сүзләре генә ишеткән кыз өчен тамашачыларының битарафлыгы зур фаҗигага әйләнде. Концертлары тәмамлангач, ул бик нык рәнҗетелгән кешедәй башын иеп, тизрәк моннан китәргә, күз алдыннан югалырга ашыкты. Ашыгуы белән җирдә тәгәрәп яткан ниндидер тимер кисәгенә абынып егыла язды. Бу уңайсыз хәлдән котылырга теләп, туфли шнурын рәтләгәндәй кыланып, җиргә иелгән иде, шул чак карашы борын төбендә кинәт пәйдә булган тузып-янчелеп беткән ике ботинкага килеп төртелде. Башын күтәргәндә аның каршында коңгырт-кара чәчле, түгәрәк йөзле, песи күзле бер егет ирен чите белән елмаеп басып тора иде. Яшькелт-соры күзләре Алсинәгә яратып та, кызганып та карадылар.
- Сез урысча җырламагыз. Бу бит татар авылы, - диде егет һәм кызның иңенә дусларча йомшак кына кагылып алды да, артына борылып карый-карый, ашыкмый гына гаражларга таба китеп барды.
Егет китте, ә Алсинә авызын ачып басып калды. Аны “Сез” дигән сүз гаҗәпләндергән иде. Китаплардан укып, кинолардан карап белә: элек, үткән гасырларда озын, купшы күлмәкле иркә туташларга “Сез” дип дәшә торган булганнар. Ләкин муенына галстук таккан мәктәп баласына, гап-гади авыл кызына гап-гади авыл егетенең “Сез” дип дәшүе аңа шул кадәр сәер тоелды, ул хәтта үзенең җыры турында да, оятка калуы турында да онытты. Бүгенге көннең иң зур, иң мөһим вакыйгасы булып, мәче күзле егет һәм аның сәер сүзләре генә калды.
Аннары ул вакыйга да онытылды. Җәй килде, курка-дулкынлана имтиханнар бирелде, гамьсез яллар башланды.
Икенче очрашулары авыл кибетенең ишек төбендә булды. Алсинәнең кереп баруы иде, ачарга дип ишек тоткасына үрелде, тик шул чак каршысына уктай атылып килеп чыккан берәү аны аяктан бәреп ега язды. Кыз артка сөрлекте, чак кына баскычтан мәтәләп төшмәде. Шул арада үзенә килеп бәрелүченең “Сез” икәнен дә күреп өлгерде. Егет Алсинәне җәһәт кенә биленнән эләктереп алды. Бер мизгелгә алар бер-берсенә бик якын килеп, сыенып тордылар. Бик кыска булды ул мизгел, ләкин шул кыска мизгелдә кичергән хисләр тәнгә дә, җанга да сыешлы түгел иде.
- Гафу итегез, – диде егет. – Бик ашыга идем.
Ул Алсинәгә юл бирде, ишекне үз куллары белән ачып, аны эчкә үткәрде. Күзләре шул хәтле яратып, үз итеп карый, иреннәре ягымлы елмая иде. Кыз, тиз генә исенә килә алмый, үз йомышын онытып, кибет уртасында бер мәл миңгерәп басып торды.
Ул чыкканда каядыр “бик каты ашыгучы” егет ишек төбендә тыныч кына тәмәке тартып тора иде. Алсинәне күргәч, ул аның күзләренә туп-туры төбәлеп, ирен чите белән генә йомшак-назлы елмайды. Каушаудан кызның тәненә ут капты, адымнары ялгышты...
Аннары көз килде. Өлкән сыйныфларны колхоз басуына бәрәңге җыярга җибәрделәр. Башта трактор артыннан чаба-үрмәли, бәрәңгеләрне зур-зур өемнәргә җыйдылар. Аннары аларны төяп алып китәр өчен машиналар килде.
Алсинә бәрәңге тулы чиләген әрҗәдә патша кебек киерелеп басып торган классташы Басыйрга сузган иде, тегесе аны алып бушатасы урында, маймылланып кызны үртәргә-ирештерергә кереште:
- Давай, үзең генә бушат әле! Класста бик эре кыланасың бит! Күпме ялынып, күчерергә бирмәдең!
- Кыланчык! – диде Алсинә ачу белән.
Шул чак кемдер аның чиләген тартып алды да, дөбердәтеп әрҗәгә бушатып та куйды. Йөзен боргач, таныды Алсинә: каршында “Сез” басып тора иде. Егет каш астыннан гына кызга күз сирпеп, ягымлы елмайды, үзе кирза итегенең башы белән машина тәгәрмәченә типкәләде. Кабат килгәндә тагы Алсинә каршына чыкты, сүзсез генә чиләген алды, әрҗәгә бушатты. Аның бер сүз дәшмәве Алсинәгә сәер тоелды. Өченче тапкыр әйләнеп килүдә ул үзе беренче сүз катты:
- Бу сезнең машинамы?
- Калхузныкы, - дип бөтен йөзе белән балкып бәхетле елмайды егет.
Шул көнне Алсинә аның исемен белде. Беренче тапкыр иреннәре изге догадай шул кадерле, дөньяда иң матур, иң татлы исемне пышылдады: “Өлфәт, Өлфәт...” Шул исем күңелен иркәләде, йөрәген юатты. Шул исем аны ничә еллар озата йөрде, шул исем белән төшләрендә саташты, “Өлфәт!” дип өзгәләнеп кычкырып, яратканын чакырды. Ә аның үзенә, күзләренә карап, күпме генә әйтә алды икән? Юк, беркайчан да кычкырып әйткәне булмады бугай бу исемне... Бары пышылдады, кайнар сулышына кушып, йөрәк канына сугарып, әрнү-сагышларына әвәләп, иңрәп-сыкрап, юксынып пышылдады гына: “Өлфәт...”
Мәхәббәт галиҗанәпләре аның ком-ташлы, сикәлтәле тормыш юлына үзенең алтын тырысыннан берничә бөртек көмеш тәңкә сипте дә: “Инде тап, җый шуларны!” – дип, үртәп-үчекләп китеп барды.

Рәмзия Габделхакова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак:ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас