

- Сез яшермәгез, дөресен әйтегез. Мин белергә тиеш... Чөнки әзерләнергә кирәк. Туй бит...
Табиб язуыннан туктап каршында утырган хатынга күтәрелеп карады:
- Туй?! Нинди туй?
- Шулай... Һәр кешенең өч туе була. Башта бәби туе, аннары никах туе. Аннары соңгы туй... Беренче туйга әниләрең әзерләнә, икенчесенә бергәләп. Ә өченчесе үзеңә кала... Миңа әзерләнергә кирәк. Сез дөресен әйтегез. Күпме?
- Нәрсә күпме? Мин ришвәт алмыйм. Аннары бу шундый диагноз... Аны бернинди акча, бернинди байлык та җиңә алмый. Әллә кемнәр китә. Патшалар да...
Табиб кабат башын иеп язуына кереште. Каршысында утырган авыруның үткен, туры карашын күтәрү авыр иде. Гүя гаепли, рәнҗи. “Тизрәк чыгып китсен иде инде ичмасам,” – дип уйлады табиб. Инде ничәнче тапкыр бу һөнәрне сайлавына үкенде. Үлемне җиңәргә теләп, өстенә ак халат кигән, антлар биргән иде, тик һаман үлем түгел, ул җиңелә...
- Сез миңа шуны әйтегез... Яшермичә, дөресен әйтегез: миңа күпме яшәргә калды? – дип сорады хатын. – Ничә ай? Бәлки көн... Күпме?
- Иртәгә үк...
- Иртәгә?! Мин өлгерә алмыйм...
- Насыйрова! Тыныч кына тыңлап бетерегез, зинһар. Иртәгә сез анализлар тапшырасыз. Соңга калмагыз, лабораторияләр унга кадәр генә эшли. Берсекөнгә үк миңа киләсез. Казанга направление язарбыз. Операцияне кичектерергә ярамый.
Хатын гүя аны ишетмәде.
- Миңа күпме яшәргә калды? – дип үҗәтләнеп соравын кабатлады.
- Операция ясатмасагыз, ике ай. Күп дигәндә ярты ел. Аңлыйсызмы шуны?
- Мин анализлар тапшырмыйм... Пычак астына да кермим... Барыбер үләсе. Тегеләй дә, болай да... Хушыгыз!
Хатын чыгып китте. Табиб арган карашын буш урындыкка төбәп, башын чайкап куйды. Икенче мизгелдә аның каршында башка авыру утыра иде инде...
Менә шулай... Бер мизгелдә кешенең бөтен өмет-хыялларын яндыралар да куялар. Эшендә баш катырдылар, имеш, тикшеренергә, флюраграфия үтәргә кирәк. Менә үтте... Үз аягы белән кереп, үлем карары алып чыкты. Онколог дигән врачның дөньяда бар икәнен дә белми яши иде, әле тагы да яшәр иде. Үлсә ни... Ник үлгәнен дә белмичә тыныч кына китеп барыр иде әле. Белеп ни файда соң?! Барыбер ярдәм итә алмыйлар. Җәфалап йөртәләр, шул гына.
Алсинә, аң-хәтерен югалткан кешедәй, кай тарафка юнәлергә дә белми, больница ишеге төбендә бераз таптанып торды да, яшь каеннар арасындагы бер эскәмиягә килеп утырды. Уй-фикерләрне тупларга, миңгерәп калган башны рәткә китерергә кирәк иде. Барысы да шул хәтле тиз, шул хәтле көтелмәгәнчә килеп чыкты шул... Хәер, кем начарны көтә?!. Флюраграфия нәтиҗәсен алырга дип кенә килгән иде югыйсә монда. Аңа: “Сезнең карточка онкологта,”- диделәр. Ул чакта Алсинә бәхетле иде әле, чөнки ул онкологның кем икәнен дә белми иде. Тамак-борынны тикшерә торган врачтыр дип тыныч кына поликлиникага юнәлде. Регистратурада аңлаттылар. Кереп тә йөрисе калмаган. Белмәгәннең башы авыртмый. Хәзер нишләргә инде? Бәлки еларга кирәктер? Елыйсы да килми, бөтен нервылар киерелеп тартылган.
Җәйнең иң матур вакытында кара уйларга чумып, хәсрәтләнеп утыр инде. Ике айдан сентябрь җитә. Үләр өчен көз җайлы вакыт инде үзе... Кабер казучыларга җиңел булачак... Эссе дә түгел, суык та. Җир әле туңмаган... Туфрак йомшак була...
Алсинә миңгерәү карашын дөнья күзенә төбәп утыра. Дөнья зур, иркен, матур. Анда яшәү рәхәт. Тумаган кеше яшәүнең рәхәтлеген белми. Тугач, рәхәтен белгәч, барысын ташлап, китәргә кирәк. Әнә каршыдагы эскәмиядә бер песи йоклап утыра. Кап-кара. Алсинә кара мәчеләрне гомергә яратты. Юлын кара мәче бүлсә, сөенә иде. Чөнки ничә сынаганы бар, юлын кара песи бүлсә, эшләре уңа. Алсинәләр нәселен “Мәчеләр” дип йөртәләр. Әгәр кушаматны сайлап аласы булса, ул ике дә уйламый барыбер “Мәче”не сайлар иде. Мәче Алсинәсе – горур яңгырый!
Кызның күңеле бераз җылынгандай булды. Менә бүген дә аңа кара мәче очрады. Бәлки хәерлегә булыр... Тик нәрсә хәерлегә булыр? Китүме?
Мәчеләргә рәхәт. Алар үләселәрен белми яшиләр. Пычак астына да кереп ятмыйлар. Аларны флюраграфия үтәргә җибәрүче дә юк. Мәчеләргә акча да кирәкми... Уйлап карасаң, бу дөньяда иң рәхәт яшәүче җан ияләре шул песиләрдер әле.
Алай дисәң... Хайваннарның ни кичергәнен беләмени кеше?!
- Әйе бит, песи? Сезнең башта да әллә нинди уйлар, әллә нинди кайгылар бардыр, сөйли генә белмисез.
Мәче сискәнеп күзләрен ачты, сызык кына калган бәбәген Алсинәгә төбәде. Аннары елмайды. Хәер, песиләр гел елмая инде.
- Мяу?
- Көлмә, мин ике айдан үләм, - диде Алсинә.
Мәче иренеп кенә күзен йомып алды. “Хәлеңне аңлыйм” диде бугай.
- Әзерләнергә кирәк. Кешеләрнең тормышы бик катлаулы бит, наныем. Үлдең дә бетте генә түгел. Өч көнлек эшең кала әле аның җирдә. Безнең әби үлгәч, гомер буе тутырган сандыгы бушады. Ә минем андый сандыгым юк. Шулай иртә китеп барырмын дип уйлаган да булмады шул... Менә шундый хәлләр, песикәем...
***
Алсинә ялгыз яши. Яше кырыкта булса да, бер тапкыр да кияүгә чыкмаган карт кыз ул. Сафлыгы башта мактанычы, горурлыгы иде. Утыздан узгач, оятка әйләнә башлады. Шул яшьтәме?! Сазып утырдынмы? Беркемгә кирәгең булмады?! Сөяркә булырга теләмәде, кияүгә чакырмадылар... Хәер, ник алдаша, чакырдылар. Мәңгелек ярым бул, дип кул сузучылар булды ла анысы, тик Алсинә теләгән кеше генә түгел... Япа-ялгыз карт кыз булып утырды да калды шулай...
Менә хәзер шуңа сөенеп кайтып бара. Әле дә артыннан елап каласы бала-чагасы юк! Әле дә ялгыз! Ялгызлыкның да яхшы ягы булыр икән...
Әзерләнүне нидән башларга?
Әгәр ике ай гына калган икән, димәк ял сорап гариза язарга кирәктер. Ялдан соң эшкә чыгып булмастыр инде. Ләкин чир хакында беркемгә, берни әйтмәскә!
Алсинә киоскта газет-журнал сата. Эше тыныч, рәхәт. Тик кышларын салкын. Киез итекләр, туннар киеп утырасы. Әле алай да суык энәле-бәсле теле белән сөягеңә кадәр ялый. Бәлки бу яман чир дә шул өшүләр аркасында килеп чыккандыр.
Алсинә чираттагы ялын августта гына алырга тиеш иде. Ләкин болай да санаулы, кадерле көннәрен газет сатып үткәрмәс бит. Фаина белән алмашасы булыр инде.
- Нигә ашыгасың? – диде бүлек башлыгы аның гаризасын күргәч. – Әле чиратың җитмәгән бит.
- Әни авырый, - дип алдашты Алсинә. Үзе эчтән генә әрнеп уйлап куйды: “Чиратым җитмәсә дә алып китәләр шул... Мәңгелек ялга китәр өчен чират та, блат та кирәкми...”
Анысы хак, әнисе дә авырый. Инде бишенче ел култык таяклары белән “җитәкләшеп” йөри. Баскычтан төшкәндә егылып, аягын сындырган иде, шуннан тәки рәтләнә алмыйча, аксап калды. Энесе белән килен тәрбиясендә Наратта яши. Алсинә исә ничә ел буе җиде-ят карчыкны тәрбияләде. Чөнки аңа үз куышы - фатир кирәк иде.
Хәлләр болай булды. Әлмәткә килгәч тә, ул бер карчыкка фатирга кергән иде. Анна Степановна бик ипле кеше булып чыкты. Аңлашып-килешеп яшәделәр, карчык юк-бар вак-төяк белән баш катырмады. Анна Степановнаның бердәнбер улы Мәскәүдә ниндидер институтта укыта, гаиләсе белән шунда яши иде. Фатир хуҗасына инсульт булгач, Алсинә аңа телеграмм сукты, тегесе шундук кайтып та төште. Атна буе әнисе янында әвәрә килде. Аннары Алсинәне чакырып алды да:
- Миңа китәргә кирәк. Әнине сезнең карамакта калдырам, Аллочка. Зинһар, ташламагыз, - диде.
- Белмим...Мин дә эшлим бит... – дип ык-мык килде кыз.
- Карагыз гына, буш итмәбез, – диде Олег Иванович. - Яхшы карасагыз, квартир үзегезгә калыр.
Алсинә ышанмады. Тиешле документлар, килешүләр төзелде. Алсинә барыбер ышанып бетә алмады. Мәскәү кунагы китү белән, бер кочак кәгазь күтәреп, юристка чапты.
- Бернинди хата, шикләнер нигез юк. Барысы да закон нигезендә дөрес төзелгән, квартир сезгә калачак, - диделәр аңа.
Алсинә шул чакта шатлыгыннан елаган иде. Шуннан бирле елаганы булмады. Чөнки башка әлләни шатлыгы да булмады бугай.
Анна Степановна җиде ел урында ятты. Җиде ел буе Алсинә аны үз анасын карагандай тәрбияләде. Улы соңгы юлга озатырга гына кайтты.
Киткәндә кызга рәхмәт әйтеп, ун мең акча сузды:
- Күршеләрне җыеп, кырыгын, елын үткәрерсез, мин кабат кайтып йөри алмам. Кием-салымнарын карчыкларга тарат, - диде.
Әнисенең бар булган алтын-көмешләрен, хаттыр, сүрәттер ише әйберләрен үзе белән алды да Мәскәвенә китеп барды. Яңадан аннан бернинди хәбәр булмады.
Инде үзен генә кайгыртып, шатланып яшисе иде дә... Китәргә дә вакыт җиткән икән... Кемгә туксанда, кемгә кырыкта... Барыбер синнән бер файда юк, ипи черетеп ятма анда, дип алып китәргә уйлаганнар, күрәсең, өстәгеләр...
Анысы хак, тормышка чытырдап ябышырлык сәбәп тә юк кебек. Ни ире, ни баласы... Тик үләсе дә килми. Кырык яшьлек кызның яшисе килү гаҗәпмени, әбисенең туксанда да җирдән китәсе килмәде әле. Ләкин синнән ризалык сорап торучы юк, карар кылынган, китәргә икән, китәргә...
Ял алырга гариза язылды. Чираттагы ял. Җир өстендәге соңгы ял. Алда исә мәңгелек ял көтә. Анысына гариза язып торасы юк. Дөньяга килгәндә дә гариза язасы юк. Ләкин килү белән китү арасында адәм баласы баштанаяк кәгазьгә күмелә. Үзеңнең дөя түгел икәнен раслый-раслый, кәгазь арты кәгазь җыя. Тел очы кадәр генә трамвай билеты да кешенең үзеннән кадерлерәк була башлый, шул булмаса төртәләр дә төшерәләр. Кеше китә, артыннан бер кочак документ, кәгазь тавы өелеп кала...
Гариза язылды, ял алынды, эш белән исәп-хисап ясалды. Вокзал янындагы кечкенә киоскка алпамша гәүдәле Фаина бөрешеп кереп утырды.
- Отпускыңны юыйк инде, малай, - дип кинаяле елмаеп күз кысты ул. – Син юкка гына качмыйсың, беләбез! Шәп кияү тапкансыңдыр әле! Яшерәсең генә.
- Тапсам, иң беренче сиңа әйтәм, - диде Алсинә.
- Табарга язсын! Әйдә, шуның өчен бер күтәреп куйыйк әле, - дип сумкасыннан маңгаена 777 саны сугылган яшел шешә тартып чыгарды Фаина.
Алсинә баш тартты. Фаинаның хәтере калды:
- Гомергә әүлия булып кыландың инде. Намазга басмагансыңдыр бит?!
- Өйдә кунакларым бар. Абый эчкәнне бер дә яратмый. Гаепләмә, башка вакытта, яме.
- Туйда! Туйда! – дип көлде Фаина. – Горько! - дип кычкыра-кычкыра күтәрербез.
Гел шулай, Алсинәне ялга һәр елны “Кияү табып кайт!” дип озаталар. Каян табасың аны хәзер? Яхшыларын чүпләп бетергәннәр, өтекләре этемә дә кирәкми. Кеше ирләре белән качып-посып йөрсәң генә. Ләкин аның ахыры яхшы бетмәсе тилегә дә көн кебек ачык.
***
Шулай итеп, алда алтмыш көнләп вакыт бар. Артта калган көннәр пружинадай тыгызлап кысылган. Сызык кына калган, сызык кына... Аз да түгел кебек үзләре, ләкин күз ачып йомган арада үткән дә киткән. Болары да үтәчәк... Үтмә, зинһар, минем яшисем килә, дип учка кысып саклап булмый. Вакыт хәйләкәр ул. Елан кебек сиздерми генә шуып үтә дә китә. Тотарсың, бар, аның шома койрыгын!
Алсинә көзге янына элеп куйган календарь янына килеп басты. Календарьдәге рәсемдә ике мәче баласы елмая. Икесе дә карга сыман кап-каралар, йоннары мамыктай күпергән, күзләре - яшел төймә. Саламнан үрелгән кәрзин эчендә бер-берсенә сыенып утыралар. Исәнме икән хәзер бу песикәйләр?
Ике ай, алтмыш көн... Табиб биргән вакыт 23 августта тәмамлана икән. Плюс-минус көннәр дә булуы мөмкин...
Алсинә көзгедәге сүрәтенә күз салды. Менә шул матур кыз салкын җир астына кереп ятсын ди инде. Бу озын толымнар кара туфрак, сары балчык белән күмеләчәк. Алсуланып торган йөз, балкып торган күзләр, ап-ак энҗе тешләр җирдән мәңгегә югалачак... Һич тә гадел түгел бу! Картаеп, ямьсезләнеп, үз вакытың җитеп үлсәң, үкенечле дә булмас иде. Ә болай... Кияүгә дә чыкмаган килеш, ир назын күрми, ана булу шатлыгының ни икәнен дә белми китеп бар, имеш...
- Мин чынлап та үләргә тиешме? – дип сорады Алсинә көзгедәге шәүләсеннән. Көзгедәге моңсу карашлы кыз, әлбәттә, дәшмәде.
Шулчак бер сынамыш исенә төште. Имеш, күңелеңнән сорау бирәсең дә, телевизор яки радио кабызасың. Анда нинди сүз әйтсәләр, җавап шул була имеш. Алсинә йөгереп барып телевизорны кабызды. Анда бөтен экранны тутырып алагаем зур фил атлап килә иде. “Филләр ифрат көчле һәм чыдам хайваннар. Үзләренә азык, су эзләп, алар эссе кояш астында комлы чүл буйлап көненә җитмеш-сиксән чакрым ара үтәргә мөмкин....” – диде ягымлы ир-ат тавышы.
Алсинә иренен тешләп, өметсезләнеп баш чайкады: “Җитмеш-сиксән көн яшисем калган икән...”
Әзерләнергә кирәк. Нидән башларга? Әбисенең сандыгы тастымал, сөлге, яулык ише чүпрак-чапрак белән шыплап тулган иде. Картлар соңгы юлга ни кирәген белә. Әнисе дә беләдер. Тик аңа әйтергә ярамый. Ул әлегә бу хакта белмәскә, алдан ук хәсрәт утында янмаска тиеш. Берәр карчыктан сорашырга кирәк булыр. Күрше Сәкинә астай мәчет юлында йөри, бәлки аннан? Юк, юк, Сәкинә әби белми торса да ярар, югыйсә имеш-мимешләр чыгара да башлар. Намазлыгыннан сикереп тора да, кеше тикшерергә тотына бит ул. Үзе: “Яман сүздән, гайбәттән сакланыгыз, иң зур гөнаһ кеше гаебен тикшерү,” - дип акыл өйрәткән була тагы. Хәер, ник теләсә кемнән сорашып йөрергә, базарда чүпрәк-чапрак сатучы хатыннар үзләре беләдер әле, аңлатырлар шәт.
Ялы өчен бирелгән акчаны учына йомарлап, базарга барганда Алсинәгә чуар яулыклы бер бөкре карчык очрады. Йомшак чүәкләрен өстерәп, ашыкмый гына үзалдына нидер мыгырдынып-сөйләнеп бара. Аралары якынлашкач ишетте Алсинә, карчык ду китереп кемнедер сүгә иде.
- Менә үзең картайгач, белерсең, күрерсең әле, апаем! Әллә мәңге шулай торырмын дип беләсеңме? Аллаһы Тәгалә тигезли ул. Бүген кәпрәеп йөргән белән түгел ул. Яшәп кара безнең кебек, тиеннәреңне санап. И Илаһым, күрсәт әле үзеңә, акылга утырт әле шул оятсызны, кодрәтең киң бит...
Алсинә үз аяклары белән каршына килеп чыккан шул әби белән киңәш-табыш итәргә булды. Башта якты йөз, тәмле тел белән сәлам бирде:
- Исәнмесез, әби.
- Исән шул менә... Әллә кайчан үләсе иде дә, кеше эчен пошырып йөргәнче. Менәтерәк мунчага кертмәделәр үземне. Кичәгенәк керү хакы унбиш сум иде, бүген егерме биш сорап тора, җир бит. Икенче юлы алып килермен, бер хәстәрләнеп килгән, юыныйм инде, дим. Юк шул, якын да җибәрми. Миннегемне күтәреп кайтып киттем менә.
- Күпме җитмәде соң, әби? - дип сорады Алсинә.
- Ун сум җитмәде шул, кызым. Унбиш дип исәпләп барган идем. Көн саен бәя күтәрәләр, белеп бетермәле түгел.
- Бер барган, керегез инде, әби. Миннән хәер булыр, - дип Алсинә карчыкка ун сум сузды.
Карчыкның йөзенә кояш кундымыни, яктырып-балкып китте:
- И-и рәхмәт яугыры! Юлларың уңсын, бәбкәм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын үзеңне, - дия-дия, кыз өстенә берсеннән-берсе матур изге теләкләр яудырды.
Рәмзия Габделхакова.
Дәвамы бар.
Чыганак: ukytatarstan