

Кичке эшләр тәмамлануга, Сания белән Фәнис үз бүлмәләрендә икәү генә калдылар. Сания иренең күзләренә карап сүз башлады:
– Әтисе, тиздән биш кыз берьюлы авылдан чыгып китәчәк. Болын кадәр өй бушап калса ни эшләрбез? Әллә, мин әйтәм, тагын бер-ике-өч бала алабызмы?
– Оныклар үсеп килгәндә килешерме соң?
– Оныклар онык урынында. Детдомда үсү – бер нәрсә. Гаилә җылысын тоярлар. Күрәсең бит: алып кайткандагы балалар белән хәзергеләр арасында җир белән күк аермасы.
Ирнең дә күңеле каршылыклы уйлар белән тулы, шуңа күрә хатынына җавап биргәндә шиген дә белдерде:
– И әнкәсе, син шулай дисең дә. Аласы килү – бер нәрсә, аларны бит үстереп аякка бастырырга да кирәк. Инде болары үсеп җитте. Бик җиңелдән
булмады. Үзебез дә олыгаеп барабыз. Курыкмыйсыңмы соң?!
– Юк, әтисе, мин курыкмыйм. Мин өйрәндем инде. Бер дә авыр булмады. Безне дә әткәй-әнкәй бөтен көчен, йөрәк җылысын биреп үстерде. Яхшы тәрбия биргәч, акыллы булырлар, дип уйлыйм. Әле Ильяс шалтыратып алды. Җомга кайтам, сагындым, ди. Инде Чаллыга ияләшкәндер, бер киткәч, бик кайтасы да килеп тормас. Уку бик җиңел түгелдер, безнең кайгы булмас, безне онытыр, дип уйлаган идем. Өч-дүрт ел гына яшәсә дә, ияләшкән инде, әти-әни дип өзелеп тора. Кайтасы килә дигәч, шундый сөендем. Димәк, безнең тырышлыгыбыз бушка китмәгән.
– Ияләшү генә түгелдер инде ул, әнисе! Җылы ояга кош та канатын куя. Гаилә җылысы тарта торгандыр. Аннан ул болай да бик акыллы булды.
Фәнис агарып килгән сакалын канәгатьлек белән сыйпап куйды.
– Әтисе, син сүзне икенчегә борма әле! Минем сорауга җавап бирмәдең. Тагын бер-ике бала алып кайтабызмы дигән идем лә, – дип кабатлады Сания.
– Ярый соң, әнисе, Аллаһ теләсә алырбыз! Теге Ташъелга карты чынлап та дөрес әйткән булган икән. Үксезләрне үз балаларыбыз кебек күреп үстергәч, Аллаһка шөкер, чынлап та сихәтләндең. Күзем тия күрмәсен! Иш янына куш сыя. Хөкүмәтебез дә ярдәменнән ташламый. Сәламәтлектән генә аермасын да, дөньялар тыныч булсын!
Сания Ташъелгага барыр алдыннан күргән төшен хәтерендә яңартты: төшендәге ак сакаллы карт аның кулына ап-ак, шактый саллы гына төргәк тоттырган иде. Төргәк авыр. Тик хатын аның авырлыгыннан хәлсезләнмәде, бары тик куәте артканын, яшисе килү теләге көчәюен генә сизде. Карт биргән ап-ак төргәктә Сания белән Фәниснең уллыкка-кызлыкка аласы балаларның язмышы булган икән. Чынлап та, авыр булса да, үксез балалар белән йөрәк җылысын бүлешү, Саниянең тәненә сихәт, җанына куәт өстәде. Игелекле балалар тәрбияләп, күңелендәге миһербанлыкның саекмавына, арта баруына гына куанып, авыл гомерен озынайтып яшәү һәркемнең дә язмышына язылмый.
Әйе, якты дөньяга килгән бер генә кешенең дә гомере эзсез үтми. Һәр кешенең үзеннән соң җирдә сызган сукмагы, дөньялыкта туплаган мирасы кала. Кемнеңдер сукмагы бормалы, сикәлтәле, чоңгыллы. Сания изге гамәлләр белән бизәлгән якты сукмактан киләчәккә атлап бара. Әни көтеп тилмергән балаларның өмет тулы карашы аны алга әйди.
БЕТЕМ
Дөньяга килгән мизгелеңнән алып, инде үзең буйга җитеп, гаилә корып, балалар үстерсәң дә, синең өчен балам диеп өзелеп торучы, тугры җанлы газиз кешең янда булудан да зур бәхет юктыр ул. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниләребезне ничек кенә зурласак та, аларга булган рәхмәтебезне әйтеп бетереп булмастыр.
Хатын-кызның күңеленә туганда ук ана булу инстинкты салына. Аллаһы Тәгалә белгертүе буенчамы, нәни кыз бала кулына курчак алып уйный башлый, бишек җырларын көйләп йоклата. Үсә-үсә, ул инде үзенең ни өчен дөньяга килүен төшенә. Дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен туган җан. Ул – кешелек дөньясын яшәтүче, яшәртүче зат. Ул – мәхәббәт алиһәсе!
Җанын ярып туган баласын кулларына алган ананың күзләрендә мәңгелек туңлыкны эретерлек кояш нурлары уйный. Ана баласына назлап эндәшкәндә, җиһан тынып кала. Сабыен баккан ананың карашы тулы наз. Ягымлылык, нәзакәтлелек, сөю тулы җылы караштан сабый күңеле генә түгел, бөтен дөнья җылынгандай була. Тирә-якта гөлләр шаулап чәчәк ата, көмеш чишмәләр, күзен ачып, челтерәп ага башлый, сандугачлар яңа җыр суза. Ана җырына бөтен дөнья кушыла.
Ана күңеле тирән диңгез сыман. Ул диңгезгә баласының борчулары, шатлыклары, сөенечле язлары, чәчәкле җәйләре, алтын көзләре, буранлы кышлары, моң-зарлары – барысы да сыя. Ана кеше мәрхәмәтле җаны, киң күңеллелеге, эчке дөньясының матурлыгы белән баласына яшәү өлгесе булып тора. Әмма, карап торышка никадәр гүзәл тоелса да, диңгез суы тозлы ул. Тормыш үзе шулай түгелмени?!
Ана җирдә бала өчен яши. Ана кеше йөрәк каны белән гомер биргән, күкрәк сөтен имезеп үстергән, шул сөт белән җанына иман иңдергән баласын бер генә минут та исеннән чыгармый. Кайда гына булуына карамастан, чүлдәме ул, әллә котыптамы, айдамы яисә тирән шахтадамы, аралары меңәр чакрым ераклыкта булса да, ана баласының йөрәк тибешен җаны белән тоеп яши. Гомер буе
аңа терәк була. Баласы өчен янып торган утның кочагына керә. Кайнар тыны белән җил-яңгырдан саклап яши. Баласының борчуларын күрсә, ана күңеле хафалана башлый. Диңгез кебек дулкынлана. Баласын җил-давыллардан яклавын сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Борчулардан, бәлаләрдән догалары белән саклап тора.
Җанындагы наз белән баласын сугарып яшәгән ана елларының гына түгел, гомеренең дә үткәнен сизми кала. Балалары үсеп җиткәч, ана да үзгәрә. Инде олыгаеп, маңгай сырлары буразнадай тирәнәйсә дә, йомшак кулларын җыерчыклар, чәчләрен ак бәс капласа да, баласының уңышларына, бәхетенә сөенгән ананың йөзе кояштай балкый, карашы дөньяга нур сибә. Әле аның күңелендәге наз чишмәсенең суы кипмәгән. Аның сабырлык бөркелеп торган төпсез күлдәй күзләрендә шатлык һәм бәхет нурлары коена. Ә инде баласын җуйган, ялгызлык диңгезенең тозлы суларын туйганчы эчкән ананың төсе уңа башлаган күзләрендә мәңгелек кайгы уты, җаннарны тетрәтерлек, үзәкләрне өзәрдәй тирән сагыш, моң ята.
Җиргә килгән һәрбер кешенең тәкъдире алдан ук язып куела, диләр. Таулы авылында гомер итүче ак яулыклы, ак күңелле изге ана Мәбрүрә үз язмышын үзе теләгән якка үзгәртә. Сөйгәнен сугышта югалткан, ана булу бәхетен татымаган килеш, алты ятим балага әни булырга ризалаша. Җиденчесе, уртак уллары туып, ун елга якын гына парлы булып яшәгән, ире вафатыннан соң да балаларын күңел назы, йөрәк җылысы белән төреп гомер кичерә. Ул чираттагы тормыш сынавы алдында сынмый-сыгылмый. Ана сөте белән җанга күчкән иманына тугры калып, холкындагы үҗәтлеккә, сабырлыкка, түземлеккә таянып, җиде баласының, күпсанлы оныкларының кадерле кешесе булып яшәвен дәвам итә. Иреннән, аның беренче хатыныннан калган мирасны түкми-чәчми киләчәккә илткән анага ничек сокланмыйсың?! Язмыш белән көрәшкәндә, Мәбрүрә җиңүче булып кала.
Гөлниса – дәһшәтле сугыш корбаны. Ана булу бәхетенә сөенеп, ире белән бәхет нурында коенып яшәр урында, ул Сафуанын сугыш кырына озата. Аяусыз үлем ике яше тулып кына киткән баласын тартып ала. Ул, киләчәктә туасы балаларының башыннан сыйпап, хыялларына тотынып, сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз башыннан үткәрә. Әмма аны алда кеше күтәрмәслек зур сынау көтә. Ире сугыштан башка ярны ияртеп кайта. Гөлниса бер авылда, бер
урамда иренең башка кеше белән яшәвен, иренең сугыштан исән кайтып та, үз янына кайта алмавын батырларча кабул итә. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле дип, иренең башка хатыннан туган балаларын сөеп юана. Сафуан үлгәннән соң, акылын җуеп, саташып, юл чатында гомере өзелә.
Шундый изге аналар янәшәсендә дүңгәләк язмышын сайлаган, өч баласын ташлап, үз рәхәте өчен генә яшәгән Айсылуны берничек тә аңлап та, аклап та булмый. Ике баласын авыру кайнанасы тәрбиясенә калдырып, бер баласыннан бала тудыру йортында ук баш тарткан бичарага ана исеме төс түгел. Андыйларның Мәбрүрә, Гөлниса яшәгән җирдә яшәргә, алар сулаган һаваны суларга да хакы юк кебек. Заман чире – азгынлыкны – балалардан өстен күргән Айсылуның гомере фаҗига белән тәмамлана...
Үзгәрешләр заманында гаиләсен, балаларын җитеш тормышта яшәтер өчен, ире белән чит илләрдә яшәргә дучар булган Әдибәнең татар халкына хас булган тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Кайда гына яшәсә дә, ул татар милләтен бары тик яхшы яктан гына башкаларга үрнәк итеп күрсәтә, чит мохиттә, чит кавем арасында югалып калмый, телне өйрәнеп, зур заводларда эшләп, ихтирам яулый, лаеклы алмаш үстерә.
Таулы авылының тагын бер данлыклы кешесе, үзенең өч баласы өстенә, унөч баланы тәрбиягә алган Санияның язмышын күпләргә яшәү өлгесе итеп куярлык. Үз әти-әниләре тарафыннан ташланган төрле милләт балаларын чын татар итеп тәрбияләүче бу ана алдында дөнья үзе баш ия. Тормыш катлаулы дип тормый Сания, үксезләрне кеше итеп үстерү өчен, бөтен көчен куя. Дөрес, аңа хөкүмәтебез дә, район җитәкчеләре дә һәрвакыт булышып тора, ләкин күпме генә булышмасыннар, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, кеше ничек кенә олы йөрәкле булмасын, үксезләр язмышын бар кеше дә үз кулына алырга җөрьәт итми.
Әлеге әсәрдәге төп геройларының прототиплары һәр татар авылында яшәргә мөмкин. Бу әсәрне укыганнан соң, кемдер үз язмышы белән
очрашыр, кемдер авылдашын, туганын таныр. Геройларның язмышын сурәтләгәндә, автор фантазиясе дә кушыла. Шуңа күрә, хөрмәтле укучым, әсәрдәге барлык вакыйгаларны да чынбарлык итеп кабул итмәвегезне үтенәм.
Әсәр геройлары, авырсынмыйча, үзләренә тормыш йөкләнгән йөкне күтәреп, киләчәккә атлап баралар. Аларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган үз язмышлары, үз миссияләре. Ана дигән бөек исемне лаеклы йөртүчеләр авыл тарихына, ил тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язып калдыралар. Игелекле затларның басып үткән сукмакларына чүп үсми. Бары тик төрле-төрле төстәге, мәңге шиңми торган гөлләр, күңел гөлләре генә, башкаларның йөрәгенә яшәү көче биреп, шау чәчәккә төренәләр. Ул гөлләр орлык кояр да, бәрәкәтле туфракка эләккәннәре яңа шытым булып калкыр. Дөньяны матурлык коткара дип, юкка гына әйтмиләр бит.
Изге җанлы, нечкә күңелле нәфис затның алдында Илбашы да, батырлар да баш ия. Баланың ханнан олы булы күптәннән дәлилләнгән, ә инде баладан бары тик аналар гына олы була. «Оҗмах аналарның аяк астында», – диләр, бу – мәңгелек хакыйкать, бала ничә генә яшькә җитсә дә, анасы өчен һәрчак бала булып кала. Әниләр йөрәгенең тирәнлеген әни булгач кына аңлый башлыйсың. Аналар күзеннән бары тик кояш нурлары гына тамсын! Күз яшьләре түгелмәсен! Сабыйларның көлгән тавышын беркайчан да снарядлар шартлавы өзә күрмәсен. Безгә гомер биргән аналарның күзләрендә йөрәкләргә яшәү дәрте өстәп торган йолдыз яңгырлары, мәңгелек җыр булып яңгыраган назларның чагылышын гына тоясы иде...
Альфия Ситдикова...
Тәмам.