Литература
6 Ноября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

5 бүлек. "Кыр чәчәкләре ". 6 өлеш... ... Гаиләдә тәрбия нигезе – хезмәт. Бары тик эш белән үз үрнәгеңдә, халык акылына таянып кына, чын кеше үстерергә була. Балаларга эш кушарга курыкмыйбыз. Үзебез дә иренмибез, алар белән бергә эшлибез. Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый, дисәләр дә, ачыктан-ачык, бернәрсәне яшермичә, тиң күреп аралашу – алар өчен үз бер тормыш дәресе.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

... Гаиләдә тәрбия нигезе – хезмәт. Бары тик эш белән үз үрнәгеңдә, халык акылына таянып кына, чын кеше үстерергә була. Балаларга эш кушарга курыкмыйбыз. Үзебез дә иренмибез, алар белән бергә эшлибез. Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый, дисәләр дә, ачыктан-ачык, бернәрсәне яшермичә, тиң күреп аралашу – алар өчен үз бер тормыш дәресе. Инде аңга, канга сеңгән тәрбияне алар онытмаячак. Детдомда үссәләр, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсә алырлар идеме? Әллә беренче очраган тормыш авырлыклары алдында сынып сынатырлар идеме?! Әллә Галина кебек ялгыш сукмакка кереп китәрләр идеме? Әлегәчә безнең сүзгә, безнең киңәшкә колак салалар һәм киләчәктә дә йөзебезгә кызыллык китермәсләр, дип уйлыйбыз. Гаиләдән чыгып киткәч тә, югалмаячакларына ышанып яшибез, – ди ул балалары турында. Шул ышану Саниягә дә, Фәнискә дә алга карап яшәргә көч бирә. Алар балалар алдында да, ил алдында да үз бурычларын үтиләр, шуңа күрә дә Сания сөенеп бетә алмыйча сүзен дәвам итә: – Аллаһка шөкер! Барысы да эш рәтен белеп үсә. Бәрәңгене дә, чөгендерне дә бергә алабыз. Малны да бергә карыйбыз. Бәйләүгә дә, тегүгә дә өйрәтәм. Көтү дә көттерәм. Һәрберсе ашарга әзерли белә. Беркайчан да чи бәрәңге ашамаячаклар. Иң мөһиме: балалар бер-берсен кайгыртырга, олы җанлылыкка, гаилә, ата-ана, туган һәм нигез хакын хакларга өйрәнеп үсәләр. Бердәмлектә көч икәнен беләләр. Балаларның читкә китәсе килми. Авыл җиренең үз уңайлыклары бар. Олы кызым авылда укыта. Олы улым күрше авылга йөреп эшли. Башкалар да авылда яисә районда калса куаныч кына. Эш булса, авыл әйбәт ул: чиста һава, көмеш су, нитратларсыз үстергән яшелчә, җиләк-җимеш. Үз авылыңны саклап калу да яхшы бит инде. Без яшәгәндә авыл да яшәр дип ышанабыз.
Менә шундый уйлар, авыл гаме, ил гаме белән, киләчәккә карап яши Таулы авылының мактауга лаек, олы йөрәкле, игелекле, кешелекле һәм изге күңелле, ишле балаларга, бөтен Татарстанга үрнәк ана Сания Шәйгәрданова.
... Гомер су кебек ага да ага. Ай артыннан ай, ел артыннан ел уза. Сания кызларның үскәнен сизми дә калды. Менә инде гаиләгә алган чакта татарча бер сүз дә белмәгән балалар, телне, милләтнең гореф-гадәтләрен өйрәнеп, хезмәт тәрбиясе алып, зур тормышка аяк баса башладылар. Кайберләренең күңел тәрәзәсен беренче мәхәббәт хисләре дә шакырга өлгерде. Сания кызларның, гашыйк булуларын сизеп алуга, сак кына күңел кылларын тарткалый башлады. Читләтеп кенә булса да, киңәшләрен бирергә ашыкты. Яшь чак – тиле чак. Беркатлы кызлар егетләрнең тасма теленә ышанып ялгышырга да мөмкиннәр. Әгәр аларга шуны төшендермәсәң, бер ялгыштан ике ялгыш ясап, язмышларын челпәрәмә китерергә дә мөмкиннәр.
Улларына да, кеше баласының язмышлары белән шаярмагыз, дип әйтеп килә. Яшьләр өлкәннәр сүзенә колак салса, биргән киңәшләрен тотса, ялгышлар да, ялгыш белән язган язмышлар да булмас иде.
Галия бу арада күктә очып йөри, әле шаярып, чытлыкланып көлә, әле бер ноктага күз төбәп уйга кала. Клубта концерт куйган чакта да, анысы иң соңыннан кайта. Нишләп соңардың, дип сорасаң: «Әйберләрне үз урынына урнаштырдык, җыештырдык, аннары дискотекада биедек», – дип җавап бирә. Әйтмәсә дә, сизә ана. Кыз гашыйк булган. Тапкан ана түгел, баккан ана, дисәләр дә, күңелдә шом яши. Сания биргән тәрбияне җанына сеңдергәнме кыз, әллә колак читеннән үткәреп җибәргәнме? Баштагы акыл бер нәрсә. Кешедә бит әле кан хәтере дә бар.
Янәшәдә нинди кешеләр булыр? Ярый ла, тәүфыйклы кеше баласы туры килсә. Әгәр дә җаваплылыкны онытып, кыз баланы алдап, язмыш кочагына ташлап китәрлек егеткә күңеле төшсә? Ярату – бер нәрсә, шашкын хисләр ташкынына баш була алырлармы?!
Сания кызның өйдә ялгыз калган чагын туры китереп сөйләшергә булды. Кем малае башын әйләндерә икән Галиянең?! Авылда шунысы рәхәт: кемнең кем икәнен беләсең. Әтисенә карап – улын, әнисенә карап кызын коч, – диләр. Белеп торуың яхшы. Сүзен турыдан ярып, кызга сорау бирде ул: – Галия, син бу арада әллә нишләдең әле. Йә гел көлеп, шаярып йөрисең, йә гел моңаясың. Әллә берәрсенә күзең төштеме?! Мин сине гаепләмим, синең хисләреңне аңлыйм. Минем дә синең кебек чакларым бар иде. Бу яшьтә егетләргә күз төшә башлый. Соңга калып та кайткалыйсың. Әллә берәрсе белән очрашасыңмы?
– Юк, әни! Беркем белән дә очрашмыйм, – диде кыз, ашыгып.
– Кызым, миннән яшермә! Мин бит сине ачуланмыйм. Тәртипле кеше баласы белән очрашып йөрисең икән, бер сүзем юк. Хаталанмагыз гына. Үзең беләсең: бер кылган ялгыш, бөтен язмышны үзгәртә. Сезгә аңлатып торасы юк. Әнә Галинаны туры юлга бастыра алмадык. Хәзер кайларда ни эшләп йөридер инде? Безнең белән бергә-бергә яшәсә, безне тыңласа, кыен ипиен дә ашамас иде. Гаиләсез, илсез, җирсез кеше беркайчан да рәхәт күрми. Чүл буйлап тәгәрәгән дүңгәләк хәлендә гомерен исраф үткәрә, – диде әни кеше, борчылып.
Балаларның, бигрәк тә кызларның ялгышу ихтималыннан Саниянең күңелен курку чолгап ала. Инде балаларның буй җиткереп килүенә сөенеп кенә яшәрлек, әмма аларның киләчәге борчый. Хаталардан хали булып яшәрлек тәрбия кердеме икән күңелләренә? Ярый ла, киләчәктә язгы җилләр кебек назлы, җәйге кояштай якты киләчәк, алтын көзләрдәгедәй муллык, салкын кышлардагыдай аклык кына көтеп торса. – И әни, синнән бернәрсәне дә яшереп булмый инде. Әйе, Салих абыйның улы Фаил, клубтан кайтканда тыкрык башына кадәр озатып куйгалый. Ул мине бәләкәйдән үк гел саклап йөрде. Башкалар бәйләнгәндә яклады, беркемнән рәнҗеттермәде. Дәресләрне аңламасам, тәнәфестә яныма килеп аңлата.
– Ә, укытучы абыеңның малае! Беләм, беләм. Ул синнән ике яшькә зуррак бит әле, әйеме?! Андый-мондый сүз ишетелгәне юк аның турында, тик хәзер яшьләр икенче. Берүк, тәртипсезләнеп йөри күрмәгез. Ул бит инде унберенче сыйныфны бетерә. Кая барам ди соң? – дип, Сания, ипләп кенә, кызының күңел кылын тарткалый.
– Минзәләгә педка барам, ди. Әтисе кебек укытучы буласы килә.
– Кызым, тагын бер кат кабатлыйм. Берүк, үзеңне сакла. Тәртипсезләнми генә йөрегез. Йөзебезгә кызыллык китерә күрмәгез. Мин сиңа ышанам, кызым. – Әнкәй! Мин дә Минзәләгә медучилищега барыйм әле! Фаил, авылга бергәләп кайтып йөрергә дә җайлы булыр, ди. – Галия, кыенсынып кына, әнисенең күзләренә күтәрелеп карады.
– Керә алырсың микән соң, кызым?!
– ЕГЭне әйбәт бирдем. Аның нәтиҗәләре яхшы булгач, кереп була инде. Сине дә, әткәйне дә, апа белән абыйларны, сеңелләремне дә үзем дәвалармын. Кызның өмет канатларын җилкендереп, Сания аның сайлаган юлын хуплады: – Кереп укып чыгарга язсын, бәбкәем! Картлык та җитәр, саулык та китәр. Үзеңнең врачың булса әйбәт инде ул. Галия, күңел биге чишелгәч, Руфинә турындагы уйларын да әнисе белән бүлеште: – Руфинә, кондитер булам, ди. Ул бит пешеренергә ярата. Әллә ниләр белән сыйлый безне дә. Район үзәгендәге техникумга барам, дип сөйләнә. Әти белән сиңа әйттеме соң әле?!
– Әйе, алар, дүрт кыз, бергә китмәкчеләр. Руфинә, Гөлназ, Карина, Миләүшә. Руфинә белән Гөлназ – кондитерлыкка, Карина белән Миләүшә штукатур-малярлыкка укыйбыз диләр. Алар – бер-берсенә иптәш. Интернатта да бергә торырлар, кайтып йөрергә дә җайлы булыр. Син менә, Минзәләгә китәм, дисең. Берүзеңә кыен булмас микән соң? Сагынырсың бит! – Соң, әнкәй, кайтып йөрермен. Фаил, шофёрлыкка укып, таныклык алды. Унсигез яше тулгач, әтисе машинасын бирәм, дигән. Көзгә унсигез тула бит инде аңа.
Галияне Минзәләгә озатканнан соң, Сания эче пошып, гел борчылып йөрде, төннәрен дә йокысызлыктан интегеп, таң атуын көтеп ала алмый тилмерде. Сентябрь, октябрь айлары да артта калды. Галия айга бер мәртәбә генә авылга кайтып китте. Ахыргы кайтуында ул сөенеп: «Әни, икенче атнада Фаил, машина белән кайтабыз, диде. Минем өчен борчылып тормагыз. Әтисе аңа машинасын бирде. Хәзер атна саен да кайтып йөрергә була», – диде, ихлас елмаеп. Сагынган! Сания ишегалдына чыкса, артыннан калмый, өйгә керсә ияреп керә. Бергә укыган иптәшләре, укытучылары турында да гел яхшы итеп кенә сөйли. Сания Галия өчен сөенеп туялмады. Кыз тагын да җитезләнгән. Тиз генә идәннәрне дә юып чыгарды, аннары камыр басып, әзер фарштан күп итеп пилмән ясап, суыткычка катырырга куйды.
Сания: «Бер тотынгач, күбрәк итеп яса, кызым! Киткәндә алып та китәрсең. Анда укудан кайткач, ашарга әзерләп торырга вакытың бик юктыр. Тиз генә кабартып алырсың, җайлы булыр» – дип әйтеп куйган иде. Кыз бала шул инде: кайткан арада да булышырга гына тора.
Икенче көнне көн кичкә авышканда гына капка төбенә Фаил машина белән килеп туктады. Галия, сумкасына әнисе тутырган күчтәнәчләрне алып, саубуллашып, өйдән чыкканда, Сания дә кызны озата чыкты.
Фаил гел әтисенә охшаган икән: уртача буйлы, какча гәүдәле, ниндидер сөйкемле сөяге белән үзенә тартып тора торган чибәр егет. Галия белән янәшә бастырып куйсаң, ничектер, бер-берсенә охшашканнар да кебек. Өстендәге киеме дә үзенә ятып тора. Килеш-килбәтенә сүз тидерерлек түгел. Бәхетләре генә булсын!
Фаил, Санияне күргәч, аның белән кул биреп күреште. Аннары Галиянең сумкасын яхшылап багажникка урнаштырды. Кузгалып китәр алдыннан ул: «Сания апа, Галия өчен борчылып тормагыз! Минем белән булганда югалмас. Киләсе ялда тагын кайтырбыз», – дип, машинасына кереп утырды. Аларны озатып, кире өйгә кергәннән соң да, Сания нишләптер җанына тынычлык тапмады. Ана йөрәге бигрәк тынгысыз инде: тегеләй булса да, болай булса да борчыла: «Машина белән кайтып йөрербез дигәненә сөенергәме, әллә көенергәме – белмәссең. Фаил – акыллы егет. Галияне рәнҗетүен дә рәнҗетмәс, башкалардан да яклар. Юлга чыгып, машина утыртканны көтеп, катып та тормаслар. Тик әле правасы, машинасы булу белән генә түгел, юл кагыйдәләрен дә белергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Бозлавыкларда, бураннар вакытында ни эшләрләр? Аллаһ саклап йөртсен инде. Бәла-казаларга очрый күрмәсеннәр».
Пыскак яңгырлары белән ялыктырган кара көз дә артта калды. Дөньяга аклык-сафлык өстәп, күбәләктәй кар явып үтте. Беренче кар җирдә озак тормый, бик тиз генә эреп юкка чыга. Бары тик бер айдан соң яуган кар гына үз артыннан чын кышны ияртеп килә.
Сания шимбә көнне Галия кайтыр вакытны зарыгып көтте, тик Галия күренмәде. Кайтырга чыктык дип, телефоныннан хәбәр салганнарына да өч сәгатьләп вакыт үтеп китте. Инде кичке ун тулып килә.
Ана кешенең колагы сак, күңеле сизгер. Әллә капка ачылды инде дип, Фәнискә эндәште ул. Балалар белән бер-бер хәл булмасын. Кайтып җитәрлек вакытлары әллә кайчан үтеп китте. Фәнис ишектән Салихны ияртеп килеп керде.
– И Аллаһым! Әллә бер-бер хәл булдымы? Балалар кайтасы иде. Шулар дип торам, – сөйләнә-сөйләнә, Сания ишектән керүчеләрне каршы алды. – Сания! Фаил шалтыратты. Алар Галия белән аварияга очраганнар. Галия больницада. Фаил аның янәшәсендә. Аның хәле ярыйсы, артык зыянлы түгел. Галия аңсыз, диде.
Сания тиз-тиз генә өс-башына киенергә тотынды. Фәнис белән Салих, аңа тынычланырга кушып: «Төнгә каршы нинди юлга чыгу. Иртән иртүк барырбыз. Хәзер без, анда барып ни эшли алабыз?» – дигәч кенә, бераз үзен кулга алды. Менә ни өчен ай буена эче пошкан икән. «Ярый, ахыры хәере булсын! Берүк, Галия генә, терелеп, аягына бассын!» – дигән уй башыннан йөгереп узды аның.
Сания төн буена черем итмәде. Иртүк юлга кузгалдылар. Галиягә катлаулы операция ясаганнар. Ул Санияләр килгәндә дә аңсыз иде әле.
... Фаил, Галия бераз терелеп аягына басканчы, аның яныннан китмәде. Галия укуын дәвам итә алмады. Авыруы сәбәпле, укуын ташларга туры килде. Бик озак сихәтләнде ул. Аягына басып, яңадан йөрергә өйрәнде. Фаилне куып та карады. Мин хәзер сау-сәламәт түгел, килмә дип, күпме үтенде... Тик Фаил аны ташламады. Галиядән башка яши алмасын аңлаган егет кызга, унисигез яшь тулуга, өйләнешергә тәкъдим ясады.
Кызның кулын сорап килгән Фаилгә Сания ни әйтсен?! Әти-әнисе дә риза. Хисләре дә авырлыкта сыналды, тик шулай да ризалык биргәнче, Сания егет белән тагын бер кат сөйләшергә булды:
– Фаил! Син Галияне чынлап та яратасыңмы? Аның язмышы үзгәргәнгә мин гаепле, мин аны ташлый алмыйм дигән уй белән генә гаилә корырга ярамый. Өйләнү ул – бик зур җаваплылык. Бер җан, бер тән булып яшәү өчен ярату гына җитми. Хисләрегез суынса, Галия гомер буена авыру булып калса, балагыз булмаса, ни эшләрсең? Яңадан аеры-чөере килеп, аны тагын да бәхетсезрәк итмәссеңме? Җиде кат үлчә, бер кат кис. Нинди генә карар кабул итсәң дә, без сиңа үпкәләмәячәкбез.
– Сез нәрсә инде, Сания апа?! Мин Галияне чынлап та яратам. Мин бары тик аның белән генә бәхетле булачакмын. Һәм гомер буена аның өчен җаваплы икәнемне дә, аны, нинди хәлдә булуына карамастан, беркемгә дә алмаштырмаячагымны тәгаен беләм. Мин җиде генә мәртәбә түгел, мең кат уйладым. Без нәкъ җырларда җырланганча: «Беребез өчен беребез туган». Мин Галиясез киләчәгемне күз алдына да китерә алмыйм, – дип, ныклы тавыш белән җавап биргән егетнең сүзен ишетеп тынычландылар Сания белән Фәнис, шушы сөйләшүдән соң гына Галия белән Фаилнең никахына фатиха бирделәр. Ике якның да ата-анасы дастаннарга кереп калган Таһир-Зөһрәнең, Йосыф-Зөләйханың мәхәббәтләренә тиңдәш хисләрнең Галияне тәмам савыктырачагына чын күңелдән ышандылар. Сания күрә: башка кызлар, малайлар да өлгереп килә. Кызлар берсеннән-берсе сылу. Чибәрлек туйда гына кирәк дисәләр дә, егет халкы, очрашып йөрер өчен дә, бер бите ай, бер бите кояш гүзәлләрне сайлый. Беренче мәхәббәт утында янган парлар гел бергә дә булмыйлар. Тыелган җимешне татыганнан соң, кызны елатып, егетләр башкага өйләнәләр дә кемнедер бәхетле, ә кайсысындыр бәхетсез итәләр. Менә шул уйлар Саниянең дә, Фәниснең дә тынычлыгын җуярга мәҗбүр итә. Карина белән Ильяс арасында да нидер бар кебек тоела Саниягә: күбрәк бергә калырга тырышалар. Берсе өйдән чыкса, икенчесе артыннан иярә. Алар белән дә сөйләшергә кирәк булыр. Шашкын хисләрен тыеп тора алмыйча, ялгыш адым ясый күрмәсеннәр. Уналтыда, унҗидедә күңелне канатландырган саф, садә хисләрдән кем генә башын җуймаган?! Ул яшьтә бик сирәк кеше акылга буйсына. Күбрәк йөрәк тавышын тыңлыйлар. Өлкәннәр киңәшен дә колакка элмиләр. Карина белән Ильясның икесе генә калган чакларын туры китереп, Сания сак кына сүз башлады.
– Балалар! Күрәм: сезнең арада нидер бар сыман. Күзләрегезне күздән алмый, һәрвакыт агылый белән тагылый кебек йөрисез. Кич клубка бергә чыгасыз, бергә кайтасыз. Ничектер башкалардан читләшкән кебек, күбрәк икегез бергә, – диде Сания, башындагы яулыгының очын бөтерә-бетерә. Бу сөйләшү аның өчен җиңел түгел. Балаларның күңел кылларын имгәтүдән куркып, сак кына сүзен дәвам итте ул: – Юк, мин сезне гаепләмим. Икегез дә балигълык чорына җитеп киләсез.
Карина беренече булып әнисенә күтәрелеп карады. Күптән бу хакта әнисе белән сөйләшәсе килгәнлеге сизелеп тора. Битләре алсу алма төсенә кергән кыз, ниһаять, бөтен кыюлыгын җыеп, әнисенә сорау бирде: – Әни! Ә безгә ярыймы соң очрашырга? Без бит бер өйдә яшибез. Без туганнар саналабыз бит инде?.. – И балакайларым! Сез чынлап та бертуганнардай бер-берегезне кайгыртып, матур итеп яшисез. Сез кан туганнар түгел. Бер ата, бер анадан тумаган. Әле хисләрегез ныгысын. Кече яшьтән берегезгә берегез ияләшү генә булса, хисләрегез суынырга да мөмкин. Бер-берегезне ныклап сынагыз. Укып һөнәр алганнан соң, бер-берегездән башка яши алмасагыз, киләчәктә гаилә корып, безне сөендереп, өйләнешеп яшәрсез, Аллаһ теләсә! Туйлар да үткәрербез, оныкларыбызны да үстерешербез. Тик ялгыштан гына сакланыгыз. Без сезгә бары тик бәхет кенә телибез, – диде Сания, чыланган керфекләрен сөртеп. «Балалары кай арада үсеп җиттеләр, ә? Инде бала кошлар канат чыгарып, оядан очып китәләр. Ияләшкән тормышлары үзгәреп, кызлар читкә чыгып киткәннән соң, ни эшләрләр? Юк, болай булмый! Кич Фәнис белән сөйләшергә булыр. Ул Саниянең сүзен аяк астына салып таптамас. Шушы көнгә кадәр аңлашып яшәделәр...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас