Литература
5 Ноября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

5 бүлек. "Кыр чәчәкләре ". 5 өлеш. Балаларны хезмәт белән тәрбияләү өстенә, Сания һәр баланың күңелендә җырга-моңга, әдәбиятка-мәдәнияткә карата да мәхәббәт уята. Авылда гына түгел, районда уза торган чараларда да Сания кызлары үзләренең оста чыгышлары белән халык күңелен күтәрә, соклану хисләре уята.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Балаларны хезмәт белән тәрбияләү өстенә, Сания һәр баланың күңелендә җырга-моңга, әдәбиятка-мәдәнияткә карата да мәхәббәт уята. Авылда гына түгел, районда уза торган чараларда да Сания кызлары үзләренең оста чыгышлары белән халык күңелен күтәрә, соклану хисләре уята. Әнә ашыгып кайтып кергән Юлия, сөенче алырга теләгәндәй, әнисенә эндәште:
– Әни! Руфинәне клубка чакырдылар. Тагын концерт куярга җыеналар, репетициягә, диделәр. Концертта без катнашабызмы?! Әле син теккән яңа күлмәкләр белән бер тапкыр да чыгыш ясамадык бит. Бу юлы Аяз да катнашыр инде, әйеме? Алия апа аңа шундый матур «Энекәш кирәк миңа» дигән шигырь өйрәткән. Роберт абый Миңнуллинныкы. Безгә сөйләп күрсәтте инде. Бигрәк матур итеп сөйли ул аны. Чын әртист диярсең. Әллә чынлап та энекәш алып кайтканны көтә. Әни, сез тагын алып кайтабыз дигән идегез. Кайчан алып кайтырсыз икән?!
Кызының кинәт биргән соравын ишетеп, Сания ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Ул «ә» дә димәде, «җә» дә димәде. Балалар йортындагы ятимнәр кабат күз алдына килде. Байтак вакыт уйланып утырды. Аннары керфекләрен кагып, өстәл тирәли тезелешкән балаларына күтәрелеп карады да сүз башлады:
– Әйе, безгә сөйләп күрсәтте инде. Бигрәк матур итеп сөйли ул аны. Чын әртист диярсең. Әллә чынлап та энекәш алып кайтканны көтә. Әни, сез тагын алып кайтабыз дигән идегез. Кайчан алып кайтырсыз микән?!
– Аяз да үсте инде. Алты гына айлык иде, без алып кайтканда. Быел инде икенче класска бара. И үткән гомеркәйләр! Сез барыгыз да укып бетереп, авылдан чыгып китсәгез, без нишләрбез?!
– И әни, син кайгырма! Без беркая да китмибез! Авылда яшибез. Безгә монда рәхәт, – диделәр кызлар бертавыштан.
– Соң, балакайларым! Гел безнең янда тора алмассыз инде. Без картаябыз. Монда эш тә юк. Аннан хөкүмәт сезгә унсигез яшь тулганнан соң, квартира да бирә. Сезгә укырга, үз оягызны корырга кирәк.
Кызлар бераз куркыбрак, бераз гаҗәпләнеп, әнкәләренә күтәрелеп карадылар. Ул алардан туймагандыр бит, ник алай дип әйтә икән?! Һәркайсының күңеленә шик керде.
– Без анда сездән башка ничек яшик? Сезнең белән рәхәт тә, күңелле дә. Без, авылдан китсәк, сезне сагыначакбыз!
– Соң гел безнең янда торалмассыз инде. Кайтып йөрерсез. Өй ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык. Сез эш рәте белеп үсәсез. Һөнәрле дә булырсыз. Үзегез сайлаган сукмактан тайпылмасагыз, тәүфыйгыгызны югалтмасагыз, бәхетегезне дә табарсыз,
– Саниянең үзенең дә тавышы калтырап чыкты.
– Без сезнең янда бәхетле, әниебез! Әле ярый сез безне алып кайткансыз. Үзебезнең әти-әнигә кирәк булмаганда, сез безне гаиләле иттегез. Бәләкәй чакта күрмәгән бәхетне күреп үстек. Хәзер күпме туганыбыз бар! Санап бетерерлек түгел, – диде, шатлыгынн бүлешеп, Юлия. Сания белән Фәнис гаиләсе янәшәсендә һәрвакыт туганнары, аларның гаиләсе булды. Җылыга елан да ияләшә, диләр. Шул әйтемдәгедәй, Санияләрнең өеннән кеше өзелеп тормады. Җан җылысын башкалар белән бүлешә белүче гүзәл затның ире Фәнис Хәмәтдин улы Шәйгәрданов, киң күңелле, алтын куллы, алтын йөрәкле ир, ышанычлы терәк, күпсанлы балалар өчен кайгыртучан ата булып, сокланырлык гомер кичерә. Ял көннәрен ишле балаларын төяп, алты-җиде чакрым ераклыктагы су буена ял итәргә китүләрен күреп, аларга кызыгып карап калалар. Тавык чүпләп бетермәслек эшләрен читкә куеп, ял итеп яткан авыл кешесен кемнең күргәне бар? Сания белән Фәнис гаиләсенән чыга инде ни чыкса да.
Сабантуй җитүгә, бу гаилә янәдән бер мәртәбә авыл халкын шаккаттырды. Гаилә, ансамбль төзеп, чын артистларныкы кебек киемнәр киеп, җыр-биюләр белән мәйдан уртасында чыгыш ясаганда, авыл халкы тел шартлатты. «Чеп-чеп чебиләрем» җырын җырлый-җырлый биегән кызлар сап-сары күлмәктән, әнкә тавык Сания ап-ак киемнән, өлкән улы Әтәч булып киенгән. Баш киемендәге кызыл кикриге, иңнәрендәге каурый канатлары, аягындагы кызыл каймалы сап-сары төстәге оеклары чын әтәчнекеннән бер дә ким түгел.
– Күрегез әле! Кемнәр ул? Сания белән балалары түгелме соң?!
– Каян киемен алганнар диген?! – Хатын-кызлар тел шартлатып соклануларын белдерделәр. – Үзе тегә бит ул! Бигрәкләр дә анасы баласы! Кулыннан килмәгән берәр эше бар микән? – диде күрше карчыгы. Авыл кешесе концерт-театрларга яратып йөри, шуңа күрә артистларның киемнәренә дә игътибар итә. Авыл халкының да зәвыгы үзгәреп тора. Җыр-моңны тыңлап кына калмый, һәр мәдәни чарада күргән яңалыкны җанына сеңдерә, чагыштыра, нәтиҗә ясый. Иң гадел тамашачы, иң гадел судья да – авыл апалары, авыл агайлары.
– Билләһи, артистларда да андый кием юк! Саниянең үзенә тавык булып киенү бигрәк килешә. Әтәчен күр әле! Ул кикрикләре! Чебиләре гел аңа сырыша! – дип, авыл апасы соклануын белдерде.
– Яңа алып кайткан малаена тикле килештереп бии! Белеп туганнар диярсең! Авыл агайлары да, баш бармакларын өскә чөя-чөя, аларның чыгышларына йомгак ясап та куйдылар:
– Менә ичмасам, әртистләр болар! Казанныкылар бер читтә торсын!
Болай килештереп биегәннәрен күргән авыл халкының да, кайткан кунакларның да күңел хисләре тулып ташыды. Алар, уч төпләре кызышканчы, авылның үзешчән артистларын алкышладылар. Аннары әнкә тавыкның канаты астына сырышкан сап-сары чебиләргә, йөгереп килеп, бүләкләрен тапшырдылар. Шул көннән башлап авылда гына түгел, район үзәгендә дә бер генә чара да әлеге гаилә ансамбле чыгышыннан башка узмый башлады. Яши дә, эшли дә, ял да итә беләләр шул Шәйгәрдановлар.
Сания үзе дә балалары белән балага әйләнә: алар кебек уйлый, җырлый, бии, тормышның тәмен белеп яши. Райондагы ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең дә төп таянычы ул. Нинди генә сорау килеп чыкса да, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәсе булса, балалар тәртип бозса да, уңышлары өчен сөенеп тә, аңа шалтыраталар. Районкүләм чараларга да Шәйгәрдановлар гаилә белән теләп баралар. Мәдәни чараларның, ярышларның балалар холкына, рухи яктан үсешенә уңай тәэсир итү көчен аңлаганга күрә дә, мәшәкатьләрдән курыкмыйлар. Үзләренең җәмгыятькә кирәклеген белеп яшиләр.
– Без бүгенге көндә өйдә егерме кеше яшибез. Өч бала үзебезнеке, унөчен тәрбиягә алдык, аларның алтысы – инвалид. Үзебезнең гаиләгә килгән һәм үксез балаларның язмышына тигән сынауны бергәләп чиштек. Һәм бер генә минут та үксезләрне сыендырганга үкенгәнебез булмады. Унөч бала да үзебездән туган кебек якын, кадерле. – ди Сания, горурланып. Олы җанлылык кайдан килә икән ул?! Нәселдән нәселгә, каннан канга күчәме?! Әллә гасырлар буе тупланган халык акылының саекмас хәзинәсеме?! Берәү бар – Иделдән ил кичергән, меңнәр бар – ник туганын белми гомер кичергән. Шәйгәрдановлар гаиләсе, Иделдән ил кичермәсә дә, ник туганнарын белеп яшиләр. Игелеклелек үрнәге булып, күпләр сокланырлык балалар үстерә, гомерләрен чын кеше тәрбияләүгә багышлый.
– Балалар белән районда, авылда узган һәр мәдәни чарада теләп катнашабыз. Сәхнә киемнәрен дә үзе тегәм. Биюләрне, җырларны да бергәләп өйрәнәбез, – ди әни кеше. Менә бу – чын ана сүзләре.
Сания балаларының бимазалануын күңеле белән сизә, ачыктан ачык сөйләшергә, киңәшен бирергә тырыша, уңышларына ихлас сөенә. Балаларга тәрбия бирү серен төшенгән ана башка гаиләләр белән дә ул серне бик теләп бүлешә: – Миңа гел яхшы балалар туры килде. Бәләкәйләрен яратабыз.Үсеп җиткәннәрен үзебез белән тиң күрәбез. Аларга хөрмәт белән карыйбыз. Гаиләдәге һәр кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Мин кызларга кечкенәдән әйтә килдем: «Гаиләдә яшәргә теләсәгез, без куйган таләпләргә буйсынасыз. Хәзерге көндә сезнең язмыш өчен без җаваплы. Әгәр үзегез теләгәнчә яшисегез килсә, унсигез яшь тулганнан соң рөхсәт. Юлдан язып йөрисезме, ирсез бала табасызмы, кыядан ташланасызмы – язмышыгыз үз кулыгызда. Әлегә безнең йөзне кызартырлык булмагыз. Ни дә булса эшләгәнче, кырык кат уйлагыз!» Сания бу сүзләрне юкка гына әйтмәде – бер анадан, ике атадан туган үсмер малай белән кызны тәрбиягә алганнан соң, төн йокылары качты. Ундүрт яшьлек Ильяс – бик акыллы малай. Кулыннан карандаш, пумала белән буяу төшми. Авылның бар матур урыннарын рәсемгә төшерә. Өйдә дә тик тормый. Үзеннән кечерәкләр белән мәш килә: әле бер, әле икенче кул эшләнмәләре ясыйлар, хәтта кулына бишинә алып, 8 Мартка бүләк итеп, башта әнисенә, аннары сеңелләренә оекбашлар да бәйләп бирде. Кулына күз иярми. Авылда гына түгел, районда да төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады, мәктәптә дә һәрвакыт мактаулы.
Уналты яше тулган апасы гына җанына урын таба алмый тилмерә. Өйдә дә эш кушып эшләтермен димә, кырык сүзгә җитә.
– Я не буду ничего делать. Раз я сирота, можно что ли из меня делать домработницу?! Свои домашние дела сами делайте. Я вам не прислуга.
Галинаның бу сүзләре Саниянең йөрәгенә килеп кадалды:
– Соң, балакаем, өстең бөтен, тамагың тук. Өйдә үләрлек эш кушмыйбыз. Күреп торасың: беркем дә синең кебек киреләнми. Өйдәге һәр кешенең үз вазифасы бар. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен. Синең киләчәгеңне кайгыртам бит, – диюенә каршы да кызның җавабы әзер: – Я не нанималась. Пусть придурки работают!
Көч-хәл белән тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Галинаны Чаллыга илтеп, көллияткә укырга кертеп кайттылар. Тик бер ай да үтмәде, җан тынычлыгын алган хәбәрдән соң кызны кире барып алдылар.
Көллият директоры, Саниянең күзенә карап, Галинаның тәртибе хакында сөйли. Чуаны тулган. Сания ни эшләсен – башын иеп тыңлап утыра. – Кызыгыз шулкадәр тәртипсез, кулы тик тормый. Иптәшләренең генә түгел, хәтта укытучыларның кабинетларыннан әйберләрен урлый. Һич тә булмагач, минем приёмныйда калган телефонны урлап саткан. Милиция чакыртмадык. Тиз арада кулга алмасагыз, язмышы бик аяныч булачак.
– И Аллаһым! Бала яхшы булса – дәүләт, яман булса – имгәк, дип юкка әйтмәгәннәр икән. Өйдә чакта әле күз-колак була идек. Монда йөгәнне тартып торучы булмагач иркенләгән. Алган чакта ук әйткәннәр иде, тыңлата алырсыз микән дип. Инде аны биш-алты гаилә алган булган, кире китергәннәр. Балалар йорты директоры документларны тутырып килгәч, минем белән бик озак сөйләште: «Сания ханым! Бу кызны сез кулга алсагыз гына. Инде ничә гаиләдән кире китерделәр. Бәлки, шуңа ачулыдыр ул. Сез башкалар белән бик тиз уртак тел таптыгыз. Аның күңеленә сез генә ачкыч ярата алсагыз инде. Бөтен өмет сездә», – дигән иде. Тик нишлисең, минем дә көчем җитми, ахрысы. Ятим ярасының ямавы өстендә дисәләр дә, нык ертылган җирләргә ямау да җиткереп булмыйдыр, күрәсең, – дип, Саниягә уку йорты директорының катгый сүзләрен, иелгән башны кылыч кисми, дип тыңлап торудан башка чара юк. – Без һәр балага нәнкә ролен дә үз өстебезгә алалмыйбыз. Бәлки, авылда унынчы-унберенче сыйныфны тәмамлаганчы, бераз акыл утырганчы тотарга кирәк булгандыр, – диде директор да аптырап. –Эшне зурга җибәрмичә, башта үзебез белән сөйләшкәнегез өчен рәхмәт. Бүген үк үзем белән бергә алып кайтып китәм. Сезгә мәшәкать ясадык, гафу итегез инде, – дип, гаебе булмаса да, башын иеп, гафу үтенде.
Авылга кайтты да тәртә арасына керде түгел бит әле. Таулының үзендә тугыз еллык мәктәп кенә. Күрше Салкын Чишмә авылы мәктәбенә барып сөйләшеп, шунда укуын дәвам итәргә булдылар...
Тик Галина анда бөтенләй бүтән яктан башка китереп сукты. Инде борынына ис керә башлаган кыз кемнеңдер ире белән очраша башлаган. Кыенлыклар алдында беркайчан да җебеп төшмәгән, сынатмаган Сания бу хәлне ишетүгә куркуга төште. Нәсел-нәсәбен белмәгән, тамырларында бозык кан аккан үсмер кызга тәрбия сабаклары бирергә соңга калганнар. Ирсез бала күтәреп кайтып керсә, яисә бөтенләй бозылып, кулдан-кулга китсә нишләтерсең?..
Югыйсә энесенә бер сүз тидерерлек түгел. Ике бертуган – бер ананың күкрәк сөтен имеп үскән балалар – бер-берсеннән шундый нык аерылып торалар. Аттан ала да туа, кола да туа, диләр, хак икән. Сания аптырап: – Галимә! Син киләчәгең хакында уйлыйсыңмы?! Ник болай кыланасың? Без бит сиңа яхшылык кына телибез. Күр менә, апайларың барысы да булганына шөкер кылып яшиләр. Энең дә гаилә җылысын тансыклаган. Әле бер, әле икенче балалар йортында йөрү, гаиләдән гаиләгә күчү туйдырмадымыни?! – диде.
Теле озын кыз күзләрен алартып җикеренергә тотынды. Саниягә җан биздерегеч караш ташлап, бер сүз әйтәсе урынга ун сүз әйткән чакта, үзе сөйләгәнне колагы ишетте микән, юк микән?!
– Во- первых, я не Галимә, а Галина! И вы мне не мама! Не надо меня учить! Я свою жизнь, как хочу, так проживу. Вам только наши деньги нужны. Как будто я незнаю что вы хотите. Мне и так хорошо.
– Соң, балакаем, ни сөйлисең син? Нинди акча? Без бит һәркайсыгызның акчасын книжкага җыеп барабыз. Сезне бит әле укытырга, кеше итәргә кирәк. Ашау байдан, үлем Ходайдан дип яшәргә ярамый ләбаса. Мин сине хәзер ни эшләтим инде?
– Не надо было нас забирать. Я вас не просила. Мне нравится, как я живу. Это моя жизнь! И ненадо меня учить! Я всё равно по-вашему не буду жить. Галина каты итеп ишекне ябып чыгып китте.
Сания йөрәген учына тотып, уйларга чумды. Тынгысыз уйлар миен айкый: «Баладан баш тартсаң да, кем генә аны тәрбиягә алыр икән?! Ата дигән кешенең кайда икәне дә билгесез. Чит ояга күкәй салган күке хәлендәге анасы төрмәдә. Юньле гаилә булса, бала болай тилмерер идеме?! Кая килеп эләккәнен, ярый әле, Ильяс аңлый. Инде бу яшькә кадәр акыл кермәгәч, Галинаны туры юлга бастыру кемнең генә хәленнән килер икән? Өйдә калдырсаң да, әллә ни китереп чыгарырга мөмкин. Болай да Сания Фәнисне: «Бүлмәдә бер генә кыз белән дә ялгыз кала күрмә!» – дип кисәтә килә. Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Аларның уенда ни булмас! Башың төрмәдә черер, Аллаһ сакласын! Бу Галинаның кыланмышы кырга сыймый. Башкаларга да начар үрнәк күрсәтә бит. Башка балалар тәртәгә тибә башласа ни эшләрләр? Таулы халкы болай да Мөнирә карчыкның килене белән булып узган хәлләрне, аның аяныч төгәлләнгән язмышын еш искә төшерә. Бер Айсылуның кыланмышлары да җитеп торыр авылга». Сания, Фәнисе һәм район опека бүлеге башлыгы белән киңәшләшеп, кызны кире балалар йортына илтергә булды. Шулай инде: яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас. Үзе ашаганнан соң табак-савыт юуны да эшкә санаган, урынын да җыя белмәгән буй җиткереп килгән кыздан нәрсә көтәргә? Бәхетсез җан.
Ярый әле, башка балаларны кечерәк яшьтә тәрбиягә алдылар. Тәрбия дәресләре балачакта гына аңга, канга сеңә. Инде тал агачы үсеп юанайгач, аны бөгеп булмый. Юккамыни Фәнис, бишек, каз оясы үргән чакта, гел яшь ботакларны җыеп кайта. Ә малайлар, ул кәрзин үргән чакта, аның тирәсенә елышалар да, гәпләшә-гәпләшә, аңа булышалар: кайсы чыбык суза, кайсы бер зурлыктагы, бер нечкәлектәге тал ботакларын, аралап, әзерләп, бер як читкә куя тора.
Сыгылмалы талдан үргән бишектә үскән балалар да йомшак күңелле, мәрхәмәтле булып үсәләр. Әнә, алты айлык чакта алып кайткан улы Гаяз нинди тәүфыйклы, берүк, күз генә тимәсен. Сандугачлар моңы сеңгән талбишектә тирбәлгәнгә күрәдер инде, бигрәк йомшак телле. Әни диеп, бер әйтәсе урынга биш кабатлый. Әле 8 Мартка үз куллары белән, әтисеннән күрептер инде, шундый матур итеп кечкенә кәрзин үргән. Аллы-гөлле кәгазьләрдән ясалган букеты да күз явын алырлык. Бүләк итеп биргәндә, Сания керфекләренә эленгән чык тамчылары аша улына сөеп карады. Ә Гаяз шундый бәхетле елмайды. Шул елмаюны күрү өчен генә дә, гомер елгасын тагын бер кат кичәргә әзер Сания...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас