Әле генә көлешеп утырганнан җирдән Гәрәй белән апасы Сәкинә икесе дә тын калып, уйга баттылар.
Сәкинәнең күз алдында чыкы-чыкы килеп утырган кечкенә малай белән әнисе булса, Гәрәй тырыша-тырыша шул сабыйны күз алдына китерергә азапланды.Зәңгәр күзләр, борыны минеке кебек, дип күзаллады ул, колаклары берсе кечкенә, берсе зур.Чынлап та бала минеке булып чыга түгелме соң? Гөлнарадан шикләнеп нинди хата ясаганмын, я Ходаем!
Кара әле, Сәкинә апа, бүген үк яннарына барсам соң булыр микән инде?Гәрәй бер урында утыра алмыйча йөренә башлады.Әле залга чыкты, әле кухнясының тәрәзә төбенә килеп басты.Җәй бит, караңгы да тиз генә төшми.
Юктыр, улым, бүген соң инде.Менә болай уктай чыгып чабуың килешмәс.Аннары иртәгә ял көне.Аллах бирса иртүк бүләкләреңне алып, юлга чыгарсың.
Белмим, апай, бу төнне ничек чыгармын.Бу минем үз гомеремдә иң озын төннәрнең.берсе булыр инде.Нигә ышанмадым Гөлнарыма?Гафу итәрме?Улым синеке түгел, дип әйтмәсме? Эх, ялгышларны төзәтеп, язмышларны үзгәртеп булса иде ул.
Гафу да итәр, Гәрәй, улы хакына булса да Гөлнара син җүләрне кабул да итәр.Ярар, кайтыйм мин, соң инде.
Юк, юк, апай, дип, Гәрәй Сәкинәне кире залдагы диванга алып чыгып утыртты.Бу вакытта кайтып йөрмәссең инде, кунып кит, яме, Сәкинә апа.Миңа да иптәш булырсың.Ничек авылга кайтып килергә булдың име.Гөлнарага үпкәләп, балам булганын да белми яшәр идем бит.
Менә шул балаларны очратырга тиеш булганмын инде, Гәрәй.Күрәчәкме, язмышмы..Аларның нәкь менә шул көнне Казанга баруларын әйт әле син.Язмаган булса, бик теләсәң дә туры килмәс иде.
Гәрәй әйтергәме, юкмы дигәндәй, бераз икеләнеп торды да, диванга килеп утырды.
Апай, диде ул.Түлке кызма яме.Сиңа бер сүз әйтсәм, дулый башлыйсың.Гөлнараның чынлап та..
Юк, дип әйттем бит инде!Вәт син аны, ә-ә?Янында ире юк иде,юк. Энесенең уйларын укыгандай,Гәрәйне ярты сүзеннән бүлдерде Сәкинә.Ике яшь балалы дус хатыны белән иде Гөлнара.Зоопаркка киләбез диделәр.
Ире булса, яшь.бала белән икесен чыгарып җибәрмәс, бергә булырлар иде.
Гәрәй шаккатып апасына карады.Ну апа, диде ул баш чайкап, минем шуны сорасын каян гына белдең.Әүлиядер син.
Шулай ,байтак сөйләшеп утырганнан соң, Сәкинә апасы белән Гәрәй икесе ике бүлмә ишеген ачтылар.
Әйбәтләп, тынычлап йокла, диде апасы, әнесен кайгыртып.Иртәгә язмышың хәл ителә.Бәхет җебегез өзелерме, әллә калын бер бау булып үрелерме, монсы инде сезнең үзегездән торачак хәзер.
Әйе, апай, бик дөрес әйтәсең.Бәхетебез әлегә җеп юанлыгында гына шул.Ялгыш тартсаң өзелергә мөмкин.Аннары ялгыйм, димә инде син.
Гәрәй, бүлмәсенә кереп, алтынсу шәмдәлдәге шәмнәргә шырпы сызды.Әллә нигә яшь чактан ярата ул, шушы шәмнәрнең янганын күзәтергә.Стенага төшкән тонык кына ут шәүләләре әллә кайларга алып китә аны.Бәбкә үләнле чишмә юллары, кызыл балчыкка батып су коенган,чыр чу килеп торган инеш ярлары.Беренче мәхәббәт, ялгышлар, үкенечләр...Гәрәй, бераз төнге урамга карап торды да, өрәңге яфраклары төшкән тәрәзә пардәсен тартып, урынына ятты.
Ашыгу,ялгышулар, үкенечләр.Черт черт итеп куйган шәм тавышын тыңлап,уйлары Гөлнарасы янына алып китте аны.Инде ничә еллар горурлыгын җиңә алмыйча бара алмый йөргән сөйгәне янына.Аның белән генә бәхетнең нинди булганын аңлаган иде бит ул.Гөлнара янында гына чын чынлап җаны сөенде, йөрәге җырлады бит аның.Ә шушы бәхетне ныклап ак нурларга төрергә бер адым җитмәде.Дөресрәге бер атна..
Гәрәй кабат кабат, Гөлнара белән бергә уздырган көннәрне күз алдыннан уздырды.Әнисе Айсылуның шаян сүзләрен искә алып елмаеп куйды.Ничек диде әле, Айсылу апа? Син, Ильяс, өйләнгәч тә бер атна чалбар киеп йокладың бит, дип көлгән идеме әле? Ильяс абый дөрес әшләгән икән бит ул.Безгә дә, хет өйләнгәнче чалбар , күлмәк киеп йоклыйсы булган икән.Ә без җүләрләр рәхәтләнеп көлгән булдык.
Ә бәлки, Айсылу апа безне ялгыш адымнан саклар өчен генә , шулай дип,әйткән булгандыр.Ашыктык шул, а-шык-тык.Гәрәйнең яңакларын пешереп кайнар күз яшьләре тәгәрәде.
Ашыгулар ялгышуга илтә..
Ә бу вакытта, Гөлнара да елый-елый шушы җырны көйли иде бит.
Ашыгулар һәләкәткә илтә
Ник мин сине шашып яраттым?!
Карашларың-урман, мәхәббәтем- буран,
Елый-елый кереп адаштым.
Әйе, Гәрәй,ник мин сине шашып яраттым? Мин бит сиңа җаным тәнем белән ышанган идем, өзелеп өзелеп гашыйк булган идем.Син кайда? Башка берәү белән яшәп ятасыңмы?Нигә шулай тиз оныттың соң син мине? Нигә ышанмадың?
Гөлнара, инде ничәнче еллар, сорауларына җавап таба алмыйча, әнә шулай өзгәләнә.Җырлый, елый, юксына.
Тиздән Булаты да үсеп җитәр.Иптәш малайлары әти дигәндә, улым нишләр?Юк, башка түзеп торырга ярамый, ялдан соң туп туры Фоат абый янына барам.Булатым белән барам.Ул да күрсен әле улымдагы дустының чалымнарын.
Шулай шул, күңел онытырга, тынычланырга куша.Ә йөрәк юк, тыңларга уйламый да ул сине.Һаман да каядыр ашкына, сагына, шигырьләр иҗат итә.Йөзләгән кеше арасыннан, таныш күзләрне эзли.Узып киткән машиналарны өметләнеп, каерылып каерылып озатып кала.
Моңсу гына ай тибрәлә күктә,
Ул да ялгыз бугай күптәннән.
Исләреңә бер төшәрмен әле,
Бер әзләрсең әле үткәннән.
Гөлнара әнә шулай дип, күз яшьләрен сөртсә дә, Гәрәйнең аны онытырга уйлаганы да юк.Беренче тапкыр юл буенда очраткан, ак береткалы бу гүзәл,нәфис гәүдәле кыз, аның да көн саен йөрәген көйдереп тора.
Менә бит бүген дә күз алдында Гөлнарасы аның.Ерак та, якын да.Салкын да, ялкын да.Бер уйласаң, әле кичә генә хушлашканнар сыман, ә бит инде аерылганнарына да өч ел узып киткән.
Сагындым, Гөлнарым!Гафу итә алсаң, зинһар кичер мине, гафу ит!
Бераздан Гәрәйне әллә кайларга алып киткән,шәмдәлдәге соңгы шәм дә сүнеп, бүлмә эче сихри караңгылыкка чумды.Бүлмәгә таралган җиңелчә төтен исе әкрен генә ирнең күзләрен йомдырды.
Иртәгә барам, башкача болай яши алмыйм, Гөлнара..Гөлнара..Гөл..
Сөйгәне исеме белән йокыга талган Гәрәй, аның исеме белән күзләрен ачты.Җәйге матур иртә.Ләкин менә авылдагы кебек кошлар сайрамый да, азан әйтеп таң әтәчләре кычкырмый.Әле ярый шәһәрдә дә алсу кояш нурлары күңелләрне күтәреп, сиңа таба сузыла.Сәләм әйтеп, ак болытлар туган якларга ашыгалар.
Гәрәй, яткан җирдән бераз киерелеп алды да, сикереп диярлек урыннынан торды.Бүген Гөлнарасын күрәчәк ул.Әле бәлки, гафу да итәр Аллах теләсә.Ярар, без күрәсен кеше күрми.Бер зур сынау булып, артта калсын бу көннәр.
Гәрәй яхшылап кырынып, юынып алды.Әкрен генә басарга тырышып кухняга кереп чәйнекне кайнатырга куеп җибәрде.Ул да булмады ,кулына дисбесен тоткан Сәкинә апасы да, аның янына чыгып утырды.
Бер тамчы күзгә йокы кермәде, улым!диде ул.Төне буе сезгә дога кылдым.Аллах тагәлә изге теләкләрне кабул итеп, бергә генә булсагыз ярар иде инде.
Рәхмәт Сәкинә апа.Үзем дә иртәнге якта гына йокыга киттем. Моңа кадәр нәрсә уйлап йөргәнмендер, апай.Гөлнараны бик сагынганмын икән бит.
Әйе, Гәрәй, кичерә алса ярый инде Гөлнараң.Бүлнистән баласын алып чыкканда йөрәкләре ничек түзгәндер, белмим? Нинди сүзләр ишетергә, нинди күзләр күтәрергә туры килгәндер бит аңа. Әле алай гына түгел.Баласын да уйнаштан туган дип, яралыйлар бит аның.
Ии, апай, ярага тоз сипмә әле, зинһар.Болай да, бер төн эчендә бөтен бер гомер юлымны барладым.Үкенечкә калырлык ялгышларым бик күп булган шул, Сәкинә апай, бик күп.
Син улым, дип, дисбесен күлмәге кесәсенә шудырды Сәкинә.Син бар яктан килгәнсең, молодец Гәрәй.Эчмисең, тартмыйсың.Башың эшли, эшең яхшы.Ләкин менә, кирәкмәгән артык горур син.Раббыбыз өч көннән ачу тотарга кушмаган.Ә син инде, өч ел йөрисең.
Аңладым, апай!Үзгәрергә вакыт икәнен аңладым.Менә хәзер кибетләр генә ачылсын да, бүләкләремне алып, аның янына, балам янына кайтам.Беләм, бер кайтуда гына гафу итмәсләр.Ләкин мин күпме кирәк, шулай йөрермен.
Гәрәй ике сәгать вакытны этә төртә уздырды да,саубуллашып юлга чыгарга ашыкты.
Апай, диде ул, күзләрен Сәкинәгә төбәп.Кичкә кайтып җитәрмен.Бүген миндә генә торып тор инде,яме.Ашарга эчәргә бар.Гөлнара тупсасыннан кертмәсә, буш өйгә кайтып керәсем килмәс.
Бар әйдә, бар.Әллә ниләр юрап торма, дип ишекне япты Сәкинә.Җыелып кайтыгыз, көтәрмен.Аннары үзе белгән юл догасын укып ,тәрәзә каршысына барып басты ул.Килешсәгез генә ярар иде инде.Бер берегезгә баш имичә, баланы ятим итә күрмәгез.
Сәкинә шулай, бераз энесе артыннан карап -карап торды да, өенә кайтып килергә булды.Бакча башында йоклап яткан сыер кебек инде үзем дә, диде ул елмаеп.Әстагьфирулла.Ике тукталышны кайтсам үз өем, дигәндәй.Кичкә кабат килермен, кайтыйм әле.
Сәкинә шулай фатирына кайтырга әзерләнгәндә, Гәрәй ул вакытларда данлыклы булган "детский мир"дигән кибеттә йөри иде инде.Мондагы уенчыкларны күреп, шаккатты ул.Берсеннән берсе матур, берсеннән берсе кызыклы уенчыклар һәрберсе үзенә тартты.Эреле ваклы машиналар, самолёт,курчаклар, кечкенә атынчык атлар..Берсен алды Гәрәй, берсен куйды.Йөрәген ниндидер бер шатлыклы хисләр дулкыны биләп алды, җаны көлде, сөенде.Кибеттә балалары белән йөргән әтиләргә: Минем дә улым бар бит, дип мактанасы,бар балаларны кысып кысып кочасы килде аның.
Йөри торгач,Гәрәй ниһаять аяк белән әйләндереп йөри торган зур машина,өч тәгәрмәчле кечкенә велосипед,тагын бер сумка күзе төшкән вак төяк уенчыкларны машинасының багажнигына алып чыгып салды.Инде кузгалам, дигәндә генә, кире кибеткә кереп,күзе төшеп калган зур йомшак аюны да алып чыкты әле.Бигрәк матур,монсын Гөлнарама бүләк итәрмен,дип уйлады ул.Аннары ерак түгел урнашкан ашамлыклар кибетеннән күп итеп конфет,торт ише әйберләр алып,яшь егетләрдәй сөйгәне янына юл алды.Менә тиздән,озын озын еллардан соң яраткан Гөлнарасын, апасы әйткәнчә баласын күрәчәк ул.Улын күрәчәк...
Шул вакыт Гәрәйнең инде ничә еллар рәхәтләнеп көләргә дә ирек бирмәгән сагыш,моңнары юып алгандай юкка чыктылар.Аяз күктән күзләрне чагылдырып,кояш көлде.Яртылаш ачык тәрәзәдән кергән җылы җәйге җилләр назлы сулышын өрделәр.
Гөлнарам гына гафу итсә ярар иде, дип уйлады Гәрәй.Бик каты рәнҗеттем шул.Бик каты..Гөлнара гына түгел,Айсылу апаның да күзенә карарга оят.Ләкин нәрсә генә дисәләр дә,бу юлы Аллах бирса, ир булып калырмын.Кирәк булса тезләнермен,гафу сорармын,көтәрмен..
Шулай уйланып бара торгач,Гәрәй Казанны чыгып,машиналар ташкыныннан аерылды.Хәзер һәр узган чакрым, Гөлнарасы янына якынайтты аны.Машина үзе дә сөенгәндәй, тигез юлдан тыныч кына гүләп алга җилдерде.Юллар,юллар, ерак булса булсын, тик соңгысы гына булмасын..Менә ,алда җанга якын авыллар,элмә такталары күренде.Җәйрәп яткан басу кырлар,юл буена тезелгән каен кызлары сәләм биреп арттан йөгерделәр.
Гөлнараларга якынлашкан саен үкенү,курку хисләре биләп алды Гәрәйне.Гафу итәрме, йөзгә төкермәсме?Гөлнара!Мин сине генә яратам.Нәрсә генә әйтсәң дә, үпкәләмәм бәгьрем,диде ул,салонны яңгыратып.Барысына үзем гаепле, үзееем...
Һәм менә таныш йорт.Беренче катта гына урнашкан урам якка караган зур тәрәзә.Гәрәй машинасын өй каршына туктатып,шул тәрәзәгә төбәлде.Йөрәге ярсып типте,күзләрен яшь пардәсе каплады.Нинди зур хата эшләгәнмен бит мин, диде ул, кычкырып елаудан чак тыелып.Нинди зур хата!.Менә хәзер төзәтә алырмынмы мин аны?Кабат бәхетле көннәребезне кайтара алырбызмы?
Гәрәй бераз уйланып утырды да, күзләрен,яңакларын сөртте.Ярар, диде ул,тынычланырга тырышып,әни әйтмешли нәрсә язган шул булыр.Гөлнара!Син генә куып җибәрмә,яме.
Гәрәй ап-ак зур аюны култык астына кыстырып бәхетле киләчәгенә атлады.30-40 адым һәм менә ул,якты дөньядагы оҗмах ишеге.Ләкин,бу кадәрле гөнахларың белән, ачылырмы ул,әллә башыңны иеп кире китәсе булырмы?Юк, юук, кире китәргә язмасын.Нәрсә генә булса да тырышып карарга, бирешмәскә кирәк.
Гәрәй бар көчен җыеп,звонокка басарга әзерләнде.Ләкин нәкь менә шул мизгелдә, үзәкләрне өзеп,әкрен генә ишек ачылды.Әйдәле улым, диде Гөлнара,әйдә,әйдә.Әбиләреңә барып кайтыйк әле.Бабайны яратасыңмы син?
Яратам.Дәү әнине дә яратам.
Гәрәй ишектән көлә-көлә чыгып килгән балага карап,катып калды.Ни дисәң дә,мондый очрашуга әзер түгел иде әле ул.Кулының хәле китеп,уенчык аю Гөлнараның аяк астына тәгәрәде
Гәрәәй?Сиин?
???
Ләкин,Гәрәй сүз әйтерлек хәлдә түгел иде инде.Күзеннән тәгәрәп чыккан эре тамчылар яңакларын юдылар, тамагына йота алмаслык зур төер утырды.
Гөлнара үзе дә яшь тамчыларын яшерә алмады.Аның да алсу битләре буйлап энҗе бөртекләре тәгәрәде.
Бары сабый бала гына берни дә аңламыйча,әле әнисенә,әле Гәрәйгә карады.
Какай абый син!диде ул,әнисенең кулыннан тартып.Әнии, әни әйтәм.Әбигә киттек.Елама..
Әйе,Булат,әйе,хәзер барабыз улым.Әтиеңне генә озатабыз да.
Гәрәйгә гүя кайнар су сиптеләр.Ул бөтен гәүдәсе белән тартышып куйды.
Әтиең?Гөлнара,җаным минем!Әтиең?
Әйе,Гәрәй,әтиең!Булат синең малай.Ләкин,беләм,син барыбер ышанмаякчың.Профессорлар сүзе өстенрәк бит сиңа!Нигә килдең? Хыянәтче дип,тагын ярама тоз салыргамы?
Гөлнара коры гына шулай дигән булса да,бөтен гәүдәсен җиңеллек биләп,сөенече әченә сыймады.Гәрәе кочагына ташланмаска чак көчкә тыеп торды ул үзен.Әйе,сагынган, бик сагынган иде шул,сөйгәнен.Инде ничә еллар бик теләсә дә,сөю учагын сүндерергә көч тапмыйча үзәкләре өзелде бит аның.Бәлки иртәгә килер,дигән өмет белән кара төннәрне уздырды ул.Һәм менә,бүген Гәрәе аның каршында..Түз,Гөлнара, диде ул үз үзенә.Түз!Эреп төшмә.Ул да мин кичергәннәрне кичерсен әле!
Юк,бәгьрем,юк.Гафу үтенергә килдем мин.Гәрәй,тезләнеп Гөлнараның төз аякларыннан кочты.
Гафу итегез мине,зинһар өчен.Улым, Гөлнара гафу итегез!Сездән башка яшәү юк миңа.
Гөлнара берәр кеше күргәнче дип, Гәрәйнең җилкәсеннән тотып,тизрәк торырга булышты.
Соң инде,дигән булды ул.Ә үзенең йөрәге:мин дә сине көттем,мин дә сине генә яратам,дип тилереп, тилереп типте.Шулай булса да, Гөлнара бирешмәде.
Әгәр сиңа кире кайтып,тагын балага узсам?Гәрәй? Син бит мине тагын да" хыянәтче"дип куып чыгарачаксың!
Син нәрсә инде, Гөлнара, син нәрсә? Мин бит яратам сине.Сине генә яратам.Әйе, моңа хәтле сукыр булганмын.Гафу ит мине, Гөлнара, булдыра алсаң..
Булдыра алмасам ?
Аңлыйм,ул вакытта инде, улым янына килеп йөрергә рөхсәт бирерсең бәлки?Гөлнара?
Гәрәй өзгәләнеп,еламсырап торган улын күтәреп кочагына кысты.
Улым, улым диде ул,бар гәүдәсе белән дерелдәп.Мин синең әтиең Булат.Мин сиңа машина алып килдем, әйдә карыйбызмы?
Әтии, диде сабый, кыенсынып.Машина алдың?
Әйе,улым,әйе машина.Гөлнара, улым белән машина янына чыгарга рөхсәт бирәсеңме?
Гөлнараның ризалыгын күреп,Гәрәй урамга ашыкты.Менә улым, менә диде ул,багаҗниктан бер бер артлы уенчыкларны алып.Әйдәле,менә бу машинага утыр әле.Артларыннан йомшак аю күтәреп чыккан Гөлнара аларны күреп,түзмәде,елап җибәрде.Колагы да синек кебек ике төрле,диде ул,яшь аралаш елмаеп.Күзләре дә..Гәрәй,миңа ышанмыйча күпме күз яшьләрен түктердең бит син.Ничә еллар газап утында яндырдың.Менә хәзер җиңел генә:гафу ит,дисең.
Юк,Гөлнарам,юк кадерлем.Җиңел генә түгел.Җаным,тәнем белән үтенеп сорыйм.Баланы ятим итмик.Мин үзем дә бала чактан ятим үстем.Булат хакына,бергә булыйк.Горурлыкны җиңик.Гөлнара, әйдә бүген үк Казанга, өебезгә кайтабыз.
Ул арада,бала йөреп килеп,Гәрәй кулындагы велосипедка үрелде.
Әти,диде ул,шундый матур итеп.Сәпид миңа?
Гәрәй,улына сәпиден тоттырды да, әлекке еллардагы кебек,җиңел генә Гөлнарасын күтәреп алды.
Әти!Булат әти диде,Гөлнара,диде ул пышылдап.Ишеттеңме,кадерлем, ишеттеңме?
Әйе,ишеттем.
Аллага шөкер!Улым да әтиле булды, дип уйлады Гөлнара.Шушы көннең киләсен җаны тәне белән көткән иде бит ул.
Ләкин шулай да,Гәрәйгә айдан артык ялынырга мәҗбүр итте әле Гөлнара.Бары алтын көзләргә кергәндә генә,никах укытып,Гәрәйнең Казандагы фатирына аяк басты алар.
Очраттым мин сине ,көзнең бер көнендә,
Көзләрем яз булып тоелды..
Менә,Гәрәй,диде Гөлнара.Беренче тапкыр көзләрдә очраштык, исеңдәме?Кабаттан көзләрдә кавыштык.Димәк,юкка гына көзләрне яратмыйсың син.Бүгенге көннән мин үзем дә көзләргә гашыйк булдым.Сиңа гашыйк булдым,кадерлем!
Төшләремдә сине күрдем бүген
Көлә-көлә килдең каршыма.
Бик сагындым, тиздән киләм, дидең
Чыгарсыңмы урам башына?
Син уйлама, мине онытты, дип.
Безнең эзләр ап-ак ташларда.
Тукта яңгыр, тукта ашыкма әле
Шул эзләрне юып ташларга.
Ышанам хәзер синең килүеңә,
Шуңа көтәм көн дә үзеңне.
Әллә ничә тапкыр кабатлыймын,
Сиңа гына әйтер сүземне.
Син уйлама, мине онытты, дип,
Безнең эзләр ап-ак ташларда.
Тукта, яңгыр, тукта ашыкма әле,
Шул эзләрне юып ташларга.
Менә килдең яннарыма минем
Онытылды әйтер сүзләрем.
Мондый чакта, белмим, ике гашыйк
Ничек тоталар соң үзләрен?