

Авыл мәктәбе төзекләндерелде. Әле, Аллаһка шөкер, авыл мәктәбендә кырыклап бала белем ала, балалар бакчасында да егермеләп бала тәрбияләнә. Авылыбыз без тәрбиягә алган балалар исәбенә яшәвен дәвам итә. Мәктәп ябылса, авыл да бетә. Шуңа күрә дә, көчебез барда, балаларны тәрбиягә алып, лаеклы кешеләр итеп аякка бастыру – безнең бурычыбыз. Аллаһ сәламәтлектән һәм тигезлектән генә аермасын. Гаиләбезне район җитәкчелеге дә һәрвакыт күз уңында тота. Хәлебез белән даими кызыксынып, район башлыгы үзе елына берничә мәртәбә авылга килеп, гаилә хәлләре белән якыннан танышып китә».
Авыл халкы Сания белән Фәниснең тормышындагы үзгәрешләренә шакката. Яңалык ишеткән саен алар хакында сокланып сөйли башлыйлар. – Син белдеңме соң әле? Санияләргә, сигезенче баланы тәрбиягә алып кайтканнан соң, район башлыгы кушуы буенча, ишегалларында кое казып биргәннәр икән. «Дүрт егет килеп эшләде. Алтмыш метр тирәнлектән чыккан суның тәмлелеге, эчеп туймаслык! Балаларның сөенече эченә сыймады!» – дип сөйләде үзе, – ди берсе.
– Алай гынамы соң? Билләһи, үзең дә кызыгып, бала алырсың. Карап үстерерлек чут кына юк. Үзебез бала хәленә калып барабыз. Әле узган атнада яңа мунча салып биргәннәр. «Менә, малай, шаккатмалы! Санияләргә осталар килеп, искесен сүтеп, ике-өч көндә яңасын төзеп тә куйдылар!» – диеп, күршесе сөйләгәнне үзем ишеттем, – дип, хәбәрдар икәнен белдерде икенчесе.
Колонкадан килгән суга гына карап торган авылның хәлен аңлап, ишле балалы гаиләнең ишегалдында кое булдыруны кайгырткан җитәкчелекнең изге гамәлен Сания бары тик үз гаиләләренә генә булган игътибар түгел, ә авылның киләчәген күздә тотып эшләнгән эш итеп кабул итте. Район җитәкчелеге дә, халыкны социаль яклау һәм опека бүлеге җитәкчесе дә, авыл халкы да тәрбиягә алынган балаларның чын кеше булып үсүләренә ышаналар. Шулай булмаса, ишле балаларны үз канаты астына алган гаилә игътибар үзәгендә булмас иде.
Балаларның гаиләгә тиз ияләшүләре, төрле яклап ярдәм итеп торулары Шәйгәрдановларның күңелен тагын да үстереп җибәрде. Гомер биргән ата-аналарының хыянәтенә дучар булган җаннарны дәваларга, аларны кеше итеп үстерергә үзалдына максат куйган Сания белән Фәнис йортында инде унөч бала тәрбияләнә. Шуларның алтысы – инвалид. Татар авылында, гади бер гаиләдә ничә төрле милләт баласы татар булып үсә. Тәрбия чарасы бер – физик хезмәт. Гаиләдә һәркемнең үз вазифасы. Эш беткәч уйнарга ярый. Бу – гаиләдәге төп канун. Өлкәнрәкләр кечеләрен карый.
– Әни! Без җиләк җыярга барабаз! Быел җиләкнең күплеге! Җыеп бетерә торган түгел! – диде Карина, чуар күлмәген салып, чалбар белән футболкасын кигәндә.
– Әни! Мин дә барыйм әле! Керләрне юып бетердем. Мин кайтканчы кибеп тә өлгерер. Кайткач үтүкләрмен! – Галия дә керләрен бер читкә куеп җыена башлады.
– Бәрәңгенең чүбен утап, кәтмәнләп, төбен өеп бетердек. Ирина белән Лариса көтүдә. Алар кайтканчы, без дә кайтып җитәрбез. Бөтен кеше җиләктә! Җиләк җыйган саен күбәйгән кебек. Чиләк тә шундый тиз тула. – дип, кызлар чиләккә үрелделәр.
Сания бер бөртек чүбе калмаган, яхшылап эшкәртелгән бакчасын карап чыккан иде инде. Шулай да тагын бер мәртәбә күздән кичерде. Балалар уңган инде, сүз әйтерлек түгел. Кат-кат кабатлап, җаннарына тиясе юк. Бер әйткәнне күңелләренә сеңдереп куялар. Эшкә тотынсалар, бер-берсен уздырып, ярышып эшлиләр. Әниләреннән мактау сүзләре ишеткән чакта, түбәләре күккә тия. Бүтән эшкә дә дәртләнеп тотыналар. Нәтиҗәсе күзгә күренгәч, үзләренә дә олы куаныч китергән хезмәт дәрте аларны үсендерә, илһамландыра.
– Ә без ярышып җыябыз. Кем чүпсез, тизрәк җыя, шул җиңүче!
– Ярый! Чиләгегез тулуга кайтыгыз! Эчәргә су, тамак ялгап алырга кабартмалар алыгыз. Саф һавада ашыйсы килә ул! – дип, Сания кызларга кабартмалар салган пакетны сузды.
– Әни! Ул җиләкнең исе! Сиңа тәлгәше белән җыеп кайтырмын әле! Җиләкне катырып куйсак та була, әйеме? Кыш көне яңа гына җыйган җиләк белән чәй эчкәндәй буласың. Витамины да саклана, – дип, Галия энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмайды.
Саниянең борынына болын җиләге исе килеп бәрелгәндәй булды, хәтта авызында тәмен сизеп, төкереген дә йотып куйды. Үзе дә бик барыр иде дә, иелсә, кан басымы күтәрелә.
Ярый инде, өй арасында кыймылдап йөри алса. Ул балаларның коштай сайрашып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәрен тыңлый.
– Бакча җиләген җыеп, кайнатма ясап куйдык. Быел җиләк елыдыр. Бигрәк күп булды. Кыш буена ашасаң да бетәрлек түгел, – диде Гөлназ, сөенечен эчендә генә тотып торалмыйча.
– Әле карлыган, кура җиләге, слива белән алма өлгерәсе бар, – дип сүзгә кушылды Милена.
– Әни! Мин җиләктән кайткач басармын инде токмачны, яме! Әле кичә басканы да бетмәгән иде, – дип, Галия әнисенә күтәрелеп карады.
– Әти! Син, тавык суям. дигән идең. Без кайткач суярсың инде, яме! Тиз генә чистартырмын, – дип дәшкән Каринаның тавышы ишегалдында яңгырый.
Менә шулай күмәкләшеп эшли, тормыштан тәм табып яши Шәйгәрдановларның ишле гаиләсе. Көн дә үтә, тавык чүпләп бетермәслек эш тә бетә. Эшли белгән кеше ял да итә белә.
Ул табигать кочагында бергә ял итүләрнең рәхәтлеге. Ялы белән эше бергә кушылып, ләззәте дә, файдасы да бергә күрелә. Мунча себеркесен хәстәрләр вакыт җиткәч, ат арбасына төялеп, әрәмәгә баралар. Һәр мизгелдән рәхәтлек табып, әрәмәне иңгә, буйга айкап чыгалар.
Туган якның сулап туймаслык һавасын иснәп, җанга шифа алып, чәчәкле, җиләкле аланнарга ятып, зәңгәр күктә йөзеп йөргән өрфия болытларга карап хыяллану – үзе бер әйтеп бетермәслек ләззәт, үзе бер бәхет.
Балалар һәр агачның, һәр куакның исемен ятлап бетерделәр инде. Ул үзләре җыйган каен, имән агачларының яшь ботакларына мәтрүшкә, әрем кушып миннек бәйләгән чакта, әрәмәдә күргәннәрен исләренә төшереп, тагын бер кат рәхәтлек кичерүләр... Карлы-яңгырлы көзләрдә, салкын буранлы кышларда мунча кергән саен, җәй исен иснәп чабынгач, яңа туган бала кебек чистарынып, сафланып калуның тәмен дә мәңге онытмаячаклар.
Сания әле дөньяда Аллаһ биргән бу нигъмәтләрдән мәхрүм булган ятимнәрнең артканлыгын ишетеп, күреп тора. Кайберләренең үз гомерләрендә бер мәртәбә дә авыл һавасын иснәмәгән, авыл мунчасының тәмен татып карамаганлыгын тәгаен белгәнгә күрә, үзләре тәрбияләгән балаларының бәхетенә куана. Яхшы тормышта үскән балаларның киләчәктә дә яхшы яшәргә омтылачакларына иманы камил аның.
Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Саниягә төрле холыклы баланы бер кулга җыеп тоту җиңел генә бирелмәде. Баланың артыннан чагасы ияреп йөри. Утлы кузда биеткән чаклары да була. Ил алдында йөзеңне кызартмасалар, башкасына түзәсең. Әле дә хәтерендә: каникулда балалар мәктәп бакчасына эшкә йөргән вакыт. Чөгендер, кишер, кабагын, бәрәңгесен, суганын хезмәт дәресендә үзләре утырта. Җәй чүбен утап, көзен уңышын җыялар. Кызарып пешкән җиләкләрне, карлыган куакларыннан сыгылып торган җимешләрне җыйганда, күңелләре канатлана. Мәктәп ашханәсендә кыш буена үзләре сыйлана бит. Үз хезмәтләренең әҗерен күрәләр. Беләкләре чыныгу белән бергә, хезмәт китергән җимешнең тәмен тату да – алар өчен тормыш дәресе. Тик беркөнне алтынчы сыйныфка күчкән кызы Галия күңелсезләнеп кайтты.
– Кызым, әллә авырыйсыңмы? Нәрсә булды? – дип сорады әни кеше.
– Юк, әни, берни дә булмады. Нигәдер башым авырта, – дип җавап кайтарды күңеле тулган кыз.
Икенчесе кайтты да: «Әни, сине директор апа чакырды!» – ди.
Сания барды мәктәпкә. Директор үз бүлмәсенә алып керде һәм:
– Сания апа! Галия бер кызның телефонын урлаган. Кесәләрен тикшердек – тапмадык. Кая яшереп куйгандыр, әйтми. Елый да елый. Кыек юлга басмасын дип чакырдык сезне, – диде.
Туры сукмактан тайпылса, төзәтү җиңел булмас. Кызымны караклыкта гаепләүләренә Саниянең күңеле ышанмый. Күпме көч түгеп биргән тәрбиянең нәтиҗәсен бер мизгелдә сызып атарга торалар.
– Рәйхана Зиннуровна! Бер дә ышанасым килми. Рөхсәт сорамыйча, өйдәгеләрнең әйберсенә дә тигәне юк. Хәер, белмәссең. Баланың йөгенә кереп булмый. Тамырларыннан аккан кан дуласа... Аннары нинди семьяда туган, кем баласы... Ана сөте белән кермәгәнен тана сөте белән генә сеңдереп бетереп тә булмый торгандыр. Кайткач сөйләшермен, – дип, башын аска иде Сания. Аны-моны сизгәнем юк иде.
– Белмим инде. Укытучы кызы алдашып тормас. Ремонт ясалган сыйныфны җыештырырга кергән идек, без чүп ташларга чыкканда ул гына калган иде, ди. Сөйләшеп карагыз әле. Милициягә хәбәр итми торырга куштым. Башта сезнең
белән сөйләшергә булдык. Иртәгә кабат күрешербез! – диде укытучы, уңайсызланып.
Оятыннан җир тишегенә керердәй булып, директор алдында кызарынып-бүртенеп утырды Сания. Үзенең өч баласын үстергәндә, бер яман сүз ишетмәгән иде. «Бар икән күрәселәрем дим. Ышанасы килми, тик бала-чаганың күңелендә ни ятмас? Затлы телефон күргәч, бәлки, кызыккандыр», – дигән уй да йөгереп узды башыннан.
Өйгә кайтып кергәч тә, Сания кызга күтәрелеп бәрелмәде. Кыз баланың күңеле болай да кылдан нечкә. Бер саксыз сүз белән төзәтә алмаслык хата ясарга мөмкин. Үги бала болай да үпкәчел була.
– Әйдә, кызым, бакчага чыгыйк әле. Викторияләр пешкән. Җыярга кирәк, – диде ул тыныч кына. Галия, чиләк алып, әнисе артыннан иярде.
Бакча аларны һавага таралган татлы җиләк исе, төрледән-төрле чәчәкләрнең күз явын алырлык матурлыгы белән каршы алды. Җанга рәхәтлек биреп, төрле-төрле кошлар сайраша. Бакча чип-чиста. Түтәл аралары да ялт иткән. Караулы булгач, җиләк уңышы да мулдан.
Икәү, сөйләшә-сөйләшә, бакча җиләге җыялар. Ә Галия һаман да боек. Нәрсәдер җанын эчтән кимерә. Сания сак кына мәктәп хәлләрен сораштыра башлады.
– Әни! Сине мәктәпкә бардыңмы әллә? – дип, Галия сорау биргәч, Сания үзе дә каушап китеп җавап биргәнен сизми калды:
– Әйе шул, кызым, директор чакырган иде.
Галиягә каушавын сиздермәскә тырышып, кызарып пешкән җиләкләрне, берәмтекләп өзеп, савытка сала тора Сания.
– Нәрсә диде инде Рәйханә Зиннуровна?
– Минем үз авызыңнан ишетәсем килде. Башкаларга сиздерәсем килми, шуңа күрә менә монда сөйләшәбез. Өйдәгеләр ишетмәсен, әтиең дә борчылмасын, дим, – диде әни кеше.
– Әни, мин алмадым ул телефонны. Минем гаебем юк. Югалткандыр әле.
Галиянең күзләреннән яшь тамганны күреп, иңнәреннән кочып алды әнисе. «Юк, Галия алдашмый сыман, тик нигәдер күзгә туры карамый», – дигән уй башыннан йөгереп узды Саниянең.
Карина, Гөлназ һәм Милена болынлыкка җир җиләгенә барырга дип Галияне дә үзләре белән дәшкәч, шикле шикләнә, чикмәнен бөркәнә дигәндәй, Сания икеләнгән күңелен бимазалаган уйлары белән бакчада ялгыз калды.
Көн кичкә авышканда, дүрт кыз, көлешә-көлешә җиләк тулы чиләкләрен күтәреп кайтып керделәр. Кызлар, ишектән керүгә, кулына бер кочак кыр чәчәкләре китереп тоттыргач, Саниянең күңеле тулды. Ул, күңеле йомшаганны сизмәсеннәр дигәндәй: «Чәчәкләрне суга утыртып куйыйм әле!» – дип, бүлмәсенә кереп китте.
Җиләкчеләр, чәй эчеп алганнан соң, җиләк чистартырга керештеләр. Чиләкләренә болынның хуш исен дә тутырып алып кайтканнар икән. Өй эченә хуш исле җиләк исе, чәчәк исе таралды.
Җиләк чистартып утырган Карина кинәт кенә Галиягә күтәрелеп карады, сораулы карашын аның күзләренә төбәп, каршысында утырган кызга эндәште:
– Галия, син, чиләгең тулганнан соң, үлән арасыннан ни эзләдең ул?
– Бер әйбер дә эзләмәдем. Б-б-б-олай гына... – диде Галия, тотлыга төшеп.
– Гөлназ белән Милена да әле әниләренә, әле Галиягә күз ташладылар. Башкаларга караганда йомыкыйрак холыклы Гөлназ Галиягә мыскыллап карады да усал итеп эндәште:
– Ник алдашасың? Мин синең кулда телефон бар икәнен күрдем. Син аны башта ташлап калдырдың, аннары эзләдең, тик тапмадың. Мин дә эзләп караган идем дә, үлән арасына төшкән әйберне табып буламы соң?! Син аны каян алган идең?!
Кыз бер агарды, бер күгәрде. Күлмәк итәген бармаклары белән бөтерә башлады. Колаклары кызарып чыкты. Сания каушавыннан нәрсә эшләргә дә белмәгән кызның ни әйтергә белми аптырап калганын күрде.
Галияның күңелен курку биләп алды. Әнисе белән әтисе аннан баш тартып, кире балалар йортына илтеп куйсалар ни эшләр? Инде гаиләгә ияләшеп беткәч кенә, кире анда кайтуны күз алдына да китереп булмый. Сания әнисе белән Фәнис әтисе аны чынлап яраталар кебек. Ул аларны югалтудан уттан курыккандай курка. Аннан монда яшәве дә рәхәт.
Күр инде Гөлназны!.. Астыртын эт нык тешли, диләр. Чын икән. Җиләк җыйган чакта, ул үзе: «Галия, кара әле, телефон таптым. Кемдер төшереп калдырды микән? Тик беркемгә дә әйтмә! Икебезнең сер булсын!» – дип табышы белән мактанган иде. Галия аңа сүз бирде. Хәзер дөресен әйтсә дә, аңа беркем дә ышанмаячак. Ул үзе аның белән серен бүлешкәч, Галия дә булган хәл турында сөйләгән
иде. Гөлназ ничек оста итеп алдаша. Димәк, мәктәптә югалган телефонны ул алган. Хәзер барысы да Галияне бур дип уйлаячаклар. Ә чын карак сөттән ак, судан пакъ булып масаеп йөреячәк. Кая куйды икән ул телефонны? Әллә чынлап та югалтты микән?! Әйдә, эзләш әле дип, чынлап әйткән булды микәнни? Хәзер телефоннан колак каккач, Галиягә сылтап ачуын басамы?!
Чынлап та, вакыт Галиянең гаепсез булганлыгын раслады. Аңа яла яккан Гөлназ телефонга күптән кызыга иде. «Галия гел тәти кыз булып йөри. Өйдә дә, мәктәптә дә. Әнисе дә күбрәк Галия белән аралаша. Йөрмәсен әле гел тәти кош булып, кысланың кайда кышлаганын белсен әле», – дип уйлады Гөлназ, телефонны кулына төшергәндә.
Рәйхана Зиннуровна, линейка җыеп, балаларга тәрбия дәресе биргән чакта: «Ак эт бәласен кара эткә якканчы, авызыгызны чамалап ачыгыз!» – дип, күңелсез вакыйганың сәбәпчесенә кисәтү ясый. Ә үзе, Санияне янәдән мәктәпкә чакырып, Галия белән икесе алдында гафу үтенде. Үз гаебен таныган кешегә Сания ачу сакламый. «Дүрт аяклы ат та абына. Беркем дә хатадан хали түгел. Тик бала йөрәгенә саксыз сүз белән яра салганчы, җиде кат уйлап кына сөйләшергә кирәклеген өлкәннәр, бигрәк тә балаларның киләчәге өчен җаваплы кешеләр онытмасыннар иде. Бигрәк тә яралы язмышлы балалар күңелен кимсетүдән сак булырга кирәк», – дигән уй-теләкләр күңеленнән йөгереп узды.
Берсеннән-берсе чибәр кызлар янына төпчек бала итеп алып кайткан алты айлык уллары да инде икенче сыйныфта белем ала. Апаларыннан калышмый, ул да иркен урамнар буйлап йөгерә, ишегалдындагы атынгычта атына, кул арасына керергә тырыша. Сания белән Фәнис ил кайгыртуын тоеп яшәүләре хакында горуланып сөйләшәләр. Әле тагын берничә бала алырга исәпләре бар. Изгелек җирдә ятмый. Аларның кылган гамәлләре Ил күзе аша үтә...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.